Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Саҗидә Сөләйманова

Әлмәт Җан җылысы кушып ут тергездек. Учаклардан шәһәр башланды. Ак теләкләр белән нигез салдык, таудан алдык ап-ак ташларны. Шуңадыр ла урамнары якты, тауга кардәш биек йортлары. Тәрәзәләрендә балкый сыман без кабызган учак утлары. Шуңадыр ла җем-җем тәрәзәләр ай-йолдызлар белән серләшә. Безнең яшьлек хыяллары булыр, зәңгәр ялкын сүнми дөрләсә, манаралар йөрсә кырлар буйлап, ургып торса кайнар фонтаннар — безнең яшьлек бүләгебез булыр әкиятне чын иткән Ватанга. Әлмәт, Әлмәт, синдә кемнәр тумас! Без тудырдык сине үзебез. Нигезеңдә яткан һәр ташыңда уелып калган яшьлек эзебез. Шуңадыр ла урамнарың якты, җем-җем итә төнлә йортларың. Ә күңелдә һаман балкый сыман Зәй буеның учак утлары. Өстәмә кыйммәт Мәскәү нефть институтының Әлмәттәге татар факультеты деканы В. Козыревка. Исемең синең ифрат ихтирамлы: экономик фәннәр докторы. Без лекторлар, мөгаллимнәр идек, — бар үзәге эшнең, юк кыры. Мин тарихтан шигырьләргә киттем. Әдәбият иде һиммәтең, син нефтьнең эзләп үзкыйммәтен, таптың өстәп биргән кыйммәтен. Театрлар, вузлар һәм шигырьләр шул өстәмә кыйммәт өстендә. Солдат һәйкәлләре йөзендә ул, рәссам бизәкләре төсендә. Заманалар заманнардан үзгә, эш үзәге һаман кырларда. Көзме, кышмы — буровойлар гөрли, аһәңнәре җырда җырлана. Ә син инде фәнни трибунадан кисәтәсең сыман: бел шуны — тапкан байлыгына яшәтә ала һәр нефтьче йөзәр җырчыны! һәм өстәмә кыйммәт замананы йолып ала металл тарифтан. Галимнәре аның шагыйрь җанлы, шагыйрьләре килә тарихтан, — кыйммәт туплап, бурыч йөкләп килә. Бабайларның сүзсез гозере: иҗат мәйданнары чиксез киң дә, тик үзәге аның эш кыры. Хирургиядә Әлмәт табипләренә Яши алар шомлы ак тынлыкта, аклыклары белән саваплы. Кешеләрнең һәр сулышы өчен, бар тормышы өчен җаваплы. Кан саркыган айбалталар тотып, газраиллар баса бер якка, һәр сәгатьтә яшәү белән үлем бәрелешә пычак-пычакка. Бу көрәштә син бит ялгыз түгел, и оттырма, кешем, оттырма! — Кылдан нечкә сират күпереннән кылыч тотып чыга доктор да. Нечкәлек тә анда, җитезлек тә, сабыр тәвәккәллек—гаҗәеп! Алып атса шәрә шәүлә булып кул астында йөргән әҗәлне — таң атуга ничә күз елмаер, ничә йөзгә тагын нур кунар! Кешеләрнең елмаюын күреп яшәрәләр икән докторлар. Яши алар шомлы ак тынлыкта... Үлем белән мәңге низагта, мәңге сафта — доктор яуга керә ак тынлыкта пычак-пычакка. Үлән булып җирдә үсәмме мин, балык булып суда йөзәмме? Җилләр исә... Төш икән бу дисәм, өн икәнсең, тормыш, исәнме! Бу язда да тагын, бу язда да шомырт чәчәкләре иснәдем. Чәчәк алып килде кем бу дисәм, син икәнсең, тормыш, исәнме! Арта торсын юллар исәбе дә, арта торсын еллар исәбе. Сәхраларга чыксаң, җырлап туймас җыр икәнсең, тормыш, исәнме! Гомер озын дисәм, рас булырмы, сиздерми дә узды дисәмме? Күп тә түгел, гомер, аз да түгел, бер икәнсең — тормыш, исәнме! Җил иркендә сине күрдем, җилкендем дә илердем. Хыялдагы сурәтеңә җан өрдем мин, өн бирдем. Алиһәләр аһ иттеләр, тал-тирәкләр яшь түкте. Кем күпсенде, кем юксынды күккә ашкан яшьлекне. Алып очты җил-өермә! Ераклашты тавышың... Ак кәгазьгә кара сөрмә Булып төште сагышым. Алиһәләр аһ ордылар, талтирәкләр яшь койды. Таллар суга, су дәрьяга, дәрья ярга ашкынды. Шул минутта син —сәгадәт. Сизгер җанга чын сәнгать! Ярдан алдым, җырга салдым сурәтеңне, мәхәббәт. Манаралар, корыч манаралар үсеп чыккан төптән, тирәннән. Әйтерсең лә җирдән җегәр алып ракеталар күккә төбәлгән. Караңгыдан халкым яралгыда күргән киләчәге балкуын. Ул электән яктылыкка баккан, хыял очларына ай куеп. Айлар хәзер юлны очлый алмый» Яңа мәйдан. Корыч манара тамырланып керә туган җиргә, тамырларда тормыш яңара. Илдар Әхсәнов Белоглазов урамы Девон нефтенә гомерен багышлаган атаклы бораулау остасы Михаил Белоглазов истәлегенә. Ничәнче яз синсез килә, — Искәрмәдем мин ансын, — Исемең йөрткән урам буйлап Мәңгелеккә атлыйсың. ...Авыр сөйрәп итегеңне, Юл яручы ат кебек, Эштән кайтып килүеңме, Бу тынлыкны ят күреп? Сүнеп бара Чулпан йолдыз, Гамьсез йөзә тулган ай. Колагыңда котылгысыз Шаулап тора буровой. Язмыш йөртте алдан әйдәп, Күпме юллар кичелгән; Яшәр куыш — шәп дигәндә Булды барак ишедән! Яз һавасы керсен әле, Ачып җибәр тәрәзәң. Ал бакчада сиреньнәрең шау чәчәктә янәдән. ...Өйдә түгел, буровойда Үтте күбрәк тәүлекләр. Ял итәргә, күчкән җайда, «Тәрәзәләр» дә җитәр! Белеп килде мастер таңнан Буровойда ни барын. Чытырдатып билен кыскан Җир куены торбаның. Җан сорар дип тәвәккәллек Кем уйлаган ул чакта? Бер ялгызы җиңәр кебек, Үзе басты рычагка. Әйтерсең лә зур афәттән Кешелекне коткарып, Җыенды ул рычаг белән Кузгатырга җир шарын! Ник ашкынды?! Бу адымнан Туктат идең син аны! Бунтарь йөрәк ярсуыннан, Күкрәгенә сыймады. Азмы сынау кичерде ул, — Юлдаш булды уңышлар; Үр артыннан чигенде үр, Кайчан күңел тынычлар? Соңгы кабат кисәткәндәй, Стрелкалар биеште. Чигенү белмәс егеткә, әй, Тау ярырлык бир көчне! Атылмаган ук шикелле Вышка торды калтырап; Күгәренде күкләр йөзе, Ай чалынды ялтырап. Яшәү белән әҗәл яман Тартыштылар җепсәдә. Чыдамады корыч аркан, Кешедә кыл түзсә дә... Нигә хәзер уфтанулар, Исеме яши телләрдә! Маяк булып скважиналар Тезелеп калды үрләрдә. Ничә язлар җилкенде Зәй, Болыннарны иңләде. Шау чәчәктә янәдән, әй, Шомыртларның иңнәре. Яшәде ул яши белеп, Яна-яна эш өчен, — Девон сулышына биреп Кайнар йөрәк тибешен! Мәңгелекнең үрләреннән Нефть ургый «Дуслыкмка, Җыр агыла туган җирдән Бүген алгы сызыкка. Яңалары баса сафка, Юллар ярып Себердән. Дәвамлы бу эстафета Шөһрәт белән үрелгән. Ниләр сөйләп җилләр исә Белоглазов турында? Юксыныпмы язгы кичтә Сыздыруын гармунда? Шул урамда калган эзе, Уйисәпләр —барысы да... Бар эшләрен ташлап, үзе Чыгар кебек каршыңа. Шаһит булсын язлар моңа: Тартылгандай кояшка, Исеме илләр урамына Нурын өстәп тоташкан!