Логотип Казан Утлары
Шигърият

Заман дәшә сезгә, җырлар дәшә


Утыз көн дә түгел сыман — Утыз ел узып киткән.
Сугышта калган дусларым Мәңге онытылмый икән. Көн дә укыйм исемнәрен Клубка узган чакта, Әйтерсең алар тереләр, һаман торалар сакта, һаман да безнең сафта!
ШӘЙХИ МАННУР.
Күрде заман Алып малайларын, Бусында да якыннан күрде: Идел лирикасы, кылыч булып, Аждаһаның өненә керде.
ХӘСӘН ТУФАН.
Сугышларда байрак — изге нәрсә, Аннан кыйммәт һични саналмый, Актык сугышчысын югалтса да, Байрак калса, полк таркалмый, һичбер пуля сезне егалмады, Байрак йөртүчеләр — үлемсез, Сезнең җырны, полк байрагыдай, Кабул итеп алдык бүген без.
ФӘНИС ЯРУЛЛИН.
Җәлил, Алиш, Кәрим исемнәре Утлы хәреф белән язылган. Без эзлибез сезне һәм табабыз Дәртле, җырлы Җиңү языннан.
ИЛГИЗ КӘЛИМУЛЛИН.
Исемнәре уелып калды ак мәрмәргә. Васыятьләре күчеп янды йөрәкләргә.
НУРМӨХӘММӘТ ХИСАМОВ.
Окопларда туган кайнар җырлар! Алар яши! Бар да халыкта.
Сезнең гомер җырга әверелгән, Җырларыгыз — каһарманлыкка!
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН-
Яуга барды Шигырь, дауга барды Солдат белән бергә, гел янәшә.
— Коткаручым! — диеп еллар дәшә,
Заман дәшә сезгә, чорлар дәшә!
Сезнең сүзләр җылы язлар сыман.
Безнең янда алар, гел янәшә.
Онытмам, — дип, — һаман еллар дәшә,
Заман дәшә сезгә, җырлар дәшә! к • БВЕКЗАТМГСУГЫШЫНЛД ҺЭААГБУЛГАН ■ ЯЗУЧЫААРЫБЫ) ■■ —— Муса Җәдил А б&УЛЛа Алиш Фатих К ә рум Гавел КУтуй НУР Б а Я И Рахман Ильяс Мехэммат Эблиев ■ Меҗәй Хайрет&инов ’ Ал. Бейбецкий ? Мифтах Вэбхт ' Аитзак Айтов • Лаб"?а Рахман I КэшФи БасйЙРов Месэгыйт. Мортафйн ’ шамил ГӘРӘЙ • Демъян 'Фәтхи ■ Мансур • Т^аяз j әгъзам камал! Әхмәт ГыймаОоь ! Исхак ^Закиров 1 Исх.агыйл ШэФиев j Хәмит К а в и i Касыйм Вахит' макс гатау: Мөхәммәтша Мамин;* Мехаммат ӘхмэтгалиевҮ. Габйглла Галиең Әхтәм Эминов; Сөләйман Мёлекоа^ ... ■ ■
Стендтан бер фрагмент.
Күтәрелсен бөек
азат аваз,
Көчле аваз һаман
гел яктыга,
Мең ярадан исән калган җырлар, Исән кайткан җырлар хакына!
ЗӨЛФӘТ.
Ерак Пруссия кырларында, Буйларында карлы Альлның Җырчылары йоклый, җирне кочып, Җәлилләрне биргән халыкның.
Кутуйлары йоклый... Кәримнәре...
Сагынганда бирсен түземлек.
Европаның чит-ят туфрагында
Гомерләре калган өзелеп.
Каберләре калган... Ил җилләре
Ул якларга моңсу исәләр.
Каберләре калган... Ә үзләре Йөрәкләрдә һаман исәннәр.
РӘШИТ ГӘРӘЙ.