Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРЫМ ПАРТИЗАННАРЫ


ХИКӘЯЛӘР
Филипп Филиппович
прель дә җитте. Таулар аркылы үтеп яз килә. Көньяк яр буе бакчаларында шактый озак шаулаганнан соң ул тау итәгендәге урманнарга да яшеллек китерде һәм җилләр үзәгендә яткан салкын җәйләүне узып, Таврия далаларына таба ашыкты. Җылы тамчыларын шыбырдатып ләйсән яңгырлары явып үтте. Елгалар тагын тулып-та- шып, шаулап агарга кереште. Иң биек тауларның төньяк итәгендә карлар эри башлады. Киртләч- киртләч булып торган тау сыртларына таба тарлавыклардан кавырсындай җиңел томаннар күтәрелеп, зәңгәр күктә таралып юкка чыга иде.
Күбекләнеп аккан Донго елгасы буендагы партизан тораклары бушап калды. Теге «он операциясе »ннән соң инде кешеләрне землянка һәм шалашларда яткыру кыен иде — алар дошманны кыйнарга киттеләр.
Пөхтә штабчыбыз подполковник Алексей Петрович Щетинин бер көнне отрядтагы кешеләр исемлеген тикшерергә, кемнең кайда гаиләсе, ничә кешесе барлыгын белешергә кереште.
— Нигә кирәк ул? — дип сорадылар аннан партизаннар.
— Менә озакламый Севастополь белән элемтә башланачак. Хәрби
Ахыры. Башы журналыбызның сигезенче санында.
комиссариатларга хат язып, аларга сезнең гаиләләрегез турында кайгыртырга кушабыз, — дип җавап бирде Алексей Петрович.
Һәркемнең телендә бары тик бергенә сүз: элемтә, элемтә! Партизаннар, самолет күренмиме дип, әледән-әле күккә, һавага каран- галыйлар. Ләкин төннәрен күк йөзен тоташ соры болытлар каплап ала — безне бер самолет та эзләп таба алмый.
Әмма бер көнне иртән безнең урман өстендә бер самолет-истребитель күренде. Башта моңа игътибар итүче булмады диярлек — тирә- ягыңда шундый зур сугыш кайнап торганда нинди самолет очмас — ләкин бу самолет башкалар шикелле туры гына очып үтмәде:әле
өскә таба атылып, әле агач башларына тияр дәрәҗәдә аска томырылып, бер тирәдә әйләнеп йөри башлады. Без, моны күзәтә торгач, канатларындагы кызыл йолдызларын күреп алдык.
— Безнең самолет бу! Безнеке!!!
Тиз генә сигнал учаклары кабызып җибәрдек: «Без монда! Без сине көтәбез» — янәсе.
Самолет, моны аңлап, канатларын чайкады.
Менә Югары Аппалах аланы өстендә самолет әйләнеп йөри, шунда таба барлык отрядлардан кешеләр йөгерә. Самолет аланны бер әйләнгәч, канатларын тагын бер тапкыр чайкап алгач, Севастопольгә таба очып китте.
Без, бу хәлгә сөенешеп-дулкынланып, төрлечә гөман кылдык, безнең белән элемтә булдырырга, безгә ярдәм итәргә телиләрдер, дидек. Безне эзләргә керешүләре инде көн кебек ачык иде!
Урмандагылар, яңа хәлләр, яңа вакыйгалар буласын көтеп, тынгысыз тормыш белән яши башлады.
Дүртенче тәүлек дигәндә көндезге сәгать унберләр тирәсендә мотор тавышы ишетеп, землянкаларыбыздан тагын йөгерешеп чыктык. Штаб дежуры әче тавыш белән:
— Кукурузник, — дип кычкырып җибәрде.
Әлеге атаклы биплан, канатларында һәм фюзеляжларындагы йолдызларын ялтыратып, нарат башларына тия язып очып үтте. Безнең йөрәкләр кысылып куйды: очучысы бик тәвәккәл егеттер — көпә-көндез фанер «У-2» самолетында очып йөри бит. Немец истребителенә юлыкса, аны шундук самолеты-ние белән тишкәләп, тетеп бетерәчәкләр ич.
Күк йөзендә бер болыт әсәре күренми, без борчылып як-якка каранабыз: алай-болай дошман самолеты гына килеп чыга күрмәсен инде! •
♦ У-2» әйләнә-әйләнә түбәнәя бара... Әллә җиргә үк төшәргә уйлый инде?! Кая төшмәкче була ул?
Чытырманлыкларны ерып, көч-хәл белән Югары Аппалахка килеп чыктык. Анда ачык урын бар, барын, ләкин самолет төшеп утырырлык микән ул?
Мин, аланга чыгып, тирә-якка күз йөрттем: алан, үр сыман биегәя-биегәя, куе урманга барып терәлә, аңа «У-2» да төшәрлек түгел.
Ә самолет инде төшеп килә.
Бәрелеп ватылмасын, көл булмасын гына иде!
Менә ул җиргә якыная башлады, якынайды... көпчәкләре җиргә тиде, тигезле-тигезсез алан өстеннән сикергәләп китте. Аннары шатырт-шотырт итте дә... тынып калды.
Ярым ватык-җимерек машина өстендә җете зәңгәр күзләре бе лән елмаеп торган, диңгез очучысы киемендәге яшь кенә бер егет күренде. Без, йөгереп барып, аны күтәреп алдык, җиргә төшердек, һәркайсыбызның аны — Ватаныбызның Олы җиреннән килгән кешене — тотып карыйсы килә иде.
Егет:
— Иптәшләр! Иптәшләр! — ди-ди уңайсызланып, кешеләр кулыннан ычкынырга тырышты. Аннары: — Ягез әле, иптәшләр, бурычымны әйтергә рөхсәт итегез, — диде.
Каршына Северский килеп баскач, кунак егет хәрбиләрчә төз басты да яңгырап торган яшь тавыш белән рапорт бирде:
— Севастопольдән кече лейтенант Герасимов, Филипп Филиппович...
Северский аталарча ягымлы елмаеп:
— Исәнме, Филипп Филиппович. Сау-сәламәтме? — диде.
Барысы да көлешеп куйдылар.
— Филипп Филипповичны һавага чөяргә? — дип кычкырды күпләр.
Шушы шатлыклы минутларны кичергәндә без икенче кабинадан * петлицасына өчпочмаклы билгеләр кадалган тагын бер кунак чык- g канын абайламый да калганбыз. Аның гаепле кешенеке сыман бор- - чулы кыяфәте ниндидер бәхетсезлек булганлыкка ишарәли кебек = иде. Ул кешеләр арасыннан Герасимов янына үтеп керде дә елам- 2 сыраган тавыш белән: £
— Рация... Рация челпәрәмә килгән, иптәш кече лейтенант, — с
диде. s
— Нәрсә-ә-ә? — диде Филипп Филиппович, зәңгәр күзләрен түгә- з
рәкләндереп. з
Самолет җиргә төшеп утырган вакытта, рация ватылмасын дип, * радист аны кулына тоткан булган икән дә, рация самолет бортына ♦ бәрелеп челпәрәмә килгән. a
Менә сиңа көтелмәгән бер каза!
Бу хәлне ишетүчеләр кайгыга калды, ә партизаннарның күбесе < әле һаман сөенешәләр, шау-гөр килеп сөйләшәләр иде. Нинди генә £ кеше юк монда, нинди генә кием кимәгәннәр алар... 1941 —1942 ы елның коточкыч авыр кышына да түзгән кешеләр бит алар. Хәрби и кием, румын, немец киеме... Башларында пилотка, колакчынлы бү- н рек, папаха, шлем... Аякларында күн итек, күн башмак, ботинка- а ларның нинди генә фасоны юк...
Йөзләренә, кыяфәтләренә карасаң — йөрәк әрни. Бар кичер- 5 гән газап-михнәтләр һәркайсының йөз-кыяфәтендә көзгедәге кебек чагыла. Язмыш аларның барысын да тигезләгән, бер төсле иткән шикелле. Яшьләрне картлардан, хатыннарны ирләрдән аеруы да кыен. Барысы да карт чырайлы — ачлык рәхимсез шул. Берәүнең дә чыраенда алсулык дигәннең әсәре дә юк.
Билгеле, бу кышкы газап-михнәтләрне һәркем үзенчә кичерде, туңды-өшеде, ач яшәде, безне дошман эзәрлекләгәндә хәлдән таеп егылганчы туктаусыз аяк өстендә булды, Севастополь язмышы, үз язмышы турында, туганнары турында уйлады. Без зур өмет, зур ышаныч аркасында гына бирешмәдек, дисәм ялгыш булмас, югыйсә, шул кадәр кеше түзә алмаслык шартларда дошман белән көрә-шерлек хәлдә була алыр идекме!
Рациянең ватылуы тора-бара башкаларга да билгеле булды һәм Филипп Филипповичның зур батырлык күрсәтеп бирегә очып килүе безнең хәлне үзгәртмәгәнлеген, Севастополь белән һаман да элемтә урнаштырып булмавын бөтен кеше аңлады.
Әмма без элемтәсез яши алмый идек һәм бу хәл белән килешеп тә булмый иде.
Филипп Филиппович, бик кәефсез кыяфәттә, ниндидер өмет белән, ватык машинасын карарга кереште. Мин дә аның янына килдем — бервакыт мин дә ВВС гаскәрләрендә хезмәт иткән идем, очу эшен беркадәр беләм.
Самолетның моторы шәп, бензины бар, әмма бер җире бик яман: җиргә төшеп утырган чакта аның пропеллеры челпәрәмә килеп юкка чыккан. Ә ансыз очып китеп булмый.
Самолет янына штаб начальнигы килде, күз карашыннан өметле бер нәрсә бар кебек аңлашыла иде.
— Я, нәрсә, Алексей Петрович? — дидем мин ашыгып.
— Миңа әйттеләр: фронтның алгы сызыгы тирәсендә немецлар
ягына шушындый ук самолет егылып төшкән, диделәр. Кызыл әрәмәлеге өстенә төшкән. Винты исән булырга тиеш.
Яшь очучы:
— Кайда ул? — дип малайларча җитезлек белән Алексей Петрович янына йөгереп килде.
— Ачыкларбыз, — дип, Щетинин китте дә бераздан безнең янга партизан Пономаренконы ияртеп килде.
— Миңа әйткәннәреңне боларга да сөйләп бир әле.
— Есть! Самолет Чәй йорты артында ята, пропеллеры штык шикелле тырпаеп тора, — диде Пономаренко.
— Анда бара беләсеңме, сержант?
Мин анда чаклы булган араны күңелдән чамалап карадым: ай- һай, шактый ерак җир бит ул. Әлбәттә, юлларына азык табыштырмый калмабыз, ә менә барып җитә алырлармы икән егетләр? Барысы да ачка киселгән. Бик аз вакыт эчендә йөз егерме километр җир йөреп кайтырга кирәк, өстәвенә җәйләү буйлап баткак йомшак кардан барасы. Аннары, йөге дә бит — мендәр күтәреп кенә кайтасы түгел, шактый көч кирәк.
Комиссар беравык уйланып торды да:
— Әгәр хатыннарны җибәрсәк, ә? — дип куйды.
— Хатыннарны? — дидем мин аның күзенә текәлеп.
— Уйлап кара әле, — диде ул.
Дөресен әйтергә кирәк: отрядлар кичергән авыр сынауларда хатын-кызлар ирләргә караганда чыдамлырак булып чыкты. Бер түгел, йөз тапкыр ышандым мин моңа. Беришесенә карарга да кызганыч: ябыклыктан күзләре зураеп эчкә баткан, аяклары нечкәреп калган, ә үзе берни булмаган кебек һаман атлавын белә, җилкәсенә санитар сумкасы, корал, гранаталар аскан. Ялга туктасак, без тизрәк җиргә авабыз, ә алар әле берсенең ярасын сүтеп бәйли, әле икенчесенә җимеш суы эчертә, өченчесен йомшак теле белән юатып китә.
Шулай итеп, хатыннарны җибәрергә булдык! Бу хәбәрне ишеткәч, беренче булып Дуся йөгереп килде:
— Ул винтны мин бер үзем дә күтәреп кайтам!
Македонский аны сүзеннән бүлде:
— Синең үз эшең бар, һәммәсенә дә тыгылма, белдеңме? — диде кырыс кына.
— Белдем, иптәш комиссар, — диде дә Дуся, елар дәрәҗәгә җитешеп, китеп барды.
Бу эшкә хатын-кызлардан өч кеше сайлап алдык: берсе — Симферопольныкы — Анна Михайловна Васильева дигән чал чәчле укытучы, икенчесе — аз сүзле, таза, чыдам медсестра Евдокия Ширшова, өченчесе — партизаннарга аш пешерү өчен иртәдән алып кичкә хәтле юкә бөресе җыеп йөри, төннәрен сакта тора торган юаш, тыныч табигатьле Анна Наумова дигән кыз. Юл күрсәтеп баручы итеп, әлбәттә, теге сержант Пономаренконы билгеләдек. Ә менә башлык итеп кемне җибәрергә? Операциянең нәтиҗәсе өчен партия кешесе буларак җавап бирерлек, яхшы абруйлы кемне билгеләргә?
Минем янга декабрь сугышларында тар-мар ителгән Алупка су- гычшан группасының политругы Александр Поздняков килде.
— Мине җибәр, командир, — диде ул.
— Бәлки сиңа ярамас, бәлки синең эшең түгелдер ул, Александр Васильевич?
— Минем эш, минем «төп эш».
— Алайса, барыгыз, винтны алып кайтыгыз.
— Алып кайтабыз.
Аларның кайтуын көтү көннәре башланды... Филипп Филиппович белән ярдәмчеләре — ярдәмчелеккә байтак кеше табылды — самолетны төзәтәләр, очып китәр өчен тигез җир әзерлиләр. Партизаннар, самолетның очып китәчәгенә ышанып, туганнарына хатлар язарга кереште.
Тегеләр бишенче тәүлек дигәндә пропеллер күтәреп кайтып җиттеләр. Ләкин араларында Александр Васильевич юк иде... ?
Саша агай, Александр Васильевич! Мин сезне сугышка чаклы ук, Гурзуф совхозында өлкән механик булып эшләгән чакта ук оч- = раткан идем бит әле. Безнең механика мастерскойлары атаклы 2 князь Раевскийлар дачасы янында гына иде. Раевскийлар Алек- £ сандр Сергеевич Пушкинны кабул иткән кечерәк кенә дача йорты с да яхшы сакланган иде. ?
Күккә таба сузылган биек, төз кипарисның шагыйрь үзенең ши- g гырьләрендә мактап җырлаган кипарис икәнлегенә мин нигәдер з ышанмый идем. Моның шул кипарис икәнен кем ничек исбәт итә * ала, янәсе? Ул елларда әле мин бик яшь идем шул, һәр нәрсәне ♦ исбат итүләрен ярата идем. и
Мөгез кысалы күзлек кигән, интеллигентларча нәфис түгәрәк 5 йөзле бу кеше — Пушкин музееның директоры — еш кына безнең < мастерскойлар яныннан үтеп йөри, һәр вакыт безнең белән баш £ иеп исәнләшеп китә иде. “
Көннәрдән бер көнне мин аның белән әлеге кипарис турында сөйләшеп киттем. Александр Васильевич аның шул кипарис икән- £ леген миңа бик ансат исбат итеп бирде, кешенең белергә тырышуы g бик яхшы сыйфат, ә үзең эзләп табып белсәң — тагы да яхшырак, с. диде. «Менә син үзең күрше генә була торып, музейга бер тапкыр s да кереп караганың юк»,—дигәнен дә өстәде.
Мин Александр Васильевич белән күрешкәли башладым. Ул миннән унбиш яшьләр чамасы олырак һәм йөз мәртәбә тәҗрибәлерәк иде: Себердә байтак еллар партия эшендә эшләгән, аңарчы гражданнар сугышына катнашкан, басмачыларга каршы көрәшкән. Кыскасы, безнең буынга рухи бер яктылык биргән якын тарихның тере герое иде ул.
Шушындый батыр кызыл комиссарның биографиясен Гурзуф кешеләренең белмәве миңа бик гаҗәп тоела иде, шуңа күрә мин җае чыккан саен аның турында үзебезнең механика цехы егетләренә сөйли башладым. Поздняков моны белгән дә, бер көнне очрашкач, ачулы гына төс белән: «Үткәндәгеләр яхшы анысы, ләкин иң яхшысы, иң мөһиме — менә хәзер, шушы минутта нәрсә эшләвең!» — диде.
Винт алырга бару — кызыл комиссарның героик тормыш юлындагы соңгы бер батырлыгы. Аларга җәйләү аша барырга туры килә. Тау башларында инде кар эреп беткән, әмма чокырларда әле ул бик хәтәр.
Җеп бөртекләренә хәтле чыланган, арып хәлдән тайган партизаннар Чәй йортына төшәләр, ике тәүлек буена фронтның икенче эшелонын йөреп чыга яздык дигәндә генә теге самолетны табалар. Кечкенә генә швед ачкычы белән, кулларын суя-суя, винтны күчәреннән салдырып алалар.
Тизрәк кайтырга ашыгалар, ял итмиләр. Поздняков хәлсезлек- тән чайкала-чайкала атлый, иреннәре чатнап кипкән, күзләре эчкә баткан. Башкалар белән беррәттән авыр йөкне күтәрешеп кайта... Ахырда хәле бетеп җиргә егыла. Иптәшләре аны күтәреп кайтмак- чы булалар, ләкин Александр Васильевич каршы килә, сүнеп барган тавыш белән: «Бер минут та ял итмәгез, әмма винтны теләсә
ничек кайтарып җиткерегез. Мин бераз хәл алырмын, үрмәләп булса да кайтып җитәрмен», — ди.
Ул кайтып җитә алмаган, Демир-капу тавы итәгендә үлеп калган. Каршыларга дип киткән партизаннар аның салкын гәүдәсен генә күтәреп кайттылар.
Филипп Филиппович комиссарның кабере янында басып торганда, кипшенгән иреннәрен көчкә кыймылдатып: «Үлсәм үләм, барыбер Севастопольгә кайтып җитәм!»— дип пышылдады.
Кырым урманнарында отрядтан отрядка даннары таралган геройлар булды. Ә менә Александр Васильевичны бик аз кеше белә иде. Ул кеше күзенә артык чалынмый торган, тыныч табигатьле, физик яктан шактый көчсез бер кеше, санитар землянкаларында иң күп ятучы да ул иде.
«Хуш, бәхил бул, якташ. Исән калсам, әлбәттә, дача-музейга барырмын, сине — авыр елларда мин яшь коммунистка өлкән иптәш булган чын кешене—беркайчан да онытмам».
Филипп Филиппович гел самолет тирәсендә кайнаша, самолет җирдән күтәрелеп китәргә тиешле мәйданда арлы-бирле йөри, баш бармагына төкерек сөртеп алга таба суза да җилнең кай яктан кай тарафка таба исүен чамаларга тырыша.
Менә очып китәр өчен бөтен нәрсә әзер инде. Хатлар, разведка мәгълүматлары самолетка урнаштырылган, зинһар, безне онытмагыз, дигән гозерләр дә әйтелгән.
Филипп Филиппович дулкынланудан агарынган йөзе белән соңгы тапкыр кешеләргә борылып карый. Ул аларның: «Тырыш инде, кадерле Филипп Филиппович!» дигән ялварулы күз карашларын күрә. Очучы егет тамак кыргалап ала да карлыккан тавыш белән:
— Винт яныннан китегез! — дип команда бирә.
Мотор калтыранып эшли башлый. Менә пропеллер бер әйләнде дә туктап калды, яртылаш кирегә әйләнде — аннары тагы бер әйләнде, ике... Һәм урман өстенә ышанычлы, тигез гөрелте таралды.
Филипп Филиппович егетләрчә ялт кына кул селтәде дә самолетын юлга алып чыкты. Мотор каты гүләп эшли башлады, самолет кызу гына кузгалып китте һәм, җирдән күтәрелә барып, алга таба омтылды.
Мин винтның ничек әйләнүен тавышыннан сизеп тордым, һәм кинәт күңелгә шик килеп, йөрәк кысылып куйды — моторның тарту куәте һава агымыннан көчсезрәк иде. Аның иң соңгы җегәр белән көчәнеп әйләнүен күреп, тоеп торам: аланнан тарлавык эченә ургылган һава агымына каршы торырлык көче юк иде аның... Ике тау арасындагы упкын самолетны безнең күз алдыбызда үз эченә суырып ала башлады. Менә аның көпчәкләре карт имән башларына тиеп-тиеп китте дә... самолет караңгы упкын эченә төшеп чумды, дөбер-шатыр иткән тавыш кына ишетелде...
Минем дә йөрәк туктап калган шикелле булды, аннары чигәләрне авырттырып-авырттырып тибә башлады. Җиргә ничек басканымны да тоймастан, самолетка таба чаптым. Бөтен кеше, тавышсыз- өнсез калып, шунда йөгерде.
Самолет челпәрәмә килгән иде: койрыгы кырыкка бөкләнеп яньчелгән, канатлары, юри эшләнгән сыман, берсе-берсенә килеп кушылган. Филипп Филиппович — исән калган бит! — киемнәре теткәләнгән, бите-башы канга буялган хәлдә, самолетны ут кабудан саклап, бензин багы тирәсендә мәш килә.
...Яз көннән-көн кызулый бара, шаулап-гөрләп килә ул. Бөтен урман эчендә сагыз-сәмих исе аңкый, агачларда бүртеп-тулышып
бөреләр ачыла. Чулт-чулт итеп тамчылар тама. Колак төбендә Бетховенның тугызынчы симфониясе яңгырап тора сыман. Мин аны беренче тапкыр Ялтада Җәйге бакчада ишеткән идем. Оркестрга Натан Рахлин дирижерлык итте. Сугыш башланырга биш сәгать кала булган иде бу хәл.
Филипп Филипповичның күз төпләре каралып-көеп калган. Чы- * рае аның ничектер олыгаеп-картаеп киткән, бил каешын инде ул иң ? соңгы тишегенә эләктереп куйган. Егет безнең күз алдыбызда сыза- < кибә бара, мине җибәрегез, дип ялвара, фронт сызыгы аша узам = мин, яңадан фанер самолетта яныгызга көпә-көндез очып килер- g мен, ди. -
Бу хакта Северский да уйлый, мин дә уйланам. Нишләргә? Бу g эштә без байтак кешебезне югалттык бит инде: фронт сызыгын үтеп чыгарга тырышуыбыз гел уңышсызлыкка очрады. Әйтерсең з безнең элемтәчеләребезне Нептун тереләй йотып тора иде.
— Ә мин, менә күрерсез, үтәм,— ди очучы егет.— Мин инде * фронт сызыгын арлы-бирле йөз генә тапкыр үтмәгәнмендер. Юга- ♦ рыдан җирдәге һәрбер сукмакка чаклы ап-ачык күренә, һәммәсе я күз алдымда. Җибәрегез — үтәм! — ди.
Үзенең энә күзеннән дә үтәчәгенә, үзебезнең якка чыгып җитә- < чәгенә безне тәки ышандырды бит.
Шулай итеп, без аны бик куркыныч, авыр юлга озаттык.
Урманда гөрләвекләр, тау елгалары шаулап ага башлады. Кар- » дан ачылган җир сәгать саен зурая, өскә таба үрмәли бара. Җәй- н ләү башта каралып калды, аннары яшәрә башлады.
Күктә биектән-биектән Севастопольгә таба самолетлар очып китә, кайсы көннәрне иртүк, безгә канатын чайкап, кызыл йолдызлы = очкыч та үткәли.
Беркөнне безнең өстә мотор гөрләгәне ишетелде. Һавада Севастопольдән безгә хәбәр китерүче самолет иде.
Партизаннар:
— Филипп Филиппович! — дип кычкыра, бүрекләрен чөя, хәтта елаша ук башладылар.
Самолет без алдан ук хәзерләп куйган Тарьер аланы өстендә бер-ике әйләнде дә, туп-туры төшеп, урман читенә килеп туктады.
Кабинадан җиңелчә зәңгәр комбинезон кигән егет килеп чыкты.
— Филипп Филиппович!
Яшь сержант-радист:
— Ике рация, дүрт комплект батарея китердем, — дип Север- скийга рапорт бирде дә: — Элемтәгә керергә рөхсәт итәсезме? — дип сорады.
Шулай итеп, Севастополь белән безнең арада эфир аша элемтә җебе сузылды. Олы җиргә җибәргән беренче радиограммаларында партизаннар, таләп итеп, үтенеп, ялварып, Филипп Филипповичка Советлар Союзы Герое исеме бирүне сорадылар.
һәм лаек булды ул аңа.
Менә бер заман сугыш та бетте, ә зәңгәр күзле егетебез Филипп Филипповичтан бер хәбәр дә ала алмадык. Кайлардан гына эзләтмәдек без аны, тик һәр җирдән җавап бер генә төрле булды: сугышта үлгән, диделәр.
Кырым музейларына Филипп Герасимовның теге авыр көннәрдә төшкән сагышлы-моңсу фотокарточкаларын элеп куйдылар. Музей карарга килгән кешеләргә: Герасимов кечкенә калибрлы винтовкадан да атып төшерерлек самолетта көпә-көндез немецлар өстендә очып йөргән, дип сөйләделәр.
Анысы хак сүз.
Әмма егет үлеп калган...
Еллар, юллар кебек, кушылып-югалып артта кала. Агачлардагы сугыш яраларын әкренләп кайры каплый, һәм кургаш ярчыклар белән тулган җәрәхәтле бу агачлар тамырларында килеш әкренләп картая, корый баралар. Еллар бер-бер артлы уза тора, элекке карт урман урынында инде яшь агачлар гөрләп үсә, теткәләнгән-сынган туйралыклар урынында зур имәннәр шыгырдап утыра.
Җәйләү дә курортчылар һәм экскурсантлар күзенә матуррак булып күренергә тырыша — кыяфәтен үзгәртә: урыны-урыны белән анда купшы наратлар үсеп килә.
Җил дә ниндидер бер көй чыгарып исә кебек. Ялтаның өстендә үк калкып торган Шишко кыясыннан бөтен диңгез өсте күренеп тора, тауларда мылтык аткан тавыш кабат-кабат кайтып ишетелә.
Кыя өстендә зур бер таш бар, шул ташка уеп партизаннарның исемнәре язылган.
Тар балаклы джинси чалбар кигән җитез экскурсовод егет ял итүчеләрне ияртеп йөри, аларга безнең заман, безнең героик тормышыбыз турында мәгълүматлар бирә — кат-кат сөйләп, ятлап бетергән сүзләрен тезеп кенә тора.
Менә сүнеп барган учактагы чаткы сыман ялтырап киткән тагын бер мәгълүмат:
— Мең тугыз йөз кырык икенче елның иң авыр бер чагында — апрель аенда — ачтан үлүче партизаннар янына яшь очучы. Советлар Союзы Герое Филипп Филиппович Герасимов очып килә. Тик соңрак сугыш бу патриотның гомерен өзә. Әмма ул батырның якты истәлеге беркайчан да безнең күңелләрдән җуелмас...
Шул вакыт кешеләр арасыннан берәүнең дулкынланган кыю тавышы ишетелә:
— Ничек ул алай «гомерен өзә...»
Дистәләрчә кеше тавыш килгән якка борылып карый, һи, агай- эне. шуны да аңламыйсызмы? — дигән сыман сәерсенеп куялар.
Экскурсовод егет әдәпле генә итеп аңлатып бирә:
— «Гомерен өзгән» — үлгән дигән сүз була ул, иптәш... Очучы Герасимов чираттагы бер һава сугышында һәлак булган.
Агара башлаган чәчле, зәңгәр күзле әлеге ир:
— Юк инде, үлгәннәр исәбендә йөрергә риза түгел әле мин! — дип, алгарак чыга да йөзе белән кешеләргә таба борылып:—Герасимов Филипп Филиппович ул мин булам! — ди. — Әйе, партизан нар янына «кукурузник»та очып баручы ул — мин идем. Герой исемен миңа биргәннәр иде! — ди.
...Бер көнне язу өстәлем өстендәге телефон шалтырады. Бер ир кеше дулкынланган тавыш белән шактый кычкырып:
— Исәнмесез, иптәш командир! Бу — мин, очучы Герасимов, Филипп Филиппович дигән егетне хәтерләмисезме? — диде.
Минем хәтта аякларым атлый алмас булды.
Менә хәзер мин шушы юлларны язып утырган чакта зәңгәр күзле бер эшче ир данлыклы Ленинград урамнарында йөридер, бәйрәм көннәрендә аның түшендә Алтын Йолдыз балкыганын бик аз кеше генә күреп беләдер.
Севастопольчә, шәп эшлиләр
Көнбатыш тарафта, хәтта Севастополь тирәләрендә дә хәзергә әле дөнья тыныч. Ләкин бу тынлык озакка бармаячак — без аны белеп торабыз.
Көньяк кояшы эссесеннән кызган кайнар юллар танк, вездеход табаннары астында көн-төн гүелдәп-яңгырап тора, тып-тып басып
солдатлар атлый — барысы да Севастопольгә таба агыла. Дошман бөтен көчен атаклы диңгез крепосте өстенә ташлады.
Моңа каршы безнең иң көчле коралыбыз — нәфрәт һәм туктаусыз көрәш. Без — Севастополь кешеләре — дошманның тылында торып көрәшәбез. Туган шәһәребезгә бөтен көчебезне биреп ярдәм итәргә тырышабыз!
Хәзер инде безнең лагерьларда беркем юк диярлек, бары тик авырулар гына кала, алар да, агачка сөялеп булса да, сакта то- _ ралар.
Сугышчан группадагылар барысы да көньяк кояшында чуен- = дай каралып янган какча, ябык тәнле, арыган-талчыккан, йокы аз < тигәнлектән күзләре кызарган егетләр, ирләр. Менә алар чираттагы S заданиене үтәп кайталар. Отряд командирына кыска гына итеп £ рапорт бирәләр, трофейларын тапшыралар — барыннан да бигрәк Е кулга төшерелгән дошман документлары кадерле, — шушы төндә ? үк ул документлар Кара диңгез флотының командующие адмирал •? Октябрьский һәм Аерым Диңгез буе армиясенең командующие ге- 2 нерал Петровның өстәлләрендә ятачак, — аннары инде партизаннар патрон, гранат, паеклар алалар, боз кебек салкын тау елгасы суын- ♦ да юыналар, уган сохари салып пешергән кайнар аш ашыйлар һәм « шуннан соң ятып йокыга талалар.
Нәкъ кичке сәгать унда дошман күзеннән ерактагы аулак бер * тарлавыкта гырылдап йоклаган тавышлар ишетелә башлый, анна- - ры, командага буйсынгандай, берьюлы тынып кала. Бер сәгатьтән “ соң инде партизаннар яңадан юлга чыга — бер-бер артлы тезелешеп, текә сукмактан тауга үрмәлиләр! Менгән саен менә баралар, £ Демир-капу түбәсенә менеп җиткәч кенә беразга туктап, ял итеп = алалар да яңгырап торган җәйләү сукмагына төшеп китәләр. *
Кырым урманнарында июнь аендагы бер генә көнне рәсемгә “ төшереп алсаң да, искитмәле хәл күрер идең: эссе кояш астында юллар ут кебек кызган. Камыр шикелле йомшаган асфальтны автомашина, танк, солдат итеге эзләре чуарлап бетергән. Юлның як- ягыннан тиргә баткан немец патрульләре атлый. Әйләнә торган башнялы бронемашиналар вакыт-вакыт пулеметларыннан кургаш сиптереп алалар. Ә юлдан эчтәрәк кыр жандармериясе отделение- ләре куакларга атналап бара. Немец машиналары колоннасының ничек баруы да кызык: алда — броневиклар, артта — җиңел танк лар, ә һавада самолетлар таудан килә торган юлларны пулеметла ры белән «үтүкләп» бара. Юлдан тагы да арырак яшерен саклар куелган, аннан да ары — тагы бер «сак»: чәнечкеле тимер чыбыктан киртә корылган.
Үзе басып алган җирдә дошман әнә шулай хәрәкәт итә. Юлларны саклау өчен бик күп полкларын куйган ул.
Ләкин безне андый киртәләр дә туктата алмый: утыздан артык- кырыклап партизан группасы — өчәр, дүртәр, бишәр кеше — ярыктан саркып чыккан су кебек, дошманның катлы-катлы киртәләре аша үтеп, күперләрне шартлаталар, снайперлар машина йөртүчеләргә атып, «Мерседес-Бенц» дигән зур машиналарны упкынга мәтәлдерә.
Юл буйларында сугыш әнә шулай дәвам итә.
Мин менә тагын Бакчасарай отряды командиры Македонский янына килдем. Аның кашлары кояшта янып, тагы да куерган, карашы үткенәя төшкән шикелле, кешеләрне үзенә тарта торган ягымлы елмаюы югалган, йөзенә тәвәккәл, кырыс бер төс чыккан.
Ул миңа кул биреп күреште дә ачу белән әйтеп куйды:
— Ах, ләгънәтләр, Бакчасарай станциясенә эшелоннарын ките-
реп тутырганнар да үз өйләрендәге кебек рәхәтләнеп бушатып яталар бит...
— Нишләргә кушасың соң?
— Евпаторияныкыларның бик шәп килеп чыкты бит, ә? — дип хәйләкәр бер төс белән күзен кысты ул.
Әйе шул, Евпатория отряды командиры Даниил Ермаков бөтен Кырымга шауларлык эш башкарды. Шактый катлаулы операция иде ул! Разведчиклар Яңа Бодрак авылы тирәсендә дошманның зур бер автоколоннасы барлыгын, иртәгә таң алдыннан бу автоколоннаның Севастопольгә таба кузгалачагын белеп кайталар. Командующийның урынбасары Северский Төньяк Кавказ фронты штабы белән элемтәгә керә.
һәм шуннан соң эшкә дә тотыналар: пулемет, автоматлар белән коралланган партизан группасы алдан ук үзәк юл тирәсенә килеп урнаша.
Өсләрен брезент белән каплап, өч рәткә тезеп куелган дошман автомашиналары кузгалып китәргә хәзерләнә.
Команда булуга, шоферлар стартерларга баса, йөзләгән дизель- мотор җир селкетеп гүли башлый.
Немец сакчыларыннан, ичмасам, берсе дә күтәрелеп күккә карамый, Чатыр-Даг ягыннан килгән гөрелтегә колак салмый.
Безнең очучылар колоннаны шундук күреп алалар һәм эшкә дә керешәләр! Немец машиналары өстенә бер-бер артлы томырылып кына торалар. Шул мәхшәрдән файдаланып, партизаннар түш белән шуыша-шуыша юл буена ук килеп җитә.
Исән машиналар бомбадан качып котылырга маташкан бер вакытта нишләргә белмичә мәш килгән фашистлар өстенә партизаннар кургашы ява башлый.
Колоннаны бөтенләе белән яндыралар, тар-мар итәләр. Эшне — Севастопольчә итеп! — бик шәп башкаралар.
— Евпаториялылар бик оста эшләгәннәр шул. Әйдә, планыңны сөйләп бир, Михаил Андреевич, — дидем мин.
Планны бөтен яклап уйладык, безгә бары тик бер радист табасы да фронт штабының ризалыгын гына аласы калды.
Мин Северский янына бардым, җибәрәсе хәбәрләрне тиз-тиз генә шифр теленә салып, радио буенча штабка, маршал Будённыйга тапшырдык.
Аннан җавап бик кыска булды — эшкә керешегез, авиация җибәрербез! — диделәр.
...Пакгауз чормасында тузан исе, тычкан исе, бурсыган ашлык исе аңкып тора. Урталыктагы ашлык киптерү миченең морҗасы ышыгына, рациясен сырмасы белән каплап, яшь кенә радист егет яткан. Иван Иванович Суполкин калай түбәнең канаты астындагы кысан почмакка кереп урнашкан: тимер юл араларына сибелгән кечкенә генә сигнал утларын күзәтеп ята. Станциядән арырак, караңгылык томаны эчендә, утларын томалаган шәһәр барлыгы си-зелә, якыидарак водокачка шәүләсенә охшаган бер нәрсә беленеп тора.
Тышкы баскыч авызында Дуся, автоматын таза ботлары өстенә куеп, көнбагыш «чиртеп» утыра.
Кешесез калган бу зур буш бинада чикерткәләр чырылдаша, талгын гына исеп торган җилдә купкан түбә калае кыштырдый. Партизаннар килеп яшеренгән бу пакгауздан тышта исә фронт якынындагы тимер юл станциясенә хас тынычсыз тормыш дәвам итә: әле маневрдагы паровоз кычкыртып куя, әле машина йөртүчеләр сигнал
бирә, кайдадыр солдатларның вагоннан ниндидер авыр әйберләр бушатканы ишетелә. Көнбатыш якта тоташ стена сыман булып җәелгән ут шәүләсе балкый һәм ут-ялкын эчендә кайнаган фронтның куәтле сулышы ишетелгәли.
Менә кемдер пакгаузга таба килә. Дуся автоматын кысыбрак тота, бөтен гәүдәсе белән алга таба иелә төшеп, караңгыга текәлә: ♦
— Тома, синме бу? z
— Мин, мин, — дип, сулышы капкан румын баскычтан күтә- < релә. Е
Томаның берничә сәгать буе күзәтеп йөрү нәтиҗәсендә ниләр и күргәнлеген җыйнаулашып аңлаша торгач, шактый нәрсә ачыкла- F на. Байтак нәрсәләр күргән ул... Станциядә туп, снаряд, солдатлар < төягән эшелоннар тора, ди. Биредә Севастополь янында сугышучы “ немец гаскәрләре өчен китерелгән йөкләрне бушата торган төп 5 пункт икән — поездлар фронтка якын ук бармый. Әлбәттә, зенит | пушкалары җитәрлек, шулай да артык күп түгел, өстәвенә, ул пуш- - калар ачык җирдә торалар икән. ♦
Радист егет бу мәгълүматларны туп-туры Төньяк Кавказ фрон- и тының хәрби һава көчләре штабына «суга».
Партизаннар хәлиткеч минутны көтә башлыйлар. Дуся, Иван < янына килеп, киеренкелектән каткан бармакларын сугышчан иптә- - шенең дәү учына сала, тынып кала. Тома исә, бу хәлне күреп, көн- £ ләшүдән: а
— Минем куллар — кипяток, Дуся, — дигән була. н
— Карале, безнең янга кил, — дип чакыра аны Дуся, бәләкәй - румынны үз янына сыендыра. -
...— Самолетлар юлга чыккан, ун минуттан безнең өстә булачаклар, — дип хәбәр итә радист егет.
Иван Иванович:
— Таралышыгыз, бер-берегездән ераграк китегез, — дип команда бирә.
Көнчыгыш яктан көчәя барган самолет гүләүләре ишетелә башлый, якында паровоз кычкыртып куя. Менә моторлар тавышы бөтен тирә-юньне баса.
Бомбалар шартлавыннан пакгауз тетрәнеп куеп, беркадәр җиргә иңә.
— Иван, куркам! — дип, Дуся кычкыра да аның янына йөгерә.
— Әй, җүләр! — дип ачуланып ала аны Иван һәм гомерендә беренче тапкыр бомбежкага эләккән батыр партизанны үзенә сыендыра.
Пакгауз түбәсенә дөңгер-дөңгер итеп нәрсәләрдер килеп төшә, түбә калайлары тетрәп-тетрәп китә.
Бинадан берничә метр гына читтәрәк дөрләп ут кабына, тирә- юнь көндезге кебек яктырып китә.
Снаряд төягән эшелон яна икән анда, пакгаузның бер почмагы да җимерелеп төшкән.
Самолетлар киткәч тә әле һаман гөрс-гөрс снарядлар шартлый, немецлар, куркудан, күрәсең, һаман зениткалардан аталар.
Төтен эчендә, шартлап торган снарядлар янында таң аттыралар. Иртәнге сәгать дүрттә Хәрби һава Көчләре штабының самолетларны юнәлтү пункты белән бәйләнешкә керәләр: аннан бомбага тотуның нәтиҗәләре хакында төгәл мәгълүмат бирүне сорыйлар. ~
Төтен таралып беткәч, тирә-юнь ап-ачык күренә башлый. Әнә ниндидер бер склад янып ята, станциядә җан әсәре дә калмаган кебек. Водокачка бер якка янтайган, тимер юлда ташлар актары
лып беткән, вагоннар ауган-түнгән, янган-көйгән. Симферопольгә бара торган юлны бүлеп, бер паровоз линиягә аркылы килеп төшкән.
Тоташ хәрабәгә әйләнгән станциягә, сиреналарын чинатып, санитар машиналар чабышып килә, — румыннар булса кирәк. Санитарлар, һавага карана-карана, вагоннардан яралыларны җыялар.
Ташлары актарылган платформаларда тыз-быз килеп тимер юлчылар йөгерешә.
Ул арада станциягә бер-бер артлы йөк машиналары агыла башлый. Бомбалар актарып бетергән, төтен, көек исе таратып яткан станция җирендә немец һәм румын саперлары күренә. Ашыгыч рәвештә станцияне төзәтү эшенә керешәләр. Кич җиткәндә инде юлларны җимерек вагоннардан арчып бетерәләр. Беренче маневр паровозы үтеп китә.
Фронт безнең партизаннарга шул урыннарында калырга, иртәгә кичкә хәтле шунда торырга куша.
Тома, өс-башындагы тузаннарын каккалап, эре генә кыяфәт белән төзәтенгән итенә дә, иптәшләре белән саубуллашып, разведкага китә.
Тимер юлда көн озын кәйләләр тукылдый, сварка аппаратлары ышылдап тора. Каяндыр бик зур кран китертеп, юлга аркылы ауган паровозны күтәртәләр.
— Эт җаннар! Моторлары күп шул, күрәсеңме ничек бик тиз рәткә китерәләр,— ди Иван Иванович, ачуыннан төкеренеп.
— Эшли беләләр.., — ди Дуся.
— Күрсәтербез әле без аларга, — ди Иван Иванович.
Көн бик озак уза, Тома Апостол да һаман кайтмый. Дуся борчыла башлый.
— Эзләп килим, — ди ул.
Иван, аның беләгеннән тотып:
— Бәлки, үзе дә кайтыр, — ди.
— Иван, син минем курыкмаганымны беләсең бит инде, баш түбәмдә хәзер бомба явып тормый, мондый гына җирдә мин — судагы балык кебек. Беренче генә йөрүем түгел. Белешеп кайтырга кирәк. Әнә анда көтәләр, — ди Дуся. радист егеткә ишарәләп.
— Бар алайса, — дип, Иван Иванович риза була.
Дуся чыгып китә. Вакыт уза да уза, Иван һәрбер кыштырдаган тавышка борчылып колак сала.
Төн җитә. Ниһаять, аяк тавышы ишетелә.
— Дуся, синме бу? — дип Иван баскычка ташлана.
— Тома кайтты, — ди румын.
— Кайда йөрдең син шул хәтле озак?! Дусяны күрмәдеңме?
— Ой, Ивани... Ник җибәрдең, ай-ай! Бер сольдат, ике сольдат, күп сольдат... — дип сөйләп китә Тома.
Ул үзе патрульләргә килеп капкан икән. Аны комендатурага алып киткәннәр, кем син, каян киләсең, нигә ротаңнан аерылдың? — дип сорау ала башлаганнар. Тома күзен дә йоммый алдаша. бер-ике мәзәк тә сөйләп ала. Шуннан соң аны эшкә кушалар, аннары ашаталар да тизрәк үзеңнекеләр янына кайт, дип чыгарып җибәрәләр.
Тома безнең самолетларның төнге һөҗүме нәтиҗәсендә станциядә нәрсәләр җимерелгәнлеген сөйләп бирә, немецлар инде станциядә күп нәрсә эшләп тә өлгергәннәр, явызлар, ди.
Олы җиргә безнекеләрдән яңа радиограмма китә. Фронт боларга төнге сәгать унбердә, пакгауз чормасыннан төшеп, отрядка кайтып китәргә куша.
Ә Дуся һаман юк та юк. Иван Иванович тып-тын гына утыра бирә.
— Кузгалырга вакыт, — ди радист егет. Ул инде үз эшен эшлә
гән, мондый хәтәр урыннан тизрәк ычкынасы килә аның. — Безнекеләр моны көл итәчәк бит, пакгаузның тузаннары гына очачак. Нигә һаман бүкән шикелле селкенми утырабыз? Барыбызны да ♦ харап иттермәкче буласыңмы?!—ди ул Иван Ивановичка. 2
— Җитәрсәнә! — дип кычкыра Иван Иванович.
— Марш кирәк, марш... Македонский көтә, — дип, Тома аны = кулыннан тартып торгыза. g
— Их, Дуся, Дуся... — дип кенә әйтә ала Иван Иванович.
Ике сәгать утыз минутта безнекеләр станцияне тагын бомбага < тоталар.
...Дусяның соңгы язмышы байтак еллар узганнан соң гына бил- * геле булды. ♦
Ул чормадан төшә дә, җайлы вакытны туры китереп, платфор- ш мага чыга — өстендә юка гына кофта, зәңгәр юбка, аякларында с тәбәнәк үкчәле туфли. Җимерек станция турысыннан узгач, сакла- < нып кына карана-карана, мастерскойларга таба китә.
Шул вакыт бер читтән: S
— һальт! — дип кычкыралар. ®
Дуся йөгерә башлый. ь
Тагын: «һальт!» <
Вышт-вышт итеп пулялар сызгырып үтә.
Дуся, аягы яраланган хәлдә, рельслар аркылы йөгерә... Арттан = тагы аталар, тагын бер пуля аның кулбашын пешереп уза. Дуся йөгерә-йөгерә биек көнбагыш басуы эченә барып керә, яраларыннан кан аккан хәлдә, шуышып китә... Төн уртасы җиткәнче шуыша ул, аннары хәлдән таеп, бите белән җиргә каплана... Яңадан аңына килгәч, башын калкытып, йөзен Севастополь ягына таба бора да каты итеп:
— Иптәшләр! — дип кычкыра, ыңгыраша башлый.
Шул тирәдән генә куркынган бер хатын-кыз тавышы:
— Кем ул? — дип эндәшә. Дуся тавыш килгән якка борылып карый. Аннары, терсәкләре белән җиргә таянып, җирдән кузгала башлый... Менә ул торып баса, кофта изүен аерып җибәрә дә бер адым алга атлый...
— Иптәш, сез яралангансыз бит, — дип, әлеге хатын аның янына йөгереп килә.
Дуся тагын бер-ике адым атлый да җансыз хәлдә гөрселдәп җиргә ява...
«Тарау»
1942 елның дүртенче июлендә Кырым ярыматавында гадәттә булмаган гаҗәеп бер тынлык урнашты...
Көнбатыш яктагы сугыш гөрелтесенә без инде ике йөз илле көн буена күнегеп, ияләшеп беткән идек, бу юлы әлеге тынлык вакытлыча гынадыр дип фронт тарафына колак салып тыңлап тордык. Ләкин... тынлык һаман дәвам итте. Ара-тирә генә автоматтан яисә пулеметтан тырррт-тырррт иттереп аткан тавыш ишетелә дә, ул да тынып кала иде.
Героик Севастополь оборонасы һәм аның нәтиҗәләре турындагы Информбюро хәбәрләрен без авыр бер тынлыкка калып тыңлап тор-
113
дык, бу хәтәр хәбәргә йөрәге түзмичә, кайберләребез хәтта елап та алды.
Шәһәрне саклаучы морякларның исән калганнары, берничәшәр кешелек төркемнәргә оешып, дошман киртәләре аша безнең якка чыктылар.
Без алар белән төнлә учак янында таныштык. Араларыннан берсе әкрен генә болай дип җырлап та алды:
Раскинулось Черное море, Лишь волны бушуют вдали, — Огромно народное горе.— Враги в Севостополь вошли...
Тынлык, тынлык. Моңарчы безгә өметле хәбәрләр ишеттереп торган кечкенә радиоалгычка борчылып, кайгырып күз салабыз, чөнки хәзер немец танклары Ростовка таба җир җимереп баралар.
Минем дә арыган йөрәк түзмәде. Кырым урманының баш врачы Полина Васильевна Михайленко, мине мәҗбүр итеп диярлек, отрядларны Георгий Северский командалыгына тапшырттырды һәм үземне Бакчасарай отрядының санитар землянкасына салды.
Македонский миңа бик илтифат күрсәтә, минем белән ипләп- җайлап кына сөйләшә. Севастопольнең дошман кулына бирелүен Михаил Андреевич, әлбәттә, бик авыр кичерә. Бервакыт мин аның ялгызы гына бүрәнә өстендә күзләрен тутырып көнбатыш якка таба карап утырганын күрдем. Ул тарафта бит тугыз ай буена сугыш тынмады, ул тавышлар безгә: «Севастополь исән!» дип әйтеп тора иде. Ә хәзер, кемнәрнеңдер калган гомерен санаган кебек, бу тирәдә бары тик күкеләр генә моңаеп кычкыра. Михаил Андреевичның күзләрендә шул кадәр дә өмет-сагыш — менә хәзер үк фронт авазлары ишетелә башлар да Македонский бөтен урман эчен яңгыратып: «Севастополь исән, дошманга бирешми әле!» —дип кычкырып җибәрер төсле иде.
Кырымның урманнарында да, авылларында да тынлык, дошман кулына эләккән Севастополь дә тынып калган. Штурм көннәрендә янып бетмәгән нәрсәләр генә пыскып ята.
Разведка мәгълүматларына караганда, мондый тынлыкка фашистлар да аптырап калганнар. Алар туктаусыз Севастопольгә ябырылдылар һәм бу каланың диварлары янында фон-Манштейнның өч йөз меңлек сайланма гаскәрен кырдырдылар. Мондый җиңү җиңелүдән дә яман, әлбәттә.
Немецларның үлеләрне күмү командалары көн-төн туктаусыз эшләп тора. Йөзләгән самолет Кырым аэродромнарына тезеп куелган цинк табутларны Германиягә ташый.
Полк һәм дивизияләрне ашыгыч рәвештә тулыландыралар, ко-ралландыралар.
Ә шуннан соң нәрсә? Дошманның эчкәрге тылында калган без, партизаннар белән, нишләргә уйлыйлар алар? Әлбәттә, Гитлер хәзер Кырымда зур армия тотмаячак, аны башка фронтларга җибәрәчәк. Бу армияне моннан тиз алыр микән соң ул? Бәлки, башта безнең бөтен урманны буйдан-буйга «тарап», «сөреп» чыгарлар, Таврия урманнарындагы партизаннар хәрәкәтен тагын бер тапкыр бетерергә тырышып карарлар.
Манштейн безгә каршы кыш буе көрәшеп тә, уңышка ирешә алмавы өчен үч кайтармый калмаячак, әлбәттә.
Тик шунысын төгәл белеп торырга кирәк: җәза отрядлары урман һәм тауларга кайчан, нинди көч белән, нинди оператив планнар белән киләчәкләр?
Командующиебез Георгий Северский иң яхшы разведчикларны _ эшкә кушты. ?
Яшь врач Николай Осипович Эльяшев партизаннарның яшерен С бер разведчигы итеп Симферопольдә калдырылган иде. Ул немецча ях- 5 шы гына сөйләшә, ә Севастополь оборонасы чорында румынча да өй- I рәнде. Үзе ул музыкант та, матур гына тавышлы, сөйкемле, ачык I йөзле егет — кешеләр белән яхшы сөйләшә, аралаша белә.
Ул немецлар басып алган Симферопольдә яши. Сугышка хәтле - гади бер эшче егет булган. Совет заманында укып югары белем ал- ? ган Эльяшевка танышлары, хәтта якыннары да дошманга сатылган з бер кеше итеп карыйлар.
Эльяшев бик шәп хирург, Кырым якларын яхшы белүче, Европа ♦ культурасын үзләштергән, рус җанлы кеше буларак (офицерлар ком- а паниясендә ул теләсә нинди артистның да борынына чиртерлек итеп җырлый) немецларның ышанычын казана. Кирәк булса, ул рус су- - венирларын да табып бирә, кәеф ача торган урыннарны белә, үзе һәр Г вакыт шат күңелле, тапкыр сүзле. Искиткеч карьерага ирешә: Кы- - рымда хәрәкәт итә торган румын берләшмәләрендәге бөтен санита- а рия службасының консультанты, зур бер хәрби госпитальдә лабора- - тория башлыгы ул.
Бу соклангыч рус докторының кулында урмандагыларга, Совет д, властена ярдәм итә торган, бик оста оештырылган яшерен разведка - «чылбыры» булса да, бер гестапочы да, румын сигуранцасының бер контрразведчигы да аннан шикләнә алмый.
Менә Северский кулына төгәл мәгълүматлар килеп керде: зур «тарау» дигәннәре 16 июльдә иртән башланачак. Безне — Северский командалыгындагы сигез йөз партизанны — юк итәргә тулысы белән 18 нче пехота дивизиясе, румыннарның 1 нче тау укчылары дивизиясе һәм бик күп полиция отрядлары киләчәк икән.
Әллә ничә мең кешелек бу көчкә ничек каршы торырга?
Ни эшләргә, ни чара кылырга? Безнең отрядлар урнашкан бөтен урман өстенә шушы мәсьәлә килеп төште. Аны Георгий Северский, комиссары Василий Никаноров, отряд командирлары Македонский* Зинченко, Макаров, Ермаков, Чуссилар хәл итәргә тиеш...
Эльяшевтан тагын бер мөһим хәбәр бар: һөҗүмне бик кызу тотарга уйлыйлар, максатлары: партизан отрядларын, камап алып, штурмлаучы полклар көче белән заповедниктан кысрыклап чыгару һәм Хейролан сыртлыгына китереп терәп, шунда кырып бетерү икән.
Менә командирлар белән комиссарлар Пескура елгасы буендагы аланга җыелганнар. Як-якта яссы ябалдашлы биек нарат агачлары. Көн мунча эче кебек эссе, бөркү. Бу оператив җыелышка килүчеләр туктаусыз тәмәке тарталар, бер читтәрәк бер-берсенә сүзсез генә карашып торган Северский белән Македонскийга күз сал- галап алалар. Боларның әле төгәл бер карарга килмәгәнлекләре сизелеп тора.
Георгий Леонидович Северский — чик буе гаскәрләрендә кадровый командир булып хезмәт иткән кеше. Миңа аның белән күптән, 1932 елда, Дагстанда чакта ук танышырга туры килгән иде. Ул вакытта мин тау укчылары полкында кече командирлыкка укыйм, ә Северский, срогын тутырганнан соң, безнең күршедәге пограничниклар дивизионында хезмәт итә иде. Безне гарнизон клубының сәхнәсе очраштырды. Икебез дә «артистлыкка» язылып, репетициягә йөри башлаган идек.
Тәнәфестә Северский тизрәк буфетка йөгерә — аның кесәсендә һәрвакыт акчасы була, ә миңа авыз сулары чыгарып кына торырга туры килгәли иде. Бер көнне ул миңа: «Әйдә, аша!» — дип җилкәмә төртте. Француз булкасы белән чәй колбасасы — минем өчен »• 115
төштә генә күрә торган тансык азык булды. Полкта күбрәк киптерелгән Каспий балыгы гына эләгә иде.
Еллар үтеп, мин менә партизаннар командиры булып киттем. Минем күз хәтере ярыйсы ук яхшы икән. Бервакыт Югары Аппалах урман хуҗалыгына баргач, күземә озын буйлы, бик ыспай гәүдәле бер кеше чалынды. Күрүгә үк танып алып:
— Булкаларың өчен рәхмәт! — дип кычкырдым.
Северский миңа әйләнеп карады да гаҗәпләнеп:
— Дагстан, Буйнак, менә бит син, ә! — диде.
Аның үз-үзен беркадәр артистларча тотуы монда, урманда да сизелә иде. Юмор тойгысын югалтмыйча, ниндидер дәрт-гайрәт белән бирә ул командаларны.
Иң яраткан кешесе — Македонский. Басман-тауга бик күп юл- сукмаклар салынган, бер уйлаганда анда качарлык-сыенырлык урын да юк, ә менә Македонский зур бер партизан отрядын ике йөз илле көн буена шул тау ышыгында качырып яши. Ничек эшли алган ул аны?
— Маневрда хикмәт,— ди Михаил Андреевич елмаеп.
Менә хәзер дә, бик җаваплы карар кабул итәр алдыннан, Георгий Леонидович аңардан ничек итеп дошманның борын төбендә үк йөри алуларының хикмәтен төпченеп сораша.
Северский, Македонский яныннан китеп, бер башы инеш өстенә чыгып торган черек бүрәнәгә барып утырды. Яр астына вак таш кисәкләре ыргыткалый-ыргыткалый, тагы уйланырга кереште.
Ә тирә-як тып-тын, ара-тирә карт нарат башлары гына ышылдап куя.
Северский бүрәнә өстеннән капыл гына торды да ике сүз белән:
— Вихманны китерегез! — диде. Янына Вихман килгәч: —Фа-шистларның махсус батальоны кайда хәзер? — дип сорады.
— Югары Аппалахта инде, — диде тегесе.
Бөтен кешегә билгеле: җәза отрядларының беренче дулкыны Севастополь урманнарын үтәли «тарап», «сөреп» чыккан, җир өстендәге һәрбер «җыерчык»ны капшап узганнар, җәйләүдәге сыртлыкларны танклар тапаган. Батальон белән батальон тоташып диярлек барганнар, роталар янәшәсендә тау кәҗәсе үтәрлек тә ара калмаган.
Фашист батальоннары җәйләүдән алып Симферополь — Бакча- сарай автомагистраленә хәтле, шул рәвешчә, «сөреп» узалар, таудагы һәр ярыкны тикшерәләр, тау тишекләре авызына гранаталар ташлыйлар. Карательләрнең беренче линиясе артыннан, ике километр чамасында, икенче линия килә, аннары өченчесе.
Шулар арасында махсус яшерен батальон хәрәкәт итә. Анысы Северскийның штабын, радистларны, барлык служба башлыкларын пленга алырга тиеш.
Северский, кешеләрне үз янына чакырып, кулын изәде: командирлар һәм комиссарлар якын килеп, Северский белән Вихманны чолгап алдылар.
Георгий Леонидович һәр сүзен өзеп-өзеп:
— Мин карар кабул иттем! Хәзер үк Хейролан сыртлыгына марш башларга! — диде.
— Анда безне эсэсчылар көтеп тора ич! — диде комиссар Никаноров сәерсенеп.
— Көтә бирсеннәр. Без анда ук барып җитмибез, чак кына җитми калабыз. Фашистларның күләгәсе булып басабыз... Үз күләгәңне үзең таптый алмыйсың бит. Беренче булып Македонский отряды атлый, аннары Симферопольныкы... Отрядларыгызга таралышыгыз, план турында ләм-мим. Вихман монда кала.
Леонид Вихманны тәвәккәл, аек акыллы булуы өчен Северский бик ярата иде. Менә хәзер язмышың кыл өстендә торган бер вакытта бу ышаныч тагы да кирәк. Бәлки, шуңадыр, командир рәсмилекне бөтенләй онытып, әкрен генә:
— Леня, дускай... — диде. — Сине морякларың белән монда калдырам. Махсус батальонны Севастопольчә каршы алырсың. Аң- * ладыңмы? з
— Так точно, Георгий Леонидович.
— Үзең белгәнчә тәвәккәллә — рөхсәт итәм! Менә шулай, дус- = кай, — дип, Северский лейтенантны туганнарча якын итеп кочак- 2 лап үпте. — Сиңа ышанам, Леня. F
...Тып-тын урман эченнән, аякларын сакланып кына баса-баса, s йөзләгән партизан атлый. Аяк киемнәрен, котелокларны — гомумән з шалтырап, шакылдап тавыш чыгарырдай бөтен нәрсәне парашют з кисәкләре белән чолгаганнар... *
Ми кайнарлык эссе, бөркү. Урман сугышчылары җайга гына ♦ һаман атлыйлар, күзләргә әче тир тула. Төп колоннаның як-ягына и дозорлар — иң батыр, иң тәҗрибәле, корыч нервалы, соңгы патро- ° нын үзенә ата алырдай тәвәккәл егетләр куелган. <
Сукмак әкренләп-әкренләп Аспортка — элекке турбазаның янган кисәүләре генә калган бер аланга төшә. Бу аланны урталай ярып ш юл уза. Аланнан ары — урман, урманнан соң — Хейролан сыртлыгы. ® Анда фашистларның яшерен ут сызыгы. Алар анда партизаннарны н көтә. <
Северский кулын күтәрүгә, барысы туктап, тынып калдылар. “ Тып-тын, шылт иткән тавыш та юк!
Менә шул тынлыкка әкренләп чит авазлар кушыла башлый. Алар якынлашып киләләр. Кыштырдаган, шаулаган тавышлар арта, көчәя бара — карательләрнең беренче сафы килә.
Кул сәгатенең текелдәве йөрәк дөпелдәве белән кушыла.
Хәзер, шушы мизгелдә үк, Аспорт аланыннан җил кебек омтылып узып китәргә кирәк.
Өлгерербезме?
Северский, автоматын атарга әзер тотып, нык адымнар белән аланга төште, аның янында комиссар Никаноров белән автоматчылар группасы. Аннары аланга Македонский чыкты да сабыр гына борылып, кул изәде... Һәм бөтен партизан халкы, тавыш-тын чыгармыйча, бу хәтәр аланны узып, аргы урманга барып керде.
Партизаннардан соң нәкъ биш минуттан алан кырыенда немецларның мотоцикллы разведчиклары күренде. Алар як-якка карандылар да күккә берничә ракета чөйделәр.
Аланга, диңгездәй шаулап, солдат массасы килеп тулды. Утыз градуслы эсседә немецлар тәмам пешкәннәр. Башларыннан пилоткаларын салып ташладылар. Кайберләре хәтта чишенеп ялан тән калды.
Немецлар, урманга таба төзәп, тирә-якларына пулеметлар урнаштырдылар да ялга туктадылар.
Текә тауларда йөреп, эсседә аңгыраеп хәлдән тайган бу карательләрне кырып салырга бик җайлы вакыт та югыйсә — ярамый шул! Атып кына кара — ун меңләгән солдат һәм офицердан торган бу карательләр машинасы шундук хәрәкәткә килеп эшкә керешәчәк һәм бер генә партизанның да башы исән калмавы бар...
Беренче колонна карательләре ике сәгать чамасы ял иттеләр, кояштан ышыклану өчен урман эченәрәк керделәр, партизан отрядлары да, алардан бер километр эчтәрәк, ике сәгать чамасы посып
ятты, тыннарын да чыгармады. Мондый түземлелекнең бик каты тәртип саклаганда гына булуы мөмкин.
Көтмәгәндә Пескурада ут давылы кузгалды.
Вихман микән бу?
Шорт-шорт гранаталар шартлый, автоматлар тырылдый башлады, биш-алты минуттан соң дөп иткән тавыш ишетелде, тагын дөп итте, тагын...
— Безнең миналармы әллә? — дип, комиссар Северскийга карады.
— Молодец, Леня, кирәкләрен бирә... — диде Георгий Леонидович. — Барыбызга да әзерләнергә! — дип шыпырт тавыш белән генә- команда бирде.
Безнең отрядлар артыннан... немецлар да кузгалдылар.
Партизаннар тауга менә бара, алар артыннан карательләр килә. Тагын ике мең метр менгәннән соң — Хейролан сыртлыгы. Партизаннар артыннан килүче немецлар Хейролан аръягындагылар белән ракета чөешәләр.
Партизаннар бик борынгы оборона сызыгына — эре-эре шома таш өемнәренә килеп җиттеләр. Сыртлык буйлап бик тигез итеп өйгән булганнар аны, очлары төньяк-көнчыгышка таба борып салынган. Әллә ничә гасыр элек скифлармы, таврлармы Хейролан сыртлыгы аръягында күкселләнеп күренгән иркен Әлмин үзәнлегенә үтәргә маташучыларның юлларына аркылы төшкәннәр, күрәсең.
Туктарга!
Северский хәрәкәтне туктатты, тынлык саклап ташлар ышыгына ятарга боерык бирде. Һәркем ялан кул белән диярлек җирне казыштырып — солдат көрәге бик аз — үзенә ятарга җайлырак урын әзерләде.
Бәлки гомернең соңгы чиге инде шушындадыр?!
Немец разведчиклары өч йөз метр чамасы якын килеп, партизаннар эз калдырып узган сукмакларны карыйлар — аларны инде күздән ычкындыру юк.
Нәкъ шул вакытны Пескура ягында тагын гөрселдәгән каты шартлау авазлары ишетелде, аннары автоматлар тырылдады.
Кинәт һавага ракеталар очты, немец разведчиклары башта, нишләргә белмичә, аптырабрак калдылар, аннары барысы берьюлы Аспортка таба төшеп киттеләр.
Аңлашылмый бу!
Соңыннан ачыкланды ул хәл: карательләр, партизаннар безне- алдадылар, дип уйлаганнар. Эздән яздыру өчен кечерәк бер төркемне Хейролан ягына җибәргәннәр, ә төп массалары ниндидер хикмәтле юллар белән эзәрлекләүдән котылып, Пескурада торып калган, дигән нәтиҗә ясаганнар.
Кояш Аппалах сыртлыгы өстендә елтырап алды да тиз арада аның артына төшеп күмелде. Урман эче дә караңгылыкка чума барды.
Көньякка хас төсмерләре белән төн җитте — күктә эре-эре йолдызлар җемелди, тарлавыклар эче дөм-караңгы, тау битләре чак- чак кына яктырыбрак беленеп тора.
Урман эче кинәт берничә урында яктырып китте — немецлар учак яга башладылар. Алар тукталган төштә урман өстендә һавага аллы гөлле ракеталар атылып тора, — җәзачы немецлар, бер генә минут та утсыз торудан куркып, туктаусыз ракета чөяләр. Кайдадыр Чучель үткеллеге ягында кызыл ут шәүләсе балкып тора — анда, көек исе таратып, урман яна иде.
Хәзер үк немецларның беренче сафы аркылы шыпырт кына үтеп-, китеп, артларына төшәрлек юл табарга кирәк.
Македонский үзе янына юл табу остасы Дмитрий Кособродский- ны чакырып ала.
Дима агай — ул инде шактый олы кеше, без аның үзенә дә шулай дип эндәшәбез — Македонский каршына килеп басты. Юка гәүдәле, кылыч борынлы, сабый балаларныкы шикелле кечкенә генә иякле бер кеше ул.
— Дима агай, хәлне күреп торасың инде.
— Җиңел түгел.
— Башта икәү генә тәвәккәлләсәк, ничек булыр?
— Тәвәккәлләми нишлисең, — ди Дима агай, болай үзара гына хәл-әхвәл сөйләшкән сыман, карабинын иңенә аса. — Әйдә алайса, кузгалыйк, Македонский.
Киттеләр.
Ике тау килеп кысылган төшне чыннан да юкка гына тарлавык дип атамаганнар — шул хәтле тар, өстәвенә сынган-ауган агачлар белән тулган, гүр эче шикелле караңгы, юеш.
Дима агайның күзләре мәче күзе кебек — төнлә дә яхшы күрә. Тарлавыкның як-ягында, бер-берсенә тавыш биреп-эндәшеп, немецлар тора. Әнә шулар уртасыннан үзеңне сиздермичә шыпырт кына үтеп китәр өчен ниндидер тылсым иясе булырга кирәк.
Өч йөз метр чамасы шуышып узгач, кире борылдылар.
Кайтып, Северскийга: «Узарга мөмкин!»—дип доложить иттеләр.
Северский, тавыш-тын чыгармый гына, командирларны җыйды.
— һәр партизанны кисәтеп әйтеп чыгарга ун минут вакыт би- рәм: кем дә кем берәр тавыш чыгара — атып үтереләчәк! — диде ул.
Борыла-сырыла шуышкан озын бер елан сыман, колонна алга үрмәләде. Берәр чыбык кисәге сынудан да куркып, тыннарны кысып, тарлавык төбеннән пластунча ятып шуыштык.
партизаннарның күзләре урман киегеннән дә яхшырак күрә, колаклары тау кәҗәсеннән дә яхшырак ишетә.
Тын да алмыйча тыңлап ятабыз. Бер минуттан румын атлы гаскәренең ике эскадроны узып барганын шәйләдек. Атларын юртты- рып Аспорт юлы буйлап үтеп киттеләр. Кайдадыр шушы тирәдә моторлар гөрелди башлады... Северский гаҗәп бер тизлек белән колоннаны яңадан Хейролан ягына күчерде. Урманга кереп кенә җиткән идек — Аспорт аланына фашистларның машиналары килеп тулды. Партизаннар тагын теге борынгы таш өемнәре ышыгына яттылар. Кыскасы, кичәге хәлләр яңадан кабатланды.
Карательләрнең икенче дулкыны хәтәррәк килә иде. Соңгы сугышка хәзерләнә башладык — башка чарабыз юк.
Кояш Чатыр-Даг турысына менеп җитте, партизаннар кесәләрендәге гранаталарны бушаттылар, «партизан артиллериясе»нә запаллар куелды.
Төн уртасы авышканда сигез йөзләп партизан инде «Конка»га җитте (текә тау тезмәләреннән берсе шулай дип атала иде). Беренче карательләр линиясенең тылы иде бу.
Ярым уяу хәлдә йокладык, урман юлларындагы ат аягы тавышларын да ишетеп яттык.
Әмма бер могҗиза булды инде: карательләрнең беренче дулкыны партизаннарга кагылмыйча үтеп китте.
Алда икенче дулкын тора. Анысы, тавышланып, һавага ракеталар чөя-чөя, Чучель сыртлыгыннан төшеп килә.
Безнең отрядлар яңадан Аспортка төшә. Дикъкатьне бер генә секундка да йомшартмыйбыз. Безнең разведчиклар — иң тәҗрибәле
Кинәт, җир астыннан калыккан кебек, Леонид Вихман пәйда булды.
— Бик мөһим документлар бар? — дип, моряк, көч-хәл белән сулый-сулый, кыр сумкасын командующийга сузды да шундук җиргә авып, үлгән кебек йокыга да китте.
Тәрҗемәчене чакырып китерделәр. Кыйммәтле кәгазьләр арасыннан заповедникны «тарау» өчен төзелгән оператив карта килеп чыкты. Анда немецларга хас пөхтәлек белән бөтен җәза батальоннарының юлы сызып чыгылган, аларның теге яки бу урынга кайчан барып җитүләре күрсәтелгән иде.
— Тизрәк тәрҗемә ит, — дип ашыктырды командующий.
«16.00. Дүрт йөз уналтынчы батальон, Аспортта туктый, сәгать икедә ял итә».
Әйе, кичә нәкъ шулай булды.
«Аспорт-Бешуй юлын тикшерергә... Атлы гаскәр һәм Тунешта- ның танк группасы».
Әйе, Аспортта хәзер танклар.
һөҗүм итүче беренче дулкын турында мондый мәгълүматлар бар: «Беренче колоннада катнаша: 23 нче тау укчылары батальоны, 3 нче тау укчылары батальоны, 14 нче пулемет батальоны, резерв группасы һәм 2 нче тау укчылары батальоны. Һәр батальон операцияне күрсәтелгән схема буенча башкара. Батальоннарның төп хәрәкәтенә эләкми калган җирләр аерым группалар тарафыннан «тарап» чыгыла, һәр батальонда пулемет батальоныннан бирелгән 35-әр пулеметчы булырга тиеш. Бу пулеметчылар, төп хәрәкәткә параллель рәвештә, группалап хәрәкәт итәләр...»
Кулга төшерелгән кыр сумкасыннан төп приказга карата язылган кушымта да килеп чыкты, анда: икенче колонна Аспорттан ары китмәскә, Хейролан группировкасының тылын сакларга тиеш, диелгән иде.
Менә монысы ярый! Чыннан да шулай микән? Планда шулай диелгән диюен дә, чынлыкта ничек булыр.
Северский тиз генә командирлар киңәшмәсе җыеп, аларны трофей документларның эчтәлеге белән таныштырып чыкты да:
— Ничек уйлыйсыз сез, иптәшләр: карательләрнең икенче дулкыны Аспортны сөреп узармы, юкмы? — дип сорады.
Тугыз айлык көрәш тәҗрибәсе андый хәлнең булмаячагын әйтеп тора иде.
Берләшмә комиссары һичбер икеләнүсез:
— Немецлар алар — педант халык, нәкъ планда язылганча эш итәчәкләр, — диде.
Бу фикер белән командирлар да килешкәч, Северский:
— Алай булгач, шушыннан кузгалмыйбыз! — дип соңгы карарын әйтте.
Хейролан сырты итәгендә газаплы, авыр ике көнне уздырдык. Төнлә салкын үзәккә үтә, көндез кояш әлсерәтә. Кечкенә куаклар ышыгында эссе, бөркү, тамак кибә, эчәсене китерә — ә тирә-якта бер тамчы су юк.
Трофей документларда әйтелгәннәр дөрес булып чыкты. Карательләрнең икенче дулкыны Аспортны сөреп узмады, беренчесе исә, фронт буенча ун километр иңлегенә җәйгән җәтмәсенә бер балыкта эләкмәвенә аптырап, күрәсең, тагын ни эшләргә белмичә, туктаган урынында тик тора, чөнки планда әйтелгәннәрнең барысын да эшләгәннәр иде инде алар.
Көтелмәгәндә өченче дулкын да барлыгы беленде. Бу хакта Эльяшев та, башка подпольечылар да безгә хәбәр итмәгәннәр иде.
Бу дулкын — арттан чистартып баручы бер нәрсә сыйфатында — полиция батальоннары һәм румын полкларыннан тора икән.
Бу колонна бик кызу хәрәкәт итеп Аспортка килеп җитте һәм менә хәзер тәмам арып хәлдән тайган партизан отрядлары белән күзгә-күз очрашуы мөмкин иде.
Коточкыч кыен бер хәл килеп туды, аның буласы алдан көтелмәгән, шуңа күрә дә бик куркыныч, бик хәтәр иде ул.
— Немецлар кай төштә? —дип сорады Северский.
Иван Иванович белән Тома тиз генә разведкага китеп барды — Дуся үлгәннән соң алар гел бергә йөри торган булдылар.
Икесе дә бик тәвәккәл егетләр — кыргый кабан үтә алмаслык җирдән дә үтә алырлар. Бер сәгатьтән, еш-еш сулап, Иван Иванович Северский янына шуышып килеп җитте.
— Фрицлар заповедниктан китеп баралар, валлаһи.
Симферополь отряды разведкасы да әйләнеп кайтты. Аның командиры Христофор Чусси:
— Немец батальоннары Саблы янында, Симферопольгә таба китеп баралар, — дип хәбәр итте.
Ә өченче колонна Аспортны аркылы чыкты.
Безнең өчен бердәнбер юл — бу колоннаны өзеп узып китү.
Менә иң алдан Македонский отряды кузгалды. Беркадәр фронт сызыгына җәелебрәк, бакчасарайлылар Аспортка, полицайлар һәм румыннарның каршысына баралар.
Бакчасарай отряды артыннан Митрофан Зинченко командалыгындагы Севастополь отряды, алардан соң Симферопольныкы кузгалды...
Менә румыннарның сөйләшүләре дә ишетелә инде.
Партизаннар румын ротасы белән йөзгә-йөз дигәндәй килеп очраштылар.
Каршыларына көтмәгәндә партизаннар килеп чыгуына Анто- нескуның «гайрәтле» гаскәре шул хәтле шаккатып калды — яшен суккандай булды.
Македонский, Томаның яктыгына төртеп: «Исәнләш!»—диде.
Румыннар колоннасыннан офицер чыгып, Апостолның сәламенә каршы җавап кайтарды.
Румыннар аңгыраеп калгандай тын гына тора бирделәр.
— Шушы ун минут эчендә сезгә беркая да кузгалмаска, урыныгызда гына торырга кушты командир, — диде Тома.
Ниһаять, офицер телгә килде:
— Бу хәл турында сүз таратмавыгызны үтенәм. Без кузгалмаска риза.
— Без сүз таратмабыз.
Шулай итеп, һәркайсыбыз үз юлыбыз белән китеп барды.
1942 елның унтугызынчы июнендә немец командармы фон- Манштейнның «зур тарау» дигәне әнә шулай уңышсызлык белән бетте. Әмма шулай да Симферопольдә рус телендә чыга торган «Штамме дер Крым» газетасы: «Кырым заповеднигындагы партизан отрядлары юк ителде, аларның калдыкларын урындагы подразделениелар эзәрлекли», — дип лаф орды.
Ике көн ял иткәннән соң Северский Пескура янындагы аланга отрядларның командирлары белән комиссарларын җыеп, сугышчан заданиеләр бирде:
— Митрофан Зинченко, Байдар үзәнлегендә тавышыбызны катырак ишеттерү максаты белән ике сугышчан группа төзергә. Македонский Әлмин һәм Белбек үзәннәрендә операцияләр җәеп җибәрә. Христофор Чусси Алушта үткелендә хәрәкәт итә. Евпатория отряды командиры Даниил Ермаков...
Шулай итеп, сугышчан группалар яңадан эшкә кереште.
X. ЯХИН