Логотип Казан Утлары
Шигърият

Оясыз калган сыерчык


Җем-җем килә тамчы бөртеге, Уйсу җиргә күлләр җыйнала. Эзләп кайтты кошлар төркеме Сагындырып көткән ояга. Тик тапмады кошчык оясын, Таныш кеше дә юк, өйләр дә; һәм тотынды аннан, моңаеп, Үз телендә нидер сөйләргә. Дошман килде, кошкай, бу илгә, Бар нәрсәне өеп яндырды; Сабыйларның яшен агызып, Кешеләрне өйсез калдырды. Авыл булган монда кайчандыр, Кеше дә юк хәзер, өйләр дә, Тик, күрәсең, көйгән агачлар Элек бакча булган җирләрдә. Аһ, кайда соң матур ямьле яз, Хәтфә кебек яшел болыннар, Җиргә нурын коеп шат кояш Тормыш шаулап торган урыннар?.. Оч син моннан, назлы кошчыгым, Биек таулы Урал ягына, Җыйнак, матур, җылы оялар Анда сезне күптән сагына. Оч син иркен Идел буена, Мактаулы, киң Казан артына, Анда булган эшче дусларның Сәлам әйт син миннән барсына.
Бик күңелле анда, күрерсең,— Минем туып-үскән урыннар, Алма үсә торган бакчалар, Чәчәк үсә торган болыннар Мәхәббәтем төшкән кызыма — Сөйгәнемә сәлам илтерсең. Рәхәтләнсен кошлар җырына, Канатлансын күңеле, җилкенсен. Җиткер аңа бу як хәбәрен, Авырлыгын сөйлә көрәшнең, Сагыну белән тулы егетнең Төшләренә, диген, керәсең. Пәрдәләрен ипләп ачар да Савытларын гөлнең күчерер, Көйләр эзләр моң-җыр башларга, Бәлки мине искә төшерер...
Кит син кошчык, тыныч якларга — Кайда йөзми дары төтене, Кайда уйный киек үрдәкләр. Очып йөри кошлар төркеме.
Оч син шунда, кайда тормыш, ямь, һәм чайкала кырда игеннәр, Кайда үсә баллы клевер, Кайда чәчәк ата сиреньнәр. Оч син матур Казан артына, Анда минем үскән якларым, Кайда кече сеңелем көн итә Көтеп миннән сәлам хатларын.
Апрель. 1943