Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛ КУТУЙ ТУРЫНДА КАЙБЕР ЯҢА МӘГЪЛҮМАТЛАР


А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының кулъязмалар бүлегемдә, А. Толстой архивында, Лермонтов юбилеен үткәрүгә хәзерлек буенча төзелгән Бөтенсоюз комиссиясе члены буларак, татар язучысы Гадел Кутуйның эшчәнлеге турында сөйләүче бер документ саклана. Бөек рус әдибенең юбилеен үткәрүгә хәзерлектә күпчелек халыкларның күренекле вәкилләре, күп милләтле совет әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре зур тырышлык куялар. Лермонтовның мирасын популярлаштыру эшенә һәрбер милләт уз культурасыннан лаеклы өлеш кертә. Күп санлы милли әдәбиятлар эшлеклеләренең Лермонтов әсәрләрен үз ана телләренә тәрҗемә итү өлкәсендәге уңышлары киң җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тартты. Боларның бөтенесе дә милли культуралар арасындагы элемтәне ныгытты, күп милләтле совет әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә хезмәт итте.
Билгеле булганча, Гадел Кутуй, матбугат битләрендә бастырган күп кенә мәкаләләрендә, тәрҗемәләр аша тәҗрибә уртаклашу һәрбер милләт әдәбиятының үсешенә ярдәм итә, дип раслап чыкты. Әдәбиятыбызның күренекле вәкиле буларак, ул Советлар Союзындагы барлык тугандаш халыкларны татар әдәбияты ирешкән уңышлар белән даими таныштырып баруны әһәмиятле бурыч итеп санады.
Лермонтов юбилеен каршылау 1941 елның көзендә татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдә уздырылырга тиешле декадасына әзерләнү көннәренә туры килде Шул уңайдан Гадел Кутуйның (Н. Козлова белән берлектә) «Красная Татария» газетасының 1941 елның 19 январь санында «Татар сәнгатенең чын йөзен күрсәтергә» дигән мәкаләсе басылып чыга. Бу мәкалә басылырга берничә көн элек Г. Кутуй Лермонтов юбилеен уздыру комитеты утырышында чыгыш ясый. Комитетның эшчәнлек процессында татар культурасының үсешен ничек күзаллавын аның чыгышы теркәлгән беркетмә һәм шул чордагы көндәлек матбугатта басылган кайбер материаллар аша беләбез.
Утырышта барлыгы 42 кеше катнаша. Беркетмәдә күренекле язучылар. Советлар Союзы халыклары әдәбиятларының танылган вәкилләреннән П. Г. Антокольский, И. Л. Андронников, Янка Купала, Гадел Кутуй һәм башкаларның исемнәре телгә алына. Комиссия составына әдәбиятчылар, исемнәре киң масса укучыларга билгеле булган (В. Я. Кирпотин, Д. Д. Благой) рәссамнар, кинематография, «Правда», «Известия», «Комсомольская правда». «Литературная газета», «Вечерняя Москва» газеталары вәкилләре кертелә. Бу утырышта әдәбиятчы В. Я. Кирпотин председательлек итә. Анда комитетның эш планы раслана, башкарылган эшләр турында отчетлар, урыннардан төрле докладлар, информацияләр тыңлана. Аннан соң комитетның җаваплы секретаре М. Эссен республикаларда һәм шәһәрләрдә төзелгән юбилей комиссияләренең эшенә туктала. Урыннарда алып барылган эшләр турында Әрмәнстаннан Г. Сары- ян, Белоруссиядән Янка Купала, Татарстаннан Гадел Кутуй чыгыш ясый. Беркетмәдә түбәндәгеләр билгеләп үтелә: «Иптәш Кутуй Лермонтов поэзиясенең татар культура
сына искиткеч зур йогынтысы турында сөйли. Татар теленә аның «Безнең заман герое», «Купец Калашников турында җыр» һәм күп кенә лирик шигырьләре тәрҗемә ителгән. Юбилейга шагыйрьнең татар телендә бер томлык сайланма әсәрләрен чыгару күздә тотыла. Җыентыкка «Безнең заман герое», «Мцыри», «Демон», «Купец Калашников турында җыр», «Маскарад» әсәрләре кертеләчәк. Лермонтовның биографиясен һәм аның турында язылган популяр мәкаләләрне аерым китап ител бастырып чыгару планлаштырыла.
Казанда Лермонтов юбилеен уздыру буенча комиссия төзелгән, аның эш планы расланган, лекцияләр һәм докладлар уку билгеләнгән. «Маскарад» рус телендә зур уңыш белән барган.
Шагыйрь истәлегенә багышланган кичәдә доклад тыңланачак, махсус программа буенча төзелгән концерт булачак.
Информация игътибарга алына».
Бу — утырышның беркетмә язмасы. Гадел Кутуй ясаган чыгышның конкрет детальләрен башка чыганаклар буенча да ачыкларга мөмкин. «Красная Татария» газетасының 1941 елгы 15 февраль санында Гадел Кутуйның «Лермонтов еллыгы алдыннан» дигән мәкаләсе урнаштырылган. Ул мәкаләдә сүз Лермонтов юбилее комитетының эше, Советлар Союзы халыкларының, шул җөмләдән татар халкының, бу юбилейга ничек хәзерләнүе хакында бара. «Лермонтов поэзиясенең татар шагыйрьләренә йогынтысы ифрат зур,— диелә анда.— Габдулла Тукай, Пушкин белән беррәттән, Лермонтовны үзенең остазы итеп санаган. Тукай һәм Сәгыйт Рәмиев революциягә чаклы ук инде Лермонтов әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткәннәр». Аннан соң автор шагыйрьнең Октябрьдан соң Ә. Исхак, М. Әмир, Ш. Маннур, С. Баттал тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен санап үтә.
Юбилей комитеты утырышында чыгыш ясаучылар Гадел Кутуйның белдерүе милли республикаларда башкарылган эшләр турында тирән фикер йөртергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтәләр.
Лермонтов юбилее комитетының җаваплы секретаре М. Эссен, мәсәлән, болай ди: «Лермонтов әсәрләренең тугандаш республикалар халыклары телләренә тәрҗемә ителүе, күп кенә республикаларда аның пьесалары куелу, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында лекцияләр, докладлар уку шикелле үк, зур казаныш булып тора» Бу утырышта М. Ю. Лермонтов әсәрләрен бастырып чыгару буенча зур эш алып барган республикалар арасында Татарстан махсус әйтелеп үтелә
Гадел Кутуйның чыгышында китерелгән фактлар Лермонтов юбилее комитетының эшен чагылдырган материалларда да киң рәвештә файдаланыла. Мәсәлән, ТАССның Бөтенсоюз юбилей комитеты президиумының 17 апрельдә А. Фадеев председательлегендә уздырылган утырышы турындагы белдерүендә Лермонтов әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү буенча Татарстанның беренче урында торуы хәбәр ителә. Бу белдерү «Красная Татария» газетасының 20 апрель санында басыла. Шул ук газетаның 1 май санында урнаштырылган белдерүдә революциягә кадәр Лермонтов әсәрләренең Россия халыкларыннан (рус телен исәпләмәгәндә) нибары дүрт кенә телгә тәрҗемә ителүе хакында әйтелә. Ул телләр арасында татар теле дә саналып узыла.
В. СЕМЕНОВА, филология фәннәре кандидаты.