Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ГЕРОЕНА ЙӨЗ ТОТЫП


ормыштагы һәм кешеләрдәге яңаны тирәнтен тою, аны калку итеп күрсәтергә омтылу — совет әдәбиятының иң мөһим сыйфатларыннан берсе. Ул үзе дә Бөек Октябрь тудырган яңалык белән рухланып һәм шуны җырлап дөньяга килде. Беренче адымнарыннан ук аның алдына яңа кеше мәсьәләсе басты. Бу геройның җанлы прототипларын совет язучылары барыннан да элек В. И. Ленин «эпохабызның акылы, намусы һәм вөҗданы» дип атаган Коммунистлар партиясе сафларыннан эзләделәр һәм эзлиләр. Бу бик табигый хәл. Чөнки коммунист пролетар революцияләр һәм социализм заманының үзәк фигурасына әверелде. Социалистик Ватаныбыз тарихының барлык дәверләрендә — совет халкы өс- тенә күп тапкырлар төшкән авыр сынаулар вакытында да, тыныч хезмәт көннәрендә дә Коммунистлар партиясе җәмгыятебезгә юл күрсәтүче якты маяк, аны әйдәп баручы көч булды. Һәм хәзер дә шулай булып кала. Тарих сынауларын уңышлы үтеп, ул заманыбызның иң авторитетлы политик көченә, халык массаларының коллектив җитәкчесенә әверелде. Коммунистка хас сыйфатлар турында КПССның XXIV съезды трибунасыннан күренекле совет язучысы А. Ваковский хаклы рәвештә болай диде: «Ул, коммунист, үзендә гаделлек турындагы хыялны җиңүгә омтылыш белән, хезмәт ияләренә мәхәббәтне изүчеләргә һәм эксплуататорларга нәфрәт белән, партия оештыручысы талантын фәнни белемнәр белән бәйләде. Ул, коммунист, патша төрмәләрендә газап чикте, ул Кышкы сарайны штурмларга барды, интервентларга отпор оештырды, ач-ялангач хәлендә, ачыккан халыкка дип җыйган икмәккә кагылмыйча, ул
Хәзерге татар әдәбиятында коммунист образы массаларны илне аякка бастыру эшенә туплады, халык белән, халыкны җитәкләп беренче совет завод-гигантларын һәм беренче колхозларны төзеде һәм ул ук беренче булып үзенең гәүдәсе белән фашист дотларының амбразураларын каплады, ул җир орбитасына безнең спутникларны чыгарды, ул беренче бу-лып космоска юл алды».
Шундый эшләре һәм сыйфатлары белән коммунист совет халкының тирән ихтирамын һәм ышанычын яулады. Шуның өчен дә ул совет язучыларының да һәр вакыт игътибар үзәгендә тора, аларны үз әсәрләрендә көчле һәм масштаблы характерлар тудыруга рухландыра. Моны татар әдәбияты мисалында да ачык күрергә мөмкин.
Әйтергә кирәк, большевик, заманның яңа һәм чын герое буларак, татар язучыларын революциягә кадәр үк кызыксындыра башлый Бу яктан Габдулла Тукайның идея-эстетик эзләнүләре аеруча игътибарга лаек. Билгеле булганча, Тукай әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук дөньяда гаделлек һәм тигезлек өчен, изелгән һәм кимсе-телгәннәрнең бәхете өчен актив көрәшүче геройлар турында хыялланып яши һәм иҗат итә. Үзенең шушы хыялын чагылдырып, ул «Хиссияте миллия» исемле мәкаләсендә (1906), мәсәлән, болай язды: «Милләт .. халык файдасын һәр төрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ... Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кебек, хамисез1, мәлҗәэсез2, фәкыйрь вә эшче
Т
халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ»
Баштарак Тукай мондый каһарманнар турындагы хыялын шәкертләр белән бәйли, аларга зур өметләр баглый. Әмма тора-бара ул заман каһарманнарын кызыл байраклар астында патша самодержавиесенә каршы ачыктан-ачык көрәшкә күтәрелүчеләр арасында эзли башлый. Һәм ялкынлы революционер — большевик Хөсәен Ямашев йөзендә шагыйрь нәкъ менә шул үзе күрергә хыялланган геройны таба. Ямашевның халык иреге һәм бәхете өчен куркусыз көрәшче сыйфатлары Тукайга Беренче рус революциясеннән соңгы елларда тагын да ачыграк булып күренәләр. Бу чорда, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, кара реакция башланып, «тик кыямәт көнгә калды хаклар истирдат кире»2 һәм әле кичә генә: «Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас», дип, хак-лык байрагын күтәреп юлга чыккан кешеләрнең байтагысы: «Егетләр! Бездә көч юк, ахры, булмас!» дип, «ике-өч чакрым да китми» егылалар. Менә шундый шартларда Ямашев электәге энергия һәм тырышлык белән үзенең революцион эшен дәвам итә, халык массаларын царизмга каршы яңа көрәшләргә әзерли. Болар белән Ямашев Тукайның тагын да тирәнрәк ихтирамын һәм мәхәббәтен яулап, аның өчен халыкка турылыклы хезмәт итүнең үрнәге, гражданин һәм көрәшче идеалы булып тора. Шагыйрьнең бу идеалы «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле мәгълүм шигырендә ачык чагылыш таба Тукай Яма- шевны әле «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез» белән, әле «язда елмайган кояш» белән чагыштыра Шагыйрьгә бу революционер үткен акыллы булуы, тормыш пычрагын «гәүһәр кеби вөҗдан белән» үтүе, явызлыкка каршы армый-талмый көрәшүе белән кадерле Менә шундый сыйфатлары Ямашевны шагыйрь алдында башка бик күпләрдән өстен итәләр, якты йолдызга әве-релдерәләр. Әмма биредә шуны истә тотарга кирәк: гәрчә Тукай А Н Бах- ның «Ачлык патша» дигән революцион брошюрасын татарчага тәрҗемә итсә дә, ул Ямашев алып барган көрәшнең политик асылын аңлаган, бу шәхесне большевик рәвешендә белгән дип өзеп әйтеп булмый. Шул заманда туып килгән тарихи хакыйкатьне — большевикның яңа эпоха герое төсендә мәйданга чыгуын Тукай әле күңеле белән генә сизенгәндер, күрәсең.
Революциягә кадәрге прозабызда исә большевик образына беренчеләрдән булып «Безнең көннәр» романында Г. Иб- раһимов мөрәҗәгать итте һәм бу герой-
1 Г ТукаЛ Әсорлар. Дүрт томда. 3 том. Казан. 1угм> 90 бит
'Хаклар истирдат «ире- тартып алшнал хокукларны кире каЛтарып алу. ны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең беренче үрнәкләрен бирде.
Коммунист-революционер образы безнең әдәбиятта революциядән соң аеруча тулы
XII «Кызыл Арына» гаэетасы. 1920 ел. 36 an* ' 1 Исторма жно«>и»ц>ы>а»л»мс1 ссаетст-ов литературы t том. М . 1970. 423 бат.
1 Алар турынла тулырак мәгълүматны Р. ГаП- нановның «Татар поэмаларында Ленин образы» исемле мәкаләсендә табарга мөмкин. Кара: «1ероя. стиль, осталык» Казан. 1972.
’ С. Хәким. Заветная книга. М. 1965, 5 бит,
чагылышын тапты. Татар совет язучыларын коммунист шәхесе баштан ук, беренче чиратта, революция тудырган яңа кешене сәнгатьчә гәүдәләндерү ноктасыннан кызыксындыра. Бу кешенең тормыштагы иң ачык һәм күркәм гәүдәләнешен татар совет әдәбиятының беренче буын вәкилләре үзләренең бөек замандашлары В. И. Ленинда күрәләр. Революция юлбашчысын эпоха-бызның яңа көрәшче герое, дөньяны революцион үзгәртеп коручы итеп аңлау әдипләребезнең 20 нче еллар башындагы публицистик чыгышларында ук сизелә башлый. Бу яктан Ф. Әмирханның 1920 елда йзылган бер мәкаләсенең исеме үк игътибарга лаеклы. Ул «Ленин иптәш — төзү, яңартып кору символы» дип атала. Анда юлбашчы болай бәяләнә: «Ленин иптәш Россия революциясенең искене вату, буржуазный тормышны җимерү дәверендә кыю фикерле, каты куллы, икеләнү һәм йомшаклыкны белмәс юлбашчы иде. Бу дәвер юлбашчыдан шуны таләп итә иде Шул ук Ленин иптәш революция (нең) икенче дәверенең, яңартып кору дәверенең дә лозунгларын иң әүвәл ыргытучы. иң алдан ул дәвернең әләмен күтәрүче һәм үзенә генә махсус бер гайрәт беләв пролетариатны шул әләм артыннан ияр-тә белүче булды. Әле гражданнар сугышы янгыны ялкыннары басылмаган, әле революция (нең) беренче дәверенең табигый барышы акрынларга өлгермәгән бер көннәр иде. Ленин иптәш шик вә шөбһә белмәс бер энтузиазм, ару- талуны белмәс бер гайрәт, сүрелүне белмәс бер ышаныч белән:
— Иҗат төзү, яңартып кора башлау! — лозунгларын ныгытты, иҗади хезмәтнең инде кан төсле түгел, бәлки офыклардагы төсле кызыл әләмен күтәрде»XII.
Ленин шәхесен шушы рәвешле аңлап, яңа герой мәсьәләсен сәнгатьчә хәл итү эшен әдипләр байтак дәрәҗәдә революция юлбашчысының үлемсез образын тасвирлаудан башладылар 20 нче еллар татар әдәбиятының бу өлкәдәге иң зур казанышын Һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы (1924) тәшкил итте Аңарда шул дәвердәге бөтен совет әдәбиятында беренчеләрдән булып «Ленин образында эпоханың яңа герое идеалы — үзендә акыл көчен һәм планетабызның барлык континентларында яикү<е миллионнарга якын һәм аңлаешлы булган гадилекне туплаган революционер һәм кеше күзгә бәрелеп торырлык итеп»2 чагылдырылды.
■ Гасырлар һәм минутлар»дан соң татар әдәбияты Ленин темасын сәнгатьчә
яктырту өлкәсендә ярты гасырлык юл үтте. Шул вакыт эчендә безнең әдипләр бу гаять күпкырлы һәм бай теманың яңадан-яңа якларын һәм аспектларын ача килделәр. Ул поэзиядә барыннан да күбрәк яктыртылды. Татар шагыйрьләре бөек юлбашчыга багышлап ике дистәгә якын күләмле әсәрләр (күпчелек поэмалар) иҗат иттеләр. Аларны конкрет анализлап тормыйча *, биредә нәтиҗә рәвешендә генә түбәндәге фикерне әйтәсе килә. Безнең шигъри лениниана бу теманы эмоциональ кабул итүдән һәм бөек юлбашчы образын поэтик гомумиләштерелгән хәлдә күрсәтүдән аның шәхесен һәм дөньякүләм әһәмиятле эшчәнлеген тарихи-конкрет планда өйрәнүгә күчү юнәлешендә үсеп килә. Тарихи-конкрет анализның көчәюе шунда чагыла: Ленин темасына тормышның үзеннән, туган җирдән чыгып килеп, татар язучылары сугыш-тан соңгы чорда бу теманың үзләре өчен бик якын бер ягын актив рәвештә яктырталар Бу нисбәттән шагыйрь С. Хәким болай яза: «Минем Казаным — Ленин юлының башы. Минем Татарстаным— бәхетле җир: ул үзендә Ленин белән бәйләнгән күпме хатирә саклый! Язучы өчен, бигрәк тә татар әдибе өчен бик тә кыйммәтле һәм мул тема бит бу!2»
Әйе, безнең туган җиребездә яшь Ленин революционер булып формалашты. Биредә ул дөньяны социаль үзгәртеп кору өчен бөек көрәшкә юл алды. Ленинның Казан университетында һәм Кокушкино авылында үткән революцион яшьлеге татар әдипләрендә зур кызыксыну уятты. Ә. Фәйзинең «Кайту», Г. Хуҗиевның «Идел хикәясе», «Күңел яктысы» һәм «Ильичның анасы», С. Хәкимнең «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» һәм «Языгыз, җир уллары», М. Ногманның «Кокушкино таңнары» поэмалары, Р. Ишморатның «Давылга табан» пьесасы һ. б. шул хакта сөйлиләр. Иң соңгы әсәрләрнең берсе — ул Г. Әпсәләмовның «Күк күкрәр» романы. Шул ук вакытта Г. Әпсәләмовның бу темага безнең прозада беренчеләрдән булып алынуын да әйтергә кирәк. Әсәрдә күпкырлы Ленин темасын ике планда яктыртуга омты-лыш сизелә. Бер яктан, автор Ульяновлар гаиләсенең Казандагы һәм Кокушкино авылындагы тормышын гәүдәләндерә. Биредә ул Мария Александровна- ның хәтергә кереп калырлык образын тудыра. Ире Илья Николаевич үлеп, өлкән улы Александр җәзалап үтерелгәч, зур семья йөге тулысынча Мария Александровна җилкәсенә төшә. Әмма ул бу авырлыклар алдында югалып калмый, киресенчә, укучы алдына «тормыш кыенлыкларыннан зарлана белми» торган нык ихтыярлы шәхес булып баса. Балаларын да ул рухи «оптимизмы, якты киләчәккә ышануы, батырлыгы, сыгылмавы» белән канатландыра.
Ульяновларның гаилә тормышын тас-вирлаган бүлекләрдә авторның игътибар үзәгендә студент Володя образы тора. Г. Әпсәләмов яшь Ленинның марксистик карашлары формалашуын ачуга аеруча дикъкать итә.
Романның икенче мөһим сюжет сызыгы татар хезмәт ияләренең яшь Ленин башлаган революцион көрәшкә килү юлларын сурәтләүдән гыйбарәт. Бу процесс яшь эшче Вәли һәм аның хатыны Мәрхәбә образларында чагылдыр ыл а.
Ленин һәм Татарстан темасының тагын да мөһимрәк өлкәсе бөек юлбашчының Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзүдә катнашуына карый. Безнең тарих фәнендә, бигрәк тә М, Мөхәррәмов, Р. Нәфиков, М. Сәйдәшева һ. б. ларның хезмәтләрендә бу мәсьәлә инде шактый тулы чагылыш тапты. Галимнәр бу мәсьәлә буенча бай документаль материал тупладылар. Әмма шушы зур һәм җитди тема — Татарстан автономияле республикасы төзелү һәм бу тарихи процесста В. И. Ленинның роле — татар әдипләре өчен әле чынлыкта күтәрелмәгән чирәм булып кала. Ленинның якын көрәштәшләре яки аның идеяләрен тормышка ашыру өчен актив көрәшкән партия һәм дәүләт эшлеклеләре — Мулланур Вахитов, Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Камил Якуб һәм башкалар турында да роман-нар һәм повестьлар язылуын күрәсе килә. Шул ук вакытта татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов, Ьа- ди Такташ. Шамил Усманов, Салих Сәйдәшев һәм Фәрит Яруллиннарга багышланган әдәби әсәрләр иҗат итәргә дә бик вакыт. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә без башка тугандаш әдәбиятлардан шактый калышабыз. Мисалга Урта Азия һәм Казагыстан әдәбиятларын гына алыйк. Соңгы вакытта бу республикалар язучылары үз халыкларының үткәндәге данлы улларына һәм кызларына багышланган куп кенә әсәрләр иҗат иттеләр.
Югарыда телгә алынган тарихи шәхесләр турында әдәби әсәрләр язу алар- ның якты истәлегенә хөрмәт һәм ихтирам билгесе булып яңгырар иде. Шул ук вакытта мондый кешеләрнең олы тормышы һәм тарихи эшләре яңа герой мәсьәләсен, беренче чиратта, коммунист образын әдәбиятта гәүдәләндерү өчен кыйммәтле материал бирәләр.
Әдәбиятта коммунист образы төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Элеккерәк елларда бу төшенчәне тарайтыбрак аңлатулар белән очрашырга туры килә иде. Ул вакытларда коммунист образында еш кына партиянең кадровой работникларын гына күрсәтү күздә тотыла иде. Һәм мондый караш өчен беркадәр
нигез дэ бар иде кебек. Һәрхәлдә, 20 — 30 нчы еллар әдәбияты коммунист образында башлыча партия оештыручыларын, җитәкче геройларны чагылдырды. Әсәрләрдә бу геройның иҗтимагый-по- литик активлыгын, эшлекле шәхес булуын һәм шундый сыйфатлары белән башка төр шәхесләрдән күзгә күренеп аерылып торуын күрсәтүгә басым ясалды. Коммунист образын шушы рухта сурәтләү ул вакытта тормышның үзе тарафыннан да беркадәр аклана иде. Эш менә нәрсәдә. Ул дәвердә Коммунистлар партиясе әле башлыча эшчеләр сыйныфы партиясе, аның сугышчан авангарды булып торды. Чөнки ул заманда эшчеләр сыйныфы совет җәмгыятенең иң аңлы, иң оешкан өлешен тәшкил итә иде. Ул еллардан соң безнең социалистик җәмгыятебез зур үсеш юлы үтте. Кешеләрнең яңа тарихи берлеге — совет халкы формалашты. Җәмгыятьнең ныклы идея-политик һәм социаль-әхлакый бердәмлегенә ирешел- де. Ә Коммунистлар партиясе бөтен халык партиясенә, аның сугышчан авангардына һәм юлбашчысына әверелде. Чөнки эшчеләр сыйныфы һәм аның партиясенең эше илебездәге барлык халыкларның уртак эшенә, үз эшенә әйләнде. Җәмгыятебезнең социалистик демократияне тагын да үстерү юлыннан баруы совет кешеләренең һәм иҗтимагый-политик, һәм идея-әхлакый үсүенә китерде. Коммунистның тормышта үз-үзен тотышы — күпчелек за-мандашларыбыз очен хәзер нормага әверелде. Әмма әйтергә кирәк, безнең дәвердә партия белән халыкның социаль һәм рухи бердәмлеге ныгу КПСС- ның җәмгыятьтә җитәкчелек роле тагын да үсү шартларында бара. Нәтиҗәдә, коммунист һәр вакыттагыча заманның иң алдынгы кешесе, коммунистик идеаллар өчен көрәшнең беренче сафында баручы һәм шулар белән замандашларыбыз очен үрнәк шәхес бу-лып кала.
Соңгы еллар совет әдәбиятында һәм тәнкыйтендә: «Заман герое нинди ул?» дигән сорауга кабат игътибар көчәйде Бу сорауга җавап эзләп, әдипләр һәм тәнкыйтьчеләр һәр вакыттагыча, беренче чиратта, коммунистларга мөрәҗәгать итәләр Шуңа күрә хәзерге әдәбиятның заман героен сәнгатьчә гәүдәләндерү өлкәсендәге эзләнүләре дә коммунист образын тасвирлауда аеруча ачык чагылалар.
Фәнни-техник революция заманының үзәк герое булган коммунистны әдәбиятта күрсәтү — күпкырлы һәм катлаулы мәсьәлә ул. Бу мәкаләдә аның берничә мөһим моментына гына тукталып үтәсе килә.
Хәзерге заман героеның төп сыйфатлары турында сүз чыкканда, хәтергә үзеннән-үзе В. И. Ленинның бер фикере килә «Совет властеның чираттагы бурычлары» дигән хезмәтенең башлангыч вариантында ул Боек Октябрьга кадәр практиклык һәм эшлеклелек лозунгларының революционерлар арасында бик үк популяр булмауларын, ә хәзер исә аларның иң мөһим лозунгларга әверелүләрен күрсәтте1. Тарих моның бик озак вакытка исәпләнгән стратегик характердагы лозунг булуын күрсәтте. Юлбашчы фикере безнең көннәрдә аеруча әһәмиятле һәм актуаль яңгыраш ала. КПСС Үзәк Комитетының Гене-ральный секретаре Л И. Брежнев үзенең бер чыгышында болай диде: «Безгә үзләрендә компетентлыкны һәм булдыклылыкны тирән партиялелек, гомум- халык интереслары турында кайгырту- чанлык белән берләштерә алган социалистик формациябезнең эшлекле кешеләре кирәк, бик кирәк»3.
Дөрестән дә, фәнни-техник революция дәвере, халык хуҗалыгы үсешенең хәзерге этабы кешеләрдән тагын да эшлеклерәк булуны сорыйлар. Әмма эшлеклелек төрле характерда булырга мөмкин. Совет кешесенең эшлеклелеге һәм практиклыгы белән буржуаз эшкуарның шундый ук сыйфатлары икесе ике нәрсә Бу төшенчәләр бездә кешенең иҗтимагый файдалы хезмәткә җаваплы карашын, үз эшен тирәнтен белүен, аның максималь эффект бирүенә ирешә алуын аңлаталар Хәзерге вакытта Коммунистлар партиясе замандашларыбызда шундый сыйфатлар тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирә. Бигрәк тә хуҗалык җитәкчесе булган коммунист партиянең хәзерге этаптагы экономик политикасының асылын яхшы белергә, хуҗалык белән идарә итүнең яңа принципларын һәм ысулларын тирәнтен үзләштерергә, иҗтимагый җитештерүнең югары эффектлылыгы очен көрәшергә тиеш Партиябезнең игътибар үзәгендә торган бу мөһим мәсьәлә соңгы вакытта әдипләрне дә якыннан кызыксындыра. Менә ни өчен соңгы еллар әдәбиятында һәм тәнкыйтендә эшлекле герой мәсьәләсе аеруча актуаль төс алды. Аның тирәсендә кы- зу-кызу бәхәсләр бара. Әдипләр аны бүгенге тормыш материалында гына түгел, бәлки үткәнгә мөрәҗәгать итеп тә яктырталар Соңгысына мисал итеп Г. Ахуновның «Чикләвек төше» повестен алырга була. Әсәрнең үзәк герое коммунист Халикъ Саматовның эшлекле һәм практик шәхес булуын күрсәтүгә аеруча басым ясала. Үз гомерендә кайда гына булырга һәм нәрсә белән генә шөгыльләнергә туры килми аңа! Саматов байтак вакытлар милиция органна-рында хезмәт итә. аннары аны Идел- Балтик каналы төзелешенә җибәрәләр. Анда бераз эшләгәч, ул туган якларына кайта һәм аңа һөнәр училищелары белән җитәкчелек эше йөкләнә. Саматов һәркайда үзенә тапшырылган эшне зур җаваплылык хисе белән һәм бөтен кү- целен биреп башкара. Шундый сыйфатларга ия булган коммунист Саматов илленче еллар уртасында тагын бер җаваплы участокка — авылга утызмеңче итеп җибәрелә. Повестьның байтак өлешендә геройның менә шушы соңгы әшчәнлеге яктыртыла. Һәм нәкъ менә колхоз председателе булып эшләгәндә Саматовның эшлеклелек сыйфатлары аеруча калку булып гәүдәләнә. Үз хезмәтенә ул зур җаваплылык белән карый һәм «булсынга» эшли. Аның гадәттән тыш тырышлыгы белән колхоз тиз арада аякка баса. Бу яктан Саматов илленче еллар башындагы авыл прозасының нык ихтыярлы геройларын хәтерләтә кебек. Әмма үзенең принциплары буенча ул әлеге җитәкчеләрдән шактый аерыла. Ул волюнтарист түгел, бәлки акыл белән, уйлап эш итә торган җитәкче. Авылга килү белән герой эшне колхоз экономикасын өйрәнүдән башлый Формализмның дошманы булган Саматов хуҗалыкны үстерүнең экономик яктан нигезләнгән һәм акланган принципларын алга сөрә. Бу юлда аңа еш кына гадәти карашлар һәм күнегелгән принциплар белән конфликтка керергә туры килә. Менә ул. бер яктан, колхоз экономикасын ныгыту,
икенче яктан, туфракның уңдырышын күтәрү вияте белән җитен һәм күпьеллык үлән чәчәргә керешә. Ә бу вакытта үлән чәчү системасы кире кагылган була. Һәм бераздан өлкә газеталарында Саматовны тәнкыйтьләп «Травопольный король» дигән мәкалә чыга. Районнан исә аны клевер җирләрен сөреп ташларга мәҗбүр итәләр. Моның нәтиҗәсе шул була: сөт тапшыруда районда беренче урынга чыгьт килгән колхоз, «яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып» төшә Ә менә җитен чәчү артельгә зур файда китерә. МТС техникасын колхозларга сату башлангач, бары Саматовның гына бу техниканы алырлык мөмкинлеге булуы ачыклана. Кыскасы, Саматов безнең алга аек акыл белән һәм алга карал эш итә торган хуҗалык җитәкчесе булып баса. Әмма колхоз экономикасын күтәрү аның өчен һич тә үзмаксат түгел. Саматовның алны-ялны, көн-төнне белмичә, бик күп бәлаләр һәм кыенлыклар кичереп тырышуының төп максаты — авылның тормыш хәлен яхшырту. Шушы хакыйкатьне аңлаган колхозчылар бераздан яңа председательне иң якын һәм хөрмәтле кешеләре итеп күрә башлыйлар. Ә соңыннан, үз инициативасы белән эш иткәне өчен райком Саматовны председательлектән азат итәргә теләгәч, колхозчылар аны бердәм рәвештә яклап чыгалар.
Бер сүз белән әйткәндә. Г. Ахунов бу әсәрендә бөтен рухы һәм эш принциплары белән хәзерге заман хуҗалык җитәкчесен күз алдына бастыра. Шул ук вакытта язучы мондый тип җитәкченең бүген генә дөньяга килмәвен, бәлки аның 50 нче еллар авылында җитлегүен күрсәтә. Бу яктан Халикъ Саматов «Председатель» исемле мәгълүм кино-фильмның үзәк герое Егор Трубниковны хәтерләтә Билгеле булганча, бу председатель образы үз вакытында тәнкыйтьтә капма-каршы фикерләр уятты. Берәүләр, Трубниковның 40 нчы еллар шартларында колхоз хуҗалыгын торгызырга һәм үстерергә тырышуын гадәти донкихотлык күренеше дип санап, аны уңай герой дәрәҗәсеннән мәхрүм иттеләр Андый тәнкыйтьчеләр Трубников кебек колхоз җитәкчеләренең 40 нчы елларда була алуларын шик астына куйдылар һәм кинофильм авторларын геройны реаль шартлардан аерып күрсәтүдә гаепләделәр. Мондый карашларны алга сөргән тәнкыйтьчеләрнең берсе, А. Янов. мәсәлән, бу герой алдында бары ике мөмкинлекне, перспективаны күрде. Әгәр «бөтен район аның файдасына эшләсә, ул чираттагы «Потемкин авылын» төзи ала... яки тормышка яраклашучан кешегә, «кечкенә эшләр» апологетына әверелә ала»1.
Трубников образын болай бәяләүгә каршы чыгып, икенче бер тәнкыйтьчеләр бу образда совет халкының сугышчан һәм революцион традицияләрендә тәрбияләнгән чын коммунист гәүдәләнүен күрсәттеләр. Соңгы фикер чынлыкка туры килә иде Акыллы һәм эшлекле җитәкче буларак, Трубников 40 нчы еллар шартларында ук колхоз хуҗалыгы белән идарә итүнең яңа принципларын, авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән мәгълүм партия карарларының нигезендә яткан идеяләрне алдан сиземли. Трубниковлар башлаган эшне 50 нче елларда Саматовлар дәвам иттеләр. Саматов кебек председательләр эшчәнлеге, безнеңчә, КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март Пленумы карарларына җирлек әзерләде.
60 нчы еллар авылында Саматов эшен дәвам иттерүче итеп X. Хәйрул- линның «Канатлар талмасын» повестендагы Рамай Вильдановны санарга була. Бу ике председательнең эш принципларында зур уртаклык бар. Саматов кебек, Вильданов та артель хуҗалыгын эконо-мик яктан нигезләп үстерү өчен көрәшә, колхоз производствосының эффектлы- лыгын күтәрү юлында актив эш алып бара. Шул ук вакытта X. Хәйруллин повесте авыл хуҗалыгындагы элекке кимчелекләрнең һәм хаталарның партия карарлары игълан ителү белән генә юкка чыкмауларын, бәлки моның өчен әле киеренке көрәш алып барырга туры килгәнен күрсәтә 60 нчы елларда Вильданов башлыча 50 нче елларда Саматов- ка каршы торган кире күренешләр белән очраша Ике әсәр арасындагы тыгыз бәйләнешне түбәндәге ситуациядә ачык күрергә мөмкин «Чикләвек тө- ше»нең ахырында Саматов икмәк тапшыру буенча дәүләт планын бары алдынгы колхозлар исәбенә үтәү кебек
1 «Вопросы литературы» журналы, 1966, 8 сан. 10 бит.
ялгыш практикага каршы чыкса, «Канатлар талмасын» әсәре шушы ук хәлне тасвирлау белән башлана. Райкомның яңа секретаре Шәймиев район «ил алдындагы беренче изге бурычын» вакытында үтәсен очен, дәүләт планын гына түгел, инде өстәмә планны да арттырып үтәгән «Беренче Май» колхозының тагын өч мең центнер икмәк тапшыруын таләп итә. Бу законсыз таләпкә Вильданов каршы чыга һәм шул нигездә аның белән райком секретаре Шәймиев арасында җитди конфликт формалаша башлый. Ул күп яктан «Чикләвек төше»ндәге Саматов белән райком секретаре Байназаров арасындагы конфликтны хәтерләтә Үзәк конфликтның үсешен күрсәтүдә дә ике әсәр арасында зур гына охшашлык бар. Бу конфликтны хәл итү буенча исә повесгьлар бер-берсеннән шактый аерылалар. Мәгълүм булганча, «Чикләвек төше» Сама- товның вакытлыча эштән алынуы белән, ягъни Байназаровның җиңүе белән тәмамлана. Мондый финал белән Г. Ахунов Байназаров кебек катып калган һәм заман таләпләренә җавап бирми торган җитәкчеләргә каршы әле көрәш дәвам итәчәгенә ишарә ясый. X. Хәйруллин повестенда исә бу көрәшкә нокта куела. Шәймиев һәм аның иярченнәре җиңелүгә дучар булалар, ә Вильданов кебек заманча эш алып бара торган җитәкчеләр тантана итәләр. «Чикләвек төше» белән «Канатлар талмасын» повестьлары арасында колхоз җитәкчесен сурәтләүдә тагын бер мөһим аерма күзгә ташлана. Саматовны полемик рәвештә эшлекле шәхес итеп күрсәтергә алынып, Г. Ахунов төп игътибарын шушы мәсьәләгә юнәлтә, героеның интим дөньясына исә бик аз күңел бирә. X. Хәйруллинга килсәк, ул Вильдановның председатель буларак эшчәнлеген һәм эшлекле кеше сыйфатларын калку итеп һәм киң план белән сурәтләүдән тыш, аның шәхси яшәеше белән дә шактый кызыксына. Һәм укучы, геройның җитәкчелек эшчәнлеге җиңел генә бармаган кебек, аның илтим тормышында да барысы да ал да гөл булмавын күрә Автор Вильдановның семья һәм мәхәббәт җирлегендә туган каршылыклы yrt-кичерешләр белән яшәвен сурәтли. Председатель, үзенең хатыны Сәкинә белән матур гына торса да, яшьлек мәхәббәте Мәрьямне дә оныта алмый. Мәрьям бер ялгызы тәрбияләп үстергән Дамирга улым дип дәшә алмавы исә герой күңеленә төзәлмәс яра сала Ә инде бер ата балалары икәнлекләрен белмичә, бер-берсен яраткан Дамир белән Сәвиянең саф мәхәббәтен һәм киләчәккә планнарын җимерергә мәҗбүр булуы Вильдановның күңел ярасын тагын да тирәнәйтә. Кыскасы, шушындый уй-кичерешләр белән дә яшәве аркасында, Вильданов Саматов- ка караганда рухи яктан катлаулырак һәм күпкырлырак шәхес булып алга баса.
Г. Ахунов һәм X. Хәйруллин повестьларында тагын райком секретарен сурәтләүдә кызыклы аерымлыклар бар. Авторның үтеп барышлыйрак һәм ерактанрак торып кызыксынуы сәбәпледер, ахры, «Чикләвек төше»ндәге райком секретаре Байназаров башлыча бер яссылыкта гәүдәләнә. Ул ү-зенә тапшырылган эшкә чын хуҗаларча караудан ерак торган, югарыдан җибәрелгән күрсәтмәләр колына әверелгән иске тип житәкче булып алга баса. Секретарьлык абруена тап төшермәс өчен, мондый күрсәтмәләрне уйлап тормыйча һәм теләсә нинди юллар белән үтәргә омтылу X. Хәйруллин повесте герое Шәй- миевка да хас. Әмма Шәймиев, Байназаров кебек, үзенең иҗтимагый-рухи үсешендә катып калган һәм уй-хиссез кире тип түгел. Ул байтак уйлана, борчыла, кайчак авыр кичерешләргә дә дучар була. Автор аның мәхәббәт белән бәйләнгән каршылыклы уй-кичерешлә- рен ачуга шактый игътибар бирә Гәрчә үзенең эштәге хаталарын сизә алмаса да. Шәймиев башкаларның кимчелекләрен яхшы күрә, яхшыны начардан аера белә. Менә ул районның туңга сөрү планын вакытында үтәү өчен басулардагы саламны яндырырга куша. Ә бераздан шушы күрсәтмәне берсүзсез үтәргә алынган кешеләргә нәфрәт белән карый. Геройның мондый бәндәләр турындагы уйларын автор болай тасвирлый: «Редактор да, архитектор да аңа кай яклары беләкдер роботларны хәтер-ләтте. Билгелә бер программа белән корып җибәрсәң, бу кешеләргә кушылган эшне алар нәкъ шулай башкарырлар иде дә, архитектор кебек, эш сәгате бетүгә кайтып җитәрләр иде... Роботлар, роботлар! . Юк, алар партия солдаты түгел... Партия солдатлары Рамай Ибра- һимович, Шамил Сабирович. Аларның дөньяга үз карашы бар, партия куйган бурычларны үтәүгә үзенең уйлары, планнары бар, алар иҗат итәләр, хыялланалар. Алар кайчак синең фикереңә каршы киләләр, бәхәсләшәләр, нервларыңны соңгы чиккә кадәр киерәләр Әмма дөреслек каршылыкларны җиңеп, бәхәсләр белән туа. Бәхәсләшер көрәшер кешеләр роботлардан, ай, күпкә өстен, өстен'» Күңеле белән шушылар- ны аңласа да, Шәймиев үзе эштә шундый кешеләр кебек була алмый. Аның фаҗигасе менә шунда. Әмма биредә бер нәрсәгә игътибар итәсе кило алдынгы карашлы колхоз председателе белән консерватив райком секретаре арасындагы конфликт безнең хәзерге проза өчен яңалык түгел 60 ячы еллар-да аңа башлап «Язгы авазлар» романында А. Расих мөрәҗәгать иткәч иде. Һәм ул вакытта бу конфликт, беренче мәртәбә күтәрелүе сәбәпле, әдәбият өчен ачыш иде Ә инде «Язгы авазлар»дан соң бу конфликт, гәрчә авторлар аны беркадәр үзләренчә аңлатырга кайбер психологик детальләр белән төрлеләндерергә тырышсалар да, үзенә күрә бер
штампка әверелде. Икенче яктан, әдәби әсәрнең тормыштагы конкрет факт турында гына сөйләмәвен, ә гомумиләштерү көченә ия булуын искә алсак, әлеге конфликтны безнең көннәрдә дә күтәреп чыгу тормыш чынлыгын исәпкә алмау булып яңгырар иде. Биредә, сүз уңаеннан, әдипләребезнең бүгенге авыл тор-мышын тирәнрәк өйрәнүләрен, аның яңа проблемаларын һәм конфликтларын активрак һәм кыюрак эзләүләрен телисе килә. Бу өлкәдә алар алдында зур бурычлар тора.
Эшлекле герой мәсьәләсе соңгы вакытта эшчеләр темасына багышланган әсәрләрдә шактый еш күтәрелә. Мисал итеп Г. Ахуновның «Хуҗалар»ындагы Арслан Гобәйдуллин, Ә. Касыймовның «Һаваларда тургае»ндагы Госман Әхме- ров. Ә. Баяновның «Ут һәм Су»ындагы Фәез Насыйбуллин образларын алырга була. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә КамАЗ- га багышланган әсәрләрдә аеруча актив күтәрелә. Д. Вәлиевнең «Дәвам», М. Захаров һәм Ю. Визборның «Автоград- XXI», Г. Бакланов белән Ю. Любимовның «Каешларыгызны эләктерегез» исемле пьесалары шул хакта сөйли. Чөнки КамАЗ кебек зур төзелешләрдә эшлекле җитәкчеләр аерата кирәк. Безнең язучылар әсәрләрендә бу мәсьәлә ничегрәк яктыртыла соң? Әдәби тәнкыйтьтә инде әйтелгәнчә, романның беренче вариантында хәзерге эре производство командирын бирүдә Г. Ахунов әллә ни уңышка ирешә алмаган иде. «Хуҗалар»ның күптән түгел дөнья күргән яңа басмасында исә автор бу мәсьәләне инде шактый уңышлы хәл итә. Г. Ахунов кебек, Э. Касыймов та «Һаваларда тургай» романының үзәк герое — зур заводның баш инженер урынбасары һәм үзәк лаборатория җитәкчесе Госман Әхмеров образында аның инициатива-лылык сыйфатына басым ясый. Госман берьюлы берничә идея күтәреп чыга. Әмма автор герой эшчәнлегенең ахыргы нәтиҗәләре белән генә кызыксына. Ул үзенең кызыклы идеяләрен ничек тормышка ашыра — бу нәрсә укучы өчен ачыкланмый кала. Герой характеры хәрәкәттә, хезмәт дәвамында ачылмый. Кыскасы, безнең эшчеләр сыйныфына багышланган күп кенә әсәрләрдә авторларның хуҗалык җитәкчесе булган коммунистны эшлекле герой итеп күрсәтү теләге әле тормышка ашмый кала. Бу яктан хәзергә авыл турындагы әсәрләр уңышлырак чыгалар. Бу — нефть промыселлары, завод-фабрикалар белән. КамАЗ яки Түбән Кама промышленность комплексы кебек гигант төзелешләр белән җитәкчелек итүче хәзерге эре производство командиры безнең әдәбиятта әле тулы гәүдәләнеш тапмаган дигән сүз.
Әмма бу тип геройны ничек күрсәтергә соң? Замандашларны бик урынлы рәвештә эшлекле шәхесләр итеп тасвирларга алынып, әдипләр, кызганычка каршы, еш кына мондый геройны, аның образын һәм характерын шактый берьяклы аңлата башлыйлар. Бу хәл, барыннан да элек, персонажны башлыча производство өлкәсендә генә күрсәтүдә һәм аны бары эшлеклелек сыйфаты буенча бәяләүдә чагыла. Бөтенсоюз тәнкыйте мондый рухтагы тасвирның аеруча ачык мисалын И. Дворецкийның «Чит кеше» пьесасындагы инженер Пешков образында күрде.
XIII «Театр» журналы. 1972, 2 сан, 39 бнт.
Кайберәүләр аны хәтта фәнни-техник революция заманының яңа герое итеп тә саный башладылар. Тәнкыйтьче Л. Аннинский, мәсәлән, бу инженерны элекке психолог-җитәкчеләргә үзенең салкын акылы һәм рационализмы белән каршы торган яңа заман герое итеп карый һәм без теләсәк-теләмәсәк тә, ул тормышта үз урынын яулаячак, диXIII. Әмма эш өчен янып та, кешеләр турында бер дә кай-гыртмаучы җитәкчене заман герое рәвешендә тәкъдим итү белән һич тә килешәсе килми. Чешков кебек артык рационалист һәм каты куллы җитәкчеләрне безнең хәзерге тормышта вакытлы күренешләр дип санарга кирәк. Производствоның берәр тармагын яки участогын өзеклектән чыгару өчен алар әле азмы-күпме кирәк булырга мөмкин. Ә бераздан аларның җитәкчелек стиле тормышның үзе тарафынан кире кагылуы бик тә ихтимал. Чөнки коммунистик төзелешнең олы һәм катлаулы бурычларын уңышлы хәл итү өчен гармоник үсешкә ирешкән, үзендә эшлеклелек белән кешелеклелекне бергә туплаган җитәкчеләр кирәк. Бу катлаулы мәсьәлә безнең илдә уңышлы хәл ителеп килә. Мондый шәхеснең күркәм сыйфатлары барыннан да элек коммунистларда чагылалар.
Максим Горький иҗаты турында сөйләгәндә А. В. Луначарский бер нәрсәгә аеруча игътибар иткән иде. Аныңча, бөек язучы «тормышны киң колачлап ала: ул кешеләрнең ничек фикер йөртүләре һәм бәхәсләшүләре турында гына сөйләми, ул аларның ничек яшәүләре, яратулары, ничек өйләнешүләре, үзләренең тормыш-көнкүрешләрен ничек оештырулары, үз эшләрен ничек җайлаулары, нинди китаплар укулары, нинди обстановка тудырулары турында да сөйли һәм боларның һәркайсы бердәй мөһим һәм типик. Нәтиҗәдә уртак бер зур гармонияне, бер зур бөтенне тудыручы төсләрнең чиксез байлыгы хасил була». Биредә сүз герой образының күп үлчәнешле һәм тормыштагыча тулы канлы булуы турында бара. Әйтергә кирәк, безнең әсәрләрдәге коммунистлар образларына мондый сыйфатлар әле бик тә җитми. Алар еш кына бу герой тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен, аның эшлеклеле- ге белән кешелеклелеген. рациональлеге белән эмоциональлеген, ягъни акылы
белән хисен үзара бәйләп карый алмыйлар. Элеккерәк еллар әдәбиятында төп игътибар коммунистның иҗтимагый йөзен һәм җитәкчелек сыйфатларын ачуга юнәлтелә иде. Бу хәл, гәрчә шул заман өчен бик мөһим булса да, гомумән алганда, геройны сурәтләүдә берь-яклылыкка китерә иде. Шушындый тасвир белән бәхәскә кереп, ахры, соңгы вакытта әдипләр коммунист-җитәкченең шәхси тормышына игътибарларын арттыра баралар. Икенче яктан, бу хәл безнең хәзерге тормыштагы һәм әдәбияттагы мөһим бер тенденциянең чагылышы да булып тора кебек Эш шунда ки, безнең җәмгыятебез әхлакый яктан нык үсте. Ул шәхеснең әхлакый яшәешенә торган саен ныграк дикъкать итә. Чөнки коммунизм төзүчеләр югары әхлакый үсешкә ирешкән шәхесләр булырга тиеш. Фәнни-техник революция заманы бу мәсьәләгә тагын да җитдирәк төс бирә. Җәмгыять тормышында бара торган тирән социаль-экономик үзгәрешләр йогьштысында хәзерге кешенең иҗтимагый һәм әхлакый үсеше тагын да катлаулана төшә. Шундый шартларда яши торган шәхеснең гражданлык һәм әхлакый йөзе нинди һәм ул үзен тормышта ничек тота? Хәзерге әдәбиятны шундый сораулар аеруча кызыксындыра һәм ул актив рәвештә аларга җавап эзли. Ә кешенең кешелек асылы, аның чын йөзе, К. Маркс әйткәнчә, ир белән хатын-кызның үзара мөнәсәбәтләрендә аерата ачык чагыла. Менә ни өчен әдипләр шушы мөнәсәбәтләргә игътибарларын арттырдылар. Әдәбиятта мәхәббәт һәм семья мәсьәләләренә дикъкать бермә-бер көчәюенең төп сәбәбе, безнеңчә, шуннан гыйбарәт. Табигый, хәзерге әдипләр замандашларыбыз, бигрәк тә яшьләр арасында мәхәббәткә һәм гаилә коруга җиңелчә карау очракларына битараф булып кала алмыйлар. Мондый күренешләрне тәнкыйтьләү белән бергә, алар әлеге мәсьәләләргә җитди һәм җаваплы карау үрнәкләрен эзләп, кайчан үткәнгә дә мөрәҗәгать итәләр. Аерым алганда, Ф. Хөснинең «Гыйльмениса» повесте шундый максат белән язылган. Әсәр героинясы Гыйльменисаны автор «колхозның нигезен ко-рышкан» һәм картлык көннәренә кадәр җәмәгать эшләрендә актив катнашып килгән кеше булуын, авылдашларының аны шуның өчен хөрмәт итүләрен искә ала Әдипнең үзен исә героиня күбрәк ана булу сыйфатлары белән кызыксындыра Бик иртә тол калып, күп санлы балаларын «бер ялгызы, кешегә орчык эрләп, әвен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстен-башын карап, укытып, канат-каурый куеп дөньяга очырган» ана булуы белән кадерле Ф. Хөснигә Гыйльмениса Һәм ул гади татар карчыгын шундый сыйфатлары белән замандашларыбызга үрнәк итеп куя
Кыскасы, хәзерге әдәбиятта мәхәббәт һәм семья мәсьәләләренә игътибар арту— бик табигый һәм урынлы күренеш. Бу темага багышланган иң яхшы әсәрләр мәхәббәттә һәм семьяда мещанлыкка каршы, кешенең кеше булып калуы һәм хисләр культурасы өчен көрәш пафосы белән сугарылганнар. Мондый сыйфатлар коммунистларны сурәтләгән әсәрләргә дә хас. Соңгырак еллар прозабызда бу геройның шәхси тормышын, семьяда һәм мәхәббәттә үз-үзен тотышын үзәккәрәк куеп сурәтләүгә мисал итеп Б. Камаловның «Ялыкмаслар» һәм В. Нуруллинның «Күпер чыкканда» повестьларын алырга була. Бу әсәр-ләрнең үзәк геройлары — райком секретаре Хафиз Кадергулов һәм колхоз председателе Өлфәт Хәкимов җитди генә мораль сынауга дучар булалар. Яраткан хатынының бик иртә дөнья куюы Кадергуловның күңеленә төзәлмәс яра сала. Моның өстенә сугыш елла-рындагы беренче мәхәббәте — Еленаның исән булуын белү геройны яңа кичерешләргә дучар итә. В. Нуруллин повестенда исә Хәкимовның «бер минутлык дуамаллык аркасында бер го-мерлек фаҗига» кичерүе, ягъни үз гаебе белән үз гаиләсен җимерүе турында сөйләнә. Гәрчә мондый ситуацияләр конкрет очракта җитәкче геройның интим дөньясын һәм әхлакый сыйфатларын ачу чарасы буларак игътибарны җәлеп итсәләр дә, гомумән алып караганда, алар күңелдә борчу тудыра башлыйлар. Эш шунда; соңгы вакытта бездә җитәкче геройның иҗтимагый һәм шәхси яшәешен контраст буяулар белән сурәтләү модага кереп китте. Беренчесен сурәтләгәндә мажор төсләргә өстенлек бирелсә, икенчесен гәүдәләндергәндә исә минор төсләр өскә чыгалар Ачыграк әйтсәк, геройның эшендә бар да ал да гөл, ә шәхси тормышында ул адым саен уңышсызлыкка очрый. Кайбер иптәшләр бу хәлне герой язмышын җиңеләйтеп хәл итүдән качу, аны дра- .матиклаштыру теләге белән бәйләп аңлаталар. Әмма авторларның ниятләре изге булса да. мондый чишелеш һәр вакытта да логик яктан нигезләнми, ә кайчак ул хәтта үзмаксат төсен ала. Мондый әсәрләрне укыганда укучыда җитәкче кешегә нормаль семья тормышы белән яшәү хилаф нәрсә икән дигән фикер дә туарга мөмкин Кыскасы, соңгы вакытта безнең әсәрләрдә еш очраган чишелеш — җитәкче геройның мәхәббәттә һәм семьяда бәхетсезлеккә очравы һәр очракта да үзен акламый Аннан соң биредә башка төр чишелешләрне дә күрәсе килә. Мисал өчен, әгәр җитәкче геройның мәхәббәте. аның матур семья тормышы корып җибәрүе тирән әхлакый эзләнүләр нәтиҗәсе итеп һәм психологик мотивлаштырып тас-вирланса, бу хәл һич тә герой тормышын җиңеләйтеп күрсәтү төсен алмас иде. Бу фикергә дәлил итеп үткәнрәк еллар прозасыннан А. Расихның «Ике буйдак» романын китерергә була. Бу әсәргә барыннан да элек үзәк геройлар
тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен үзара тыгыз бәйләнештә күрсәтү хас. Нәтиҗәдә, романда шактый актив күтәрелгән мәхәббәт мәсьәләсе дә, безнең хәзерге кайбер әсәрләрдән аермалы буларак, герой тормышының башка мәсьәләләре белән тыгыз мөнәсәбәттә яктыртыла. Рәхим, Мәдинә һәм Заһид Сафичның үзара интим мөнәсә-бәтләрен автор аларның дөньяга караш-ларыннан һәм тормыш фәлсәфәсеннән чыгып аңлата. Тормышка, яшәүгә капма-каршы карашта торуларын ачыклагач, Мәдинәнең моңа кадәр Заһид Сафичка булган хөрмәте юкка чыга. Киресенчә, дөньяга, яшәүгә бер төрле караш Мәдинә белән Рәхимнең тора-ба-ра үзара якынаюларына һәм күңелләрендә көчле мәхәббәт уты кабынуга сәбәпче була. Шулай да бу хис Рәхим күңелендә җиңел генә урын ала алмый, аңа геройның җитди уй-каршылыклары аша үтәргә туры килә. Сөйгән хатыны Галияне җирләгәннән соң Рәхим бала-ларын беркайчан да онытмаска, алар бәхете өчен үзен корбан итәргә сүз биргән була. Ьәм баштарак. Мәдинәгә өйләнсә, ул. үги ана буларак, балаларны кыерсытыр кебек тоела аңа һәм шушы уйдан чыгып, Рәхим үзенең мәхәббәтен сүндермәкче була. Ләкин ул хис бернигә карамастан үсә, көчәя генә бара һәм ахырдан әлеге шикләнүләрне җиңеп чыга. Кыскасы, әсәр «бәхетле төгәлләнеш» ала. Әмма мондый чишелешнең герой язмышын җиңеләйтеп күрсәтү, конфликтны ясалма хәл итү белән бернинди уртаклыгы юк. Чөнки биредә җитди тормыш сынавы аша үткән олы мәхәббәтнең тантана итүе турында сүз бара. Әдип монда коммунистның әхлак мәсьәләләренә бик җаваплы каравын һәм саф мәхәббәткә корылган семья тормышы корыл җибәрүен сурәтли. Моның белән А. Расих коммунистны | мәхәббәт һәм семья мәсьәләләренә мөнәсәбәттә күрсәтүнең тормышчан һәм күркәм үрнәген бирде.
Тулаем алганда, коммунист, заман герое буларак, һәр вакыттагыча язучы- ларыбызның игътибар үзәгендә тора, аны әдәбиятта гәүдәләндерүдә аерым кызыклы гына эзләнүләр һәм табышлар күзгә ташлана. Әмма бу геройның масштаблы портретын һәм күпкырлы характерын тудыру әле киләчәк эше булып кала. Бу бурычны уңышлы хәл итү өчен әдипләрдән идея-эстетик җитлеккәнлек. сәнгатьчә кыю эзләнүләр һәм зур әдәби осталык сорала.