Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сагындырган
Сагындырган,
Ай-Һай, сагындырган
Шәрә урман —
Тырпайган бармакларын
Башлары өстендә күккә сузып, Кавказ егетләре күк бии торган Юкәләр,
Тырнакларын болытка батырып, һавада эленеп торган
Каеннар,
Туфрак дип белеп, кара болытка
Тамыр җәяргә җыенган
Таллар,
Күк ватылып җиргә атылса,
Тотып калам дип, кочак ачкан
Имәннәр,
Җилгә кушылып елый торган
Усаклар,
Сынмаска ант эчкән карт кебек
Карамалар
Сагындырган...
Урман
Барлык серен сөйләп бетергән
Кеше күңеле кебек булып калган.
Сагындырган,
Ай-Һай, сагындырган
Күкне җиргә тартып төшереп,
Җибәрмичә тоткан,
Шул шатлыктан
Кеше кебек кулын изәп
Бии торган урман...
Күк моңайса, Кеше кебек — күз яшен коя;
Җир моңайса,
Кеше кебек— ярсуын тыя;
Су моңайса, Кеше кебек—тар ярга сыя;
Кеше моңайса,
Күк кебек төссез,
Җир кебек сүзсез, Су кебек эзсез Була да куя.
Пумала
Шәп тә нәрсә рәссам пумаласы — Ачык итеп, төсле итеп Туктата да куя мизгелне!
Кизәнгән куллар мәңге-мәңге сукмый,
Каргарга ачылган авыздан
Бер аваз да чыкмый,
Качарга җыенган дошман
Атлый алмый адым...
Ләкин
Кочарга теләгән кочак та
Мәңге буп-буш,
Үбәргә теләгән ирен дә
Мәңге ялгыз,
Йөкле хатын карынында
Ничә йөз яшьлек тумаган бала...
Пумала
Аптырап калган...
Оялар
Җирдә — тишек.
Аңа корт я бөҗәк кенә сыя, Ләкин бу — оя.
Менә бу күчне
Кырмыскалар өйгән — Ул да оя.
Агач кәүсәсендә — куыш.
Аңа тиен сыя, я зуррак кош.
Имән башында карга утыра.
Имән үзе кыяда тора.
Болытка кагылып оча бөркет.
Көне буе оча,
Бер дә кунмый.
Аның оясы кайда?
Кыяда түгел —
Карга кунган кыяга бөркет Оя кормый...
Кызыл маяк
Мин күз кыстым —
Кыз елмая...
Янына килдем —
Кыз елмая...
Кулын тоттым —
Кыз елмая...
Кысып кочтым —
Кыз елмая...
Эңгер кергән Идел тып-тын.
Уртасында ялгыз утрау,
Ә янында
Кызыл маяк.
Кочагымда кыз елмая...
Иреннәре — кызыл маяк.
Көндезге ай
Күренер-күренмәс көндезге Ай...
Минем сиңа әйткән сүзем Көндезге Ай кебек, Сизелер-сизелмәс булды бугай. Тиздән кояш түшәккә чумар...
Яктырып китәр әлеге Ай.
Хисемне сиңа җиткерергә
Кояш комачаулый бугай...
Йомшак бәгырьлеләр
Эрер өчен бер җылы сүз җиткән Йомшак бәгырьлеләр, Яратам сезне!
Хатын-кыз алдында
Куанычтан елый алган ирләр,
Иркәләүгә түзә алмыйча,
Күз яше койган хатыннар,
Беренче үбүдән соң
Елый белгән кыз-кыркыннар,
Безнең спортчылар җиңгәндә, Бугазларында шатлык төере Тойган егет-оланнар!
Сезнең йомшак күз яшегез —
Тормышның ныклы нигез ташы.
Сез генә —
Йомшак бәгырьлеләр генә —
Кайгыларга каты буласыз, Нык торасыз.
Сез
Эретеп
Йөрәгегезгә
Ватанны тутыргансыз!