Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Диңгез төне
Килгән идем төнлә торып
Диңгез каршына.
Күзем төште ярда ялгыз
Кабер ташына.
Диңгезчеме йоклый монда,
Бер мөсафирмы? —
Мамык кебек җиңел томан
Каплады җирне.
Сөю утларында янган
Берәр гашыйкмы? —
Чал дулкыннар, нидер сөйләп,
Ярга ашыкты.
Юлбасар, я хыянәтче
Ятамы монда? —
Ай кызарып кереп посты
Таулар артына.
Изге яуда һәлак булган
Яшь бер батырмы? —
Сискәндереп диңгез төнен Йолдыз атылды.
Кыргый атау
Булган бу хәл әүвәл заманда, (Күрәсеңдер инде, язмышы) — Океандагы кыргый атауда Калган икән кеше ялгызы...
Сүнгән саен күктә йолдызлар, Чыккан саен кояш диңгездән, Кыргый кошлар күргән кешене Үксеп яткан килеш йөзтүбән...
Моңайма, дип океан шаулаган, Тор инде, дип җылы җил искән, Атла, диеп чыклы үләнгә Ай сукмаклар салган көмештән.
Шифалы су биргән чишмәләр, Карурманнар татлы аш биргән, Киңәш биргән эшчән дулкыннар, Куышка дип, таулар таш биргән...
Сабыр иткән кеше, илкәен Сагынса да өзелеп-өзелеп. Узган айлар кыргый атауда Киек казлар кебек тезелеп.
Ә бер көнне зәңгәр офыктан Балкып чыккан кинәт ак җилкән. Ярга килеп баскан кешенең Еллар инде чәчен ак иткән.
Гаҗәпләнеп, каушап торганда «Өнемме бу, — диеп, — төшемме?!» — Утырткан да туган иленә Алып киткән кораб кешене.
Кошлар озак очкан озатып. Боегып калган атау еракта...
Караган да кеше караган Нидер җуйган сыман шул якка...
Елаган ул өнсез-тавышсыз, һәм аттырган палубада таң... Авыр булган аңа аерылу Хәзер инде кыргый атаудан.
Арба тартып тауга менгән кебек Озак, авыр яхшы исем алулары. Тауга түбән җибәрелгән арбадан да Тизрәк йөри кешеләрнең начар даны.
Ел фасыллары
Ямь-яшел болыннар,
Ямь-яшел урманнар, Зәп-зәңгәр күк өстә.
2
Сап-сары урманнар,
Сап-сары болыннар, һавалар күк төстә.
Урманда — ап-ак кар,
Болында — ап-ак кар,
Күк һаман зәңгәрсу.
Урманда — зәңгәр су, Болында — зәңгәр су. һавалар зәңгәрсу.
Нигәдер бик рәхәт, Нигәдер ямансу.
4
Әти
Болай юксынмаган идем сине Сабый чакта, әти.
Болай уйланмаган идем
Малай чакта
Синең хакта, әти.
Олайгач белдем: син бик кирәк икән, Кирәк икән, әти.
Өскә кайгы ишелгәндә син нык Терәк икән, әти...
Дус-ишләр бар, кардәш-туганнар бар, Иптәшләр бар, әти.
Тик син генә бирә ала торган Киңәшләр бар, әти.
Сиңа әйтер сүзне беркемгә дә Әйтмим бит мин, әти.
Син аңламый мине кем аңласын — ӘТИ бит син, »ти.
Бер улыйсы килә айга карап, Сәхрадагы ялгыз бүредәй. Улап булмый. Оят. Яхшы түгел, Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Бер елыйсы килә, бушаганчы
Сагыш белән тулы күңелләр. Елап булмый. Оят. Яхшы түгел, Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Бер янасы килә кочагыңда Әверелгәнче утлы күмергә. Янып булмый. Оят, яхшы түгел, Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
Улыйк, елыйк, яныйк — Дөнья фани,
Кемдә кемнең нинди эше бар!..
Юк, кирәкми,
Түзик, түзик әле,
Түзик әле —
Без бит кешеләр.
Суга кара —
Гайбәт елгасында Сулар кара.
Ярга кара —
Гайбәт елгасында Яр да кара.
Узе теләп керми Беркем бу елгага. Таңга илткән салым Кара судан ага.
Ак салыма ярсып Бәрә кара дулкын. Ярда шикле күзләр — Кара судай салкын...
Салга кара —
Я, йоктымы кара?!
Җанга кара — Я, йоктымы кара?!. Таңга кара...
Хан тамаша кыла...
Киң мәйданда
Кылыч айкый ике кол-егет, Вәзирләрнең йөзе кояш кебек, Җарияләрнең йөзе көл кебек.
Берсен-берсе кисә ике кылыч. Кем кала да бүген кем китә... Хан бәйрәмен тынып карап тора Мәхәббәт, Дан, Үлем бер читтә.
Үлем илтифатсыз тамашага, Кем үлсә дә барыбер Үлемгә. Мәхәббәтнең зәңгәр күзләрендә Курку катыш газап күренә.
Ә Дан инде нәкъ җәллады ханның — Көлеп карый үлем уенына.
Ә Дан инде нәкъ уйнашчы хатын — Кайсы җиңсә, Сарылыр ул шуның муенына.