Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

22 июнь
Бу—хәтәр көн. Хәтта көн түгел — таң... Безнең өскә бомба ташланды.
Чиктә идек. Тел күтәреп булмый, Әйтеп булмый: «Сугыш башланды...»
Палаткадан очып чыкты берәү, Ә берәүләр... чыга алмады. Нинди афәт килүләрен илгә Шунда гына йөрәк аңлады.
Җирне күңел бүтән төстә күрде, Күзләренә сугыш керде дә:
Томан — төтен. Таң яктысы — ялкын. Тирәдә юк бүтән бер ни дә.
Юк1 Чәчәкләр бар бит! Таҗлар — бармак, Йомарланды бар да йодрыкка!
...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр Җитәлмәде шунда йөгереп тә.
Ят козгыннар чөнки кургаш сипте. Бөтенесе — кара тәреле.
Без шуыштык. Тупка тотарга дип Фашистларны — җенне, пәрине.
Кем шуышып, кемнәр үрә торып — Бөтенебез утка ташланды...
Каршыланды бу көн таңы шулай, Бөек Җиңү шулай башланды.
Яралы яфрак
Кайлардандыр очып килде иртән Бәп-бәләкәй имән яфрагы. Хәтсез иде аның куркулары... Кулларыма кунып калтырады.
Әйтте төсле: «Җилнең каты кулы, Ник тырнадың яшел тәңкәмне?
Зәки Нури. Хәрби хезмәткә 1941 елның маенда китә. Сугыш башланганда илебезнең Көнбатыш чигендә тупчы була. Дошман тылында калып, партизаннар хәрәкәтен оештыруда катнаша. 1942—1944 елларда Константин Заслоновның партизаннар берләшмәсендә башта разведчик, соңыннан разведка начальнигы була.
1944 елгы рәсем.
Ник аердың безне? Нишләрмен мин
Табалмасам инде әнкәмне?»
Май башлары иде — җәелгән чак
Җиргә яшел хәтфә юрганнар, Тырышкан чак иде яфрак ярып Барча бакча, барча урманнар.
Кулда яфрак. Шушы иксез-чиксез Нәниләрнең ул да берсе бит...
Әйтә күңел: «Бергә нәфрәтләнеп, Бергә ярсыйк, бергә көрсеник!»
Сизәм чөнки: газиз әнкәсеннән
Сугыш җиле аны аерган.
Әнкә үлгән... Фашист аны җирдән
Төбе-тамыры белән каерган.
Ә яфракны, сизәм, корыч тузан Бер бөртеге белән тырнаган.
һәм төште ул менә минем янга,— Бу окоп бит диеп тормаган...
Искә төште кинәт: шул ук корыч Бер анага ничек тигәне, Ә яралы нарасые аның «Мин ник, әни, кызыл?..» дигәне.
Яфракка мин җылы сулыш өрдем —
Яшеллеге аның яшәрде! — Флягама, салкын суга салдым Бер уй уйлап: озак яшәрме?
Әйдә йөрсен, керсен һөҗүмнәргә Башкисәрнең башын кискәндә . Рәхәт булыр язын яшел яфрак Коймый торган җилләр искәндә!
Бер көз белән бер яз җыры
Көз яңгыр сибә. Көз җылый...
Ә мин шул көзне язам.
«Язны яз,— ди көз.— һәр елны
Мин бит,— ди,— соңгы азан».
«Юк,— дим,— юк! Тәүге җырым — син!
Булсаң бул мең кат азан...
Яңгырың булып җыладым
Дүрт ел мин... шуны язам.
Үземнән куркып җыладым
Маңгайга ярчык тигәч, Җыладым, син, миңа сыенып:
«Яраңны юам!» дигәч.
2. «к. У.» м 6,
17
Кыскасы, бергә яшь түктек — Икебез дә кез идек:
Без күбәүләр, ә син бер көз — Бер сүз: «Чыда! Түз!» идек.
Аннары авыр юлларда Тагын бергә җыладык — Түккән яшь кургашы белән Фашистларны сыйладык.
Шул яңгыр белән юылды Бранденбург дигән мәйдан! Юк, сине, көз, аерып булмый Кояшлы, җырлы майдан.
Җиңүне аңлавы кыен
Шул хисне тоймый торып,— Кырык берне кырык биш белән Янәшә куймый торып.
Гөлләр килә
Таңнар әле хәтта атмаган.
Гөлләр инде ашыгып киләләр,— Соңгарсалар әгәр, әйтерсең Бер минутта сула-шиңәләр.
Ашыгалар гөлләр, әйтерсең
Чык булсын дип безнең күз яше.
Без, солдатлар, ләкин еламыйк — Түз, карты син, һәм син түз, яше.
Эндәшергә гүргә «син» диеп Безнең телләр яуда күнде бит. Дөмектергәч дусның дошманын, Безнең куллар дусны күмде бит!
Авыр безгә... Ләкин сыгылмыйк. Яшел җиле майның дуласын.
Обелиск, сине кочаклап Алсу гөлләр бары еласын.