Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ОКОП ДӘФТӘРЕ»ННӘН


Үзбәкстанда. борынгы Шэһрисябз каласының зиратында гөлләр белая коймаланган фронтовик кабере бар Ватан сугышында алган яралар нәтиҗәсендә дөньядан бик иртә киткән татар шагыйре Гиз-эль Габид күмелгән анда.
Г. Габид (Гиз Лотфый улы Габидуллин)—татар һәм үзбәк укучыларына азмы- күпме билгеле шагыйрь Аның кайбер шигырьләре «Алар сафта». «Беренче карлыгачлар» исемле җыентыкларда басылды,
1968 елның февралендә бу юлларның авторына Шэһрисябз ^шәһәрендә Г Габидның тууына 50 ел тулу юбилеенда катнашырга туры килде. Тантана аның үзе укыткан Пушкин исемендәге мәктәп бинасында үтте. Г. Габид белән бергә эшләгән укытучылар шагыйрьнең коллективта зур ихтирам казанган укытучы булуын сөйләделәр.
Г. Габид сугышның башыннан ахырына кадәр кулына корал тотып, солдат булып көрәшкән.
< Габид иптәш үзенең шигырьләрендә сугыш чынбарлыгын дөрес итеп чагылдыра. — дип искә ала шагыйрьнең көрәштәше һәм каләмдәш дусты Г. Әпсәләмов. — сугышның авыр, ямьсез, кыен якларына күз йоммый. Шуңа күрә, аның шигырьләрен укыгач, сугыш бик җиңел әйбер, анда бөтен нәрсә ансат бирелә икән, дигән хата фикер тумый. Бу исә безнең поэзия өчен дә, гомумән, әдәбият өчен дә бик мөһим»
Г. Габид Ватан сугышы елларында лирик һәм оптимистик хисләр белән сугарылган йөзгә якын әсәр иҗат итеп калдырды.
Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең «Окоп дәфтәре» исемендә шигырьләр җыентыгы басып чагарырга әзерләнә. Анда Г. Габидның фронт газеталарында басылган һәм әлегә кадәр беркайда да дөнья күрмәгән әсәрләре тупланды.
Шул җыентыкка керәчәк яңа табылган кайбер шигырьләрне укучыларга тәкъдим итәбез.
Ә СИНЕГУЛОВ.
Рәсемдә Г Әпсәләмов (беренче рәттә, уңнан беренче) һәм Гиз-эль Габид (икенче рәттә, сулдан беренче) фронтовик дуслары белән
Гиз-эль Габид
Үтеп барышлый...
Яудан кайтып, үтеп барыш яуга... Без тукталдык сезнең шәһәрдә. Күп торылмас кебек Ярслауда — Көтә безне ерак сәфәрләр. Иркәм, сине тәүге күргән кичтән Биләп алдың минем хыялны, Син уяткан җылы, якты хисләр Күкрәгемә инде сыялмый.
Тирән сагыш белән сиңа карыйм, Канат җилпеп куя өметем.
Әмма саклый микән туар тарих Безнең өчен уртак бер битен? Боз кыршавы бүген җирне буган, Дөнья чумган өшеп кайгыга. Урамнарда зыкы гыйнвар туган, Ә күңелдә минем май гына... Йөрәгемдә чәчәк аткан язның Эх, исертә мине хуш исе.
Чын күңелдән сиңа рәхмәт, кызый, Уятуың өчен бу хисне-
Яз’
Күрми калдым бер язны да, Килсә дә яз ике кат.
Тирәмдә иде сазлык һәм Гарипләнгән табигать. Сандугачлар ияләшмиләр Хәзер бу урманнарга.
Асыл чәчәкләр чәчмиләр Үләннәр аланнарга.
Күктә йолдызлар сизелми Калкалар һәм сүнәләр. Теңкәгә тиеп безелди Черкиләр һәм пулялар.
Минометлар, авыр туплар Көне-төне гөрселди.
Була ямансу минутлар — Мөмкин түгел көрсенми. Монда кәккүк бердәнбер кош Сайраучы иртә таңда.
Тик аны да әрнү катыш Тыңлыйсың анда-санда...
Кыскартып басыла.
Нәкъ шулай минем хәтердә Яз күренеше калган.
Беләм мин — язлар хәзер дә Ямьлерәк була анда.
Быел тагын чәчәк аткач Гөлләр, булмам яныңда. Тагын карармын көньякка, Моңсу булган чагымда. Ай моңнарын түккән кичтә, Искәндә төньяк җиле,— Төшер син дә мине искә, Онытма, дустым, мине. Кош теледәй хат язып сал, Ягымлы, җылы итеп.
Озак көтеп алган хаттан Булмасын күңел китек. Хатларыңны еш яз, иркәм, Кушып кайнар хисеңне: Мин бит йөрәгемдә йөртәм Синең якты исемне.
Тыныч Май
Канлы сугыш кырларында Дошманнарны җиңгән кылычтай,
Җемелди яз нурларында Сугышчан һәм тәүге тыныч Май. Күкнең зәңгәрсу әләмен Ертмый инде үлем уклары, һәркайда яшәү аһәңе, Илнең тыныч төзелеш утлары. Кысыр җирләр күрә төрән, Басуларда уҗым яшәрә.
һәр кешедә өмет тирән Киң колачын җәеп яшәргә.
...Бу иртәне төшебездә Нәкъ шушылай күрә идек без.
һәм дәртләнеп өнебездә Атакага керә идек без. Бердәм басып бара сафлар, Йөзебездә балкый горурлык. Тагын кайда шундый саф бар Йөзләр өчен берәү торырлык! Көрәш ярсыган кырларда Дошманнарны җиңгән кылычтай,
Җемелди язгы нурларда Сугышчан һәм тәүге тыныч