Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ ҮТКЕН, ИҢ ҖИТЕЗ ЖАНР

Җыр — музыка сәнгатенең иң демократик, иң үткен, иң җитез жанры. Татар совет музыкасына ■игез салган өлкән композиторларыбыз үз иҗатларын җыр язудан бантладылар. Аларның революцион пафос белән сугарылып, киң массаларга юнәлдерелгән җырларында яңа җәмгыятьнең иҗади мөмкинлекләренә чиксез ышанганлык, актив көрәшкә чакыру, туган илгә кайнар мәхәббәт яңгырады. Егерменче елларның азагында, утызынчы елларның башында Салих Сәйдәшев иҗат иткән «Комсомол җыры», Мансур Мозаффаровның Һади Такташ шигыренә язылган «Пионерлар маршы». Заһид Хәбибуллинныц «Без — яшь көчләр». Нәҗип Җиһановның «Колхоз җыры» бүген дә сафта, бүген дә аларда хезмәткә өндәү. Җ тормышны сөю ялкыны сүнмәгән. Музыка сәнгатенә соңрак аяк баскан композиторларыбызның һәр буыны үзе белән бергә җырга яңа аһәң, яңа образлар, җыр иҗат итүнең яңа алымнарын алып килде. Җыр бакчабыз үсте һәм киңәйде. Ул бакчада матур гөлләр генә чәчәк атсын, чүп үләннәре басып китмәсен өчен кайгыртучанлык та юк түгел. Республикабызда егерме елдан артык инде иң яхшы җырларга әледән-әле конкурслар уздырылып килә. Язучылар союзында. Композиторлар союзында, Культура министрлыгында җыр турында җыелып сөйләшүләр, булып узган кайнар бәхәсләр хәтердә саклана. 1973 елның декабренда Татарстан композиторлар союзы үткәргән пленумда да җыр турында сөйләшү булды. Шул пленумда ук инде соңгы елларда җыр жанрындагы хәлләрнең бик куанырлык булмавы, чын мәгънәсендәге югары художестволы, гражданлылык ялкыны бөркелеп торган җырларның азлыгы, бу юнәлештә яшь композиторларның актив эшләмәүләре күрсәтелеп үтелде. 1974 елда язылган җырлар белән танышканнан соң да шул ук фикерне кабатларга туры килә. Тематикасы, эчтәлеге, музыкальлеге белән күңелне җәлеп итәрлек җырларны ишетә алмадык диярлек. 1974 елда, мәсәлән, илледән артык җыр язылган иде. Шуларның гражданлылык темасын күтәргәннәре, туган ягыбызга, яшьлек һәм комсомолга, КамАЗга багышланганнары унунбиштән артмый. Композиторларыбыз. шагыйрьләребез халыкка бутен нинди җыр кирәген сиземләп җитмиләр, ахры. Заманыбызның рухын күпкырлы итеп сурәтләгән күтәренке массовый җырлар жанры онытылып бара. Ә иҗат тәҗрибәбездә аның матур үрнәкләре аз түгел бит. Салих Сәйдәшевның «Без кабызган утларны, Мансур Мозаффаровның «Туган ил», Җәүдәт Фәйзинең «Шауласын, гөрләсен безнең җыр». Әнвәр Бакировның «Яшьләр җыры» — әле дә массовый татар җырларының иң яхшылары. Төзүчеме ул, завод эшчесе яки колхозчымы— яшь кешенең тормышын җырсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Республикабыз — студентлар иле. Әмма бәйрәмнәрдә студентлар колоннасында җырларлык җырларны альбомнардан таба алабызмы? Кыскасы, массовый җырлар жанрын бик нык җанландыру, аның тематикасын баету, киңәйтү өчен җиң сызганып эшләү кирәк икәнлеге үзеннәнүзе аңлашылып тора. Җыр өлкәсендә соңгы бер-нкв елның җимешләрен барлау халыкның матур йолаларын, күңел ачуларын бизәрлек көнкүреш җырлары да авторларыбыз игътибарыннан бик ерак торалар дигән нәтиҗәгә китерә. Сабан туйларында, яшьләрнең туй I мәҗлесләрендә, бәби туйларында, төрле кичәләрдә башкарырлык әсәрләр язылмаганнар. Халкыбызның тапкырлык, зирәклек кебек күркәм сыйфатларына лаек булган шаян җырлар эстрадада, телевидение, радио концертларында да әле тиешле урынны алмаганнар. Әсәрнең уңышын тематика гына хәл итми, билгеле. Югары культурага ия булган бүтенге тыңлаучы композитор иҗатына бик игътибарлы, яңа әсәрдәге һәр табышны, яңа яңгырашны бик тиз эләктереп ала. Тик еш кына без аның өметен аклый алмыйбыз. Чөнки күп кенә җырларда бүгенге кешеләрнең йөрәк тибеше тоелмый. Аларда яңа интонацияләр, заман аһәңе аз. Җырлар | ритмик яктан да, форма ягыннан да бер төрлерәк. Композиторларыбыз профессиональ яктан яхшы хәзерлеклеләр, иҗат тәҗрибәләре дә зур. Җырларны тикшерә башласаң, форма төзелеше дә дөрес, милли үзенчәлеге, гармониясе дә урынында шикелле. Тик йөрәкне чеметтереп ала торган ниндидер бер элемент, әллә кайларга алып китә торган бер аһәң, бер борылыш, бер бизәк табылмаган, кульминация билгеләнмәгән була. Көйнең драматургиясен тоймыйсың. Әнә шундый иҗади табышы булмаган җыр моңсыз-канатсыз булып дөньяга килә дә җырчының да, тыңлаучының да күңеленә үтеп керә алмый. Мисалга КамАЗ турындагы җырларны алыйк. Бу тиңсез автоги- гантка, андагы хезмәт батырларына дистәләп җыр багышланган. Әмма аларның берсен дә камазчылар җырламыйлар. Димәк, йөрәккә үтеп керә торган, заманга, замандашларыбызга аваздаш интонацияләр, ритмик бизәкләр табылмаган. Камазчыларга адресланган җырлар арасында без киң колачлы, талгын гына ага торган көйләр белән дә очрашабыз. Күрәсең, ул гына җитми. Җырларга ялкын, җитез динамика да өстәлсен икән. Барлык халыкларга якын, уртак тойгыларны үзебезнең милли телдә, милли формаларда үткен, тапкыр, матур итеп әйтеп бирә алган булсак, аларны КамАЗда да, Мәскәүдә яисә Таллинда да хуплап күтәреп алырлар иде. Республика быз яшьләре соңгы елларда Башкортстан композиторы Рим Хәсәновның «Тапшырылмаган хатлар» спектакленә язган Искәндәр җырын яратып тыңлыйлар, җырлыйлар- Нигә? Чөнки бу көйдә заман интонацияләренең актив элементлары, халыкның эпик көйләрендәге бормалары оста тотып алынган. Көйнең ритмы бик актив, омтылышлы. Ә безнең яшьләргә нәкъ әнә шул сыйфатлар: ныклык, сәламәт рух, активлык хас. Яңа опера, яңа балет турыңда Опера һәм балет театры кайгырта. Яңа симфония язылуга. ә дөресрәге, язылу процессында ук, дирижер аны күзәтүгә ала. Әсәр куелуы яки башкарылуы белән үк, аның турында иҗади сөйләшү оештырыла, бәхәсләр туа, тиз арада рецензияләр дә языла. Җыр өлкәсендә исә юнәлешне билгели торган, авторларны. башкаручыларны, музыканы пропагандалаучы оешмаларны бер максатка туплаган үзәк юк. Җыр хуҗалыгында— хуҗа, җыр корабының капитаны юк. Ул капитан— Композиторлар союзының җыр секциясе булырга тиеш. Безгә аны оештыру вакыты күптән җиткән. Татарстан радиосы тапшыруларында музыкага көненә ике сәгатькә якын вакыт бирелә. Шул вакытның яртысы гына җыр программасы өчен билгеләнгән тәкъдирдә дә, көненә егерме җыр кирәк була. Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең алты бригадасын гына алыйк. Бер кичтә алар тарафыннан ким ди гәндә 120 гә якын җыр башкарыла. Димәк, бу оешмалар репертуарларын даими төстә баета барырга, җырчыларның профессиональ осталыкларын күтәрү мәсьәләсен дә игътибар үзәгендә тотарга мәҗбүр булалар. Шагыйрьләр, композиторлар, башкаручылар арасында иҗади хезмәттәшлекне ныгыта һәм үстерә барганда гына аларның уз бурычларын уңышлы үтәячәкләре бик ачык. Күренә ки, бу оешмаларның эшләре кат лаулы, киеренке һәм гаять җаваплы Радионың музыкаль редакциясе күп ел лардан бирле яңа җырлар тудыруда, яшь җырчыларны үстерү, аларның репертуарларына юнәлеш бирүдә алдынгы иҗат төбәге булып килде. Ул— шагыйрь, композитор, җырчының иҗади очрашу урыны Заһид Хәбибуллинның колхоз кешеләре турыңдагы гүзәл җырлары — «Сабанчы егетләр». «Комбайнчылар җыры», Җәүдәт Фәйзинең «Яз шатлыгы». Рөстәм Яхин Мансур Мозаффаровның күп кенә җырлары да радиода тудылар. Эмиль Җәләлетджнов совет җырларын башкаручы буларак радиода танылганнан соң гына эстрадага күчте. Радионың шушы матур традициясен, әлбәттә, сакларга, үстерергә кирәк Җырчыларыбыз күш кенә очракларда пҗадн ярдәмгә, киңәшкә мохтаҗ. Аларның сүзләрне бозып җырлаулары, дикция кимчелекләренә битараф кала алмыйбыз. Чыннан да, кайбер җырчыларның нинди телдә җырлауларын кайчак аңышмый торасың. Сүзләргә басым дөрес ясалмый. К. С. Ста- ииславскийча әйткәндә, «люблю» һәм «убью» бер үк интонация белән җырлана. Магнитофонга язылганчы җырны башта сәхнәдә. халык алдында башкарырга, камиллеккә ирешкәч кенә тасмада калдырырга кирәклеге көн кебек ачык. Әгәр син микрофон алдыңда нотага карап кына җырлыйсың һәм студиядән чыгуга нәрсә турында җырлавыңны онытасың икән, әгәр ул җыр синең репертуарыңда урын алмый икән, ул инде чын дәрәҗәсендәге башкару түгел. Телевидение концертларына таләпчәнлек тагы да арта- Монда җырчы нәрсә җырлыйсын һәм ничек җырлыйсын бик ачык аныкларга, музыкаль редактор, режиссер исә һәр очракта җырчыга аның башкару манерасы һәм үзенчәлегенә туры килә торган әсәрне тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр репетицияләргә авторлар да чакырылса, нәтиҗә тагыв да яхшырак булыр иде. Монда кайбер җырларны иҗат жтү һәм эшкәртү тарихын искә төшереп үтү урынлы булыр кебек. Җыр хәзинәсенә кергән әсәрләрдән 3. Хәбибуллинның «Сагыну», М. Мозаффаровның «Сайра, сандугач», «Җиләк җыйганда». Ф Яруллин җырлары Мәскәүдә, опера студиясендә уку чорында, 1933— 1938 елларда туганнар. Әдәби бүлек җитәкчесе Муса Җәлил башта шагыйрь белән композиторны очраштырган, аннары аларны җырчы белән кавыштырган. Композитор. шагыйрь, җырчы — өч иҗатчы — бергә эшләгәннәр. Ялкынлы, дәртле массовый җырларны башлап Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманкулова. Усман Әлмиев җырлаганнар. Лирик җырларны Фәхри Насретдиновка биргәннәр. Колоротуралы җиңел, җитез көйләр Сара Садыйкова, Наилә Рахматуллина. Галия Кайбицкая өчен язылганнар. А. Ключаревның «Туган җирем — Татарстан» — җыр бию ансамбле репетицияләрендә туды. 3 Хәбибуллинның «Бормалы су». «Казакъ дустыма». X. Вәлиулляи- ның «Бөек дуслык елгасы» җырлары үз матур яңгырашларын шул ансамбльдә тап тылар. «Казакъ кызы сөйгәнем»—Илһам Шакировка адресланды. Бу тәҗрибәне киләчәк эшебездә файдалану, мөгаен, җитди өметләр баглаган җырчыларыбыздан Ренат Ибраһимов, Гали Ильясовка да, танылган эстрада артистлары Әлфия Афзалова, Зин нур Нурмөхәммәтовларга да яңа иҗади үрләргә күтәрелергә этәргеч бирер иде Җырларның нинди аккомпанемент белән башкарылырга тиешлеге мәсьәләсен дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Соңгы елларда төрле ансамбльләргә кушылып җырлау белән артыграк мавыгып китмәдек микән? Вадим Венедиктов, Ренат Биктимеров ансамбле, «Идел». «Дуслык» һәм тагын шундый инструменталь ансамбльләр... Болар аккомпонементы коры ритмнарга, хәзерге джаз алымнарына гына таянып эшлиләр түгелме соң? Ал ардагы бертөрлелек колакны талдыра, җырның эчтәлеге белән бәйләнеш җитмәве күңелне тырный. А. Монасыйпов- ның образларга бай. яктылык сирпеп торган «Тамчылар» исемле җырын Р. Мифтахова һәм В. Венедиктов ансамбле башкаруында тыңлавыбыз хәтердә калган. Башта җырның нинди телдә башкарылуын аңлый алмыйсың. Аннан оркестровканың бик таушалган алымнар белән шаблон буенча эшләнүе әрнетә. И. Дунаевский. Л. Утесов чит илдән кергән джаз музыкада совет җырларына туры килә торган чын художестволы оркестровка алымнарын таптылар бит. О. Лундстрем да С. Сәйдәшев. И. Шәмсетдинов, А. Ключарев һәм башка авторларның әсәрләрен джаз оркестры өчен эшкәртеп. джазны милли музыка белән бәйләүнең матур үрнәкләрен бирде. Искә алынган «Идел». «Дуслык» һәм башка ансамбльләр өчен әсәрләрен композиторлар үзләре эшкәртеп бирсәләр, әлеге шаблон алымнардан арынырга мөмкин булыр иде. 3УР күләмле әсәрләрнең премьерасы көтеп алына Җырлар премьерасын, җырчыларның яңа программа премьераларын без исә белмибез диярлек. Шуңа күрәдер, җыр турында рецензия язу гадәте бездә әле урнашмаган Композиторлар союзында музыка белгечлеге секциясе егермедән артык музыка белгечен берләштерә. Сәнгать фәннәре кандидаты Земфира Сәйдәшева җырлар турында монография яза. Җырлар антологиясенең беренче томы да төгәлләнеп килә. Музыка белгечләребез Татарстан китап нәшрияты чыгарып бара торган җыр җыентыкларына рецензияләр дә язуга күнексәләр. бик кирәкле эш этләнер вде. Республикабызның драма театрлары спектакльләрендә музыкага, җырга зур урын бирелә. Болар да тәнкыйтьчеләр игътибарына мохтаҗлар. Җыр өлкәсендә утыз елдан артык эшләү че Сара Садыйкова. үзенчәлекле җырлары белән халык игътибарын яулаган Марс Макаров. Ифрат Хисамов әсәрләре профессиональ рецензия ишетергә бик күптән хак- лылар. Музыка белгечләребез җырлар турындагы үткен фикерләрен кыюрак әйтсеп- нәр. җырларны анализлауда профессиональ таләпчәнлекләрен ныграк сиздерсеннәр иде. Һәвәскәр композиторлар ара-тнрә бии матур интонацияләр, образлар табалар. «Бу профессиональ композитор җыры түгел», дип яхшы җырларны игътибарга алмаган, колак салмаган чакларыбыз да була. Җыр I секциясе киләчәктә бу мәсьәләдә тиешле сизгерлек күрсәтер дип ышанырга кирәк Яхшы җырларны иҗат итүдән тыш, алар- ны халыкка тиз җиткерүне оештыру да бик әһәмиятле. Аерым композиторлар җырларына багышланган кичәләр үткәрелә башласа, алар зур җаваплылык сизеп, бу кичәгә яңа җырлар белән килерләр, җырчылар белән ныклап эшли башларлар иде дип, һич шикләнмичә әйтергә мөмкин. Автор кичәләре оештыру иҗатка яңа стимул бирер иде. Әлбәттә, җыр жанрын активлаштыру буенча эшчәнлегебезне башка төрле юнәлешләрдә дә җәелдерергә мөмкин. Әйтик, һәр елны республиканың туган көне — 25 июньдә яңа җырлардан концертлар оештыруны ник традиция итеп әверелдермәскә! Өч-дүрт минут кына яңгырый торгки | җырда опера, симфония белән чагыштырырлык тирән хисләр һәм фикерләр әйте лергә мөмкин. Җыр жанры талант, профессиональ осталык, өзлексез эзләнүне, үзеңнең музыкаль һәм гомуми культураңны күтәрүне таләп итә. Бу таләпләргә җавап бирерлек композиторларыбыз да, шагыйрь ләребез, җырчыларыбыз да, аларның иҗатларына киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер торучы музыка белгечләребез дә бар Җырны игътибар үзәгенә алсак, заманга лаек булган, күңелләрне канатландырырлык әсәрләр күп туачагына шик юк.