Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯХШЫ ДА БУЛСЫН, ТӨРЛЕ ДӘ БУЛСЫН

оссия Федерациясендә рәсем сәнгате буенча беренче зональ күргәзмәләр үткәрелә башлауга ун елдан артыграк вакыт узды. Һәм шикләнмичә әйтергә мөмкин, Россиянең культура һәм промышленность үзәкләрендә дә. күп кенә зур һәм кечкенә шәһәрләрендә дә рәсем сәнгатен тагын да үстерү, аны яңа биеклеккә, заман таләпләре югарылыгына күтәрүдә ул күргәзмәләр көчле этәргеч ясадылар.
Үткән елның ноябрь аенда Горький шәһәрендә ачылган «Зур Идел» исемендәге дүртенче зональ күргәзмә анда катнашучы биш автономияле республика һәм тугыз өлкәнең рәссамнары өчен генә түгел, дистәләрчә һәм йөз меңнәрчә рәсем сәнгате сөючеләре өчен дә бер бәйрәм булды. Күргәзмәгә куелган әсәрләрнең шактый өлеше — художникларның КамАЗ төзелешендә. Татарстан нефть районнарында. Горький шәһәренең «Красное Сормово» заводында, Чувашстанның космонавт А. Николаев исемендәге колхозында аерым-аерым бригадалар булып эшләгән чорында иҗат иткән әсәрләре— күчмә күргәзмә сыйфатында быел Идел буе шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыкты.
«Зур Идел» бәйрәмендә Татарстан рәс-самнарының да ишле отряды — 57 рәсем сәнгате остасы катнашты, күргәзмә залларына аларның йөздән артык әсәре куелган иде.
Татарстанның куәтле индустрия һәм гигант төзелешләр республикасына әверелүе аның сәнгать төрләре үсешенә дә һаман тирәнрәк эз сала бара. Рәсем сәнгате буенча дүртенче зональ күргәзмәдә бу хәл аеруча ачык сизелде.
Татарстан художникларының эшчеләр
сыйныфы темасына багышланган һәм хезмәт кешесе образын үзәккә куеп сурәтләгән әсәрләре «Зур Идел» экспозициясендә күренекле урын алдылар.
Рәссамнарыбыз эшче темасын һаман җитдирәк үзләштерә баралар. Сынлы сәнгать өлкәсендә ирешелгән казанышлар бигрәк тә куанычлы. X. Якуповның «Татарстан алтыны», В. Скобеевның «Юл», «Кама өстендә акчарлаклар». И. Зарипов- ның «Нефтьче Әхәт абый», И. Әхмәдиев- нең «Безнең бригада...» һ. б. күп әсәрләр хезмәт кешесе темасын сәнгать чаралары белән гәүдәләндерүдә үзләре белән яңа табышлар алып килделәр. Бу әсәрләргә кеше характерын ачуда фәлсәфи тирәнлек. поэтик күтәренкелек хас. Композицион алымнарда төсләр палитрасын сайлаудагы төрлелек күзгә ташлана. Алар идея эчтәлекләренең җитдилеге белән дә, сынландыру үзенчәлекләре, форма төгәллеге, яңгыравыклы мажор төсләре белән дә күргәзмәдә игътибарны җәлеп иттеләр. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, рәсем сәнгатебезнең төп темасы булып әверелгән хезмәт кешесенең киң масштаблы образларын тудыру процессында рәссамнарның төрле жанрларда эшләүче өлкән һәм яшь буыны катнаша. Мисал өчен, портрет жанрын гына алыйк. Соңгы ун елда бу өлкәдә бик аз кеше эшләде. Күргәзмәдә булган әсәрләр исә портрет жанрында да үзгәреш башлануын рас-лый. Татарстанның халык художнигы В. И. Куделькин күргәзмәдә өч портрет күрсәтте. «КамАЗ хатын-кызлары», «Монтажчы Рәис Ганиев», өлкән әдибебез Нәкый Исәнбәт портретларындагы тирән эчке динамика, композицион төгәллек, нечкә зәвык бу рәссамның иҗат осталыгы тагын да үсүе хакында сейлиләр.
Татарстанның атказанган сәнгать эш- леклесе Е. А. Симбирин «Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое А. У лесов портреты«нда каһарман характерны калку да һәм тирән дә итеп гәүдәләндерүгә ирешкән. Яшь рәссам Рәшит Имашевның «Хат», «Геодезистка», «Маляр Р. Рафикова» портретларында да сизелерлек алга китеш күзгә ташлана. Ул әсәрләр күңелгә яктылык һәм җылылык сирпеп торалар. Ләкин образның бөтенлеген, рухи тирәнлеген чагылдыруда портрет сәнгатенең чын нечкәлекләренә ирешү өчен Имашев- ка да, башка яшь рәссамнарыбызга да армый-талмый эшләргә кирәк әле.
Портретчының осталыгы, мәгълүм бул-ганча, ике аспектта — кеше психологиясенә тирән үтеп керүдә һәм образны сынландыруның эстетик камиллегендә чагыла. Портрет жанры иҗтимагый күтәренкелек, шәхескә игътибар көчәю чорларында аеруча чәчәк ата. Художникла- рыбызның бу жанрны актив үзләштерә башлаулары шатлыклы күренеш, әлбәттә. Әмма портретчыларыбыз алдындагы таләпләрнең дә үсә баруын истән чыгармаска кирәк.
Урта Идел табигатенең гүзәллеге элек- электән рәссамнарны пейзаж сәнгатенә җәлеп иткән. Шишкин, Саврасов, Левитан кебек классикларның данлыклы пейзаж рәсемнәрен искә төшерик. Татарстанда да бүген пейзаж осталары шактый һәм аларның уңышлы әсәрләрен күпләп санарга мөмкин. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Н. Д. Кузнецовның • Нефть чыга», «Кышкы көн. Миңнебай газ-бензин заводы», М. У. Усмановның «Кама буендагы яңа шәһәр» кебек әсәрләре үзләренең романтик буяулары, индустриаль пейзаж ритмнарын бирүдәге төгәллекләре белән аерылып торалар. А. Л. Прокопьевның «Язгы көн» картинасы яз табигатен сурәтләүдәге нечкә төсмерләре, сафлыгы белән күңелне иркәли. А. М. Родионов «Камада» исемле әсәрендә гүзәл елга образын лирик һәм эпик яңгырашта чагылдыруга ирешкән.
«Зур Идел» күргәзмәсе графика өлкәсендә җитди үзгәрешләр баруын күрсәтте. Эмиль Ситдыйковның «Баулы нефтьчеләре» диген линогравюралары, В. А. Попов, Рәшит Госмановның Кама автогиганты күренешләренә багышланган акварель рәсемнәре графика жанрында художникларның эшчеләр темасына кыю борылыш ясаулары хакында сөйли. Әмма графика бу өлкәдә тәҗрибә туплау чорын гына кичерә әле. Тулаем алганда, ул сынлы сәнгать жанрыннан арттарак кала. Әиэгыйсә, графика, оперативрак, хәрәкәтчәнрәк жанр буларак, юл ярып барырга тиеш иде бит.
Кимчелекләр турында сөйләгәндә, әлбәттә, скульптураны да читләтеп үтеп булмый. Соңгы еллар эчендә скульпторларыбыз сүлпәнрәк эшләделәр, эшләнгән кадәресе дә фәкать портрет жанрына гына карый. В. М. Маликов, Р. X. Нигъмә- туллина, В. И. Рогожин һ. б. скульптбр- ларның киләчәктә активрак иҗат итүләрен телисе килә.
Гамәли-декоратнв сәнгатьнең дә тормыш таләпләреннән артта калуын әйтми булмый. Бу төр сәнгатьнең бездә күп гасырлык традицияләре бар. Хәзерге чорда исә халыкта гамәли-декоратнв сәнгать әсәрләренә ихтыяҗ бик нык артты. Керамика. ювелир, металлны чокып, сөяк һәм агачны кисеп ясау осталарының эшен киләчәктә күп тапкырлар тизләтәсе бар.
Художникларыбыз социалистик реализм сәнгатенең үзәк темасы булган эшчеләр сыйныфы темасына йөз белән борылдылар. Бу борылыш сәнгатьнең идея эчтәлеген дә, художество чараларын да баетуга ярдәм итте. Художникларның яшь буыны өлгереп җитү — республикабыз сәнгать тормышында икенче куанычлы хәл. Яшьләрнең иң уңышлы әсәрләре бүген Татарстан рәсем сәнгате казанышларының мөһим өлешен тәшкил итә. Димәк, идея ягыннан өлгергән, югары про-фессиональ хәзерлек алган яшь алмаш үсә дигән сүз.
Татарстанда рәсем сәнгате учаклары елдан-ел арта бара. Лениногорск, Бөгелмә, Әлмот. Чаллы. Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Зеленодольск шәһәрләрендә сәнгать тормышының яңа үзәкләре барлыкка килде. Моның гаять зур социаль-политик әһәмияте бар.
• Зур Идел» күргәзмәсенең сюжетяы-те- матик картиналар бүлегендә Татарстан художникларының рәсемнәре иң күревек ле урыннарның берсен алып торды. Ә әсәрләрнең гомуми колориты исә яшь ләрчә дәртлелек, күтәренкелек, яңа буяуларга бай булулары белән игътибарны тартты. Болар барысы да республикабыз рәсем сәнгатенең киләчәге өметле икәнен күрсәтә, Казан художество мәктәбенең данлыклы традицияләре дәвам итәчәге һәм яңа сыйфатлар, үзенчәлекләр белән байый барачагы турында сөйли.