Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВГУСТ КӨННӘРЕНДӘ БЕРЛИНДА


л ЛЧ л елның 19 августында, ГДР Язучылары союзының чакыруы буенча, әнием 1Ц I/I белән Мәскәүдән Берлинга барырга чыктык. Миңа бу истәлекле урын- I V1 ■ нардан гомеремдә беренче мәртәбә үтәргә туры килде. Поезд тәрәзәсеннән әтием кайчандыр коллыкта йөргән, һәлак булган җирләргә—хәзер кояш нуры астында балкып яткан Польша, ГДР җирләренә карап бару минем күңелемдә тирән сагыш уятты. Мин инде күптән бу якларга омтылдым, инде күптәннән минем әтием соңгы тапкыр баскан ташларга орынасым килә иде.
Еш кына миннән: «Әтиеңне хәтерлисеңме?» — дип сорыйлар. Аны соңгы тапкыр күргәндә, миңа дүрт яшь иде. Шуннан соң әтиемне бик озак еллар буе күзалдына китердем, көттем, үземнең бала чагым хәтереннән иң күңелле, иң якты көннәребезне берәм-берәм чүпләп алдым. Аның мине ничек циркка алып барганнарын, Казанда вакытта Язучылар союзына эшкә яки опера театрына алып барганнарын. Ялтада диңгез буенда ял иткәндә минем белән ничек әвәрә килүләрен яки Мәскәүдә безнең ишегалдындагы бөтен бала-чагаларны ничек итеп уенчык автомашинада әйләндерүләрен— барысын-барысын минем сабый аңым, ничектер, үземдә саклап калган. Ә бер көнне бигрәк тә ачык хәтерлим. Ул көнне без, таң белән бәйрәмчә киенеп. Казан тирәсенә, әтинең дуслары торган бакчага барырга чыккан идек. Вокзалда әтиемнең кәефе кинәт үзгәреп китте, әнием елый башлады — бу сугышның беренче көне иде. Тагын авыру хәлемдә йокы аралаш әтием белән саубуллашуны, аның ягымлы йөзен һәм минем өчен бөтенләй ят тоелган хәрби киемен томанлы гына хәтерләп калганмын.
Еллар үтте. Сугыш бетте. Әтием... әйләнеп кайтмады. Әниемнең, әтинең туганнары һәм дусларының сөйләгәннәре аша аның образы минем җанымда гел яңара торды. Дөрес, алар үткән саен бала чакта хәтеремдә калганнарны бу сөйләүләрдән, аның шигырьләрен, хатларын укыганнан туган тәэсирләрдән аеру кыенлаша барды
Әмма болар бөтенесе бергә минем өчен бик тә якын, бик тә кадерле булган кешене йөрәккә якынайта гына төште.
Беренче мәртәбә «Моабит шигырьләре»н укыгач, мин аның ихтыяр көчен, хисләренең тирәнлеген тоеп тетрәнгән идем. Аның рухи газапларын, шигъри васыятьләрен уку миңа коточкыч авыр булган иде. Шул шигырьләр туган якларга алып барган поезд тәгәрмәчләре дөбердәвен тыңлый-тыңлый, хәтеремә таныш юллар килә:
Төштә миңа нәни кызым килде.
Чәчләремне сыйпап тарады.
— Ай-Һай, әти, озак йөрдең... — диеп, Күзләремә сөеп карады.
Ул чакта әтиемнең Алман иле турында шигырен укыганнан соң мин, — бәлки яшьлек самимилеге күңел колачын чикләгәндер, — аның фашист төрмәсендә утырган хәлдә дә немецларны Гейне, Маркс, Шиллер, Бетховеннарны мәңге яшәтергә чакыруын аңлый алмаган идем.
Ишетегез бөек хаклык сүзен. Төрмәләрне безнең ачыгыз!
Бу минем өчен бик зур сабак—чын мәгънәсендә бөек батырлыкның, аңсыз нәфрәт белән сукырларча беркайчан да эшләнми торган батырлыкның бик зур сабагы булды.
Менә хәзер без аның җәзалап үтерелгән җиренә, шундый шигъри юллар язылган җиргә барабыз. Утыз ел вакыт үткән. Кичке утлары балкыган Берлинның Көнчыгыш вокзалына поезд әкрен генә килеп туктый. Вакыт инде бик соң булса да, безне бик күп кеше каршы алды. Башта без бик күп чәчәкләр, ачык йөзләр һәм җылы карашлардан хәтта каушап калдык. Безне ГДР Язучылар союзыннан, антифашистик комитеттан, Тормоз заводының Муса Җәлил исемендәге бригадасыннан иптәшләр каршылады. Шушы табигый, дусларча якынлык, туганнарча кайгыртучанлык без киткән соңгы көнгәчә күренде һәм сизелде.
Берлинда без бик күп кешеләр белән очраштык. Кайда гына булсак та, Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын белгән, аның истәлеген хөрмәт иткән күпләрне күрер ә туры килде: Тормоз заводында Муса Җәлил исемендәге бригада, Берлин язучылары һәм нәширләре. Герман-Совет дуслыгы җәмгыяте һәм антифашистик комитет членнары... Әни белән икәү калгач, без Берлин урамнарын урап бик озак йөрдек. Кулга алынганчы, бәлки әти үзе дә шунда булгандыр, туган ил хакында, безнең хакта җыр көйләп уйлангандыр. Без гаять борчылып һәм дулкынланып 25 нче августны көттек. Моннан 30 ел элек әтиемнең һәм аның көрәштәшләренең башын нәкъ шул көнне кискәннәр бит...
Иртән сәгать тугызда Германиядәге Совет консулы машинасында без Көнбатыш Берлинга юл алдык. Андагы Плетцензее төрмәсендә җәзалау үткәрелгән. Бер катлы баракта хәзер фашизм коллыгы елларында һәлак булганнар истәлегенә мемориал ачылган. Машина Көнбатыш Берлин урамнары — башка дөнья, башка дәүләт җире буйлап әкрен генә бара. Биредә, Моабит һәм Шпандау «таш капчыгында» Җәлил һәм аның көрәштәшләре утырган. Плетцензеенең кирпеч комплексларына якынлаштык. Төрмә капкасы янына бик күп халык җыелган. Яныбызга Көнбатыш Берлин дуслык җәмгыятеннән, «Фашизм вакытында эзәрлекләнүчеләр» җәмгыятеннән иптәшләр килә. Арада Көнбатыш Берлиндагы поляк, чех, болгар миссиясе вәкилләре дә күп. Чәчәкләр, чәчәкләр... Венок тасмаларында Җәлил батырлыгына соклану сүзләре... Сәгать унда элеккеге төрмә эченә керәбез. Тәбәнәк баракның соры стенасында: «1933—1945 еллардагы Гитлер диктатурасы корбаннарына» дигән язу. Тантаналы һәм кайгылы веноклар шунда куела. Кояшлы якты көн, кызыл чәчәкләр... һәм шыксыз төрмә стенасы.
Кичәне Көнбатыш Берлинда безнең консулыбыз Тищенко ачты. Герман-Совет дуслыгы җәмгыяте вәкиле, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең каһарманлыгы алдында таң калуын белдереп, бу батырлыкны онытмаска чакырып сөйләде
Менә йөрәкләрне әрнү һәм курку белән кысылырга мәҗбүр иткән иң авыр минутлар: без баракның эченә керәбез. Шәрә һәм салкын цемент идән. Ярым караңгы, тәбәнәк һәм кысан таш бүлем. Биредә кешеләр башын кискәннәр. Тамакка төер утыра... Барабызның да якыныбыз Мусаның да, аның көрәштәшләренең дә гомере шунда өзелгән. Күңел, ирексездән, аның горур шигъри юлларын кабатлый:
Җырлап үттем данлы көрәш кырын.
Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.
Әнием белән мин кызыл чәчәкләр веногын шушы кыргый бүлмәнең идәненә куйдык.
Тимер ишекле икенче бүлме. Шундый ук кысан, шулай ук хәтәр, куркыныч. Ун» бер татар батырын соңгы тапкыр бирегә алып кергәннәр, алар соңгы мәртәбә бәлки шунда саубуллашканнардыр... үзләрен соңгы минуткача батыр тотып, елмаеп!.. 1973 елның сентябрендә биредә чех герое, антифашист Юлиус Фучикның үлүенә 30 ел тулуны да шулай билгеләп үткәннәр.
Плетцензеены үтеп бер квартал киткәч, без Моабит тәрмәсе янында тукталдык. Аны яңадан төзекләндерелгән диләр, әмма калган ташлары аның күпме кайгы, күпме ф кыюлык күргән! Җәлилчеләрнең соңгы көннәре турында эзләнүләре белән Леон Не- бенцаль безнең һәммәбезгә билгеле инде. Тормыш иптәше Ильза белән аның безгә карата кайгыртучанлыгы һәм ягымлылыгы беркайчан да онытылырлык түгел.
Алда әйтелгән заводның Муса Җәлил исемендәге бригадасында без көне буе булдык. Иртән Берлин күленә сәяхәт ясаганнан соң, алар безне үзләренең эшләре, планнары белән таныштырдылар. Әнием белән алар үзләрендә моннан биш ел элек очрашкан иде инде. Хәзер иске дусларча кочак җәеп күрештеләр. Соңыннан заводның музеен карадык. Анда заводның фотодокументлардан торган тарихы, антифашистик көрәш, сугыштан соңгы күтәрелеш һәм соңгы еллардагы уңышлар киң яктыртылган.
Шундый ук эчкерсез очрашуларның берсе Берлин язучылары белән булды. < Алар арасында безнең совет укучыларына «Голый среди волков» (< Бүреләр арасын- о да шәрә бер кеше») романы буенча яхшы таныш булган Бруно Апиц та бар иде. ~ Ул — фашизмга каршы кыю көрәшүчеләрнең берсе, гитлерчылар концлагереның х электәге тоткыны.
Берлинда без ГДРның культура министры ярдәмчесе иптәш Хелке белән очраштык һәм Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрен немец телендә беренче китап итеп _ чыгарган нәшриятта булдык. Баш редактор иптәш Грюнер һәм аның хезмәткәре Ко- ~ шут Җәлилнең тулырак басмасы әзерләнәчәген әйттеләр. Е
Ун көнлек сәяхәтебездә без Гарц белән Дрезденда да булырга тиеш идек. Дрезден безне үзенең Цвенгер сарае һәм картиналар галереясе белән генә түгел, у барыннан да бигрәк, җәлилчеләргә хөкем карары чыгарылган, аларга суд булган урын буларак та кызыксындырды.
Биредә сугыштан соң элеккеге төрмә бинасы өр-яңадан үзгәртеп корылган һәм политехника институтына бирелгән. Хәзер аның якты, киң залларында йөзләрчә немец студентлары белем ала. Теге куркыныч еллардан төрмәнең эчке өлешендәге ямьсез таш кое гына истәлеккә калдырылган. Биредә кешеләрне күпләп кырганнар. Гильотина урынында — фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарга истәлек язылган зур таш. Таш өстендә — тере чәчәкләр. Бинаның урта бер җирендәге тәбәнәк пьедесталга бронзадан эшләнгән дүрт кеше сыны куелган: алар үлем алдыннан соңгы минутларын кичерәләр, үлемне куркусыз каршылыйлар. Биредә студентлар укуга тантаналы төстә кабул ителә, алар үзләренә бу бәхетнең күпме кан түгеп яулануы турында уйланалар. Институтның партия комитеты члены моның бик зур тәрбия чарасы булуын сөйләде.
Югарыга карасаң фашистларның җәлилчеләрне хөкем иткән суд залы тәрәзәләре күренә. Алар судта үзләрен кыю тотканнар, Җәлил ялкынлы һәм горур сүзләр әйткән, шуңа да аңа сөйләргә ирек бирмәгәннәр. Кызганычка каршы, ул чакның архивлары юк ителгән яки бомбага тотканда янган булса кирәк. Әмма Дрезден язучылары һәм Германия-Совет дуслыгы җәмгыяте членнары эзләнү алып барачакларын, суд утырышы язмаларын табарга теләүләрен әйттеләр.
Дрездендагы иптәшләр белән очрашу безнең өчен бик истәлекле булды. Барыннан да бигрәк, аларның ярдәмчел булырга әзерлеге, Җәлил иҗаты белән чын күңелдән кызыксынулары куандыра. Очрашуда яшь шагыйрьләр дә, сугыш дәһшәтләрен кичергән сәнгать фәннәре докторы Китарина Шерифус кебекләр дә бар иде. Ул 1944 елның 13 февралендә Америка самолетлары Берлинны коточкыч бомбалаганда шәһәрдә булган.
Гарцта һәм Дрезденда узган дүрт көнлек сәяхәттән соң без тагын Берлинга кайттык һәм менә инде аның белән саубуллашабыз. Ә әйтәсе сүзләребез шул: синең күп катлы яңа комплексларың, яңа кварталларың яңа Германиянең яңаны төзү рухына чын мәгънәсендә тәңгәл. Яңа илеңнең һәр почмагында кешеләрнең үзләре тудырган,
АВГУСТ КӨННӘРЕНДӘ
иҗат иткән һәр нәрсәне сакларга, аның кадерен белергә чын мәгънәдә тырышулары күренә һәм сизелә. Без синдәге иске дуслар һәм бу килүдә табышкан яңа дуслар белән хушлашабыз. Бу кайгылы да, авыр да август көннәрендә алар безнең рухны күтәрде. Бик зур, бик тирән рәхмәт аларга)