Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК ЧИШМӘ

Тагын атна-ун көн шулай торса — эш харап. Туфракта дым калмады. Үләннәр көеп бара. Киләсе ел өчен дә куркыныч, тамырлары үлә. Каеннар, мескенкәйләр, әнә ничек саргаешып утыралар. Көздән коры калды, кышын рәтләп кар яумады... Машина туктауга, ул хуҗаларча нык адым белән бодай җиренә таба юнәлде, башларын игән саллы башакларга үрелде, берничәсен бергә уып карады. Тук орлыклар уч төбендә сары гәрәбә сыман җемелдәшеп яталар. Берәр атнадан комбайн кертергә ярый. Картлар әйтмешли, быелгы миһербансыз елда шундый уңыш үстерә алу үзе зур могҗиза. Күзне иркәли, күзгә рәхәтлек бирә торган яшел дөньяга килеп керделәр. Бер чүп заты күрмәссең. Куяннар качышлы уйнарлык буй үстергән кукурузлар кайнар җилдә моңсу гына шаулашып, хәсрәтле тирбәлеп алалар: их, яңгыр кирәк. Колхоз председателе җир астына су кудыра торган иске, әллә кайчангы девон скважинасына күз төшерде. Янына барып тыңласаң — зыңлаган, сызгырган авазлар ишетелә. Су басымының көче әйтеп адәм ышанырлык кына түгел, калын таш стенаны тишеп чыгарлык. Шул ташкыннан безгә дә өлеш чыгарсалар, иллә дә шәп буласы бит1 Басулар рәхәтләнеп, иркенләп бер сулыш алыр иде. Сиптергечләр табарга кирәк, торбалар сузарга... Суын бирсәләр, анысын гына җайлар идек әле. Председатель Алмаз Минһаҗетдиновның уйлары тирәнгәрәк китте. «Зәй» колхозы кырларыннан, җир аслап, унбер рәт челтәр-челтәр тимер торбалар уза. Кайсысыннан нефть, газ, кайсысыннан саф су, тозлы су ага. Алар безнең җирләрдә урнашкан биш йөз девон скважинасына гына түгел, Миңлебай газ эшкәртү заводына да, «Дуслык» магистральләре аша Европа илләренә дә барып тоташалар. Бөтен ил буйлап сузылган электр һәм элемтә кабельләре — һәммәсе Җир-ана күкрәгенә җөйләнеп тегелгән. Әйтәсе дә юк, бу кырлар асты-өскә килеп айкалып беткән. Барысына да түзгән шул баһадир җирне тилмертмәскә иде суга. Председатель үзен юатып та алды. Елгабызны буып, культуралы көтүлекләрне сугара башладык. Башкасына да чират җитәр әле. Күршең үзеңнән әйбәт булсын, диләр бит. Моңарчы нефтьчеләр белән уртак тел табып яшәдек. Үз көчебезгә генә таянсак, көлеп торган культура сарайларын, икешәр катлы ул таш мәктәпләрне кайчан өлгертер идек әле. Терлекчелек фермаларын әйтәсеңме, үзләре бер шәһәр сыман. Кесәңдә акчаң булса, башыңда мең төрле уй туа... Машина асфальт юлга чыкты. Зур заводны хәтерләткән челтәрле корылмалар яныннан уздылар. Әйләнәсе таш стена белән уратып алынган. Тимер капкадан пропускасыз якын да җибәрмиләр. «Иркеннефть» идарәсе салдырган корылма бу. Тапкан нефтьләрен шунда тозлы судан, газдан аералар.Минһаҗетдиновны анда яхшы беләләр, пропуск-фәлән сорап тору юк. Азмы якалашырга туры килде ул халык белән. Әле анда, әле монда торбалары тишелеп, уңдырышлы җирләрне тозлы су белән яндыралар. Әнә ничәмә гектар җир кутырлап ята. Туфрак өстендә тоз бөртекләре җемелди. Юдырсаң, агулы су грунтка таралып, башка урыннан тагын җир өстендә әйләнеп чыгачак. Чишмәләргә, агымсуларга кушыла. Туфрагын бөтенләй алыштырып, тирес черемәсе ташысаң гына инде. Юл чатында туктап торган самосвал машинасын күргәч, Алмазның йөзе яктырып киткәндәй булды. Газизулла абый. Баш агроном. Мине көтә булыр. Яңа машина алырбыз дип, ничәмә ел йөргән «Луноходпны саттырды да хәзер самосвал- га калды. Акча да бар, машина җиткереп булмый. Сер бирми тагын үзе. Барыбер пенсиягә китәсе, яңа машинаны яңа баш агрономга бүләк итәрбез, янәсе. Кояш белән бергә, сәгать өчтән торып, бригадаларда күпме йөрсәләр дә, алар әле бүген очрашмаган, күрешмәгән иделәр. Гадәттә, иртәнге сәгать сигезләрдә колхоз идарәсе йортына кайтып, бөтенесен шунда уртаклашалар. Өлгергән кадәр, әлбәттә. — Исәнме, Газизулла абый?! — Саумы, Алмаз Гыйльфанович?! Әллә, мин әйтәм, Ак Чишме болыннарын да карап өйләнәбезме? — диде баш агроном, эшлекле сүзгә күчеп.— Нәдергә шул яктан су үткәрмәкче идек бит. — Әйдә соң... Самосвал юл читендә калды. Газизулла абзый председатель машинасына күчеп утырды. Болын юлыннан бераз баруга, ургылып аккан чишмә янында туктап машинадан төштеләр. Күрер күзгә суы көмештәй саф, тонык. Баш агроном суны учына алып, чөмереп карады: — Әллә авыз тәме юк, әллә чишмәсенең тәме... Куп эчелде бит заманында, буталуың да бар. Колхоз председателенең кинаяле елмаюын күргәч, Газизулла абзый, акланган сыман, сүзен дәвам итте. — Шөкер, Польша, Германия, Чехословакия чишмәләреннән дә авыз иттек, тутыккан саз суларын да ятып эчтек. Мондый сәер тәмне бер дә хәтерләмим. Чишмәнең тәмен Алмаз да, яшь шофер да ачык кына билгели алмады. Әллә тозлырак шунда, әллә... киресенчә, һәрхәлдә, эчәргә ярарлык түгел. Аргырак чишмә янына киттеләр. Анысы да ургылып агып тора. Тәме дә шундый ук. — Булмаса, самосвалга салып, кәҗә алып киләбез,—диде баш агроном уены- чыны белән бергә,— ул хайван эмульсияле суга борын да төртми, химлаборато- рияң дә кирәк түгел. Борчуга төштеләр, уйга калдылар. Элек печәнчеләр әбәт вакытларын шушы чишмәләр янында үткәрә иде. Суы саф, йомшак, чәйгә генә тотарсың. Малайлар хәтта шуңа ипи манып ашый иде. Халык аңа «Ак Чишмә» дигән исем биргән. Кызлар, алмалы көянтәләрен асып. Ак Чишмәгә суга килерләр, сөйгән егетләре белән шунда очрашырлар иде. һәр чишмәнең үз тәме, үз исеме булган. Чишмәләр турында халык күпме җыр чыгарган. Тукайга ияреп, «авылыбызның ямен, суы тәмен беләм» дип әйтүләре дә ни тора!.. Бөтен өметләре Кама-Исмәгыйль җәйләвендә иде бит, авылга шуннан торба сузарга дип план корган иделәр. Нишләп соң болай булган өле?1 — Гел нефтьчеләргә генә сылтамыйк, гаепнең бер өлешен үзебезгә дә алырга кирәк, — диде Алмаз Минһаҗетдинов, күңелендә йөргән борчуларын чыгарып,— чүп үләннәргә, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшәбез дип, кырларга элекке елларда күпме агу тондырдык. Кая киткән дисең алар? Чамасын белмәдек. Күп ашасаң, бал да өче була. Алмаз сүзен бераз көлемсерәбрәк дәвам итте: — Күрше авыл бригадасыннан кичә бер егет гербицид сорап килгән. Бакча артында шайтан таягы үсә, ди. Шуны агуларга, янәсе. Баш агрономның тирәннән карый торган соргылт күзләрендә кызыксыну чаткысы кабынды: — Нәрсә дидең соң? — Тамыры белән йолкып ташла, энем,—дидем. — Хәзерге кайбһр яшьләр чүп утауның ни икәнен белми шул. Анысына сүз юк. Мөгаен, химиягә күбрәк салынабыздыр. Алар идарәгә кайтып кергәндә, ике катлы таш бина янында әллә ничә ят машина тезелеп тора иде. Ярты көнем нефтьчеләр белән уза дип уйлап куйды _ Минһаҗетдинов, кабинет ишеге янында аны көтеп торган төркемне күреп. Алар g белән ул ачык йөз күрсәтеп исәнләште. Арадан берсе, озынрак буйлысы, аңа та- = иыш иде. Әлмәт бораулау эшләре идарәсеннән. — Бусагаңны күпме таптарга мөмкин, Алмаз Гыйльфанович?— диде бораулау < вәкиле, председательнең законлы креслога барып утырганын да көтеп тормый- ф ча. — Бригада бер атна трай тибеп йөри. Аларга простой өчен акча түлибез. Аны- а сы бер хәл, бораулау планы өзелә бит, неушто шуны аңламыйсыз? О — Бер атнадан бодайны урып алабыз, шуннан соң вышкагызны рәхәтләнеп ~ сөйрәтерсез, — диде колхоз председателе тыныч кына. Бораулау идарәсе вәкиле, бу юлы да уртак тел таба алмасын аңлап, ахры, һөҗүм- < гә күчте: — Җирле караш көчле сездә. Ун гектар бодай җире бозыла икән — йөз L' центнер уңыш югала. Ә скважина ун көнгә соңгарып борауланса. илгә ничәмә cj мең тонна «кара алтын» бирү тоткарлана! Дәүләт интересларын чүпкә дә сана- мыйсыэ. Китергән зыянны артыгы белән түлибез бит. — Кем кесәсеннән? — диде Алмаз Гыйльфанович, нефтьче-инженерның йөзенә текәлеп. — Быел «Зәй» колхозы басуларында иллеләп яңа скважина бораулана. һәр бригада бодай, кукуруз чәчүлекләрен таптатып керә башласа, эшләр кая китә аннары? Колхоз председателе уң кулда торган тумбочка өстендәге микрофон кнопкасына басты: — Газизулла абый, кер әле. — Хәзер! — дигән тавыш ишетелде микрофоннан. Күп тә үтмәде, чаларган башлы Газизулла Абдуллин председатель янына килеп утырды. Алмаз сүзен дәвам итте: — Сез материаль ягын гына исәплисез, ө аның мораль ягын кая куясың? Менә баш агроном ни әйтер? Ул Абдуллин ягына карап, «нык тор» дигән сыман, сизелер-сизелмәс кенә күз кысып куйды. Газизулла абзыйга бу мәсьәлә таныш, аңлатып торасы юк. Ул инде икмәкнең кадерен белә дә белә. Егерме беренче елгы ачлыкны да ул үз башыннан кичергән. Ачтан тәгәрәп үлгән сабыйларны күргән. Ә илгә сугыш афәте килгәч, күпме игеннәр, күпме җирләр янып, көеп харап булдылар. Кешене кеше иткән, ил тоткасы булган шул уңдырышлы җирләр өчен утка-суга керде батарея командиры Газизулла. — Әйе шул, мораль ягын кая куясың,— дип, председатель фикерен куәтләде баш агроном да. Ул нотыгын шактый озынга сузып, бораулау идарәсе вәкиленә шактый күпне сөйләп китте: — Быелгы ел егерме беренче елгыдан да хәтәррәк килде, — диләр авыл картлары. Бодай басуларына чыгалар да, түбәтәйләрен салып, башларын чайкап торалар. «Сука заманы булса, күрер идең мондый уңышны», диләр. Бөтен кырларны билчән, алабута басар иде. Аллага ышанган картлар хәзер агротехникага табына башлады. Инде җыеп аласы дигәндә, шул күкрәп утырган алтын бодайлар өстеннән нефть вышкасы өстерәтеп узыйк, ди. Бу, энем, игенче хезмәтен мыскыл итү була түгелме соң? Ил агалары ни әйтер? Бернинди акча белән дә юа алмассың моның гөнаһысын. Берәр ай алдан әйтсәгез иде, ичмасам. Яшел азыкка чабып алыр идек тә. малларга ашатыр идек. Итәккә ут капкач кына чәбәләнеп йөрисез. Бораулаучылар вәкиле актык чиккә кадәр түзеп, тыныч кына тыңлап утырырга булды. Председатель әле соңгы сүзен әйтеп бетермәгән шикелле тоелды аңа Әйтте председатель. Алмаз Миңһаҗетдинов бу сөйләшүгә шунда нокта куярга ниятләнеп, болай диде: — Киләчәктә, аңлашылмау чыкмасын өчен, кайда, кайчан һәм нинди скважина бораулаячагыгызны күрсәтеп, график төзегез. — Раслау өчен сезгә китерергәме? — диде нефтьче-инженер кинәт кабынып китеп. — Сез инде, Алмаз Гыйльфанович, нефть белгечләренә, бораулаучыларга күрсәтмәләр бирә башладыгыз түгелме? — Хет ничек аңлагыз,— диде җавабында колхоз председателе,— графикны бергәләп төзербез, алайса. Ел тәүлегенең өч яшел аен безгә калдырыгыз. Калган тугыз ае сезнеке. Тугыз айда скважина гына түгел, бала туа дөньяга. Аннары гел иген җирләренә керергә дә димәгән. Әнә элекке ком карьеры урынын нигә файдаланмыйсыз, шуннан кыйгачлап борауларга да мөмкин ич. Колхоз председателенең бораулаучылар эшенә «кысылуы» чыгырыннан чыгарды нефтьчеинженерны, ул: — Өстегездән жалоба белән барачакбыз, — дип янады да тиз-тиз генә кабинеттан чыгып китте. Алмазның моңа әллә ни исе китмәде. Халык сайлап куйган аны. Алмаз моннан берничә ел элек булган вакыйганы күз алдына китерде. «Зәй» колхозы җирләренә, яу сыман булып, әллә никадәрле машиналар, ят кешеләр килеп керде. Куәтле экскаваторлар иген кырларын актарырга тотынды. Минһаҗет- динов, колхоз активын җыеп, җир турындагы законнар белән коралланып, шулар каршысына китте. — Партия съезды директиваларын укымагансыз, ахры, — диделәр тегеләр, дәрәҗәләрен саклап кына. — Самотлор нефть ташкыны «Дуслык» магистраленә кушыла бит, егетләр. Начальниклары телефон трубкасына ук үрелде: — Дәгъваларыгыз булса, менә Косыгинны тоташтырам, сөйләшегез үзегез. Колхоз председателе дәүләт башлыгы белән ничек телләшеп торсын инде. Себер тикле Себердән эченә башмак бозау кереп йөрерлек юан торбалар сузып киләләр. Туктатырсың син аларны. Самотлор нефть ташкынын океанга агызсыннар- мыни хәзер? Самотлор — Усть-Балык — Әлмәт нефть магистраленең үз колхозы территориясеннән үтүенә ул хәтта горурланып та куйды. Менә, ичмасам, моны дәүләт интересы дисәң дә ярый. Андый чакта авылыңны күчереп куйсалар да, авызыңа су кабып торырсың... Берәм-берәм йомышларын йомышлап озата торгач, ахырга кадәр тыныч кына тыңлап утырган таза гәүдәле, бик чиста, ыспай киемле соңгы «клиент» калды. Ул, председатель каршына килеп, ихтирамлы тон белән сүз башлады: — Сезгә җир тапшырырга дип килгән идек, Алмаз Гыйльфанович,— диде ул һәм үзе белән таныштырды: — РИТС начальнигы Черножуков Виктор Алексеевич. — Күңелле хәл. Ничә гектар? — Өч. — Әйдә, Газизулла абый, кабул итеп алыйк. Алар комиссия членнарын утыртып, ике җиңел машинага төялеп, тантаналы төстә авылдан чыгып киттеләр. Җирләребез үзебезгә кайта, дип уйланып барды Алмаз Минһаҗетдинов, соңгы дүрт ел эчендә нефтьчеләр «Зәй» колхозына җиде йөз гектар чәчүлекләрне кире бирделәр. Моның нәрсә исәбенә эшләнүен яхшы белә ул. Скважиналар янында урын биләп утырган мерникларны, нефть чаннарын күрмәссең хәзер. Девон куеныннан күтәрелгән җир мае җир аслап кына туп-туры җыю пунктына озатыла. Кыргыч будкалары да алынды, тарихка китте. Чөнки скважина торбалары эчтән махсус пыяла белән капланган хәзер — парафин утырып йөдәтми, чистартасы юк. Алмаз барысын белеп тора. Нефтьчеләр белән бергә «янәшә тыныч яшәү» өчен андагы хәлләрне аларның үзләреннән күбрәк белергә кирәк. «Бер казанга ике тәкә башы сыймый» дип йөрсәң, берни майтара алмассың. — Газизулла абый, кара, ничек кысрыкланган монысы, — диде Минһаҗетдинов, ак күбектәй карабодайлар арасында утырган сиртмәле скважинага күз төшерел. _______________________ Кая, тиешле утыз алты сотых та калмаган ич монда?! Әнисе белән. М. Хэеретдинов рәсеме. Баш агроном көлеп кенә куйды. Элек нефть бирә торган бер скважина гектар ярым җир били иде. Ә хәзер ул норма биш мәртәбәгә якын киметелде. Шул мер- никлар, ак чаннар, кыргыч будкаларыннан арыну исәбенә. Нефть рәтләре буендагы трассаларның, юлларның да кирәге калмады. Чуп ояларын сөреп, иген чәчтеләр. Кырдагы багана урманнары гел сирәгәеп бара. Җир астыннан кабельләр суза башлагач, баганалар исәбенә, быел колхозга тагын сигез гектар җир кире кайтты. Әйе, адәм башы уйлана, фәнни фикер шәп эшли хәзер. Җиргә дә җиңеллек, нефтьчеләрнең үзләренә дә. Оператор скважинадан скважинага чаж-чож чабып йөрисе урында, автоматлар идарә итә. Нефть тугелудән, һавага ачык чаннардан бензин исе таралып утырудан котыла барабыз. Кабул итәсе участокка килеп җитүгә, машинадан иң беренче булып РИТС начальнигы сикереп төште. Ул унбиш ел буе кысыр яткан гектарларны тизрәк хуҗаларына күрсәтергә, аларны сөендерергә ашыга иде. Комиссия членнары элекке бораулау конторасы җиһазларыннан арынган мәйданны аркылысын-буена йөреп, тикшереп чыктылар. Баш агроном учына туфрак алып, аны угалап карады. «Кызыл балчык белән аралашкан». Колхоз председателе тутыккан тимер-томырлар табып китерде. Комиссия членнарының һәркайсының кулында таш кисәкләре... РИТС начальнигы әллә миңа һөҗүм итәргә җыеналармы дигән сыман каушый калды. Алмаз Минһаҗетдинов: — Нишлибез, иптәшләр? — диюгә, авторитетлы сүзне баш агроном әйтте. — Чистартырга кирәк, аннары бульдозерлар белән тигезләп чыгарга. Ферма ягыннан тирес черемәсе ташысыннар. Начальник бернинди каршылык күрсәтмәде, һәммәсен блокнотына яза барды — Үтәлер! Эшне коры тоттылар. Көн үзәгендә кайнар кояш кызуыннан шыбыр тиргә баткан ирләр, машиналарга утырып, яңадан кайтыр юлга чыктылар. _ Корырак сөйләшмәдекме? — диде Минһаҗетдинов, шофер янындагы утыргычтан артына. Газизулла абый ягына борылып. — Рәнҗеп китмәс микән? — Заманында безнең белән бик исәпләшмәделәр, Алмаз Гыйльфанович. Исенә гәшер әле... Алар икесе дә уйга калды. Абдуллин да, Минһаҗетдинов та шушы Нәдер авылында туып үскәннәр. Яшь чактан ук кендекләре җиргә береккән. Үзгәрешләр, яңарышлар алар күз алдында булды. Бик болама заманнар бар иде. Җирләрне басулары белән генә алдылар. Топограф килеп, кайда таягын болгаса, шунда төзелеш башлана. Бораулаучылар вахтага барганда трактор вагоннарына төялеп йөриләр, кырларны таптаталар. Асфальт юллар салынмаган. Торба күмелгән траншеялар еллар буена тәртипкә китерелми, тигезләнмичә ята. Чөнки бульдозерлар, машиналар җитешми. Ә басулардагы нефть амбарлары?.. Аларны җыештыру өчен дә техника кирәк. Бер елны колхозның өч баш сыеры нефтькә батып үлде. Дөнья шаулатып, судлашып йөрдек. Ак казларны күрмәссең дә. Агы да, аласы да карага әйләнеп калды. Итеннән нефть тәме килеп тора. Элеккегә чагыштырганда аерма зур хәзер. Скважина тирәсендә сабый бала борын очына буярлык та нефть табы күрмәссең. Рөхсәтсез траншея казулар бетте. Казыганда да кара туфракны кадерләп кенә аерым өяләр. Нефтьчеләр дә, төзүчеләр дә кем җиренә аяк басып йөргәннәрен нык тоялар хәзер. — Зәйдә балык чиртә башлаган, Алмаз Гыйльфанович,— диде баш агроном, уйларыннан бераз арынып.— Акчарлаклар күренә. — Сөенечле хәл. Бака да калмаган иде бит. Артына борылып, сүзен дәвам итте Алмаз: — Әлмәткә үткән баруда химлабораториягә сугылган идем. Зәй суының мине- ральләшүе узган ел белән чагыштырганда бермә-бер кимегән, диделәр. Зәебез чистара бит, егетләр. Газизулла абзый малай чагында балык тотарга, куян куарга яраткан. Кемнең башыннан үтмәгән инде андый хәлләр. Истәлекләргә бирелде ул: — Зәйдә, Алмаз Гыйльфанович, без яшь вакытларда нинди генә балыклар юк иде. Корбан, алдакай, кушбаш, кызыл канат, җумба... Менә мо-о-ндый чуртаннар. Кармак салган саен ялт берне. Ә Зәй әрәмәсендә куяннар, ул куяннар... Кем әйтмешли, сарык көтүе кебек иде. — Куяннар турында бераз шыттырасың түгелме, Газизулла абый? — диде Минһа- җетдинов, ягымлы елмаеп. — Ачуланма тагын. — Зәй элекке хәленә кайтачак, балык күп булачак. Әнә, Карабаш сусаклагычын гына мисалга алыйк. Балыкчылар, ял итүчеләр гел шунда гына ята хәзер, — диде председатель якты бер өмет белән, — табигатьне саклау эшенә бөтен халык тотынса, башкача булмый хәле юк. Дәрәҗәле актив җыелышында «Татнефть» берләшмәсе начальнигы Әгъзам Валиханов залдагыларны уйландырырлык саннар әйткән иде: — Татарстан нефтьчеләре соңгы дүрт ел эчендә егерме мең гектар җир мәйдан нын элекке хуҗаларына кайтарып бирделәр. Шуның 17 513 гектары авыл хуҗалыгына караган җир,— диде ул.— Никадәрле бай резервлар! һөҗүмгә барган гаскәр киңрәк плацдармны иңнәргә тырыша. Ә казарма тормышына күчкәч, «кысылып» кала. Татарстан нефтьчеләре һөҗүмгә барудан туктады дип әйтеп булмый, әлбәттә. Шулай да итәкләрен җыеп йөрергә өйрәнделәр. «Кара алтын» өчен көрәш кыза, катлаулана баруга да карамастан, тормыш биредә шактый стабильләште, үз ярларына төште. «Рекультивация» термины хәзер еш кулланыла: ягъни промышленностьтан бушаган җирләрне дөрес файдалану, уңдырышлы хәлгә кайтару. Нефтьчеләр инде моңа күнегеп бара. Җир тапшырганда, җир кабул иткәндә, Татарстанның атказанган агрономы Газизулла ага Абдуллин куйган сыман кырыс таләпләрне рияланмыйча үтиләр. Әмма төзүчеләрнең эшләре катлаулырак. Ком, таш карьерларын ничек элекке хәленә кайтарырга? Украинлылар үрнәгендә күл ясап, балык үрчетергәме? Яки урман үстерергәме? Уйланырга, баш ватарга кирәк. Әлмәт районы территориясендә ташландык карьерлар Аәйданы 167 гектар исәпләнә. Исеме дилбегә озынлыгы булган «Татнефтьстройматериалы» дигән трест бу уентыкларны күптән тәртипкә китереп, инде элекке хуҗаларына тапшырырга тиеш иде. Файдасын күр, үзеңә кирәген ал да бозып ташла, имеш. Егетлек түгел бит. Моның ечен берәүне дә гафу итмиләр. Сүз ата-бабалардан калган мәңгелек җир — калык байлыгы турында бара. Без «Татнефть» берләшмәсендә әңгәмә корыл утырабыз. Каршыбызда фәнни эшчәнлеге, белеме ягыннан галимнәр белән ярышырлык белгеч, берләшмә начальнигы урынбасарларының берсе. Ул баштанаяк нефтькә гашыйк. «Нефтьне бүгенге көнкүрештән чыгарып ташладык дип фараз кылсак, нәрсә булыр иде? Илдә хәрәкәт туктар, моторлар ягулыксыз, машиналар тәгәрмәчсез, кешеләр ялангач калыр иде», кебек сүзләрне еш ишетәсең аның авызыннан. «Зәй» колхозында алган кайбер тәэсирләрем белән уртаклашып, табигатьне саклау чаралары турында сүз кузгаткач, ул моңа тулысынча теләктәшлек белдерде: — Әйе, табигатьне саклау эше узып китә торган кампания гына түгел. Бик тормышчан, мөһим мәсьәлә. Шуңа күрә партиябез, хөкүмәтебез аңа зур әһәмият бирә дә. Без барыбыз да табигать балалары. Инженер минем алдыма берничә документ китереп салды. — Кайбер каләм әһелләрен саннар кызыксындырмый, поэзиясен тапмыйлар — диде ул, дусларча елмаеп.— Менә бер сан әйтәм сезгә, үзебезнең техник телдә.— «Татнефть» берләшмәсе, игътибар итегез. 1975 ел башына 9289 скважинаны герметизацияле нефть җыю системасына тоташтырган. Ни дигән сүз бу? Ул, утыргычыннан кузгалып, ишекле-түрле йөрергә тотынды, сүзен дәвам итте: — Тугыз мең скважинада нефть түгелү очраклары тулысынча бетерелгән, ачык чаннардан хәзер бензин парлары очып, һаваны сасытмый дигән сүз бу. Кырлар, агым сулар пычранмый, болыннарда чәчәк исләре генә аңкып тора! Менә кайда аның поэзиясе. Ә тугыз мең скважинадан елына 90 миллион тонна нефть алына. Бу саннар бит кеше хезмәте, иҗади уйланулар, йокысыз төннәр турында сөйли. Аннары килеп, Әлмәт янында зур плотина төзү күздә тотыла, Зәй диңгезе... Шәһәр тирәсе яшеллек зонасына әйләнәчәк. Табигать белән дуслык та менә шуннан башлана инде. Берләшмә начальнигы кинәт җанлана төште, тарихка чигенеш ясап алды. — Петр I нең кызык кына указлары булган. Нева елгасына чүп ташлаган солдатларны чыбык белән суктырырга кушкан, ә офицерларны чиннан мәхрүм иткән... Ишектән киң күкрәкле, ачык йөзле бер ир килеп керүгә, безнең әңгәмә бүленеп калды. Алар сүзне кызу тоттылар. Сүз ниндидер великан-отстойник турында барды. Авырлыгы алтмыш өч тонна. Аны Туймаза станциясеннән алып кайтырга кирәк икән. — Ике трактор алдан тартса, өченчесе арттан этеп барса... —- Күперләр чыдамас шул. — Әллә соң кышны көтәбезме? Юлсыз урыннан, кардан чана белән өстерәтүе җиңелрәк булыр. — Кышка калдырырга ярамый, — диде берләшмә начальнигы урынбасары. Ул телефон трубкасын күтәрде: — Кызлар, Мәскәүне тоташтырыгыз әле... Шунда ук Мәскәү белән сөйләшеп алдылар. Ахырдан... «Ярый, булаа... кебек сүзләр ишетелде. Теге кеше рәхмәт әйтеп, хушлашып, кабинеттан чыгуга, каршымдагы белгеч мәсьәләгә ачыклык кертте. — «Лениногорскнефть» идарәсеннән бу иптәш,— диде ул, папиросын еш-еш суырып,— эшләре килеп терәлде. Талкан нефтьләрен моңарчы сулы килеш Миңлебайдагы чистарту корылмасына озатып тордылар. Хәзер Миңлебай мәйданының үзен Су басып бара. Табылган нефтьнең алтмыш проценты су. Уйлап карагыз, ул мәйданнан гайресе 182 миллион тонна сыек ягулык алынган. Ә шуны өскә күтәрү ечен ике өлеш күбрәк су кудырылган катламга. Чистарту корылмаларын үзләрендә, Лени- ногорск тирәсендә төзергә кирәк була хәзер. Ашыгыч чарасын күрмәсең, аска су кере. Уйласаң, борчылырлык нәрсәләр шактый. Миллионлаган кубометр саф сулар кудырылды җир куенына. Күп еллар буена. Кая китә дисең аны? Төрле-төрле тозлар ияртеп, нефть белен бергә янәдән өске күтәрелә. Аны яягыш кына бакчага сипсәң — ӘДИП МАЛИКОВ ф АК чишмә яшелчәләрне яндыра. Елгага кушылса, андагы бөтен тереклек үлә. Җиргә акса... Без моның аяныч нәтиҗәсен «Зәй» колхозында күреп киттек. Реактив снаряд ярылган урындагы сыман, андый мәйдан озак елларга яшеллектән мәхрүм булып кала. Элег- рәк су нефтьчеләрнең «союзнигы» иде. Девон куенында яшеренеп каласы ничем* йөз миллионлаган тонна хәзинәне өскә күтәреште ул, күпме файда китерде илгә. Әйтеп бетергесез. Ә соңыннан дошманнарына өйләнә язып калды шул ук су. Ничек котылырга ул «дошманпнан? Нефтьче-галимнәр бик әйбәт чарасын таптылар. Җир маеннан аерылган агулы суны махсус корылмаларда чистартып эшкә җигәргә — яңадан девонга кудырырга киңәш бирделәр. Камадан, Зәйдән килгән «төче» су ташкынының күп өлеше янга калачак. Моның өчен чистарту корылмалары төзергә кирәк. Берничә урында инде төзелгән. Әмма алар гына җитми. Сөйләве җиңел дә, эшләве кыен. Күпме яңа мәшәкать, күрелмәгән чыгымнар. Җитмәсә, бик мәкерле икән ул тозлы су дигәне. Мәрхәмәтсез рәвештә металлны ашый, торбалар гомерен кыскарта. — Җир асты коммуникацияләребез меңнәрчә чакрымга сузылган, — диде берләшмә начальнигы урынбасары хәвефле тонда. — Көн саен биш-алты мәйданда, биш- алты урында торбалар шартламас дип кем гарантия бирә ала? Коррозиягә каршы каты көрәш бара. Шуның турында дистәләрчә фәнни хезмәтләр языла, практик чаралар күрелә. Әйе, торбалар ашала, шартлый тора. Берәү яшел болын уртасында яңа чишмә таптым дип сөенә. Тәмен татып караса — төкеренә башлый. Җир астында, ике метр тирәнлектә яткан торбадан көчле басым астында тозлы су бәреп чыга икән, ул грунтка сеңә, чишмә юлларына барып кушыла. Баш агроном Газизулла абзый Кама-Исмәгыйль, Ак Чишмә болыннарындагы чишмәләр суын кәҗәгә эчереп карау турында (уены-чыны бергә) сүз чыгарган иде. Белмим, химлабораторияләр, санэпидстанцияләр агым суларны, чишмәләрне көндәлек күзәтү астына алмасалар, монда кәҗәләр сиземе генә ярдәм итәр микән? Нефть якларындагы чишмәләрнең табигый тәме югала баруы сәбәпләрен бәлки үткәннәрдән дә эзләргә кирәктер. «Татнефть» берләшмәсе бүген моннан егерме еллар элек борауланган скважиналарны цементлау чарасына кереште. Ни өчен? Заманында ашыгыч кына борауланган, ашыгыч кына колонналар төшерелгән. Ә торба кырыйларын цементларга «онытканнар». Нәтиҗәдә, төрле катлам сулары иркенләп, торбалар буйлап бер-берсенә «кунакка» йөрешәләр. Өлгеррәкләре өске катламнарга да менеп җитә. Тикшереп карасаң, минеральны, тозлы сулар икән алар. Ничәмә еллар рәттән, ничәмә йөзләгән нефть скважиналары грунт, туфрак суларын агулап, чишмәләрне тәмсезләп ятканнар лабаса. Соң булса да уң булсын, ди. Нефтьчеләр хәзер табигый суларны тозланудан саклау буенча ашыгыч чаралар күрәләр. Моңа акчаны да, көчне дә кызганмыйлар. Чөнки табигать — безнең уртак байлыгыбыз, күмәк шатлыгыбыз. — «Яшьлек хаталарыпн төзәтү «Татнефть» берләшмәсенә күпмегә төшә соң?» — дигән сорауга таныш инженерыбыз болай дип җавап кайтарды: — Шуңа тотыласы суммага йөз мең халкы булган Әлмәт кадәр яңа бер шәһәр салып булыр иде. Табигатьне саклау чараларын безгә үткәндәге ялгышларны төзәтүдән башларга туры килә. Мин яңадан «Зәй» колхозында булдым. Бодайлар җыеп алынган, басулар такыраеп калган. Вышка төзүчеләр челтәрле манараларын, алан-йолан каранмыйча, иркенләп камыллар өстеннән сөйрәткәннәр. Ак Чишмә буйларында буровой гөрләп утыра. Колхоз председателе Алмаз Минһаҗетдиновны мин шул буровой тирәсендә очраттым. Өстендә яңа костюм, түшендә «Татарстан Верховный Советы депутаты» билгесе. «Жалоба бирәм» дигән, янап чыгып киткән бораулау инженеры белән дусларч* сөйләшеп тора иде ул. — Хәлләр ничек соң? — дип сорауга, алар икесе да берьюлы: — Бораулыйбыз, — дип җавап бирделәр. Гүя моңа Алмазның да бәйләнеше бар. Хеер, ник булмасын, колхоз җирләрендә бораулыйлар ич. Алар талканы да. без үстергәне дә — уртак байлык. Минһаҗетдинов мине машинасы янына чакьфды. — Әйдәгез, кукуруз плантацияләреннән уратып алып кайтам,— диде ул. шифалы яңгырлар явып узуына чиксез сөенүен белдереп, — ә шулай да сугарулы җирләр зурында хыялланам. Нефтьчеләрдә өмет. Кама суыннан бәлки безгә дә өлеш чыгарырлар. Бер юлдан йөрибез, бер икмәктән авыз итәбез бит. Колхоз председателе аннары хәйләкәр генә елмаеп куйды: — Ә тозлы суларын өнә үз кирәк-яракларына тотсыннар. Машина асфальт юлдан чаба. «Зәй» колхозы унлап авылны берләштерә. Кызыл Кичү, Бакча-сарай, Гөлбакча, Ак Чишмә... Гаҗәеп матур исемнәр. Ак Чишмә болыннары... Ерактан зәңгәр урман күренә. Яшь үрентеләр, яшь наратлар күтәрелеп килә. Никадәрле хуш ис, сафлык чыганагы. Уртача зурлыктагы бер агач тәүлегенә өч кешегә җитәрлек кислород бүлеп чыгара икән. Кешене яшәрткән дә, терелткән дә табигать. Бер акыллы баш әйткән бит. «Урманга кергәндә эшләпәңне салып, аягыңны чишенеп кер», дигән. Ак Чишмә. Тизрәк кайтсын иде аның элекке даны, һәм аннары — сукмакларын һичкайчан үлән басмасын. Салкын чишмәләрдән су алдым да Кояш нурларыннан нур алдым... — дип, юкка гына җырламый халык.