Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН -СОЛДАТ

разведчигы. Гади солдат. Командирларым кая куйса шунда булдым, нинди вазифа йөкләнсә — шуны үтәдем. Белоруссияне, Польшаны фашит басып алучыларыннан азат итүдә кат-наштым.
Яшьләр белән очрашып сугышта күргәннәр турында сөйләгәндә еш кына бер сорау ишетергә туры килә иде:
— Ут эченә кергәндә куркыныч түгелме? — дип кызыксына иде алар, — шүрләп-каушап калмыйсыңмы?
Сугыш — шул ук хезмәт ул. Бөтен тырышлыгың белән, барлык көчеңне салып, кирәк икән акылыңны, үткенлегеңне җигеп уз өстеңә төшкән бурычны үтәргә омтыласың. Курку турында уйлап торырга вакытың да калмый Буш вакытың булдымы, ял итү, йокы туйдыру, кием-салымыңны бөтәйтү, сугыш коралыңны әзер хәлгә китерү ягын карыйсың.
Яныңда сугышчан иптәшләреңнең иңнәрен тоеп йөрү, үз эшеңнең хаклы эш икәнлеген аңлап, җиңеп чыгарыбызга тирән ышану күңелгә дәрман, рухка күтәренкелек биреп килде. Ул чакта аерым солдат телендә дә. бөтен халкыбыз күңелендә дә бер девиз: «Наше дело правое, мы
— Безнең эшебез хаклы, без җиңәчәкбез!
Көньяк Сахалин, 1945, сентябрь.
X. Вахит 1 нче Белоруссия фронтында артиллерия раз- ■едчигы. Җиңү көнен Поль- шада каршылый.
победим!» дигән ышаныч какшамаслык булып кереп урнашкан иде Сугыш Идел ярларына килеп җиткән көннәрдә дә солдат күңелендә икеләнү булмады. Ж.иңеп чыгачагы- базга тамчы да шикләнмәдек
Юк, куркуны белми солдат. Ә менә сугышта кичерә торган бер тойгыны минем үземә дә татып карарга еш кына туры килгәләде. Бер сүз белән әйтергә кирәк булса, бәлки аны горурлык дип атарга да булыр иде. Ләкин ул бер сүз эченә генә сыеп бетәр микән! Сугыш кырында кечкенә генә бер заданиене уңышлы итеп үти алсаң да, эчке бер сөенү кичерәсең, син үзеңнән канәгать, күңелең күтәрелеп китә, түбәң күккә тигән. Ни өчен болай бу? Моның сәбәбе бик ачык: син эшеңнең нәтиҗәсен күреп торасың, шундый җаваплы моментта, илеңнең язмышы хәл ителә торган көннәрдә халкыңның гаять зур изге эшенә, титаник көрәшенә синең дә кечтеки генә бер өлешең керүенә ышану — солдат өчен шуннан да зур сөенеч булырмы?! Дөрес, тыныч хезмәттә ирешкән уңышлар өчен дә сөенеч килә, әмма сугышта башкачарак.