Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кайда булдым?..
Акыл өләшкәндә өй артында калган.
Әнием сүзләре.
Кайда булдым, кайда йөрдем ЛЛәңгелек-тын серләшкәндә?
Туганмын — өйдә булганмын Җирдә гомер өләшкәндә.
Гомер — ул бер сайраган кош — Очып килә, очып китә, Өлешкә тигән елларның Көмеш кылын чиртә-чиртә.
Көмеш кыллар — кыска еллар Алтыннарга тиңләшкәндә, Кайда булдым мин матурлык һәм олпатлык өләшкәндә?
Кайда булдым яшьлек сөю Телләрендә сөйләшкәндә?
Булдым сафта — афәт килгәч — Илдә мылтык өләшкәндә.
Булдым өйдә яхшылыклар
Яман белән алышканда.
Чыктым өйдән булдыксызлар
Дан артыннан чабышканда.
Үзем булдым булганынча,
Ә булганы артмады һич.
Булмаганны бар димәдем, Дан-шөһрәткә китмәде ис.
Акылым да, ялкыным да
Булган тиклем... Үзем белән.
Яхшылыкка, матурлыкка
Табындым мин шигырь белән.
Мин сер бирмәм мәңгелектән Билгесезлек җилгәндә дә. Беләмен, өйдә булырмын Миңа әҗәл килгәндә дә.
Уфа юкәләре
Яшьлек урамнары...
Тулы хыяллары...
Без шатлыкка туймас исәрләр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле Яфрак яра-яра сөйләрләр.
Безнең менгән атлар,
Еллар-аргамаклар,
Көмеш тезген, алтын йөгәннәр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Чәчәк ата-ата сөйләрләр.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без мең янып, тик бер сүнгәннәр.
Уфа юкәләре
Онытмас әле —
Яфрак коя-коя сөйләрләр.
Кичә үлсәм...
I
Тәүге кар бу! Дөнья ап-ак! Бер әкият һәр минутың, һәр сәгатең, һәрбер көнең. Әй, кар ява! Кар түгел бу — ак нур ява — Кичә үлсәм, бүген аны күрмәс идем.
II
Әй, кара күз! Шушы ап-ак җир йөзендә Карап минем күзләремә: «Сөям!» дидең. Кара күзләр! Кара урман, ап-ак хыял, — Кичә үлсәм, бүген аны күрмәс идем.
Ill
Фани дөнья, нигә соң син мәрхәмәтсез — Явызларың һаман туып тора синең?!. Ак бәгырьгә кара агу сипте берәү — Кичә үлсәм, бүген аны күрмәс идем.
IV
Шатлык керде, бәйрәм керде дус өенә — Яхшылыклар гел тантана итсен! — димен. Дус өеннән керде бәйрәм минем өйгә, — Кичә үлсәм, бүген аны күрмәс идем.
Иҗат
Җир астыннан ташлар ярып һәм ургылып чыга чишмә. Аккан юлы — гомер юлы Күренеп тора күрер күзгә. Ишетелеп тора җыры — Тавышы бар, бар үз моңы. Ләкин бар бит шул чишмәнең Зур дөньяга туар юлы — Серле юлы, чыгар юлы. Нинди юл ул? Тамырларын Кемнәр юллап тапкан аның?!. О, син иҗат! Кайдан синең һәрбер нурың, төсең, моңың? Әллә сер дә, тылсымнар да Гадәтиме бу дөньяда? Җиргә ятып сулар эчәм — Чишмә чыга... Чишмә ага.
Имән
Кайсыбыз соң җырламаган Агачларның кайсыларын: Усакларның яфрак шавын, Зифалыгын каеннарның.
Кайсыбыз соң сокланмаган Имәннәрнең ныклыгына. Ышанганбыз имән өчен Җил-давылның юклыгына. ... Ә менә кыш, кыш уртасы Җил-давылсыз булды — тып-тын. Күз алдымда куе, тыгыз Томаннары салкын кышның, Ә салкыннар тып-тын, тып-тын... Үтте тынлык, буран аша Шашып килде яз көннәре. Өрде җан, нур җир йөзенә Яз бизәге, яз өннәре. Яфрак ярды усак, каен... Имәннәр соң?.. (Мин ни күрәм!..) Кайсыбере, ах, шәп-шәрә... Бер яфраксыз тора имән — Үлә имән.
Җилләрдә һәм давылларда Ир-егет нык, имәннәр нык. Ах, шул тынлык... салкын тынлык... Салкынлык...
Күчсә иде...
Иртә иде. Урамнарда Халык әле сирәк иде. Күңелемә нидер җитми, Миңа нидер кирәк иде. Кышның җепшек иртәсеме, Әллә елак томанымы, Күңелемнең шат нурларын Моңсулыкка урадымы — Мин белмәдем... Күрәм менә Бер яшь хатын үтеп бара. Үз-үзеннән ул елмаеп, Нурлар чәчеп китеп бара. Бәхеттәнме, кызыктанмы Елмайган ул? Ә кем белә... Ирексездән шул хатынның Елмаюы күчте миңа.
Аны уйлап үз-үземә Китеп барам мин дә көлеп, Минем шатлык, елмаю да Башкаларга күчәр кебек... Күчсә <иде...
Җәйге шигырь
Җир ямь-яшел... Яшел яфракларга Яшел җилләр сөйли яшел сер. Юллар яшел. Яшел сукмаклардан Үтәм... Гүя мин бер яшүсмер.
Яшел дөнья! Яшел моңнарыңа
Минем мәңге гашыйк икәнне
Белгән килеш, белгән килеш бер чак Син дә саргаерсың микәнни?!
Уф!..
Бөтнек
Яланнарда, чагылларда Күзләргә дә чагылмыйча, Гади үлән—бетнек үсә Бер нәрсәгә ялынмыйча.
Җил кагылса, мал кагылса, Әгәр таптап үтсә кеше, Аның саен хуш ис бөркеп, Аңкып китә бөтнек исе.
...Кагылсын! Үтсен кагылып Җырларыма заман җиле. Кагылган саен алар да Бөтнек кебек булса иде.
Их, ичмасам, еламасаң икән, Күрмәс идем шундый чагыңны. Кайгыларың авыр... күтәрә алсам, Алыр идем бөтен кайгыңны.
Их, ичмасам, еламасаң икән, Күз яшь сиңа һич хас түгел дә. Нур идең бит!.. Барысы да сүнгән Бүгенгәме, әллә гомергә...
Их, ичмасам, еламасаң икән — Тора җаным җаныңа куш булып. Синдә елый минем мәхәббәтем Яшьлек хыялыма кушылып.
Дустыма
Хәтта фәрештә булсаң да, һәркемгә ярап булмый. Дуслык тудырган гомер дә Дуслыктан гына тормый. Беркайчан да, беркемнән мин Тел тидертмичә сиңа, Үзем генә мактап, үзем генә Сине әрлисем килә.
Чәчәкләрдә мин кунакта булдым — Сихри иде июнь кичләре.
Рәхмәт сезгә шул минутлар өчен, Ал карашлар һәм хуш исләре!
Онытылдым — мәңгелек дип бугай Гомернең шул татлы мизгелен. Югалттым мин вакыт исәпләрен, Оныттым мин көзләр килерен.
Ә хәзер кыш... Тик өемдә шул ук Ал карашлар һәм хуш исләре! Бүген гөлләр миндә кунакталар — Йөрәгемдә июнь кичләре.
Төн уртасы... Саф, аяз төн... Саф тынлыгы кергән өйгә. Шул тынлыкта һичтуктаусыз, — Ләң-ләң, ләң-ләң бер эт өрә. Тирә-якта юк тавыш-тын, Ә ул сизә, күрә бугай. Нигә өрә, кемгә өрә — Үзе генә белә бугай. Илаһи төн, илһамлы төн, Ай-йолдызлар бии гүя. Йолдызларга өрәме ул, Әллә микән Айга өрә? Әллә, димен, чыгып үзен... Ә юк! Нигә күренергә?.. Өрсен әйдә! Эт өргәнгә Вакыттыр бит күнегергә.
Дүртьюллыклар
Туган илем, туган җирем, Синең нинди улыңмын мин? Шуны беләм: яралансаң, Кан тамчыңда булырмын мин.
Хакыйкать ул — яп-ялангач, Яңа туган бала төсле. Үзе көчле. Көче тиңсез, Ләкин көчсез синсез, минсөз.
Дөреслеккә гомер табындылар...
Мин дә аннан, башым иеп, сабак алдым.
Бары тик бер явыз хакында мин
Гел дөресне сөйләп хаталандым.
Бу дөньяга мин пакь килеп кердем, Саф чишмәсе булып өметнең. Хәзер инде бер зур шәһәр аша Агып үткән елга кебекмен.
Дошманым бар. Аның булуыннан һич курыкмыйм — хәтта мин тыныч. Ләкин аның белән бер кашыктан Ашаган дус үтә куркыныч.
«Миңа җитте!» дип ул һич тә Әйтмәс адәм... Адәм комсыз. Ә үзенә кайсы чакта
Җитә бер сүз, бары бер сүз.
Бөтен нәрсә утта әрнеп кыза, Әрнеп янып, ката соңыннан. Минем йөрәк сиңа бер таш икән, Ул да әрнеп, янып суынган.
Алдыңда килде буласым акыллырак, Акыл белән башкалардан матурырак. Тик гел булдым мәхрүм акыл алтыныннан, Чөнки сине сөйдем язып акылымнан.