Логотип Казан Утлары
Роман

ЧОҢГЫЛЛАР


Талипның күңеленә шик килмәгән иде, айлар буена сузылган салкыннар исә аны да борчуга салды. Хәтта ул бер тапкыр шикләнеп тә куйды: «Әллә соң ике кыш бергә киләме быел?»
Председатель булып эшләү дәверендә ул шактый суык, дәвамлы кышларны күрде. Ләкин быелгыдай усалын хәтерләми әле. Бусы нык тиде, нык үтте үзәккә. Комплекс салу тукталып тора, лабораториянең түбәсен яба алмый җәфаланалар. Шифер кагу түгел, кирпеч тә тезеп булмый. Өстәвенә, мастерскойга җылы җитми—торбалар ката, техниканы ремонтлау тукталды, корыч коралларга кул тидерерлек түгел.
Талип өеннән чыкты да. бит-борынын тун якасына яшерә төшеп, идарәгә таба китте. Авыл уяна, морҗалардан ишелеп-ишелеп төтен күтәрелә, ләкин гадәттәгечә өскә, һавага менеп китми, телевизор антенналары тирәсендә тулгана. «Аз гына булса да йомшартачак болан булгач,— дип сөйләнде Талип һәм агач ботагында чыркылдашкан чыпчыкларга карап: — Болар да сизенә әнә», — дип куйды.
Юл такыр, тимераякта шуарлык. Талип юлдагы катып үлгән бер чәүкәне читкәрәк тибеп җибәрде дә идарәгә таба борылды. Болдырга менде, туктады, тирә-юньгә күз ташлады, суык чеметтерә башлаган борын очын ышкыштырып алды. Нәкъ шул чак болдыр янындагы ту- пылның бер ботагы шартлап сынды да һава сызгыртып җиргә төште. Талип салкынга чыдамыйча сынып төшкән ботакка күз ташлады, агачны кызганып куйды.
РОМАН
1
ошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды. Кояш колакланып уяна, баеганда, шәмәхә- зәңгәр төскә керә. Өй түбәләрендә, агач ботакларында — бөтен җирдә сыкы. Коры суык сулышны буа, төнлә агачлар чатный, шытырдап-зынгылдап елга бозы ярылып китә.
Март аена керергә атнадан азрак вакыт калып килә, ә салкыннар һаман кайтмый әле. Печән-са- лам эскертләре күзгә күренеп кими, силос базлары саега — терлеккә азык бермә-бер артык китә. Моңа кадәр малкайларга азык-фураж җитәсенә
Гажәп тә сон бу дөнья! Кайдадыр экваторда кояш кыздыра, ябалдашларын киң жәеп мәһабәт пальмалар үсеп утыра, жа«га рәхәт йомшак жил исә, чылтырап чишмәләр ага...
Талип бүгенге көндә һавасы утыз-кырык градустан да артык кыза торган Африка илләрен күз алдына китерә һәм үзе яшәгән, менә үзе басып торган төбәктәге суыкны тоя. Әйе, табигать бездә рәхимсез, усал, һәммә тереклекне, хәтта агачларны да һәр вакыт сынауда тота. Ә кешеләргә тагын да кыен.
Авыл өстен моржалардан бөркелгән аксыл төтен катыш фирәзә төсендәге томан сарган. Ай кебек үк салкын кояш Рә тавы артыннан чыгып килә. Иртәнге нурлар өй түбәләренә кунуга, авыл ачыграк күренә башлады. Бүген, ниһаять, кояш колакланмаган иде. Талипның эченә жылы йөгерде. Сындырачак болай булгач, чынлап торып йомшартачак.
Талип идарәгә керергә дип ишеккә юнәлде, әмма үзенә таба килгән агрономны күреп туктап калды. Талип белән Харисов Казанга киткәч, агроном егет башбаштакланып, ярамаган эш эшләп ташлаган иде, кичә кайта-кайтышлый, эче сизепме, ул складка керде һәм тәртәгә ярарлык каеннарны күреп аптырый калды. Кем кисте бу каеннарны? Каян?
Каеннарны урман полосаларыннан агрономның кистерүен белүгә, Талип йөзгә алышынды, кайта-кайтышлый ук өенә кереп сүгәргә иткән иде, ни кодрәт килептер, иртәнгә кадәр сабыр итәргә булды. Алай да өлкән диспетчерга кичтән үк: «Иртәгә иртән агроном минем кабинетта булсын!» —дип кисәтеп куйды.
Мидхәт Бәдретдиновны ул Садыйков киткәч эшкә алды. Егет яңа гына Казан авыл хужалыгы институтын тәмамлаган, дипломлы агроном һәм күрер күзгә өметле белгечкә охшаган иде, ә ул әнә, килеп ярты ел эшләмәде, инде үз тәртипләрен дә урнаштыра башлаган. Ун-ун- бер ел эчендә шактый буй алып, тирә-юньгә ямь биреп, жәй килдеме күңелләрне жилкендереп торган, сылу кызлардай утырган каеннарны беркем белән киңәшмичә кис тә ташла, имеш. Урман полосаларын сирәкләтә. Ни өчен, нигә сирәкләтә? Әйе, әйе, ни өчен сирәкләтә?
Талип абыең да төшеп калганнардан түгел, авыл хужалыгын синең кебек белгечләрдән ким аңламый, ун ел буена председатель йөген тарта, ел аралаш белем күтәрү курсларына барып укый. Авылда читән үреп үсмәсә дә, буй урманнарның кыр-басуларга нигә кирәк икәнен бик яхшы белә. Ашыкма әле, егет, син ул тиклем абзаң белән күчәр башы орырга. Берәү ә«ә орып-орып карады да чыдамады, утыр-ган арбасының күчәре күкрәк төбеннән шартлап сынып чыкты. Ахыр килеп, бөтенләй китәргә мәжбүр булды. Инде, егеткәем, син дә шуны куасың икән...
Талип идарәгә таба килгән агроном Мидхәтне күрә, Рә тавы артыннан калкып чыккан кояшка карый, һәм янә егеткә күз сала. Мидхәтнең өстендә ясалма күннән дубленкага охшатып теккән тун, аягында монда эшкә килгәч кенә бастырып алган киез итек, башында куян бүрек. Барлы-юклы якасын күтәргән, муенын җыера-куыра яшергән. «Юка киенә, салкын тияр дип тә курыкмый, яшьлеге белән масая», — дип уйлады Талип, килеп житеп үзе белән кул биреп күрешкән егеттән күз алмастан.
— Исәнмесез, Талип Кәрамович! Исән-сау кайттыгызмы?
— Ару гына болай. Юл уңды дияргә була. — Талип Мидхәтнең өс- башына күз ташлап алды. — Юка киенәсең, егет. Салкын тиюе бар.
— Зыян юк, салкынга күнеккән мин.
— Алай. Әйдә әле, әүвәл керик. Салкынга күнеккән, димәк, чыныккан да булгач, батыр егет икәнсең. Тик менә жавапны ничегрәк тотарсың.
Кабинетка сүзсез генә үттеләр. Мидхәт председательнең ни өчен чакыруын беркадәр чамалый иде, шуңамы, бераз турсайганрак кыяфәттә керә-керешкә, ишек янәшәсендәге калай белән тышланган мичкә аркасын терәде, түргә узмады. Талип туп-туры түргә юнәлде, бияләйләрен салып өстәлгә ташлады да кулын-кулга ышкыштырып:
— Бу атнада да китмәсә бу суыклар, хәтәр булачак,— дип сөй- ♦ ләнде. — Уҗымнар ни хәлдә? Көзге бодай? Тикшергәлисеңме? Укыту- с. лар ничек бара? Механизаторларны бик теләп йөрмиләр дип әйтә Әд- | һәм абый, расмы шул?
— йөрмәүчеләр бар-барын. Чакырып сөйләштем мин алар белән, Ь
укырга сүз бирделәр. £
— Менә нәрсә, Мидхәт. Без аларга шушы курсны тәмамлаганга ф
таныклык бирик. Кем дә кем укуга йөрмәгән, имтихан кебек нәрсәләр- _ не тапшырмаган — язгы чәчүгә катнаша алмый, менә шул. Z
Талип өстәл артына керде, сводка кәгазьләрен караштырды.
— Ә менә тирес чыгару өчен махсус звено оештырмыйча булмас- * тыр. Кышкы чорга гына. Ләкин башка тармакларга звеноларның » һич кирәге юк. Мин моны ни өчен әйтәм? Менә ни өчен: без синең бе- “ ләп авыл хуҗалыгындагы бөтен процессны промышленностька нигез- « ләп корырга тиешбез. Аңлашыламы шул сиңа?
Агроном башыннан бүреген салды, әмма мич яныннан кузгалмады. £
— Минем бу өлкәгә кагылган кайбер фикерләрем бар иде, Талип д Кәрамович. >-
Талип агрономга өнәми генә карап алды, каршы әйтүе ошамады- 2 мы, куе кашлары сынып китте, күзләре кысылды. ®
— Әйт әле, Мидхәт, урман полосаларындагы каеннарны кем ку- 5 шуы буенча кистердең? Үзеңнең башың җиттеме, әллә булмаса башка берәүнең киңәше белән эшләдеңме?
— Үз инициативам. Чөнки шулай кирәк.
— Алай. Димәк, синең инициативаң...— Талип тун төймәләрен ычкындырып җибәрде. — Син беләсеңме әле, егет, элекке агроном белән ни өчен тыныша алмадым мин? Беләсеңме?..
Агроном дәшмәде, ияк каккалап кына алды.
— Беләсеңме, әллә юкмы?—дип тавышын көчәйтә төште Талип, егетнең дәшмәвенә ачуы кабара башлап.
— Хәтерлим. Садыйков белән мин институттан ук таныш. Үткән киңәшмәдә очраттым мин аны. Нигәдер мактамады ул сезне, Талип Кәрамович.
— Җитеп торыр!
Талип кулларын җәеп өстәлгә таянды, бер тын пыяладай шома өстәл өстендә чагылган сурәтенә карап торды. Аннары эһ дип җәһәт кенә кузгалды да ярсынып ишекле-түрле йөренергә кереште.
— Син миңа каеннарны кистерүеңнең сәбәбен аңлат. Садыйковның мине мактавы, мактамавы турында соңыннан сөйләшербез. Әйт әле, ■синең белән минем арада сөйләшү булдымы ул каеннарны кистерү хакында, юкмы?|
— Юк, булмады, — диде агроном һәм кинәт урыныннан кубып өстәл янына килде.—Талип Кәрамович, минем сезгә бер сорау бирәсем килә. Ярармы?—Талип, биреп кара дип, баш какты. — Үзегез әйтмешли, әйтегез әле, бу колхозда башкарылган эшләр өчен сез генә җавап бирәсезме әллә? Мин монда үземә йөкләнгән эшкә җавап бирергә дип килдем. Үзем кистердем һәм үзем жавап та тотармын. Каеннарны мин белеп кистердем, иптәш Бикмуллин.
Талипның болай да кызыл муены тагы да кызарып китте. Ул, йөргән мәлгә тунын салып, чөйгә элеп килде дә урындыгына утырды, тасраеп агрономга карады.
— Әһә, хикмәт әнә нәрсәдә икән. Тәк-тәк, болай булгач, киләсе елгы уныш өчен бер син генә җавап бирәсең булып чыга инде.
— Каеннарны кистерүебезнең сәбәбе менә нәрсәдә...
— Кистерүебезнең түгел, кистерүемнең диген. Шулай ачыграк булыр.
Мидхәт, председательнең соңгы сүзләренә игътибар итмәстән, өстәлдә яткан бер бит кәгазьне үзенәрәк тартып алды, карандашка үрелде.
— Каеннарны кистерүемнең хикмәте менә нәрсәдә...
— Әлегә хикмәтеңне калдырып торчы, дускай. Башта син шуны әйт: кем ул каеннарны утыртты, кем үстерде? Синме, безме?..
Бүлмәгә Харисов килеп керде. «Берек» колхозының партком секретарена алтмыш яшьләр тирәсе булыр. Керү белән ул туп-туры түргә узды, икесе белән дә кул биреп күреште.
— Иртәләгәнсез бүген. Ни кырып ятыш? — Харисов өс киемен салып чөйгә элде, өстәл янына килде.
— Менә, Әдһәм абый, — дип башлады Талип, партком секретаре утыруга. — Каш ясыйм дип, күз чыгарган. Сорамый-нитми урман полосаларын сирәкләтә башлаган.
Харисов агроном егеткә сораулы караш ташлады.
— Сирәкләтмичә булмый ул полосаларны, — диде Мидхәт.
— Минемчә, полосаларны без ул кадәр куе утыртмаган идек.
— Менә-менә, мин шуны әйтәм бит, — дип урынына килеп утырды Талип.
— Хикмәт менә нәрсәдә,— дип башлады агроном сүзен, алдындагы сызымнар, саннар төшерелгән бер бит кәгазьне өстәл уртасынарак этәреп куйды. — Буй урманнарга агачлар кирәгеннән артык куе утыртылган. Шул сәбәпле полоса буйларына калын итеп кар сала. Кагыйдә буларак, ул кар май азакларына кадәр эреми. Нәтиҗәдә менә дигән уңдырышлы туфрак, ягъни йөзләгән гектар җир әрәм була. Без ул полоса буйларына соңгы культураларны чәчәргә тырышабыз. Ләкин бу юл безгә кулай түгел. Басуларыбыз болай да тар, куәтле техникага борылыр урын юк дияргә була.
Харисов агрономның сүзләренә колак сала-сала уйланып утырды. Теге вакытта ул, Садыйков белән Талип тынышмый башлагач, алай гынамы, бу ике кеше арасындагы дәгъва-бәхәс район партия комитетына кадәр барып җиткәч, яшь белгечнең кыйбла-юнәлешендә дөреслек күреп, Садыйковны яклап чыккан иде. Ләкин райком секретаре Хөснетдинов бу бәхәсне үзенчә хәл кылды. Тотты да Садыйковны үз туган авылы Наратбашка председатель итеп тәкъдим итте, һәм ял-гышмады кебек.
Инде бу егет белән дә Талип тарткалашуга күчсә, эшләре гел ызгышка китсә, Харисов, ниһаять, хакыйкатьне яклар. Тегесен ничектер сизмичәрәк калды бугай. Ләкин бусы Садыйковны да уздырды кебек: колхозчылар күз карасыдай саклап үстергән урман полосасы каеннарын кистергән. Полосалардагы һәр агач, һәр куак исәптә чакта...
— Әдһәм абый, я, нишлибез инде бу егет белән? Килүечә ярты ел юк. Аңламыйм мин бу яшьләрне!
Талипның эчке тавышында: «Теге вакытта миңа каршы чыккан идегез, инаныгыз инде, монысы да үз белдеге белән эшләргә кереште», — дигән мәгънә ята иде.
— Бик кирәкме бу чара, Мидхәт?
Агроном егет партком секретареның күзләренә текәлде. Шуны аңламыйсызмы дип гаҗәпләнүе идеме? «Кыю хәзерге яшьләр, кыю кыланалар, тәвәккәл», — дип уйлады Харисов, егеткә үзе дә туры карап.
— Мин бу эшне житди чараларның берсе итеп күрәм, Әдһәм абый...
Талип беравык башын чайкап торды һәм сабыры төкәнеп:
— Кызлар кебек сылу каеннар иде. Ничек кулыгыз барды, ничек балта күтәрдегез! — дип, янә ишекле-түрле йөренергә кереште.
— Бу мәсьәләдә хаклы булуымны эшем белән күрсәтермен, Талип Кәрамович, борчылмагыз.
— Юк инде, мин сине ул мәшәкатьтән арындырырмын болай бул- ♦
гач. Син уйлаганча ук надан түгел Талип абыең. <
Талип кабат өстәл янына кереп утырды, диспетчерга шалтыратты. §
— Каюм, — кабул итү аппаратында диспетчер Зиннуровның «әү!» з
дигән нечкә тавышы ишетелде. — буй урман агачларын сирәкләтергә g кичә ничә кешегә наряд биргәннәр иде сиңа? -
— Унике кешегә, Талип абый. Тик бүген берәү дә бармый. ♦
— Нигә алай, ни булды? =
— Ни бит, Талип абый, туктаттык без аны. Менә монда егетләр =
белән килештек-килештек тә. . Бу ниндәен ахмаклык, бастырыкка ярардай каеннарны кем кисәргә кушты дип Галләм абзый да тузы- * нып китте. “
Бүлмәгә кояш нуры керде һәм өстәл башына куиып калды. Талип, “ аппараттан бармагын алмый гына, Харисовка: *
— Ишеттегезме инде, Әдһәм абый? Каеннарны кистерүгә Галләм н
абзый да каршы икән бит,— дип агрономга таба борылды.— Ә ул Е бит ярты гомерен Карамалыда агроном булып эшләгән. Полосаларны үзе утыртып, үзе үстергән кеше. о
— Буй урманнарны үз вакытында рәткә китерү, кирәкле күләмдә © сирәкләтү агрочараларның бер шарты, — диде Мидхәт тә торган саен s үжәтләнә барып.
— Корыган-сарыганнарыннан арындыру — ул бит бөтенләй башка мәсьәлә, иптәш Бәдретдинов. Аны да, мөгаен, язга табарак эшләргә кирәктер. Шулаймы, әллә мин ялгышаммы?
— Агачлар куерак үскән саен полоса буена кар калынрак сала...
— Начармыни ул?! Кыш буена кыр-басуларда кар тотабыз, ә бу, акыллы баш, кар калын салмасын дип, буй урман агачларын кистерә. Инде инандыңмы, Әдһәм абзый, нинди уңган агроном туры килгән безгә!—Талип кайнарланып урыныннан купты, кояш чыгышы ягындагы тәрәзә каршына барып басты, кулларын артка куеп чалыштырды, гасабиланып, бармакларын угаларга кереште. — Колхоз белгече булган бар кеше дә үз белдеге белән генә эш итә башласа, кая тәгәрәр икән идек без, Әдһәм абый. Әйтик, син үзеңчә генә эшләсәң, башкалар фикеренә колак салмасаң, мин үземчә генә, — диде Талип. көрсенеп алды һәм, кузгалып, Мидхәт каршына килеп басты. — Беләсеңме, туганкаем, Болгариядә бер агач кискән өчен нәрсә эшлиләр? Бер төп агач өчен ун төп агач утыртып үстерүне таләп итәләр. Унны, ун төп! Ә син йөзләгән төп каенны эһ тә димичә кискәнсең дә аткансың.
— Полоса буйларына калын итеп кар сала, уҗымнар чери, Талип Кәрамович. Май аена кадәр ул җирләргә бернинди ашлык чәчеп булмый...
— Шуның өчен син каеннарны кисәргә булдың инде? Юк, туганкаем, болай булса безгә бергә эшләүләре кыен булыр. Карны аны самолеттан күмер оны сиптереп тә эретеп була. Ниһаять, бездә техника да җитәрлек хәзер аңа...
Харисовны ишектән дәшеп алдылар. Партком секретаре чыккач, Талип текәлеп Мидхәтнең күзләренә карады. Сынап карады. Мәгәр аның карашын егет җиңде, күзләрен читкә алмады.
— Әгәр судка бирсәм мин сине, шома егет?
Агроном: «һы!»—дип кенә куйды. Аннары: «Бирегез. Мин үземне гаепле санамыйм. Полоса агачларын барыбер сирәкләтергә кирәк!» — диде.
— Ялгыз агачны жил кага.
— Ялгыз агачның тамыры тирән китә, иптәш Бикмуллин.
— Ялгыз агач таралып үсә, тәбәнәк була, ә минем шәм кебек каеннар үстерүдә хыялым, —диде Талнп һәм, үрелеп, агроном алдындагы кәгазь битен алды. — Инде хәзер нишләргә синең белән?
Талнп егетнең йөзендә үкенү дә, каушау да күрмәде. Үкенсен, үртәлсен иде, ичмасам.
— Үзең теләп китәсеңме, приказ белән куыйммы?
— Мин бирегә китәргә дип килмәдем...
Башлыгының чәнечкеле елмаюын күреп, егет тә көлемсерәп куйды. Моны ни дип юрарга да белмәде Талип. Үзе исә аның «мең төп агач утыртырмын» дигән сүзенә елмая иде. Ник дисәң, хикмәт бит егетнең бу эшне булдыру-булдырмавында түгел, ә егетнең үз гаебен аңлавында иде. Ә агроном егет председатель ни теләгәнне аңлады булса кирәк.
2
Пеләш башлы, кызыл йөзле, су кебек төссез күзле баш агроном бүтәнен сайларга урын калдырмыйча, Мидхәткә болай диде:
— Районда ике колхозга агроном кирәк. Берсе — «Берек» колхозы, дүрт мең гектарга якын сөрү жире бар, икенчесе — «Урал», сөрү жире биш мең гектар. «Берек»нең председателе белеме белән юрист, «Урал»да югары белемле агроном, яшь кеше, институт тәмамлавына да ике-өч ел гына бугай әле.
Мидхәт Карамалыга, ягъни «Берекжкә барырга дигән фикергә килде. Ни өчен дисәң, «Урал»да югары белемле агроном үзе председатель. ике тәкә башының бер казанга сыймавы бар. Ә менә «Берек»тә эшләп булыр.
Институт тәмамлаган һәр белгечнең үз хыялы, үз максаты була. Мидхәт тә күңел түрендә нинди дә булса ачыш ясау хыялы белән яши иде.
Председатель аны район үзәгенә үзе килеп алды. Киң яңаклы, юантык гәүдәле, монгол кешесен хәтерләтә торган кысыграк күзле председатель аз сөйләште, кәефе юк кебек иде. Карамалыга кайтып житкәч, ул Мидхәтне фатирга китерде һәм: «Юлдан соң ял ит, аннары колхоз белән танышырсың», — дип китеп барды.
Фатир хужасы кечкенә генә гәүдәле, озын чал мыеклы Галләм карт утыз елга якын Карамалыда агроном булып эшләгән, хәзер пенсиядә икән. Галләмнең карчыгы картына бөтенләй капма-каршы кыяфәтле иде: юан гына гәүдәле, җәйпәк йөзле, жете кара күзле, үзе гаять тере, хәрәкәтчән, җитез кылана, бертуктаусыз кыстап кына тора, табындагы теге яки бу ризыкны Мидхәт алдына күчергәләп, кунак итә.
Ашап эчкәннән соң аңа түр яктагы такта белән генә бүленеп алган бүлмәгә урын жәеп бирделәр. Карчык: «Кызыбыз кайтканчы шунда йоклап торырсың», — дип, егет күңеленә әллә ниткән өмет-хыяллар салып куйды.
*
« *
Уянды Мидхәт һәм бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр яктагы стена буена китап шкафы куелган. Шкафта авыл хуҗалыгына багышланган журналлар да күренә Шкаф янәшәсендә стенада кнопкалар белән генә беркетелгән зур фоторәсем. Җәй көненең бер күренеше һәм шул
табигатьне тагы да матурлаган җәйге җиңел күлмәкле чибәр генә бер кыз. Кулында чәчәкләр. Кара чәчләре иңбашларына сибелеп төшкән. Үзе назлы гына елмаеп, уң кулы белән чәчен төзәтә.
Күрше якта берәү кыштыр-кыштыр йөренә башлады, тамак кырды. Мидхәт сикереп торды да, трикосын киеп, алгы якка чыкты.
— Хәерле иртә, Галләм абый! ♦
_— Иртә ярыйсы болай. йокы ничек булды соң? Саташтың да бу-л гай бераз. Уятырга иткән идем, Тәгъзимә апаң кушмаган булды. ч
Галләм карт шадра йөзен сыйпаштырып, мыегын бөтереп алды, з
■— Әйдә, юын да чәйләп алырбыз. х
Мидхәт ишегалдына чыкты. Тышта салкынча октябрь иртәсе иде.° Егет ап-ак кырау төшкән үләнгәрәк үтте дә физзарядка ясарга ке-ф реште. Галләм карт та чыкты. Ул тәрәзә астындагы эскәмиягә утыр-х ды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Ә үзе мыек астыннан гына Мидхәтне х күзәтте. ч
— Үзең кайсы яктан? Кичә бик соң алып кайтты үзеңне, сорашып >>
та булмады. 10
— Минзәлә якларыннан. и
— Алай икән. Атаң-инәң исәнме соң? а
— Ашыга төштеләр алар, Галләм агай. Дөньяны катырак кудылар
бугай. Е
— Нишлисең инде, һәммәбезгә дә анда бербарасы,— диде Гал-з
ләм карт һәм янә сорап куйды.— Туган авылыңа кайтырга булмадың-£ мыни?о
— Исәп юк түгел иде дә, җибәрмәделәр. Дәүләт кешеләре бит®
без. Үзе укыткач, үзе теләгән җиргә җибәрә.
— Анысын бик дөрес эшли,—дип мөһер сукты Галләм карт.— Югыйсәң, сезнең ише кыска койрыкларны ничек тыеп бетермәк кирәк. Тик менә Карамалыга килүеңә үкенеп куймагаең.
— Ник алай дисез, Галләм агай?
— Түрәбез каты куллырак. Үз дигәнен итәргә яратучан, — диде карт һәм, бу сүзләренә ниндидер эчке мәгънә салуын аңлатып, уч төбенә генә елмаеп куйды.
— Мин бирегә тик бер максат белән генә килдем, Галләм агай, иген үстерергә.
Мидхәт ишегалдында чатыр чабып йөгерергә кереште.
— Әйдә, чабып кал. Талип абыең чаптыра башласа, физзарядка кайгыларың качар. Агроном Садыйков та килгән мәлне шулай сикергәләнә торган иде, эшкә керешкәч, баш терәргә вакыты калмый башлады, бахырның. Ул да миндә торды бит. Талип эшләтә белә ул, аңа тарма, тарсаң — арыма.
Мидхәт тирән сулый-сулый Галләм карт янына килеп басты.
— Мин аны председатель белән тыныша алмады дип ишеттем, хакмы шул, Галләм агай, әллә мине үртәп кенә сөйлиләрме?
— Хагын-нахагын кем белгән инде аның. Кайтып керсә зарлана торган иде. Игенчелектә звенолар оештырырга исәп иде, председатель каршы төште, дип. Кукуруз чәчүдә уртак тел тапмадылар. Садыйков квадратлап чәчик дип барды, тегесе рәт ара чәчтерде, имеш, яшел масса күбрәк чыга, һәм анысы шулай да. Пар калдыруда да бугазга- бугаз килеп беттеләр...
— Ни белән бетте соң?
— Эшләре райкомга кадәр житте. Егеткә китәргә туры килде. Туган авылына председатель итеп күчерделәр. Авылдашлары канәгать ди әнә үзеннән.
Галләм карт һавага карады, тәмәке төпчеген аяк астына ташлады да итек башы белән бөтергәләп алды.
— Томалады бу тәмам, әй! Берәр фурмам салам китерермен дигән идем, булмады инде болай булгач, чәнчелгере. Югыйсәң, Талип рөхсәт кәгазен дә биргән иде.
— Саламга кадәр председатель рөхсәт бирәмени?
Мидхәт шулай дигәч, Галләм карт аңа гаҗәпсенеп карап алды. Аның мыегы кебек үк чаларган киң кашлары бергә кушылды, авыз тирәсенә җыерчыклар өелде, маңгаендагы болай да тирән буразналар тагы да тирәнәеп китте.
— Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң юк әле синең, энем. Салам.. Салам ул крестьянның малы да, түбәсе дә. Хәзер генә ул әнә шифер уйлап таптылар. Сугыш елларында малкайларны шул бер салам белән асрадык...
— Син дим, ашарга керегез!—дип дәште Тәгъзимә карчык, тәрәзә капкачын ачып.
Беренче тойгылар сүрелә төшкәннән соң, Мидхәт «Берек» колхозының председателен күз алдына китерергә тырышып карады. Шул ук вакытта ул боларның үзе өчен кирәкмәгән бер кысыр кайгы икәнен дә бик яхшы белә иде. Вакыт — менә нәрсә хәл итәчәк аларның үзара мөнәсәбәтен. Институтта бер профессор аларга: «һәр кешенең дә бер талантына ике кимчелеге булыр»,—дип әйтергә ярата торган иде.
Мидхәтне алырга бригадир килде. Ак чырайлы, җилкәле генә, утыз яшьләр тирәсендәге кеше.
Тәкәллефсез генә таныштылар.
— Бердәнбер комплекслы бригаданың башы Зариф Бакиров,— диде ул, стройдагы солдат сыман ачык итеп.
Мидхәт тарантаска менеп утырды.
— Тиздән бу Галләм абзый турына вертолет белән генә төшәргә калачак, — диде бригадир, дилбегәне кулына алып. — Күрә торып саз уртасына өй китереп салган. Яз җитсә, өенә су керә. Ике елга бер морҗа чыгарып тора. Китми генә шушы урыннан. Урман якын, күл-су аяк очында, имеш.
Бригадир сукрана, дилбегәсен тарткалый. Өй каршындагы саздан ат тарантасны көч-хәл белән тартып чыгарды.
— Талип абый куштымы?
— Әйе. Эшне кабул итә торыгыз. Агроном вазифасын үтәгән кызыбыз сессиядә. Ә эш муеннан. Шуңа аптырый калдым әле. Нигә бу Талип абын килгән бер агрономны Галләм абзыйга урнаштыра. Үзе агроном булгангамы әллә? Агрономнар семьясы дияргә була. Кызын да шуңа укыта. Чибәр, сылу кызы. Тамчы исемле.
— Атың җилле күренә, — диде Мидхәт, ә үзе бүлмәдә күргән рәсем турында уйлады. «Менә кем икәнсең син, кызыкай».
Кара биянең янбашлары ялтырап тора. Сазлыктан чыгуга, ул, дилбегә какмас борын, җилле генә юыртып та китте.
— Минем көйгә өйрәнгән. Элдертә. Сезгә кадәр булган агрономга биргән идем, йөртә алмады малкайны. Кирәксә-кирәкмәсә дә чыбыркы белән суга иде. Бер тапкыр дулады бу. Алып китте, мин сиңа әйтим, тегеләй иттереп. Тигән җиргә тия тәгәрмәчләр, тимәгән җиргә тими дә кала. Көчкә сикереп төшеп калды. Аягын каймыктырды, бер атна больницада ятып чыкты агрономыбыз.
— Яхшы ат — юлдаш, яман ат — гүрдәш, диләр бит.
Бригадир дилбегәне тарта төште, атны тыйды. Тыкрыкка борылуга, ике кеше очрады.
— Тпру-у, һәй, юкка йөрисез, Сираҗетдин абзый, кибет ябык, Гөлсинә сельпога китте.
— Типте бия тәртәгә болай булгач, — диде Сираҗи дигәне, барган җиреннән кырт туктады.—Әйдә, Инсаф, түбән оч Әһлиулла абзыйга, әче балы бар аның.
— Хәзер үк борылыгыз, Сиражетдин абзый. Машиналар саламга кузгала. Мин сезне салам төяргә куйдым.
Сираҗи янәшәсендә басып торган Инсафка терсәге белән орынып алды: янәсе, нишлибез?
— Хәзер әйләнәбез, Зариф энем, эһ дигәнче идарә янында булачакбыз. Безнең өчен борчылма.
— Я хәзер үк борыласыз, Сиражетдин абзый, я бу эшегезне жые- лышка куям. Кичә булды кичә каядыр китеп югалдыгыз. Җитте!..
Сиражи дигәне уңайсызланып бер урында таптанып алды.
— Анысын булдырырсың син... Әйдә, Инсаф, борылдык. Кеше хәленә керүче бармы хәзер. Үләм дисәң, авызыңа су салучы табалмас- сың бу Карамалыда.
— Менә шундыйлар да бар шул әле бездә. Болай начар кешеләр дә түгел кебек үзләре. Ә менә, бер ычкынып алсалар, шул агуны эзләп Наратбашка кадәр чабалар. Талип абый кыса төште үзләрен, аңардан шүрлиләр. Шулай салып йөргән берәүне тәмам авылдан куды.
— Дөрес эшләгән.
Зариф өнәми генә агроном ягына сирпелеп алды. Атына чөңгереп, дилбегәсен төрткәләп куйды.
— Игенне кем игәр соң аннары, иптәш Бәдретдинов? Беләсегез килсә, механизаторлар җитешми бездә хәзер. Былтырларны егерме жиде балабыз унны тәмамлады, шулардан унике егетебез армиягә китте, бишәүсе институтка керде, тик өч егетебез генә авылда калды. Кызлар турында әйтеп торасы да юк — аттестат алу белән шәһәргә шылалар. Ел саен биш-алты механизатор пенсиягә чыга, һәр эчкән кешене колхоздан куарга килеребез сайрак шул, дускай. Талип абый бераз кысты кысуын. Шелтә бирде, премиядән мәхрүм итте үзләрен. Ләкин бит әле бездә бу чараларның киресен аңлаучылар да бар. Миңа шелтә бирделәр дип, Инсаф атлы берәү ике атна буена баш күтәрми эчте. Шуннан соң әле булса мантыганы юк. Ычкынды исә ун көн буена салып йөри.
— Эчәр өчен акча кирәктер бит, каян ала соң ул аны?
— Башын шуңа салган кеше акча тапмыймы соң, дус кеше, һич югы, көмешкә куа башлый. Я арыш бүрттерә, я чөгендердән кайната. Болай үзләре тәртипсез кешеләр дә түгел кебек.
Бригадир янә агрономга сәерсенеп карап куйды. Әмма бу юлы сүз сөрмәде — артык яшьсендеме егетне, санга сукмадымы, кыюлыгы ошамадымы.
Идарә каршында ике-өч машина тора иде. Машиналар тирәсендә уралучылар, тарантас килеп туктауга, бригадирга ябырылды.
— Саламга барабызмы, юкмы бүген?
— Каюм ни ди соң?
— Янгыр явачак ди, җибәрми торган була.
— Көн бушка үтмәсен. Бер булса да юлларга кирәк.
Әлегә кадәр Мидхәткә игътибар итүче булмаган ир-егетләр арасыннан берсе:
— Малайлар, яңа агроном килгән икән бит! — дип әйтсә дә, аңа карамадылар, дәррәү күзгалып машиналарга төялделәр. Идарә болдырына председатель чыгып басты.
— Исәнмесез, Талип Кәрамович!
— Әйдүк, егет. Өйдә ятасыгыз килмәдеме? —диде Талип һәм җавап та көтмәстән өстәде: — Фатир ошадымы соң? Ошатмасаң, яңага күчерәбез. Хәер, кирәкмәс, тиздән кунак йортыбыз өлгерә, шунда күчәрсең.
— Ә сиңа, Зариф, — диде председатель, карашын бригадирга күчереп. — Салам төяүчеләр янына китәргә туры килер. Үзең күзәт, авып- түнеп, коеп-чәчеп йөрмәсеннәр. Җәен — салам, кышын — печән, яхшы салам — ярты азык, әрәм-шәрәм итмәгез.
Председатель Мидхәтне идарәгә ияртеп керде. Талип түргә узганда» аның авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып куйды кебек. Төптә» юан, таза, сәламәт гәүдәле иде председатель.
— Утыр әйдә, менә моннан уз. Чөнки сөйләшү җитди булачак.
Мидхәт плашын салды, беретын бөгәрләп кесәсенә тыкты, өс киемен ишек янындагы чөйгә элде. Председатель исә плащын үзе утырган урындык терәгенә ташлаган, күк эшләпәсе өстәл читендә ята.
Урынына утыруга, ул аппарат төймәсенә басты. Ишектә йомышчы кыз күренгәч, аңа карамыйча гына:
— Люция, Әдһәм абыең мәктәп янында йөри бугай, бире дәш әле үзен,—диде.
Мидхәт кызның сары муенсаларын, дугаланып торган сөрмәле кашларын, күпертеп таралган коңгырт чәчләрен генә күреп калды.
— Каян, кем баласы булуыңны сорамыйм. Чөнки беләм. Биографияң белән кыскача гына танышмын, —диде председатель маңгаен угалап.— Синең киңәшең кирәк, райидарә лаборатория салырга тәкъдим итә. Зонадагы сөрү җирләрен, ягъни туфрак структурасын тикшерергә исәпләре. Ләкин расход-авырлыклары безгә төшә. Шуңа карамастан, мин риза булдым. Әйтәсеме, бу безнең шактый чыгымны алачак, ул гынамы, төзелеп яткан объектлардан эшчеләрне алырга туры килә, чөнки лабораторияне ашыктыралар. Имеш, яңа елга өлгертергә. Хәер, бусысы мәсьәләнең практик ягы. Ә мине аның теоретик ягы борчый. Беләсем килә, иптәш Бәдретдинов, кирәкме ул лаборатория безгә, хажәте бармы? Вакытлыча файдалану өчен генә төземәбезме?
Беренче сәгатьтән үк председатель шактый кыен хәлгә калдырды Мидхәтне.
— Мин бу мәсьәләдә сезгә киңәш бирә аламмы соң әле, Талип Кә- ра.мович? Әгәр дә мәгәр...
— Бирә аласың. Үзең әйтмешли, әгәр дә мәгәр председатель сине үзенә чакырып киңәш сорый икән, димәк, ул моны шулай кирәк дип тапкан.
— Минемчә, лаборатория бинасы колхоз өчен ул хәтле зарур түгел. Инде райидарә моны нәкъ менә Карамалыда салырга кирәк дип тапкан икән, риза булырга кирәктер. Сорт-сынау һәм туфрак структурасын тикшерү максаты белән лабораторияләр салуны мин иген игүдәге иң җитди эшләрнең берсе дип карыйм. Басуларны фән чыганакларына нигезләнеп эшкәртү — игенчелекне культуралаштыруның бер чарасы, һәр агрономның изге хыялы дияр идем мин моны. Басуларда туфрак структурасы биш-ун ел саен үзгәреп тора, шушы үзгәрешне белеп, аны фәнни юлга салсаң, әлеге кебек сукыр көйгә эшләү гомумән булмас иде.
— Ышандырдың. Килештек. Тик миңа тагын шуны әйт: ул лабораторияне салмасак та басуларыбыздагы туфрак составын белеп тора алыр идекме?
— Белеп була, ләкин бу дәрәҗәдә түгел. Район белән район, колхоз белән колхоз җирләре генә түгел, басу белән басу туфрагы арасында да үзгәлек бар. Ә инде туфрак структурасын тикшерү лабораториясе бу өзеклекне дә калдырмас иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, сукыр игенчене күзле итәр иде. Җир-туфрак дигән нәрсә җанлы бит ул...
— Мин дә шулай уйлыйм, —диде председатель кулларын угалап. Әмма дөресен әйтмәде, лаборатория бинасын салу мәсьәләсендә кичә генә бөтенләй башка фикердә иде ул. — Димәк, салабыз.
Талип бер тын, оялчан кызлар кебек, башын түбән иеп утырды. Ул уйлады: инанган фикереңнән үз-үзеңне ваз кичәргә мәҗбүр итү кыен икән. Ләкин тормыш үзе шуны таләп иткәндә, үзеңнең кире фикереңне үткәрергә тырышу ахмаклык булыр иде.
— Киңәшең өчен рәхмәт, фикереңне идарә членнарына җиткерергә тырышырмын ..
Мидхәт шуңа игътибар итте, председатель аның белән «син» дип сөйләшә башлады.
— Иң мөһиме безнең эштә, Мидхәт, бер-береңнең киңәшенә колак салу. Мин, гомумән, яна килгән белгечләргә зур өмет баглыйм. Чөнк ♦ аларда яңаны тою була. Шул ук вакытта ул практик кеше булырга, с. ниндидер тузга язмаган хыяллар белән эш кешеләренең башын катырмаска тиештер, минемчә. Шулаймы, юкмы?—Мидхәт аның белән ки- | лешеп ияк какты. — Шулай. Сиңа кадәр эшләгән агроном белән эшли ь алмадык. Китүенең сәбәбен сөйләп тормыйм. Килешмәдек и баста. ° Максатлар бер, ә карашлар башка иде. Колхоз белгечләре арасында агроном бездә почетта. Үзеңә бер ат. кирәк дип табасың икән, мотоцикл бирербез.
Ярдәмче ышандырмыйм. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында бер кызыбыз укый укуын, әмма ул яшь әле. Галләм абзый әйтмешли, авызында ана сөте кипмәгән. Озын сүзнең кыскасы, кабул итеп ал эшне. Хезмәт хакы бездә акчалата, завод инженерларыннан ким алмассың, артыграк та булыр... Үзең соң өйләнгәнме әле, семья бармы?
— Өлгермәдем әле, Тал ип Кәрамович.
— Өлгерерсең. Кача торган хәл түгел ул. Кызлар бездә ерып йөргесез, балсыз кабып йотардайлары бар.
Мидхәт көлемсерәп түбән карагач, Талип, ирен чите белән генә елмаеп, куе төк баскан кул аркасын ышкыштырып торды.
— Ә ул агроном кызыгыз кайчан кайтачак?
— Бүген-иртәгә кайтып төшәр. Галләм абзый кичә үк көтә иде инде үзен. Күрерсең, үзләрендә торасың...
...Тамчы кич соң гына кайтты. Мидхәт яткан иде инде. Ул барысын да ишетеп торды. Галләм абзый белән Тәгъзимә апа аталы-аналы, урамда машина тавышы ишетүгә, каударланып кызларын каршы алырга куптылар. Тышта суык дип, Галләм карт карчыгына чыкмаска кушты, ә үзе дөбер-шатыр килеп ишегалдына ашыкты.
Мидхәт аңлый иде: кызларының кайтуына ата-ана гаять шат, куа- ныпмы-куаналар. Әни кешенең күзләре дә яшьләнеп алды бугай—егет моны аның пошык-пошык борын тартуыннан ук сизде.
Табын янына утырыштылар. Тамчы Мидхәтнең чөйдәге плащын күреп, әти-әнисенә сораулы караш ташлады, күрәсең, — картларның икесе беравыздан акланырга керештеләр.
— Талип абыең үзе китергәч яхшысынмадык инде, кызым, — дип башлаган иде Тәгъзимә карчык, калганын Мидхәт ишетмәде, кайсыдыр килеп ишекне япты.
3
— Иптәшләр, көттерәсез, сезгә кадерле булган вакыт миңа да кадерле,—дип каршы алды райком секретаре Хөснетдинов «Берек» колхозы председателе Талип Бикмуллин белән партком секретаре Әдһәм Харисовны.
Кул бирешеп күрештеләр. Утырыштылар. Хөснетдинов елан тиресенә охшаган кара-чуар галстугын бушатып, күлмәк сәдәфен ычкындырды. Секретарь нигәдер эсселәгән: җыерчыклы маңгаена бөрчек- бөрчек тир чыккан иде.
— Сөйли башла, Талип. Лаборатория бинасы ни хәлдә, кайчан төгәллисез?
— Төгәлләнеп килә инде ул...
— Төгәлләнеп кенә киләме, төгәлләнәме?
МӨСӘГЫПТ X Ә Б И Б У Л Л II II
— Әллә сон район оештырган комиссия кабул итәргә тиешме ул бинаны?
Хөснетдинов шакмаклы кулъяулыгы белән битен-муенын сөртеп алды һәм Харисовка таба борыла төшеп:
— Мин аңламыйм, Әдһәм, нигә Талип бу бинаны теләп төземәде? Сәбәбе нәрсә? Чынлап та финанс ягы хөртме әллә?—дип, конкретрак төпченергә кереште.
Береиче секретарь Әдһәм Харисов белән «син» дип сөйләшә. Үзе китереп куйгангамы, Талипны да якын күрә иде. Кирәк тапса, ул аны кыздырып алырга да күп сорамый. Харисов моңа күнеккән, Талип Бик- муллинны Хөснетдинов бастырып орышса да, соңгы чиктә ул аңа начарлык эшләмәвен белә, шуңамы Талипны яклау һәм якламау мәсьәләсендә үзе дә аңлап бетермәгән уңайсыз бер хәлдә кала торган иде. Менә ничәмә-ничә ел инде бергә эшләп, Талипны да һаман аңлап бетерә алмый ул. Холкы-фигыле белән артык кайнар да түгел кебек, ә менә бер киреләнеп китсә, үзенекен итә дә тора. Ә кайчак тәмам әтисе урынына күреп, киңәшә, исәпләшә иде.
— Лаборатория төгәлләнер, Ирек Нәҗмиевич, Бикмуллин аны эшләр. Җитәр кебек инде бабайлар тәҗрибәсенә генә таянып эшләү. Ниһаять, безгә дә җирләребезнең эчке серләрен өйрәнергә вакыттыр. Фәнни нигездә җир-туфракны культуралаштыру — чор, заман таләбе, без генә бу яңалыктан йөз чөерә алмабыз, әлбәттә...
Харисов, үз тавышын үзе тыңлап, ашыкмыйча гына сөйләде. Эшләү дәверендә ул бик күп райком секретарьларын күрде. Аларның беришесе бугаз белән алдырырга тырыша иде — ул чорны да кичерде Харисов. Икенче берәүләре йомшак җәеп катыга утыртырга һәвәс иде. Акыл сатып, фәлсәфә белән йөдәтүчеләрне дә, бөтен урам-тыкрыкларны өндәү һәм чакырулар, лозунглар белән тутырып, райком эшен шунда күреп мавыгуларны да күрергә туры килде аңа. Ә менә күп еллар өлкә комитетында эшләп тә, әллә үзе теләп, әллә кем тарафыннандыр тәкъдим ителеп, бирегә килгән, чыгышы белән Наратбаштан булган Хөснетди- новны һич аңлый алмый «Берек» колхозы коммунистларының башлыгы. Хөснетдинов һич кенә тузынмас, итагатьле кыланыр. Мөнәсәбәт — гап- гади, дусларча. Әмма бер канын кыздырсалар, нык итеп, каты итеп сугар. Бәхәскә җиңел керә, каршы әйткәнне яратып бетерми, мәгәр чик-чаманы белә: «Бу бәхәсне әлегә калдырып торыйк»,—дип, әңгәмәдәшен тизрәк озатып куюны карый.
— Я, Талип, син ни белән дәлилли аласың бу пошмаучанлыгыңны?
— Безгә ул лабораториянең һич тә хаҗәте юк иде, Ирек Нәҗмие- вич. Сез кушкач, каршы килмәгән булдык инде. Колхоз әнә бер шуңа гына ничәмә мең сум чыгым тотты. Плансыз кергән шул бина аркасында исәпкә куелган комплекс тоткарланды, дүрт торак йорт төзелмәде. Кыскасы, күчәр башын сындырды ул лаборатория безнең, — Талип башын аска иеп, беравык сүзсез утырды. — Бездә, Ирек Нәҗмиевич, югары белемле агроном да бар бит. Туфрак серләрен, минемчә, ул да начар белми. Биш ел буе дәүләт әпәен ашап, шуңа укыган кеше.
— Агроном дигәннән, ни булды тагын аның белән синең арада? Тагын тынышмыйсызмы?.. Бер агроном ярамады, инде бусы белән дә килешмисеңме?
— һәр җитәкченең үз эш стиле бар, Ирек Нәҗмиевич. Ошатмый- сез икән минем эшне, алыгыз. Мәгәр пока мин председатель...
Талипның кыска бармаклары йодрыкка йомарланды. Хөснетдинов торды да аның янынарак килде.
— Синең ул егетең бер дә күчәр башы сындырырга җыенмый кебек. Килде ул бирегә, сөйләштек без аның белән.
Секретарь сөйли, Талипны үгетли, үзе Харисовка караштыргалап
ала. Менә Хөснетдиновнын маңгаена җыерчыклар чыкты, кашы дугаланып китте һәм ул, чит бер кешегә әйткән кебек, почмакка карап:
— Садыйковтагы яңалыкларны кабул итмисең икән, бигайбә, Талип,— диде. — Ләкин мин сиңа консерватор булырга юл куймам. Яңалык юл ярганда башың чөеп читкә тайпылма! Чоры, заманы ул түгел! Институт кадәр институт галим кадәр галимне дүрт мең гектар сөр^ ф жире булган колхозга жибәрә икән, моңа шатланырга кирәк. Ә син. ишетүемчә, договорга кул куймый маташкансың. Хакмы шул, Әдһәм? — дип, партком секретарена күз төшереп алды Хөснетдинов.
Харисов килешеп баш какты.
— Мәшәкать өстенә мәшәкать. Мин ул мәсьәләдә Садыйковтан да туйган идем инде, — диде Талип тора башлап, ләкин тормады, кире утырды, киерелгәндәй итеп аркасын урындыкка терәде.— Нигә соң ул лабораторияне Садыйков үзендә салмады? Белә шул ул...
— Вакланма, Талип, вакланма, зинһар. Дан өчен эшләмәсәң, һич югы. сан өчен эшлә.
Талипның жәйпәк йөзенә кызыллык йөгерде, киң маңгаен ярып, буй жыерчык сузылды.
— Туфрак банитетлары бер булса да, Садыйковның танавына чирттек бит әле. Бөртеклеләрдән гектарына егерме биш центнер һәм кайбер кырлардан утызарны суктырып алдык, ә мактаулы Садыйков егермегә дә җиткерә алмады.
— Онытма, Талип, азмы-күпме ул «Берек»тә эшләп китте.
— Агроном халкын эзләп торасы юк хәзер. Садыйков китте, икенчесе килде, ул да әнә шул ук хыяллар белән саташа. Моның да басуларны яңача бүләргә исәбе. Шуңа проект әмәлләп ята. Каршы килмәдем, әйдә эшләсен, идарә утырышында тыңлап карарбыз. Күрәсез. Ирек Нәжмиевич, мин яңалыкка каршы түгел. Әмма да бер «ләкин» бар. Үзкыйммәт! Садыйковта бер центнер икмәк житмеш тиенгә төшә, бездә ул илле биш тиен генә булды. Әйтер сүзем шул. галим кадәр галим килмәсә дә өйрәтүчеләрдән, белдеклеләрдән тук мин, Ирек Нәжмиевич. Уңышның нигезе туфракны эшкәртүдә һәм вакытында тиешле ашлама салуда.
— Галим дигәнең сезнең якташыгыз түгелме соң әле?
— Булмагае!
Талип бу сүзне әйтүгә, Харисов куырылып алды. Атасы кебек райком секретаре белән Талипның дорфа сөйләшүе бер хәл, алар еш кына шулай әйтешеп алалар. Ә менә Талипның бирегә килгән галим турында эре сөйләшүен ничек аңларга?
— Әдһәм, син беләсеңме Карамалыга кем килгәнен?
— Әюп абзый малаемы? Аны шул өлкәдә эшли дип әйткәннәр иде.
— Үзе, — диде Хөснетдинов.
Талип әле Хөснетдиновка, әле Харисовка карап-карап алды. Харн- совның балаларча куанып китүе аңа сәер тоелды. Хөснетдиновнын да елмаюын аңламады ул. Күп вакытта Хөснетдинов сүзеннән чыгарга базмый йөргән Талипның бүген бу ике секретарь белән ачуланышасы килә һәм ул усалрак сүзләр эзли кебек иде.
Талипкамы соң Харисовны аңлау! Авылга киләсе галимнең исемен белмәмешкә салышуы, Харисов өчен шундый кадерле булган кешенең улы турында сөйләгәндә председательнең авыз бүлтәйтеп утыруы тәмам ачуын чыгарды аның.
— Талип, син төзелеш базасы оештыруга да каршы идең түгелме әле? Аннары башта диспетчерлык оештыруны да биш куллап кабул итмәдең. Бөтен нәрсәне акчага бәйләү, шуңа гына кайтарып калдыру бер дә бизәми сине, Талип. — Харисов куш йодрыгын өстәлгә куйды, Талипка таба борыла төште. — Бу мәсьәләдә мин үлгәнче үз фикеремдә калачакмын...
МӨСЭГЫПТ ХӘВИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Бик әйбәт, кала бирегез. Минем сезгә үз фикеремне көчләп тагарга җыенганым да юк.
— Ун ел тартасың колхоз йөген, Талип, — диде Хөснетдинов тыныч кына —Артта сөйрәлгән колхозны алдынгылар рәтенә чыгардык. Районда беренче булып комплекс төзергә керештең. Рәхмәт. Мәгәр, туганкаем, узынма. Соңгы вакытта халыкка игътибарсызлык күрсәтәсең, дорфа сөйләшәсең. Үз-үзеңне тыя белергә кирәк. Өстәл сугуны, эштән кууны нәрсә дип беләсең син! Шулмы эш стиле?! Синең кебек җитәкчедән күп нәрсә таләп ителә хәзер!..
Харисовның уң яңагы тартыша башлавын күреп, Талип аны кызганып куйды. Ул Хөснетдиновны тыңлады, үзе Харисовка карап утырды. Бәхәс кызган саен партком секретареяың бит-муены кызара бара, сул як яңагы тартышып-тартышып китә иде.
— Ярый, Талип, бар кайт инде,—диде Хөснетдинов, бу хәлне күреп.— Ләкин ишет аны, тәртипле бул. Агроном егет белән дә булышма. Аннары Гайзулла җизнәңне тый әле бераз. Бер төркем картлар мәчет салырга рөхсәт сорап гариза китергәннәр. Кем оештырган эш дип беләсең син аны? Гайзулла үзе яисә хатыны бит?..
Хөснетдинов өстәл аша гына Талипка кул сузды. Талип теләр-телә- мәс кенә күтәрелде, ниндидер бер уңайсызлану тоеп, ишеккә таба атлады. Шунда җиткәч, ул кулын тоткага салды, туктады, башын игән килеш идәнгә карап торды, аннары алар арасында киеренкелек булмаган да кебек:
— Әдһәм абын, минем монда бераз эшем бар, кайтуга Фәритне кире җибәр, сәгать алтыдан да калмасын,—диде.
Түбә чүпрәге уңып-агарып беткән газик калкулыкка күтәрелүгә, Чәчәганак тавы күренде. Ул арада машина тау сыртына да җитте һәм шунда туктап калды. Кабинадан өстенә тун, башына бәрән тиресеннән теккән бүрек кигән бер кеше төште дә кырга тирес-черемә ташыган трактор эзеннән тау сыртына таба атлады.
Тау буйлап бер ара килгәч, ул туктап калды, күзенә төшереп кигән бүреген күтәреп куйды, тирә-юньгә күз ташлады. Аста, иңкүлектә, Карамалы авылы. Авыл ай урагы сыман дугаланып аккан елга буена утырган. Базарлы авыл, исеме еракка таралган зур авыл. Мең йортка якын хуҗалыгы булган. Карт-корысы, бала-чагасы белән өч-дүрт меңнән артык кеше яши иде Карамалыда. Хәзер бераз кимеде кимүен. Төзелешләргә китә халык, нефтькә генә дә иллеләп семья китте.
Кайчандыр менә моннан, әлеге юлчы басып торган төштән, олы сырт юл үткән. Колхоз оешкач, юлны сөреп ташлап түбәннәнрәк салдылар. Сырт юл, борынгы юл, авыл тарихына исеме белән генә кереп калды. Кемнәрнең генә эзләре калмаган ул юлда. Биредән үз укчылары, тупчылары, атлы казаклары белән Емельян Пугачев Казан ягына юнәлгән. Әби патша — Екатерина — Казаннан Оренбургка шул юлдан барган. Николай патша заманында революционерларны шушы юлдан Се- бергә сөргәннәр. Гражданнар сугышы елларында биредә аклар белән кызыллар арасында ике атнага якын канлы сугыш булган. Кызыллар акларны башкорт ягына таба куып киткәч, Карамалы халкы атна буена мәет күмде. Таз тау итәгендә туганнар кабере калкып чыкты. Әдһәм боларны үз күзе белән күрде, мәетләрне үзе дә күмеште. Тиз генә онытырлык хәлләрме! Малай-салай әле булса тау итәгеннән шартламый калган гранаталар, сабы череп беткән мылтыклар, тутыккан штык- кылычлар, буш гильзалар, патроннар таба
Шушы ук сырт юлда, ирен югалткач, шул кайгысы өстенә йорт-ка-
ралтысыз да калгач, беренче яше яна тулып килгән баласын күтәреп. Гөлзифа Латыйпова Казанга абыйсы янына киткән.
Гомер, гомер. Хәзер әнә шул бала галим дәрәҗәсенә җитеп Карама* лыга кайта, ди. Ничек моңа куанмаска кирәк! Ә Талип Бикмуллин аны бөтенләй белмәмешкә сабыша. Әюп Латыйповка күптән музей ачарга кирәк иде инде Карамалыда, яисә һәйкәл куярга. Шул уй белән дәрт- ♦ ләнеп йөргәндә һаман да шул Талип Бикмуллин туктатты түгелме сон с. әле? Имеш, колхоз акчасын әрәм-шәрәм итәргә жай эзләп кенә йөрмә- 5 гез әле, Әдһәм абый. Сиңа ул шулайдыр да бит, ә мин менә алай уйла- § мыйм. Кадерле кеше миңа Әюп Латыйпов. Бик кадерле кеше. Ул миңа £ киләчәккә юл күрсәтте, күземне ачты. Сиңамы соң моны аңларга, 2 Талип! Ф
Уй йомгагы өзелеп китте. Көнбатыш якта батып барган кояшка таба _ кара-кучкыл болытлар агыла. Харисов аяк астындагы туң черемәгә z итеге белән тибеп алды. Көн кояшлы булса да, черемә яна эри башла- ч ган, кояшка караган якта көмеш төсенә кереп көпшәкләнгән боз ялтырый иде. Кисәк кенә жил чыкты, Таз таудагы агач вышка ыңгырашып а куйды. Харисов бу вышканың кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын = белми, ул исәя башлаганда ук бу вышка Таз тау түбәсендә утыра иде « инде. Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу вышка яу килгәнне күзә- * тү өчен бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. Чөнки биредән ерак н түгел башкорт ягындагы Кушкаран тавында да шундый ук вышка 5 утыра. Малай чакта Әдһәмнең шул вышкага менеп караганы бар. u Анда менсәң, Чатыр тавын күрәсең. Ә Чатыр тавы итәгендә Емельян ® Пугачев туктап ял иткән. Тау астыннан тибеп чыккан чишмә янына ® мунча салдырган, йөзләрчә ел үтүгә карамастан, мунчаның нигезе * әле дә булса исән, диләр.
Хәзер инде вышкалар черегән, җилле көннәрне бу тарих шаһнтләре шагыр-шогыр килеп ыңгырашалар, гүя бабайлар тарихын сөйлиләр. Таз тау түбәсендәге вышканың колач житмәстәй баганаларын алырга, гомумән, вышканы сүтәргә батырчылык итүче юк.
Җил тагы да көчәя төште, Харисовның тун чабуын йолыккаларга кереште, салкын теле белән бит-йөзне ялмап алды.
Харисов машина янына килгәндә кояш баешы ягын кара куе болыт каплаган, һавада кар бөртекләре оча башалган иде. Ул машинага утырды. Шофер Фәрит башын рульгә салган да черем итә. «Ял тими егеткә, Талипка тарсаң шул инде, үзе дә рәтләп йокламый, бу бахырга да тынгы бирми. Әле тагын бер юлны ике итеп райүзәктә калган булды»,—дип уйлады Харисов, шофер егетне чынлап торып кызганып.
Кузгалып киттеләр.
— Акрынрак кайт, буран чыгып тора, юлдан язып куюың бар.
— Бу юлны күз йомып та беләм мин, Әдһәм абыкаем. Ике арага киләп сара-сара өченче машина туздырам инде.
Харисов дәшмәде. Бу чынлап та шулай. «Москвич» алганнар иде. бер ел да йөрмәде — шырпы кабы кебек таралды да бетте, икенчесе дә шул ук марка булды, ул да тузды. Аннары менә газик алдылар. Монысы йөри әле, чыдый.
— Сулгарак тот. Юл сулдарак түгелме соң? Бу тирәдә силос базлары бар.
Бик тиз эңгер иңде, котырынып буранлый башлады. Фәрит утларын кабызды. Шундук тәрәзә алдына кар пәрдәсе эленде.
— Ай-Һай, тиз тотты бу! Берни күрерлек түгел. Ничек Талип абыеңны барып алырсың инде. Әллә бармыйсыңмы?
— Таш яуса да барам, — диде Фәрит.
— Сак йөре. Акрын, алда кеше бар сыман!
Харисовның шулай дип әйтүе булды, машина алдында ике карачкы пәйда булды. Фәрит рульне кисәк кенә уңга алды, тормозга басты
3. «К. У.» № 5.
33
Юл өстендәгеләрнен калын шәл бәйләгәне машина алдында калды, бүрек колагын төшергәне шофер ягыннан кабина ишеген ачты.
— Инәйне өйгә илтеп куй әле, братишка. Тәмам күз ачарлык түгел. Изгелегеңне онытмам.
Фәрит, рөхсәт итәсезме, дигәндәй, Харисов ягына карады.
— Курыкма, түрәң атлый торыр, өе юл аша гына,—диде Кәнзел. Хәзер инде Харисов та таныды аны. Абыстай аштан кайтып килә иде, күрәсең.
— Илтеп куй,—диде Харисов, кузгала башлап. — Аннары Талип абыеңны алырга барырсың.
Машинага утырганда абыстай аңа бәрелеп китте, һәм Харисов аның йөзендә мыскыллы бер елмаю күреп калды.
«Усаллык бу абыстайда! Нишлисең, мин — аның фикер дошманы. .Мин — коммунист, халыкка коммунизм идеяләре җиткерәм, ә ул дин белән халык аңын томаларга тырыша. Икебез бер юлда булсак та, юнәлешләребез капма-каршы. Бер генә уртак фикеребез дә юк. һәм булмас та. Миңа калса, Әюп абзыйның башына җитүчеләр дә шулар токымы гына», — дип уйлады Харисов, буран эченә кереп югалган машинаның кызыл утына карап атлый-атлый.
5
Талип райүзәктән шактый соңгарып кайтты. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән, багана башындагы лампочкалар гына бөтерелеп торган кар эчендә елтырап-елтырап китә иде. Фәрит аны капка төпләренә кадәр китереп куйды.
— Талип абый, иртәгә мин чыга алмыйм, двигательне карыйм,— диде Фәрит инде машинадан төшә башлаган Талипка.
— Карый бир. Мин иртәгә идарәдән ары чыкмыйм.
Өйгә ул гаепле бер тойгы белән кайтып керде. Борынына тәмле аш исе бәрелсә дә, ут алмады, акрын гына чишенде дә ялан аяк кына түр өйгә юнәлде, мыштым гына ятты һәм, башы мендәргә тиюгә, йоклап та китте.
Иртән ул гадәттәгечә иртә уянды, сыңар күзен генә ачып, стена сәгатенә карап алды. Сәгать алтынчыга киткән иде. Ләкин йокы туймаган, авыр баш оеп, тагын мендәргә түнәргә тора. Күзләрен йомды. Шундук кичәге хәле күз алдына килде. Кичә райкомнан чыккач туры Миңнисаларга баруын, сәгать төнге икегә кадәр аның янында юануын хәтерләде. Ләкин аның бу турыда уйлыйсы килмәде. Күкрәк түрендә гүя авыр кургаш утыра. Их, нигә, нигә бәйләнде соң әле ул аның белән?.. Беравык, күзләрен ачмыйча, күз алдында биешкән көмеш тәңкәләрне тоеп, туасы көндәге эшләре турында уйланып ятты. Тамчыны лабораториягә урнаштырасы булыр. Өйрәнә торсын. Казан белгечләре киткәч, бәлкем үзен шунда ук калдырырмын... Бүген киләсе инже-нерны Мәрхәбә апага урнаштырырга кирәк. Өе зур, бер ялгызы тора, аш-суга һәвәс... Кар тотуны дәвам итәргә... Ашлама кайтаруны язга калдырырга. Складлар юк...
Талип торып утырды, салкын идәнгә ялан аяк кыыа басып, өй эченә күз йөртеп чыкты. Ана өйдә берәү дә юк сыман тоелды. Шуңамы, гаҗизләнеп хатынына дәште:
— Кәфия!..
Шылт иткән тавыш та ишетелмәгәч, алгы якка чыкты, ишек төбемдәге чүәкләр арасыннан аягына туры килгәнен элде дә киерелә-сузы- ла мич каршына үтте.
— Әнисе, син дим!..
Шунда аның кылт итеп исенә төште: Кәфия «син» дигәнне яратмый, авыл картлары кебек кыланмасана, дип тиктомалга орышып ташлый иде. «Кәфиясе больницададыр, Минлекамалттәй кая икән сон?»
Миңлекамал карчык — аның чыбык очы кардәше. Кайчандыр Се- ф бергә куылган булганнар. Сугыштан соң картын шул якларда җирләп, үзе туган якларына кайтты. Талип аны кызы Җәүһәрияне карарга < дип үзләренә алып килде. Җәүһәрияне Миңлекамал әбисе үстерде § дияргә була.
— Минлекамалттәй! Соң бу өйдә бер җан иясе дә юкмыни, ходай- § нын хикмәте?!
Алгы өйдә дә, ишегалдында да тавыш-фәлән ишетелмәгәч, Талип ♦ мич алдындагы кече тәрәзәдән күршеләр ишегалдына күз салды. = Ишегалдында күз камашырлык ап-ак кар. Кояш чыгып килә. Абзар “ ягында сузып-сузып сыер мөгри. Кая соң болар? Абзарга маллар ка- ч рарга чыкканнар дияр идең, сыер асрамыйлар, сыерларны колхозлар- * га җыю шаукымы вакытында, колхозчыларга үрнәк күрсәтәм дип, Та- - лип башта үзе илтеп бирде. Тик аны аңламадылар. Өч-дүрт кеше « сыерларын китергән булды, ләкин алар да соңыннан шундук тана са- £ тып алдылар. Талип хәтта аны да эшләмәде. Харисов партком секре- н таре булуга карамастан: «Минем карчык җылы сөтсез яши алмый, с үзем дә яңа сауган сөт яратам»,—дип, сыерын тапшырудан баш тарт- 3 ты. Партком секретареның бу үрнәге кайбер икеләнеп торучы колхоз- с чыларга җитә калды. Әйбәт «инициативасы» өчен Харисовка райком £ бюросына чакырып шелтә чәпәделәр. Харисов исә шелтә кәгазен i чүлмәк астына кыстырып, буы чыгып торган сөтне эчә бирә, ә Талип һәр көн диярлек фермадан сөт сатыл ала.
Талип, бил тиңентен чишенгән килеш, ах-ух итеп салкын су белән юынды да өстәлдәге бидонда сөт күреп, күмәч кисеп алды һәм сөт белән ипи ашарга кереште.
Мараты Марат инде, аның китүенә биш ел тулып килә, кызлары Җәүһәрия киткәч, тәмам узынды бу Кәфия. Өйдә бөтенләй тәртип бетте. Миңлекамалттәйнең дә биләмнән башы кайтмый. Тфу, председатель башың белән, кармак салырга ашыккан малай-салай кебек, ипи белән сөт ашап утыр инде. Бүген үзенә әйтәсе булыр, больницасына китә икән, һич югы, Миңлекамалттәйне биләмгә җибәрмәсен.
Шулай дип уйлады, ләкин теләген ныгытырдай һичнинди дәлил таба алмады. Кичә соңга калып кайтуы, райүзәктә Минниса янына баруы исенә төштеме, моңа кадәр булмаган бер оялу тойды.
Буран инде басылган, койма-ихата буйларына сыртлап-сыртлап көрт салган. Кояш чыгышы ягында аксыл-зәңгәр һавада, нур өстенә н\р өстәп, алтын-көмеш жепләр сузылган.
Талип зират тыкрыгына борылды һәм үзенә таба килүчене күреп, чак кына кире чигенмәде. Тыкрыкны бер итеп, тун кесәләренә кулын тыккан килеш, көлә-елмая Кәнзел энесе килә иде. Нигәдер нәкъ менә шул минутта Талипның исенә Хөснетдинов әйткән сүзләр төште.
Кәнзел шактый буйчан гәүдәле, ябык чырайлы, бүлтәеп торган зур авызлы бер кеше иде. Талип абыйсы белән ул үзен үтә әрсез тота. Талип «тырышлыгы» белән төрмәгә эләгеп, аннан исән-имин әйләнеп кайткач, Кәнзел аның белән тагы да дорфарак сөйләшә башлады. Әлбәттә, туганы Кәнзел аның бу изгелеген онытмый иде, җай килгән саен исенә төшерә, ә инде салып алса, бөтенләй күзе-башы тона, Та- липка бәйләнә.
— Син генә утырттың мине, туганый, ишет, мин синнән үч алачакмын әле,— дип шапырына.
Әнә шуңа күрә күзенә Кәнзел чалынса, Талипның колак төбендә шул сүзләр яңгырый башлый. Талип, әлбәттә, Кәнзелне йолып алып
калган да булыр иде, әмма алай итмәде, вөҗданы кушмады. Кәнзел, төрмәдән кайту белән, Талип янына килде, эш сорады. Талип аны тегермәнгә җибәрде. Кәнзел иректәге эшкә хирысланып кайткан иде, күрәсең, бик теләп эшкә кереште. Тегермәнче үлгәннән соң җүнләп эшләмәгән су тегермәнен менә дигән итеп ремонтлап җибәрде, фураж тартырга көйләде. Савым сыерларга бу бик ярап куйды.
— Сәлам түрәгә!..
— Сәлам, сәлам, Кәнзел. Ни эш бетереп йөрү?
— Эш беткән, өйләнергә исәп әле тагын бер. Бәлкем монысыннан уңармын. Туйга килерсең бит, абзый кеше? — Кәнзел күз төпләрен җыерчыкландырып, авызын кыйшайтып елмаеп куйды.— Кичә җиңгәчәйнең туган көне түгел идеме? Ә син, ишеттем, райүзәктәге кәнтәең янында төн үткәргәнсең икән. Җиңгәчәй төнге сәгать уникегә хәтле көтеп утырган үзеңне. Ояла бел бераз, туганый...
Талипның башына кайнар кан йөгерде. «Карале син аны, чынлап та шулай бит! Кичә Кәфиянең туган көне иде!»
Кәнзел кулын кесәсеннән алып, куян бүреген күтәребрәк җибәрде.
— Синең кая югалганны җиңгәчәй белми дип уйлыйсыңдыр инде? «Моннан да явыз, әшәке адәмне көндез чыра яндырып та таба алмассың»,— дип уйлады Талип һәм кузгала башлады.
— Кемнең кем янына йөргәнне тикшергәнче, әүвәл үзең турында уйлар идең. Өченчегә өйләнергә йөрисең түгелме?
— Мим синең кебек катлаулы кеше түгел, туганый, синдәй итәк астыннан ут йөртә алмадым. Кем әйтмешли, түрәләр туй итә, без су эчәбез. Ярый, эчеңнән куан: җиңгәчәй әйбәт катын, юкса, сине әллә кайчан ташлап киткән булыр иде.
— Усаллык синдә, Кәнзел. Кемнән килә бу, һич төшенә алмыйм.
— Синең мәктәбең, син укытып кайтардың, туганый. Бер дә бүтән түгел, син генә...
Кәнзел кесәсеннән сигарет чыгарды, чырт итеп зажигалкасын кабызды, көйрәтеп җибәрде. Талип туктап калган җиреннән тагын кузгала башлады, мәгәр нигәдер янә тукталды.
— Сиңа барадыр ием әле. Киңәшкә, бер очтан туйга чакырырга. Туганнар бит без, ә йөрешмибез, эреләнде берәү,— диде Кәнзел, авыз тутырып тәмәкесен суырды да Талип ягына таба өреп җибәрде.
— Җиңгәчәңнең туган көнен каян белдең?
— Миңлекамалттәй бездә кунды, шул әйтте.
— Тегермәндә тартасы ашлык күпме?—дип сорады Талип. ни әйтергә белмәүдән җаны көеп. Ачуыннан ул иреннәрен тешләштерде. Кәнзелгә әйтергә көйдерерлек усал сүз эзләде. Ләкин башына һични килмәде. Күңеленнән ул Кәнзелне бер яклады, бер эт итеп сүкте. Кәнзел аңа ачы хакыйкатьне ярып әйтә, шул сүзләргә Талипның бәгыре телгәләнә. Кәнзелдән бигрәк үз-үзенә ачуы килә иде аның. Ә бит дөресен әйтә эт ялаган нәмәстә!
— Тегермәндә ашлык тормый. Ут ясадым мин ул ташларны. Тарткан онны ташып бетерә алмыйлар. Тегермәндә минем, туганый, эшләр ал да гөл. Рәтле кыз гына табып булмый менә...
— Я, әйтәсе сүзеңне әйт, ату мин ашыгам.
Урам чатында Кәфия күренде. Хатынын күрүгә, Талип баскан җирендә таптанып алды, колакларына кадәр януын тоеп, көрсенеп куйды. Аның кинәт кенә каушап китүен Кәнзел дә сизми калмады.
— Юкка бимазалама үзеңне. Әйтер дип куркасыңмы әллә?! Мин әлегә чалбарлы ир-ат. Кайберәүләр кебек...
— Җитмәсме, Кәнзел!—диде аңа Талип коры гына.
Ул Кәфиянең килүен түземсезлек белән көтеп алды. Талип белә иде: Кәнзелдән теләсә нинди әшәкелек көтәргә була. Шуңа ул сорап куйды:
— Кемгә өйләнәсең, тагын кемне төшерергә исәбең?
— Көйри бәгырьләр берәүнең, көйри, әй!..
— Аның өчен син бик уфтанма, көйрәр-көйрәр дә бер сүрелер әле, туганый. Ә безне тикшермә, жингәчәнә кем янында булуым турында житкерсәң жаныңны алырмын!
— Әттә-тә-тә-тә, туганый. Бу ни инде! Бу бит янау! Карале, жин-
гәчәй, — диде Кәнзел, Кәфиягә таба атлап —Талип абыйны туйга ф чакырам, ә ул вакыт юк дип маташа. в.
— Исәнмесез, Кәнзел, исәнме, Талип! Инде тагын өйләнергә бул- <
дыңмыни?—диде Кәфия һәм шундук Талипка таба борылды да та- § ләпчәнрәк рәвештә:—Син кая болай югалдың, әтисе?—дип сорады. ь Үз итеп, якын итеп, һичнинди шик-шөбһә тотмыйча сорады кебек. ° Ләкин Талип үзендә эчке бер куырылу тойды. .
— Эш чыкты,—диде ул, ләкин Кәфия аңа әйтеп бетерергә ирек _ бирмәде, Кәнзелгә дәште: — Бусысы кайсы авылдан, Кәнзел?
— Наратбаштан, — диде Кәнзел өчен Талип,— иң алдынгы са- е;
вымчы. Былтырларны районда беренчелекне алган иде. Менә дигән ч кыз. *
— Кыз түгел инде ул, хатын! Ярамаган тагын безгә — каты тезгә. =
Зато ул менә дигән оста. Яренгә Карамалы чыгачак беренче урынга, “ туганый. Кәнзел энеңә рәхмәт әйтер көннәрең алда әле. *
— Тагын язылышмыйча өйләнәсеңме? — дип сорады Талип, Кән-ь- зелнең тел төбендә мәкерле мыскыл сизеп.
— һәй, туганый, жүләрмени мин! Әйеме, жиңгәчәй? Нигә, әйтик, u башта язылышмыйча берәр ел торып карамаска. Бәлкем холкыбыз ° килешмәс. Аннары ул үзе дә беренче ире белән аерылышмаган икән ® әле. Тәк што, бәйрәм ашы — кара каршы. Я, туганый, туема киләсез- < ме инде?
— Киләбез, киләбез, Кәнзел. Тыңлама Талип абзыеңны. Ә нигә, Талип, — дип иренә күзләрен түгәрәкләндереп карады Кәфия, — бәлкем ул өченчесе белән бәхетен табар? Шулай бит, Кәнзел? — диде, янә Кәнзелгә таба борылып. — Барабыз, барабыз, Кәнзел, күңелең тыныч булсын.
— Бигайбә алай булгач, мин киттем.
— Түткәйгә сәлам әйт. Барып та чыгып булмый үзләренә. Җизнәй ни хәлдә ята?
— Пычагым булсынмы аларга?! Аштан башлары кайтмый...
Кәнзел киткәч, Кәфия Талипны култыклап алды. Ире үзалдына уфтанып куйгач, Кәфия аның күзләренә үрелебрәк карады.
— Ни булды сиңа, нигә уфтанасың?
— Кичә Хөснегдинов белән әйтештек. Әдһәм абый да аның яклы булып маташа. Икәүләп акыл саталар. Әйтерсең мин агач бүкәне, бернәрсә аңламыйм, алар гына аңлыйлар да, алар гына акыллылар.
Кәфия андый-мондый сүз башламасын өчен, Талип үзе сөйләргә тотынды. «Иренең эчендә ни көйрәгәнен белә микән, ичмасам, бу Кәфия? Сорамасаң иде. Кәфия, син шул турыда миннән. Их, сорамасан, нинди изге һәм саф хатын булып калыр идең син минем өчен!—дип уйлады Талип, колак очларына кадәр ут кебек януын тоеп.—Ярып, күзгә бәреп әйтсә, ни әйтер ул аңа?!»
— Кара аны, Талип, бүген вакытында кайтырга тырыш. Кичә бит минем...
— Беләм, — диде Талип, йөрәгенең кысылып китүен тоеп. — Бүген вакытында кайтам. Ә хәзер кил, соң булса да колагыңнан тартыйм.
Кәфия аның күзләренә карады. Нык итеп, туры итеп карады. Та- липның чыраеннан кан качты.
— Кичәге өчен гафу ит. Ышан, ул хәл яңадан кабатланмас.
— Вакытында кайт. Пилмән пешерәм бүген. Кичә үзеңне көтә-көтә ит үткәреп куйдым...
Хатыны больницага таба киткәч тә Талип уңайсызлану хисеннән арына алмады. Үзалдына оялып, ул өметсез бер кыяфәт белән ап-ак кар һәм зәңгәр һава диңгезе эчендә тулганган Кәфиянең гәүдә-сынына карап торды, аннары идарәгә таба атлый-атлый яшьлеген исенә төшерде.
Язмыш аларны тагын кавыштырыр дип кем уйлаган.
Миңниса белән алар мәктәптән үк танышлар. Тугыз-унны бер класста укыдылар, бергә Казанга бардылар. Икесе ике институтка керсәләр дә, гел бергә булдылар диярлек. Икесе дә конкурстан узгач, шатлыктан кулга-кул тотынып, атна буе кино-театрларга чаба иделәр. Университет белән финанс-экономика институты бер тын арасы юл гына, лекцияләр бетүгә, Талип Миңниса янына йөгерә, институт бинасының биек баскычлары төбендә сәгатьләр буе аның лекциядән чыгуын \көтә иде.
Талип аны кайчан яратып китүен дә тәгаен белми. Алар арасында мәхәббәт булмады да кебек, ә менә бер-берсенә ияләшү, озак аерылышып торсалар, бер-берсен юксыну булды. Бәлкем бу аның беренче мәхәббәте булгандыр, яшьлеге белән генә аңламагандыр ул аны!
Дүртенче курста укыганда Талип Кәфия белән танышты һәм әйтсәң кеше ышанмастай хәлдә аңа гашыйк булды. Юк, ул гына аз, Талип Кә- фиядән башка берәүне дә күрми, бәхет-шатлыгыннан җиргә басканын да тоймый кебек иде. Кая инде ул Миңниса кайгысы! Кәфия үзенең ярсу мәхәббәте белән тәмам томалады Талипнең күңелен. «Ярата белү ул — сәнгать», диләр. Әллә соң чынлап та шулаймы?» дип уйлый торган иде Талип, Кәфиянең гүзәл йөзен, үз итеп, үтә яратып елмаюын күз алдына китерде исә.
Шулай да Миңниса белән булган бер хәл истә калган. Казанның Ленин урамындагы Үзәк ЗАГС бүлегендә язылышып чыккач, инде машинага утырырга торганда аның янына чәчәк бәйләме тоткан бер кыз килде. Килде дә Талип кулына букет тоттырды. Талип башта искәрмәстән аңа:
— Рәхмәт сезгә! — диде. Ләкин кызның бөтенләй ят кеше булуын абайлап: — Кемнән? — дип сорады.
Кыз аңа туры карарга оялып башын иде, Талип ишетерлек итеп кенә:
— Иң-иң якын кешеңнән, — диде дә кырт борылып китеп барды.
Талипның йөрәге кысылып куйды. Чәчәкләрне кем җибәрүен ул йөрәге белән тойды. ЗАГС бинасы тирәсендә уралган кешеләр арасыннан күзләре белән Миңнисаны эзләде. Юк, янында Миңниса күренмәде.
Бабаларына кайтып табынга утырганнан соң да тиз генә күз алдыннан китмәде бу хәл. Күзләре өстәл уртасындагы чәчәкләргә төшкән саен Миңниса турында уйланды. Ниндидер гаеп тойды ул үзендә. Әйтмәде бит, ичмасам, әйләнәм дип тә әйтмәде үзенә. Акыл җавабы йөрәк җавабы түгел шул, мизгел эчендә кайтарып булмый, Миңниса исенә төшәр хәлдә идеме ул көннәрдә...
Талип Кәфиягә өйләнүенә бер тапкыр да үкенмәде, кайта-кайта өзгәләнмәде, үртәлмәде. Кәфия белән тату яшәделәр, алма кебек ике бала үстерделәр.
Күпме еллар үткәч, күпме сулар аккач, әнә тагын яңадан табыштылар һәм әллә ничек бәйләнде шунда...
Комплекс салу белән җенләнеп йөргән чагы иде, йомышы төшеп, ниндидер документка кул куйдырырга идарәнең төзелеш бүлегенә килеп керде Талип. Бүлек начальнигы ир-зат, аның якын ук танышы иде. Талип рөхсәт-фәлән сорап тормады, ишекне киң ачып, бусагадан атлады һәм килеп керүгә баскан урынында катты да калды. Өстәл янында аның яшьлек дусты Миңниса утыра иде.
— Әйдә, түрдән үт, Талип. Нигә алай керә-керешкә үк аптырап калдың? Мине биредә күрермен дип көтмәгән идеңме әллә?
Әйе, гаҗәпләнерлек иде шул. Миңниса гәүдәгә юанаеп киткән, тавышы көрәйгән, күкрәк түреннән чыга, тулы йөзендә, күзләрендә сәер елмаю —бераз масаюмы шунда, эрелекме, беләм мин сине дигән сыман мыскыллы бер кинаяме — ниндидер эчке тәкәбберлек, горурлык күрде Талип шунда Миңнисаның елмаеп утыруында.
Миңниса урыныннан күтәрелде, беренче булып ана кул бирде.
— Әйдә башта кул биреп күрешик!
Талип аның кулын тотты да җибәрми торды, яшьлек дустының күзләренә карады. Юк, күзләре һич ни яшерә алмый. Күз — күңел көзгесе. Шул мәлдә Талип Миңниса кулының җиңелчә калтыранып китүен, уч төбенә эләккән кош баласыдай сабырсызланып алуын тойды. Күңелдә үзе дә көтмәгән гажәп бер хис кымырҗып куйды. Талип аның кулын ныграк кысты, шуңа Миңнисаның бит очлары алсуланып китте. Килеш-килбәте белән күпне күргәннәргә охшаса да, Миңнисаның бо- лай кызарынып китүен ул ни дип юрарга да белмәде.
Утырыштылар. Сөйләшеп киттеләр.
Шушы еллар эчендә Миңниса кияүгә чыккан, әмма тора алмаганнар. Аерылышканнар һәм менә Миңниса Галимуллина, Ниса Хәйдә- ровна Куклина булып, туган якларына кайткан.
...Зур урамны бер итеп, юл ярып бульдозер килә. Аның көчле гөрелтесе кышкы һаваны тетрәтә, тавыш колак түрендә эленеп тора. Төнге буран сырлап-сырынтылап салган көрт өстендә купшы саесканнар йөренә. Ихатага кунган ала карга тәкәббер башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап күзәтә.
... Таз тау итәгендәге кырда ике трактор кар тота. «Иртәләгәннәр егетләр, молодцыйлар. Агроном эшне коры тота», — дип уйлады Талип, шул минутта Мидхәтне исенә төшереп.
Талип болай агрономның эшеннән канәгать иде. Менә өч-дүрт ел инде җәйләр я бик эссе килә, я тоташ яңгырлар белән җәфалый. Җәй үтә коры килгәндә басуларда тиешле дым саклап калу — киләсе елның уңышы дияргә була. Ләкин ул агроном турында бөтенләй икенче яктан уйлый түгелме? Нигә әле «Берек» колхозына гына кире беткән бу агрономнар туры килә соң?!
Иң әүвәл Талип әнә шуңа төшенә алмый иде.
6
Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора-тора да, чылтыр-чылтыр аккан чишмә шикелле, кояш нурларына изрәп яткан кыр өстенә коела, гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хиссияткә күмә, моңа кадәр йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтә.
Таз тау түбәсе шәрәләнеп калган. Инде ничәмә-ничә еллар каршы ала ул шундый тыныч язларны. Ала-тилә булып торган басулар өстеннән күзгә күренер-күренмәс бу күтәрелә. Урман буена ниндидер дәһшәтле җанварга охшап кар сырынтысы сузылып яткан. Борынга язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Буй урман агачларында каргалар кайнаша — кызып-тузып оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.
Гариф, Чәчәганак чокырына батып калган райком газигына әйләнеп карый-карый, Карамалыга таба атлый. Кичә район үзәгенә килеп төшкәч, соң дип кунып калган иде. Ялгышкан булып чыга. Яз ашыга.
МӨСӘГЫИТ ХӘВИБУЛЛИН ф Ч0Ң1ЫЛЛАР
Юл әнә өзелеп тә куйган. Трактор алырга киткән шофер озаклагач, Гариф авыл ягына таба җәяү атлый торырга булды.
Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Күңел түреннән яшьлек хатирәләре калкып чыга, моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр, ни өмет итептер ашкына башлый. Ләкин ул үз гомеренә туры килгән бар язны да авылда үткәрә алмады. Аларның күбесе, сизелми- күренми генә, Казан шәһәренең асфальт җәйгән такыр урамнарында үтте. Шәһәр язы белән авыл язын, басу язын ничек чагыштырмак кирәк! Шәһәрдәге асфальт исеннән генә дә борыныңны тотар дәрәҗәгә җитәсең, чак кына әчкелтем, чак кына төчерәк тә сыман туфрак исен сулаган саен сулыйсы килә — кошлар тавышы, шарлавыклар шавы, гөрләвекләр челтерәве! Ул гынамы, Гариф бүген туган авылына кайта, шул авылның басу юлыннан атлый. Моңа кадәр аңа бер тапкыр да Карамалыга кайтырга туры килмәде. Нишләмәк кирәк, җае чыкмады. Әнисе кайткалады, ә ул юк. Кызы Әдилә дә кайтмады кебек. Хәер, Әдиләгә ни, монда туганмы да монда үскәнме дигәндәй. Карамалы шактый зур авыл икән. Кояш баешы ягында яңа өйләр күренә. Шул тирәдә үк дәү-дәү биналар — мәктәп-клублар булса кирәк. Арырак, ындыр артында — производство биналары, тегермән, үзәк урамның түбән очы су буендагы урманга барып төртелгән. Урман Наратбаш авылы чигенә җиткән дә, кырт уелып, әрәмәгә әверелгән.
Нәкъ менә шунда, Наратбаш авылы белән Карамалы чигендә — Чәчәганак чокыры һәм батып калган газик. Тау өстеннән чана җиккән бер атлы төшеп килә иде. Гариф туктады. Арбага иртә, чанага инде соң булган бу көндә нинди адәм тәвәккәлләп юлга чыккан икән? Чәчәганак чокырын ничек үтәр? Гариф кызыксынып атның чокырга төшүен көтеп торды. Чанада ике кеше икән. Ләкин ат шәп булдымы — чокырны тиз чыкты. Гариф кузгалмады, аттагыларны көтеп алырга булды. Гариф янына житәрәк чанадан берәү төшеп калды да җәяүләп китте. Гариф борын тишекләре киңәйгән атны һәм бүрек колакларын бәйләмичә күтәреп куйган ат тотучыны ияк кагып кына исәнләшеп үткәреп җибәрде. Чана артыннан килүче кеше хатын-кыз булып чыкты. Аның башында ак калфак, өстендә ак якалы, чия төсендәге пальто, аякларында — резин итек.
Хатын, килеп житәр-җитмәс, күзләрен күтәреп Гарифка карады. Гарифның йөрәге мерт итеп китте. Бик якын кешесенә охшатты ул бу хатынны.
— Исәнмесез! Көттереп киләсез. Әдһәм абый сезне кичтән үк көтә иде инде.
— Исәнмесез, саумысыз!
Бу хатынның үзе белән артык ачылып китеп сөйләшә башлавы бераз сәеррәк тоелса да, Гариф аның адымына тигезләшеп атлап китте.
— Гафу итегез...
— Сезне белүемә аптырый калдыгыз? Шулаймы, Гариф Әюпо- вич?.. — Гарифка: «Шулайрак шул», дип ияк кагудан башка әмәл калмады. — Карамалыга беренче тапкыр килеп төшкәч, мине дә шулай шаккатырганнар иде, гайбәтләремә кадәр белеп торганнар,—диде хатын.
Сәер, күңел түрендә матур хисләр, язмы шулай тәэсир итә.
Саниясе белән танышулары күз алдына килә Гарифның. Күз алдында тулганган рәшә сыман язгы дымлы һавада Саниясе пәйда була: көләч йөзле, бераз хәйләкәррәк кыланышлы, зифа буйлы... Ягымлы тавыш.. Гүя ул жиргә иңгән дә аңа таба йөгерә. Бөтен хәрәкәтендә нәфислек, гүзәллек, тик нигәдер Гариф янына гына килеп җитә алмый. Буй-сынына сыланып торган аксыл-зәңгәр күлмәгенең озын, киң итәкләре аякларына урала. Сания урман буендагы кар көртенә җитүгә егыла... һәм кинәт юкка чыга. Ниндидер мизгелдә Гарифка
моңсу, бик моңсу булып китә. Саниясе сурәтенә кергән алиһә юкка чыккач, Гариф сискәнеп куйды. Нәрсә бу, галлюцинацияме әллә?
Гариф янәшәсендә атлаган хатынга карады һәм, аңарда Саниясендәге таныш чалымнар күреп, аптырый калды. Текәлебрәк карады. Ләкин инде ул кадәр охшашлык күрмәде. Юк, әлбәттә, кеше кешегә тү« гел, йолдыз йолдызга да охшамый, бу охшату язгы ямансу хисләрдән ♦ туган алдавыч сурәт кенә. Әлеге хатынга кырык яшьләр булыр. Күз а төпләрендә инде вак-вак җыерчыклар, һавадан аермастай зәңгәр күз- ч ләрендә сине үзенә җәлеп иткән серле тылсым бар. Атлаган саен § пальто чабулары ачылып китә һәм ак халат итәкләре күренеп ала, Ь йомры тез башлары күзгә чалына. §
Хатын, керфекләрен еш-еш каккалап, Гарифка караштыргалап ф барды. Калфагы астыннан чыккан чәч бөдрәләрен төзәштергәләп _ куйды. s
— Семьягыз да килә дигәннәр иде, Гариф Әюпович, үзегез генә ч
килергә булдыгыз, күрәсең. £
Сүз кушарга базмый гына барган хатынның кисәк кенә батыраеп а китүенә гаҗәпләнмәслек түгел иде. Шулай да Гариф сер бирергә те- = ләмәде. п>
— Рас әйтәсез, — диде. *
Ә үзе эченнән: «Карамалыда бар хатын-кыз да моның кебек £ чая-кыю булса, «өйләнәчәк» сиңа берәүсе, Гарифҗан, сак бул!» — дип а уйлап куйды. ь.
— Мин монда ун ел гомер иттем инде. Ә үзем Казанда туып үскән 2 кеше. Авылда торуы рәхәт, күңелле болай. Тик юк-юк та барыбер Ка- Ф зан сагындыра. Кайтып Черек күл буйларында исәрләнеп бер йөгерә- 3 сем килә кайчакларны...
— Нигә кайткаламыйсыз соң?
—1 Эш, авыруларымны ташлап китә алмыйм. Ничә ел инде менә ординатурага барырга җыенам, әле булса тәвәккәлләп чыгып китә алганым юк.
— Димәк, биредә больница да бар?
— Утыз койкалык кына. Киңәергә исәп юк түгел, тагын егерме койкалык бина салырга ният, — дип, хатын үзалдына елмаеп куйды.— Ә Казанны сагынам дип болай гына әйттем, Гариф Әюпович. Менә торып карагыз әле Карамалыда, һич ташлап китәсегез килмәс.
— Гафу итегез, мине каян беләсез?
— Бөтен республикага билгеле кеше бит сез, Гариф Әюпович.
— Рәхмәт, сөендердегез. Моңа кадәр мин үземне алай ук билгеле кеше дип уйламаган идем. Үзегез, күрәм, биредә доктор булып эшлисез. Изге эш ул врач булу, моның шулай икәненә минем иманым камил.
— Иремне авылга эшкә җибәргәч, мин дә башта бармыйм дип тыпырчынып караган идем. Ир—баш, хатын — муен, диләр бит. Баш алып киткәч, муен кая барсын инде. Күнектем инде хәзер. Җитмәсә, Наратбаш авылын өстәделәр. Әле менә шуннан кайтып кнләм. Бер әбекәй әҗәл көтеп ята, үләсе килми. Туксан яшен тутырып узган.
Гариф пальтосын салып, беләгенә элде.
— Картлыктан дәва — көчеңә күрә хезмәт һәм тыныч тормыш.
Ә сездән аларга — йомшак тел, игътибар...
Авылга якынайган саен юл өстенә җыелган сулар ешрак очрый башлады. Врач хатын башта ул суларны урап-урап чыкты да, бераз баргач, бөтенләй игътибар итмичә атлап китте. Гариф пычрак буласын белеп, аягына өр-яңа солдат итеге алып кигән иде, юл уртасыннан атлады.
Авылга житәрәк ындыр артындагы яңа бина янында кешеләр күреп, юлдаш хатын:
— Сезне көтәләр, Гариф Әюпович. Ә мина бу якка... — диде.
— Хушыгыз. Рәхмәт сезгә, бергә атлый-атлый озын юлны шактый кыскарттыгыз. Тик исемегезне генә белә алмадым.
— Сау булыгыз. Танышырбыз әле, Гариф Әюпович. Мине биредә белмәгән кеше юк...
Гариф аның кызларча жиңел-җиңел атлап китеп баруын күзләре белән озатып калды.
7
Язның беренче яңгыры кинәт килде. Таң беленер-беленмәстә көньяк-көнбатыштан кабарып-күпереп чыккан болыт ерактан торып бер-ике тапкыр гөрлерәп тавыш бирде дә, әкияттәге Каф тавыдай калкып, ярты күк йөзенә таралды. Рә тавы артыннан кояш күтәрелә башлауга, ул, киң кара-кучкыл канаты белән көнне тагы да караңгылатып, бөтен күк йөзен томалап алды. Күп тә үтми, салкынча яңгыр жиле Карамалы урамнарында давыл-өермә кузгатты. Кар сулары киткәннән бирле битен-күзен бер тапкыр да юмаган барча агачлар, яңгыр сизепме, шаулашып куйдылар.
Бераздан урам-тыкрыклардагы чүп-чарны бөтереп-себереп, өермә жиле үтеп китте, һава, афәт көткәндәй, берара тынып торды. Менә шунда пәммә нәрсә, барча тереклек инде тагын ни булыр дип көтеп торганда, күк йөзен икегә ярып яшен яшьнәде, аның артыннан ук чатырдап күк күкрәде, һәммә жан иясе дерт итеп сискәнеп куйды. Беренче курку үтәргә дә өлгермәде, таш юлдан мичкә тәгәрәгәндәй, күк йөзе тагын дөбердәде, ул да түгел, эре-эре яңгыр тамгалый башлады, ә берничә минуттан чиләкләп коеп китте.
Яңгыр әллә ни озак та яумады кебек. Әмма юл-сукмакларга су жыелды, шаулап гөрләвекләр агып китте.
Яңгыр туктар-туктамас борын идарә бинасыннан, мастерскойдан, диспетчерлыктан шау-гөр килеп халык чыкты. Яшьрәкләре этешә- төртешә уйный-көлешә башладылар, өлкәнрәкләре яңгырның бик тиз китүеннән зарланырга керештеләр. Гариф, аларның сүзләрен рәтләп ишетмәсә дә, әңгәмәнең шул турыда баруына мыскал да шикләнмәде.
Лаборатория болдырына басып, якын-тирәдәге тамашаны күзәтеп торганда, аның янәшәсенә ассистенты Вафа атлы егет чыгып басты. Гариф сүзсез генә болдырдан төште дә ишегалдындагы яшел чирәмгә таба атлады.
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Менә шушы көнгә охшаш жылы яңгырлы көн булырга тиештер инде ул. Ә бу яңгыр яумаган хәлдә крестьян нишләргә тиеш соң?. Җәйләр коры килгән елларда элек крестьян читкә күчеп киткән. Алабута ашап кыш чыккан, әмма туган жирләрен ташлап чит-ят жирләргә китмичә, язның бердәнбер яңгырлы көненә өмет тотып калганнары да булган. Хәзер, әлбәттә, бөтенләй уныш алмаган еллар булмый диярлек. Туфракны яхшы итеп эшкәртү, кыска срокта язгы чәчүне башкарып чыгу, басуларны ашлау нәтижәсе бу. Республикада гектарына уртача унбиш-егерме центнер уңыш жыела. Бу бик аз. Якын елларда һәр колхоз һәм совхоз ким дигәндә гектарына утыз-кырык центнер икмәк үстерергә тиеш. Моңа нинди юллар белән ирешергә? Гариф бирегә әнә шул проблеманы хәл итәргә килде. Аның максаты яңгырсыз коры елларда да югары уңыш алуга ирешү. Моның өчен туфракның серләрен ачу кирәк. Үз басуындагы туфрак генезисын, аның морфологиясен, структурасын, уңыш бирә алу сәләтен белмәгәндә, әлбәттә, бу максатка ирешү кыен булачак.
Болдырдан төшеп, Гариф янына Вафа килеп басты. Бу — чәче жил- кәсенә төшеп торган озын, чандыррак буйлы егет иде. Әүвәл Вафа аспирантураны тәмамлыйм да әйләнәм дип йөрде, хәзер нигәдер ул
хакта сүз кузгатмый башлады, әллә бу тантананы кандидат булганга кадәр калдырып торырга исәбе, әллә үзенә ошаган кыз таба алмый, бирегә килгәч исә кызлар кайгысы китте егеттән — башыннан эшкә чумды.
— Көн бүген, Гариф Әюпович, хәйран калырлык. Заказ белән килгән диярсең.— Вафа кулын-кулга ышкыштырып алды, күктән берәм- ф сәрәм төшкән энже бөртекләрен жыярга теләгәндәй, уч төбенә яңгыр тамганны көтеп, кулларын жәеп жибәрде. Шунда ул лабораториягә таба килгән Тамчыны күреп, аңа таба китте.
— Календарьга язып куй, Вафа. Май аена сигез көн кала, ягъни егерме икенче апрельдә яңгыр яуды. Явымның туфракка сеңү тирәнлеге биш сантиметр,— диде Гариф, әмма Вафадан жавап булмагач, аңа әйләнеп карады. Егетнең авызы колагына житеп елмая-елмая Тамчыга каршы китеп баруын күргәч, үзалдына көлемсерәп куйды. Аннары карашын ишек каршындагы яңгыр суында чырык-чырык килеп коенган чыпчыкларга күчерде.
8
Иртәгә чәчүгә төшәбез дигән көнне Талип барлык механизаторларны жыеп тагын бер сөйләшергә булды. Кемнең кайда эшлисе кыштан ук билгеле булса да, председатель, имтихан алгандай, һәр механизатордан башкарасы эше турында сорашып чыкты. Ниһаять, чират бригадирга житте.
— Я, Зариф, йомгак сүзен сиңа бирәбез. Нинди җитенкерәмәгән яклар бар? Зарланып калыгыз, эшкә тотынгач, теге юк, бу юк дип, сыныкка сылтап йөрерлек булмасын.
Бригадир барысын да тәфсилләп сөйләгәч, Талип борынын сыпырып куйды. Бу — аныңча, әйбәт! дигән сүз иде.
Өстәл янына кереп утырган юантык гәүдәле, жәйпәк симез битле, нәрсәсе беләндер спорт комментаторы Озеровка охшаган Талип тирләп чыккан, битен-муенын кулъяулыгы белән сөрткәләп утыра, шул арада нигәдер агроном Мидхәт ягына да карап-карап ала иде.
Агрономга да сүз нәүбәте житте.
— Я, син ни әйтерсең, Мидхәт? Әйдә, сөйләп күрсәт.
Язгы чәчүгә хәзерлек көздән үк башланса да, өлешләренә тигән ашлама март аенда гына кайтарылган иде. Складлар булмау сәбәпле, Мидхәт кайтарылган ашламаны кая бушатырга дип каңгырып йөргәндә, председатель аңардан: «Ашламаны кая бушатасыз соң?> дип тә кызыксынмады. Председатель агрономны бөтен кыенлыкларга куеп карарга тели иде, күрәсең. Әллә соң башка берәр нияте бармы? Садыйковтан котылган кебек, Мидхәттән дә котыласы киләме?..
Агрономның дәшми утыруына беренче булып Талип түзмәде.
— Әйдә, иптәш Бәдретдинов, вакытны үткәрмик. Гаять житди эшкә керешү алдында торабыз. Әллә барысы да ал да гөлме? Әйдәгез, сөйләшәсен бүген сөйләшеп калыйк. Орлыклар мәсьәләсе хәл ителде буган инде.
Мидхәт торып басты, жыелыштагыларга күз йөртеп чыкты. Әйе, бу кешеләрнең берсе белән дә әле аның эшләп караганы юк. Кем ничек эшләр? Шулай да кышкы укыту чорында кемнең кем икәнен беркадәр күргән иде инде. Ул вакытта звенолар оештыру мәсьәләсендә дә күп сөйләшенде. Механизаторларның бер ишеләре язгы чәчүдә звеноларга оешып эшләргә риза иде, икенчеләре, нигәдер, каршы төшкән булдылар. Имеш, болай итү кырларны бүлгәләүгә генә китерәчәк. Председательнең исә звенолар турында ишетәсе дә килмәде.
— Иптәшләр, мәгълүм ки, без язгы чәчүгә һәммәсен дә хәзерлә-
МӨСӘГЫИТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
дек,— дип дәвам итте Мидхәт.— Чәчү агрегатлары комплекслашты- рылды. һәр агрегатка тәҗрибәле чәчүчеләр, механизаторлар беркетелде. Сменалап эшләү, ашату-эчертү мәсьәләсе дә хәл «телгән. Тик, иптәшләр, бу турыда мин сезгә кышкы укуларда да әйтә килгән идем инде, язгы чәчүне звеноларга оешып башкарганда әйбәтрәк булмас микән? Чәчеләсе һәр басуны бер звенога бүлеп бирсәк һәм карап үстерүне дә, уру-сугуны да шул кешеләргә тапшырсак, ышанып әйтәм, «Берек»леләр моңардан отар гына иде.
Председатель янә уч төбенә генә тамак кырып алды да:
— Иптәш Бәдретдинов, мәсьәләгә якынрак килегезче,— диде.— Минемчә, звеноларга оешырга без инде соңга калдык. Гомумән, кирәкме ул безгә? Юк. Группалап чәчүне менә бүген сөйләшә алабыз. Аннары, һәр агрегат үзе группа инде ул. Ике агрегаттан торамы ул, өчтәнме, эш анда түгел, минемчә. Хикмәт, иптәшләр, язгы чәчүне аз вакыт эчендә югары сыйфатлы итеп башкарып чыгуда. Шулаймы, юкмы, дөрес сөйлимме мин? Беренчедән, хезмәт җитештерүчәнлеге югары, икенчедән, бөтен техника бер тирәдә булачак. Шулаймы, Мансур?
— Шулай, шулай,—диештеләр механизаторлар. Инженер Мансур да председатель белән килешеп: «Шулай»,— дип баш какты.
— Производстводагыча була инде алай булгач,— дип сүз кыстырды механизаторлардан Гарәфи исемлесе.— Түләү гектар саныннанмы? Бергәләп чәчкәндә тәртип булмый төшә бит, Талип Кәрамович.
— Производстводагы тәртипләр булсын иде әле ул бездә, анда нишләрен белер идек. Шул тәртипләрне урнаштыра алмыйча жык чигәбез түгелме соң, Гарәфи абзый? Эшнең сыйфаты иң әүвәл тәртиптән башлана, һәркемгә билгеле хакыйкать бу, минемчә,— диде председатель һәм, кайнарланып китеп, агрономга утыр дип кулы белән генә ишарә ясады да үзе торып басты.
— Мин дә звенолар оештыру ягында, группалап чәчү җавапсыз- лыкка китерә,— дип күтәрелде алдынгы механизаторлардан Кәрам Садыйков.
— Кешенең фикере алдыннан борыны йөрмәсен иде. Җыелышларда әйтелгән фикер нигезле, ышандырырлык булырга тиеш. Күккә дә күтәрелеп китә алмаган, җиргә дә төшә алмаган идеяләр күп булыр ул. Ә менә шуны тормышка ашыру — гаять кыен хәл. Менә синең дә, Кәрам, борының алданрак бара кебек күренә миңа.— һәммәсе дә көлешеп алдылар.—Әйт әле, Кәрам, былтыр язгы чәчүдә күпме хезмәт хакы төшердең?
— Анысы ярыйсы. Ун көнгә өч айлык хезмәт хакы алды —дүрт йөз дә уналты сум алтмыш җиде тиен!—диде бухгалтер Кәримулла.
— Причем әле монда хезмәт хакы?!—дип кызып китте Кәрам.— Сүз язгы чәчү турында түгелме?! Бергә өелеп чәчкәндә җавап бирүчене табып булмый. Былтыр әнә Мәгъсүм агрегаты чи калдырды. Игеннәр шытып чыккач, шуның өчен чәчүчеләрне премиядән мәхрүм иттегез. Группалап эшләү җавапсызлыкка китерә, шул турыда сөйлим мин.
— Син, Кәрам энем, былтыр кысканга быел кычкырып утырма инде,— дип телгә килде өлкән механизаторлардан Гарәфетдин.— Ул «чи»нең кемнеке икәнен кайсыбыз төгәл генә әйтә ала? Бәлкем аны син үзең калдыргансыңдыр?..
— Юк, Гарәфи абзый. Ул көнне Мәгъсүм салган баш белән килгән иде. Үз-үзенә урын таба алмыйча йөрде. Шул көнне калды ул чиләр.
Талип утырды, кулъяулыгы белән җилләнеп алды.
— Утыр әле, Кәрам, утырып кына сөйлә. Нигә ул тикле кызасың? Әйтик, сыйфат комиссиясе ни караган? Люция! — диде ул ишек төбендәге йомышчы кызга.— Лотфулла абзый кайда, нигә килмәде, чакырдыңмы син аны?
— Ул, ни, Талип абый, мунчадан кайткан иде, томауладым дип тора. Соңгарып булса да киләм, диде.
— Гарәф ага, ул көнне агроном сезнең янда булмадымыни?
— Кем тыңласын ди ул терсәк буе кызны, йөргән булды шунда.
Узыныбрак китте егетләр. Мәгъсүм турында әйтәм. Салгалый бит, туганнар, карагыз сез аны, кулдан ычкынуы бар егетнең. Инсафетдин ♦ нишләде әнә. Әдикалуннарга чаклы эчә бит, ходайның хикмәте. Кәрам а. дөрес әйтә, тыярга кирәк ул егетне. Шул ук Лотфулланың да авызын- | нан хәмер исе киткәне юк. Менә биредә иптәш Харисов күренми, аңа | да шул турыда әйтергә теләгән идем... *
— Ә нигә безгә әйтмәдегез? Тимерне кызуында сугу әйбәт,— дигән 2
булды председатель. Ф
— Сез өйдә юк идегез. Икенче көнне килеп әйттем бит. Талип _
абый. 3
Талип андый хәлләрне онытамы соң! Бүгенгедәй хәтерендә. Мәгь- ң сүмне, агрономны чакырып сөйләште. *
— Быел, мин уйлыйм, андый чатаклыклар булмас,— диде предсе- и датель һәм инженер Мансурга таба борылып:—Механизаторларны х кисәтеп куй. Әгәр дә мәгәр чәчүчеме ул, тракторчымы, эшкә салмыш “ баштан килә икән, һич нигә карамыйча, кайтарып җибәрегез,— диде. х
Председатель алдындагы кәгазьләрне актаргаларга тотынды. Анна- *- ры агрономга карап алды. Әйдә, хәзер син дәвам ит дип, баш какты. *
— Димәк, шулай да группалап чәчүгә кайтып калабыз. Әйтәсеме, u звеноларга оешсак, һәр звенога участоклар бүленеп бирелсә, әйбәтрәк " буласы иде. Кәрам дөрес әйтә, группалап чәчкәндә механизаторлар © да, чәчүчеләр дә тиешле җаваплылык тоймыйлар кебек миңа... £
— Моңа безнең механизаторлар үзләре хәзер түгел,— диде Талип, бу турыдагы сүзгә нокта куйгандай, һәм механизаторларга күз йөртеп чыкты да:—Әдһәм абый кая соң әле? — дип сорады.
— Чирли ул,— диде Кәримулла.
— Бу ниткән көн булды соң әле, барысы да чирләгән!—диде Талип башын чөя төшеп, диванда иркенләп утырган бухгалтер Кәримуллага карады.— Минемчә, иптәшләр, звенолар оештырырга быел соңга калдык. Экономик, мораль яктан да хәзер түгел кебек әле без моңа. Шулаймы, юкмы?
— Шулай,— диештеләр механизаторлар
Механизаторлардан шундый аваз ишетүгә, Талип тураебрак утырды
— Минемчә дә, соңга калдык,— диде комсомол секретаре Равил Кадыйров.
— Менә комсомол да хупламый сезнең тәкъдимне, иптәш Бадретдинов. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, безнең максатыбыз звенолар булмаска тиеш. Колачлырак уйларга, колачлырак эшләргә вакыттыр, ниһаять, безгә дә, иптәшләр. Промышленность үрнәгендә икмәк игүне дә тамырдан үзгәртергә вакыт түгелме икән? дип уйлыйм мин. Ә син, Мидхәт, теге мең каенны кайчан утыртырга исәбең? —дип кинәт башка мәсьәләгә күчте председатель,— Бездә егетләр ике сөйләми торганнар иде. Үсентеләрне үзем табам. Ә менә утырту ягын үзең кара. Биргән вәгъдәне үтәргә кирәктер, минемчә. Егетләрчә. Ә? Казаннан килгән якташыбыз Гариф Әюпович белән сөйләшеп тордым мин. Безнең кырларга шактый үзгәрешләр кертмәкче ул. Дәлилләре нигезле, ышандыра. Кайбер урман полосаларын күчерергә куша, яңаларны утыртырга дип басуларны яңача бүлеп ята. Кыскасы, шактый мәшәкать ясый ул безгә. Ләкин аның тәкъдиме авыл хуҗалыгын индустрияләштерүгә, промышленностька нигезләп коруга кайтып кала. Шулай булгач, звено кебек нәрсәләр оештыру ул икмәк игүнең киләчәген ваклау булыр иде.
— Миңа урман полосаларын үзгәртү турында идарәдән күрсәтмә булмады.
Талип мыек астыннан гына көлемсерәп куйды. Агрономның чарасыз калып аклануы аны бераз гаҗәпләндерде. Шул ук вакытта ул эченнән жиңү хисе кебек бер нәрсә дә тойды. Кечкенә, бик кечкенә булса да, Талип өчен барыбер жиңү иде ул.
— Мәсьәлә аңлашылды кебек. Иртәгә сәгать алтыга барыгыз да машиналарыгыз янында булыгыз. Ягулыкларыгыз салган, путевкаларыгыз кулыгызда булсын. Үзем килеп карап чыгачакмын. Орлык илтү мәсьәләсен, чәчкечләрне тикшерү, тирәнлек — агроном җаваплылыгын- да. Аңлашылдымы?
— Аңламаган кая! — дип дәррәү кузгалды механизаторлар.
9
Кичке уй иртәнгә ярамый диләр, хак икән. Төнлә чалт аяз торган күк йөзен таң алдыннан болытлар каплады һәм күп тә үтмәде, шаулап яңгыр явып узды. Озак яумады, әмма җилләп җитмәгән дымлы җиргә җитә калды — юлларны пычратып, машина түгел, тракторлар да йөрмәслек итте. Чәчүгә төшәргә команда гына көтеп торган механизаторлар, кабызган машина-тракторларын сүндереп, түбәсе ябыла башлаган мастерской ышыгына җыелдылар.
— Шулай итәр әле ул аллаһы тәгаләсе, адәмнең изге эшенә аяк чалмый калса, йокысы йокымыни аның!—диештеләр механизаторлар.
Иртә таңнан биредә буласы председатель дә юк иде әле, Мидхәт ни кыларга белмичә механизаторлар арасындагы Мансур янына килеп басты.
— Эшләр шәп түгел, Мансур,— диде ул. борчылып.
— Нишлибез инде хәзер, Мидхәт энем? Муллага алла баш булса, безгә — агроном. Әйдә, бир команда!—диде мыек очлары саргайган Гарәфи. Аның иске эшләпәсе күзенә төшкәй, өстендә сырган бишмәт, авыз читендә сигарет төти иде.
— Ничәмә еллар чәчеп мондый хәлләр булмадымыни, күрмәдегез- мени, Гарәфи абзый?..
— Булгандыр инде ул, энекәш. Тик онытылгандыр. Элек бит яңгыр яуса председательгә чәчү, безгә эчү иде. Аннары язы да яз төсле килә, җәе дә ул хәтле кыздырмый, яңгырлар яугалый торган иде. Былтыр әнә җәй буе таммады да бит. Иртә чәчмәгән булсак, Наратбашлар кебек, орлык теләнергә каласы идек. Иртә чәчтерде Талип. Башы эшләде үзенең, уңдырды. Без былтырларны гектардан егерме биш центнер суктырып алдык, Наратбашлар егермене җыйса җыйды, алай да юк бугай әле.
— Былтыр иртә чәчтергән дә, быел әнә үзе дә юк әле,— диде Мидхәт, Гарәфинең председательне мактавын ошатмыйча.
Шул вакыт диспетчерлык бинасыннан Зиннуров чыкты һәм ашыкмыйча гына мастерскойга таба юнәлде. Ул шундый юан, аркылысы- буе бер дигәндәй, карсак гәүдәле, аягы белән атлап түгел, тәгәрәп йөри сыман иде.
— Егетләр, агай-эне, ак мыек, Зиннуров килә. Талип галижәнабла- рыннан боерык китерәдер,— диде арадан берсе.
— Кыяр тавындагы басуда яңгыр таммаган да. Талип абый бөтен техниканы, орлык төягән машиналарны шунда җибәрергә кушты,— диде Зиннуров килеп җитмәс борын ук һәм, әллә бөтенесе үзенә карап торудан уңайсызланып, пинжәгенең бердәнбер сәдәбен каптырырга кереште.
— Маташма инде, Каюм, барыбер җиткерә алмассың. Дәүләт сиңа үлчәп тексә, биш кешегә житкән кәчтүмлек китәр иде, билләһи дип әйтәм.
— Ни ашыйсын син, малай, Каюм? Өйрәт әле шул серенне? Минем менә эч-эчкә ябышкан. Бер атна буе утыруда чиле-пешле ун йомырка сыдырып карадым. Корсак үсми генә бит. Хатынны эшеннән каршы алырга чаба башладым,— дип, берсе артыннан берсе диспетчер Зиннуровны үрти башладылар.
Механизаторлар шулай тел чарлашкан арада Мидхәт үзалдына уйланды: «Кыяр тавы басуы авылдан ким дигәндә ун-унике километр. Әле чыккан хәлдә дә тракторлар ике сәгатьләп барачаклар. Аннары Кыяр тавындагы басуларга ашлама салынмаган бит әле. Райүзәктән берсекөнгә генә самолет бирергә ышандырдылар. Ашламасыз чәчәргә исәбеме әллә бу Бикмуллинның? Юк инде. Үлсәм үрә торырмын, әмма ашлама сиптермичә ул басуга бодай чәчтермәм!»
— Кыяр тавындагы басуга ашлама чыгарылмаган ич. Ул турыда Талип Кәрамович үзе дә белә.— диде үзсүзлеләнә барган Мидхәт.
— Самолет безнең аэродромда инде. Ашлама төйи,—диде Зиннуров.— Сез баргалаганчы сиптереп тә чыгар ул.
«Кем бирде самолет? Ничек болай иртә?..» Яшь агроном бу сүзгә аптырап, тагы уйлана калды.
— Кузгалыйк,— диде ул аннары Мансурга.
Шуны гына көткән кебек, механизаторлар шау-гөр килеп машиналарына таралыштылар. Мидхәт инженерның «вездеход»ына утырып аэродромга китте. Бу машинаны чәчү чорына ана беркеткәннәр иде. Шофер, яшь күренсә дә, җитез кылана. Салулый-салулый булса да. аэродромга килеп җиттеләр. Анда инде самолет тора, ашлама белән машина килеп туктаган, төяүчеләр янында бригадир Зариф булышып йөри иде.
— Сәлам, Зариф,— диде Мидхәт.
— Сәлам! Тракторлар киттеме әле?
— Алар юлда инде.
— Югыйсә, Талип абый борчыла,—диде Зариф, җилкәсенә ашлама капчыгын салды.— Менә, күрәсең, үземә төяшергә туры килде. Нибарысы ике егет таптым. Авылга төшеп булмады. Баткак. Боларны да фермадан гына алдым. Давай, давай, егетләр. Кызурак булыгыз. Унбиш минуттан самолет һавада булырга тиеш.
Зариф илле килограммлы капчыкларны җилтерәтеп кенә ташлый, самолетка бушатучы егет авыз-борынын кулъяулыгы белән бәйләгән, шуңа карамастан, пырх-пырх төчкерә иде.
— Икенчесен ассагыз да төямим, Зариф абзый. Ашлама төйим дип чехотка алыр хәлем юк,— диде егетләрнең берсе.
— Икенчесенә билгеләгән кешеләр килер. Менә монысын төяве мәхшәр әле аның.
Мидхәт капчыкларга тотыныргамы, юкмы дип икеләнеп тора иде, машина әрҗәсеннән ашламалы капчыкларны биреп торучы шофер
— Әйдәгез әле. иптәш Бадретдинов, сез дә бераз билегезне язып алыгыз,—дип, аны да эшкә кушты. «Вездеход»тагы шоферны да төяшергә дәшеп алды бригадир.
Самолет тулгач, моңа кадәр бер читтә басып торган очучы, Зариф янына килеп:
— Егет икәнсең,—дип, бригадирның кулын кысты —Унбиш минут диден, унбиш минутта төядегез дә. Сезнең председателегез дә ут шул. Өемә үк килеп алды.
— Габсабир, син хәзер хет йөзеп, хет сөреп гаражга кайтасың,— диде бригадир. Ә мин менә бу чикерткәгә утырып авылга төшәм һәм сиңа төяүчеләр китерәм. Иптәш Бәдретдинов, сездә безнең беләндер бит?
...Машинага утыргач, бригадир кепкасын арткарак чөеп куйды да үзалдына сөйләнә башлады:
МӨСЭГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Очучыбыз гына туктамасын. Үз эшен ул бер сәгатьтән тәмамларга сүз бирде. Шул арада без ашламаны китереп җиткерергә тиешбез. Анда инде ике-өч сәгатькә соңгарыбрак булса да чәчү башланачак. Ә башланган эш — беткән эш. Җиде агрегат. Җиде агрегатка җитмеш гектар. Бүген төнгә Кыяр тавында эшне төгәлләргә дә була. Ә иртәгә түбән кырлар да җилләр. Җәйге яңгыр тиз кибә ул. Картлар, җәйге яңгыр җиде сәгатьтә җилләсә, көзге яңгыр җиде көндә дә җил-ләмәс, диләр...
«Каян белгән Талип Кыяр тавында яңгыр яумаганын? Аннары, кай арада Бөгелмәгә барып кайткан да. кай арада яңадан Кыяр тавына чапкан. Бөгелмә шәһәре Карамалыдан кимендә йөз-йөз ун километр. Дөрес, барасы юлның яртысы асфальт. Алай да, алай да...» дип гаҗәпләнде Мидхәт.
Шулай икән шул, үткән ел гына институт тәмамлаган яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов аңларлык кына кеше түгел икән бу председатель.
Машина юлдагы күлләвеккә кергән саен алгы тәрәзәгә су чәчри, пыяла сөрткеч арлы-бирле йөреп, башта тәрәзәне берни күренмәслек итеп пычратып ташлый, аннары, шофер су йөгерткәч,— юып ала, көн яктырып, аязып киткәндәй була. Кемдер инде бу юлдан эз салып үткән. Бикмуллинның Бөгелмәгә киткән машина эзе булса кирәк. Әллә кырга чыккан эземе?
Көн аяз. Болытлар төсе уңган ситсыдай агарып калган. Әнә Кыяр тавына таба тракторлар, машиналар менгәне күренә. Ерак булгангамы, алар ташбакалар шикелле әкрен генә хәрәкәтләнә иде. Мидхәтнең уен аңлаган кебек, бригадир:
— Ике сәгатьтән һәммәсе Кыяр тавында булыр, иптәш Бәдретдинов, борчылмагыз,— диде.
Мидхәт бригадирга карап көлемсерәп куйды.
— Икебез дә бер нәрсә турында уйлыйбыз икән.
— Талип абый әйтмешли, уйлар гына түгел, теләк-хыяллар да бер булырга тиеш хәзер безнең, Мидхәт дус. Сезнең белән минем өчен иң җаваплы көннәр башланды. Шунда сынала инде безнең брат.— Хәзерге җитәкче камчы шартлатучы түгел, ә көрәшче, әнә шул эш өчен көрәшүче. Талип абый үзе дә эшли, кешеләрне дә эшләтә белә. Син әле уйлап кына йөрисең, ул инде хәл итеп тә куйган. Интуиция көчле ул шайтанда.
— Кызык теория,— диде Мидхәт баш селкеп,— җитәкче чыбыркы шартлатучы түгел, көрәшче, имеш.
— Ә сез ничек уйлыйсыз?
— Минемчә, хәзерге заман җитәкчесе иң әүвәл кешеләрнең ихтирамын казанырга, аларның уй-хыялларын аңлый белергә тиеш.
— Озын һәм аңлаешсыз. Кеше бит ул һәммә нәрсәне гадиләштереп аңлый. Яхшы белән начарны ул шундук аера. Халык әйбәт җитәкчене шундук күреп ала.
— Бу бәхәсне дәвам иттерербез әле, иптәш Бакиров. Әйтик, чәчүләрне тәмамлагач.
Мидхәтне райүзәккә киңәшмәгә чакыргач, ул Талип янына килде.
— Бүген-иртәгә эшләсәләр, тәҗрибә участогына чәчеләсе ике йөз гектар борчак кына кала. Ләкин безнең ул участокка салырга гранул- ланган ашлама юк,— диде агроном.
— Карале, егет, ашламаны бер председатель ге«ә кайгыртырга тиеш түгелдер бит? Юк икән, табарга кирәк. Ә син миңа менә шуны әйт: «Берек» колхозының рентабельлеге белән кызыксынганың бармы
синең? Кыш буена колхозчыларга лекцияләр укып йөрдең — рента- бельлекне ничек аңлыйсың син?
Талип Мидхәткә артык гади сораулар биргәли иде. Бу хәл бер генә кабатланмады инде. Мидхәт ышандырырлык итеп, нигезле җавап бирә. Менә хәзер дә Бикмуллин аңа, үзебезнең колхоз экономикасын әйбәтләбрәк аңлатыгызчы, диячәк иде. Бу мәсьәләгә килгәндә исә, Мидхәт- ♦ нең «Берек»тәге һәммә тармак белән дә кызыксынганы юк, вакыты с. җитенкерәмң иде. Кичә әнә километр чамасы кыр ышыклау полосасы ң утырттылар. Ярый әле, мәктәп балалары, комсомоллар булышты. Мәк- 5 тәп директоры Мотыйгулла абыйга һәм комсомол секретаре Равил Ь Кадыйровка рәхмәт, бер көндә ике мең төп агач утыртылды. Үсенте- 2 ләрне кем китерде? Бикмуллин. Каян? Күпмегә? Димәк, һәр нәрсәгә акча кирәк. _
— Рентабельлек ул, Талип Кәрамович, — керем, авыл хуҗалыгы- Z
иың табышын күтәрү, колхозчыларның көнкүреш һәм культура шартла- ч рын үстерү. Аннары... нигә әле сез миңа тиктомалга бәйләнәсез, Талип Кәрамович? и
Талип Бикмуллин иртән иртүк идарәгә килеп утырган һәм ул инде = кыр станы белән дә, урынбасары диспетчер Каюм белән дә элемтәгә о кереп өлгергән иде. Агрономның райүзәккә киңәшмәгә китәсен белгәч, * ул аны үз янына чакырып алды. Ни өчен? Нигә? Мидхәт аңламады. н Әллә соң акыл өйрәтү, вәгазь уку һәм төрле куркытулар белән Мид- 5 хәткә нинди дә булса йогынты ясарга исәбеме бу председательнең? <Райүзәккә баргач, Талип Бикмуллинны яманлап бик узынып йөрмәсен 3 әле дип, бераз дагалап җибәрергә уйлавымы әллә? э
— Урман полосаларын рәтләүдә эшне тиз тотуың ошады миңа. 5 Ә менә рентабельлекне аңлатуың институттагыча килеп чыкты. Безгә, күрәсең, әле синең белән шактый чиләнергә туры килер. Сиңа мәгълүм, безнең кырларның кара туфрагы дөньяның бер илендә дә юк. Моннан нәтиҗә: җир ашлауны фәнгә нигезләп эшләмәсәк, туфракны бозып куюыбыз бар. Тегеләй дә болай дип тәкъдим итүчеләргә сукыр килеш иярмик. Без, минемчә, иң элек туфрак структурасының төзелешен, агрофонын, аңардагы еллык дым күләмен белергә тиешбез. Бу өлкәдә безгә ярдәм итүчеләр бар. Лаборатория салынды. Анда күренекле галим, белгечләр эшли. Галим абыебыз безгә ниндидер дымсу канал-лары казырга куша, туңга сөрү мәсьәләсендә дә аның фикерләре гаять кызыклы. Кыскасы, сезнең басуларда гектарына алтмыш-жнтмеш центнер икмәк үстерергә мөмкин дип бара. Без бит әле чынлап та басуларны кай юнәлешкә уңайлы, шул якка сөреп каплатабыз. Ә ул алай кушмый. Авыш җирләрне, кырын төшләрне белеп, язгы сулар китмәслек итеп сөрергә өнди...
Мидхәт председатель яныннан тәмам иләсләнеп чыкты. Ни тели бу председатель аңардан? Карусыз буйсынунымы?..
Шулай да Мидхәт туп-туры лабораториягә юнәлде. Председатель әйткән өчен түгел, иң әүвәл анда аның Тамчыны күрәсе бар иде. Әлбәттә, ул башта Тамчының үзе белән сөйләшер, аннары галим янына кереп, Тамчының үз урынына калып торуын сорар. Ул бит аңлады председательнең үзеннән ни теләвен. Аңлады! Ашлама булмаса да, таш яуса да чәчүне иртәгә төгәлләргә! Таш яуса да. Ә менә моның өчен ашлама кайтып җитмәгән. Мидхәт райүзәккә барыр һәм ике көн йөрерме анда, өч көнме — барыбер ашлама табар һәм сортлы бор-чакны ашламалап чәчәрләр.
Бәдретдинов лабораториягә кергәләсә дә, галим абыйсы белән иркенләп сөйләшә алганы юк әле. Әллә ничек һаман туры килмәде инде...
4. «к. у.» м 5,
49
Кунак йорты салынып беткәч, Бикмуллин ана шунда күчәргә кушты. Мидхәткә пенсионер Галләм карттан китәргә туры килде. Югыйсә, фатир хужалары Мидхәтне җибәрмәскә дә иткәннәр иде, әмма Тал ип сүзне кыска тотты.
— Галләм абзый тирәсенә машина керерлек түгел. Ә бу егет мина минут саен кирәк булып тора, агроном өчен генә йомышчы тота алмыйм,— диде.
Кунак йортына күчеп киткәннән соң Мидхәт Тамчыны сирәк күрде. Үзләрендә торганда бергәләп кинога бара торганнар иде. Янәшәләрен- дә һәр вакыт Вафа йөрсә дә, Мидхәт эче белән сизә иде: иртәме- соңмы Тамчы барыбер аныкы булыр. Ник дисәң, Мидхәт Бәдретдинов Карамалыда каласы, ә Вафа күп дигәндә бер-ике елдан биредән китәсе кеше. Шулай дип үз-үзен тынычландырып торгангамы, Мидхәт кызга мәхәббәте турында чишелергә ашыкмады, өлгерермен дип уйладымы, я булмаса мәхәббәте бөреләнеп җитмәгән идеме? һәрхәлдә, бу ике сәбәпнең икесе дә бар иде бугай.
Уйлана башласа, кайчак аңа бик моңсу булып китә. Шундый минутларда ул Тамчыны аерата юксына. Тик ул гына аңлар кебек аны. Ләкин кыз белән очрашырга, култыклашып күл буйларында йөрергә егетнең вакыты калмый, шайтан алгыры. Кая ул кичләрен чыгып, түбәноч Галләм картның кызын озатып йөрү. Вафа әнә вакыт таба. Шул ук вакытта Мидхәт үзе генә белгән изге бер өмет белән яши. Килер бер көн, ул аңа үзенең иң саф. иң изге мәхәббәтен ачар. Кызны кочагына кысып, моңа кадәр һичкемнән ишетмәгән назлы сүзләр әйтер. Тик әлегә әнә шул хыял белән генә яши Мидхәт. Анысы дөрес, Мидхәтнең үтә бирелеп эшләвенә, аның ябыгып китүенә кунак йортын караучы Хәтимә апа да гаҗәпләнә.
— Тамагыңа үтмиме әллә синең, балакаем, бигрәк аз ашыйсың инде, болай көн-төн чапсаң, бөтенләй урынга калмагаең,— ди ул, аның хәленә кереп.
Чынлап та ябыкты Мидхәт, каешына да ике өстәмә тишек тиште инде. Төсе дә үзгәрде: маңгаендагы җыерчыклары куерды, борыны зураеп калды, җитмәсә, җил-яңгырга бөтен бите киселеп кубаклана башлады. Холык-фигыленә моңарчы күренмәгән сыйфат өстәлде: төнлә уянып китә дә алдагы көндә эшлисе эшләре турында уйланып ята. Кыскасы, моннан да ары болай яши алмастыр, өйләнергә кирәктер. Кызык итсен әле Вафаны, кәкре каенга терәтеп калдырсын әле Казан сорнаен...
Мидхәт Тамчы янына керергә ниятләсә дә, башта галимнән рөхсәт сорарга булды. Латыйпов аны елмаеп каршылады. Сәламен алып, түрдән урын күрсәтте. Галимнең өстәлендә исәп-хисаплау таблицалары, каралама карталар.
— Я, ничек хәлләр? Бик кыен түгелме? Чәчүләрне төгәлләп киләсезме инде?—дип сорады Гариф.
— Иртәгә бөртекле культураларны төгәллибез. Ике-өч йөз гектар гына калып бара. Шуның янына сортлы борчак жире.
— Ә-ә, ул борчак җирегезне без тикшердек. Киңәш йөзеннән әйтәсем килә, ул басуыгызның туфрагы шактый ярлы. Туфракның уңыш бирү сәләте без тикшергән башка басуларныкына караганда күп түбән. Моннан нәтиҗә: аны мулрак итеп ашларга кирәк. Элек биредә чәчү әйләнеше тәртипсез булгандыр, күрәсең.
«Сорарга иде бу галимнән: колхоз председателе турында ни уйлый икән? Аннары Тамчыны иртәгә минем урыныма җибәрер микән? Җибәрмәгән хәлдә Мидхәт киңәшмәгә бара алмаячак. Ә ул анда сөйләргә тели, картограммалар хәзерләде. Председатель аны аңламады, бәлкем үзенең тәкъдимнәренә ул район киңәшмәсендә юл табар. Ләкин галим агасы Мидхәтнең ашыгуын белми. Ул аңа лекция сөйли. Аны
бүлдереп. Тамчы турында сүз кузгату гафу ителмәслек ахмаклык булыр иде».
— Ашламаларга кытлык зур шул әле бездә, Гариф Әюпович. һәр
килограммы исәптә. Ике йөз гектар сортлы борчак җиренә дә ул ашламаны табу кыен булачак. Ә ул җирне ашламасыз чәчтерәсем килми минем. Сезгә, Гариф Әюпович, бер үтенечем бар иде... ♦
Гариф, алдындагы картограммаларны бер читкәрәк күчереп куеп, тыңларга җыенды. 5
— Мине район үзәгенә җитди киңәшмәгә чакыралар. Иртәгәгә сез- г
нең лаборанткагыз Тамчы минем урынга кырга чыкмас микән? ё
— Тамчы гына түгел, минем үземнең дә анда барып чыгарга исәп ° әле. Ихсанованы җибәрергә каршы түгел мин. Тик үзенә дә әйтеп, ф ризалыгын алып китегез. Ә инде басуларга ашлама чыгаруда иң әүвәл _ син җаваплы, Мидхәт. Уңышны иң әүвәл синнән сораячаклар... =
=;
10
Гариф башын да күтәрмичә эшләде. Кайбер көннәрдә ул хәтта о лабораториядә кунып калгалады. ’ *
Иртәнге салкында су буйларында йөреп кайткалады. Яр читенә £ басып, башкорт ягыннан чыгып килгән кояшны күзәтә торгач, ул бер 3 нәрсәне искәрде: җиргә тереклек бирә, гаҗәеп манзаралар тудыра тор- - ган бу ут шары көн саен диярлек төсен алыштыра. Бер көнне ул 3 аксыл-сары төскә манчылып килеп чыга, икенче көнне күксел-ал төскә ® керә, ә бер дә бер көнне чәчрәп килеп чыга да бөтен тирә-юньне җете 5 алсуга манып, кызылдан киендерә. Болытлы көннәрне Гариф йөрергә чыкмый, иртүк эшенә утыра иде.
Шактый эш башкарылды. Басулар тарихы өйрәнелде, туфрак генезисы белән танышылды. Хәзер туфрак анализлары төгәлләнеп килә инде. Әмма институт җибәрәсе техник-картографның әле булса килеп җиткәне юк. Вафа универсаль егет булып чыкты. Инженер-җир белгече дә ул. лаборант-аналитик та, техник-картограф та, ниһаять, туфрак белгече дә. Дөрес, туфрак катламын, аның генетик төзелешен тикшерүгә Гариф үзе дә катнаша.
Муеннан эшкә чумса да, Гариф еш кына әнисен, Әдиләне һәм аның нәни кызы Чәчәкне исенә төшерә, аларны сагына. Язган сүзләре дә исәнлек-саулык. Хәер, Гариф алардан артыгын өмет тә итми иде.
Гариф өстәл яныннан торды да түр яктагы урындыкка күчеп утырды. Тәрәзәгә якын бу урындыктан Кара малының олы урамы. Рә тавы, клуб алды, идарә болдыры күренә. Уйга чумды. Кем җибәрде аны бирегә? Үзе килде. Үзе риза булды, һәм ничек риза булды әле!
...Гариф эш бүлмәсеннән чыкты да институтның киң коридоры буйлап салмак кына атлап ишеккә юнәлде. Бу коридордан ул бик күп еллар үтеп-сүтеп йөрде. Әйе, күп эшләр башкарылды бу институтта. Диссертациясен яклагач, коридор чатында аны Тимирязев академиясеннән килгән күренекле бер галим туктаткан иде.
— Хезмәтегез гаҗәп кызыклы һәм яңа. Мин сезнең өчен бик тә шат, коллега. Ләкин мин моны сезнең үзегезгә генә әйтергә телим, авыл хуҗалыгы өчен менә бүген мөһим булган мәсьәләләргә кыюрак тоты- ныгызчы. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен үзең исән чакта күрүгә ни җитә. Сез бит әле яшь кеше. Хезмәтегезне практика белән ныгытыгыз. Сез күтәргән теоретик мәсьәлә җанланырга тиеш,— дигән иде.
Гариф коридордан үткәндә әнә шул сөйләшүне исенә төшерде.
Хакмы ул? Егерменче гасыр галиме бер практикага гына бәйләнеп ятарга тиешме?
Әйе дә, түгел дә.
Әйе — авыл хуҗалыгындагы ин мөһим мәсьәләләрнең берсе туфракның серен белеп, бөртекле ашлыкларның уңышын күтәрү.
Түгел — теориясез практика ул — стихия... Ә стихия ул — кешелек фажигасе.
Бездә туфрак эшкәртү өлкәсендә хаталар күп булды. Моңа кадәр бездә чәчү җирләрен арттыру исәбенә уңыш алынды. Мәгәр хәзер бу чараның да чикләре билгеләнде. Бу юл буш җирләргә, игелмәгән чирәм җирләргә бәйле иде. Чирәм җирләр бетте. Ә уңыш алу елдан-ел артырга тиеш.
Нинди юллар белән?
Гектар башыннан уңышны арттыру исәбенә.
Докладны ул республиканың бишенче фәнни конференциясендә сөйләде, һәм зур кызыксыну уятты. Профессор Горизонтов, Үтәй һәм башка галимнәр аңа зур бәя бирделәр. Шулай итеп, Гарифның «Бөртекле культураларның агротехникасын яхшырту һәм аны тотрыклы фәнни юлга салу» дигән хезмәте белгечләр тарафыннан хупланды. Икенче көнне аңа: «Сезнең докладыгыз белән өлкә комитеты секретаре да кызыксынган»,— дип ишеттерделәр, һәм озак та үтмәде, секретарь аны үз янына чакырды.
...Баскычларны тутырып җәйгән паластан атлаганда, Гариф: «Картаела, ә үзем һаман зур өметләр белән яшим», дип уйлады, һәм йөрәге ашкынуын басарга теләп, ике катны менгәч, бер як читтәге диванга утырып хәл алды.
Гариф зур, якты бүлмәгә килеп керде. Өстәл яныннан торып, секретарь аңа каршы үзе кузгалды. Бу җете кара чәчле, чигә тирәсенә кырау төшә башлаган, тулы түгәрәк йөзле, буйчан, таза гәүдәле кеше иде. Килде дә кул биреп күреште һәм Гарифны терсәгеннән җиңелчә генә алып, түргә әйдәде.
Утырыштылар, хәл-әхвәл сорашылды. Институтта укыган елларын, аспирант булып йөргән чакларын кызыксынып сораштырды секретарь. Ул да, Гариф кебек үк, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган икән.
Гариф секретарьның болай сөйләшүен лирик чигенеш дип кенә кабул итте, тыштан сиздермәсә дә, ни өчен бирегә чакырылуын бераз белә иде ул.
Ниһаять, секретарь Гариф Латыйповны ни өчен чакыруын әйтте. Нияте изге икән: республиканың кара туфраклы көнчыгыш районнарының берсендә фәнгә нигезләп сорт сынау һәм туфракның эчке төзелешен тикшерү өчен агрохимик-зональ лаборатория ачу икән. Гариф күтәргән мәсьәлә секретарьда җитди фикер уяткан. Үткәрелергә тиешле чара гаять мөһим һәм вакытлы дип, Министрлар Советы да секретарьның фикерен хуплаган. Димәк, материаль ягы хәл ителәчәк. Инде барып, эшне башлап җибәрүчесе, җайга салучысы кирәк икән.
Гариф һәр сүзен үлчәп, ашыкмый сөйләгән секретарьны игътибар белән тыңлады. Докладны язганда мондый резонанс булыр дип һич тә уйламаган иде ул. Аңарда һәр кешедә була торган горурлык хисе уянды.
— Сез, Гариф Әюпович, бу мәсьәләне куеп авыл хуҗалыгы белгечләрен тәмам кузгаттыгыз бит әле. Әмма ул кәгазьдә генә калмасын иде.
— Максат изге дә бит,— дип башлады Гариф, секретарь туктауга.— Әмма галим тикшеренүләре ул еллар буена башкарыла торган эш.
— Ә без сезгә ышанабыз, Гариф Әюпович. Сез бит республиканың көньяк-көнчыгыш районнарының берсендә кайчандыр баш агроном булып эшләгән кеше. Аннары,— секретарь, монысын әйтим микән, юкмы дигән кебек, уйланып торды,— аннары, үзегез дә шул яктан икән. Бәлкем туган авылыгызга да кайтырсыз әле. Бу турыда без райком секретаре иптәш Хөснетдинов белән сөйләштек инде. Яхшы шартлар булдырыр идек дип ышандырды.
Гариф дәшми торды. Ул Ык елгасы буендагы Карамалы авылын күз алдына_ китерергә тырышты. Әнисе еш кына Карамалыны исенә төшереп сөйли торган иде. Сагынам дип әйтеп әйтә иде, ике-өч ел элек кайтып та килде. Секретарь Карамалы турында сүз кузгаткач, Гариф, күңеле тынычсызлана башлап, йөреп килде. Туган авылы турында әнисенең аңа беркайчан да киңәеп сөйләгәне булмады. Заманында бик каты яра салган иде аның йөрәгенә Карамалы авылы. Шунда аның ире Әюп һәлак булган. Үле гәүдәсен дә таба алмаганнар. Шунда кай-тып эшләргә туры килә инде болай булгач.
— Минем монда әнием, кызым бар.
— Беләбез, Гариф Әюпович.
— Ярый соң, принципта мин риза.
Секретарь елмаеп куйды:
— Нишлисең, без коммунистларга һәр вакыт заман таләпләрен тоеп яшәргә туры килә бит. Рәхмәт, мин сезгә баштан ук ышанган идем...
11
Борчак чәчеләсе тәҗрибә участогына Тамчы иртән иртүк килде. Гариф Әюпович агрономның үтенечен әйткәннән соң ул бераз дулкынланып та алды. Үзләрендә айга якын яшәп киткән агроном егет турында күп кенә имеш-мимешләр йөри. Аңа чаклы эшләп киткән Садыйков кебек, ул да председатель белән тынышмый икән. Алай буласына ышана иде Тамчы. Талип абыйлары корырак, холыксызрак кеше, аның сүзеннән чыксаң, үч алуга кадәр җитә. Әллә чын-чынлап, әллә юри түбәнсетү нияте белән, үч алу ягын гына чамалап йөри башлый сыман. Үткәндә дә, сүткәндә дә төртелеп-сугылып алырга гына тора. Моны ул күзгә-күз килгәндә генә эшләми, ә җыелышларда, халык алдында куз-гата. Әтисе әйтмешли, Талипка тарма, тарсаң — арма. Агроном булып эшләгәндә Тамчыны да шактый тинтерәтте председатель. Башы басудан кайтып кермәде кызның. Төннәрен йокыдан язды. Ябыкты, сулды. Әмма шунысы аяныч, үзе дигәнчә эшли алмады, председательгә каршы әйтергә кыймады. Ләкин Тамчы да инде кайбер нәрсәләргә төшенеп килә. Яхшымы-начармы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының икенче курс студенткасы, лекцияләр тыңлый, имтиханнар бирә — акыл җыя, аннары бергә эшләгән Вафа да аның күзен ача тора. Кыскасы, белгеч буларак, фәнгә якыная төште Тамчы. Гариф Әюпович та фән дөньясындагы кызык-кызык хәлләр белән таныштыра. Ныгый, батырая бара агроном булачак кыз.
Ай, бу Вафаны! Көн саен өенә озата, иртән яктырып-елмаеп каршы ала. Тамчы аның култык астыннан гына булса да, Вафа янында иркен, горур тота үзен. Аңа көинән-көн Вафа белән янәшә атлавы, караган кинолар, укылган китаплар, күргән-белгән хәлләр турында сөйләшүе кызыграк була бара. Шул ук вакытта агроном егетне дә күзеннән җуймый Тамчы. Хагы хак, әллә нигә аның күзенә күренергә ояла төшә. Беренче көннән үк, үзләрендә күргәч тә, шулай булды һәм хәзер дә шулай. Ояла, әмма күңеле белән аны күрәсе килә
Ни генә булмасын, икесе дә якын аның күңеленә. Алай булмый, диләр. Була икән шул менә. Кичә Мидхәт аның янына керде. Бүлмә
ге о Ф
S
сендә — анализга алып кайткан туфрак үрнәкләре, морфологик язмалар, басу көндәлеге. Мидхәт анализлар язган кәгазьне укып торган булды. Анда кагылды, монда сугылды. Бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Тәрәзә төбендә — ящиклар, үсентеләр. Идән тулы туфрак салып этикетка ябыштырылган капчыклар: басу саны, үрнәкнең номеры, колхоз исеме язылган. Почмакта кыр яшигы, туфрак ала торган борау. Институтта укыганда колхозга практикага баргач, шундый борау белән Мидхәт тә туфрак үрнәкләре алып йөри торган иде.
Тамчы егеткә каш астыннан гына карап-карап торды да:
— Исәнмесездән башка сүз әйтергә дә хәлегез калмадымыни инде, Мидхәт?—дип мөлаем генә елмаеп куйды.— Талип абыйга тарма...
— Беләм,— диде Мидхәт,— тарсаң — арма. Исемдә, әтиең сүзе.
—Чаптыра белә ул Талип абый, кайсыбер көннәрне җеп өзәрлек тә хәлең калмый.
Тамчы башын кырын сала төште. Дугаланып киткән кашлары очын- галап алды. Мидхәт чарасыз калды, бер мәлгә зиһене чуалды. Нәкъ шул үзе бит. Бу юлы инде, аның алдында рәсеме түгел, җан иңгән сурәте утырып тора. Чәчәкләр дә җыймый, җәйге күлмәк тә кимәгән, ак халаттан. Ә барыбер эш халаты да килешә үзенә. Чибәр, сылу иде шул Тамчы.
— Мине, Тамчы, ике көнгә киңәшмәгә чакыралар. Тәҗрибә участогын гына чәчәсе калды. Ике йөз гектар. Үземнең күзәтәсе килгән иде, югыйсә...
— Мин бит хәзер кеше кешесе, иптәш Бәдретдинов,— диде Тамчы, Мидхәтнең шулай артык рәсми тонда сөйләшүен ошатмыйча.
— Мин Гариф Әюпович белән ул турыда сөйләштем инде. Ул каршы түгел.
Тамчы, ышанмыйча булса кирәк, Мидхәткә күзләрен елтыратып карады, әмма йөзендә үзгәреш күрмәде.
— Мин анда нишләргә тиеш булам инде, иптәш Бәдретдинов?..
Шул чакны ишек ачылды һәм бусагада озын буйлы Вафа күренде.
— Тамчы!—диде ул.— Кичәге үрнәкләр әзерме инде, күрсәтче.
Вафа өстәл янына килде, банкада утырган шомырт чәчәкләрен иснәп карады. Шунда гына, Мидхәтне яңа күргән сыман:
— Ә, агроном, иптәш Бәдретдинов. Нинди җилләр ташлады?—дип сораган булды.— Сезне дә күрер көннәр булыр икән. Председателегез: сАгроном сезнең белән тыгыз элемтәдә булыр», дигән иде, үзен түгел, эзен дә лаборатория тирәсендә күргән юк дип дәгъва тотарга исәп иде. Ниһаять, килгәнсез икән, дәгъваны калдырырга булыр. Безгә кунаккамы?..
Вафа Мидхәткә ике авыз сүз әйтергә ирек бирми, әйтерсең лекция сөйли, теле-телгә йокмый иде.
—Чәчүләр беткәч, лабораториягездән чыкмам да әле. Аерата менә бу бүлмәдән. Ә пока... Эшләр үкчәгә баса бераз.
— Ышандык ди, шулаймы, Тамчы?
Вафа, кызның чәчләренә бите белән кагылып диярлек, Тамчының күзләренә карады.
Тамчы башын юри күтәрмәде.
— Шулай, Вафа Сафиевич, шулай.
—Менә күрәсез, иптәш Бәдретдинов, авылдашыгыз да минем сүзне куәтли.
— Безнең авылдан түгел ул,—диде Тамчы, нидер яза-яза.
— Бәй, шулай бит әле. Без икебез дә килмешәк ич, онытып җибәрә язганмын. Кызлары чибәр, табигате, җире-суы матур булгач, мин үзем дә Карамалы кешесе булырга каршы түгел болай. Тик менә кабул итәрләрме, анысы мәсьәлә.
— Зур күл суында коенган һәр кешенең бу авылда яшәргә хакы бар,— диде Тамчы көлемсерәп.
Мидхәт, йөрәге кысылып куюын тоеп, китәргә ашыкты.
— Ярый, хушыгыз,— дип, ишеккә житүгә туктады, Тамчының күз
ләрен эзләде, ниһаять, Тамчы аңа таба борылды.— Сөйләшү шул инде. Тамчы, барырсыз бит?.. *
Вафа башын күтәреп җибәрде. <
— Кызларга ышанма — Иделгә таянма, агай-эне...
— Ирләргә ышанма — Иделгә таянма,— диде Тамчы.
— Тик минем бер үтенечем бар иде, Тамчы,— дип дәвам итте Мид- g хәт, Вафаның шаяруын ошатмыйча, аны ишетмәмешкә сабышып.— з- Борчак гранулланган ашлама белән катнаш чәчелергә тиеш. Үтенеп ♦ сорыйм, шунсыз чәчтермәгез. Ашлама кайтуын Зиннуров хәбәр итәр. -
Вафа һаман шаярта бирде. =
— Сез дигәндә — аяк идәндә, диегез, Тамчы. *
— Равил да, сыйфат комиссиясе председателе Лотфулла абзый да »
анда булачак,— диде Мидхәт. “
— Минемчә, Лотфулла абзыйга Идел тубыктан,— диде Тамчы. й — Алай булгач, кем сайлады соң аны комиссия председателе итеп5 « — Председатель Талип Бикмуллин. Үзенә кулай, вәт и сайлат- * тырды. с
— Туктагыз әле, тукта. Ничек була инде бу? — дип, сүзгә кушылып з китте Вафа,— Ул кеше ферма мөдире түгелме соң? £
— Җәмәгать эше тәртибендә сыйфат комиссиясе председателе вази- и фасын да үти. ®
— Гыйбрәтле хәл бу,—диде Вафа һәм кинәт җитдиләнеп Мидхәткә:— Син борчылма, Мидхәт дус, мин анда үзем дә барам. Безгә дә җилләнеп алырга ярыйдыр. Шулаймы, Тамчы? —дип, авыз ерып, кызга таба борылды...
Тамчы басуга килгәндә әнә шуларны исенә төшерде. Сәер икән бу ике кешенең дә күңелен үзеңдә тою. Башына әллә нинди уйлар килә Икесе дә гашыйк булып, икесе дә тәкъдим ясаса... Тамчы кемне сайлар икән? Вафа китәсе егет, бер-ике ел уралыр да Казанга китеп барыр Ә Тамчының биредә әтисе, әнисе бар. Тукта, ничек оялмыйча шулай уйлый әле ул! Күңеле Вафаны сайласа, ул аның белән җәһәннәмгә китәргә дә риза булачак ич. Тик ул мәхәббәт, бәхет ничек, кайсы яктан кнләсен белми шул әле. Күңеле икеләнгән чагы. Йөрәге Мидхәтне сайлый калса, алар Карамалыда калырлар иде. Тамчы — лабораториядә, ә Мидхәт — агроном.
Хыял, хыял! Шул булмаса, Тамчы нишләр иде икән. Шуңа да юана тагын күңел дигәнең, бермәлгә дөньялар тәмам яктырып китә, эшләгән саен эшлисе килеп тора. Тамчы хискә бирелеп күккә карый, ә анда чыр-чу килеп сабан тургае сайрый, төпсез зәңгәр күктә, тай муенына таккан кечкенә кыңгыраудай, күңелле бер моң чыңлый. Кош үзе күренми, ә моңы басулар өстенә коела да коела.
Менә ул борчак чәчеләсе тәҗрибә участогы. Туфрак мамыктай итеп эшкәртелгән. Вафа белән Гариф абыйсы да килербез дигәннәр иде Килерләр микән? Ашлама ташучы машина да һаман күренми. Бәлкем ул агрегатлар янындадыр? Бүген чәчү төгәлләнәсе көн. Иртәгә Май бәйрәме. Диспетчер Каюм абый кинооператорлар, корреспондентлар киләчәк дигән булды. Киножурналга төшерсәләр, Тамчы да эләгәчәк бит! _
Тамчы, беркадәр борчылып, өс-башына күз төшереп алды Әйе, бигүк шәптән түгел икән шул. Сөргән җир өстендә йөрергә туры килер дип, резин итек кигән булды, өстендә — иске куртка, башында — күк яулык. Әй, бу Каюм абыйсын да. Иртәрәк әйтсә ни була инде. Ичмасам, бераз ясаныбрак килгән булыр иде.
Күк йөзе чалт аяз. Таз тавындагы вышка зәңгәр һавада тулгана. Җирдән фирүзәдәй бу күтәрелә, борынны ярып черегән үлән, камыл, яфрак исе килә. Бик биектән реактив самолет үтеп китте. Якында гына йомран сызгыруы ишетелә... Яз килде, барча тереклеккә яна мәшәкатьләр башланды. Балалар үстерәсе, азык җыясы бар. Аерата кешегә кыен: җәй буе икмәк үстерә, кыш чыгып, яз килүгә, янә шул ук хәл кабатлана. Юк икән шул инде, кеше турында фәлсәфә сатарга вакыты калмаган Тамчының. Аның күзе шәмәхә төскә кереп калган урман полосаларына төште. Полоса буйлап тракторына вымпел таккан агрегат килеп чыкты. Шуннан соң гына двигатель гөрелтесен ишетте Тамчы. Шул тирәдә тагын ике агрегат күренде.
«Алдагысы Кәрам абый булырга тиеш,— дип юрады Тамчы.—Кичә чәчүдә беренче урынны алды дип радиодан әйткәннәр иде»...
Агрегатлар да килеп җитте. Басуларны гөрелте күмде. Алар артыннан орлык төяүче машиналар... Чәчүчеләр агрегатларын тикшерә, майлый башладылар. Тракторчы егетләр, яңа шытып килгән чирәмгә кырын төшеп, тәмәке көйрәтергә керештеләр.
Тамчы алар янына килде.
— Исәнмесез! Килеп җиттекме?
— Менә фәрман көтәбез,— диде Кәрам атлысы.— Кинога төшерүчеләр тоткарлый. Тегеләй ит, болай ит дигән булалар, чәчү чәчеп бетерерлек вакытны әрәм иттеләр.
Кәрам янәшәсендә авыз ерып ятучы Мәгъсүм:
— Шуңа миннән артта калдыңмы бүген? — диде һәм, ике кулын баш астына куеп, йөзен кояшка борды, күзләрен йомды.— Иң элек вымпелны минем тракторга күчереп эл, аннары сөйләшерсең абзаң белән, Кәраметдин дус!..
Кәрамның йөзенә ачу чыкты. Ул авызындагы сигаретын бер якка төкерде дә чәчкеч янында маташкан егеткә:
— Рафаил, вымпелны Мәгъсүм абзыең тракторына күчереп куй әле! — дип кычкырды.
— Менә шулай,— диде Мәгъсүм, күзләрен ачар-ачмас көлемсерәп.— Быел, ниһаять, инандыңмы инде минем алда булуыма. Юкса, былтыр кыстырганны быел кычкыргансың дип ишеттем әле мин...
— Ә нигә, рас түгелме? Былтыр чи урыннар калдырмадыңмы, салмыш баштан эшкә килмәдеңме?
Мәгъсүм терсәгенә таянды, сул күзен кыса төште:
— Төртер җирдә кизәнмиләр, Кәрам дус. Кем эчми хәзер, әллә синме?
— Минем чамам бар.
— Чаманы аны бизмәнгә салып үлчиләр, ә кеше карынында үлчәү юк. Берәүгә йөз грамм да бугазыннан ашып киткән, күзенә ак-кара күренми башлый. Минем эчүемдә синең ни эшең бар соң әле, кем әйтмешли, синекен эчәмме?
— Шауламагыз әле, егетләр. Сезгә ни җитмәде тагын? — дип, сүзгә кысылды өлкәнрәк тракторчы Шәйморза абзый.— Кем кайда, кайчан чи калдырганны тикшергәнче, кузгала башлыйк әйдә. Атна буе рәтләп йокламаган, якты күздә тәмамласак, кайтып мунча кереп, хатыннарыгыз янында йоклар идегез, ичмасам. Иртәгә бәйрәм.
— Кая соң бригадир? Орлык, ашлама машиналары нигә озаклый?
— Ярый, Кәрамның бичәсе бар да, мин нишләргә тиеш соң, Шәйморза абзый? Талип абзый кибеттә аракы саттырмый башлаган.
— Чәчү беткәнче генә ул,— диде Шәйморза.— Акчаң бик кычкырып торса, Наратбашка барып кил. Анда өелеп ята ди.
Механизаторлар шулай дип әрепләшкән арада, «летучка» белән ике агрегат ияртеп, бригадир Зариф та килеп җитте һәм тракторчыларның арка кыздырып ятуларын күрүгә:
— Ни Жаннарыгыз белән болай ятасыз әле сез, егетләр? Ни маши-наларыгызга май салмыйсыз, ни чәчкечләргә орлык төямисез. Ниндәен сүлпәнлек бу! Мәгъсүм, хәзер үк кабыз тракторыңны! Кабыз да эзгә төш! —дип кыздырып алып китте.
— Борчакны ашлама белән катыштырып чәчәргә кушты агроном,
кая ул ашлама? — дип сикереп торды Мәгъсүм. ♦
— Ашлама килгәләгәнче әйләнә торсак та берни булмас. Талип с.
абый сезгә ни әйтеп җибәрде?! ц
Ул арала «летучка»дан фотокорреспондентлар, кинооператорлар з коелды. Бригадирдан нәрсәдер сорадылар да чәчеләсе җир башына ± таба киттеләр. °
Зариф басып торган чәчүчеләр янына Тамчы килеп туктады. Ф
— Зариф абый, мин Мидхәт урынына килдем,—диде кыз.
Бригадир, бу сүзне ишетүгә, кузгалырга җыенган Мәгъсүм агрега- = тына күз ташлады. ч
— Тирәнлекне тикшерергә, димәк. Әйбәт. Рәхим итегез, тикшерә >, күрегез. Безгә генә ышанмыйсыз инде алай булгач? Әйт әле, Тамчы, “ кем сине моңа өйрәтеп жибәрде? Шул Минзәлә килмешәгеме, яисә үз й башың беләнме?
— Зариф абый, оят түгелме сезгә?! Мин үзем дә бик яхшы беләм н аны. Сортлы борчак тик ашлама белән генә чәчелергә тиеш.
— Тиеш,—диде Зариф һәм Тамчының үзенә генә ишетелерлек итеп 3
өстәде:—Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый. Акыллы киңәш би- п рәем әле үзеңә, сеңелкәш: бар, кайтып үз эшеңне эшлә. и
Тамчының күзләрендә усал чаткылар чагылып китте.
— Мин биредән беркая да китмәячәкмен, Зариф абый, һәм ашламасыз бер генә гектар җирне дә чәчтермим!
Зариф бу юлы өнәми генә аңа карап алды, әмма сүз катмады, жир башына килеп туктаган беренче агрегатка:
— Мәгъсүм, кузгал!—дип ишарә ясады.
— Ничек инде кузгал?—диде Тамчы, чем-кара күзләрен түгәрәкләндереп.— Ничек инде башла, Зариф абый?
Кыз, җавап көтеп тормастан, урыныннан купты да агрегатка таба йөгерде, трактор алдына барып басты.
— Кузгалма, кузгалмый тор, Мәгъсүм абый!..
— Кит трактор алдыннан, кычыткан чыпчыгы,—дип, ярты гәүдәсен трактор кабинасыннан чыгарды Мәгъсүм.
— Өстемнән үтсәң үт, әмма баскан җиремнән кузгалмаячакмын!..
Бу тамашаны күреп, кинооператор аппаратын чажлатып төшерә дә башлады.
— Карамалыда җыен килде-китте, әтрәк-әләм, чүп-сәлән. Нишли тагын Тамчы анда?—дип сорады Зариф янәшәсендә басып торган Равилдән.
— Агрегатны җибәрмәскә маташа. Ашламасыз чәчмәскә кушуыдыр.
— Бар әйт, ашлама булмый ул бүген. Талип абый ышандырмады. Агроном райүзәктән җибәрергә тиеш, имеш тә... Әллә була, әллә юк, көнозын ашлама көтеп ятыйкмы?
һәм Зариф Мәгъсүмгә янә:
— Кузгал! — дип кул болгады.— Кузгал инде, кузгал! Котың алынмасын, трактор астына каласы килмәсә китәр!—дип кычкырды бригадир. сабыры төкәнеп.
Мәгъсүм моторын яман үкертеп кузгала башлады. Тамчы башта читкә тайпылгандай итте, ләкин икенче мәлдә батыраеп трактор алдына ук чыгып басты.
— Башың ике булса таптат, явыз! Барыбер китмим, ашламасыз бер гектар да чәчтермим! — дип кычкырды гайрәт белән Тамчы.
.Мунча хәтле машина өстеңә ажгырып килгәндә терсәк буе кыз түгел, типсә тимер өзәрдәй егетең дә шүрләп калыр. Мәгъсүм, күрәсең, Тамчыны куркыр, читкә тайпылыр дип уйлады, тракторын кызның күкрәгенә терәгәнче китерде. Бу хәлне күреп, журналга төшерүче оператор да, төшерүдән туктап, кулын күтәрде: янәсе, тукта!
— Кит юлдан, диләр сиңа, кычыткан чыпчыгы!—дип җикерде сабыры тәмам төкәнгән тракторчы.
Тамчыны авылда шулай дип үртиләр иде, бу аның икенче исеме кебегрәк, кушаматы сыманрак нәрсә иде. Тамчы, буе тәбәнәк булгангамы, бу сүз белән үртәүләрен яратмый, ишетсә — ачуы чыга торган иде. Менә хәзер дә ул читкә тайпылмады, киресенчә, тагын да үҗәтләнебрәк, тураебрак, башын чөебрәк басты.
— Китмим! Үт өстемнән!..
Тракторчы түзмәде, рулен ташлап, җиргә сикерде, лач итеп төкереп куйды.
— Башымны чапмага бирәм, кеше түгел бу. Тфү!..
— Төкермә җиргә, Мәгъсүм абый, авызың кутырлар,—диде аңа Тамчы.
Шул чакны трактор каршында озын буйлы Равил күренде. Ул акрын гына килде һәм Тамчыны ипләп кенә култык астына кыстырып алды да, кызның чәбәләнүенә игътибар итмәстән, бер читкә алып китте. Моны күреп, Мәгъсүм тракторына сикереп менде, кузгалды. Журналга төшерүче, Равил белән Тамчыга карап, авыз ачып калды, иң мөһим вакытны — тракторның чәчә башлавын төшерә алмады.
Кыз, башка чара калмагач, ике куллап Равилнең күкрәген төяргә кереште, ахыр килеп, егетнең моңа авыз ерып торганын күргәч:
— Комсорг, оят түгелме сезгә! — дип елап җибәрде.
Равил Тамчыны кызганыпмы, үзенең ярамастай эш эшләп ташлавын аялапмы, бригадир янына килде дә:
— Зариф абый, ашлама килгәнче көтик, булмаса! Киночылар алар төшерерләр дә китәрләр. Моның өчен җавап бирергә туры килмәгәе,— диде.
— Председатель ашламасыз чәчәргә дип яңа гына рациядән әйтте. Ашлама я була, я юк, диде. Бүген бу кишәрлекне, таш яуса да, бетереп кайтырга кушты. Ашламаны аны соңыннан да сибеп була.
— Шулаен шулай да...
— Шулай булгач, авызында сөте кипмәгән кыз белән курчак уйнап йөрмә! Әйдә, кузгалыгыз. Кичкә кадәр участок чәчелеп бетәргә тиеш,— диде Зариф, аннары сорап куйды:—Төнгә калырга исәбең юктыр бит? Көндез бетермәсәк, Талип абый төнге сменага калдырып булса да чәчтереп бетертәчәк. Халык бәйрәмгә кайтырга тиеш, шуны уйла бераз.
Көн кичкә авышкач, участок тәмамланып килгәндә генә кишәрлек янына Гариф белән Вафа килеп җиттеләр. Күзләре кызарып беткән Тамчы аларга биредәге ызгышуны сөйләп биргәч, галим абыйсы:
— Тотыгыз да газетага языгыз. Балалар кебек елап йөрмәгез. Сезгә хәзер үз принцибыгыз өчен үзегезгә көрәшергә вакыт,— диде дә чәчелгән җир өстенә кереп китте.
Гариф Әюпович басудан җәяү кайтып киткәч, Вафа Тамчыга киңәш иткәндәй:
— Әйдә, чынлап та, өлкә газетасына язып җибәрәбез, ә? Фактлар синнән, язуны үз өстемә алам,— диде.
Тамчы җиңелчә генә итеп егетнең җиңенә кагылды.
— Чынлап язасыңмы, Вафа?
— Егет сүзе бер булыр!..
12
Туган авылында Гариф еш кына Карамалынын үткәне белән кызыксына, аны күз алдына китерә башлады. Әтисе Әюп Латыйпов гәүдәсе кая күмелүен авылда беркемнең дә белмәве аны тәмам борчуга салды, ♦ Аның уенча, колхозның партком секретаре Харисов Карамалы вакый- а. галарыннан хәбәрдар булырга тиеш иде.
Беркөнне ул Гарифның кабинетына килеп керде.
— Әюп абзый күрсә ни әйтер иде икән, Гариф туган? Гади тимерче =
малае — танылган галим бит. Горурланырлык бу! һәр авылдан да чык- 2 мый синең кебекләр...— дип, Гарифны мактап сөйләнде. -
Гариф аны шул көнне озата барды. Шактый гыйбрәтле нәрсәләр _ ишетте ул Харисовтан. Әтисен аклар үтергәннәр. Гариф моны белсә z дә, ул фаҗиганең ничек булганын белми иде. Үтергәч, аклар аның әтисенең гәүдәсен атка салып каядыр алып китәләр. Авылны чыккач та * ташлап калдырганнармы, Ыкка салганнармы — һичкем белми. Кара- £ малыда әле оешып кына килгән ярлылар комитеты председателе = Әюпне кемгәдер юк итәргә кирәк булган, кемгәдер ул комачаулаган. “ Кемгә? х
Харисов: авыл бае Рәхим, ди, ул чакырткан акларны, ул гына җит- ь кән аның әтисенең башына, ди. Ни өчен? Билгеле инде — кан дош- 5 маны. Рәхим байның бөтен байлыгын диярлек тартып алучы һәм ань: * ярлыларга өләшүче Әюп була. °
Кич белән ул үзе Харисовларга китте. Карчыгы белән икәүдән-икәү ® генә торалар икән. Бердәнбер уллары Берлинга җиткәч һәлак булган, s Түр якта рамга орден-медальләр таккан өлкән лейтенант рәсеме куелган. Улының рәсемен әнисе умырзая чәчәкләре белән бизәгән. Чәчәкләр, киң таҗларын түбән иеп, батыр егетне кызганып сагышланалар кебек иде.
Харисовның бөтерчек кебек кечкенә буйлы хатыны чәй куеп җибәрде. һәм ул арада самавар кайнап чыгып, өстәлгә килеп тә утырды.
— Күмер саласы юк хәзер, электр кайната самаварны. утырыгыз, әйдә! — диде ул, авыл карчыклары кебек, яулык очы белән авызын каплый төште.
Ризык-нигъмәт тулы өстәл янына утырыштылар. Хуҗа хатыны бик төбәлеп Гарифка карап-карап алды.
— Анасы, нигә алай өнсез калгандай утырасың? Теге чия төнәтмәң кая соң? —диде Харисов.
— һәй, атасы, дөнҗада һич кенә дә кеше үлде дигән сүзгә ышанма икән. Бәй, шулай дими ни. Мин бит Гарифулланың бишеген тирбәткән кеше. Эше бик тыгыз чакта Гөлзифа түткәй: «Галимә, үскәнем, баламны гына карап торчы», дип, гел миңа керәдер ие. Әюп абзыйны әткәй мәрхүм бик ярата ие. Гел инде менә шуның турында сөйләр ие. Типсә, тупса сындырырдай таза адәм ие дә бит, алтатардан атып башына җиттеләр бичаракайның. Җидеме, сигезме алтатар шартлатканны ишеткән әнкәй. Өйләренә ут салгач, безне дә уяттылар.
— Кһм. анасы, карале дим теге чия төнәтмәңне. Кеше синең хикәятеңне тыңларга килгәнме әллә. Яраларга тоз салып утырмасана!
— Бетте, бетте, карткаем.
— Сөйләгез, сөйлә, Галимә апа. Ярдәм итүчеләр булса, әтинең каберен табарга иде,— диде Гариф
— Ай-Һай,—дип куйды Харисов,—вакытында аны мин дә эзләшкән идем, тапмадык. Табылса, без ул кабергә чардуганлап һәйкәл куйдырган булыр идек. .
— Кеше түгел, агач та эзсез югалмый, Әдһәм абый.
— Анысы шулаен шулай, Гариф энем. Ул елларда андый үлемнәр бик күп булды шул.
— Әйдә, Гарифулла, тагын берне ясыйм,—дип, Галимә карчык кунакның чынаягына үрелде. — Эчегез әле, эч. Әнә вареньелардан, бал- майдан да җитешегез. Менә бу төнәтмәне дә авыз итегез инде. Үзебезнең бакча чиясеннән...
— Рәхмәт. Галимә түти, чәегез дә, төнәтмәгез дә бик тәмле.
Чәйләп алгач, җылырак киенеп, хуҗа Гарифны озата чыкты.
Урам якка чыгулары булды, алар янына врач Кәфия килеп туктады.
— Карагызчы, Әдһәм абый, сез бигрәк батыраеп киткәнсез түгелме?— диде ул, аннары Гарифка таба борылды:—Исәнмесез, Гариф Әюпович. Я, ничек. Карамалы ошыймы, Ык буйлары ямьлеме? Безнең әрәмәдә илле төргә якын сайрар кош бар. Иртәнге якта Ык ярына чыгып бассаң, оркестрларың бер якта торсын,— дип тезеп китте ул.
— Сандугачлар матур сайрый икән шул биредә. Ык буйлары да бик ямьле. Тик вакыт кына кысанрак, Кәфия...— Гариф Харисовка күз төшереп алды. Харисов аны аңлап:
— Гыйльмановна,— диде.
— Кәфия Гыйльмановна,— дип өстәде Гариф.
Көлешеп алдылар.
— Әдһәм абый, әйдә тизрәк керегезче, саулыгыгыз шәптән түгел бит әле сезнең.
— Хәзер, Кәфия, сез керә торыгыз. Гариф туганга бер-ике сүз генә әйтәсем бар иде.
Кичке эңгер караңгысы иңеп килә, Кәфиянең өстендә кызгылт пальто, башында ап-ак калфак. Калфагын бер яккарак кырынайтып салган.
— Талип нишләп ята? Нигә бер дә килеп чыкмый?
— Райүзәккә китте, ашлама эзләргә,— диде Кәфия, кузгала башлап.
— Бәйрәм көнне дә райүзәктәме?
— Талипка бәйрәм ни ул. Митингны үткәрде дә китеп барды.
Гариф беренче күрүендә дә игътибар иткән иде: врач хатынның буе- сыны сылу, заманча затлы киенгән. Кыяфәте әле дә аның игътибарыннан читтә калмады. Аннары ул тагын шуны сизде: Саниясе якты дөньядан киткәннән бирле берәүгә дә болай сокланып караганы юк иде.
— Гүзәл хатын...— дип куйды Гариф.
— Талип ише талымсыз җанга әрәм дә бит, нишләмәк кирәк, бәхетне олы юлга салып тезмиләр, кирәк төштән кирәк кадәр барып алып та булмый. Өлешенә тигән көмеше инде,— диде Харисов.
— Нигә алай дисез, Әдһәм абый?
— Юк, болай гына. Савыт-сабалары шалтыраштыргалый, мәгәр тату яшиләр кебек.— Харисов Гарифның җиңенә кагылды.— Минем бер үтенеч бар иде, Гариф энем. Сезнең лабораториядә сөтнең составын тикшереп булмый микән? Аннары терлек азыкларындагы компонентларны билгели торган аппарат кирәк иде безгә. Азыкларны кайда, ничек саклаганда сыйфат югалмый икән. Киләсе елга комплекс әзер булачак, анда приборлары, аппаратлары да, лабораториясе дә булыр. Алданрак хәзерләнәсе иде.
— Сез шактый кыен сорау бирдегез әле, Әдһәм абый. Бу мәсьәләдә мин сезгә ярдәм итә алмам шул. Безнең лаборатория бөтенләй ана көйләнмәгән. Штатта бу өлкәдә эшләүче бер генә белгеч тә юк.
— Сездә анда буш бүлмәләр дә бар-барын.
— Мин сезне аңлыйм, Әдһәм абый. Әмма ничек кенә сезгә ярдәм итәргә? Аппарат-приборлар тапсагыз, бер-ике елга мин үземнең кызымны бирегә чакырып китерә алам. Килүе тәгаен булыр дип тә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, бу эшне оештырып булса да китәр ул.
— Гариф энем, сез безгә бу эшне башкарырга ярдәм итсәгез иде. Югыйсә бит, бөтенләй сукыр көйгә эшләп ятабыз.
...Харисов белән саубуллашкач, Гариф, кояш баешындагы шәфәкъ кызыллыгына карый-карый, ындыр табагына таба китте. Атлый торгач, кисәк кенә тимерче тыкрыгына борылды. Түбәсе балчык белән ябылган ярым жимерек алачык янында туктап уйланып торды. 1914 елга кадәр биредә, әнә теге жирдә сеңеп беткән сандал бүкәне янында, әтисе басып торгандыр, күрек тарткан яшүсмергә һәм ярдәмчесенә дәшә- дәшә, чүкече белән сабан төрәннәре суккандыр. Гариф өчен бик якын булып китте бу алачык. Әтисе басып торган урын, сандал түмәре...
Этләр һау-һаулап өреп куя, тимерче алачыгы очындагы күлдә үрдәк кычкыра, ул да түгел, якында гына мәче башлы ябалак ухылдап ала иде.
Алачыктан Гариф караңгы төшкәч кенә чыкты һәм, өенә кайтмыйча, куе таллар арасына кереп югалган сукмактан су буена таба төшеп китте.
Караңгы. Тирә-юньдәге һәммә нәрсә әкияттәгедәй үсеп, зураеп киткән сыман. Гариф килде-килде дә аяк астында комлы таш тоеп туктап калды. Колагына су тавышы ишетелде.
Ык елгасы.
Бераздан ул басма өстенә килеп чыкты. Елга өсте тыныч түгел. Чупылдап балыклар сикерешә, басма астында су күселәре ызгышып ала. Бертуктаусыз черки безелди... Рәхәт иде су тавышын тыңлавы. Онытылып китеп, Гариф үзенең эше турында уйлады. Аның башына матур-матур фикерләр нәкъ менә шундый минутларда килә торган иде.
Бабаларыбыз ашлыкны тубалдан кул белән сибеп чәчкәннәр, аннары тырмалаганнар. Күмелгәне күмелгән орлыкның, күмелмәгәне юк — кошларга ризык булып калган. Колхозлашу чорында авылларга чәчкечләр килә башлады. Ләкин ул чәчкечне күпме генә яхшыртмасыннар — рәт аралары буш кала. Кулдан сибеп чәчелгән бодай туфракка куе төште исә куе, сирәк төште исә сирәк булып шыта. Шулай да үсеп чыккан игеннәр калын көпшәле, эре башаклы булып өлгерәләр. Әмма бу ысул белән меңләгән гектар жирне атна-ун көн эчендә чәчү һич мөмкин түгел. Рәт араларын калдырмас өчен, машина белән аркылы- га-буйга да чәчә башладык. Бөртек төшмәгән буш урыннар азрак кала калуын. Ләкин туфрак таптала, ягулык бермә-бер артык тотыла.
Әгәр дә мәгәр кирәк тирәнлектә күмдереп, сибеп чәчә торган чәчкеч ясалса?.. Анда инде басуларны аркылыга-буйга таптамас идек, һәр бөртек, үзенә тиешле мәйданга төшеп, эре башаклы булып үсәр иде. Чүп үләннәргә дә урын калмас иде. Ул чәчкечне кем ясарга тиеш соң?
Промышленность. Әйе, әйе, промышленность. Ләкин ул ясамый. Ә колхозларга андый чәчкеч кирәк, менә бүген кирәк, бик кирәк. Немец фермерлары шушындый пневматик чәчкеч уйлап тапканнар, диләр. Әмма безнең шартларда эшли алмаганнар ул чәчкечләр. Димәк, үзебезгә уйлап табарга туры килә...
13
Борчак басуында булган хәлне ишеткәч, райүзәктә өч көн торып кайткан Мидхәт тәмам чыгырыннан чыга язды. Кичке якта ул идарә коридорында бригадирны очратты, һәм алар шактый гына тавышланып алдылар. Аннары Мидхәт ярсынып партком секретаре янына килеп керде.
Хәле чак кына арулануга, кичә эшкә чыккан Харисов өстәл янында утыра иде. Салкын тидереп атна-ун көн чирләп яткан арада аның йөзенә сарылык иңгән, күз төпләрен шәмәхә сызыклар баскан иде.
— Әйдә. Мидхәт, уз, утыр. Кем белән шаулаштың анда? — дип сорады Харисов, агроном егет түрдәге урындыкларның берсенә килеп утыргач.
МӨСӘГЫПТ ХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
— Әдһәм абый, бу ни инде тагын? Чирләп ятканда борчырга телә-мәгән идем, инде хәзер әйтмичә булдыра алмыйм. Мин Талнп абыйны бөтенләй аңламый башладым. Болай да кире беткән бригадирга ике йөз гектар тәҗрибә участогына ашламыйча борчак чәчәргә рөхсәт иткән. Үз урыныма Тамчыны калдырган идем, аны бөтенләй санга да сукмаганнар. Сыйфат комиссиясе председателе Лотфулла абзый чәчү чорында бөтенләй кырда күренмәде, һич югы, мин киткәч чыксын иде, җитмәсә, үзенә әйтеп киттем бит әле. Искитәрлек хәл бу, Әдһәм абый, ЧП.
Харисов дәфтәренә нидер язып куйды.
— Тал ип Кәрамович ни ди соң?
— Аның җавабы әзер. Чәчеп яхшы иткәннәр, ятып калганчы атып калу әйбәтрәк, ди. Җүләр баш, вакытында чәчү беткәнгә куан, ди. Хәзер әнә яңгырга китте, ди.
— Шулай да түгелме соң?
—Өстән болай явып торганда... Туктар иде әле бер. Синоптиклар туктаячак дип әйтәләр.
— Туктый, туктый, диләр, ә яңгыр атна буена сузылды әнә,—-диде Харисов. Мидхәтнең сүрелә төшүен күреп, уйлап куйды: «Дөреслек өчен көрәшкәндә дәлилләрең нык булырга тиеш шул. Ә син, күрәм, инде үз фикереннән кайтырга да әзерсең».
—Шушы көннәрдә бригадирны партиягә аласыз дип ишеттем. Хакмы шул, Әдһәм абый?
«Әнә каян суктырмакчы буласың, Мидхәт!»—дип уйлады Харисов һәм урыныннан кузгалып, ишекле-түрле йөренергә кереште.
—Мин аңа моны болай гына калдырмаячакмын, Әдһәм абый. Бригадир буларак иң әүвәл моңа Бакиров гаепле. Председатель кушкан, имеш. Кем кемгә нәрсә кушмас! Бәлкем башы белән коега ташланырга кушар. Ташланыр идеме?! Партия сафына алу түгел, колхоздан куарга кирәк андыйларны!..
— Бригадир өстеннән дәгъваң бар икән, язып бирә аласың. Җыелышта коммунистларга укып карарбыз.
— Бер бригадир гына гаепле түгел монда. Балык башыннан чери, дисциплина юк колхозда.
— Шулайрак шул. Кыш көне син, һичкем белән киңәшмичә, каеннарны кистердең, хәзер менә бригадирыбыз председатель кушты дип тәҗрибә участогына ашламасыз борчак чәчтергән. Дисциплина юграк шул колхозда.
Агроном партком секретареннан моны көтмәгән иде, аның йөзендә ризасызлык шәүләсе чагылды, Харисовка ул күз кырые белән генә сирпелеп алды да, сүзендә калырга теләп:
— Әдһәм абый, дәгъвамны телдән генә әйтергә мөмкин булырмы миңа? — дип сорады.
— Нигә мөмкин булмасын. Бик мөмкин. Алай да ярый,—диде Харисов. Мидхәт каршына килеп туктады.— Тик башта уйла, дәлилләрең нигезле булсын. Без аны партиягә алабыз. Кеше гомерендә бер тапкыр гына була торган хәл ул. Язмыш белән шаяруга кайтып калдырырлык итмә. Бригадир тиз кабынучан, әмма начар егет димәс идем мин аны. Урта белемле яшь кешегә кайбер нәрсәләрне аңлавы кыенрактыр да бәлкем; тупасрак чаклары да булгалый. Менә шуңа без аны үз сафыбызга алырга уйлаган идек. Укытырга исәп үзен, кеше итәргә. Ә бу очракта ул, бригадир буларак, председатель әмерен генә үтәгән түгелме соң? Нигә үз башы белән уйлап, ашламасыз чәчәргә ярамаган- лыкны аңламаган — бусы инде башка мәсьәлә, аның аңына бәйле мәсьәлә. Ләкин ул ашлама әле дә булса кайтып җитмәде түгелме? Чәчүне бетергәнгә атна вакыт үтеп бара бит инде!
— Ашлама иртәгә кайтып җитә,— диде агроном.
— Ниндидер хурлану тоясың кебек син, Мидхәт. Үзеңнең дөресле
геңә ышанасың икән, йөрәгең кушканча эшлә. Мин биредә менә нәрсәне сизенәм: миңа калса, Талип белән сез икегез дә хаклы. Берәвегез иген игүне производство агымына салырга кирәк дип бара, икенчегез, ягъни син, безгә звенолар булсын, колхозчының кендеген жиргә бәйләргә кирәк дип барасың. Шулаймы, дөрес әйтәмме? Килер ул көн, ♦ Мидхәт, «Берек» колхозының экономикасын күтәрү эше сезгә — яшьләргә күчәр. Син дә шулар арасында булсаң иде. Бу минем теләгем. § Ләкин син вакланма, кеше күңелен рәнҗетергә ашыкма. Әле мин кори- | дорда бригадир белән әйтешүегезне тыңлап тордым. Чәчкән борчакны - туфрактан җыеп ала алмаган кебек, бер-берегезгә әйткән сүзләрне дә ® жыеп ала алмассыз. Син институтта укыган кеше. Иң әүвәл сиңа кирәк * иде туктарга... =
...Харисов кабинетыннан чыккач, Мидхәт болдырда тәмәке тартып = торучы бригадирны күрде, яныннан сүзсез генә үтеп китәргә уйлаган 2 иде дә, Зариф аның җиңенә кагылды һәм, яңак тамырларын уйнат- £ калап: «
— Балалар кебек әләкләргә дә өлгердеңме? —диде.
— Үз сүземне мин җыелышта әйтермен, иптәш Бакиров,— диде о Мидхәт һәм сикерә-атлый баскычтан төшеп китте.
Әле төш вакыты гына, әмма көн караңгы. Бөтен күк йөзен авыр £ кара болыт томалаган. Вак кына иләктән коелгандай, яңгыр сибәли, з Кайдадыр, олы юл буенда бугай, машина баткан, яман тавышлар - чыгарып, пычрак изә. Авыл тынып калган. Сабан ашлыклары чәчелеп S беткәч, халык ял итә, мунча ягалар, хатын-кызлар кибеткә җәйге ® кием-салым алырга килеп тулганнар, тәмәкегә дип килгән ир-атка 5 сатучы янына ерып керерлек түгел.
йөрәге ярсуыннан Мидхәт, яртыны алып, кунак өенә кайтып салу нияте белән, магазинга кергән иде, биредәге чиратны күргәч, кире чыкты. Җитмәсә, анда Тамчының әнисе күзенә чалынып китте. Мидхәтнең битенә ут капты диярсең. Әллә соң Фәритне алып райүзәккә китәргәме? Әмма юлда каршы очраган Зиннуров аңа:
— Фәрит белән Талип абый басуга чыгып киттеләр,—диде.
«Тынгы белми бу председатель»,— дип уйлады Мидхәт, ә үзе Талип- тан бераз көнләшеп куйды.
14
Бюродан председатель кара коелып чыкты. Сәбәбе дә бар иде шул. Бюро членнары карамалыларны башларыннан сыйпамадылар. Сыйпамадылар гына түгел, агрономны кисәттеләр, бригадирны исә эшеннән алырга тәкъдим ителде. Талипка шәхси делосына теркәләчәк шелтә эләкте. Комсомол оешмасы секретаре белән авыл Советы председателе дә бюродан «буш» чыкмадылар — битләреннән тәмәке кабызырлык иде.
Бер уйлаганда, барысын да тигезләгәннәр иде, югыйсә. Әмма Талип белә: таякның юан башы барыбер бригадир белән ана төште. Ә шулай ук җавап бирергә тиешле агроном Бәдретдинов әйтерсең күләгәдә калды.
Вакыты белән гаделлек өчен газиз башын унике ач бүре алдына салырга әзер булган Талип өчен хәттин ашкан хәл иде бу. Иң әүвәл аның райондагыларга ачуы чыкты. Ана калса, алар мәсьәләнең асылына төшенеп җитмәделәр шикелле. Звено турында да сүз куертып алынды. Имеш, Бикмуллин агроном сүзенә колак салмый, ни сәбәпледер егетне санга сукмый.
Звенолар оештыруга ул җаны-тәне белән каршы. Авыл хуҗалыгын күтәрүне ул индустриаль җирлектә генә күрә иде. Машина-трактор
станцияләренең бөтен техникасын колхозларга сатканда да, Талип беренче булып иске тракторлардан баш тартты. Ике урынына берне алды, әмма яңаны алды. Группалап сөрә, чәчә, ура, суктыра башлагач та районда Тал ип җитәкләгән колхоз беренче булып шуңа кереште. Хезмәт көненә акчалата түләүгә дә беренчеләрдән булып күчте. Элек МТСларның төшенә дә кермәгән мастерскойларны да районда иң элек Тал ип салды. Комплекс төзүгә дә ул алдан кереште.
Әйтәсе дә юк, илле-алтмыш меңгә төшкән лабораторияне салуга Тал ип башта каршы иде. Ләкин бу аңламаудан түгел, ә артык акча әрәм итәргә теләмәүдән иде. Лаборатория хезмәткәрләренең Карама- лыга борчу алып киләселәрен баштан ук дөрес сиземләгән икән ул. Нәкъ шулай булып чыкты да. Районда уңыш алу буенча беренче барган «Берек» җитәкчеләренә, чәчү технологиясен бозганнары өчен, шелтә «өләштеләр». Сүз дә юк, моның хәбәре өлкә газетасына барып җитмәгән булса, Талипка каршы сүз әйтүчеләрнең авызын да ачтырмас иде бәлки район.
Кемнәр язган диген әле: Галләм картның бармак буе кызы да, Талипны күреп белүдән дә ары китмәгән Вафа атлы бер Казан сорнае. Тапкан шөгыль, урталай бөкләп итек кунычына тыгасы нәмәстә!..
... Талип чираттагы партия җыелышына аерата нык хәзерләнде. Көн тәртибендә язгы чәчүне йомгаклау һәм Зариф Бакировны партия сафына алу мәсьәләсе иде. Өеннән киткәндә Талип хатынына зарланып алды:
— Сугышырга барам, берсеннән котылган идем, инде тагын икенчесе минем канымны бозарга килде. Нигә миңа гына шундый агрономнар белән эшләргә язган икән? Мин менә шуңа аптырыйм, «Марат» колхозы председателе Исмәгыйловны беләсең бит. Агрономы белән кулга-кул тотышып эшлиләр. Нигә безгә генә үзсүзле яшьләр эләгә?
— Үзең артык үзсүзле булганга шундый алар, Талип. Син үзең тоткан җирдән сындырырга яратасың. Хәзерге яшьләрнең дөньяга карашлары башкачарак, саллырак уйлыйлар...
Талип Кәфиянең ни әйтәсен белергә тели иде, чөнки хатынының күп тапкырлар дөрес киңәш биргәне бар иде.
Җыелышта Талип үзен эре тотты һәм чыгышын шундый итеп тәмамлады — аның белән һәммәсе килеште.
Икенче сорауга күчкәч, партком секретаре коммунистларны Зариф Бакировның биографиясе белән таныштырды да сүзне аның үзенә бирде.
Хәер, сөйләп, аңлатып тору кирәк идеме, белмиләр идеме аны Карамалыда, һәммәсенең күз алдында үсте. Сигез классны тәмамлагач, комбайнчылыкка укыды, аннары эшләде, кичке мәктәпкә кереп унны тәмамлады. Яхшы эшләвен искә алып, армиядән кайткач, бригадирлар курсына җибәрделәр. Күз тимәсен үзенә, тырышты. Халык белән дә уртак тел тапты. Кирәк икән, үзе дә эшләп күрсәтте, һичбер эштән баш тартмады.
Бүген исә Зариф каушый, рәтләп сөйли дә алмый. Соңгы ЧП егетнең кәефен аерата кырган, күрәсең. Аны да бит бюрога чакырдылар. Гомумән, хәтәр икән анда. Талип Бикмуллин дип баш иеп торучылар юк. Уңлы-суллы чыбыркыладылар бахырны. Дөрес, бюродан чыккач, Талип аны тынычландырды, җилкәсенә кулын куеп:
— Шелтә ул кешене чыныктыра гына, эшли бирик, Зариф туган, — диде.
Үзе турында сөйләгәндә өзек-өзек булса да әнә шул үткән-булгаи- нарны да исенә төшерде Зариф.
— Ягез, иптәшләр, кемнең сүзе бар? Бакиров безгә бар ягы белән таныш, автобиографиясен сөйләде, Зарифны һәммәбез белә, күз алдыбызда үсте.
— Нәрсә сорап торырга, алырга кирәк, үзебезнең егет, лаек.— дип, урыныннан купты Лотфулла.
— Дөрес, Зариф ялгышкан бераз, ул турыда әйтелде инде. Минемчә дә, безнең сафта булырдай егет ул Бакиров,—диде пенсионер Галләм карт.
Чапай Мөлек исә аңа каршы чыкты: ф
— Ни сөйлисең, Галләметдин! Бакиров командир ул. Ә командир c ялгышса, бөтен рота кырыла. Ялгышмаска тиеш командир. Ялгышты икән, ул инде командир түгел. §
Мөлек абзый, Василий Иванович бер дә ялгышмаганмыни3 Ь
Чапай Мөлек шулай диючегә җилкә аша гына карап алды да күк- ° рәген киерә төшебрәк утырды.
— Ул герой булган, геройлар бер генә ялгышалар, Мөлек абый. Ә бу кем? Чапай мондый ялгыш ясаган командирын үз кулы белән атар иде. Игенчелектә агроном сүзе закон булырга тиеш, һәммәбез аңа буйсынырга, карусыз аның күрсәтмәсен үтәргә тиешләр. Шуның өчен ул укыган, шуның өчен колхозда аңа дәрәҗәле урын бирелгән.
— Сез нишләргә кушасыз соң, Мөлек абзый?—диде моңарчы тын торган Талип. Ул, эсселәгәнгә, симез битенә кулъяулыгы белән җилләнеп утыра иде.
— Атарга да, асарга да кушмыйм, Талип энем. Үз ялгышын аңласын дип берәр ел сабыр итәргә кушам. Шул гына әйтәсе сүзем.
— Нәрсә инде күп сөйләп торырга, тотарга да тавышка куярга кирәк.
— Ай-Һай, кеше язмышын җиңел хәл итәсез дә соң!—дип, канәгатьсезлек белдерде арттарак утыручы Кәрам.
— Миңа да бер-ике генә сүз әйтергә мөмкин булырмы?
Моны ишетүгә, һәммәсе дә тынып калдылар. Аның чыгыш ясасын жаны-тәне белән тоеп торган Зариф, агроном торып басуга, башын түбән иде.
— Иптәшләр, мин алдан ук сизәм: минем бу чыгышымны яратып бетермәүчеләр дә булыр, ләкин мин әйтмичә дә булдыра алмыйм...
Халык гөжләшеп куйды.
— Тиешлесен алды бит инде ул, яңадан кузгатып тору кирәк булыр микән? — диделәр.
— Туктагыз әле, иптәшләр,— диде Харисов, аягүрә басып.— Сүз әйтергә ирек бирик кешегә.
Мидхәт ерактан башлады. Харисов аңа карап-карап ала — кыскарак тот, ди сыман иде. Ул башта лаборатория белгечләре ярдәме белән колхозда үткәреләсе чараларның гаять мөһим булуын сөйләде. Аннары, бригадир Бакировның башбаштаклануы аркасында, шул чараларның берсе нәкъ менә бер елга кичектерелүен аңлатты. Ахыр килеп болай диде:
— Колхоз өчен туфракны культуралаштыру иң җитди чараларның берсе булып исәпләнгәндә, бригадир Бакиров бу эшкә аяк чалды. Комсомол секретаре Равил Кадыйров та бригадирга ярдәм иткән. Гафу итегез, коммунист иптәшләр, миңа калса Бакировны партия сафына алырга ашыкмаска кирәктер. Иптәш Бакиров мине дөрес аңласын иде...
Тыныч кына янган учакка гүя бензин бөркеделәр. Харисов алдында торган графинга карандашы белән суккалады, алай да гөжләү туктамагач, өстәл эченнән җиз кыңгырау чыгарып, шалтыратып алды. Бу кыңгырауны аңа мәктәпкә электр звоногы куйгач директор биргән иде.
— Иптәшләр, әйдәгез, берәмләп кенә. Тагын кем сүз ала?
— Миңа бирегез.
— Әйдә, Талип.
6. «к У.» № 5,
МӨСӘГЫПТ ХӘБИБУЛЛИН
65
Председатель бөтен кыяфәте белән ерак юл йөреп кайткан кешене хәтерләтә иде. Әүвәл ул. шактый көттереп, торып басты, алдындагы кәгазьләрне рәтләштерде. Гүя ул иң кирәкле сүзләрен шул кәгазьләр арасыннан эзли иде. Ниһаять, Бикмуллин башын күтәреп сөйләргә кереште.
— Гыйбрәтле хәл бу, иптәшләр. Бик гыйбрәтле. Юк, мин моңа тыныч кына карый алмыйм. Иң әүвәл мин шуны әйтергә телим: кемнәр безгә бу лаборатория хезмәткәрләре? Нәрсә мәҗбүр итте аларны, төгәлрәк итеп әйткәндә, кем мәҗбүр итте «Берек» колхозының менә дигән алдынгы кешеләре турында гайбәт сатарга? Бу мәсьәләдә аз гына үзем дә гаепле булсам да, күңелемә килгәнне әйтми кала алмыйм. Минемчә, Бакиров та, башкалар да ул кадәр күпертеп, матбугатта күтәреп чыгардай жинаять эшләмәделәр. Борчак җирен Бакировка ашламасыз чәчәргә мин куштым. Чөнки ашлама юк иде. Кая ул ашлама, иптәш Бәдретдинов?—диде кинәт кенә агрономга мөрәҗәгать итеп председатель.— Кая ул гранулланган суперфосфат?! Минемчә, Бакиров борчакны чәчтереп ифрат дөрес эшләде. Ә ашламаны аны соңыннан да салып була. Без монда чебеннән дөя ясарга маташабыз кебек. Әйтерсең башка эшебез юк. Комиссия, тикшерү өстенә тикшерү... Чәчү вакытында берсе дә күренмәде. Без беребез дә чәчү вакытында шар сугып йөрмәдек, футбол мәйданыбыз төзелеп кенә килә әле. Без кәнтәй эштә. Без икмәк үстерәбез, комплекс салабыз... Сез миңа шуны әйтегез, иптәш Бәдретдинов. Бирегә сез иген игәргә килдегезме, әллә үз карашларыгызны тормышка ашырып, карьера казаныргамы исәбегез?.. Бакиров кебек бригадирның язмышын бер кизәнүдә хәл итмик әле, иптәшләр. Кеше күңелен эштән биздермик. Мин Бакировны үзе-безнең сафка алырга дигән тәкъдим ясыйм. Бакиров моңа лаек.
Председатель, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, бөрчек-бөрчек тир баскан бит-муеннарын сөртә башлады. Җыелыш яңадан гөжләп алды. Мидхәт тыныч кына утыра кебек иде, ләкин Талип күз кырые белән генә күрде: Бәдретдиновның да эчендә ниндидер ут көйри иде.
Харисов председательдән күзен алмыйча карап торды. Кече җанлы булырга теләү бик әйбәт сыйфат. Кем яратмый аны. Кем яхшы атлы булырга теләмәс иде. Ләкин иң мөһиме шул: аңлармы ул кеше синең яхшылыгыңны?
...Харисов әйтәсе фикерен җыелышка җиткерде кебек, аны аңладылар. Ул Зарифка начарлык теләми, ләкин аны бүген партиягә алу ягында түгел, сабыр итәргә куша.
Талип исә соңгы минутка кадәр коммунистларның Зариф Бакировны яклауларына ышаныч тотты. Ул чагында агроном да үз кысасына әйбәтләп урнашыр. Ләкин нәтиҗә Талип уйлаганча барып чыкмады. Тавышка куйгач, Зарифның кандидатурасы үтмәде.
15
Ул канәгать иде, ул җиңде. Бригадирны «Берек» колхозы комму» нистлары үз сафларына алмадылар, Мидхәтнең чыгышы нәкъ үз вакытында булды. Председатель бригадирны яклап чыкты, әмма барыбер ул дигәнчә булмады. Шулай, Талип Кәрамович. мин сезгә Садыйков булмам. Мин Карамалыдан качып китмәм, мин дөреслек өчен көрәшә белермен.
Кояш баеп бара. Көн буе явып торган яңгыр болытлары кичке якта чыктылар, шәфәкъ ягы аязып, кызарып, янып тора. Шагыйрьләр әйтмешли, шәфәкъ шәфәкъ белән үбешкән чак. Их, менә хәзер Мидхәт янында аны аңлаган кеше булсын иде. Мидхәт күз алдына Тамчыны китерә. Күңелендә ул кызны күрәсе килү теләге уяна. Күрәсе иде дә «6
бөтен серне сөйләп бирәсе иде үзенә. Тамчы, Тамчы гына, башка һичкем түгел, ул гына кирәк иде аңа бу минутта.
Әмма егетнең күз алдына озын буйлы, чандыр гәүдәле Вафа килүгә, Мидхәтнең йөрәге кысылып куйды. «Вафа-җәфа, югал күз алдымнан»,—дигәндәй, ул күзен йомып, башын чайкап алды.
Эңгер иңә башлады. Мидхәт Таз тауга таба атлый. Тау түбәсендәге ф вышкада соңгы кояш нурлары. Аяк асты пычрак, итекләр таш аскан ь кебек авырайды. ~
Мидхәт борылды да су буена төшеп китте. Авыл ягында адашкан 5 сарык бәрәне бәэлди, этләр һау-һаулап өрә. Кич. Җылы. Бераз бөркү- £ рәк. Мидхәт плащын салып җилкәсенә ташлады. Аңа тынычланырга с кирәк, аулак җирдә үзалдына уйланырга, фикерләрен бер эзгә салыр- " га кирәк иде. *
Сукмак кисәк кенә авыл очына борылды һәм Зур күл яры өстенә z килеп чыкты. Авыл урамнарында утлар кабынды, клуб түбәсендәге дәү ң радио торбасыннан музыка ишетелә. Вальс тапшыралар. Тыңлавы рәхәт. Күл өстеннән выжлап үрдәкләр очып үтте. Күлнең аръягындагы £ учаклыкта каргалар кыштырдап-шыбырдашып куялар.
Мидхәт яр кырына килеп басты. Күл өсте тын. Кайдадыр адашкан jf бер үрдәк бакылдаганы гына ишетелгәли иде. Аннары Мидхәт кемнең- * дер тыенкы гына көлүен ишетте. Бу көлүдә иркәләнү дә, назлану да £ бар кебек иде. Ул әйләнә-тирәсенә күз йөртеп чыкты. Кеше-фәлән J күренми. Ләкин тавыш килде бит, ишетте бит ул аны.
Менә алар. Кыз белән егет, кулга-кул тотынышып, яр буйлап килә- 3 ләр иде. Вафа белән Тамчы түгелме соң?
Үзләре!..
Вафа Тамчының ике кулыннан тотып әйләндереп җибәрә дә, җай китереп, җиңел генә күкрәгенә кыса, үбә. Озак итеп үбә. Мидхәт хәтта Тамчының ирен тәмен тойган сыман булды.
Менә алар сабырланып, кузгалып киттеләр. Көнләшерлек иде. Кулга-кул тотынышып, гамьсез һәм кайгысыз бер кыяфәттә, шул ук вакытта, бер-берсенең кул-йөрәк кайнарлыгын тоеп атлыйлар иде гашыйклар. Мидхәтнең беркайчан да бу кадәр кимсенү тойганы юк иде әле. Эш дип, хезмәт-вазифа дип, моңа кадәр һичкемгә сиздермичә күңел түренә яшереп йөрткән иң изге хисен буып торган икән бит ул. Әлегә кадәр, менә бу очрашуга кадәр, аны бу тойгы ул кадәр борчы-мый торды. Өлгерер кебек иде әле. Ә менә соңга калган булып чыкты. Йөрәк әрнешә, күңел түреннән үпкә хисе калкып чыкты.
Кемгә?
Әлбәттә, үзенә, үзенә генә.
Тамчының сөйгәне бар, ул Вафаны ярата. Икәүдән-икәү генә күл буенда йөриләр — мәхәббәт дулкынында чайкалалар. Мидхәт эчтән газапланды. Дөнья куып, мавыгып эшләп йөрүе, председатель белән дәгъвалашып-тиргәшеп бәхәскә керүе, җыелышларга барып, бригадирны хурлавы, ниһаять, дөреслекне исбат итәм дип үзенә дошманнар табуы, шуңа карамастан, ахыр килеп җиңү шатлыгы кичерүе — һәммәсе дә гүя юкка чыкты, гүя җил алды.
Мидхәтнең бу минутта йөзләрчә тылсым белгән күз буучы буласы килде. Хәзер менә күтәрелеп чыгасы иде дә, икесен дә сихерләп, май аендагы салкын суда коендырасы иде. Кайнарланып гыйшык диванасы булып йөрүдән сүрелсеннәр, тирә-юньнәренә әйләнеп карасыннар иде. Аерата Тамчының күзен ачсын иде. Күрче, күрче. Тамчы, синең алдыңда сине тагы да көчлерәк яратучы егет басып тора. Айны, гыйшык диванасы булып йөрмә, диясе иде үзенә.
Вафа белән Тамчы күздән язгач, Мидхәт аягүрә басты һәм күл буйлап китте, йөзне сыйпап салкынча дымсу һава агыла. Аяк астында йомшак мүк, күл читендә камышлар пышылдашып ала. Балыклар
сикерешә. Рә тавы өстендә бер ягы китек ай күренде. Аның барлы- юклы тонык нуры төшкәч, су өсте көзге кебек ялтырап калды.
Күл читендәге түмгәкләргә аяк төртелеп-төртелеп китә. Алда басма күренде. Басма өстендә кеше бар сыман. Ләкин икенче карауда басмада берәү дә юк иде инде. Мидхәт, аяк тавышы ишетеп, туктап калды. Юк, берәү дә юк. Курыкканга куш күренә, шул гына. Бу ниткән шигәю соң әле? Кем аны сагаласын?..
Тымызык май төне һавасында сәер тынлык. Еракта, бик еракта самолет гүләгәне ишетелә. Басмада кемдер бар иде бит. Күрде ич ул аны. күрде.
Үзалдына елмаеп куйды. Су кызы булдымы әллә?
Мидхәт басмага керде, күл өстенә карап уйга чумды. Шунда ул үз артында тагын аяк тавышы ишетте. Ләкин әйләнеп карамады. Вафа белән Тамчы булса, әйдә, артларыннан сагалап йөри дип уйламасыннар әле.
— Шатлыктан күл буена төшеп хозурланырга булдыңмы, дус кеше?
әне± нәнхехгидо не^әр Адәгпи нневяв deqee нвяяиь неннәёАд мес!мА>1 буйлап кымырҗу үтте. Аның артында басып торучы — бригадир Бакиров иде.
— Әйдә,— диде Мидхәт, каушап калуын сиздермәскә тырышып.— Матур биредә, бер дә китәсе килми". Сөйгән ярларым булса, төннәрем шушында уздырыр идем, таң атуларны бергәләп каршылауга ни житә дә бит...
— Күрәм, дускай, шатсың, хискә дә урының калган. Теләгемә ирештем дисең инде?..
— Ялгышасыз. Зариф. Мин сезгә...
Бакиров аңа таба бер-ике адым атлады. Эчке бер саклану белән Мидхәт аякларын киңәйтебрәк басты.
— һа-һа-һа! Күрәм, дускай, сеңерең ул хәтле каты түгел икән синең. Җыелышта бик батыр идең түгелме соң!—Зариф аңа якыная төште.— Карале, Мидхәт, әйт әле чынын гына. Кешене эт итеп ташлавына вөҗданың газапланмыймы? Үртәлмисеңме, үкенмисеңме дим?!
Бригадир киң җилкәле, беләк-буыннары нык иде. Тазалыгы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мидхәт исә аның янында йолкыш кына, имән янындагы кәҗә талы кебек кенә. Кыйнарга ниятеме әллә? Соңыннан ни белән бетәсен күз алдына китерә микән бу Бакиров! Вафа белән Тамчы ерак китмәгән булырга тиешләр әле. Кычкырсам? Юк, сукмый калып, мин кычкыруга тегеләре килсәләр? Көләрләр, гарьлегеңнән җир тишекләренә кереп китәрсең. Курыкма, Мидхәт, бәйләнә калса, каршы тор!
— Аңлагыз шуны, Зариф, мин сезгә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыштым.
— һэ-һэ-һэ! Нинди изге кеше, әйтәсе дә юк!
— һәр кеше ялгышы өчен ниндидер җәза алырга тиеш.
— Җәза алырга?!—диде Зариф, Мидхәткә таба тагын бер адым атлап.— Син минем телемнән тартып алдың бу сүзне. Мин сиңа нәкъ менә шул турыда әйтергә теләгән идем. Әйе, әйе, явызлык җәзасыз калмаска тиеш. Бик дөрес әйтәсең,— диде бригадир, һәм Мидхәт сакланырга да өлгермәде...
Су салкын иде. Өскә калкып чыгуга, аяк очы төпкә тиде. Басманы чамалады, шунда таба тибенде.
— Кул биримме, үзең дә чыга алырсыңмы? — диде Зариф, кинаяле генә көлемсерәп. — Түзәрсең, Карамалыга килгән һәр кешене без Зур күлдә коендырып чыгарабыз. Бабайлардан калган йола ул. Бик узына башладың, изге суларның шифасы тиеп куймасмы үзеңә.
Мидхәт дәшмәде. Басма баганаларына тотына-тотына, күл читенә
кадәр килде дә, судан чыгуга, калтырана-калтырана, басма ягына әйлә* неп тә карамыйча, авылга таба китте.
Кунак йортын караучы Хәтимә апа Мидхәтнең лычма суга батып кайтып керүен күрде дә аһ итте.
— Әллә яңгыр явамы, аязып тора иде түгелме сон?
— Суга төштем, — диде Мидхәт, алдаша алуына сөенеп. — Ауга барган идем, үрдәк артыннан суга кердем...
Мидхәт, лач-лоч басып, бүлмәсенә кереп китте.
— Хәзер үк чишенеп ташла, чайкап куярмын,— диде Хәтимә апа.
Мидхәт бүлмәсенә керде дә, утны кабызмый гына, өстен чишенеп ташлады. Коры киемнәрен алып киде. Алай да калтыравы басылмады. Ут алды. Күзе юеш киемнәргә төшүгә, әллә нинди сәер бер хискә бирелеп, шаркылдап көлеп куйды.
Тавышка Хәтимә апа килеп керде.
— Ни булды сиңа, Мидхәт?
— Аракыгыз юкмы сезнең, Хәтимә апа?
— Аракы. Алла диген, акыллым. Ул шайтан суын өемдә тотаммы соң! Каты гына итеп кайнар чәй эч.
Ашханәгә кергәч, ул, картлар сыман бөкрәеп, урындыкка утырды. Күшеккән бармаклары белән йомрыны ике куллап тотты да, эссе будан сулышы каба-каба, кайнар чәй эчте. Берне эчте, икене, өчне.
— Чирканчык алдың инде алай булгач,— диде чәй ясап торган Хәтимә апа.
— Алдым,— диде Мидхәт.
— Мине дә Карамалыга килен булып төшкәч күлгә атканнар иде. Киемем-нием белән күтәрделәр дә бәрделәр менәтерәк.
Мидхәт, ачкан авызын яба алмыйча, таң-хәйран калып, Хәтимәгә карап катты, һәр чак яулыгын чөеп бәйләгән, тутсыл йөзле, зур зәңгәр күзле һәм кай ягы беләндер күмер ягында яшәгән дәү апасына охшаган бу хатын да Карамалыныкы түгел икән ләбаса.
— Җәгъфәр белән кич йөрергә чыккан идек. Ул да әйтмәгән булды.
Соңыннан үзенә үпкәләп бетерә алмадым. Өр-яңа күлмәгемне боздылар, гел төсе китте.
— Чынмы, юриме сөйлисез, Хәтимә апа?
— Кемгә чын, кемгә юри. Башта мин үзем дә Карамалыда җыен ж,үләр яши дип барган ием. Соңыннан өйрәндем тагын үзләренә. Усал булсалар да, ярдәмчелләр. Өем җимерелгән ие, председатель менә монда күчерде, җитмәсә, хезмәт хакы түли, пенсия алам.
— Әйе, әйтәсе юк, шәп йола,— диде Мидхәт.
Хәтимә апа тыенкы гына кеткелдәп көлеп куйды.
— Яшергән була тагын, сине дә күлгә аттылармыни?!
16
Гариф бик нртә уянды. Бу сәбәпсез түгел иде. Кичә кич ул кызы Әдиләдән телеграмма алды. «Әти, каршы ал, иртәгә әби белән Карамалыга очабыз»,— дигән, рейс номерын, сәгатен әйткән. Тик кызының нинди уй-ният белән килүен генә белми иде ул. Хәер, ни өчен генә килмәсеннәр, Гариф моңа шат. Сагынуы да җиткән бугай, йокысы йокы булмады, аларны уйлады.
Торып киенгәч, Гариф идарәгә юнәлде. Анда һичкем юк иде. Ә ишек ачык. Ул түр бүлмәгә атлады, тәрәзә каршына килеп басты.
Биредән бөтен Карамалы уч төбендә кебек күренә икән. Куе зәңгәрсу төскә кереп Рә тавы сузылып яткан. Тау түбәсеннән берәү ат чаптырып бара иде —ул, әкият батырыдай, дөрләп янган ут эченә ташланды — кояш нуры очларында ялтыраган каеннар арасына кереп
МӨСӘГЫПТХӘБИБУЛЛИН ф ЧОҢГЫЛЛАР
югалды. Тау артыннан дәү ут шары күтәрелеп килә. Кояш күтәрелгән саен агара һәм кечерәя бара кебек.
Гариф тыкрык башындагы өйгә күз төшерде. Шифер түбәле, алты почмаклы өйнең морҗасыннан куе аксыл төтен күтәрелә, әмма һава артык дымлы булгангамы, төтен манарасы шундук сүтелә-сүтелә җиргә сыена, сыегая бара, йөри торгач, бакча башындагы ак томанга барып кушыла.
Йортның бакча ягында таш өй бар. Аның белән янәшә диярлек агач келәт. Бу аның әтисе белән әнисе яшәгән йорт. Каралты-курасы- ның барысы сакланмаса да, таш өйләре һаман хәрабә хәлендә тора бирә. Гариф шушы таш өйдә туган. Хәтфәдәй бәбкә үләне белән капланган ишегалдында төпсез ыштаннан беренче тапкыр тәпи йөреп киткән...
Карамалыда булган хәлләрне исенә төшерә башладымы, Гарифның күңеленә әнисе әйткән сүзләр килә. Әнисе еш кына:
— Әллә нигә шунда кайтасым килә, улым,— дияр иде, күз яшен сөртә-сөртә.— Әллә атагыз тарта, әллә йорт нигезем, әллә туганнарым.— дип, капыл гына боегып калыр иде.
Гарифның күңел түрендә әнисе сүзләре яңгырый: «Рәхим бай кияве генә атаң башына җитүче. Ул җибәргән казакларны безнең өйгә. Волостька хәбәр итәргә атаң атчабар да җибәрергә өлгерми калды».
Рәхим бай кияве? Кем ул, кая ул кеше хәзер? Әллә ул да давыллы еллар корбаны булдымы?
Шул турыда партком секретареннан сорагач, Харисов аңа: «Рәхим бай белән улы Хәсәннең гүр иясе булуларына илле еллап гомер үтте инде. Ә менә кияве белән кызы әле булса яши бирәләр»,— дигән иде.
Тик шунысы сәеррәк: Кол чакның «алтын эшелон»ын сакларга бил-геләнгән подполковник Солодовников казаклары арасына каян һәм нинди юллар белән барып эләккән икән бу Карамалы авылының Гай- зулла атлы кешесе?
Уйланырлык иде хәлләр.
Нигә, ни өчен подполковник Солодовников Карамалыга отряд кадәр отряд җибәрә?
Гариф күз карашын янә Рә тавына төшерде. Нәкъ тау сыртыннан комбайн үтеп бара. Яз һәм комбайн. Ремонттан чыккандыр.
Нигә соң әле озаклады бу председатель? Автобус белән генә китәсе калган икән.
Рәхим байның кызы һәм кияве исән? Тукта, тукта! Алар биредә торалар диде түгелме соң мәрхәмәтле Харисов? Бәлкем шул кешеләр беләдер әтисенең гәүдәсе кая ятканын? Алай дисәң, аны эзләүдә Харисов үзе эзләшкән, тапмаганнар. Артельнең иң актив өч кешесен табалар, ә менә әтинең...
Кемдер керде. Керде дә, түргә үтмичә, ишек төбендә таптанып калды. Гариф моны күреп түгел, тоеп белде: председатель түгел иде бу. башка берәү иде. Гариф аңа таба әйләнеп карады. Ишек катында, түргә үтим микән, юк микән дип, шактый олы яшьләрдәге бер карт басып тора иде. Карт киң җилкәле, эре сөякле. Башында чите чучка колагыдай сәлперәйгән киез эшләпә. Тупас йөзле, сул як бите буйлап колагыннан авыз читенә кадәр яра эзе сузылган. Бу яра аның өске иренен куян ирененә охшатып калдырган, картның хәтта маңгай тирәсенә дә эз салган: сул күзе ярым йомык. Ул ничектер үзе дә уң ягына борылыбрак баскан икән, ямьсез ярасын яшерергә тырыша кебек иде.
Гариф дәшәргә дип авызын ачарга өлгермәде, карт икегә сынып бил бөкте — исәнләште, һәм Гариф шуны искәрде: картның күзләре капыл гына киңәеп китте, сул күз төбе тартышып тора башлады.
Гариф бу сәер картны Карамалыда беренче тапкыр күрә. Гаҗәп сәер кыланды карт аны күрүгә. Хәтта кулындагы таягы да калтырый башлады кебек.
Җилләнеп председатель килеп керде. Керү белән үк ишек төбендәге картка дәште.
— Исәнме-саумы, җизни, хәл-әхвәлләр ничегрәк, түткәй ниләр бетереп ята?
Карт аңа иреннәрен кыймылдатып кына нидер әйтте.
Председатель Гариф янына үтте, кул биреп күреште. ♦
— Әйдәгез, Гариф Әюпович, кабинетка керик! а.
Ул шулай диюгә, ишек төбендәге карт тамак кырды.
— Талибулла,— диде ул карлыккан тавыш белән,— Таҗылбанат §
түткәң сырхаулап китте бит әле. Ь
— Больница чәк кенә арырак бит, җизни. Духтырга күренсен, 2
Кәфия киленеңә. .
— Кһм, үземнең дә йомышым барые шул
— йомыш? — диде Талип бермәлгә тукталып.—Нинди йомыш, ~ җизни? Тагын түткәй кыерсытамы? Әллә тагын шул Кәнзел белән ч тынышмыйсыңмы?
— йомыш дип, ни, Талибулла...— Карт күтәрелеп Гарифка карады, ш Аның бердәнбер исән күзен сары май ярысы каплаган, шуңамы, күзе = яшьләнә төшкән, ә кысылыбрак торган сул күзе йөзен тагы да ямьсез- « ли иде.— һмм,— дип йөткереп алды карт,— бал бирәсез дип ишеткән * ием. Пенсионерларның исемлеген төзеп яталар икән дип әйттеләр. £
— Бал... з
— Түткәң сырхаулап китте бит әле. Яңа бал дип җанга тия. Тәка- t- темне корытты инде. Шифасы тимәсме дигән була.
Председатель стена аша бухгалтер Кәримуллага дәште.
— Нәстә, Талип Кәрамович?—дип килеп керде Кәримулла.
— Картларның бал ведомосте әзерме?
— Хәдичә төзи, бетереп җитмәгән әле.
— Төгәлләгез дә кертегез. Абыстаегыз урынга калган ди әнә. авыру балаларыгызны кем өшкерер...
Гариф аптырап председательгә карады. Талип әлеге карттан риялап көлә иде. Нигә ул кадәр яман итеп олы кешене мыскылларга? Карт чын-чынлап карчыгы турында кайгыртып, өлешенә тигән балын алырга дип килгән. Бөкресе дә әллә кайда чыкмагандыр, мөгаен, колхозда эшләп чыгаргандыр. Ярасын да шунда алгандыр. Бәлкем сугыш инвалиды дадыр әле.
Кәримулла чыгышлый картка таба өнәми генә карап алды. Болар- ның барысын да күреп торган Гариф түзмәде, төрттерә төшеп, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй:
— Бухгалтерыгыз олылар белән исәнләшергә дә теләми...—дип куйды.
Талип кесәсеннән ачкыч чыгарып, кабинетын ачарга тотынды.
— Аның әтисе ул, Гариф Әюпович. Заманында өч яшьлек улы белән хатынын ташлап, Рәхимбай кызы Таҗылбанатка өйләнгән адәм. Гайзулла мулла дигәннәре шул кеше инде. Сез аңа шаккатып тормагыз. Ул үзе болай карар күзгә генә мескен кебек. Ялгышмасам, сезнең әтиегез турында да хәбәрдар кеше ул.
Көтмәгән бу картны күрүе, председательнең шундый сүзләр әйтүе Гарифны сәер бер хәлгә салды. Ләкин аның бирегә килүенең максаты башка лабаса. Вакыт үтә. Әдилә белән әнисен каршы алырга соңга калуы бар. Моны әйткәч, председательнең хәтта йөзе ачылып китте. Ул шундук үзәк диспетчерлыкка шалтыратты.
— Каюм, «Москвич»ны идарәгә җибәр әле. Шоферы юк? Фәрит утырып килсен,—Председатель аппараттан кулын алды да Гарифка карады.— Сезнең белән сөйләшәселәр бар әле, Гариф Әюпович. һаман вакыт җитми. Дөнья куабыз да дөнья куабыз. Басуларны күзәтә-күзәтә йөрисез. Нинди дә булса киңәш-тәкъдимнәрегез бардыр дигәндәй.
— Картограммалар төзелеп, төгәлләнеп беткәч, рекомендация язарбыз. Экономист кирәк сезгә, Талип Кәрамович. Колхозыгыз зур, сөрү мәйданнарыгыз шактый. Кырларыгызда уңышлы кара туфрак, ашламалардан яхшы файдаланганда теләсә нинди елны да югары уңыш алырга була сезнең кырларда.
Кабинетка райком инструкторы Алиев килеп керде. Ул бүлмәдәге- ләр белән күрешеп чыкты да кепкасын салып өстәлгә куйды.
— Председательләргә рәхәт тә соң, билләһи. Уттай эш өсте, кырда бәрәңге утырталар, механизаторлар юл сала, транспорт җитми, ә хөрмәтле иптәш Бикмуллин кабинетында утыра. Юлга машиналар бик аз чыга бит, Талип абый,—дип кинәт сөйләү тонын үзгәртте Алиев,— Экскаватор тик тора. Инженерыгызның транспорт турында тыңлыйсы да килми. Дүрт үзбушаткычыгызның икесен генә бирсәгез дә эшләр җайлана төшәр иде.
— Үзбушаткычлар басуга торф чыгара,— диде председатель, нигәдер түбән карап.
— Тракторлар бирегез, арбалылары да ярый.
— Ярармы соң?
— Ә нигә ярамаган!
— Юллар өчен борчылып, минем үземнең дә йөрәк әрни, Алиев иптәш. Сез чыбыркыламасагыз да, әйбәт, билгеле. Бөтен техниканы шуна жигәр идем. Тик, булган-булган, асфальт юл булсын иде. Зрә машиналарны өзәбез бит. Яна машина алуыбыз була, ике-өч елда гамәлдән сызабыз.
Ул арада ишек төбендә «Москвич» сигналы ишетелде.
— Әйдәгез, Гариф Әюпович,— диде Талип, урыныннан кузгалып.
Гариф машинага утырганда Кәфиянең идарәгә таба килүен күрде һәм баш иеп аңа сәлам бирде.
Бу хатынны күргән саен бер тойгы биләп ала аны. Дөрес, ул озакка бармый. Иртәнге томан кебек тиз генә таралып та бетә. Әмма шунысы да йөрәккә сагыш сала: хәтеренә Саниясен төшерә. Саниясенә охшаган икән бит бу врач хатын.
Гариф үз-үзенә ачыш ясагандай алга карады. Грейдер үткән юлдан чапкан «Москвич» Чәчәганак тавын менеп бара иде инде.
17
Бал язуын алды алуын Гайзулла. әмма өенә таба аягы тартмады. Идарәдә күргән ят кеше аның бөтен уй-зиһенен чуалтып ташлаган иде: эч пошу гына түгел бу, күңеле нидер сизенеп шомлана иде. «Ни калган бу Казан кешеләренә Карамалыда?.. Их, дөнья!..» дип көрсенеп куйды Гайзулла һәм сәер шәүлә күреп туктап калды. Каршында, калтыранган кулларын сузып, эчкече шадра Инсаф басып тора иде.
— Мулла абзый, бер ге«ә сум... Зинһар өчен... Үләм бит инде...
Гайзулла Инсафның күп-күмгәк булып беткән кулларына, аннары шешенеп агарынган йөзенә, чөгендергә охшап калган борынына күз төшереп торды.
— Шул шайтан суын эчми түзеп булмыймыни соң, Инсафетдин?
— Мулла абзыкаем, нибарысы бер генә сум...
Гайзулла кесәсен капшап карады, анда кичә җыйган өч-дүрт көмеш сәдака бар иде.— чылтырап куйдылар. Инсафның йөзе сытылды. Ул калтыранган куллары белән Гайзулланың бәрхеттән теккән пиджак чабуына ябышты.
— Зинһар өчен... Мулла абзыкаем!..
Инсаф җиргә үк тезләнде.
— Тор!—диде Гайзулла ачу белән.— Шайтан суы эчеп иманыңны сатма, иблис коткысына бирелмә. Адәмгә кол булсаң да, хәмергә кол булма!.. «Бу Инсафетдин казанлыларның ни өчен авылга килүләрен
белә булса кирәк, әллә берәр сумны төртеп сорыйсымы үзеннән?» дигән уй килде картның башына.
— Син, Инсафетдин, гел шул тирәдә ураласың, Казан кешеләре нишләп йөриләр безнең Карамалыда? Ни дә булса тикшерергә килүләреме, әллә лекция-мазар сөйләүчеләр генәме?
— Тимерче Әюп малае Гариф ул, мулла абзый. Карамалы җирлә- ♦
реннән икеләтә уңыш алырга килгән Безне өйрәтергә исәбе, ди. Безне, л ж.ир ашал үскән агайларны! Мин бит, мулла абзыкаем, үзем ме«ә ч дигән чәчүче идем. Сөрдем дә мин бу колхозга, ашлыгын да чәчтем, 2 көтү дә көттем. Зинһар өчен, мулла абзый... х
Гайзулла кесә төбендә чылтыраган көмешләрне Инсафның учына ° төртте дә китеп барды. *
— Карале, мулла абзый, җаным, урының ожмахта булсын, юлына _
алтын яусын! а
«Алтын яусын,— дип пышылдады Гайзулла, янә үзенә текәлеп ч карап торган Әюп малаен исенә төшерде. Әйе, Әюпнекеләр үз тәкъди- £ рем белән гүргә кертмәсләр, ахры, мине. Кан саркып торган ярага тоз ш сибәргә генә торалар».
Сизде бит күңеле, күрү белән атасына охшатты. Борылып чыгып - китәсе генә булган да бит.
Гайзулланың аркасы кымырҗып китте, зиһене томаланды. Былтыр- £ ларны Гөлзифасын күргәннән соң җан тынычлыгын югалткан иде, 2 быел әнә малаена тап булды. £
«Нигә эзәрлекли мине болар? Билгеле инде, Әюпне кем үтерүен 6 беләселәре килә. Алар гына белерлек хәлме ул! Егерме генә түгел, ® илле ел үтеп китте бит инде, илле!»
Тәмам пошаманга бирелгән Гайзулла, үзе дә сизмәстән, тимерче алачыгы тыкрыгына юнәлде. Нигәдер бүген кеше-кара күзенә чалынып йөрүдән курка иде ул. Тимерче алачыгын узгач, Гайзулла, кырт борылып, куе таллар арасына кереп китте. Биткә сыдырылган тал ябалдашларын читкә этә-этә атлаганда да, үз бакчасы башына җиткәч тә, аның зиһенен һаман шул сорау борчыды. «Әллә тагын мине эзләвеме бу Әюп малаеның? Булмастыр. Курыкканга куш кына күренәдер».
Таллыкка керүгә Гайзулла дымлы һава агымын тоеп туктап торды Әллә нинди яман бер хатирә чабуыннан тарткан кебек булды аны Кайчандыр Гайзулланың салмак кына агып яткан тормышын кинәт айкап-актарып ташлаган урын иде бу, язмышында кискен борылыш ясарга мәҗбүр иткән «тылсымлы» урын иде. Шул жир аны гомере буена бирегә тартты. Әүвәл Таҗылбанат, аннары... Юк инде, юк. анысы турында Гайзулла һичкемгә әйтмәде дә һәм әйтмәс тә. Биредәге хәзинә аныкы, аныкы гына!
Менә Гайзулла тезләнде, черегән тал яфракларын актарып, дымсу җиргә учын куйды. Куе агач ботаклары арасыннан кояш нурлары үтмәгәнгәме, авыр ис килә, баз дымы аңкый иде.
Гайзулла башын күтәреп өскә карады. Тал ябалдашлары кушылган төштә кояш нурлары уйный, якында гына каты тавыш белән ала карга кычкыра иде.
Гомер, гомер... Ул чакта бу тирәкләр дә болай колач җитмәслек түгел иде әле. кер чайкарга төшкән яшь киленнәрдәй бөгелеп-сыгылып торалар иде. Шулар арасында ул Тажылбанатны да күрде. Тал чыбыгыдай зифа буйлы бай кызы аның каршында пәйда булгач, Гайзулла бөтен тәнендә кайнар кан уйный башлаганын тоеп тәмам каушап калды. Әйе, андый хәл дә булды. Бай кызы, имеш Гайзуллага тиң кешеме! Әйләнгән һәм инде баласы булган Гайзуллага? Бактың исә ул да шул камырдан әвәләнгән икән. Гайзулла кочагына эләккәч, аваз да салмады, чәбәләнмәде дә. Инде Гайзулла, кулына күтәреп, куе таллыкка алып кергәч, Таҗылбанатның кайнар сулышы аны тәмам акылдан
шаштыра язды. Җанын бирергә әзер иде ул бу минутта Таҗылбанат- ка. һәм шулай булды да. Гомерен аның белән үткәрде...
Гайзулла күтәрелде дә якындагы тал төбенә утырды. Былтыр гына кисте әле бу тирәкне. Хәер, күп кисте инде ул аларны, әмма бер тирәкне саклады, балта-пычкы тидермәде. «Нигә бусын да кисмисең?» — дип йөдәткән Таҗылбанатка: «Торсын, бабай төсе ул».— дигән булды.
Бер уйлаганда, әллә кайчан онытылган хәлләр дә бит, юк шул. картайган, көч-гайрәте сыегайган саен Гайзулланың вөҗданын һаман нидер эзәрлекли, нидер кимерә. Элек ул бу турыда уйламый да иде. Сабира да үз гүрендә ята бирә, бабасы да борчымый иде. Хәзер әнә көн аралаш төшенә кереп җәфалыйлар, кайсыбер төнне шабыр тиргә батып уянып китә Гайзулла. Уяна һәм шуннан бөтенләй йоклый алмас була.
Гайзулла күзен җиргә текәде. Биредә җиләс, рәхәт булгангамы, күзләр черемгә йомыла. Әмма Гайзулланың күңеле еракта-еракта — үткәндәге уй-хатирәләргә чумган иде. Әллә шулардай арынырга теләп, әллә черем итеп китүдән куркып, Гайзулла тәмәке тартмасын чыгарды һәм ике бармагы белән чеметеп тел астына он кебек вак тәмәке салды. Моңа ул үзбәкләрдән өйрәнеп кайткан иде. басмачылар белән йөргәндә.
Их, заманнар диген син аны! Әле кайчан гына Карамалыда Совет оешып киләдер иде. Бүген әнә көч-гайрәт оруларыннан котың алыныр, билләһи. Кем белгән бит аның шулай буласын. Сабирасын ташлап. Тажылбанатка өйләнмәгән булыр иде. Ә бит хатыны Сабира актив булып йөрде, зур кеше буласы иде. Малае, Кәримулласы, кем булды диген — бухгалтер, түрәләр рәтендәге кеше. Ничек уралып китте диген ул бу Таҗылбанат белән?
Сабый чакта Гайзулла Таҗылбанатларның ишегалларына да керергә курка иде. Бер тапкыр кызга ияреп кергәч, яшь абыстай кычыткан белән пешекләп чыгарган иде аны. Таҗылбанатны Гайзулла оҗмахтагы хур кызы итеп күрде. Матурлыгы күз камашырлык иде. Бай кызы урамга чыкканда бөтен авыл халкы капка-читән аша сокланып, көйләшеп калыр иде. Киенә дә белә иде үзе: өстендә — атлас күлмәк, зифа сынына сыланып торган камзул, муенында — гәрәбә, кулларында—зөбәрҗәт кашлы беләзек, бармакларында берсеннән- берсе матур кашлы энҗе-алтын йөзек...
Ә Гайзулла?
Атасы бик үк ярлы рәтенә кермәсә дә. артык җитешле дә яшәмәде: яз җитүгә әҗәткә керә иде, хуҗалыгы бер аттан узмады. Хәер, яшьләр арасында Гайзулланың абруе бар иде барын. Сабан туйлары җитсә, авыл саен көрәшкә йөри, бүләкләр алып кайта иде. Әюпкә бирешсә дә. якын-тирә авылларда икенче урынны Гайзулла тота килде. Гәүдәгә ул юкарак, тимерче Әюп кебек юан-таза түгел, һәр кигән кием килешеп торыр иде. Авыл кызлары арасыннан аңа кияүгә чыгарга теләүчеләрне санасаң, бер олау булыр иде.
Гайзулланың күз алдыннан бөтен гомере уза. Ул ярым йомык күзләре белән җиргә текәлгән дә уйга чумган. Иртәме-соңмы, бу уйлар килергә тиеш иде аңа. Үз вөҗданыңнан кача алмыйсың шул. Аңа барыбер бу хәлне кемгә булса да сөйләп бирергә туры киләчәк бит. Кемгә? Нигә? Илле ел белмәгәннәр икән, нигә хәзер белергә тиешләр? Әюпкә дә. Сабирасына да бер ул гына кул салмады ич! Ләкин аның кулыннан бик күп кеше үтте. Бик күп. Әйтерсең язмыш аңа үзе корбан китереп торды: теләсә-теләмәсә дә, кеше җанына кул салырга мәҗбүр итте. Ләкин бит заманы шул иде: я алар безне, я без аларны. Әмма алар өстен чыктылар. Ә бит Гайзулла дөрес башлаган кебек иде. Авылның иң бай кешесе булган Рәхим кызына өйләнде. Әлбәттә, революция давылы авыл өстеннән җилләнеп узмаса, күрәсе түгел иде Гайзулла Рәхим бай кызын. Заманында нинди генә егетләр Таҗылбанатка баш-
кода җибәрмәде. Бай якын да килмәде. Зурдан иде өмете байнын. Ә нигә? Кулында малы бар, үз авылы гына түгел, күрше-тирә авыллар да аңа баш иеп, бил бөгеп киләләр. Нужа китерә иде. Әйе, нужа. Шул нужа Гайзулланың да якасыннан умырып тотты. Әнә шуңа ул, бер балалы хатынын ташлап, бай кызы Таҗылбанатка өйләнде. Бай һавалы кеше иде, чынлап та бай иде. Май заводы салдырды, Ык суын бу-ф дырып, немец осталарыннан ике катлы тегермән куйдыртты, җиде^ авылда жиде кибет тотты. Ул гына да аз тоелды байга. Мәкәржәнең< үзендә магазин ачты. §
Авылда Совет власте урнашкач, Рәхим байның төлкенекедәй йом-5 шак койрыгына каты бастылар. Мәкәрҗәдәге магазин да, Ык суындагы 5 тегермән дә, авыллардагы кибетләре дә, мал-туары да очты, тик йорт-" каралты тирәсенә җыйган малына гына әлегә тимәделәр. Әнә шул* калган өлешне саклау өчен байга Гайзулла кирәк булды.
Яшисен яшәгән Рәхим бай, сонгы ун елда өч хатынның башына" җитеп, дүртенчесенә өйләнде. Әмма тегесе бер кибетче белән Уртач Азиягә качып киткәннән соң, бай яңадан өйләнмәде, малае һәм кызы* белән торып калды. Балаларын тәрбияләгән, укыткан иде, әмма рево-= люциядән соң Хәсән улының генерал Колчакта хезмәт итүен ишет-м кәч, Рәхим бай, айнып киткәндәй, әйләнә-тирәсенә карады. Карады да* таң калды: дәүләтен тартып алдылар, сусыз кабып йотардай сылу кызын саза калды — бай егетләрендә кызлар кайгысы калмаган, кайсы Себер, кайсы Урта Азиягә качты, кайсы Колчакка ияреп тайды. Ә ул, бай, ни® эшләп ята? Рәхим картның эчендә өермәдәй нәфрәт уты дөрләде. Мал-^ мөлкәтен мир халкына таратучы Әюп кебекләрнең көпә-көндез бугаз-® ларына ябышасы килде. Элек аның алдында җидегә бөгелеп, сакал-г лары белән җир себереп йөргән адәмнәр баш иеп сәлам да бирми башладылар. Тамаша, бөтен ярлы-ябага Совет яклы иде. Совет яклымы? Бәлкем Рәхим бай яклы булганы да бардыр әле? Нигә ул кул кушырып, алма—пеш, авызыма төш, дип ята? Хәрәкәт итәргә кирәк, хәрәкәттә — бәрәкәт, дигәннәр бабайлар.
Иң әүвәл ул кызын чакырып сөйләште. Исәбе авылда абруе булган, егет чакта кыяр-кыймас кына Тажылбанат артыннан йөргән Гайзул- ланы кулга төшерү иде. Кызы ризалык белдергәч, Рәхим бай чынлап торып ниятен хәл итү турында хыяллана башлады. Ул ишеткән-белгән җирләргә улы Хәсәнне эзләргә атчабарлар җибәрде. Малны кызганмады, чөнки искене кайтару теләгеннән аң-знһене тәмам чуалган иде.
Атнага якын йөреп кайткач, атчабарлар байны куандырдылар: Хәсән улы Уфада подполковник Солодовников кул астында хезмәт итә, җилкәсендә — ак погон. Авылдашларына әйткән, тиздән кызылларны җиңеп кайтачакбыз дигән
Бу хәбәрне ишеткәч, Рәхим бай йокыдан калды, төннәрен ишекле- түрле йөреп үткәрде. Менә кайтсын гына әле ул, Советлары кая керергә урын таба алмас. Килер, килер ул көн, аллаһы боерса. Кайтсын гына яңадан иске дәүләт, картайдым, беләгемдә жегәрем бетте дип тормас, авызы тулы алтын тешләре белән бугазларын чәйнәр, таралган малын икеләтә, өчләтә кайтарыр.
Көннәрдән бер көнне, авыл өстенә эңгер караңгысы иңгәч, Хәсән кайтып төште. Гайзулла кияүләре аларда тора, әмма бай бу турыда малаена әйтмәде. Тажылбанат та дәшми-тынмый гына йөрде. Хәсән абзар-кура янында атлар карап уралган Гайзулланы хезмәтче дип белде, күрәсең, тиз генә аңа атын бирде дә өйгә кереп китте...
Гайзулла кече өйдә төнозын күз йоммый Таҗылбанатын көтеп ятса да, хатыны аның янына килмәде. Тик сызылып таң ата башлагач кына бай үзе килеп керде дә иң яхшы туры айгырны эчереп иярләргә кушты Гайзулла төпченмәде, аннан-моннан гына киенде дә, таланганнан калган дүрт ат арасыннан туры айгырны табып, әүвәл эчерде, аннары
әйбәтләп иярләп кунды. Күп тә үтмәде, өйдән Хәсән чыкты. Ул.әтисе, сеңелесе белән саубуллашты да ишек төбендә торган туры айгырга сикереп менде. Ат башыннан тотып торган Гайзулла, Хәсән тезгенгә үрелүгә, капка ачарга йөгерде.
Хәсән киткәч, Тажылбанат аңа абыйсы турында сөйләде: Уфада аклар штабының танылган контрразведчигы подполковник Солодовников янында хезмәт итә икән. Күптән түгел генә подпоручик дәрәҗәсе биргәннәр. Колчак солдатлары арасында, кызыллар ягына күчәргә димләп, агитация алып баручы большевикларны тотуда катнашкан.
Колчак Уфада чагында подполковник Солодовников дәүләт алтынын уңга да, сулга да сибә. Аның кул астында эшләүче подпоручик Хәсән дә өлештән калмый — бер потка якын алтын җайлый һәм дөньялар буталып торудан файдаланып калырга уйлый. Яшерен рәвештә алтынны әтисенә кайтара. Туган авылына кайтып җиткәнче өч ат яндыра ул, мәгәр үз дигәненә ирешә. Тик гомере генә кыска булды подпоручикның. Иртән чыгуы һәм олы юлга төшүе була, Хәсәнне кемнеңдер пулясы куып җитә.
Җайдаксыз ат ишегалдына кайтып кергәч, Хәсәнне эзли чыктылар. Мәетне Гайзулла тапты. Подпоручикка ау мылтыгыннан атканнар, ул юл өстенә аркылы килеп төшкән. Гәүдәгә кагылучы булмаган, якын- тирәсендә эзләр юк иде. Тик икенче көнне генә Рәхим байга җиткерделәр: имеш, шул көнне таң беленер-беленмәстә мылтык тотып, кичүдән чыгып килүче Әюпне күргәннәр.
Ләкин, ни галәмәттер, Рәхим бай Әюптән үч алырга ашыкмады.
Рәхим бай Гайзуллага да улы Хәсән турында тиз генә чишелмәде. Киявенә ышанып җитмәве идеме, әллә башка берәр сәбәбе бар идеме. Шул вакыйгадан соң Гайзулла да йомыла төште, аның күңеленә шом иңде. Иске заман кайтып, Рәхим бай аны куып чыгарса?
Шулай ни кыларга, нидән башларга белмичә аптырап йөргәндә көннәрдән беркөнне авылга аклар килеп керде.
Сентябрь ае булса да, көннәр җылы, бакчаларда пәрәвез оча, үләннәр яшәреп үсеп утыра иде.
Аклар килүен ишетү белән, Рәхим бай капканы ачарга әмер бирде, атлас чапанын киеп, аларны каршы алырга чыкты, казаклар белән исәнләште, ипи-тоз чыгарттырды, күз алдында яткырып ике сарыгын суйды, ишегалдына казан астырды.
— Рәхим итегез, әфәнделәр, ирек алып килүчеләргә мал да, җан да жәл түгел...
Мул итеп табын әзерләнде, әрҗә-әржә Мәкәрҗә аракысы чыгарылды. Алгы өйгә казаклар тулды, идән-сәкегә тезелеп, стаканлап аракы эчәргә, түтәрәме белән ит ашарга тотындылар.
Ә ак өйдә Рәхим бай белән офицер гәп тотып утырды.
— Беләсеңме, Рәхим князь, ни өчен килдек без сезгә?—диде офицер. ул сүзне озынга сузарга теләми иде.
Рәхим бай сагая калды, итәк-чабуларын җыя төште. Янәсе, баш өсте, кем, ваше благородие.
— Без ишеттек, сезнең улыгыз подпоручик Хәсән биредә һәлак булган дип. Ә ул дәүләтнең бер пот алтынын алып киткән иде. Ул алтын, Рәхим князь, дәүләт кулына кайтарылырга тиеш. Менә бу — дәүләт даирәләренең әмере. Мин шул алтынны алырга килдем,— дип, офицер ана бер кәгазь күрсәтте.
Рәхим бай яшел-сары кәгазьгә машинка белән төшерелгән юлларны, кәгазьгә сузылган ике башлы сәмруг кош сурәтендәге мөһерне, бит тутырып куйган имзаларны күрүгә коелды да төште, йөзе киндер төсле агарып китте, чалара башлаган сакалы селкенеп-калтырап куйды. Ләкин шундук исенә килде. Карале, ул бит боларны кызылларны куарга килгәннәр дип уйлаган иде, Советларны куып, иске тәртип урнаш
тырып йөрүчеләр дип өметләнгән иде. Ялгышты микәнни? Болай булгач, юк инде, энем, Рәхим байны төп башына җиңел генә утырта алмассың. Ул алтын өчен минем улым жанын бирде, жанын!
— Булмас, ваше благородие, юк сүздер ул. Аңарда хәзер алтын кайгысы юк инде, гүр иясе булды ул. Советлар атты.
Рәхим бай күзен читкә алды, чапан чабуы белән йөзен каплады, ф Офицер ышанмады, байның чандыр кулыннан кысып тотты да: с.
— Ялганлама, карт, Хәсән гүргә керердәй кеше түгел. Ул үзе егер- |
меләп большевикның башына житте. Хәсән кызыллар яклы була ал- 5 мый. һәм ул бездән дә качты. Кая ул, кемгә хезмәт итә?! Ь
Офицер башын күтәрә төшеп торып басты. Бу — минем сүзем ° бетте, инде чарасын күрә башлыйк дигән кебегрәк килеп чыкты.
— Берни дә белмим мин. Әнә, ышанмасагыз, киемнәрен карагыз. _
— Киемнәрен калдырып китүе дә бар аның! ~
Офицер Хәсәннең киемнәренә борылып та карамады.
— Ярый,— диде Рәхим бай, аягүрә басып.— Каберен күрегез, инде
анда да ышанмасагыз, күрше-тирәдән сорагыз. Аннары менә,— Рәхим * бай улының хәрби киемендәге кан каткан төшләрне, ядрәләр кергән х тишекләрне күрсәтте. Моңа кадәр ваемсыз гына кыланган офицерның * камчы тоткан кулы җиңелчә генә калтырый башлады. х
— Бик сәер. Чынлап та һәлак булдың микәнни, подпоручик? н
— Ышаныгыз!—диде Рәхим бай, йөзе буйлап аккан күз яшен
сөртмичә. I
— Кызыллар моннан еракмы? £
— Ике сәгатьлек юл булыр. ®
— Ничек уйлыйсың, князь, без авылга кергәнне кызылларга хәбәр s иттеләр микән?
— Булмас. Халык биредә томана, аңа башы җитмәс.
Рәхим бай офицерның җил кискән йөзенә карады. Аның ирен тирәләренә җыелган җыерчыклары җәелә барып, битенә, күз тирәсенә күчте: Колчак галиҗәнабләренең ялчысы Рәхим бай уйлаганча ук, батыр түгел, шомлана, курка иде.
— Менә нәрсә, князь, без авылдагы барлык активны, большевикларны җыеп китәбез, ә син безгә Хәсән алып кайткан алтынны бирәсең,— диде офицер, ат тире исе килеп торган кулын Рәхим бай җилкәсенә салып, картның күзләренә текәлде.
Рәхим бай уйга калды. Түр яктагы түшәмнән идәнгә кадәр җиткән сәгатькә карап торды. Караңгы төшеп килә иде. Ул тәвәккәлләде. Үч алырга хакы бармы аның, әллә юкмы? Мондый җай аңа яңадан килерме?
— Ярый, әфәндем, вәгъдә, алайса. Инде көч белән алырга телисез икән — булмас ул. Мин инде яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, тәкъ- дпр-үлемнән курыкмыйм. Малаем әнә япь-яшь көенә дә башын салды.
— Исемнәрен язып бирегез, белгән кеше кирәк булыр.
— Киявемне алырсыз, һәммәсен белә,—диде Рәхим бай җитдиләнеп.—Күп түгел алар. Нибарысы ун-унбиш кеше. Тәмам узындылар. Жиде кибетемне, тегермәнемне тартып алдылар. Бер май заводым утырып калды. Анысын да договор белән эшләтәләр. Үз малыма үзем хужа түгел.
Рәхим бай торган саен зәһәрләнә барды, яшьле күзләреннән чаткылар сибелгәндәй булды. Әйе, менә, ниһаять, ул алардан, йорт-мөлкәтен талаучылардан үч алачак. «Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса» икән ул. Рәхим бай каләм алды да бер бит тутырып авыл активларының исем-фамилияләрен тезеп чыкты.
Рәхим бай кешеләре һәм атлы казаклар активларны тотып алыр өчен авылга таралды. «Барлык активларны судсыз-нисез атарга!» — дип боерылган иде аларга. Шомлы төн иде бу.
Әүвәл Совет Фәризунга тукталдылар. Ул инде качкан булып чыкты. Ярлылар комитеты председателе тимерче Әюпкә юнәлделәр.
Җил капканы ат күкрәге белән бәреп ачып, йортка керделәр. Бер- ничәсе ат өстеннән төшеп, өйне камап алды.
Авылда урта хәлле исәбенә керсә дә, ярлы иде Әюп. Рәхим байдан алган аты. сыеры, биш сарыгы, ике кәҗәсе бар иде. Байны талаганда Әюп усал кыланды: келәтләрен ачып, йөзләгән капчык онны мир халкына таратты, кибет йозакларын каерып атты. Улы Хәсәннең башына җитүче дә бер дә бүтән түгел, Әюп кенә, диделәр. Рәхим байның Әюн белән чуты зурдан иде шул.
Әюп өйдә юк иде. Гайзулла, ике казакны ияртеп, өйдән Әюпнең имчәк баласы күтәргән хатыны Гөлзифаны алып чыкты. Гөлзифа куркып калган, дер-дер калтырый. Көмеш төсле ай яктысы аның арык гәүдәсен яктыртып, күкрәгенә кыскан бала битенә төшкән иде.
— Әюп кайда?
— Чатанлыга китте, Зиннур абзыйларга.— Шунда аның күңеленә өмет-юаныч килде. Үз авылдашы, Әюп белән бергә үскән Гайзулла казаклардан мыскыл иттермәс, иншалла.
— Ялганлама, бүген өйдә иде ич!—дип җикерде Гайзулла һәм Гөлзифаның аркасына чажылдатып камчы белән сукты. Ана кулындагы бала чырылдап елап җибәрде. Гөлзифа бөгелеп җиргә иелде, гәүдәсе белән баласын капламакчы булды.
— Зинһар өчен, балама тимәгез!..
— Әйт, ирең кая китте?
Гөлзифа баласын күкрәгенә яшерә-яшерә ант итте, бала хакына булса да. аңа тимәүләрен үтенде. Гайзулла тагы сукты. Бу юлы Гөлзифа җиргә үк сыгылып төште.
— Балама... Уф! Атасы!..
— Атып үтер үзен, этне,—диде Гайзулла казакларның берсенә.
Казак каты итеп хатынның аркасына сыдырды. Гөлзифа җидегә бөтерелеп, баласын күкрәгенә кыса-кыса, йөзе белән җиргә сыенды.
— Белмим мин аны. Чаганлыга китте ул. Алла хакы өчен кызганыгыз. Балам хакына, алла хакына.
Казак мылтыгын алды. Затворын тартып куйды. Ләкин атып өлгермәде, озын гәүдәсе түнтәеп китте дә, мылтыгын кулыннан төшереп, йөзе белән ат ялына капланды.
Көтелмәгән бу хәлдән бер мизгелгә барысы да аптырап калдылар. Гөлзифаны кыйнау белән мавыгып киткән казаклар — яшеренгән җиреннән чыгып, ике җәпле көлтә сәнәге белән казакның аркасына кадаган Әюпне күрми калдылар, ахры. Тик икенче җайдак бер якка кырынаеп ава башлагач кына казаклар арасында ыгы-зыгы купты. Алар Әюпне күрделәр. Мылтык шартлады. Әюп, сөрлеккән шикелле, бер тын катып торды, аннары, кисеп ташлаган көнбагыш сабагыдай, йөзтүбән капланды. Казак аңа тагын бер тапкыр атты да кычкырып җибәрде:
— Чыгыгыз йорттан!
Җайдаклар атларын капкага таба бордылар.
— Алыгыз үлекләрне!
Күз ачып йомганчы, казаклар, ике гәүдәне ат өстенә салып, йорттан чыктылар.
Тик берәү генә атына атлана алмыйча торды. Бу — Гайзулла иде. Әюп соңгы селтәнүендә сәнәк белән аның йөзен яралады. Гайзулла күлмәген ертып ярасын каплады. Кемдер аңа атка атланырга ярдәм итте.
Шау-шу һәм ыгы-зыгы вакытында Гөлзифаны онытып җибәрделәр. Гөлзифа шул җайдан файдаланып, келәт астына кереп ятты һәм тын
алырга да куркып, күзенә кан сауган килеш, йортка карап торды. Еласа яман буласын сизгәндәй, бала да тынып калды.
Казаклар шаулашып ишегалдында уралдылар-уралдылар да китеп бардылар.
Аг тояклары тавышы ерагая төшкәч, Гөлзифа келәт астыннан чыкты. Чыкты да, аякларының атлавын тоймыйча, Әюп гәүдәсе янына килде.
Тулган ай энә табарлык итеп бөтен йортны яктырткан, ай яктысында Әюпнең йөзе тагын да агарып киткән иде. Гөлзифа тезләнде дә, калтырана-калтырана, күз яшен имчәк капкан баласы битенә тамыза- тамыза, ире күкрәгенә капланды, сулыгып-сулыгып үкси башлады. Кулы әле суынып та өлгермәгән лайлалы канга тиде. Бөтен тәне өшеп китте. Әйтерсең йөрәге туктады. Бер тын өнсез калып торды да янә үкереп елап җибәрде.
— Әюп җаным, нишләттеләр, нишләттеләр үзеңне! Тор әле, тор, Әюп бәгърем!..— дип тәкърарлый башлады ул үзәк өзгеч тавыш белән.
Шул вакыт ат тоягы тавышлары ишетелде. Гөлзифа, ни эшләргә дә белмичә, баласын җиргә куеп, Әюпне келәт астына сөйрәмәкче булды. Кузгата алмады, көче җитмәде. Баласын янә күкрәгенә кысты да бәрәңге бакчасына таба йөгерде.
Җайдаклар яңадан йортка килеп керделәр. Берсе һавага мылтык атты. Кайсыдыр салам түбәле өйгә ут салды. Коры саламга эләккән ут дөрләп яна да башлады.
Бу хәлне күреп торган Гөлзифа һушсыз калды. Әле аның ярдәмгә чакырып аваз саласы килде, әле, шуннан үзенә, баласына ни буласын уйлап, иренен тешләде. Нигәдер аның күз яше кипкән, тик сулышы кысылып, нәфрәте генә үсә бара иде. «Кайтырлар, килерләр, безнекеләр дә килер,— дип пышылдады,— ул.— Нишләттеләр сине, Әюп бәгърем. кая алып киттеләр?!»
Казаклар Әюп гәүдәсен алдылар да түбән очка таба чаятылар. Ат өстендә селкенеп барган гәүдәне капка, читән ярыкларыннан карап калучылар да булды. Җайдаклар арасында сул яңагын яулык белән бәйләгән Гайзулла да бар иде. Гаҗәп, ул бит абзарга ут салырга баргач, бәрәңге арасындагы Гөлзифаны күрде. Күрде, әмма нигәдер казакларга әйтмәде. Әллә соң Әюпне кызгануы булдымы? Юкка, юкка калдырды Гөлзифаны, бер тотынгач, тамыры белән юк итәсе булган. Шунда эшен бетергән булса, ичмасам, бүген тал арасында куркып утырмас иде ул...
Казаклар унөч активның дүртесен юк итеп, Рәхим байга кайттылар һәм дөньяларын онытып бәйрәм итә башладылар. Бераз торгач, сакчы да кереп эчте.
Мулдан җибәрде Рәхим бай. Бер нәрсәсен дә кызганмады. Әрҗә- әрҗә аракысын кертте. Ашадылар, эчтеләр, гел дөньяларын онытып җибәрделәр. Офицер да исерде. Рәхим байны кочарга, үбәргә үрелде. Бай сакланды, чамалап кыланды.
Гайзулла табынга утырмады. Иске өйгә чыгып, Таҗылбанат белән сөйләшеп торды.
— Банат, бабай алтынын кая яшерде икән?
— Нигә безгә ул алтын, Гайзулла җаным?
— Дөнья көтәргә. Бабайның күп торасы калмаган, ә безгә яшисе дә яшисе әле.
Нәкъ шул чак алар янына Рәхим бай үзе килеп керде
— Кияү,—диде ул, сузып кына тамак кырды,—сиңа сүзем бар иде.
Ишегалдына чыктылар...
Дәвамы бар.