Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Авырлык үзәге
Төзергә тотыныйк дигәндә, эш янә бүленде бер тынга, эзлисе, табасы бар икән авырлык үзәген... бетонда.
Карыйбыз, барлыйбыз төрлечә, исәпкә хисаплар кушыла, авырлык төшәсе үзәкләр бит алар кайдадыр шушында. Шушында төшәсе иң элек замана йөгенең басымы, какшарлык, чатнарлык түгелме, тазамы нигезе, аслыгы? Үзебез башлаган эшләрне үзебез очларга тиешле, әйтсеннәр соңыннан:
— Күр әле, һәр төше җыр төсле килешле* ...Табылды!
Терәкләр билгеле, хәерле сәгатьтә, тизрәк, я! — Беренче өрлекләр салынды зур йөкләр төшәсе үзәккә.
Өрлекләр — өметләр, аларга — ышаныч, күпме күз карашы. Ни кырсын таяныр ноктасыз, ни корсын Җир-ана баласы?!
Сизми дә калганбыз, төн үткән, яктырып килә ич, кара син! — Без салган нигезләр өстендә өлгерә тагын бер
\ яңа көн!
■Саласы, иплисе никадәр торбаны! Торбалар — шәһәрнең җылы кан юллары. Канаулар сузыла бормалы-бормалы, әбәткә туктады — ял итә бригада.
— Егетләр, — ди берәү, — менә бит тамаша: безнең бу — җир асты — лабиринт ләбаса!
Белмим, кем ни уйлый — дәшүче булмады, кемнең дә юллары бормалы-бормалы.
Гомер дә — лабиринт,
Шәһәрнең туган көне
Килде бәйрәм — шәһәр туган көн! Кызык икән халык йоласы — көмеш тәңкә салдык, нигезгә иң беренче ташны куйганчы. Дала җирдә кала корганда, бәйрәмнәр күп минем урамда: адрес өчен каккан казыклар биек йортлар булып үскәндә, кешеләр тар вагон-өйләрдән иркен бүлмәләргә күчкәндә бәйрәм миңа, квартир ачкычы әйтерсең лә минем кесәмдә!.. Чулман-суда балык чиртсә дә, кызлар эшкә җырлап үтсә дә, «кызыл шимбә» көнне утырткан яшь куаклар үсеп китсә дә, бәйрәм килә минем урамга, иркенәеп китә җырлар да.
Шат елмаеп, илне күрергә кояш чыга һәрбер иртәдә, кояш кебек якты чырайлы дусларым бар гомер итәргә. Бәйрәмнәр күп минем урамда, ләкин дөнья бәйрәм, туй түгел, җир хәтере ачы булганда кырыкмаса-кырык уй минем...
Лабиринт
теләсәң ничек ит — кер дә бер очыннан, адашмый чыгып кит.. Эзлисең, йөрисең тукталып-тукталып, кайчакта бөтенләй каласың буталып.
— Башлыйбыз! — кузгалды
һәркем үз эшенә, керделәр кешеләр лабиринт эченә...
Торбалар. Бормалар бер очтан бер очка, сузыла лабиринт, кушыла тормышка.
Җирнең күкрәгендә һәр кала — имчәк бала — имә, суыра, нәрсә күрер, ниләр күрсәтер үсеп зур булганның соңында?
...Бәйрәм бүген — шәһәр туган көн! Исән-имин халык йоласы — изге теләк салдык нигезгә изге булсын диеп бинасы, изге булсын диеп дөньясы.
Баш уйлый таш турында.
Тимер-бетон багана асылынды һавада...
— Баш өстеңә таш килә, әй, дус кеше, чамала!
Күрми әле, ишетми, китсә ыргак ычкынып, хачып котылу түгел, өлгермәс тә кычкырып.
Улый мәйдан, гөж килә:
— Таш килә бит, таш килә!
(Нинди ир мин, нәрсә бу? — тамак төпкә яшь килә...)
Күрде кеше: караса — кояш тотыла лабаса!
Таш инде — баш турында, оаш уйлый таш турында...
(Ак шәһәр шәп булачак, йортлары төз — шәм кебек, бу җирдән бит бер көнгә китүең дә жәл кебек.
Баш өстендә таш тора, әйтерсең таш кычкыра:
— Таш гасырдан бирле сез безгә тынгы бирмисез!..)
Минуты ел тоелды,
таш узды, яшь йотылды, бер — ноль! — безнең файдага бетте язмыш уены.
Әнә ул — җирдә ята — әлеге таш багана, акылын җыя кеше утыра да аңарга.
Уйлый булыр, мөгаен, башыннан таш үткәнне, ташларга патша булып яшисе бар икәнне.
— Вира! — күккә менәргә бүтән ташлар чираты, килә кран, элмәге — copay-билге сурәте...
Болынга бетон җәйгәндә
Үткән язлар, киткән казлар, кайтыгыз дип, кайтыгыз, кем җырлады, кайсыгыз?
Кем җырлады әрәмәдә шәһәргә юл җәйгәндә — яшел болын, хәтфә чирәм бетонга әйләнгәндә?..
Җырчы кызның тавышында ниндидер сагыш иде, гүя моннан киткән казлар үзләре тавыш бирде.
Шуннан ары нәрсә кирәк чуалган зиһен өчен, үсә дип тә, бетә дип тә уйладым бөтенесен.
Үткән язлар кайтмаса да, алда — өр-яңалары, казлар гына нишләр менә... тузыла оялары.
Күк мең катлы, каз канатлы, җирдә җай да күп күбен, язны казлар китермәсә, кителер инде күңел.
Болынга бетон җәйгәндә кем җырлады, кайсыгыз? — казлар килсәләр, минем дә көткәнемне әйтегез.
Таганда
ул да булмый — иелдең, катлы-катлы җир аста...
Айката да чайката, таганда баш әйләнә,
җепләр — күңел җепләре — чияләнә-бәйләнә.
Егылмадык моңарчы, атынабыз һаман да, без генәме, замана үзе дә бит таганда!..
Миңа уен-көлке дә, — мәшәкать кыз кешегә: яз килдеме, кызларның сипкел чыга битенә...
Сипкел, сипкел сибелде, ак шәһәр дә сипкелле: сары-яшел балконнар йортта сипкел шикелле.
Чынлап менә, икмәктер, быелгы яз нишләптер сипкеллерәк, гөллерәк, сөйкемлерәк, хикмәттер!
Сере кайда соң дисәм, бөтен хикмәт шул икән: чәчәк тоткан, сипкелле, янәшәмдә ул — иркәм!
Бәхет юра, матурым, аймыл булма, егылма, кызык та бит таганда, уймак диләр уенда.
Таганыбыз шул менә: эш-һөнәре бер генә — күк белән җир арасын бер төшә дә бер менә.
Уен шундый: чөелдең, очарсың күк кояшка,
Бер таганга эләктек, ялгыштырмы, чындырмы, безнең болай булулар бәеттерме, җырдырмы... Тормыш — таган шул менә: эш-һөнәре бер генә — кайгы-шатлык арасын бер төшә дә бер менә. Вакытны күп төрле эшкә җигеп була. Җиргә бодай чәчеп икмәк ител була: әллә никадәрле игелек көтеп була, һәй, вакытны аны тормыш итеп була! — ачка тилмергәннәр күмәч ашасыннар! Китап, каләм, дәфтәр, мәктәп итеп була: Вакыт ике башлы, кемгә кирәк кайсы: бер башында — яман, — язу белмәгәннәр укый башласыннар! Җылы өйләр, авыл, шәһәр итеп була: икенчесе — яхшы, дилбегәсе монда үзебезнең кулда! — йорты булмаганнар рәхәт яшәсеннәр! Ә вакытны төрле нәрсә итеп була...
Чаллы чатында
Булса булыр бу чаклы «күч» сарылган юл чаты, юл чатында, эш хастында җирнең күпме ир заты!
Хәрәкәттә бәрәкәт, һәр хәрәкәт — бер хикмәт: чаба панеловозлар, төзелешкә йөк илтә, бара кызу тизлектә, бар да кызу тизлектә.
Кабаланып бар көйгә, егет белән кыз килә, өйләнгәндә көн кыска, ашыгалар загска — эш сәгате беткәнче өлгерергә ничек тә! Яшь кыз — кызу тизлектә, язмыш — кызу тизлектә... Тормыш, ахры, чатларда үз тизлеген арттыра, автобуска ул әнә йөгертә бер картны да.
Кем йөгерә, кем чаба, бөтенесе ашыга, кая илтеп чыгарыр заман аты — машина?
Хәрәкәт — катлы-катлы, тизлек кызу, юл каты, абынсаң да, бәрелсәң дә, безгә булыр ояты.
Торам юллар чатында, Яңа Чаллы каршында, Чаллы чаты — чор чаты, җырланмаган җыр чаты.