Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уҗым булып калка...


Күз күреме җитмәс киң кырларда Яшелләнеп килә уҗымнар, Игенченең язгы сөенечен Ишетәм мин тургай җырыннан. Мин дә кушылам аның моңнарына, Куанычым—язгы ташудай. ...Игенченең җиргә мәхәббәте Уҗым булып калка басуда.
Сиздермәскә тырышсам да, Сөюем сизәсеңдер. Чыныксын әле сөюнең Утында диясеңдер.
Бер утка, бер суга атып Бәгырьне теләсеңдер. Корыч та — артык чыныкса, Тиз сына, беләсеңдер...