Логотип Казан Утлары
Хикәя

МЫЖЫК КАРТ ЯЗМАЛАРЫ

Сүз башы адио тыңлый торган кешеләрнең исендәдер, «Хәерле иртә» дигән тапшыруларның берсендә мондый киңәш биргәннәр иде: «Әгәр дә сез тиешсез урында урам аркылы чыгарга уйласагыз, иң элек сулга карагыз, аннары — уңга һәм, якынтирәдә милиционер-мазар күренмәсә генә, тәвәккәлләп, 4 каршы якка үтегез!» Шул акыллы киңәшне истә тотып, тротуарда тукталып калдым. Бутлеров урамы иде бугай... Әйе, әйе, галимнәр йортыннан ерак түгел, ә тыкрыктан ерак: тиешсез урыннан чыкмый хәлең юк. Як-ягыма каранырга өлгермәдем, кемдер, ниятемне аңлап, миңа теләктәшлек белдерергә ашыкты. — Әнә бит, — диде, — үзләре мәҗбүр итәләр кешене урам кагыйдәләрен бозарга... Әйләнеп карасам — бер карт. Башында кайчандыр затлы булган велюр эшләпә, кулында артыш таяк. Аны яшьрәк чагында үзе юнып алган булса кирәк: ботак урыннары, кыз-курчак күкрәкләренә охшап, калкып-калкып тора. Карт үзе бик җитди күренә. Хәттә кырыс. Әллә кашлары шулай ачулы күрсәтә: озын булып салынып төшкән чал кашлар, койрыкларын өскәрәк күтәреп, әз генә бөтереп җибәрсәң, менә дигән мыекка әйләнергә торалар. — Бар иде бит! — диде ул ачулы тавыш белән. — Менә шушы тауны менеп җиткәч тә туктала иде трамвай. Хәзер әнә түбән төшүчеләр өчен туктала, ә тауга менүчеләр өчен — юк! Кайда монда логика?!. Моңа бит... — ул, ал ягы озынрак булып салынып төшкән соры пинжәк чабуларын ачып, балак очлары кайтарып куелган, инде бер кат модадан чыгып, икенче кат модага кереп бара торган киң чалбар кесәсенә тыгылды. Тик теләгәнен эшләргә өлгермәде, аның игътибары очып килгән яшел «күзле» такси машинасына юнәлде. Кесәсеннән газета катыш ниндидер кәгазьләр, дәфтәрләр тартып чы t Р гарган уң кулы кинәт югары күтәрелде. Шул ук секундта, аны җилә белән бәреп ега язып, нәкъ алдына машина килеп туктады. Картым, утыртмый китеп бармасын тагы дип курыккандай, кабаланып алгы ишекне ачты, кәгазьләрен кире кесәсенә тыга-тыга, шофер янына кереп тә югалды. Машина китеп баргач кына абайлап өлгердем: кәгазьләре арасыннан бер дәфтәре төшеп калган икән. Иелеп, кулыма ял дым. Кечкенә форматлы, ләкин калынча, кара коленкор тышлы дәфтәр. Нишләтергә инде моны? Машинадан җилләр искән. Язу таныган кеше була торып, ничек ачып карамыйсың? Язу танымаган кеше дә түзә алмас иде, бит араларында акчасы-мазары юк микән дип булса да, актарып карар иде. Мине, әлбәттә, ул ягы кызыксындырмый. Күңелем яхшыда. Эчендә адресы-фәләне язылмаганмы — шуны беләсем килә, һич югында, исем-фамилиясе булса да ярар иде. Хәерле булсын! Кешегә чишәргә ярамый торган серләрең язылган булса, гафу ит, бабакаем, ачтым дәфтәреңне!.. Тышлык белән беренче бит арасындагы калын саргылт кәгазьнең ф нәкъ уртасына гарәп хәрефләре белән кальга итеп мондый сүзләр □. язылган: х £ ге Е «Мыжык карт язмалары» X Китапка охшый ич бу! Беренче битен ачтым. Китап шул. Әнә, 5 <мөкатдимә» дигән. Аның янына, җәяләр эченә алып, «кереш суз» дип тә язып куйган. Димәк, элекке заман китапларын да күргән кеше, хәзергеләрен дә буш куймый. Карыйк, ни яза икән? Мөкатдимә «Бу китапны язам үзем өчен генә. И вот почему: яратмый башладылар үземне. Өемдәгеләрне әйтәм. Сүләшмиләр. Сүләшмәсеннәр, анысына да түзәм. Тыңламыйлар! Бер кәлимә сүз әйттемме, бетте: «Мыжыма!..» Янәсе, мин хәзер сүләмим, мыжыйм гына. Мыжыса соң? Ә син тыңла! Мыжымыйча буламыни? Мыжык картлардан башка дөнья алга барамыни? Бик беләсегез килсә, әйтим: мыжу бит ул самокритика. Самокри- тикадан башка алга барып кара!.. Тыңламасалар да мы- жып була булуын. Мин үзем, мәсәлән, ялгыз калган чагымда да теттереп мыжыйм. Даже кыюрак та мыжыйм. Критиканы үзенә алып, үпкәләүче или каты җавап бирүче булмый. Берәр нецензурный сүз ычкындырып җибәрсәң дә, колагын тыгучы юк. Шулай да ялгыз мыжу кызыксыз. Компание юк. Ягъни, әйткәнеңне хуплап торучы юк. Хуплап та тормасын, пусть каршы чыксын, опровергать итсен, и то җанга рәхәтрәк булыр иде. Даже кызыграк та булыр иде әле, телне ача төшәр иде, зиһенне дә. И күңел бушап калыр иде бер. Юк бит андый кеше, юк’ Нишләргә? Карчы гым исән булса икән. И-и-и, ул исән булса! Тыңламас җиреннән тыңлар иде, мескенем. Әрләсә ни! Әрләве дә күңелгә хуш килеп кенә торыр иде. Хыт яңадан үлән. Бәлкем табылыр да иде. Мәрхүмәмне алыштырырлык ук булмам да, МЫЖЫК КАРТ ЯЗМАЛАРЫ ф үзем кебек бер мыжык карчык — и то ярар иде. Кая ул андый турыда авыз ачу! Ычкынган бу дияргә генә торалар. Аларча, мин инде бу дөнья белән алыш-биреше беткән кеше. Какой анда үләнү! Берүземне күпсенәләр. Әйтмиләр әйтүен, тамакны да кысмыйлар, гөнаһларына керер хәлем юк (хотя үз пенсиям булмаса, нишләрләр иде әле?). Ирочканың тәтелдәвенә караганда... Шундый внучкам бар, рәхмәт төшкере. Тик мона исеме! Әйтергә оят. Шундый матур кыз балага Ир дип кушмасалар! Ира дигән булалар, әлбәттә. Барыбер ир булып ишетелә. Шул рәхмәт төшкере бала гына минем белән сүләштергәли дә бит, нәрсә сүлисең сабый белән? Шул бер көнне сорый миннән. — Бабай, син, — ди, — кайчан китәсең? — Кая? — мин әйтәм. — Әби янына, — ди. Вот ишетмәсәң ишет! — Нигә? — Мин әйтәм. — Мин китсәм, сиңа рәхәт буламы? — Синең бүлмәгә әти пианино алып куя... Әнә ни турында план коралар бит! Туктале, мин әйтәм, ишеттерсен үзләренә бу сабый: «Юк, мин әйтәм, кызым, әбиең янына ашыкмыйм әле. Әгәр син каршы килмәсәң, бүлмәмә яңа әби алып кайтырга уйлап торам». Кызыксына калды сабый. — Апкайт, бабай, миңа әби кирәк, — ди. Ә бер-ике көннән әйтә бу миңа: — Син, бабай,— ди,— ычкынган! Сүләшмим синең белән... Шуннан чамаларга була инде маңгаена тай типмәгән кешегә... Аптыраганнандыр инде, башка бер идея килде: зарларымны язып куярга булдым. И файдасы тиде. Әйтелмичә эчтә калган зар баш миен агулый дип беләм мин. Йөрәккә төшә, нервларны боза. Ә мона язып куйгач... Пусть берәү дә укымасын, эчтә калмавы әйбәт. Кем белә, язып куйгач, бәлки кайчан да булса, кемнең дә булса күзенә чалыныр. Рус ул белми әйтми: что напишешь пером, не вырубишь топором... Башта мин аларны нинди кәгазь эләксә, шуңа язып куя идем. Торабара шушы дәфтәргә күчерә башладым. Эчемне пошырган нәрсәләрне һаман шушында терки барам. Эчемне иң нык пошырган хәл — яшьләрнең бер нәрсәгә дә эчләре поша белмәве... Шушындый кереш сүздән соң. карт үзенең зарларын язып китә. Зарлары... Ни дип әйтим?.. Артык шәрехләп торуның кирәге юк дип беләм. (Кирәк булса тәнкыйтьче табылыр.) Кызганычка каршы, дәфтәрдә авторның исем-фамилиясе дә, адресы да юк. Шулай да «мы- жу»ларын «кайчан да булса, кемгә дә булса» ишеттерү турында хы ялланган кеше, мөгаен, рәнж;емәс дип ышанып, язмаларын укучыга тәкъдим итеп карарга булдым. Шунысын да әйтеп үтим, мин аларны үзгәртмәдем. Тик формасы белән китапка охшый төшсен өчен, кайберләренең урынын алыштырдым һәм һәркайсына номер сугып, исем кушып чыктым. Әгәр бу язмалар басылып чыкса һәм, авторы күзенә чалынып, ул аларның эчтәлегендә нинди дә булса үзгәреш тапса, ялганлаган дип, мине гаепләмәсен : редактор үзгәрткән булыр. Тәвәккәлләдек! 1. Талыйлар! Тордым йокыдан. Бактым тәрәзәгә. Күзем төште әлеге бинага. Ни арада калкып чыкты диген! Җигерме ятаж. Алдым бинокль, саныйм тәрәзәләрен. Юк, барысын да димим, аларын әнә эвеэм санасын, мин исәбенә чыга торган түгел. Югалган күзләрен генә саныйм. Кичә ♦ сигез күз юк иде, бүген — ун! Көн саен я ике, я өч күз пыяла юкка чыга. Ватылмый бит ул. Бала-чага бәреп ватарга теләсә дә, җигер- < менче ятажга таш ыргыта аламыни? Буй җиткән ата хулиган булса с да җиткерә алмый. Төзүчеләр арасында орлашу бетми, ди! Менә шу- £ нысына эч поша. Урамнардагы телефон будкаларының пыялаларын н орлыйлар бит! Ничек шундый кешеләр белән коммунизм төземәк ки- < рәк?! * И К 2. Корсагыннан кысма тюбикны! * ♦ Чыктым юынырга. Алдым кулыма «Помории». Врач куйган теш 2: ходай биргән үз тешеңнән кадерлерәк дисәләр, ышанмаган булыр ~ идем яшь чакта. Мона хәзер күрәм: үз тешләрем таза вакытта искә го төшкәндә бер генә щеткага тотына торган идем, ә тимер тешләрне көн с саен щеткалап, пасталап чистартырга да иренмим. Щеткаларны ае- £ рым тотабыз. Паста уртак. Барыбыз да «Поморин»га үч. Файдала- а. нырга яраталар, ә ничек файдалану ысулын белмиләр. Тоталар да = тюбикны корсагыннан кысалар. Эчтәге сыекча тюбикның ике башы- * на бүселә. Мин үзем аны, тюбикны, тулы чагында ук төбеннән кысып китерә башлыйм, аннары аның бушаган өлешен ныгытып бөкләп куя барам. Сез дә шулай эшләгез, дип, йөз тапкыр гына әйткәнмендер, йөздә генә бетсә әле! Әйтми калган көнем юктыр. Кияүгә дә. кызга да, Ирочкасына да... Кая ул истә тоту, ишетмиләр дә. Тәңренең бир- меш көне тюбик обязательно уртасыннан кысылган, ике якка бүселгән була. Шушы хәлгә тыныч кына карау өчен никадәр гамьсез, никадәр ваемсыз кеше булу кирәк? Алла сакласын! 3. Яшәсен безопаска! Утырдым кырынырга. Безопаска белән. Электр бритвам да бар. Кияү бүләге. Арзанлысы да түгел, «Москва» дигәне. Әйбәт кыра. Тиз дә. Мәгәр бер алама ягы бар: өреп чистартырга кирәк. Төк тузаннарын үзең сулыш ала торган бүлмә һавасына очырырга дигән сүз. Бервакыт баскыч коридорына чыгып өреп караган идем, күрше карчык тетмәмне тетеп кертте. — Оятсыз! — ди. — Синең сакал тузаныңны ни өчен мин сулап үпкәмне черетергә тиеш? — ди. — Ак тузаның белән кешеләргә мондый этлек эшләргә ничек намусың җитә? — ди. (Әйтерсең, кара сакал тузаны булса — файдалы.) — Кешегә ярый, үзеңнекеләргө ярамыймыни? Алланың кашка тәкәләремени сезнекеләр?—ди. Артыгын тыңлап тормадым, өйгә кереп бикләнгәч тә әллә ни гомер ишетелеп торды зәһәр тавышы. Каршы берни диярең юк, дөресен әйтә. Ә бит кем бинават? Миндә дә гаеп юк түгел. Шулай да таякның юан башы завод өстенә төшә. Неужели шундый машинаны уйлап чыгара алган конструкторның төк тузанын бөтен дөньяга туз дырмый гына җыю әмәлен табарга башы җитми?.. Ә кияүнең гамендә дә юк. Кайда туры килсә, шунда кырына бирә, кырынган урынын да ук өреп очыра бирә. Әйтсәң, кешегә яраган безгә ярамыймыни, дип кенә җибәрә. Кырынуы кырыну, очыруы очыру. Аңа, янәсе, тизрәк кенә барып җитәргә кирәк. Икесенең дә эшкә киткәндә җан-фәр- ман ашыкмаган чаклары юк. Минем өчен иң кызыгы... юк, кызыгы түгел, иң нык эчемне пошырганы, ачуымны китергәне шул: соңгы бер минут кыска тоела аларга. Сәгатьләренең ярты минутка, хәтта берничә секундка алдамы-арттамы икәнлекләрен тикшереп башлары ката. Шул актыккы ярты минут өчен шашар чиккә җитәләр. — Болай ашыгып, ачлы-туклы, чиле-пешле чыгып киткәнче, мин әйтәм, эшләгән урыныгыз өчен дә, сәламәтлегегез өчен дә хәвефле булган мондый цейтнотка кергәнче, дим, көн саен хотя бы биш кенә минутка алданрак торырга гадәтләнсәгез, ә? Биш минут та булмасын, бер генә минут җитми кала бит сезгә? Җавап биреп тә тормыйлар. Кайвакыт авыз ачарга бер секундларын җәлләмиләр икән, анда да җавап дигәннәре әлеге дә баягы: — Я, мыжыма әле!.. Минем ашыгасы юк. Үзләренә булсын электр бритвалары. Яшәсен безопаскам! 4. Урынына куй! Кордым бритваны. Алдым кипиток, күперттем сабын. Яңакка сөртмә келәп, багыйм дисәм, юк куйган урынында көзгем... Егет чакта ук сатып алган бик шәп түгәрәк көзгем бар. Өч аяклы, ике йөзле. Бер ягы гади, икенче ягы зурайтып күрсәтә. Шул зурайтып күрсәтә торганына карамасам, кырына да алмыйм. Кайчак читтә-мазарда мәҗбүрән туры килсә дә, кырынуымның ләззәте булмый. Хикмәт, шул көзгене кияү дә ярата, кыз да. Ирочкасына кадәр шуңа үч. Яратсыннар, карасыннар, рәхәтләнсеннәр иде, сүзем юк, ашала торган нәрсә түгел. Шунысы теңкәгә тия: алгач, кире урынына куя белмиләр. Ә мин, бер әйберем куйган урынында булмаса, бетәм, җенем кузгала, чыгырымнан чыгам. Кайдан эзләргә белмим. Бәлки ул әллә кая да китмәгән буладыр, хәтта күренеп тә тора торгандыр. Ә мин аны күрмим. Күңел күзем сукырая. Бал корты кебек мин, укыганым бар: бал эзләргә чыгып киткән кортның әйләнеп кайтуына умартасын ярты гына метрга булса да урыныннан күчереп куйсаң, ул аны табалмый ди. Мин дә тач шул корт. Әнә бит, юк бит көзгем үз урынында? Кая киткән, шайтан белсен. Тагын шуны эзләп өйнең астын өскә китерергә туры килер микәнни?.. Шулай да капыл ук кызып китәргә ашыкмадым. Күркәм сабырлык күрсәттем әле. Бәлки ерак китмәгәндер, шунда өстәлемдә үк утырадыр... Тыныч кына күз йөртеп чыктым. Юк, күренми. Сизәм, әллә кайдан, йөрәк төбемнән ярсып ачуым кузгалырга тора. Бирешмәскә тырышам, тыям әле үземне. Сабыр ит, әллә кая китмәгәндер, мөгаен, трюмо тирәсендәдер. Трюмо өстәлен карыйм. Энәләр, җепләр төрле чүпрәк кисәкләре салынган кәнфит тартмасын күрәм. Көзге юк. Тартмаларын ачып карарга тотындым. Беренчесен ачуга, мең төрле әкәмәт өстенә йомарлап тыгылган лифчик сикереп килеп чыкты. Тизрәк кире ябыйм дисәм, ябылмый. Ничек сыеп торган аңа бу тикле чүп-чар? Ничек җитте алай кире ябып, икенче ящикны тарттым, ачылмый. Юк, бикләнмәгән, просто нәрсәдер өске тартмага эләгеп, җибәрми тора. Иң аскы тартма көч-хәл белән булса да ачылды. Туп-тулы бигуди. Эресе кирәкме, вагымы, әллә тагы меңләп!.. Ул төрле-төрле флаконнар, өреле-ваклы тюбиклар, ирен буявы төпчекләре... Бәласеннән башаяк!.. Инде үземнең нәрсә эзләгәнемне дә оныттым. Хәзер мине «тагы ни тамаша күрәм» дигән явыз сорау кызыксындыра башлады. Янга таба ачыла торган кечкенә шкаф кебегенең ишеген тарттым. Ачылуы булды, лачка-пачка кәгазьләр: тегү өлгеләре, «Азат хатын», «Работница», «Мода» журналлары, башлары ертып алынган конвертлар, төргәк-төргәк газета киселмәләре актарылып идәнгә ишелде. Ә эчтә ф тагы-ы-ын... Утыр да ела! Ничек эче пошмый бу Нәфасәтнең?.. _ Ачуым да килә, кызганып та куям үзем. Күрәсең, замана мода- Z сыннан калышасы килмәгән буладыр инде. Ә бизәнеп-киенеп тә, үз г артыннан җыеп та өлгерергә вакыты калмый торгандыр. Бигрәк күп s эшләтәләр шул инде хәзер бу яшьләрне дә. Кешечә ял итеп, үзара £ кунакка йөрешергә дә, җүнләп театрга барырга да вакытлары кал- т мый. Кичтән, эшләрен бетереп, йокыга ята алмый азапланалар, иртән йокыларыннан тора алмый җәфаланалар... Кире сыйдыра алмый азаплана-азаплана, тагы җен ачуларым z кузгалды. Тетеп ташладым кызымны. Заочно булгач, бигрәк тә шәп: i эчем бушаганчы әйттем әйтәсе сүзләремне. — Юк инде, — дидем, — ? вакыт тут не причем. Просто ваемсызлык! Тәртипсезлөккә эче пош- ♦ маган кешене аңламыйм, валлаһи! Просто хорасанлык. Шушындый квартирада? Утын кистерәсе иде сездән, мичкә яктырасы иде көн ~ саен ике тапкыр. Ипи салдырасы иде мич төбенә! Су ташытасы иде о көянтәләп ике квартал ераклыктагы урам колонкасыннан! Помой - түктерәсе иде көненә биш кәрра! Мунча чиратына йөртәсе иде атна саен! Өстәвенә, биш бала үстертәсе иде кимендә. Оек-бияләйләрбәйлә- ; тәсе иде үзегездән барсына да! Вакыт, имеш. Дуңгыз, хорасан! Яшьрәк = чагында катырак тота алмадым шул үзем дә. Хәзер инде ире... Ире '■ генә дә түгел, хөкүмәт үзе узындыра хатын<кызны. Ирләребез ка- тыншага әйләнеп бетеп бара бит инде... Шулай эчемне бушатып, бераз тынычлангандай булгач, өстәл янына килеп утырган идем, сүнгән сабын күбеген күреп, тагын көзгем исемә төште. Кырыну дәртем дә, сабын күбеге кебек, сүнгән иде инде. Мона бит, бер гамьсез җанның тоткан әйберен кире урынына куя белмәве аркасында, нервага никадәр көч төште. Торып-торып ачуым килә. Чыннан да, ужас бит ул алган әйбереңне кире үз урынына куя белмәү! Шундыйлар аркасында әйбер эзләүгә әрәм ителгән минутларны, сәгатьләрне барын бергә җыйсаң, валлаһи әгәр, айларга гына сыеп бетмәс, берничә елга тула торгандыр... Кайчак күвлек эзләүгә генә дә күпме гомер китә! Бер минем ге- нәме? Шул ук Нәфасәтнең үзенең? Кияүнең? Кайчы эзләүгә дисеңме, пычак, ачкыч, я берәр документ, рецепт яки адрес эзләүгәме киткән вакыт? Бер мин генә җәфаланаммыни бу чирдән? Азмыни бездә тоткан әйберен урынына куярга онытучылар? Әзләрнең йөрәгенә бәрәмени шундый борчулар?.. Стрес дигән булалар. Атом гасыры дигән булалар. Фәнни-техник революция! Чынлабрак уйлап карасаң, күп кешеләрнең вакытыннан иртә картаюы да, инфаркт дигәннәре дә шул оешмаганлык бәласедер әле. Ягъни, әйберне үз урынына куя белмәүдән килеп чыккан бәладер. Валлаһидыр дип әйтәм, әгәр миннән сорасалар: «Культуралы кеше булуның беренче шарты нәрсә?» — дисәләр, уйлап та тормас идем: — Тоткан әйбереңне, кирәге беткәч, кабат үз урынына куя белү!— дип җавап бирер идем... Кич белән табылды табылуын. Әллә кая китмәгән, шул өстәлдә үк бер читкә алып, яткырып куелган да, өстенә кайсыдыр җүнсезе, мыскыл иткәндәй, «Чаян» журналын куйган икән. Я инде, тәпи бастырып куярга ясалган аяклы көзгене кем яткырып куя ди инде? 5. Яхшы аш, яман корсак Кердем кухняга. Килдем аш өстәле янына. Чәй эчәргә кирәк, тамак туйдырырга. Савыт-сабаның юылмаган килеш калуына сүзем юк. Ә мона алларына алган ризыкны ашап бетермичә, сынык-санак калдыруларына эч поша. Калдырганда да ниндиен калдыралар бит! Итнең, әйтик, иң тәмле җирен — чыкылдап торган майлы кисәген калдырып китәләр. Менә дигән свежий йомырканың яртысы ашалмаган килеш торып кала. Май яккан ак икмәк дисеңме... Калдырсыннар да иде. Хыт соңыннан ашап куя торган булсалар икән. Кая ул! Җирәнәләр. Үзләреннән үзләре бит. Әллә! Шул җирәнү дигән нәрсәне белмәдем үзем. Әни дә шундый иде. Ипи катысы белән аш ашаганда берәребез, барыннан канәгать булмыйча, «бүтәнне бир, бу ипине тычкан кимергән», ди башласа, әни, мәрхүм, әйтер иде: аша, аша, тешең нык булыр, дияр иде. Ашадык, тычкан кимергән дип тә тормадык. Бер җиребез дә кителмәде. Минем яшькә җитеп карагыз әле! Минем кадәр таза, минем кадәр чиста була алырсыз микән? Нигә? Чынлап. Валлаһи дип әйтәм: пенсионер карттан да чиста кеше була микән бу дөньяда?! Ярый әле, калган ризыкларыгызны, исраф итмичә, үзе белеп ашап куючы атагыз бар. Хәзергә. Тора-бара миңа дә үтми башласа? Гаҗәп түгел. Яхшы аш калганчы, яман корсак ярылсын дип тырыша торгач, соңгы вакытларда үземнең дә карыным аш талымлый башларга итә. Яхшы аш калдыкларын туалетка җибәреп хур булырга туры килмәгәе. Өченче ел бер акыллы уполномоченный табылган иде дә бит, азык-төлек калдыкларын махсус әрҗәгә җыеп, ниндидер терлекләргә озату тәртибе кертелгән иде. Әлеге дә баягы, әйберне үз урынына куярга иренүче кавем эшне бозды: кайсыдыр бер ялкавы азык-төлек әрҗәсенә иске ботинкаларын чыгарып салган, тагы бер дурагы ватык бутылкалар тутырган, подлец! Кемдер, тотарга җирәнеп, әрҗәнең капкачын япмый калдырган. Ә теге төк тузаны өчен минем тетмәмне теткән карчык, ишек янына чебен җыела дип, тавыш күтәрде... Алдылар да киттеләр әрҗәне. Хәзер инде минем кебек картлары яки әнә шундый зәһәр карчыклары булмаган кешеләр доброларын туалетка гына тондыралар. Ходайдан курыкканнары ишегалдындагы чүп кәнтәйнерына чыгарып сала. Алар тирәсенә хәзер чебеннәр генә түгел, бөтен урамдагы хуҗасыз этләр, бернинди эткә бирешми торган усал мәчеләр җыела... 6. Чәйгүн капкачыныңмы идеологиягә катнашы юк? Инде тынычланып чәй эчәргә керешим дисәм, чөй өстенә тукмак дигәндәй, каһәр суккан чәйгүн! Ашарга эзләп тә, әзерләп тә торасы юк иде. Бары да өстәлдә. Тегеләрдән калган булса да, берсеннән-бер- се тәмле ризыклар. Гадәтем: калган ризыкны ашап куярга яратам. Гомергә шулай. Теләсә нинди бәйрәм ашының икенче я өченче көнгә калганын яратыбрак ашыйм и ләззәтлерәк күрәм. Әле дә мона кызымнан калган ярты тарелка күкәй тәбәсен бик зур иштиһа белән ялмап куйдым... Чәй... Ә мона чәй мәсьәләсендә эшләр бүтәнчәрәк. Яратмыйм калган чәйне. Яңа пешкән булсын миңа, кайнар булсын!.. Газга куелган алюмин чәйнегем кайнап та чыккан иде инде. Чәй генә пешерәсе. Куана-куана эшлисе эш иде инде. Куанмыйча! Элекке чәйгүнебез ватылганнан соң, өч ай буе чәйне я стаканда, я кружкада пешереп азапландык. Беркайдан чәйгүн табар хәл булмады. Бары кытлык чорында ничек тә үтәр дип, шаляй-валяй гына эшлиләр п микән? Эх, шул чәйгүн төбенә авторының, ягъни шундый фа сунны с уйлап табып тәкъдим иткән кешенең фамилиясен язып чыгарган £ булсалар!.. Нигә бездә шундый практика юк? Телевизорда пустяк а. кенә фильм күрсәтсәләр дә, шуны иҗат итүчеләр дип, азагына кы- ~ рыклап фамилия тагып чыгаралар. Китаплар турында әйтәсе дә тү- * гел. Әле автор өстенә тагын кемнәрнең генә исем-фамилияләрен күрсәтмиләр? Юк кына открыткада рәсем ясаучы художникның, хәтта фотографның фамилиясе була. Әйтерсең инде өч тиенлек сурәт шул кадәр җаваплы эш! Ә мона аларга караганда мең кәрра кирәгрәк, мең кәрра популяррак булган киң куллану товарлары дисәң — торганы обезличка. Кайсын гына алып карасаң да — кемнең дә булса иҗат җимеше бит алар. Аларның да була шедеврлары, була алып кайткан көнне үк чүплеккә чыгарып ташлый торган халтуралары. Ярый, көнкүрештә кулланыла торган мең төрле вак-төякнең һәркай- сының өстенә фамилия язып чыгарырга мөмкин дә булмасын, ди. Ә бит нинди генә вак-төякне махсус тартмага салып, янына табак-табак инструкциясен дә куеп чыгармыйлар? Сабый бала өчен дә көн кебек ачык булган техника кисәген тәфсилләп-тәфсилләп ничек кулланырга өйрәтәләр. Ә шунда авторын да күрсәтергә урын табылмас идемени? Табылса, начар булыр идемени? Болай бит, яхшы әйбер өчен кемгә рәхмәт әйтергә белмисең, халтура өчен кемгә ләгънәт яудырырга. Шуннан китә беркатлы кешеләр арасында сәвиткә тел тидерү. Әтәч тиресеннән тегелгән импорт итекләрне үлә-үлә ала хатын- кызларыбыз. Үзебездә эшләнгән чәмчәле читекләр утыра моңаеп. Шулай эндәшмичә генә тик утыра дип беләсезме сез аларны? Юк, тик утырмыйлар алар. Безнең осталыкларыбызның яманатын сатып утыралар. Кем файдасына бу? Кем әйтә аны чәйгүн капкачының идеологиягә катнашы юк дип? 7. Карават-мечта Кердем тегеләрнең йокы бүлмәсенә. Нигә кирәк булды — оныттым. Шул чәйгүн капкачыннан кузгалган ачуым басылып җитмәү сәбәпле, абайламый калганмын: аркылы куелган карават башына бот төбемне бөрдем. Кызурак та барганмын, күрәсең, авыртуы бәгырьгә тоште. Шуңа бәрелгән саен котырып ачуым кабара. Иң баш17» кичә генә Нәфасәткә бер танышы әллә БАМдан, әллә Сахалиннан алып кайтып биргән. Шундый сагынып көтеп алган фаянс чәйгүн! Чәчкәле-чәчкәле! Бөтен шартын китереп, рәхәтен күрергә әзерләнәм. Иң элек тегеләрдән калып суынган чәйне түгим дә, аннары кайнар су белән чайкап, җылытып алырмын дип, тансык чәйгүнне кулыма алдым. Капкачына үрелсәм... Бу ни хикмәт? Чемәкәеннән тотып ал- макчы булам, чемәкәе юк. Чемәкәй урынында төптән юан чыгып, өскә таба очлаеп килгән шоп-шома бер нәрсә серәеп тора. Капкач тоткасы, имеш! Тотып алмакчы булам — бармак арасыннан шуа да чыга, шуа да чыга. Прәме мыскыл иткән төсле. Шушындый тоткычны кем уйлап чыгарган диген! Үзенчә, моңарчы булган капкачларга охшамасын дигән булган, күрәсең, мәгънәсез нәрсә. Яңалык кертә, янәсе! Ачып кына булмый бит. Ике бармак белән тотып карыйм — юк, өч бармак белән тотып карыйм — юк, биш бармак очы белән кысып тотып карыйм — юк! Шуа да чыга, шуа да чыга... Азаплана торгач, ачтым ачуын. Анда да тотып ачар өчен ясалган очлы нәмәстәкәеннән тотып түгел, сүгенә-сүгенә, пычак очы белән читеннән каерып ачтым. Тәмам чәйнең тәмен җибәрде. Ник шундый мәгънәсез әйберне чыгара икән бу фабрикалар? Үзләренчә, матуррак итик дип. товарыбыз үтемлерәк күренсен дип тырышкан булулары микән, әллә, чәйгүнгә 12» та үземә ачуланам. Шуны онытуым, саксызлыгым өчен. Сукыр шайтан, дим, тавык мие эчкән карт пәри, дим, беренче бәрелүең түгел бит, карабрак йөрергә булмыймыни?.. Әмма үземне генә гаепләп каласым килми. Чынлап та, нигә бу кадәр сүлпән эшли безнең рационализаторлар? Кәшфият җитми! Менә шушы караватны гына алып кара. Озынлыгы почти ике метр. Карават куйган урын — ишектән уң як стенага кадәр булган ара — метр туксан. Ә кияүнең буе — метр җитмеш. Димәк, караватны җигерме сантиметрга кыскартсаң, шул урынга әйбәт кенә кереп утырыр иде, башы ишек турысына чыгып тормас, уйлап та тормыйча, җен шикелле дуамал йөргәндә дә бернинди бәрелү куркынычы булмас иде. Нигә шул турыда уйламый карават ясаучылар. Ә уйларга кирәк иде. Фараз итик: теләгән вакытта ансат кына озайтып, ансат кына кыскартып була торган карават ясасалар? Хәзерге техника өчен моның ни кыенлыгы булсын? Озы- ная-кыскара гына түгел, тарая-киңәя торган итеп тә мөмкин бит. Нигә? Бүлмәңдәге урынга и үзеңнең буеңа чамалап, кыскарттың куйдың. Яки әле яшь чагың, ди. Хатының да юк, аерым квартираң да. Бер генә бүлмәдә торасың. Өйләндең, ди. Ике караватлык урының да, акчаң да юк. Булган караватыңны биш кенә сантиметрга киңәйтеп җибәрдең — и мәсьәлә хәл кылынды. Олыгая килә тагын киңәйтә төш!.. Яки балалар. Бер балага бит бездә үсеп җиткәнче өч-дүрт карават алыштырырга туры килә. Ә мин әйткән карават булса? Үскән саен озайта барасың, кирәк икән, киңәйтә дә бар. Гаҗәп булыр иде, ә? Бигрәк тә безнең замандагы малогабариткалар өчен, ә? Карават- мечта! Неужели безнең мебель осталарының берсенең дә башына килми икән шундый гади идея? Бүләк алыр иде бит... Юк, ялкау эшли безнең рационализаторларның башлары, начар. 8. Буламыни семья иске-москысыз? Бар бер караңгы бүлмәбез. Үзем белгәннән бирле артымнан калмый килгән борынгы сандык тора анда. Сандыктан соң модага кереп, инде үзе дә күптән модадан чыккан комод та шунда. Эчләренә тулып онытылган иске-москы арасыннан тегене-моны актарып алыйм дисәң, иң элек ул комод белән сандыкның үзләрен эзләп табарга кирәк: эреле-ваклы катыргы тартмалар, посылкадан бушаган фанер әрҗәләр, таяклары белән бергә бәйләп куелган чаңгылар, төрле упа- ковкалардан сүтеп алынган кытыршы агачлар, озынлыкыскалы такта башлары, тагы шунда әллә нинди төенчекләр кәрҗиннәр астында күмелеп калганнар. Ни генә юк ул сандыкта? Ни генә юк ул комод тартмаларында? Табып алырга кирәк миңа хәзер шулар арасыннан ике-өч пар туфли и алып барырга үзләрен мастерскойга, төзәттереп алып кайтырга. Көз җиткән әнә календарьда, көннәр җылы булу белән генә пока беленми тора урамда. Табылыр ботинкалары, аларына исем китми. Эчемне пошырганы бүтән: ничаклы байлык, ничаклы кием әрәм ята шул сандыкта, шул комод тартмаларында!.. — Ник чүплеккә чыгарып атмыйсыз? — диләр. — Әйе шул, — дим кайчак үзем дә. — Утыз елдан артык яткан әйберләр бар бит анда. Бер кирәкләре чыкканы юк. Ташлыйм к чорту бөтенесен! — И, ярсып китеп, тотынып караганым да бар. Тик булмый, кул бармый. Ничек барсын? Ямау күрмәгән генә түгел, хәтта сүтеге дә булмаган, хәтта бер генә төймәсе дә төшмәгән драп пальтолар бар бит алар арасында! Җоннан-җефәктән генә беткән хатын- кыз күлмәкләре! Плащлар, курткалар, менә дигән трико яки креп чалбарлар, пинжәкләр!.. Ничек чыгарып ташламак кирәк шундый байлыкны? Көфранә- лягьмәт кылу булыр иде бу, борынгыча әйтсәк. Ягъни барлыкның кадерен белмәү, ризыкны аяк астына салып таптау кебек гөнаһ эш булыр иде. Ташламасаң, кая куясың? Беркемгә биреп булмый аларны хәзер, ф Сатып түгел, бушка да. Ел саен яңа иске-москы өстәлә генә бара. Рәхәт булган элек байларның эше. Тузган киемнәрен биреп, рәхмәт t ишеткәннәр, фәкыйрь-фокра арасында изге кеше булып күренгәннәр. | Биреп кара син хәзер үзең кими торган киемеңне берәрсенә! Ишетер- s сең ишетмәгәнеңне. Дворник хатынга ымлап кына карарга чамала- £ ган идем. Үзенә дип тә түгел, таныш-белеше арасында берәр мохтаҗ £ кеше табылмасмы дип кенә. Ник авыз ачканыма үкендем. Исәнлә- $ шергә дә теләми хәзер. Могтәбәр кешене мыскыл итүче булып калдым. Чүпрәкче дигәне дә юк бит аның хәзер. Ничек мыжымыйсың. £ Неужели шул кадәр доброны беркая да тапшырып булмый?! Ярар, алмыйлар икән, үзебездә калсын. Ашарга сорамыйлар, ' кияү әйтмешли. Әйе, шулай ди кияү, яшь булса да. Кызны әйтмим. ♦ Анысы кичә алган күлмәген бүген чүплеккә чыгарып ташларга әзер — берәр җирен яратмаса. Алай булмый бит. Кием-салымы ди- 5 сеңме, агач-богачлары дисеңме, тартмаәрҗә кебекләрен әйтәсеңме, — п иртәгә, иртәгә булмаса, бер елдан, бер елдан булмаса, ун елдан ки- с рәк булып чыгуы ихтимал түгелмени? Үз гомерендә биш сугыш ки- о чергән бу баш!.. а. Сугыш димәктән... Шул иске-москы арасында фашист кыйпыл- = чыгы тиеп җиңе ертылган шинелем ята. Тир белән тозланып, мәңге ~ черемәс сыйфатка кергән гимнастеркам бар. Нигә мин аларны чыгарып ташлыйм? Шулай булгач’ Нигә безнең ишегалларында келәт кебекләребез юк? Яки сарай? Пусть подвал булсын. Ичмасам, пиче генә дә юк бит аның хәзер, кирәкмәгән чүп-чарны яндырып котылырга!.. Буламыни семья артыкпортыксыз? Буламыни семья иске-москысыз? Иске-москы дигәнең арасында яңадан кадерле затлар булмыймы? Өр-яңа тарих саклана иске-москы арасында, беләсегез килсә! 9. Егет диген инде! Чыктым урамга. Сразы кәеф бозылды. Килә бөтен дөньяның ямен җибәреп мотоцикл, дөмеккере. Урамыбыз шундый әйбәт, тыныч иде. Җәй буе яшеллеккә күмелеп утыра, һавасы сулап туйгысыз иде. Бигрәк тә җәен юкә чәчәк аткан чакларда, кышын йомшак кына кар явып торган көннәрдә. Тик урам ташларының гына, патша заманыннан калган килеш үзгәртелмәгәнгә, керделе-чыктылы, чокырлы-чакырлы булулары эчне пошыра да, тротуарыбызның җәйләрен пычрак, кышларын тигезсез, тайгак булуы ачуны китерә иде. Эх тоташ асфальт җәеп җибәрелсә! — дип хыяллана идек. Кая ул! Буламы соң! Шәһәр өчен магистраль әһәмияте булмаган, читтән килгән кунаклар күзенә чалынмый торган мондый аулак урамнарга кадәр асфальт җиткереп буламы соң!.. Юкка өметсезләнгәнбез. Сизми дә калдык: бер җәйне ялдан кайтуыбызга — урамыбыз тоташ асфальт! Тротуар белән урта юл араларында ямь-яшел бакча үләне. Корыган, картайган агачлар урынына яшь юкәләр утыртылган. Урыныурыны белән аллы-гөлле кашкарилар, хуш исле тәмәкеләр, пигамбәр тырнаклары чәчәк атып утыра- Сабый балалар кебек шатланышкан идек. Хәзер инде мона... Бүтәннәр ничектер, ә мин, ник җәйделәр бу асфальтны безнең урам га дип, уфтанып йөрим. Машиналар күреп алды такыр урамны. Хәтта бер автобус, яңа рейс табып, безнең урам буйлап уза башлады. Бердән, тавыш, икенчедән, газ исе, янган бензин исе. Җитмәсә, машиналардан бушаганрак сәгатьләрдә яшьҗилкенчәк шушы урамга чыгып, мотоциклда йөрергә өйрәнә... Әнә бит, әнә! Күзе тонган нәрсә! Кая оча шул кадәр тизлек белән, муены астына килгере. Кая үкертә шул кадәр?! Тфү, кыяфәте үзенең! Егет диген инде! Чәче генә ни тора! Кызлардан ни аермасы бар? Күлмәген кара инде. Чуклычәчәкле хатын-кыз кофтасы ич инде бу! Хәтта чыраена ук чыккан. Валлаһи, килешми мондый чибәрлек ир-атка. Кай җиреннән чыга диген мондый лихачлык! Кара, ничек борылды... Ә-ә, икенче тилесе килә икән каршына. Бусы тагы мыек үстергән булган. Башындагы җирән пумаласы өстенә! Бигрәк шыксыз. Нәкъ поп. Авызын ничек җырган!.. Очрашкан булдылар. Чү!.. Нәрсә ди? Линиза? Линиза икән шул матур чырайлысы, чәрелдәп тора. «Нихәл, Роберт», диме?.. Чыркылдап көлеп тә җибәрде. Тфү? Кыз диген инде шуны! Чалбар киеп, ботын-чатын аерып, мотоциклга атланып йөрмәсә, айгыр-ашак! Русча сөйләшкән булалар тагын. Икесе дә чыкылдап торган татар бит инде. Исемнәре әйтеп тора: Линиза да Роберт. 10. Трамвай фәлсәфәсе Килеп бастым трамвай тукталышына. Көтәм, күренми килгәне. Күренмәсен, бик әйбәт. Әзрәк ял итә торам... Күренде. Күренсен, бик әйбәт. Озак көтеп вакыт әрәм итмим, димәк. Килеп туктады арткы ишеге борын төбемә. Янымда кеше юк диярлек. Алгы ишек янында гына икәүме-өчәүме селкенә. Яшь башлары белән нигә инде аларга алгы ишеккә тыкшынырга? Монда да чират юк ич! Ашыкмый гына кереп утырам дип, көтәм ишек ачылуын. Ачылмый. Эч яктан арткы ишек каршына җыелган пассажирлар алга таба киттеләр. Пыяла үтәли иреннәре кыймылдаганы күренә, тавышлары ишетелми. Ачуланалар булса кирәк. Димәк, берәм-берәм тикшереп чыгаралар: билетсыз кешеләр юкмы? Булса — штраф! Йөрмә бушлай. Сиңа ышаныч күрсәтеп, кондукторсыз вагон биргәннәр. Ә син! Жулик! Ничек оялмыйсың хөкүмәтне алдарга? Түлә шуның өчен штраф! Кызык килеп чыга бит, уйлап карасаң. Ни дигән сүз соң ул — кондукторсыз вагон? Димәк, безнең аң-культура ягыбыз шул дәрәҗәгә җитте ки, һәркем билетны үзе белеп ала. Арада берән-сәрән аңсыз кешеләр табыла икән, аңардан гына бөлерлек түгел хуҗалыгыбыз. Тора-бара андыйлар да бетәр. Шундый ышаныч, ягъни кешегә булган олы хөрмәт каршында оятларына көч килер дә, үзләре белеп билет алырга саранланмый башларлар... Әйбәт! Коммунизм җәмгыятенә кереп баручыларга хас матур гадәт яралгысы. Вакытында шулай дип газетага да яздылар. Бер генә тапкыр да түгел. Мин күргәне генә дә биш-алтыга туладыр... Ә ишек һаман ачылмый. Монысы инде, белмим, бик үк... Хәер, сабыр ит, чыгасы кешеләр контролер аркылы үтеп бетсен. Ачарлар... Ләкин... Ләкин сабырын сабыр да, болай да бик ашыкмый торган шәһәр транспортын ясалма рәвештә тоткарлау килеп чыга түгелме соң?.. Әнә ич, ишек һаман ачылмый. Төшеп тә беттеләр кебек. Алгы ишек янында торганнар керә дә башлады. Чү! Кузгалып та китте түгелме соң? Китте шул. Менә сиңа мә! Менә сиңа сабыр төбе сары алтын! Бусы инде гадәттән тыш! Ачыктан-ачык мыскыллау ич инде бу пассажирны! Әле болай ук булмаганда да өнәп бетерми идем кондукторсыз вагоннарны. Кешегә хөрмәт күрсәтү билгесе сыйфатында гамәлгә кертелгән чара, вагон эчендә бармы юкмы икәнлеге дә билгеле булмаган бер-ике «ата куян» өчен, дистәләрчә намуслы пассажирларны мыскыллауга әверелә бит. Хәтта кайчакны гомерендә бер мәртәбә трамвайга утырган гөнаһсыз кешене, автомат авызына каптырырга өч тиен вак таба алмыйча, билет алырга зар булып баруы өчен ф штраф түләтеп ~ хур итәләр. Юк, яратмыйм мондый кондукторсыз 2 вагонны. Әлегә берәү-икәү генә булса да сакланып калган кондукторлы вагонга барып керсәм, җаным рәхәтләнеп, тыннарым иркенәеп 5 китә. s. II. Табигать сере £ Алдатмадым, чираттагы вагон килеп тукталуга, алгы ишек каршына барып бастым. Мине мыскыллауда дәвам иткән шикелле, бу 5 юлы алгы ишек белән бергә үк арткысын да ачтылар. Өстәвенә, тө- з шүчеләр дә булмады диярлек. Алдан да, арттан да. Эчтә дә кеше г артык күп түгел. Шулай да утырырга бер генә буш урын ♦ да юк. Анысына да исем китмәде. Кирәкле остановкага кадәр аяк оөсте узарлык хәлем бар, аллага шөкер! Кинәт... Ни дип әйтим... Әй- ~ тергә дә оят минем яшьтәге бабайга. Кыскасы: төште күзем бер чи- п бәр кызга. Утырып бара бу сул яклап тезелгән ялгызлы урыннарның с берсендә. Булса да булыр икән шул кадәр гүзәллек! Валлаһи дип әй- « тәм, егет чагымда да очратканым булмады мондый чибәрне. Хәер, £ олыгайган саен матур кызлар күбрәк күренә башлый, ахрысы, ир- = атка. Чын. Без яшь чакта, мәсәлән, хәзерге шикелле матур кызлар 5 бар иде микән? Акыл әйтә: булгандыр, ди. Яшьлек белән генә кадерен белмәгәнбездер, ди. Ә бу! Я хода! Әйтмәс җиреңнән әйтерсең. Ходайсыз булсаң да бүтән сүз таба алмассың. Ул нәфислек! Ул гөнаһсыз күзләр! Хәтта өстенә кигән нейлон курткасы белән киң балаклы чалбары да боза алмый аның гүзәллеген. Ул тузылып төшкән коң- гырт-кара чәче тагын! Бары да килешеп тора үзенә. Бу табигатьнең серен мәңге аңлап бетә торган түгел. Шундый гүзәллекне яраткан икән, бик әйбәт. Ә мине рәнҗетү нигә кирәк? Ичмасам, күңелеңдәген сиздерерлек итеп, йөзенә карарга да тулы хакың юк. Шулай булгач? Нигә аның шундый бәгырь өзгеч матурлыгын минем күңел күземә күрсәтеп, йөрәгемне җилкендерә ул? Табигатьне әйтәм. Нигә карт кешене болай мыскыл итә?.. Үзенә сиздермәскә тырышып кына тагын бу гүзәл табигать серенә күз салып алам... Күңелемә көфер уйлар килә башлый. Әллә табигать гаепле түгелме? Кешеләр үзләре табигатькә хилаф кануннар уйлап чыгарамы? Күңелемнең әллә кай җирендә шундый нечкә, матур хис уяна ала икән, нигә үзеңне болай кимсетергә? Нигә ул ләззәтле хистән мәхрү-м итәргә үзеңне? Булган бит шундый заманнар. Я байлык белән кызыктырып, я куркытып булса да миннән карт кешеләр менә шундый гүзәлләргә хуҗа булганнар. Хәзер дә бар андый илләр. Хәтта безнең илдә дә юк түгел шундый фактлар. Язалар бит. карт галимгә үзе кияүгә чыккан япь-яшь кызлар турында. Дөрес, мыскыл итеп, көлеп язалар. Чынлап та көлке хәлдер инде. Ә бәлки көлке дә түгелдер... Ниндидер могҗиза булып, шушы гүзәлнең миңа күңеле төшсә?.. Фу, әнә нинди мәгънәсез уйлар килә бит җүләр башка. Үзенә сиздермичә генә, яшьлегенә, гүзәллегенә сокланып карап барсам, шунысы да җиткән миңа... Анысын да кызганды мәкерле табигать: кыз үзенә игътибар итүемне сизеп алды. Капыл оялып, кызарып киткәндәй булды. Урыныннан сикереп торды. — Утырыгыз, бабай, — диде. Минем аптырап, икеләнеп торуымны күреп, өстәп тә куйды:—Гафу итегез, мин сезне күрми килгәнмен.. Минем аңа сокланып каравымны үзенчә юрап, урын бирмәгән өчен аны битәрләвем дип кабул иткән икән, мәнсез кыз! Ичмасам, остановкага җиткәнче урыныннан кузгалмый утырган булса, нинди матур тойгы белән төшеп китәсе идем бит трамвайдан. Юк, аңламый хәзерге яшьләр олы кешенең күңелен, аңламыйлар. Рәхимсез алар. 12. Бер тиен Тукталдым китап киоскасына. Тукталмас идем, бүтәннәр туктый. Ябырылып алалар ниндидер китапны. Басыйм чиратка, кеше белми алмыйдыр. Үзем булмаса, тегеләр карар. Алдым. Бәясе илле тугыз тиен. Тоттырдым сатучыга өч җигермелек. Кайтарып бирергә бер тиенлек вагы юк икән, булгач алырсыз, ди, көтеп торыгыз... Көтми ни! Мин генәмени анда алтмыш тиен түләүчеләр? Киттем. Карыйм, нинди китап алганмын икән? «Особая папка Барбаросса» дигән. Ләкин мине аның исеме түгел, хәтта эчтәлеге дә түгел, бәясе кызыксындырды. Кыйбатлыгы яки арзанлыгы түгел, нәкъ менә илле тугыз тиен булуы. Мин үзем болай финансист та, экономист та түгел. Әйбер бәяләрен билгеләүнең, әлбәттә, үзенең фәнни нигезләре бардыр. Мәгәр кара акыл белән исәпләгәндә дә күренеп тора — нигә шуны алтмыш тиен итеп куймаганнар? Ә болай... Кем инде бер тиен здача көтеп тора? Хәтта сатучы «мә» дип, өстәлгә чыгарып салса да, ул бер тиенне күп кеше алып тормый. Үзем дә шулай итәм: янәсе, нигә мин ваксынып, аны алып торыйм? Бер тиенгә калган көнем юк, аллага шөкер! Димәк, сатучы ул бер тиенне теләсә дә, теләмәсә дә үзенә алып калырга мәҗбүр. Тиражына күз салыйк: «өстәмә тираж — 250000» дип куелган. Тәңкәгә әйләндереп карасаң, ике йөз илле мең данә берәр тиенлек күпме була? Ике мең ярым дигән сүзме? Сатучының да, алучының да саф күңелен боза-боза теләсә кем кулына таралып беткәнче, инкассатор сумкасына керсә, дәүләт кесәсен тишәр идемени ул ике мең ярым? «Өстәмә тираж» дигән сүзе дә бар бит әле аның! Төп тиражын да кушып санасаң, ничә меңгә тула торгандыр? Әзме бездә сиксән тугыз тиенлек, туксан тугыз тиенлек яки бер сум туксан тугыз тиенлек и так дали товарлар?.. Неужели мин шул кадәр дурак икән? Әллә мин түгелме дурак? 13. Кем җилкәсен кимерә? Узып барам алтын-көмеш товарлары сата торган «Яхонт» магазины яныннан. Бер кыз чыгып килә магазиннан, икенчесе кереп бара. Танышлар икән, очраштылар магазин ишеге төбендә. Киемнәрен әйтеп тормыйм. Ялангач ботларга да, аршин ярымлы керфекләргә дә, ак иреннәргә, кызыл чәчләргә дә күз ияләшеп беткән. Сүләшкән сүзләре колагыма чалынды. — Ой, Ася! — диде кереп бара торганы. Шундый исе китеп әйткән була аны, биш ел күрешмәгәннәр диярсең. Чыгып килә торганы аннан да уздырырга тырыша. Бөтен урамга ишетелерлек итеп кычкырып җибәрә. — С-о-о-ня! Кая болай? Җавап кайтарып тормый тегесе, сорау гына бирә. — Нәрсә бар магазинда? — Чүп тә юк. — Йөзек бар дигәннәр иде, күрдеңме? — Сиксән биш сумлыклары гына калган. — Ленин районында бар ди йөз сиксән сумлыклары, әйдә киттек! — Ой, бетермәделәр микән? Әйдә!.. Такси!.. Киттеләр дә бардылар. Сиксән биш сумлыклары гына дигәч, арзанлыраклары беткәнгә борчылалар дип торам, ә алар... Кем җилкә- ♦ сен кимерә болар? Әтиләренекенме, ирләренөкенме? Неужели үзләре таба? 14. Утыр әле яннарыма Арылды бер заман. Кайтып җитәргә шактый. Беләсез Казан урамнарын: тау төшәсе дә тау менәсе. Ял итәргә иде берсәк утырып. Кая китте соң бу эскәмияләр? Бар иде бит, әле мин белгәндә генә бик күп өй буйларында юк дигәндә ике-өч кеше утырып ял итәрлек такта эскәмия була иде. Кайбер урамнарда хәтта капка төбе саен бар иде эскәмия. Прәме Кисловодск терренкурларындагы кебек. Тыны кыскан, я тез буыннары какшаган карткоры гына түгел, кичләрен парлашып гуляйткә чыккан яшь гашыйкларга да ярап кала иде. Утыралар иде урамнарга ямь биреп, күгәрченнәр кебек гөрләшеп. Кая китте ул эскәмияләр? Ягып бетерделәрме сугыш елларында. Алай дисәң, сугыштан соң да бар иде әле. Хәтеремдә. Хәтта күп иде. Неужели орлап бетерделәр?.. Ни карый бу исполком? Әллә үзләре берәр карар чыгардымы тротуарларны артык-портык эскәмия-мазарлардан чистарту турында? Булыр яшь түрәләрдән, үзләренең аяк авыртмый пока. Йөрәкләр дә таза. Әллә машинага утырып беттеме бары да? Алай дисәң... Әнә ич, урам тулы пешеход. Ярар, урамда булмасын да ди. Иркен булсын ди тротуар. Ә трамвай тукталышларында? Базардан кайтучы хатын-кызга гына булса да ярап куймас идемени? Үзе утырма- са (әйтик, пальтосын кызганып), бәрәңге белән тулы сумкасын куеп тормас идемени?.. Ә минем кебекләр?.. Уф, атлар хәлем калмады. Нишләргә?.. Җитмәсә, шунда, мыскыл иткән төсле, кайдагыдыр радиодан җыр ишетелә: Утыр әле яннарыма... Кая утырырга? Чүп тутырылган урна өстенә утырып булмый бит!.. Ап-аек баштан, урам стенасына арка терәп, юеш тротуарга да утырып булмый... 15. Әп-чехи! Әһә, булды! Җан биргәнгә юнь бирә бит. Ашыгыч ремонт дигәнме? Какрас сыңар туфлинең үкчәсе чалшайган. Турайтып бирсеннәр әле... И нәкъ мин уйлаганча барып чыкты. — Хәзер эшләп бирәбез! — диделәр. Турайтулары ничек булыр, мәгәр «утырып торыгыз» диюләре күңелгә хуш килде. Утырам җәелеп ярым йомшак кәнәфидә. Өстәвенә, оекчан. Пальто төймәләрен җибәрдем ычкындырып, җаннар иркенәеп китте. Рәхәт! Озаграк төзәтсәләр дә сүзем юк. Утырам оҗмахка кергән кебек. Күңел ышанмый. Нәрсә бу? Әллә чынмы? Күргәнем юк, ишеткәнем бар иде — биш-ун минут эчендә төзәтеп бирәләр, дип, кыйбат та алмыйлар, дип. Неужели шул үкчәне тиз генә әдәм рәтенә М II Р С Ә П ӘМИР ф МЫЖЫК КАРТ ЯЗМАЛАРЫ кертеп бирерләр? Ай-Һай... Мин үзем дә заманында аяк киемнәре артелендә эшләмәгән кеше түгел, беләм: андый үкчәне эшкә кертү өчен кимендә ун көн ерак куя торган идек... И берсен генә срогына өлгерткәнебезне хәтерләмим. Шунысы истә: көн саен җигермешәр кеше килеп тиргәп китә иде үзебезне... Рәхә-ә-ә-т!.. Ай, әгәр бу салкын җил дә өрмәсә!.. Тукта, кайдан өрә соң? Ә-әә, күрерсең рәхәт артына кулы җитми торган мәнсез халык белән! Берсе ишекне ачык калдырып чыгып киткән. Тышта йөргәндә сизелмәсә дә, җылы өй эчендә утырганда бик беленә салкыв җил, хәзер бәреп алыр. Кыен булса да, оекчан аяк белән салкын идәнгә басып, ишекне ябып килдем. Утырырга өлгермәдем, тагын өрә. Тагын бер мәнсезе ачык калдырган. Тагы торып яптым. Ул арада тагын... Рәхмәт инде, бер миңа гына димәгән, ябарлар әле. Тормыйм бүтән... Юк, япмыйлар. Неужели миңа гына өрә? Аптырагач, ишектән чыгучы берәүгә кычкырдым: — Ябып чык! Япты ябуын. Инде тыш яктан керүчесе ачык калдырды. Нервыма түзә алмый, аңа кычкырдым: — Яп! Ничә рәт кычкырганмындыр, китте покой. Кычкырган саен нервы бозыла бара... Мастерской диген инде! Шушындый шәп яңа йорт. Шундый техника. Ә шул хәсрәт ишекне үзеннән-үзе ябыла торган итеп эшләргә кулларыннан килми. Килер иде, ваем дигән нәрсә җитми... Ул арада туфлиемне чыгарып та бирделәр. Өйгә кайтып, тынычлангач кына игътибар иттем: өр-яңа иткәннәр шул ташлар чиккә җиткән туфлине. Ни арада диген? Вакытында куанырга да, рәхмәт әйтергә күңелгә килмәгән. Күпме алдылар диген? Әллә ун тиен шунда, әллә унбиш. Буш инде, буш! Анысына да куанырга онытылган... Әһ-әһ... әп-чехи! Әнә... Куанырсың! Шул ябылмый торган ишек аркасында... Чынлап та, шундый безобразиегә, шундый ваемсызлыкка ничек түзеп торырга кирәк? 16. Кем тәрбияли баланы? Тоташтырдым радионы. Әллә зурлар өчен балалар турында сүли, әллә наоборот. Ничек ашатырга кирәк баланы, ничек киендерергә. Укысын өчен дә, уйнасын өчен дә аңа нинди шартлар тудырырга. Гади генә итеп әйткәндә: ничек итеп аны, эшем иясен, өрмәгән җиргә утыртмаска! Принцлар турында да бу кадәр кайгыртмаганнардыр, билләһи!.. Сигезенче класста укучы бер малайны мактауларын кара! Әнисенә карышмыйча идән себергән, имеш. Чүп чиләген чыгарып түккән! Герой!.. Без аның кебек чакта... Ә берсе әнә начар укый,, имеш. Икешәр ел бер класста утыра, укытучыларын да санга сукмый, ата-аналарын да. Дәрес сәгатьләрендә әллә кайларда хулиганит итеп йөри, хәтта орлаша... Ләкин моңа, имеш, малай үзе гаепле түгел, укытучылары, ата-аналары гаепле... Җитте, ычкындырдым... Булмас дип әйтмим, бардыр. Дөнья булгач, андыйлары да булыр, хужыраклары да. Шунысын аңламыйм: нигә баланы культка әйләндерәбез? Культка әйләндеме — баламы ул, өлкән абыймы — аңарга карата кешедә чын мәхәббәт бетте дигән сүз. Валлаһи әгәр! Мин үзем нинди бала ярата торган кеше. Ә менә бала турында артык төчеләнеп сөйләгән сүзләрне ишеткән саен, аны бәләкәй алла урынына куеп, аңа табынып язылган мәкаләләрне укыган саен, балага булган мәхәббәтем кими бара. Алай гына булса бер хәл иде, нәфрәт тудыра балага миндә андый аристократ кайгыртучылар... Әйтеп бирер идем үземне микрофон алдына чакырсалар. Кем тәрбияли баланы барыннан да күбрәк? Ата-анасымы?—түгел. Укытучылармы? — түгел. Бала тәрбияли баланы, беләсегез килсә! 17. Җырның ертыгы бар Тыңлыйсым килде концерт. Тагы радионы тоташтырдым. Әһә! Бик шәп. «Урман кызы?» Яраткан көем. Җырчысы да таныш кебек. Тукта, кем әле бу?.. Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыннан та-ма-ла-а-ар. — Тамалар?! Ычкындырдым. Таммый торсын әле!.. Такташ бит «Тамалар» дип язмаган. Бик яхшы беләм, үз авызыннан ишеткән кеше мин Такташны. Өстәвенә, китабыннан да укыганым бар. «Агалар» дип язган бит. «Тамалар» дияргә, графоман түгел бит ул. Керфек очыннан тамчылап тамган нинди көч була ул шагыйрьгә илһам бирерлек? Ничек шуны аңламый җырчы? Ничек редактор дигәне юл куя моңа? Мәрхүм шагыйрьнең поклонниклары ничек түзеп тора диген сутка бирмичә?.. Тукта, ичмасам, берәр әйбәт җыр ишетеп, күңелем тынычланмасмы? Тагы тоташтырып карыйм. Тоташтырдым. Чыгып киттем чарасыз Күрер күзгә берни түгел. Чибәрлеккә чамасыз.» Ычкындырдым. Логика диген инде! Күрер күзгә берни торырлык булмагач, ничек итеп чибәр булсын ул мескен? Хөрмәт итмисең икән халык җырын, келәмисең икән аны дөрес җырларга, үз зау- кыңа туры китереп, ачыктан-ачык әйт тә бир: Күрер күзгә дуңгыз төсле. Чибәрлеккә чамасыз, — диген. Көләрбез бер рәхәтләнеп. Җырның ертыгы юк дигәч тә... Бар аны ертучылар... Сүз азагы Җитеп торыр. Фамилиясен белмәсәк тә, мыжык картның кем «көнен белдек шикелле. Язмалары басылганны күргәч, бәлки үзе дә килеп чыгар әле. Килмәсә дә үпкәләмәс..