Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Михаил Скороходов Тирән тыл Яумаса да өстән бомбалар, Тирә-юньдә фронт сулышы. Төне-көне тынмый моторлар, һәркайсыбыз безнең сугышчы. Минем сменадаш егетнең Ачылды да кинәт ярасы, Больницага алып киттеләр.. Тагын цехта куна каласы. Мастер әйтә иртән: — Түз инде Тагын өч-дүрт сәгать булса да. — Сменадаш терелеп чыкмыйча Цехтан китмәм, мастер, үлсәм дә. Станогым тынмас бер минут, Сынатмабыз, мастер, көенмә. Өйрәнчек кыз гына кызганыч, Яшь бит әле, кайтсын өенә. Яшь кыз әйтә: —Юк, мин өйрәнәм Рәнҗетәсез алай сез мине... Егетләргә мохтаҗ цехларда Егетлекнең һич тә юк чиге... Сменадан соң да йокы юк. Шатланабыз: дошман кыйнала... Болытларны тишеп ай оча, Охшаган ул көмеш минага. Ал байраклар горур җилферди, Аларның зур, данлы юлы бар... Җиңелү белмәс герой-шәһәрләр Тылда да күп, бик күп булдылар. «Кара урман» Җырлады ул сугыш алдыннан: — Караңгы төн, кара гына урман... — Нинди җыр бу? — диде дусты аңа — Үзәкләрне өзеп-өзеп ала. Татар телен белмим, әйтче зинһар... — Сугыштан соң, хәзер вакыт бик тар. Бу сугышта дошман алды сабак. Сугыштан соң җыр терелде кабат, Яңгырады җыр җирдә яңадан — Караңгы төн, кара гына урман... — Сөйлә инде, нинди җыр бу, туган? — Тыңла, сөйлим. Дөм-караңгы урман... Сүз өзелде шунда, Приказ булды... Кайталмады алар тик бу юлы.. Батальонга яңа комбат килде, Төркем-төркем япь-яшь солдат килде. Учак янды төнлә, Төште томан. Бер җыр барды алдан: — Кара урма-ан... Ф ШӘФИГУЛЛИН тәрҗемәләре. ЛЕНИНГРАД ШАГЫЙРЬЛӘРЕННӘН Георгий Некрасов X«.WSOOOW««K>.M< Чишмәләр Зур суларның юлы зур була... Ә кайдадыр үлән төбендә Вак чишмәләр агып яталар Күзенә чалынмыйча кемнең дә. Ашыкмыйлар, узып бер-берсен, Дулкыннарын ярга кагарга. Камышларның сизелер-сизелмәс Пышылдавы сердәш аларга. Шушы нәни сулар тынсалар, Болыннарны тирән моң баса... Шәрәләнеп калыр җир өсте, Шушы вак инешләр булмаса. Гөл-чәчәкләр корыр тамырында... Уйланырлык нәрсә бар монда. Николай Кутов Туган ягым минем, Төньягым Поезд чаба... Чуен юл тирәли Баганалар тезелеп киткәннәр... Күздән кичә япь-яшь наратлыклар, Күлдә йөзгән ап-ак җилкәннәр. Давыл сөрлектергән төз агачлар, Яктылыкны җыйган аланнар; Телемачталар һәм телеэкраннар Урман буйлап озата баралар. Бетерелеп очкан яфракларның Күңелләрне үзенә тартуы, Күккә ашкан яңа биналарның Кояш нурларында балкуы, Заводларның дәртле гөрелтесе, Мең-мең төскә кергән болыннар — Барысы-барысы җанга шундый якын, Әй, Төньягым! Газиз урыннар!.. Узган юлын бизәп нурларга Бу җирне син иксез-чиксез итеп Китерәсең һәрчак уеңа. Аның буйлап узар юлың озын, Гомер генә кыска тоела. Тик Ватаным белми картаюны, Мәңге язлар иле булганга. Ул һәр вакыт алга карап атлый, Узган юлын бизәп нурларга. Күнеккән ул туар таңы белән Гадәтенчә алдан котларга: Иртәгәсе аның — төзелешләрдә, Бүген балкып янган утларда. һәм тели ул барлык дәүләтләрнең Тату яшәүләрен үзара. Океан, чүлләр аша һәркайсына Дуслык кулын әзер сузарга. Җил-давыллар кубып, һичбер кайда Шом салмасын тыныч өйләргә. Юккамыни илләр батырлыкка һәм хөрлеккә аннан өйрәнә?! Сергей Макаров Таң Таң уяна кызгылт нурын җәеп, Үзенә йотып көмеш чыкларны. Бал кортлары ширбәт эчәр өчен Көтеп ала кояш чыкканны. Оя-оя куе әрекмәннәр Йокымсырый читән артында. Көнбагыш, чаң кагып, хәбәр бирә Яңа көн тууы хакында. Әкияттәге коштай канат җилпеп, Кояш күренә офык читеннән, һәм үзенең каурый нуры белән Сыйпап ала җирнең битеннән. Мөлдерәмә тулып менәр өчен Ак чиләкләр төшә коега... Игеннәрнең кырда баш кысуы Изге бәйрәм булып тоела. Песнәкләр Таң сулышы көнне җылыта алмый, Ирек куя салкын җилләргә. Ә песнәкләр барыбер иртә саен Каеннарга кунып тирбәлә. Күңелемә алар җылы хисләр Китерәләр миңа таңнарда. Каеннарның, ахры, тамыры буйлап Җир җылысы үрли аларга. Тотар әдипләренә Татар әдипләре, сезгә Әйтмәк булам шушы сүзне: Бер үк зәңгәр, саф иртәләр Иркәли һәм назлый безне. Назлый тук башаклар шавы, Кемеш чыклар, күксел томан... Без бит гомерлеккә бергә — Идел белән Казан сыман. Сергей Каширин Очышта Очам гүя пуля тизлегендә, Куып җитә алмас тавыш та... Җирне дә мин чак-чак кына шәйлим Янып торган кояш баешта. Кош мамыгы белән чорнагандай, Термометр бәскә күмелде. Кеше түзәлмәслек салкынлыкны Күрсәтә ул, борчып күңелне. Тик шулай да мине һич өркетми Теиә борылышлары юлымның. Тоташ траектория буйлап очам Көчен тоеп мотор җырының. Күнегелгән эшем шушы минем. Кайгым да шул, тормыш ямем дә. ...Утырам. Дәшмим. Ә тир тамчылары Битем буйлап ага тәнемә. Йокысызлык Тормыштан без чиксез канәгать, Бар кайгылар гүя онтылган. Ә нигә соң һаман төннәрен Куркып уянабыз йокыдан? Баш калкытып йомшак мендәрдән һәм онытып юрган җылысын, — Хәвефләнеп кат-кат тыңлыйбыз Балаларның тирән сулышын. Йокысызлык иңә бүлмәгә, Мамык мендәрләргә сарылып. Көтмәгәндә аннан бу тынлык Шартлый кебек туптай ярылып. Тәрәз өлгеләре кисешкән. Хәтерләтеп прицел ноктасын... Үрелеп шунда радиоалгычка Соңгы хәбәрләрне тотасың. Сәгать теле салмак текелди, Җир әйләнә... сүнмәс иярчен. Шундый тыныч... Шундый сөйкемле... Йокыга талган сылу диярсең... РӘШИ1 ГӘРӘЙ тержвмвпоре.