Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШМӘ СУЫН УРТЛАГАЧ.

Кемдер әйтер: тагын шул ук «чишмә». шул ук искереп беткән чагыштыру, дияр. Әйе, төшенчә буларак иске ул. ләкин чишмә суы үзе искерми дә. кабатланмый да. Һәр яшәү мизгелендә — тәүге сафлык, яңа омтылыш аның. Яшь шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның беренче китабын* укыганда чишмәнең менә шушы кыйммәтле сыйфаты хакында уйлыйсың. Чишмәләр табыла тора... һәр яңа табылган чишмә суын татып карыйсы килү таби1 Кадыйр Сибгатуллин. Әманәт. Казан. 1974. К гый нәрсә, һәркайсыбызның тәмгә «үз тәме» булуын онытмастан. китапның беренче битләрен ачабыз... Бик җитәрлек минем, җитәрлек шатлыкларым, кайгым, сагышым. Иңнәремә төяп барысын. Ерак юлга чыгып барышым. — ди шагыйрь «ЮЛ башы» исемле шигырендә. Һәм алга таба ул, шшырьдән-пшгырь- гә, бүлектәнбүлеккә, шушы «иңнәргә төялгән» йөкнең асыл бәясен ачып бирергә тырыша. Китапның төп юнәлеше күңелне җәлеп итәрлек ачык билгеләнгән. Кадыйр Сибгатуллам кешелекнең «заманнан-заманга» ничек «ныгый һәм чистара» баруы турында сөйли, мещаннарча «заманга ябышып, сырышып» яшәүчеләрне чын поэзия югарылыгыннан торып хөкем итә. заманны «җилкәңә салып баруиның олы мәгънәсен шигъри осталык белән ача белә. Шагыйрь үз иҗа тын гражданлык бурычыннан аерып карый алмый. Аның индивидуальпессимистик фәлсәфәгә каршы көрәштә үзе тапкан позициясе бар. Мескеннең зары бар. халыкның — заманы. — Ди ул. «Әманәтянең лирик герое бай рухи тормыш белән яши. Киләчәк хисе үткәнне һәм бүгенгене дөрес бәяләү, образлы үзләштерә белү шикелле кыйммәтле сыйфаттан килеп чыкканга күрә, шагыйрьнең тавышы ышанычлы. Ул укучы күңелендә үз сүзе тудырган уй-хисләрне гел ишетеп-сизеп. анализлап тора кебек һәм, шигырьләрне күбрәк укыган саен, шагыйрь белән укучы арасы якыная бара. Кадыйрның уйлануы, хакыйкатьне эзләү формасы үзенә бер төрле. Кайберәүләр аны кыюсызлык чагылышы дип тә атарлар бәлки. Ә, минемчә, алай әйтү дөрес булмас. Чынлап торып бер карагыз але. каерылып. борылып карагыз... Көннәр. айлар. еллар үткан саен. ераклашмый мнкән арабыз?! Яки: Без беләбез инде. улларыбыз кин тәмен менә аңлармы? Бу юллар «Авылым» дип исемләнгән эс кизлардан. Беренче карашка, сорау формалары шигырьгә очраклы килеп кергән сыман. Ә чынлыкта исә алар — авылның авыр үткәнен һәм бүгенге якты көнен йөрәк аша үткәреп тапкан поэтик раслауларның көчен арттыручы «шик»ләр генә. Әйе, улларыбыз да ипи кадерен белсен өчен, шуңа ышанычны ныгытыр өчен кирәк ул шик. Шагыйрь безнең үзебездән дә яшерергә маташкан (әмма бездә булган!) шикне үз фикерен нигезләү өчен куллана Шулай итеп, ул кешеләрнең күңелен тазарта, чүп-чардан арындыра, яшәү сәләтен арттыра. -Авылым» эскизлары шагыйрьнең юлга максатлы чыгуына матур ишарә. Кадыйрның лирик герое чыгышы белән җир кешесе. Аның «буыннары ныклыгы» — •учларда уылган арыштан», ул гомер таңында ук кырыс сынауларга очраган. Җырчы да. шагыйрь дә булма, дн. монда ту. монда үс. яшә дә! — ди ул «Кырларым күмелгән рәшәгә» исемле шигырендә. Шагыйрь шушы җирнең кешеләрен, дөньяга үлемсез эшләр калдырыр өчен туган кешеләрне җырлый. Алар туган туфракка тән белән генә түгел, җаннары белән бәйле. Юккамыни шагыйрьнең чит җирдә картаерга мәҗбүр булган бер якташы шундый васыять әйтә: Авылыгыз зираты ни хәлдә? Терлектән таптата күрмәгез Картайган көнемдә кайталсам, мине дә кәфенләп күмәрсез. («Чит илдән хат».} Кадыйрның лирик герое өлкән буыннар каршындагы бурычын, киләчәк алдындагы җаваплылыкмы үткен тоя. Ул үзе турыңда да заманнар фикерен ишетергә тели. Заман зур сынау мәйданы ул. без яшибез—димәк, сыналабыз. Сынаулар исә чыныктыра да, кайберәүләрне сындыра да Аналардан малай туа. ирләр тумый. Малайларның туган бере гел ир булмый. Сабыр итеп һәр мизгелдә заман көтә кыл өстеннән кемнәр үтә. ничек үтә! («Заман көтә».} Кадыйрның шигъри осталыгы зур күләмле әсәрләрдә тагын да ачыграк сизелә. «Ирләр» дип исемләнгән әсәре безне тормыш дөреслеге белән тетрәндерә. Катлаулы чор проблемаларына, тарихи вакыйгаларга чын иҗади якын килү бу Кичә генә иген иккән крестьян ил өчен сугышка керә. Бу темага язылган әсәрләр санап бетергесез. Кадыйр Саб- гатуүлин теманы ачуда үз сүзен тапкай, җир кешесенең рухи ныклыгын, зур тыгын сокландыргыч итеп күрсәтә алган Сезгә генә кыен инде, нишләтәсең, бик борчылма, хафаланма, түз. әнкәсе. Малайга әйт камыт-дуга исән булсын, тимер худнын күчәрләрен майлый торсын. Болар җиңүгә үзе ышанган гына түгел, башкаларны да ышандыра белгән совет сугышчысы сүзләре. Шул ук вакытта нинди сөйкемле һәм никадәр милли бу характер! Шагыйрьнең шәхси лирикасы самими, ул кеженең намусына, кешелеклелегенә мөрәҗәгать итә белә. Шәхес үзенең бөтенлеген актив җирлектә генә, язмышына башкалар актив катнашканда гына таба һәм исбат итә ала. Тик шул чакта гына ул үзендә индивидуаль вакчыллык, мин-минлекне җиңә һәм эшләгән эшләрен чын күңелдән кешеләр хөкеменә бирә Сибгатуллинның «Әйт әле», «Тәрәзә саен көлтә-көлтә нурлар», «И чабабыз, йөгерәбез» шигырьләрендәге лирик герое шул көрәшсез генә яуланмый торган кешелеклелек сыйфатлары белән күңелгә якын Тик, әнә шундый әсәрләр белән беррәт- тән, китапта шактый гына кытыршылыклар да юк түгел. Мәсәлән, «Киткәннәр әйтсеннәр» исемле шигыренең фикере шактый бәхәсле Хәерчелектән иза чиккән авыл кешесенең читкә, бәхет эзләргә китү факты каршында. әйтик, бүгенге колхозчының «нлен- нән-җиреннән китмәве» һич тә мораль өстенлек була алмый. Бер түгел микәнни һавалар, жирдәмекүктәме аерма? — дигән сораулар белән үткәндәге мәҗбүри трагик (бу урында: читкә чыгып бәхет эзләү) хәлләргә нигә «авырттырып» якын килергә? Аннан соң: Егет кулы түгел. тормыш тотты нәфис куллардан. Яки: Кызлар хисен инде яшьлек түгел. дуңгыз фермалары нсертте. («Иргә чыкмый калгав апалар»., — кебек уңышсыз юллар да очраштыргалап куя китапта. Әмма шунысы бәхәссез. «Әма- нәт»не безгә өметле автор әйтте. ...Сүзне чишмәдән башлаган идек бит әле. Әйе, чишмәгә суга кояш чыкканчы киләләр. Тик бу максатсыз ашыгу түгел, бу — кояшны, яңа туып килгән көнне сәламләү билгесе.