Логотип Казан Утлары
Хикәя

«КАРА АЛТЫН» ХИКӘЯЛӘРЕ

 «Татнефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары, нефтьче-инже- нер Үзбәк Саттаров нефть тарихы, аның гаҗәеп сыйфатлары һәм «кара алтын» ның халык хуҗалыгында тоткан гаять зур әһәмияте турында фәнни-популяр китап яза. Шуннан кыскартып алынган берничә ■ өзек тәкъдим итәбез. Нефтьнең кадере кайчан беленә башлаган? ефть тә, газ да кешеләргә күптәннән билгеле булган. Әмма «күптәннән» дип әйтү «кайчаннан бирле?» дигән сорауга төгәл җавап бирү түгел. Без яши торган геологик эра кайнозой дип атала. Ул моннан җитмеш миллион ел элек башланган. Иң кыска гомерле геологик чор — антропогенга барлыгы бер миллион гына «яшь». Без менә шушы антропогенда яшибез дә инде. Бу чор эчендә геологик вакыйгалар бик аз: җир өсте боз белән каплануны исәпкә алмаганда, хәзерге көн рельефы урнашып беткән, хәзерге көндәге җан иясе җанварлар һәм кыргый үсемлекләрнең инде туган чагы. Дөньяда кеше барлыкка килгән. «Бабаларыбыз» нефть һәм газ белән кайчан очрашкан соң? Нефть тә, газ да бик күп урыннарда турыдан-туры җир өстене чыга. Димәк, кеше аларны һәр вакыт күрә алган дигән сүз. Әмма кеше бит һәрбер күргән әйберен файдалана белми әле. Аңа үзе күргән-белгән һәрнәрсәнең нинди дә булса файдасын аңлап-белеп алырга кирәк. Моннан йөз мең ел элек берәр кыргый бабабызның битумлы таш кисәге берәр җәнлекне бәреп үтергәне билгеле дә булды, ди. Аңа карап, кешеләр битумны моннан йөз мең ел элек куллана башлаган дигән нәтиҗә ясап булмый әле. Нефтьнең кешеләргә кайчан билгеле булуы турында беренче чыганак — борынгы язмалар. Әмма борынгы язмаларда, беренчедән, барысы турында да язылмаган, икенчедән, яза башлау үзе исә кешелек тормышының чагыштырмача соңгы казанышларыннан берсе. Монда безгә археологик казылмалар ярдәмгә килә. Евфрат елгасы буендагы археологик казылмалар моннан алты мең еллар элек нефтьнең ягулык итеп файдаланылуын күрсәтте. Геродот (безнең эрага кадәр V гасыр), Өлкән Плиний, Марк Витрубий (безнең эрага кадәр I гасыр) хезмәтләрендә һәм башка укымышлыларның язмаларында Ьинд- стан, Иран, Сүрия, Урта диңгез утраулары, Малая архипелагы, Кытай һәм башкә урыннардагы нефть турында сүзләр очрый. Александр Македонский походлары» тасвирлаган борынгы грек язучысы Плутарх Каспий диңгезе ярларында һәм Аму- Дәрья елгасы буенда чыга торган нефтьне дә телгә ала. Аның язуы буенча, мәшһүр полководец гаскәрләре белән Задракарт янында (Ирандагы хәзерге Астрабад шәһәре) лагерь ясап урнаша. Кичен ул лагерь палаткаларының берсендә нурланып яна Фронт язы. М. Хэе ретдинов ргсеме. торган лампа кура. Бу аны кызыксындыра: лампада сары сыек май яна. Май исә керамик трубка эченә тутырылган җепләр буйлап утка күтәрел». Лампа үзе дә, җепле трубка кебек үк, керамикадан ясалган. Исеме — «чирак», ә яна торган майныкы — «нафата» (җир мае). «Нафатапны Каспийның көнбатыш ярларында, җир өстенә үзе агып чыга торган урыннан алалар, дип аңлаталар полководецка. Күрәсең, монда сүз хәзерге көндә дә нефть чыга торган Апшерон ярым атавы турында баргандыр. Бүгенге медицинаның атасы дип исәпләнгән Гиппократ (безнең эрага кадәр V—IV гасырлар) бик күп даруларын ясаганда шул ук нефтьне кулланган. Борынгы грек укымышлылары язмаларында Сицилия мае турында да мәгълүматлар еш очрый. Күрәсең, монда да «сицилия мае» дип нефтьне атаганнардыр. Ничек дип исемләсәләр дә, (тау сумаласы, тау мае. нафата, җир мае, сицилия мае һ. б.) оның безнең эрага кадәр кешеләргә билгеле булуы шиксез. Әйткәнебезчә, нефтьне тау токымнарының җир өстенә чыккан урыннарында еш күзәтеп була. Мисал өчен Татарстанның хәзерге Лениногорск районындагы Шөгер тавын гына алыйк. Ул тау барлыкка килгән чорда ук, геологларның билгеләве буенча нефть ятмалары булган токымнар җир өстенә күтәрелеп чыккан. Шөгер кешеләре элекке ата-бабалары <шул тау яныннан капчык-капчык сумала җыюлары турында хәзер дә сөйлиләр. Сумаланың, кайбер очракларда сумала белән күкерт кушымтасының хәрби эштә кулланылуы хакында фикерләр борынгы язмаларда бик еш очрый. Өлкән Плиний римлеләрнең походларын яктырткан язмаларының берсендә Лукул шәһәрен саклаучылар атакага ташланучы гаскәрләр өстенә шәһәр стенасы аша нефть катыш күкерт тутырган утлы чүлмәкләр ыргытулары турында сөйли. Фарсылар һәм грекларның яна торган уклар атуы турында да язмалар бар. Ул укларның очына күкертле нефтькә батырылган чукмарлар беркетелгән булган. Суга төшкәч тә яна торган «грек уты» нефть, күкерт һәм селитра катнашмасыннан тора. Константинопольне саклаучылар (VII гасыр) гарәп корабларын үз шәһәрләренә бик якынга җибәрәләр икән дә, диңгезгә нәкъ шул рецепт белән ясалган измәне таратып, аңа ут төртәләр. «Грек уты» бик күп корабларны яндыра. Нефтькә манчылган чүпрәкле укларны рус гаскәрләре половец князе Кончакка каршы сугышта кулланалар. Бу турыда безгә «Ипатьевская летопись» сөйли. Анда нефть «җир сумаласы» дип аталган. Моннан мең еллар элек Гарәбстаннан Бакуга килгән географ А. Масуди язмалары Апшерон ярым утравында нефть чыгару эшләренең күләме турында фикер йөртергә юл ача. Шул чакта ук инде Баку мәшһүр шәһәрләрнең берсе була. Анда Иран, һиндстан, Гарәбстан һәм Сүриядән сәүдәгәрләр килә. Шунсы кызык: арада нефть алырга килүчеләр дә күп була. Ул вакытта нефтьне күн капчыкларга салып, дөяләргә төяп ташыганнар. А. Масуди Баку нефть промыселларын карап йөргән, аларның күпме нефть бирә алуы белән дә кызыксынган — Бакудан чыга торган юлларда утырып, читкә һәм якын-тирәгә күпме нефть ташылуын исәпләп караган. Аныңча, Бакуда нефть чыганаклары күп, әмма төп чыганаклары икәү генә булган: берсенннөн ак һәм сары нефть, икенчесеннән кара һәм зәңгәр нефть табылган икән. Ә бу эш асылда кайчан башланган соң? Ул сорауга җавапны Гамань култыгында археологик казынулар вакытында нефть салынган унбиш метрлы амфорлар табылуы җиңеләйтә. Археологлар ул амфорлар VI гасырда ясалган диләр. Нәрсә соң ул нефть? Моңа ничегрәк дип җавап бирергә? Бик тә гади-гадәти итеп, һәркемгә билгеле булганча: «нефть ул кара төстәге сыек бер матдә!» дипме? Бу җавап бик үк дөрес булмаячак, әлбәттә. Чөнки нефтьнең кара төстәгесе була, әмма дөньяда ак һәм сары нефть тә бар. Ак, сары һәм кара буяу төсләрен төрле күләмнәрдә кушудан нинди яңа төсләр чыгару мөмкин булса, нефтьләрнең төсе дә шул кадәр күп. Тәҗрибәләр һәм тикшеренүләр нефтьнең су өстене җәелергә иң һәвәс май икәнен исбатлады. Бер грамм нефть өч квадрат метр чамасы өслекне каплый ала! Бу элпәнең калынлыгы нефть составына кергән молекулаларның бер кат тезмәсеннән дә калын түгел. Нефть сыекча булмаска да мөмкин. Казагыстандагы Маңгышлак ярым утравында чыга торган нефтьне, шешәгә салып, Әлмәткә алып кайттылар. Ләкин аны бүлмә температурасында шешәдән агызып алы-п булмады. Казагыстанда җәйге эссе вакытларда да төннәр салкынча тора. Төнлә суынган нефть күле өстендә кешеләр иртәнге якта иркенләп атлап йөри алалар. Дөньяда моннан куерак нефтьләр дә бар. Шулай булгач, «нефть ул сыекча» дип әйтеп буламы? Нефтьнең нинди матдә икәнен аңлату өчен аны безгә бик таныш булган су белән чагыштырып карыйк. Дөньяда суның ниндиләре генә булмый. Диңгез суы, күл суы, елга суы, кар суы, яңгыр суы, чишмә суы һәм башка төрле сулар. Чишмә сулары үзләре генә дә бик күп төрле. Күпме чишмә бар — шул кадәр үк күп төрле су аларда. һәр чишмәнең үз тәме. Елга, күл сулары, мәсәлән, үзләрендә күпме кислород һәм башка газлар, нинди органик матдәләр, нинди бактерияләр булуы белән дә бер-берсеннән аерыла, һәрбер суның үзенә хас катылыгы була. Аларның һәркайсында төрле тозлар һәм төрле микъдарда эри. Диңгез суларында тозлар бигрәк тә күп. Шуңа карап суның тыгызлыгы да арта. Чиста суның тыгызлыгы 1.0 дип алсак, кеше тәненең уртача тыгызлыгы 1,05 чамасы. Артык күп тозлы диңгез суларында кеше батмый. Химиклар диңгез суында алтмыштан артык элемент барлыгын таптылар. Шуларның иң күбесе — безнең аш тозы. Су — матдә, һәр матдәнең үзенә генә хас физик һәм химик сыйфатлары — аның химик формуласы —( ул молекуланы төзүче атомнарның төрләре, саннары, аларның үзара бәйләнеше) бар. Ә нефтьнең химик формуласы юк. Аның булуы да мөмкин түгел. Чөнки без нефть дип бер-берсенә бик күп төрле физик һәм физик-химик бәйләнешләре булган берничә мең (әйе, мең!) исемдәге матдәләрнең катнашмасын атыйбыз. Бу инде су белән чагыштырганда күп тапкырлар катлаулырак.

 

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ЯНВАРЬ, 1975 ЕЛ 1974 ел совет халкының коммунистлар төзелештә зур уңышлары, эчке һәм тышкы политикада Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең генераль курсын тормышка ашыруда яңа казанышлар белән билгеләнеп үтелде. Тугызынчы бишьеллыкның билгеләүче елында КПССның XXIV съезды тарихи карарларын тормышка ашыруга илебезнең комсомол оешмалары да үз өлешләрен керттеләр. Мәскәүлеләр башлаган «Бишьеллыкка — удар финиш» хәрәкәте илебездә көчәйгәннән-көчәя. Бишьеллыкның яшь гвардиячеләре инициативасына йөз меңнәрчә егетләр һәм кызлар кушылды — алар стахановчыларның удар вахтасына бастылар. Республика, край һәм өлкә комсомол оешмаларының 1974 елдагы эшен караганнан соң, ВЛКСМ Үзәк Комитеты карар чыгарды: — Фидакарь хезмәт, уку-белем алуда уңышлары, 1974 елда, бишьеллыкның билгеләүче елында, ирешелгән казанышлары өчен Татарстан АССР Чаллы шәһәре комсомол оешмасын ВЛКСМ Үзәк Комитетының космоста булып кайткан Кызыл байрагы белән бүләкләргә. «Комсомольская правда», Мәскэү. Кама автомобиль комплексын төзүчеләр тугызынчы бишьеллыкың билгеләүче елы дәүләт планын вакытыннан элек үтәүләре турындагы хәбәр миндә зур шатлык тудырды. Чөнки мин сезнең белән берничә ел инде якын дуслык мөнәсәбәтендә Ватаныбыз индустрнясенең яңа гигантын төзүдәге сезнең темпка, яшь төзүчеләр. гаҗәпләнмәскә мөмкин түгел. Әле күптән түгел генә бер төзелеш мәйданында тәүлегенә бер миллион сум акча тотыла дигән сүзгә беркем дә ышанмас иде. Хәзер инде бу күрсәткеч тә артты. Кама буйларында көн саен төзелеш-мон- таж эшләренә миллион ярым сум акча тотыла. Мондый хәлнең моңа кадәр дөнья да беркайда да булганы юк әле. Дөньяны рекордлар белән гаҗәпләндерергә без күнектек инде. Безнең совет чынбарлыгына хас бу. (Социалистик Хезмәт Герое Алексей Григорьевич Стахановның КамАЗга язган хатыннан.) 1975 елның беренче кварталында ял йортларына, пансионатларга, санаторийларга, курортларга путевкалар алу өчен 60 мең сумнан артык акча бүленде. Быел социаль страхование комиссиясе алдына шундый бурыч куелды: барлык Бөек Ватан сугышы инвалидларына ял итү һәм дәвалану өчен путевкалар бирергә. Март аенда Венгриягә һәм Румыниягә туристик сәяхәткә бару күз алдында тотыла. Эшчеләр өчен путевка акчасының яртысын предприятиеләр түли. Җәй һәм көз айларында КамАЗ төзүчеләр ГДРга. Болгариягә, Чехословакияга, Польшага һәм башка илләргә сәяхәткә барачаклар. «Социалистическая индустрия* ва строительстве Камского автозавода». Чаллыга СССР Министрлар Советы Председателе урынбасары В. Н. Новиков килде. Аның белән бергә СССР автомобиль промышленносте министры урынбасары П. Я. Лисняк. СССР энергетика һәм электрификация министры урынбасары Н М. Иванцов һәм СССР монтаж һәм махсус тезелеш министры урынбасары К. К. Липодат бар иде. В. Н. Новиков һәм аның белән килгән иптәшләр заводлар төзелешен, шәһәрнең торак массивларын карадылар, эшлекле киңәшмәләр үткәрделәр. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре Е. М. Тяжельников Чаллы комсомол оешмасына ВЛКСМ Үзәк Комитетының космоста булып кайткан Кызыл байрагын тапшырды. Яшь төзүчеләр исеменнән комсомол-яшьләр бригадасы җитәкчесе Виктор Шатунов бу югары бүләк өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетына зур рәхмәт белдерде һәм бишьеллыкның төгәлләү елында Бөтенсоюз комсомол удар төзелеше яшьләре дәүләт заданиеләрен үтәүдә барлык көчләрен куячагын әйтте. «Комсомолец Татарии», Казан. Күптән түгел Чаллыга капиталистик илләрнең берсеннән КамАЗга җиһазлар әзерләүче фирма эшләре белән бер бизнесмен килгән иде. Аңа комплексның корпусларын, ялан кыр өстендә үсеп чыккан яңа, хәзерге заман шәһәрен күрсәттеләр. — Бу — колоссаль! Минем мондыйны күргәнем юк иде, — диде чит илдән килгән кунак гаҗәпләнеп. Аның бу сүзләре нәзакәтлелек күрсәтү генә түгел иде. Монда промышленность төзелеше белән бергә, торак йортлар салу да киң колач белән бара. КамАЗ төзүчеләр узган елда 365 мең квадрат метр торак мәйдан белән тәэмин ителде. Бу — тугыз катлы 70 йорт эксплуатациягә тапшырылган дигән сүз. Тагын дүрт мәктәп, тугыз балалар бакчасы, ике универсам эшли башлады. КамАЗ төзүчеләрнең, шәһәр коручыларның алда эшләре күп әле. Быел корпусларда массовый төстә җиһазларны монтажлау башлана, Чаллыда яңа күп катлы йортлар, кибетләр, мәктәпләр салына. «Труд», Мәскәү. Главмосстройның КамАЗдагы подразделениесе төзелеш башланган көннән бирле эшли. Шуңа күрә Чаллы урамнары, проспектлары, микрорайоннары Мәскәү- не хәтерләтә. Яңа шәһәрне башлыча мәскәүлеләр проектлады һәм аны төзергә дә алар булыша: инде 150 мең квадрат метр мәйданлы 20 торак йорт салдылар. Коллектив социалистик йөкләмәләрне һәм каршылау планын вакытыннан элек үтәде. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода•> Чаллыдагы производство-бизәү мастерское хезмәткәрләре яңа салынган балалар бакчасын бизәкләү эшен тәмамладылар. Художниклар Л. Шаһиев һәм Н. Бобошко «Чебурашка» бакчасында, Г. Миргалимов, С. Слесарский һәм Э. Са- манов «Алтын балык» бакчасында мозаика белән матур композиция эшләде. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». «Есенин — мәңгелек»—Николай Тихоновның бу сүзләре шагыйрьнең ижа- тына багышланган әдәби кичәнең эпиграфы булды. Аны 4—15А тулай торагында эшләүчеләр оештырдылар. Кичәгә катнашучылар Есенинның тормышы, аның Ватанга, туган җир табигатенә мәхәббәте турында сөйләделәр. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода»