Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУ БУЕНДА БЕР УРАМ


Авыл язмалары
Агроном Фатих Вәлитов!
Без синең белән бергә дөнья танып үстек. Син Бөек Ватан сугы-шының Көнчыгыш фронтында булдың, мин — Көнбатышта. Хәзер син авылда, мин шәһәрдә, син игенче, мин каләм тибрәтәм, ә күңел белән барыбер гел бергә без.
Сиңа багышлана бу язмалар.
Автор.
Туган өен белмәгән —
Туган авылын белерме?
Туган авылын белмәгән —
Туган илен белерме?..
ашкортстанның көньяк тарафында Җидеболак Кү* гәрчене дигән авыл бар. Аскы урам аның иң кыска урамнарыннан берсе. Капкалары йөгерек сулы Җи- деболакка карап ачыла. Урамның югарыгы башында — авылның мәктәбе, түбәнге очында — бакчасы. Бездә колхоз оешу белән яралган җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары. Ике арада элек җиде-сигез генә өй иде, хәзер йортлары ишәйде. Бу кыска урам — минем туган урамым. Урамдашлар, күршеләр, туганнар — авылның мәктәбеннән алып бакчасына кадәр — миңа язмышлары
белән якын, үз, аңлаешлы. Алар мине күптәннән бирле уйландыра: «Кемнәр соң без? Нинди язмышлы кешеләр?..»
Хәзер сөйләячәгем повесть та, роман да түгел. Гади язмалар гына. Шушы мәктәпле, бакчалы урамның төрле характерлары, тере язмышлары турында күргәнемчә, белгәнемчә, аңлавымча язуым.
Әгәр кайбер геройларым бу кечкенә урамнан ил мәйданына чыга икән, моның бер дә гаҗәбе юк: аларны ил эшләре, ил язмышы белән бәйләгән кайнар «җепләр» миңа аеруча кадерле.
Мәкаль
Ма һи рәттәй
1
Маһирәттәйнең үзенә аерым бер сүз багышламый булмый. Заман кешесе ул. Аңа карап безнең авылның кабатланмас бер чорын күрәсең. ?
Күп балалы, зур хуҗалыклы бу йортта тормыш дигән катлаулы нәр- £ ■сәне мин белә-белгәннән бирле Маһирәттәй үзе шаулатып-кайнатып £ алып барды. «°
Ире Миңгали абзый — ул үз кәсебе белән көннәр, атналар буе авыл- § дан-авылга, базардан-базарга йөреп ятучы атлы сәүдәгәр—табышла- = рын төягән килеш үз өенә кадерле кунак булып кына кайтып төшә тор- S ды, бер-ике көн эчендә табышының сортын сортка, чуртын чуртка аерып >> төйидә янә Кара турысын җигеп, үзе шомартып, ялтыратып бетергән ° юлларына чыгып китә торды. Шул ике-өч көн эчендә дә, ана белән ♦ балалар арасына керешеп, әллә ни авырсынмады. Тик кайвакытларны, базарда ат-арба янында калдырып торырга дип, Әбрар абыйны да яшел сандыгы янына утыртып алып чыгып киткәли иде.
Өйдә балаларын ул-бу йомышка тыңлату, эшкә кушудан гыйбарәт булган тәрбия яклары исә тоташы белән Маһирәттәй өстендә кала бирде. Кыскасы, өй кайгысы, мал-туар, бакча-түтәл, бала-чага кайгысы -барысы да ана кеше өстендә булды.
Миңгали абыйның үз балаларына тәрбияви тәэсире булса, бердәнбер шул үзенең эш үрнәге генә булгандыр. Үзләренең арбалы-чаналы ишегалларында, бу дөнья шулай атлар-атламас кына йөри торган Кара туры җаенча гына барачак дигәндәй, ашыкмый-кабаланмый, борчылмый-каударланмыйча гына арбасын майлап, атын кадерләп ашатып-эчертеп йөрде ул, камыт-ыңгырчакларын атына таман гына китереп тотты, табышларын аерып-аерып төягәндә тыгызлап, тигезләп •салды, тауларда-чалуларда аумас-ишелмәс иттереп бастырып бәйләде, атын җиккәндә ыңгырчагы ат аркасын чиләтмәс, камыты муенын сук- мастай, кичүле-чокырлы җирләрдә тугарылып китмәстәй итеп җикте. Әтиләренә йөк төяшеп, ат җигешеп йөргән бала-чагага шушы эш үрнәкләреннән дә көчлерәк тагын нинди тәрбияви тәэсир булсын, ди!..
Хәер, урам яктан кинәт «ызнакум»нары-белешләре тавыш бирсә, әтиләренең аю хәрәкәте белән атлый-йөгерә чыгып, җил капкаларын төбе шытырдаганчы киң ачып җибәрүе, якты йөзле, татлы сүзле булуы, табыннарында бәлешләре дә тәмле булуы — болары тагы бала-чагага ничек инде тәрбия тәэсире ясамасын, ди!..
Шулай да йорт тоту, гаилә үстерү мәшәкатьләре барыбер йорт анасы өстеннән төшмәде.
Киң ак битле, юан беләкле, баһадир гәүдәле Маһирәттәй холкы ягынннан да ифрат та кырыс, ифрат та гайрәтле апакай иде. Дивизия, хәтта армияләр йөртердәй гайрәт иясе диярсең.
Урам малайлары без дә аның йогынтысыннан читтә кала алмадык: ул безгә дә «яу» булды, без дә аның белән үзебезчә тарткалашып үстек. Ул «фронт сызыгы»ның теге ягында, без бу ягында идек...
2
Без Аскы урам малайларының күңелендә хәтер кошы уянып, ис- акыл кергән чаклар колхозлы яңа чорның беренче елларына туры килде. Авыл тормышына, яшен-картын шаккаттырып, беренче күрмештә гаҗәп тә куәтле тоелган тракторлар, машиналар килеп кергән чаклар...
һәм безнең Күгәрчендә беренче күренгән машиналарга каршы «мө-
«• 67
МӘҖИТ РАФИКОВ
селманлык сагында» ни яман гайрәт чәчеп торучы «батыр» кем булды дисез?
Нәкъ үзебезнең шушы Маһирәттәй!
Минем истә: машина күренсә, нәрсәдер укынып, ялт-йолт каранып төкеренә-төкеренә узып китә торган үз урамыбыз карчыгы Хәбиб тә бар иде, капка төпләрендә ни гаҗәпләнергә, ни шомланырга белмичә катып калган түгәрәк сакаллы картлар да... Әмма ул тракторларга, машиналарга каршы үзе бер яу булып күтәрелеп чыгучы тик бер Маһирәттәй генә булды.
Хәтәр ханым иде ул. Үрге очның Язари карт кызы. Ул картны безнең авылда «Зари мулла» дип тә йөрткәннәр. Күрәсең, указлы ук мулла булмаса да, тәкъвалыгы, кызу канлы фанатиклыгы белән дан тоткан. Менә шуның кызы Маһирә безнең түбән очтагы атлы сәүдәгәр Кара Бакый йортына ак килен булып төшкән дә инде. Ак битле ул үзе, зәңгәр күзле. Төскә-биткә ак булса да, казан чуеныдай Кара Бакыйлар токымына бик тә торырлык килен булып чыккан. Кара Бакый нигезендә тормышны биетеп алып баручы башкомандующий булып киткәч, инде тагын ни әйтәсең!
Биредә мин Маһирәттәйләрнең йорт урыны турында берничә сүз әйтеп узарга тиеш булам. Авылның гына түгел, бар районның, хәтта илнең диярлек кайнар бер ноктасы ул алар торган урын. Нәкъ олы юл өсте. Капкалары олы юл күперенә каршы гына ачыла.
Өстәвенә тагын нәкъ колхоз оешкан елларны безнең әтиләр үзебезнең урамга бер кое казытасы булганнар иде. Ул вакытларны безнең авылга кайдандыр кыргызлар килеп чыкты. Шуларның берсе — имән төбедәй тазасы, йөргәндә зур башын югары тотып, калын күкрәген киереп, тезләрен яхшы аттай күтәреп-күтәреп атлый торганы — Чирек- галп исемле иде. Менә шул Чирекгали безнең Аскы урамга кое казып бирде. Кызыл балчык өеме уртасындагы тирән чокырга әтиләр үзен такта чиләккә утыртып чыгыр арканы белән төшереп җибәрә торганнар иде... Тирән булды коесы. Сиртмәсе биек, суы тәмле, салкын, тешләреңә тиярлек.
Шул Чирекгали коесы хәзер дә авылны тәмле суы белән рәхәтләндерә әле. Өске урамнан да, аргыяк Башмак урамыннан, хәтта Олы урамнан да көянтә-чиләкле кызлар өзелми. Менә шушы коеның да урынын, каяндыр белеп, нәкъ Маһирәттәйләрнең капка артыннан гына сайлап талканнар бит! Күпернең каршысында гына ул кое, олы юлның борылышында гына... Маһирәттәйләр капкасыннан чыгып, өч-дүрт кенә адым уңга атлыйсы...
Мрак, Мәнәвез, Уфа якларыннан килүче машиналар да, аларга каршы Мәкъсүт, Исәнгол, Сарыкташ, Оренбург якларыннан килүчеләре дә уза безнең авыл аркылы.
Күпер башында тезелеп куе ябалдашлы мәһабәт тал-тирәкләре дә, күпер борылышында гына шундый әйбәт сулы коесы да була торып, ничек инде шофер халкы, тузан йота-йота килешли, шушында бер туктап мыек чылатып, тын алып китмәсен, ди?..
Ә күпер астыннан йөгерек Җидеболак чуер ташлар өстеннән тәгәрәп агып ята. Мондагы каз-үрдәк дигәнең! Күпернең астында да, чуерташ җәелеп киткән өске ягында да, ләмләнеп киткән түбәнге агымында да бакырдашып тулган. Ярты авылның каз-үрдәге шушында каңгылдаша.
Күпер каршында торучы йорт анасы Маһирәттәй үзе дә күп бәбкәле бер ана каз шикелле иде. Дөрес, казларның да төрлесе була. Тузынып, канатлар кагып, кычкырыша-каңгылдаша талашкан чакларында, кайвакытны ата казың да, муенын борып ысылдый-ысылдый, үз «көтүен» алып бер якка чигенә башлый... Маһирәттәй исә ана казларның да шундые булды — ата казларга бирешәсе түгел! Яңгыравыклы
олы тавышы да аның — нәкъ гайрәтле бер ана каз тавышы, — үзеоез- нең түбән очта бер кычкырып җибәрсә, Язари карт торган Үрге очларны яңгырата...
Әмма да дин-мөселманлык дигәндә Маһирәттәй үзенең сәүдәгәр иреннән чагыштыргысыз куәтлерәк иде. Миңгали абзый ул — көнендә ф дә, төшендә дә гел тире-яры, чүбек-чүпрәк, йомырка-фәләине кайгыр- _ тып өйрәнгән башы белән, ашын бисмилласыз гына ашап, түшәккә < бисмилласыз гына ауса да, бик рәхәт йөреп, бик рәхәт йоклый белә >. торган кеше — аңа ни, дөньяда иске-москы бетмәсә, йөрер юлында £ кинәт җир ярылып, аты-арбасы гына убылмаса, калганын бик ул хәтле 13 кайгырып мәшәкатьләнмәс бер зат. Ә Маһирәттәй... Ю-у-у-к! Ул бу $ «ахыр заман галәмәте», «шайтан арбасы» трактор, машина кебекләргә £ тыныч кына чыдап карап торасы кеше түгел иде! и
Бер дә аңлый белми иде шул Маһирәттәй безнең ише бала-чага - күңелен. Үз балаларының («кыргын явы»ның) да күңел нечкәлекләре- * нә керешеп тора торганнардан түгел иде шул..
Истә, бик истә ул беренче трактор, беренче машиналар. Безнең и ише, су буеннан бака «колыннары» тотыл, аларга «абзар» корып уй- = ный торган авыл малайларын нинди кайнар кызыксыну белән кызык- < тырып, акыл ирешмәс хыяллар белән канатландырып җибәрде алар!.. 2
Без беренче күргән трактор үзе морҗа сөремедәй кап-кара, киң түш- ' ле, искитмәле зур, коточкыч көчле булып та, үзе ят, хәтта куркыныч та, үзе тагын мавыктыргыч кызык та тоелды.
Март аеның дуамал яман кар бураннары тынып, көннең ачылып, күкнең язгыча зәңгәрләнеп киткән бер чагы иде. Ап-ак кар сырынтыларын бурап-бурап сылап салган — абзар түбәсенә кардан гына йөгереп мен дә кит!
Ник шушындый көнне сайлаган ул трактор? Куәтен ачыграк күрсәтер өченме әллә?..
Район үзәге Мрак ягыннан, Түбәнге оч Бәләкәй күпердән килә иде ул. Без ишегалдында кар сырынтысын астан казып, «өй ясап» йөргән җирдән, кинәт пыр тузып чабыша-чабыша, аргыяк Башмак урамына чыгып каршыладык аны. Беренче аптыраганым шул булды: чиксез калын яткан карга ничек батмый килә диген син аны! Чана юлыннан да түгел бит, тапталмаган җирдән килә. Борынын әле түбән төртеп, бер сырынтыдан төшеп китә, әле күккә чөеп, икенче сырынты өстенә менә. Артыннан төшеп, эзеннән йөгерү рәхәт тоелды: бер дә карга батмыйсың. Яссы-яссы сырлы чылбыр эзләре карны тигез генә тыгызлап, ба- сынкырап узган —такыр җирдән йөгерәсеңмени!
Гөрелтесе тагын! Шул хәтле авыр «тимер тавын» дерелдәтеп алып килә. Йөрешен бер әкренәйтеп, бер шәпләп киткәндә, я борылганда хәтта калтырап-калтырап пытырдый башлый. Тимер-томыр чыкырдавы шундый каты — әниләрнең пычак белән көйгән таба кыруы гына түгел инде... Үзен күргәнче, әнә шул гөрелтесенә ис китёп йөгердек тә без аның каршысына. Үзенең торбасы да бар Шома һәм кара торба. «Выт-выт!» китереп, күккә зәңгәр төтен алкалары чөеп бара
Бер уң ягына, бер сулына чыгып йөгерешәбез, батыраеп хәтта алдына, каршына ук чыгып карыйбыз бу «тырраххтырр» дигән тимер пәһлеванны. Үзе бик куркыныч та тоелып куя. Кинәт борылып өстенә килә башласа, син хет кычкыр, хет кычкырма, ул барыбер сине ишетмәс, шытырдатып таптап китәр кебек... Өстендә утырган кара киемле, ак чырайлы кешегә күз төшкәч кенә тынычланып куясың...
Кире артыннан төшсәң, басып менә торган баскычына күзләр кыза| «Их, сикереп менеп, басып китәргә!..»
Тракторның көчле гөрелтесен ярып-ярып, нечкә тавышлар ишетелеп китә:
— Кара, кара! Тәгәрмәчләре ничек!
— Карга тимичә дә тәгәрәп кенә бара бит, ә!
Без әле аның киң ялтыр чылбыры көпчәкләре астына түшәлеп кенә бара дип тел белән әйтә дә белмибез, әле «әллә нәрсәләренең әллә нишләүләренә» гаҗәпләнә генә беләбез. Ә шулай да бу безнең өчен ат кына, колын гына түгел инде! Бу ниндидер^ коточкыч куәт иясе. Яман да кызыклы нәрсәкәй, әлегә безнең «буйлар җитмәс» хыялга карый торган нәрсә...
— Кибәнеңне эләктереп алса, кибәнеңне дә өстерәп апкитәр бу!
— һи! Кибән, ди. Эләктерсәң, әнә безнең Уен тавын да... Әйеме?..
Гөрелдәп барган шушы трактордан башка акны-караны күрмичә, үзебезнең Уен тавы яныннан төшеп, әлеге өянкеле күпергә якынлап кына килә идек, менә бер вакытны, дөнья яңгыратып, яман да гайрәтле бер тавыш колакларны ярмасынмы!
Мин аның беренче сүзләрен абайламый да калдым бугай... Карасам, җил капка артында Маһирәттәй дулыймы бу, әллә давыл уйныймы! Каян безне күреп алган диген! «Хәким!»—дигән сүзен аерып ишеттем...
— Ах, ходай оргыры бала! Син дә тагылдыңмы?! Ахыр заман фетнәсе булыргамы?! Кайт хәерле сәгатьтә, башыңны бәреп ярганчы!...
Күрәм, Хәкимнең бите агарды, төсе качты. Фатих белән мин дә туктап калдык. Тракторыбыз туп-туры күпергә карап китә барды, без—■' яшен тизлеге белән яр астына сикереп, өянкеләр артына поса-поса, карлы боз буйлап элдерт! Рәхмәтулла абзыйлар ягына чыктык та тизрәк тыкрык башына кереп постык.
Поссаң да, мондый минутта тик кенә торып буламыни ул! Хәким тыкрык башында яшеренеп калды, Фатих белән без, кире бозга төшеп, өянке төбенә күчтек.
Трактор, кәефле генә гөрелдәп, күпер аркылы чыгып бара, Фатихның әтисе — киң сакаллы, көрәк куллы Газиз абзый — үзләренең капка төпләреннән, бер дә акыл җуймастан, тыныч кына, сабыр гына карап тора...
Ә Маһирәттәең ике беләген сызганган, итәген кыстырган, камырлы кулында күп балалы гаиләнең озын да, юан да уклавы, сары кашларын җимергән, күзләрендә, бөтен чыраенда — әллә кемнәреңне өзгәләп ташлардай дуамал ачу! Җил капкаларыннан атылып килеп чыкты да, уңлы-суллы ялт-йолт бер каранып:
— һай, аңгыра бәрәннәр! Нәстә карап торасыгыз, сакал сәлперәй- теп! Куыгыз чукмарлап ахыр заман галәмәтен! Куыгыз шайтан арбасын! Көлен күккә очырыгы-ы-ыз!..
Газиз абый, бәласеннән баш-аяк дигән шикелле, тыныч кына борылып ишегалларына кереп китте. Ә безнең Маһирәттәй — кайда да үз хөкемен өстен тота торган апакай — кайнап торган бу олы юлны да үзенең мич арасы кебегрәк күргәндер, ахрысы, менә бер заманны «зөл- фекар»е белән яман селтәнеп, тракторны җәһәннәмгә очырырдай кыяфәт белән һөҗүмгә ташланды бит!.. Менә уклау башы, һаваны ярып- ярып, радиаторга төшә, «дан-доң»лар ишетелә башлады...
Бер вакытны тракторчы абзый иелә төшеп әллә нәрсә эшләгән иде, тимер таудай трактор, юл читеннән борыла төшеп, калтырана-калты- Ран.а м ы.тырдап; акРен генә Маһирәттәйнең өстенә килә башламасынмы! Маһирәттәй бик кыю карап торды да, бу тимер тауның акылы югын аңлап алгандай, ялт борылып: «а-ай алла»сын тәкърарлый*
тәкърарлый. өенә чапты. Капка төбендә абынып егылгач, бер катасын кулына тотып, кереп юк булды.
Бу хәерсез сәгатьтә кайтып әнисенең күзенә күренергә Хәкимнең дә башына тай типмәгән бит. Киттек без барыбыз бергә трактор артыннан. Олы урам малайлары да кушылды. Үрге очның Сыртка чыга торган урамыннан Мәкъсүт юлына ук озатып җибәрдек.
Бездән унбиш кенә чакрымдагы борынгы башкорт авылы Мәкъсүт- тә МТС ачыласы безнең әле истә-акылда да юк иде...
Бу көнне, безнең ише малай-шалайга дисәң, бөтен дөньяда авыл ярып узган шушы трактордан кызыграк бер нәрсә дә, шуны йөртүчедән батыррак, шәбрәк кеше дә юк иде.
Бу трактор безнең акыл да, хыял да әле иңли алмас яңалык булып килде. Без аның куәтен-сәләтен печән кибәненә, хәтта үзебезнең Уен тавына ннсбәтләштереп чамалаганда, авылның бар тормышын каядыр алга, яхшы якка таба сөйрәп алып китәсен дә күңелнең ниндидер бер сиземе белән сиземли идек бугай.
Шулай итеп без, атлы-арбалы, чөшлеле-чабаталы авыл үзе һич- кайчан, һичничек ясый алмас тракторны да күрдек. Авыл аксакалларының барысының бергә зиһеннәре җитмәс бер әкәмәт нәрсәкәй! Әмма авылның нәкъ үзенә кирәк нәрсә.
Иң олы хикмәте шунда — кеше ясаган бит аны! Безнең «Мыр-мыр» Сәлахи абзыйлар, «Манифыс» Насыйбулла абзыйлар, әтиләр ни күреп, ни ишетеп тә белмәгән әллә кайсы ерак каладагы, безнең әтиләр бер дә күрешеп танышмаган, белмәгән кешеләр ясаган аны.
Авыл белмәгән җирләрдә дә авылны кайгыртучы кешеләр булыр икән!
Хәким ул көнне кичен бик ачыгып кайтып кергәч, Маһирәттәй аны, «ахыр заман фетнәсе булмасын»га юрап, бәргәләп алган бугай. Без, үзебезнең иптәш малайның горурлыгын кимсетмәс өчен, анысын сорашып тормадык...
4
Бу чылбырлы тракторның үзенчә юл ярып узуы шуңа булгандыр: карлар эреп, юллар өзелгәнче тагын бер шундый трактор гөрелдәп үтте, ташудан соң, сулар тартылып, арба юлы төшкәч, җитез генә көпчәкле тракторлар да, алыптай зур әрҗәле йөк машиналары да уза башлады.
Бәләкәй күпер ягыннан берәр гүелдәү ишетелдеме, аргы як өйләр артында юл тузаны күрендеме,—без инде, өянкеле күпер аркылы, Уен тавы кабыргасыннан, колхоз тимерлеге яныннан үргә, Башмак урамына кем узардан йөгерешәбез. Машинамы ул, трактормы — ике кулны болгап, җилләнә-җилләнә, һай-һаулап каршына чыгабыз да, артыннан ук борылып, тузан болытына чумып, рәхәтләнеп йөгерә-йөгерә кире төшәбез. Тузаны, бензин исләре безгә кызык та, рәхәт тә...
Машина дигәнең, күперне чыккач, юл борылышындагы сиртмәле кое янында тукталмый узамы соң! Майланган кара куллы абзый безнең урам коесыннан агач чиләген тутырып су ала, үзе дә эчә, машинасына да эчерә. Менә шул арада без ялан тәпи, ялтыр борыннар, иркенәеп китеп, аның машинасын якыннан ук бер карап чыксак ни була да, канатына басып, кабина эчендәге елтыр нәрсәләренә бер күз салсак ни була ди? Бигрәк тә кабинадан чыккан шоферның нишләгәннәрен күзәтеп, күңелдән отып кына торсак? Батыраеп, үзенә: «Драстуй, ызна- кум!»— дисәк?! Бу сүзне без бит беләбез! Хәкимнең әтисе Миңгали абзыйдан отып алганбыз: руслардан берәрсе килеп туктаса, ул аны шулай дип чыгып каршылый, кунакның атын җитәкләп, көр тавышы белән: «Әйдә, әйдә, пырхади!» — дип тә өстәп җибәрә... Ә инде шунда шофер
МӘҖИТ РАФИКОВ ф СУ БУЕНДА БЕР УРАМ
абзыкаең бер елмаеп, күз дә кыссамы, шаярткандай берәр сүз дә ычкындырсамы?.. Безгә аңа бу җәйге эссе көнне әнидән чүмечкә генә әйрән тугылатып алып чыгып сыйлау да «пужалысты» гына! Инде машинасына да утыртса, әллә кайларга да чыгып китәр идек әле. Вәт булыр иде үзебезнең дә бер ызнакум абзый!
Ә шундый бәхетле бер минутта, бусагадан бер кычкыруы белән дөньяны икегә ярып, сафура бураннары куптарып, Маһирәттәй килеп чыкты исә — бөтенесе бетте диген! Шатлык та, якты көннең кызыгы да бетте, ызнакум да юк...
— Аһ, алланың каһәре генә суккыры! Каян килә бу шайтан арбалары?! Бу ахыр заман фетнәсе нишләп йөри монда тагын! Тапканнар юаныр нәстә! Ух, мордар киткереләре!..
Без шунда ук, кычыткан чыпчыклары кебек, кайсыбыз кая пыр тузышып, юк булабыз...
Андый чакта Маһирәттәй безгә чын дошман иде, әлбәттә. Хәким дустыбызның әнисе булса да, барыбер явыздан-явыз дошман...
Без тыкрыктан, Өске урамнан әйләнеп каршысына чыгарга ашыгабыз да бит, кая ул өлгерү! Машина шул... урамда тузаны гына эленеп калган була...
5
Көтмәгәндә — менә шатлык! — безнең «1 август» колхозына да машина килде, йөк машинасы. Шоферын бүгенгедәй хәтерлим, дядя Федя исемле иде. Фамилиясе Соловьев. Озын буйлы, таза гәүдәле бер абзый. Безнең өйгә керсә, түбәсе матчага тиярлек. Озынча битле, зәңгәр күзле, сирәк саргылт чәче читләрен пеләш ялый башлаган маңгаена төшеп тора. Тыныч, сабыр табигатьле, салмак хәрәкәтле, ачык чырайлы, хуш күңелле һәйбәт бер абзый иде ул. Каян белгәннәр диген безгә нәкъ шундый кирәген!
Бөтен җәйне кояшта янып, җиңсез майкадан, ялан баш йөреп чыкты дядя Федя. Җилкәләре киң, беләкләре бүрәнәдәй.
Хәзер инде без иртәдән үк колхоз правлениесе янында чуалабыз. Анда Маһирәттәй дә юк, машина да төннәрен правление ишегалдында тора. Кара айгыр абзарының капкасы артында гына.
Чынын гына әйткәндә, без бу «полуторка»ның көпчәк сырларын капшап, фара пыялаларын ялап алырдай булып, кызыксынып караулардан тиз уздык, бала җанлы дядя Федяның кул астына тиз үк керә башладык. Тукталыш саен аңа әле яньчелгән кара чиләге белән йөгертеп су алып киләсең, әле кузовтан тимер көрәген алып сузасың, әле ындырда, яңа уңыш игенен төяшкәндә, киң яшькелт-соры брезентны ялан аяклар белән такта әрҗәнең почмакларына ук җиткереп, тишек- ярыкларын каплап түшәшәсең, ашлык төягәннән соң брезент читләрен кайтарып, әйбәтләп өстен каплашасың — безгә мондый эшләр «нипа- чум» гына ул!
Бер көнне без шул машина белән кузгалып киткәндә, правлениедан колхоз председателе Кабак башы Мотыйгулла абзый килеп чыккан иде. Дядя Федя аңа, безнең якка елмаюлы бер ым ясап: «Эти тоже мои стажеры!» — диде... Үзенең чын стажеры исә Өске урамның Дәмин карт улы А1өхәммәтвәли абый — Дәмин Вәлие иде аның.
Дядя Федя үзенең ялтыр башлы, ялтыр саплы кәкре тимер ачкычын. радиаторның «ияк астына» тыга да, бер генә зырылдатып әйләндереп җибәрүе була—машина дер-дер калтырый да башлый. Ул кабинага кереп рульгә тотынганчы, без әрҗәсенә, песи балалары кебек, тырмашып менеп бетәбез...
Дядя Федя безне ничек тә зурлардан аера. Кабина тәрәзәсеннән юрамалый бер кырыслык белән:
— Держись, орлы! — дип кычкыра да кузгатып алып китә иде.
Соңыннан белдем: ул безне бөркетләр дип йөрткән икән...
Машина кузгалып киткәч, аның иң кызыгы — кабинасына тотынып алга карап бару! Менә бер вакытны тузанлы юлдан, кытаклашып, пыр ♦ тузышып, каралы-сорылы тавыклар ике якка оча. Ул арада әллә кем- j? нәр капкасыннан, зур кара бер йонлач йомгак булып, калын тавышлы, £ яман да усал бер Карабай атылып чыга, тешләрен ыржайтып, ыргыла- 7 бәрелә, машинаны өзгәләп ташлардай булып кылана — инде ничә тап- g кыр шулай абалап та, бу машина дигән нәрсәнең бер дә алай зыянлы _ түгеллеген, хәтта бик тә файдалылыгын, армый-талмый эшли белүен 3 һаман аңламый... 2
Ә каршыңа... ә каршыңа йөгерә-шуа тузанлы юл килә, тәрәзәле-гөл- - ле өйләре, капкалары, читәннәре, урам уртасындагы кибете белән, о үтеп-сүтеп йөрүче, карап торучы кешеләре белән урам йөзеп килә. Барысы да үзебезнең авыл. Йорт-куралары, бәрәңге бакчалары, кешеләре— барысы да... *
Авылдан чыгып киткәч, су буе таллыклары, өянкеләр, арыш, бодай, * солы, көнбагыш басулары, калку жирләр, уйсу буйлар — барысы да = ике ягыңда, зур-зур ике патефон тәлинкәсе шикелле, ике якка әйләнеп- < әйләнеп узалар. Якын тирәләр тиз әйләнә, ерак калкулыклар, урманлы °- зәңгәр таулар, сиздермичә үк диярлек, әкрен генә йөзәләр.
Без, тешләрне ялтыратып, бер-беребезгә карашып алабыз; «Тот, “ Маһирәттәй, безнең койрыкны!..»
Безгә рәхәт! Без бу кояшлы болыннарның, басуларның, урманлы < тауларның җылы һавасында җилләнә-жилләнә, һәр якка кызыгып, йотылып карый-карый, бу дөньяны шундый кояшлы килеш, үз өебез кебек якын күреп, күңелгә кабул итеп алабыз.
Гаҗәптер, ул малай чакларның көне бик озын кебек тоела торган иде. Бәләкәйрәк бер авылның бөтен бер елы хәтле! һәрбер көне — үзе бер мәңгелек...
6
Бәйрәмнәрне бик күп ташып йөрде ул дядя Федяиың «полуторка»сы. Күмәк хезмәт, күмәк ял бәйрәме. Әле ул аллы-гөлле киенгән печәнче апа-түтиләрне, абый-абзыйларны, тальяннарын уйнатып, яңа җырлар җырлатып, Тукмак чишмәсе болынлыгына, я Олы тауның аргы буена алып китә, әле шаулап-гөрләп торган ындырдан, үлчәүдән ашлык төятеп, бушатучыларын утыртып, Назаркинога юл ала, әле колхоз бакчасыннан әрҗәсенә кыяр тутырып, Чапык, Троицк, я Мрак базарларына юнәлә. Өсте-өстенә куеп, ящик-ящик карлыган төяп җибәрсәләр, Бай-макка да, күрше өлкә үзәге Оренбургның атаклы «Толчок» базарына да, хәтта Магнитогорские да барып, зур базарлар шаулатып йөреп кайта... Инде язгы чәчүләр беткән бер арада агай-түтәйләрне Эйек буена ташый. Авылда бер гармун калдырмыйча, сәхрәгә! (Күңел ачып, ял итәргә су буена, табигать кочагына чыгуны бездә сәхрәгә төшү диләр.) Я күп авыллар аркылы, чәчәкле болыннар, тугайлар буйлата, колхоз халкын Мрак ягына, район сабан туена алып чыгып китә...
Зурлар кайда, без шунда инде! Аяк араларына кысылып булса да барабыз...
Безнең ише каткан тезләрне, бу машинаның машиналыгы гына түгел, бәлки аның ешрак менә шулай кешенең күмәгрәк җиренә, эшнең кайнаррак, шаян сүзнең, уен-муенның күңеллерәк җирләренә йөрүе дә кызыктыра иде. Әти-әниләр эшләгән кыр станына туры килсәң, төшкелектә дядя Федя белән эшем кешеләре безгә дә итле аш сосып бирәләр.
Печәнчеләр янына барып чыгасың икән, анда комсомол укытучы
лардан я куе толымлы, зур-зур зәңгәр күзле җырчы апа Мәбрүрә, я буе озынлыгыннан уңайсызлангандай, иелә төшеп йөрүчән Фәйзер абый эш арасында әле кычкырып яңа гәзит укыйлар, әле «Чимбирлинның сатыйм анасын!..» дип, шигырь сөйләп, әле җыр башлап, яшьләрне бер җилкендереп алалар.
Көлтә ташучы, эскерт салучылар янына килсәң, анда әлеге озын Фәйзер абыйның әтисе Хәбибрахман абзыкай — «ярман» сугышында бер бармагын өздереп кайткан чал башлы, каткан түбәтәй, ерык авыз, шаян сүзен һнчкайчан өендә онытып калдырмас хуш күңелле, әйбәт карт — эскерт башында торган җиреннән, ак күлмәгенең сызганылган бер җиңен кире кайтарып төшергән, кулы белән колагын учлаган да, җиң эченә борыны белән кереп өрә-өрә: «Күгәрчи! Әлү! Әлү! Күгәрчи-и! Вада нады! Вада-а! Тут нашы рабуты гәрәчә... Бригадир пил, пил да әйрән канчал!..»—дип кылана-кылана, бар кешене аяктан егып көлдерә. Имештер, авылга яңарак кергән телефон инде басуга, эскерт башына да килеп менгән!..
Ындырда дисәң, анда ииде ялкауга гына эш табылмый! Берәүләр яңа ашлыкны җилгәртә, икенчеләр себерә, өченчеләр өя... Анда үлчиләр, монда төйиләр дә Назаркино ашлык тапшыру пунктына озатып торалар... Монда дисәң, үзебезнең йомыры гәүдә, түгәрәк сакал, хәйләкәр шаян Ибәтулла абзый, мыек астыннан гына көлә-көлә остара: <...Юк, шалишь! Әйтегез ул Кызыл таш егетләренә, мондый уңган кызларны читкә җибәрә, ди, панимаеш! Чыгармыйбыз авылдан! Егетләр үзебездә җитәрлек... Ялкаурак берәрсе булса, әйдә, юлы такыр! Жәл түгел!»— дип кыек атып, туры тидереп йөри...
Сәхрәдә, сабан туйларында бигрәк тә күңелле инде! Безнең ул еллардагы икенче бригада бригадиры, тау башы Көртлек Сабирҗан бабайның олы улы Фәезхан абзый шундый да моңлы җырчы икәнен мин нәкъ Эйек буенда сәхрәдә генә белеп алдым. Аяз матур бер көнне халык яр башында, таллык арасындагы чәчәкле болында, казаннар асып, самаварлар кайнатып, табын корып утырганда, комсомоллар җыелы- шып-биешеп, өлкәннәрнең дә күңелен җилкендереп җибәргән иде. Фәезхан абый «Кара ла гына урман»ны шундый өздереп салды — хәтта нечкә яшь талларың, ал чәчәкле болын канәферләрең дә тынып тыңлап торгандай булды.
Ул сәхрәләрдә алдынгы колхозчыларның исемнәрен кычкырып әйтеп, рәхмәтләр яудырып, ил-күз алдында бүләкләр дә тапшырыла, бөтенесе бергә ашап-эчеп сыйлана да... Ә район сабан туенда исә безнең ат җанлы Шәрифулла җизни, колхоз Кара айгырының каеш дилбегәсен өзәрдәй булып тарта-тарта, төрле районнарда дан тоткан юргалар белән узыша...
Маһирәттәй шулай капкасы артында күренгән машиналарны «каршылый» калды, безнең исә иң күңелле сәгатьләр дядя Федя машинасында шулай уза башлады.
Ул «мәңгелеккә тиң» көннәрнең берсендә без шулай җәйге кояшны имин генә баеттырып, өйгә, үзебезнең әниләр янына, кайтып киләбез. Өс-башны тузан баскан, күңелләр канәгать, карын ачкан. Үзебез һаман дядя Федя белән иртәгесе көн турында сөйләшәбез... Маһирәттәйнең Хәкиме дә шул безнең «шәйкә»дә инде...
Менә бер вакытны, кичке һаваны ярып, әлеге ана каз тавышы яңгы-рамасынмы! Маһирәттәй капкадан чыгып баскан, ачулы карашы белән яндырып карый.
— Әй, бигылай! Тагын шул шайтан арбасында йөрдеңме?! Кая синең бозавың, адәм актыгы? Шулаймы синең бәрәңге утавың? Шулаймы түтәлләргә су сибүең?! Кая качасың тагын? Аш суынып бетә бит инде, гөнаһ шомлыгы! Кайт әйдә хәзер үк аш эчәргә! — Үзенең кулында, һаваны чаж-чож кисеп, яшел тал чыбыгы уйнап тора.
Хәкимебез, кызу табага баскан песи кебек, угаланып таптанып торды да, читтән, күпер башыннан ук урап, Фатих белән миңа ияреп, безгә кунарга китте...
Бардырмы дөньяда хәзер ул олы җанлы әзмәвер ир дядя Федя? Ватан сугышы юлларында минага-бомбага эләкмичә, өенә исән-сау кайта алдымы икән? *
Соловьев иде аның фамилиясе. Очрашырга-күрешергә язса, татлы да бер әңгәмә корып утыра белер идек!.. £
7
Маһирәттәй балалары эшнең авырыннан да, карасыннан да курыкмас әрсез һәм чыдам булып үстеләр. Киреләнү, чәпчү, шыңшу дигәнең аларга йокмады, әниләренә каршы сүз әйтү гадәтләре булмады. Иртән торгач, урын-җир әйберләрен кояшка, бакча киртәсенә чыгарып элү, идән себерү кебек вак-төяктән башлап, түтәл казу, ул түтәлләрнең туфрагын әледән-әле йомшарту, бакча утау, бәрәңге төпләрен өю, иртә- кичләрен су сибү, абзар чистарту, ишегалларын себерү кебек йорт эшлә-рен алар бәләкәйдән үк башкара белделәр.
Маһирәттәйнең телендә «ыступай пырбалис!» дигән бик көчле бер рус сүзе бар иде. Балаларын ашатып-эчергәч, кайсысын кайсы эшкә, нинди йомышка олактырганда, үзенең яңгыравыклы тавышы белән. «Я, ыступай пырбалис!»ны бер әйттеме, шуннан сон да таптанып торуның хәерлегә түгел икәнен сигез баласының сигезе дә бик яхшы беләләр иде...
Уенда да, эштә дә алар әүвәл авыр кузгалучан, әкрен кызучаннар, әмма дә бер җайга кереп алгач, инде ару-талуны да, туктауны да белми торган ныклы, куәтле булдылар. Кара Бакый токымы! Буш хыялга бирелмәс, күктәге йолдызга үрелмәс, әмма җирдә нык тора торганнар. Әкрен үрлиләр, әмма бер ирешкәннән кире чигенмәсләр. Егам дигән имәнен екмый, салам дигән өен салмый калмаслар. Алынган эшләрен җиренә җиткереп эшли белерләр. Ачык күңелле, йорт җанлы, дус җан- лылар. Шаян сүзнең дә йомшагын, артык нык чәнчеми-чеметми торганын, күңелгә хушрак килә торганын сайлаучан—менә шундыйлар алар.
Миңгали абый үзе, аты кайсы авылда туктаса, шунда яшел сандыгыннан «мәкәрҗә» таратып, елмаеп йөри бирде.
Тора-бара Маһирәттәй дә бер кузгалган машиналар агымына тынычрак карый башлады.
Олы кызлары Хәят апаны күп сөйләп торасы да юк: без мәктәпкә йөри башлаганда, аны башкорт авылы Мәкъсүткә кияүгә бирделәр.
Механизацияле эшкә гаиләләреннән беренче булып зур уллары Әбрар абый тиенде-
Мин беренче тапкыр малайлар белән ат җигеп көлтә ташыган көннәрне Әбрар абый, Манифыс Насыйбулла абзыйлар белән беррәттән, минем биек үрәчәле рыйдыванга да көлтә төяп йөрде. Арыш көлтәсе авыр булса да. Әбрар абый ике япьле сәнәген җиңел уйната, көлтәләрнең башаклы башын үрәчәнең эчке ягына, камыл төбен тышка каратып биреп, минем эшне җайлы итә. Җитлеккән ир диярсең! Сөргән җирләр тырматуда без, малайлар, үгез җитәкләп йөргәндә дә безнең «ыстаршуй» Әбрар абый иде... Исәпләп карасаң, үзе уналты-унҗиде яшьләрендә булган.
Шул ук елларны ул тракторга да ияләшеп китте. Бер көнне минем абый: «Я. бүген кич нишлибез? Клубкамы?..» — дип сүз кушкач. Әбрар абзый: «Юк, мин бүген төнге эсминәгә чыгам бит, пылугарда мин...»— диде. Аңарчы мин, трактор белән җир сөргәндә, аңа махсус сабанчысы да кирәк була икәнен белеп тә бетерми идем...
Минем яшьтәге Гөлшатлары, авылның үтә дә тыйнаклыкта үсә торган бүтән кызларыча, әллә ни күзгә чалынмый иде.
Хәким янына дип, Фатих белән килеп керсәң, Маһирәттәй безне шунда ук кире борып чыгарып та җибәргәли иде:
— Хәким өйдә юк ул! Гөлшат тәтәсе белән иртүк чыгып китте. Чир- бай юлы өстендә бәрәңге күмәләр...
Без уен-муен эзләп йөрибез, ә алар, әнә, үзләренең бәрәңге төпләрен дә өеп бетергәннәр, колхоз бәрәңгесенә чыкканнар! Безнең әниләр әлеге «ыступай пырбалис!» дигән җилле сүзне әллә белмәгәннәр инде?!.
Аннары Хәкимнең энеләре Ягъфәр белән Рәшит, минем энекәш Марат белән Айратлар машина артыннан йөгерешә башлады...
Сарыкай Гөлчирәләре, аның артыннан Гөлмәрьямнәре дә инде бишектән төшеп килә иде. Гөрләп кенә яшиселәре, үрчи бирәселәре иде дә бит. бар илне тетрәтеп Ватан сугышы кабынып китмәсә...
Дәүләт бу күп балалы гаиләгә юкка гына ел саен зур акчалар биреп тормаган! Оланнары барысы да таза-сәламәт үстеләр. Төрле тәти китап, буяу каләмнәре, уенчык-мазардан да өзелмиләр иде. Беренче алган сырлы-бизәкле тальяннарын куенына кыстырып, Әбрар абый каршы тауның иң биек түбәсенә менеп, ялгыша-ялгыша уйнарга өйрәнгәндә, мин аңа «Атлар килә атлап-атлап, алма чәчәген таптан...»ны кабат- кабат җырлап, көй биреп утырган язгы кичләр дә булгалады...
8
Ирләр китте сугышка. Атлар китте. Машиналар...
Сугыш безне дә төрлебезне төрле якка ташлады.
«Пылугар» Әбрар абый белән кырык беренче елны бер күрешкән идек. Мин Оренбург фельдшерлар мәктәбенең беренче курсыннан кайткач. Бер айлык каникулда бер генә күрдем мин аны. Анда да очраклы гына. Ул тракторда, мин печәндә йөргәч ни...
Аскы урамда, Әбрар абыйларның читән коймалары турысында, бер ике-өч минут кына аны-моны сөйләшеп тордык. Үсеп, сөлекләнеп, тазарып киткән яшь егет иде инде ул. Кояшта янып, тагын да карала төшкән озынча шома битле, шат чырайлы. Калынча төз борыны астына ефәктәй тигез-кара мыек тибеп чыккан, коңгырт-кара күзләре дәртле карын, зур кытыршы куллары майланып каралган, күлмәк изүен ычкындырып җибәргән, кара тутлы муены шома, таза...
Шунда Әбрар абыйның бер-ике сүзе мине тәэсирләндереп, хәтта шомландырып куйды: «Сугыш килгән якларда, малай, кич караңгы төшкәннән алып, көн яктырганчыга хәтле бер дә ут алырга ярамый икән. Калаларда да, авылларда да... Әллә кайда бер җирдә шпион тотканнар, ди. Идел күперен шартлатырга йөргән, ди...»
Шулай күршеләрчә гади генә сөйләшеп тордык та, иртәгә тагын күрешербез әле дигән сыман, һәркайсыбыз үз юлыннан китте...
Егерме ике ел узгач кабат күрештек без Әбрар абый белән. Ул Ленинградтан, мин Казаннан — икебез бер вакыттарак отпускага кайтып төшкәнбез булып чыкты.
Безнең Аскы урам үз балаларын шулай әллә нидә бер булса да очраштыра, күрештерә тора ул. Ярый ла, безгә күрешергә язган! Ә шулай, иртәгә тагын күрешербез әле дигән кебек, күршеләрчә гади генә сөйләшеп торган җирдән, киләсе язмышларын үзләре дә белмичә, мәңгегә аерылышып киткән иптәшләр, дуслар безнең буын яшьләреннән азмыни!...
Болан карап торуга Әбрар абый һаман шул, үзгәрмәгән төсле иде. Тик хәзер фотоаппарат тоткан куллары ул хәтле үк каты, кытыршы түгел, ә җәйге кояшлы көнне анасы йортында киеп йөргән буй-буй кө-
рән ефәк пижамадан, үкчәсез җиңел ләпләктән, ул миңа бераз гына буй чүккәндәй дә тоелды. Хәрәкәте дә бераз йомшаграк, ничектер саграк төсле тоелды. Чигә чәчләренә көмеш җепселләр үрелгән, йөзенең элеккеге кара туты уңа төшкән, бит тиресе дә бераз юкарган, сөякләренә сылана төшкән кебек, күз тирәләренә берничә җыерчык кунган, елмайса-көлсә — битен-чыраен ничектер нурландырып җибәрәләр сы- ♦ ман — нәкъ Миңгали абзый елмаюы... s
Фронтта Әбрар абый шофер булып йөргән. Сугыш беткәннән бир- S ле — Ленинградта. Такси йөрткән, хәзер дә машинада. Хатынының исе- ? мен Маруся диде, бердәнбер уллары Валерик икән. Миңа үзенең адре- “ сын язып биргәндә, Финский вокзалдан нинди-нинди трамвай-троллей- < буслар белән барып, ничек ишекләренә борылып керәсен сызып-сырлап 5 күрсәткәч, үз исемен «Халитову Борису» дип язып куйды...
Бу күрешүдә аеруча гаҗәпләндергәне шул булды — Әбрар абый й баянда татарча-русча-башкортча көйләрне әйбәт сыздыра, үзе дә бик 5 моңлы җырлый икән! ф
Менә ничек гомер буе әкренләп ачыла икән сәләтләр!..
Юк! Сугышка кадәрге имин-аман елларны тау башында яңа талья- о нын юкка гына шыгырдатып утырмаган ул!..
Бу кеше дигәнеңне гомерең буе өйрән, гомерең буе аңла икән — ул “ барыбер син белгәннән баерак булачак...
Маһирәттәй жил-жил йөреп табын җыйган арада, Әбрар абый ми- “ нем алга Ленинградта үзе төшергән карточкаларын китереп салды. £ Арада кайберләрең өнсез-телсез калып карап утырдым.
Менә таза, калын гәүдәле Маһирәттәең дә Ленинградка барып - чыккан. Балалары арасында утыра. Күлмәге каплау изүле, бала итәк- s ле. Кәшемир яулыгын, авыл әбиләречә, ияк астына китереп бәйләгән килеш, галстуклап киенгән Әбрар абый белән шәһәрчә килешле, шома киенгән килене, ялбыр кара чәчле оныгы Валериклар арасына кереп кунаклаган, авызын кыса төшеп, чыраен катырып, объективка туп-туры карап утыра... Тән-бәдән җәһәтеннән көдрә чәчле сарыкай килене дә Маһирәттәйдән бер дә ким түгел.
Ә оныгы, Валеригы,— нәкъ Әбрар абыйның үсмер малай чагы. Кара тутлы озынча шома бите, күзләре-кашлары — бу кадәр Кара Бакый булыр икән!
Әтисенең авылда нинди уеннар уйнап, нинди эшләр эшләп үскәнен күз алдына китерәме бу бала? Безнең Күгәрченне беләме? Яратамы ул?
Менә Маһирәттәең, такси белән туктап, Дворцовый площадьта. Бөек Петр патшаның атлы һәйкәле янына килеп баскан... Әбрар абый аны, күрәсең, чүгәли төшеп, астан өскә карап төшергән: безнең авыл түтиенең башы бөек падишаһ башы турысынарак килгән. Бу якынлыктан каушаган, куркынган дисеңме Маһирәттәйне? Юк! Нәкъ үзебезнең Маһирәттәй килеш җитди, кырыс карап тора...
Ә менә монысында ул Пескаревское каберлегенә килеп чыккан. Чал башын игән. Ике каш арасын җыерчыкландырып, күзләрен әз генә йома төшкән. Аның да хәләле Миңгали абзый Бөек Ватан сугышында ятып калган бит! Миңгали абзый да ил азатлыгы өчен башын куйган . Сөякләре бу зиратта булмаса да, ил бер ләбаса!
9
Маһирәттәйнен Хәкиме авылдан китмәде, алай да күңелендә машиналарга бер уянган мәхәббәтенә тугры калды.
Хәким ул, инде әйткәнемчә, миннән бер-ике яшькә яшьрәк, сугышка эләкмәде, укуын гына читкә куеп торып, җиң сызганып колхозда эш
ләде, фронтка ипи ашатты. Хәрби хезмәтеннән кайткач, үзебезнең авылда пар тегермәнендә эшләп алды. Машинист булып.
Өйләнеп башка чыккач, үз нигезен ата-анасы йортыннан якын гына корып җибәргән ул. Әлеге өянкеле күперне генә чыккач, аргы якка» Башмак урамына менеп китә торган юлның астында гына. Нәкъ үзебезнең элеккеге колхоз тимерлеге урынында.
Келәт хәтле генә бер бура алачык иде ул элеккеге тимерлек. Киң такта капкалы, караңгы эчле. Сөрем тулы. Тышта, тирә-ягында сынган- ватылган атлы ургычлар, печән җыйгычлар ремонт көтеп торганда, без аларның утыргычларына менеп сикеренергә, атынырга, зурларча ат куган булып уйнарга ярата идек. Читтәрәк бер җирдә ат дагалый торган станы да бар иде ул тимерлекнең. Шул станның киң каешларында да атына белә идек... Олылар кушканда, без ул тимерлектә» аяк очына басып үрелә-үрелә, утлы күмергә күрек тә өрдерә торган идек әле.
Нәкъ шушы иске тимерлек урынында инде хәзер Хәкимнең йорт- ихатасы. Алты почмаклы өй, абзар-кура, бакча-түтәлләр. Балалары җидәү. Нәкъ шул без уйнап йөргән җирдә уйнап, шул туфракта казынып үсәләр. Кара Бакый балалары...
Хәзер авылда ул элеккеге тимерлекне күпләр белми дә инде. Эзе дә юк. Хәзер тимерлек дигәнең авыл артында, Сыртта. Автопарк дво- рында. Ремонт мастерскоеның бер цехы гына ул хәзер. Үзе үк зур бер сарай хәтле. Эченә керсәң — якты тәрәзәләре, баш өстендә — лампочкалары. Сандал, верстаклары, тишү-кыру станоклары. Станок саен — стенада электр кнопкасы. Учагында ташкүмер, күреген дә кнопкага басып кына өрдерәсең.
Бу тимерлекнең беренче кул остасы — шул Маһирәттәйнең икенче улы Хәким үзе була. Элекке тимерлек урынына шулай йорт салып утырган да үзе яңа тимерлекнең баш остасы булып киткән, анда хәзер теләсә нинди тимер кисәген балавыздай эретәләр дә сыгылдырып-бөгел- дереп «Әпипә»гә биетәләр.
Гүя ки тормыш үзе без малай чакларда ук Маһирәттәй улы Хәкимнең киләчәген шулай «программага салып» куйган!..
Алып батырдай таза гәүдәле ир хәзер Хәким. Буйга теге шофер дядя Федядан бераз гына кайтышрак булыр, әмма беләк, җилкә җәһәтләреннән аңардан тазарак. Игәүдәй кытыршыдыр көрәк куллары, дуслыкка. яхшылыкка юмарттыр күңеле, ачыктыр чырае. Мәҗлесләрдә карлыккан калын тавышы белән сузып җырлап җибәрүләре ни тора...
Эше шул булгач, кулына-битенә корымы-сөреме дә ягыла, билгеле. Әмма Маһирәттәй барыбер аны «ахыр заман фетнәсе» дип орышырга уйламый да...
10
Хәлләр менә шулай: Маһирәттәй белән безнең арадагы «яу» күптән беткән. Безнең як җиңде, Маһирәттәй җиңелде. Хәзер уклау белән трактор кыйнаганнарын сөйләсәң, көлә генә. Бер дә гаепсез, гөнаһсыз бер кеше кебек көлә. Әйтерсең ул җиңелмәгән дә! Кайвакытны машинада узып барган балаларына, оныкларына капка төбеннән генә кул болгый:
— Кереп чыксагыз ни була! Чәй эчеп китәриегез...
Без Аскы урам малайларының барыбызның да әниләр инде дөнья куйган. Бер Хәкимнәрнең әнисе Маһирәттәй генә исән. Барыбызга бер ана кебек ул. Безнең әниләргә күрше дә, гәптәш-сердәш тә иде бит.
Мин авылга кайтьш, урамнан беренче тапкыр узганда ук капка төпләрендә күренә ул, кычкырып әйтеп кала:
— Керми китмә безгә дә! Бергә уйнап үстегез бит... Локман Хәкимне мең яшәгән, диләр. Бер дә мең яшәмәгән ул, дус-иш белән бер күрешеп, бер сөйләшеп утыруны бер гомергә санаган, шуңа күрә мең яшәгән, дип әйтәләр аны...
Рәшит йорты — Маһирәттәйнең төп йорты. Шушы нигезгә ул Язари карт өеннән Кара Бакый сәүдәгәргә килен булып төшкән. Шушында ул, җил капкасын ачып, Миңгали абзыйны кәсеп юлына озаткан, кайткан- § да исә — йөгереп чыгып каршы алган, сугышка да шуннан озатып кал- £ ган. Шушы капкадан кызларын төрлесен төрле якка кияүгә, улларын о. тормышның төрле юлларына чыгарган. Янында Рәшите. Картларның: S «Хас Кара Бакый!» дигәннәре. §
Маһирәттәй биредә — олы гомер кичергән зур тәжрибә иясе, хөр- = мәтле түр анасы. Хәер, ул үзен алай зурга куймый. Улы-килене белән £ бергә, ул да эш эшли, аның киңәше ишетелә. Юкка-барга керешмәс ул, >. вакланмас, килешмәгән сүз чыгармас. Барлык бәбкәләрен — олыларын ° да, кечеләрен дә — куш канаты астында җылытучы карт ана каз ке- ♦ бек. Оныклары аның итәгенә ябышып тәпи басалар, кулына тотынып я атлап китәләр... °
Элекләрен Маһирәттәйләр өенә керсәң, түрдә — ярты взвод тәгәрә- я шеп йокларлык бер сәке дә ишек төбендә — кәнфит кәгазьләре ябыш- ® тырылган бер пыяла шкаф күрә идең... Бүгем анда — болдыр баскыч- а. ларына кадәр буялган сары идән, никель караватлар, диваннар, көз- н геле, полировкалы кием шкафлары, озайтмалы аш өстәлләре... Теле- s визорлары — яңа маркалы «Рекорд», радиоалгычлары — «Гамма-В-С», проигрыватель дигәне дә үзендә. Сырлы этажеркаларында китап та £ китап: «Сиваш», «Агыйдел», «Ак чәчәкләр», «Муму»... Өстәлдә яңа килгән «Огонек», «Азат хатын» журналлары, «Кызыл таң», «Хезмәткә дан» газеталары...
Әмма бу өйдә күзгә бигрәк тә ташланып, бәрелеп торганы — гөл! Гөл дә гөл! Безнең аналар, апалар һәм сеңелләр тәрәзә төбен тутырып үстерә торган ал, кызыл, алсу-кызыл, чия-кызыл чәчәкле гөлләр—тамчылы гөл, рәйхан, бәрхет гөлләре... Элекләрен бу гөлләр Маһирәттәйнең түр тәрәзә төпләремдә генә, кечерәк иске чуен, я чүлмәк савытларда үсә иде. Хәзер кая ул тәрәзә төпләре генә!—тәрәзә янындагы комод, өстәл, тумбочка өсләре дә тулы. Савытлары да зуррак, гөлләре дә эрерәк.
— Кү-үп шул гөлләрем, күп! — ди Маһирәттәй. — Кунак чакырасы булдымы, берәм-берәм алчыгып, чолан тутырып тезәм. Этү кеше утырырга урын җитми. Кунак таралгач, кире ташып куям. Урыннарына...
Балаларының кыз балалары да — Гөлҗиһан да Гөлсара, Гөлбану да Гөлҗәүһәр... Кайсысының кияве «үзбәктән, шуфир, өч балалары бар инде. Ташкент ягында торалар, Кәмчәткәдә... Әйе, әйе, Кәмчәткәдә инде, Ташкент ягында...». Берсе әрмән егетенә чыккан: «Төзүчеләрдән. Менә бездә дә таш магазин салып киттеләр бит... Ә кыз ашханәдә, аш биреп торучы. Танышканнар... Бардылар кияүнең иленә. Кавказ таулары ап-ак карлы, шундый мату-ур, ди! Беренче бәбиен дә шунда тапты. Тапкач кырык көн бер эш тә эшләтмәгәннәр, вәт! Бәбиен, ак бала дип яратып, үзләрендә калдырганнар...» Ә берсе Стәрлетамакта пединститутта укый икән: «Практикыга әти-әниләре авылына кайта, Мәкъ- сүткә...»
Инде оныклары кырыктан арта Маһирәттәйнең, оныкларының балалары егермегә житә.
— Балакайлары-ым! Барысы да балакайларым!..
Мәскәүдәге яшь төзүче оныгы да аның балакае, Уфадагы оныгы белән килене дә, аларның кечкенәләре дә, Ленинтрадтагылары да,
«Кәмчәткә»дәгеләре дә... Барысы да аның канаты астындалар. Дөньяга килгәннәре дә, киләселәре дә...
Ил анасы булган безнең Маһирәттәй. Кайларга барса да, күкрәгенә кысып сөяр балалары бар, кая керсә — түр аныкы.
Ана кеше чыраен балаларын сөйләгәндә күр икән!.. Яулыгы астыннан чал чәче бүселеп чыккан. Итләч битләре, киң борыны белән авызын, маршал Жуков иягедәй киң вә чыгынкы ияген уртада калдырып, ике якка салыныбрак тора. Үз гомерендә курку белми, сер бирми яшәгән кеше чырае бу. Үз иманы белән гомер сөреп, картлыкка аяк баскан... Әмма «балакайлары»н сөйләгәндә шушы кырыс чырай бу кадәр яктырып, дымсу зәңгәр күзләр бу кадәр яшәреп лә китәр икән! Ана бәхете бу кадәр дә олы булыр икән!
Ә бит бу чырайда, бу карашта тулы бер чорны үзенә сыйдыра алган бер күңел чагыла. Каршылыклар, авырлыклар тулы бөек бер чорны чагылдыра бу күңел.
Сүз дә юк, Язари картның Маһирәсе Кара Бакый йортына төкле аягы белән килеп кергән! Рәхәт булса, торырмын, кыен булса, аерылырмын да китәрмен, дип түгел.
Маһирәттәй кыйссасы
Үзенең Ленинградка баруын сөйләде миңа Маһирәттәй.
Берүзе чыгып киткән ул ил буйлап.
— Пуез сызгыртып кына очыртып аппара! Оренбурдан утырып киттем. Балалар аппарып утыртып җибәрде... Мәскәүдә — кеше! Килеп торып күп. Кая карама — пыяла да язу, тәрәзә дә чират... Кычкырдым: «Балам, дидем, билетка кайда пичәт сугып бирәләр сои?»... Ышанмассың, кассадагы кыз: «Дабай, бабушка», — диде дә, шыгрым кеше арасыннан кул сузып, пичәт басты да бирде...
Ленинградта туктагач, тәрәзәдән карасам, Мәрүсә килен халыкны ярып килә! Балалар тилиграм суккан. Шакмаклы йомшак машинага утыртып апкайтты. Йөртүе рәхәт.
Икенче көнне ачкычны миңа бирделәр дә эшкә киттеләр. Вәлирик укуга йөри әле. Өй эчләре ялтырап тора, бер эшләре юк. Күңелсез.
Бикләдем дә бакчага чыктым. Буяулы эскәмияләре, түгәрәк башлы тирәкләре, аллы-гөлле чәчкәләре... Карап туймассың!
Менә хатыннар килә. Күлмәкләре, яулыклары безнеңчә, сөйләшүләре дә безнеңчәгә охшаган. Юл кешеләре. Чимаданнары бар. Куанып киттем: «И-и, мин әйтәм, сез кайсы якларныкы соң?» — дим. Бәхәчка- ладан икән...
Бер бәләкәй лафкыда борыч күрдем. Борчаклы кора борыч. Өч кызыл ун сумлыкны чыгардым да өч кило алдым. Авылга, күчтәнәчкә. Хәзер ит күп...
Килен ошатмады. Үз кулымда бушлай да тулып ята, ди. Бульниста эшли ул. Авыруларга аш пешерергә көрпәләрен, маеи-шикәрен биреп торучы...
Кунакка аппардылар бер туганнарына. Ялтыр тартма апменеп китте. Кынупкасына баскач. Ышкафларын, диваннарын да шуның белән апменгәннәр... Ай-Һай ла, биектер өйләре! Тугызынчы катта торалар. Тәрәзәсеннән караганыем, кала өстенә колап төшәм дип торам. Чайкалып киттем... Шуннан тәрәзәгә карамыйча гына ашап-эчеп утырдым.
И ташкаласы зур! И матур!.. Ленин бабай торган өйне дә барып күрдем. Теге революция көннәрендә торган өен... «Әврура»га аппардылар. Пырахутына ук...»
Беренче машиналар килгәндә Маһирәттәй нәрсә кичергән дип уйлыйк икән? Үзенә күрә бер күңел фаҗигасе түгелме? Үз иманыннан ваз кичәсе умырткасыз җилбәзәкләр рәтендә түгелме ул? Итәгеннән төшкән һәрбер малае, ана иманын таптап, машина артыннан чабып китә торсын әле!.. <
Үзе дә сизмәстән, буласы шоферлар, механизаторлар үстергән ана >. ул. Хәзер үзе, машинада ил гизеп, туйдан-туйга, бәби туеннан бәби туе- g. на йөреп ята...и
Кешелекле заман аны үз машинасыннан төшереп калдырмады. Ба- § лалары белән бергә утыртып алып килә. s
Заман кешене кеше итми дип әйтеп кара инде! и
и
Музгарка ♦ a о
1 s
Безнең аламачы, тирече күршебез камыт аяк Миңгали абзый — ми- < нем беренче тапкыр каләмгә үрелүемә дә сәбәпче булган кеше ул. -
Тире-ярының ул һәртөрлесен җыя иде. Ат тиресе, сыер, сарык, кәжә н тиреләре турында сүз дә юк. Үрге Саздан бер малай Миңгали абзый “ килешкә хәтта «тун»нары әйбәтрәк күренгән песиләрне дә тунап, тире- * ләрен киергечкә кидереп, киптереп әзерләп куя иде. Ә Каран малайла- г ры язларын Чапык юлы буенда, җирдәге тнрән-тирән тишекләргә чиләк-чиләк су коеп, үткен тешләрен ыржайтып, ысылдап килеп чыккан әрлән, йомраннарны аулыйлар... Барысы да шул, кесәдән акча чыгармыйча гына, Миңгали абзыйның кырык тартмалы сандыгыннан үз ки-рәк-ярагын эләктереп калу өчен инде...
Сунарчылардан төлке, аю, бүре тиреләре килеп керсә, Миңгали абзыкайның түбәсе күккә тия! Дөньяда шайтан тиресе була торган булса, ил буйлап шайтан тиресе дә җыеп йөрер иде ул, валлаһи!
Җан атып яраткан бер этем бар иде минем.
Үрге Сазда өченчене бетергәч, мәктәп мине пионер лагерена җибәрде. Лагеребыз чиста, яшькелт агым сулы Эйек буенда иде. Район үзәгебез Мрак авылы — куе тирәклек, өянкелеккә күмелеп утырган матур зур авыл — суның болын ягында, безнең ак палаткалар исә каршы яктагы урманлы тау итәгендә... Ярыша-ярыша озынлыкка, биеклеккә сикерешеп, чияле буйларга поход ясап, чоңгыллы тирән җирләрендә дә чуер ташлы төбе күренеп яткан Эйектә, текә ярдан баш ташлап, чума- чума су кереп, кояшта янып, каралып йөргән алтын көннәр бар иде.
Пионер лагереның шундый күп төрле рәхәтләрен күреп, кайтыр көннәр җиткәндә, минем әти Мракта укытучыларның белем күтәрү курсында укый иде. Алар Үрге Саз башкорты Хәмит Бнкколов Дәүләтколдан башкорт укытучысы Ганпъян агай Госманов, Кызыл Ярдан чуваш Степанов дигән дуслары белән Ворошилов урамында бер фатирда торалар. Шунда сугылдым. Кайтам, дигәч, әти миңа бер сум кәгазь акча бирде дә бер йомыш кушты: «Кайту юлында. Сәеткол башкортын узгач, Бнкеш дигән озын урамлы бер авыл бармы? (Беләм инде: баш- кортлы-руслы катнаш авыл.) Менә шул авылның урта төшендәрәк, уң кулда тимер ишекле ак таш лафкы булыр, ә сулда, лафкы каршында- рак — бер ак өй. Урам якларында карт тирәкләре дә бар. Алты почмаклы, урамга буй тора. Менә шул өйдәге русларның кәнтәе балалаган. Кәнтәйләре сунар эте. Төлкегә-куянга бик шәп нәрсә Хуҗа картка шушы бер сумыңны бир дә зуррак көчеген үзең санлап алып кайт...»
6. «к. У » J* <
81
Кайту юлына әти мине чуваш укытучысы — буйга тәбәнәк, калын җилкәле, зур башлы Степанов абыйга утыртып җибәрде. (Ул өенә кайтып ризык алып киләсе икән.)
Юлда Каран күперен чыккач та, минем бу юлдаш абзыкай җирән юргасын уңга борды да, куаклык буйлата юырттырып, Кызыл Яр ягына түбәнли китте, мин, борынына ис тә кермәгән туп корсак, без койрык көчекне кепкага салып, күкрәккә кыстым да, кичкә каршы атлый-йөге- рә, тузанлы олы юлдан ялгызым кайтып киттем. Хәер, каян килеп ялгызым булсын, ди? Минем бит кочакта куяннар, төлкеләр алачак, бүреләр буачак этем бар! Минем көчек зурайсын гына әле ул!.. Менә хәзер генә, өйгә кайтып җиткәнче генә өскә бүре-фәлән килеп чыкмый торсын...
Көчек үзе түгәрәк кенә, йомшак кына. Әти алып биргән яңа соры кепка аркылы учка да, түшкә дә рәхәт җылысы сизелеп тора. Үзе тагын авыр гына, гел бер көе тотып кайтканга, кулны талдыра... Сунарларга чыгасы эт булгач ни, кепканы башка киеп, ике кулны селтәп, үзен янымнан йөгертеп кенә алып кайтасы килә...
Көчекне төшереп юлга бастырдым да үзем алга киттем. <Маһ! Маһ!» дип, кул селкеп чакырам да, чөңгереп тә, сызгырып та карыйм — юк!— минем этем кыска-кыска гына дүрт аягына баскан, без койрыгын сузган, ялтыр кара борынын җиргә төрткән — ике яңагы саргылт-соры үзенең, ике кашы кап-кара, ике колагы, сырт буе, койрык ягы кара-соры, түше, корсак тирәләре, тәпиләре коңгырт-сары, үзе карасу-күк күзләре белән әллә берәр нәрсә күрә, әллә инде бер ни дә күрми — адымын да атлый белми бит, мәхлүк, аңгыра шикелле тик тора...
Хет шунда башын калкыткандай, борынын сузып, боргалангандай, эзләнгәндәй итенсә ни була инде!.. Ул эт түгел, син аңа хуҗа түгел... Карын ачкан, кайта-кайта арыганмын да инде. Шушы Ягьфәр каенлыгы дигән иңкү җирдә, шушы көнбагыш басуы белән арыш басуы арасында, баганалы юл өстендә калдырып кына китсәм, ачыгып, интегеп үләрме икән инде ул?.. Аның да әнкәсеннән аерылганга әллә нихәтле вакыт үтте бит. Үзе тагын түшне дә җылытып өлгергән...
Кояш баю ягына тәгәри. Кичке һава салкыная төште. Ачылып киткән күк гөмбәзе салкынча-аксыл. Төньяктан, Кырлы куак сырты ягыннан, искән җил дә ничектер рәхимсез сыман тоелды.
Кире барып, көчекне кепкага салып түшкә кысам да тагын тәпилим.
Балта кулы чокырында тагын төшердем көчеккәйне. Дус кирәк миңа, юлдаш кирәк. Сызгырам, чөңгерәм, сөйләшәсе килә үзе белән... Тора бит, тик тора!.. Кинәт мина таба бер-ике адым атлап, нечкә генә, йомшак кына итеп чинап кунмасынмы! Борынын сузган була...
Әллә минем тавышны таный да башлады инде! Атылып барып кочаклап алдым да үргә йөгердем...
Чаталы багана турысына чыккач, авыл бөтенләй якында ук күренде. Әнә безнең колхоз бакчасы тирәли җилфердәп утырган топольләр, әнә бик тә олы, бик тә куе ябалдашлы биек Өч тирәк. Әнә бүтән өйләр арасында безнең салам түбәле өй кыегы... Урамнарда тузан. Көтүдән төшкән кәҗә-сарык тавышы бүтән бар тавышларны күмеп-басып ишетелә...
Икенче көнне минем Музгарканы күрергә иптәш малайлар — Фатих, Хәким, Заһидуллалар җыелды. Башыннан, сыртыннан сыйпыйбыз, бәби үчтекиләгән кебек, күтәреп тә йөртәбез, күккә дә чөябез, бәбкә үләненә чалкан салып әвәлибез — нишләтергә генә белмибез! — табылды безгә эш юктан эш.
Музгарка дип исем бирүем шуннан: Үрге Сазда укытучыбыз Тарас Ивановичның малайларга укып торырга биргән юка китаплары арасында рәсемле шундый бер китап та бар иде — әллә кайда урманда ялгыз яшәгән яхшы күңелле бер сунарчы карт белән аның бик акыллы, бик сизгер эте турында. Малай чакта шулай бит инде ул: китабын укып
чыгасың, исемен онытасың, авторына игътибарың да юк, ә менә сунарчы картын, бигрәк тә ул картның этен мин хәзер дә онытмыйм, кичә генә укып чыкканмын кебек, бөтенесе истә... Былтыр гына, кызымның китапларын караганда күреп алдым: Мамин-Сибиряк хикәясе булган икән ул — «Зимовье на Студеной» дигән хикәя. Ул карт үзенең этенә Музгарка түгел, Музгарко дип дәшкән икән. Мин ул нечкәлеккә игъти- ♦ бар да итмәгәнмен, ә үземнең көчекне барыбер шул хикәядәге этнең исеме белән атаганмын. Яратканга күрә... £
Менә инде минем дә Музгаркам булды! Без аның кызыл теле белән а ялап-ялап, койрык очын селкетә-селкетә китек тәлинкәдән сөт эчкәнен £ ис китеп карап торабыз. Әле колагыннан, әле койрыгыннан тарткалап, < әле борынына селтәнеп үчеклибез, әле кочакка алып сыйпап иркәлибез, = аннары бәбкә үләненә җибәреп тагын үчекли башлыйбыз: әйдә ырыл- £ дасын, тешләсен, тик эт булсын да безгә дус булсын! *
Әни безнең яннан узышлый әйтә:
— Катыгын да космаган икән әле. һи-и, әллә күз пәрдәсе дә ачыл- > маган инде?.. Менә катыгын коскач, бик тиз зурая башлар әле, — ди. а
Иртән торуга Музгарка янына атылып чыга торган булдым. Көн дэ о малайлар килде, көн дә Музгарка белән мәш килдек. Табыннан калган * сөяк-кимерчәкне аңа ташу дисеңме, аның белән бергә үләндә аунау, ё иске бишмәт җиңнәрен ерттыра-ерттыра аны үчекләү дисеңме, аның < яман ырылдап, әле беребез, әле икенчебезне кууы, иске бишмәт итәкләрен шатырдатып өзгәләүләре, теше-тырнагы белән өстеңә ыргылула- £ ры, үзебезнең Кызыл Яр астында су кергәндә суга ташласаң, борынын күтәреп йөзеп китүләре, соңрак, көтү каршыларга чыкканда, бозаулар- л ны өркетеп йөрүе — барысы да безгә шул бер Музгарка китергән шат- s лык иде.
2
Август бетеп, кабат Үрге Сазга киткәндә, мин әти-әнине дә, абыйны, эне-сеңелләрне дә, туган өйнең рәхәтләрен дә ул хәтле уйламадым, Музгарканы гына бер дә калдырасы килмәде...
Атна узып, ял көненә каршы үзебезнең авылга кайткан саен, сырттан, Рамазаннар тыкрыгыннан авылга төшкән уңайга бер генә тапкыр сызгырып җибәрәм... Безнең өй күренми әле, ул еракта, әллә кайда! Ә Музгарка?.. Музгарка минем сызгыруымны колагына шунда ук элеп тә ала, — мин әле Сәлахетдин абзыйларның бакча башына да җитмәгәнмен, ә ул инде, атылып-атылып, каршыма чабып килеп тә чыга! Бәреп егардай булып өскә сикерә, куанычыннан ыргый-ыргый, чиный- чиный, авыз-борыннарны, бит-күзләрне ялап ала, кайтып җиткәнче сикеренә-сикеренә миңа сарыла, сыйпана, читкә ыргаңлап китеп тора да тагын атылып килеп өскә ташлана...
Мин кайткан саен, ул зуррак, мин кайткан саен, ул көчлерәк, елгыррак, матуррак. Карашы шундый ачык, якын, үз: «Менә куаныч! Менә кайттың! Я, нихәл?» дияргә теле генә юк. Ике күзендә шатлык очкыннары уйный. Үзе зурайганнан-зурая, тазарганнан-тазара, түше кнңәй- гәннән-киңәя, тиресе астында мускуллары тыгызланып уйнап тора, йоннары елкылдый, җилкәсендә хәтта дулкынланып, бөтеркәләнеп киткән...
Ялга кайткан саен, мин аны, яныма бастырып, сырт биеклеген бер үлчәп алам: «Әһә, минем тездән биек булган бит инде!—дип, эчтән генә куанам. — Тиздән бот төбемнән дә була инде!..»
Октябрьның соңгы атналары булдымы икән, кар әле ятмаган, бер явып эрегән генә иде. Мин шулай бер ялга кайтып, якшәмбе көнне төшкелектә әни җыйган табында нык кына сыйлангач, кире Үрге Саз
юлына җыендым. Музгарка мине озата чыкты. Ул инде хәзер озынча зур борынлы, озын сыйраклы, үтә җиңел сөякле, елгыр, җитез бер эт булып килә иде. Көчек чакларында ук мин аңа ипиен-сөяген, кулны югары тотып, биеккә сикертеп каптыра торган идем, хәзер инде киртә башына менеп, ипиеңне үргә күтәреп тотсаң да, сикереп эләктереп ала..
Музгарка миңа ияргәч, Сәеткол башкортында җиденчедә укып йөргән абыем Мәсгут тә, күрше иптәш малай Фатих, Заһидуллалар да авылдан чыгып, кырларны күреп әйләнәсе булдылар, урамдагы берничә Актырнак, Алабай да безгә тагылды.
Рамазаннар тыкрыгыннан Сыртка чыксак, Өске урам малайлары, сунарчы Сабпржан абзый улы Кара Мөбәрәкҗан да, Гариф, Габдуллалар да өч-дүрт эт ияртеп, көзге эскертле-кибәнле кырларда куян ауларга чыгып баралар. Этләре арасында Сабирҗан абзыйның бозау хәтле яман да көчле, йонлач Карабайлары да бар иде — үзенең аяусыз кодрәтен белгән сыман, бик вәкарьле генә кыяфәттә алдан атлый ул. Менә без барыбыз бер яу булып, Сырт буйларын иңләп, Олы тауга таба киттек.
Иркен кырга чыккач, Музгарка кинәт сылуланып, сөлекләнеп китте сыман, дәртеннән тыела алмыйча, бер ары чабып китә, бер кире килә.. Габдулла атлы зур малайның аңа сокланып карап алгалаулары минем күздән ычкынмады.
Менә Маташ урамы турыларын да уздык. Мин йөри торган Үрге Саз юлы уң кулда калды: ул Олы тауның уң як итәгеннән, тау үзәне чокырлары аркылы бер төшеп, бер менеп сузыла. Без исә камылы тырпаеп калган басу кыры читеннән, анда-монда кибәннәре таралып утырган чабымлык буйдан барабыз.
Тирә-яклар бушап, төссезләнеп калган, һава салкынча, җиләс. Күктә, биектәге юка ак болытлар катлавы тик кенә тора сыман, ә алардан астагы күксел-соры болыт кисәкләре, каядыр ашыккандай, агыла да агыла. Шулар арасыннан кайчакмы күкнең тирән, йомшак зәңгәрлеге ачылып-ачылып китә. Еракта, кайдадыр Тукмак сырты аръякларында, калын болытлар арасыннан түбәнгә якты кояш нурлары саркып, сибелеп төшеп тора. Кояш дигәнең анда да бу көзге җирне, бу шәрә кырларны күреп торырга урын сайлап тапкан...
Менә бервакытны сулда, басу читендәге тирән буразнадан соргылт сыртлы бер куян, озын колакларын торгызып, уңга-сулга каранып алды да, арт санын җиңел генә сикертеп, посып яткан җиреннән купты.
— һайт! Куян!..
— Өссәй-й1 Өссәй-й-й!..
Кычкырыша-шаулаша, дәррәү алга ыргылдык. Безнең тирәдә тычкан ояларын, үлән төпләрен иснәштереп йөргән маэмайлар исенә килгәнче, авыр гәүдәле зур симез куян Олы тау үренә турылап элдертә иде инде. Кызык чаба икән ул куян дигәнең. Ике колагын сыртына салган, үзе озын, көчле арткы тәпиләрен җиргә тидерер-тидермәс кенә баса шикелле, ә үзе. баскан саен югарыга калкынып, әллә никадәр ара очып- очып китә! Авырлыгы бөтенләй юк диярсең...
Мөбарәкҗанның Карабае куянны беренче булып шәйләп алды, беренче булып эзенә төште. Ул чаба дип, Алабайлар да, йөнтәс койрыкларын болгый-болгый, нәрсәгә өргәннәрен үзләре дә белмичә, «һау- һау»лап кузгалды. Шулардан күрмәкче, минем Музгарка да сикеренеп, ыргаңлап китте. Кинәт ул да Олы тау үренә элдерткән куянны күреп алды, ахрысы, шунда ук, кәкре койрыклар өереннән аерылып, сулгарак чыкты. Чыкты да озын аяклары белән бар буена сузылып-сузылып алдыра башлады. Ул куян шикелле сикереп атылмый — ул үләнне дулкынлатып искән тар гына бер җил агымыдай оча, ул озын борыны очыннан башлап, елгыр койрык очына кадәр тоташы белән елкылдап, дулкынланып очкан карасу-соргылт-сары бер ук сыман иде...
Зур кара бер йомгактай йомылып, тәгәрәп, куянның юлын уң тарафтан кисә төшеп, иң алдан Карабай бара, аннан шактый калышып, куянның нәкъ эзенә төшеп, Музгарка оча, кәкре койрыклар аерылып артта калсалар да, туктар исәпләре юк — куян күренсен дә, имеш, эт чапмасын!— боларның койрыгына басардай булып, кычкырыша-шаулаша, без, бәләкәй сунарчылар, җил ярып йөгерешәбез. Кырык яуга бер ♦ куян... 5
Минем күз Музгаркада. |
Менә кем икән ул! Менә аның бәхете нәрсәдә икән!.. Җәелеп-җәе- ь с леп, шундый рәхәтләнеп, уйнап кына, җилдәй җилеп кенә бара бит... £ Их, малай! Кара син аны, ничек оча ул!.. Айлар буе үзен-үзе белмичә, < тик шушы бер сунар сукмагына төшәр өчен генә яшәгән икәи бит, 3 шушы җил ялкыны булып очар өчен генә туган икән лә...
Кара, кара, нинди җиңел, хәтта абайламыйча да, узып китте бит зур “ кара этне! о
Куян үрләгәннән-үрли бара, тау һаман текәрәк, текәрәк күтәрелә. ф Алда — инде еракта — шәрә соргылт тау кабыргасында мин ике генә и тере нокта күрәм: куянның аксыл-соры арт саны сикереп бара да, аның о артыннан, менә-менә җитәм дип, ялкын булып Музгарка оча. Ике ара * кыскарганнан-кыскара, өч кенә, ике генә ыргым кала шикелле... £
Менә бервакытны куян дигәнебез, Олы тауның бер сыртын сикереп < кенә узып, кинәт юк булды, аның артыннан барып, саргылт ялкын да ь күздән югалды... £
Сыртның аргы ягында Тукмак Чишмәсе үзәне башлана. Ул үзән башында тау нугыты, кыргый сәрби куаклыклары калын япма булып га үсә, түбәндәрәк вак каенлык... г
Дөнья күргән бу олы куянның безнең ише малай-шалай ияртеп чыккан этләрдән генә эз югалттыру сәләте, күрәсең, булгандыр, — җәнлек исен юеш борынына әле беренче генә тапкыр элеп алган Музгарканы, билгеле инде, әлеге куаклыкта адаштырып, аптыратып калдырган иде...
Карабай да, гаепле кыяфәттә башын иеп, койрыгын кысып кына кире килеп төште (куянга түгел, бүрегә йөри торган эт иде шул ул). Өске урам малайлары, этләрен ияртеп, артларына борылып карамыйча гына, түбән төшеп киттеләр, печән кибәннәре арасыннан тагы да ераграк, Урман тавы ягына китеп бардылар, без исә, туктап тормастан, туры Олы тау түбәсенә менеп киттек.
Куянны югалтып адашкан Музгарка үз эзе белән кире шашынып килеп чыкты да, безне күргәч, чиный-чнный өскә ыргып, мине бәреп ега язды, тынычлана алмыйча, тирәмдә өзгәләнеп бөтерелде. Мин аңа кычкырмадым, дәшмәдем, башын күкрәккә бер кыстым да үз иркенэ җибәрдем.
3
Тирләп-пешеп, мышный-мышный, иң биек маяклы түбәгә менеп җиткәч, кинәттән баш әйләнеп киткәндәй тоелды. Юкка гына Олы тау дип атамаганнар икән үзен! Безнең авыл каршындагы әнә теге зәңгәрсу- соры булып күренгән Уен тавы. Уй түбәсе. Кимә таулар да, уңдарак Бирге Дәүләткол аръягындагы Башкорт кыясы дип аталган урманлы- ташлы биек сырт та, кара урманлы Колшай таулары да, бу маяклы түбәдән караганда бала таулар гына, ә Олы тау аларның барысын да үз канаты астына алган олы бер анадай икән.
Кара, нинди еракларга бормаланып-сырмаланып китә икән бу таулар, сыртлар, үзәннәр! Ерагайган саен төсләре томансулана, күкселләнә, куера барып, күз аермас төтенсел-карасу төскә кереп, ерак офыкларга барып тоташа алар... Без әлегә бит-кулны юып, кушучлап
эчмәгән салкын сулы саф чишмәләр нихәтледер ул үзәннәрдә! Без җәйнең кояшлы көннәрендә әле таптамаган-гизмәгән чәчәкле-жиләкле болыннар, без әле жиләк-жимешләрен татып карамаган тугайлар, курайлы урманнар, без әле сайрауларын ишетмәгән кызыл түшләр, шәүлегәннәр, сандугачлар күпмедер бу җирләрдә!..
Авылларны әйт!.. Бу дөньяда мин якыннан күреп-йөреп белгән берничә генә авыл бар. Берсе — үзебезнең Аскы урамлы авыл Күгәрчен — ул Олы тауның бер ягында, ә аның икенче ягында Үрге Саз авылы. Күгәрчен ул иңе-буе белән диярлек күз алдында: әнә югарыгы очында, су буенда, куе усаклыгы, су тегермәне, колхоз сарык фермасының кайсысы читән, кайсысы бура абзарлары күренә. Түбәнге оч ераграк — анда куе, мәһабәт ябалдашлы Өч тирәк, тигез рәт булып тезелгән колхоз бакчасы топольләре. Авыл уртасында калку-калку ике ап-ак бина бар — берсе яңа салынган колхоз идарәсе, икенчесе — клуб Тау астында, су буендагы мәктәп биналарының кызыл калай түбәләре генә күренеп тора... Ә Үрге Саз ягына йөз сиксән градус борылып карарга кирәк Үрге Саз биредән якынрак ул. Алай да ике очы гына күренә. Чөнки бу башкортлы-руслы-чувашлы озын авылның урта өлешен Олы тауның бик текә бер янтавы каплый...
Ә болытларга якын бу түбәдән нихәтле авыллар күренеп тора күзләреңә! Әнә безнең Җидеболак буенда ук, Күгәрчеинән чакрым ярым гына югарырак, Дәүләткол дигән чуваш хуторының йорт-куралары тезелеп баскан. Тагын да югарырак Бирге Дәүләткол, арырак —Аргы Дәүләткол башкорт авыллары агачлык-куаклыкка күмелеп утыралар. Икенче ягыңа әйләнеп карасаң, әнә-ә Ардат мордвасы озын бер урам булып сузылган. Ардат аръягында Мәкъсүт башкортының тирәкләре биек кара өем булып күренә. Эйек буйлары тугайлыгына сыенып кына, анда-монда Чирбәй, Чалык башкортлары, Дөмбәй руслары, Кызыл Яр чувашлары утырган. Әнә олы юлга аркылы сузылган Каран исемле рус авылы....
Мәсгут абый, озын нечкә кулын сузып күрсәтә-күрсәтә: <Әнә-ә-ә тегесе... Әнә-ә-ә тегесе»,— дип, исемнәрен атап тормаса, без, бәләкәйләр. бу авылларны белми дә карап торган булыр идек...
Хәзер уйлап карасаң, кайсысында гына булмаган без бу авыллар* ның да. кемнәре белән сәлам бирешеп танышмаган-дуслашмаган, кайсыларының өйләренә кереп ипи-гоз татымаган да яхшы сүз ишетмәгән. кайсысында әйбәт дуслык, тугандашлык тапмаган!..
Югарылыктан ачылып киткән дөньяны күрү күңелеңне бер шатландырып. бер сокландырып та, хәтта дулкынландырып та жибәрә икән. Бу дөньяда бер син генә түгелсең, бер синең генә өең, бер синең генә авылың да түгел,— син булсаң да, син бөтенләй булмасанда яши килгән һәм яши бирәчәк таулар, чишмәләр, урманнар, кырлар бар икән. Син күреп, белеп, шатланып үз итәрлек күп авыллар, кешеләр, кадалалар — Ил бар икән, шушы Ил кадәр Илең булуы белән генә синең дә авылың, синең дә өең, син үзең дә бар икәнсең...
И һавасы соң, һавасы соң бу түбәнең! Бу салкынча талгын жилдә — төпләре күренеп аккан йөгерек чишмәле дымсу үзәннәр сафлыгы да, җилләргә жилләнеп утырган кибәнле буйлар, яшел уҗымнар исе дә, бөркетле таулар сулышы да. күктәге болытлар җиләслеге дә, кояшлы күкнең чиксез иркенлеге дә — барысы бергә эчеп туйгысыз чишмә суыдай...
Бу түбә үзе шәрә. Үләне вак кына, энәдәй нечкә кыяклы. Яфраксыз. кипшенгән, төссезләнгән. Анда-монда бер-ике бөртек кылган, аксыл чәчен җилгә биреп, калкынып утырган була. Үлән төпләрендә вак кына кызыл таш кисәкләре ята. Тау бөркетләре бала очыра торган түбәдер бу Маяктан бер читтәрәк Фатихлар үлән төбендә җиргә сеңеп яткан берничә каурый күреп алдылар Канат төбе каурыйлары Мәсгут
абый берсен кулында бөтергәләп карап торды да: «Дүдәрлек булган бит бу, кыр үрдәге», — диде.
Бу түбәнең маягын, юан-юан дүрт багананы бер-берсенә авыш утыртып, ялгап үстерә-үстерә, шактый биек итеп куйганнар. Аркылы-торкылы араталары да юан, нык каптырып тоташтырылганнар. Җил-давыл егарлык түгел. ♦
Үрге Саз малайлары бирегә еш менәләр икән. Маяк баганаларында « эреле-ваклы итеп язган исем-фамилияләре күп. Үткен пәке белән тирән £ уеп язган бер фамилияне күреп алдымда гаҗәпләнеп калдым: мин бел- * мәгән кемдер минем исемнән — әйе, минем исемнән ясалган фамилия- ш сен куеп калдырган... Безнең Күгәрчендә андый фамилия юк. Башкорт- < ча язып тормаган, русча итеп ярып салган. Бу биек урында илнең олы g телен сайлаган. Күңеле шулай кушкандыр инде... Кызык, безнең якын g тирәдә, менә Үрге Сазда гына, миңа кадәр дә минем исемле берәү яшә- w гән икән бу дөньяда. Исемен нәсел-ыруына фамилия итеп биреп кал- о дырырга да өлгергән... Кем булгандыр, нинди язмышлы кеше булган-дыр ул?
Тирә-яклар шундый киң, шундый иркен! Бу төссез-шыксыз тоелган ® көзге жирнең, көзге күкнең төсләре-төсмерләре шундый күп төрле — * кич житеп, кояш баеганчы карап торсаң да, барыбер бөтенесен аерып = та бетерә алмассың, күреп тә туймассың. <
Ә маяк тирәсендә көзге жилләрдә күшегеп, зәгыйфьләнеп калган “• вак үлән жилдә калтыранып утыра. Без, теге куян дигәнне инде күптән *- онытып, әле бер якка, әле икенче якка исебез ки ten каранабыз. Ә ми- 5 нем аяк очында уралып бәхетле бер эт — Музгарка ята. Борынын бо- * тинка табаныма төрткән, ике күзен йомган... £
Аның бүген бу дөньяга яңадан туган көне.
Әллә безнең дә нәкъ шундыйрак, бу дөньяга яңадан туган кебегрәк <ер көнме бу?
Музгарка булмаса, аңа алданып чыкмасак, бу түбәләр түбәсенә арып-талып, тирләп-пешеп менеп йөрер идекме без?..
4
Абыйлар, Фатихлар, Музгарканы ияртеп, үзебезнең авыл ягына юл алдылар, мин Үрге Сазга төшеп киттем. Үрге Саз авылы — «Интернационал» колхозының сарык-сыер фермалары киң бер уентык такыр җирдә, сул кулда күренеп калды...
Маяклы түбәдә аяк очымда уралып яткан Музгарканы соңгы тапкыр күрәмдер дип уема да килмәгән иде...
Тагын бер атна укыдык, менә тагын атлый-йөгерә ялга кайтып киләм. Көн салкынайткан, кискен җиле дә бар. Юлдагы ат-арба, машина эзләре таштай каткан. Аксыл-соры салкын болыттан кар бөртекләре төшкәли.
Рамазаннар тыкрыгыннан төшеп тә җитмәстән, түземсезлек белән сызгырып җибәрдем. Менә хәзер минем куяннар, төлкеләр алыр Муз- гаркам каршыма атылып килеп чыгар, өскә ташланыр!.. Сәлахетдин абзыйларның абзар турыларын да узып киттем, кабык капкалары, өй турыларын да... Заһидуллаларның киртә-коймалары башланды... Муенындагы каешыннан эләктереп, көчләп тотып торучы бармы икәнни? Бәйләп куйдылар микәнни?.. Юк, булмас!..
йөгерә башладым. Әүвәл җиңелчә генә, аннары җан-фәрманга... Күңелне бертөрле коточкыч шом алды. Тыкрыкны уздым. Рәхмәтулла абзыйлар каршындагы сиртмәле кое янында бер ташка абынып егыла яздым инде. Маһирәттәйләр турыннан чабам... Әнә безнең капка, безнең өй...
Мин аһылдап ишегалдына килеп кергәндә, такта чоланнан, көрпәле җилпучын күтәреп, әни чыга иде.
Капкадан керә-керешкә үк:
— Әни, Музгарка кайда?—дип кычкырдым.
Әни миңа көтмәгәнчә гаҗәп җылы, күңел_ күтәргеч итеп елмаерга тырышты, ахрысы. Мин моңарчы аның болай елмаюын хәтерләмим...
— Улым, Музгаркаңны аттылар бит.
— Кем атсын ди аны? Ни сөйлисең син?..
— Әбрар абыеңның атасы, Миңгали абзыең...
Минем тавыш бик ятышсыз, алама яңгырагандыр, әлбәттә, чөнки үземне тыяр хәлдә түгел идем:
— Нигә? Нишләгән ул?!
Әнинең тавышы, киресенчә, мәгәр үзе дулкынланган булса да, тыенкы, йомшак, үзе тагын никтер гафу үтенгән сыманрак та ишетелде, гүя ул шушы тавыш белән миңа: «Улым, берни эшләп булмый хәзер, син ул хәтле өзгәләнмә инде...» — ди иде.
— Миңа гына ияреп барган иде лә... Йомышка гына кергән идем, — диде ул.—Миннән ишегалларында торып калгандырмы... Алгы өйләренә кергән, тиреләренә орынган, диме шунда... Әллә юри юхалап алып калганнар инде... Абайламаганмын да.
— Музгарка!.. Аның сасы тиреләренә кагыла торган этмени соң ул?!
Әни ачык чолан ишеге баскычына баскан, мин аның каршысында торган килеш, шулай сөйләшеп алдык.
Күзгә яшь тыгылды. Ничек өйгә кергәнмен, ничек җилкәдәге ике элмәкле капчыкны салып чөйгә элгәнмендер, хәтеремдә түгел...
Ял көнне безгә, әни янына, аның яшь дуслары — укытучы апалар килеп керде. Акман мишәре кызлары — Зифа, Зәкия, Хәлимә апалар. Безнең әни үзе дә укытучы булган кеше, үзе дә бирегә ерак җирдә» килен булып төшкән. Моңлы-сагышлы, нечкә күңелле ул — чит-ят җирләрдән килгән хатын-кызга бигрәк тә ачык чырайлы була, андый- ларны аеруча үз күрә торган иде. Шуның өстәвенә тагын бәйрәмчә пөхтә киенгән алсу йөзле, ачык карашлы бу җиткән кызларга инде үзләре эшкә килгән авылда, илгә-күзгә күренеп дигәндәй, урамнан узарга да бер сылтау кирәк булгандыр... Гадәтләренчә алар минем рус мәктәбендә ничек укуымны сораша башладылар (андый сораудан уңайсызланып тормасымны беләләр иде). Тик бу юлы мин аларга авыз ачып сүз әйтә алмый тордым. Тагын бер-ике сүз кушсалар, яшькә тыгылып, өйдән үк чыгып китәр хәлдә идем. Әни моны шунда ук сизеп алды да: «Аның бүген кайгысы зур әле», — дип, бу әйбәт апаларның сүзен ипле генә итеп читкә борды.
Әти минем хәлгә керешеп тормады, үзе тизрәк онытсын, дигәндер.
Шатланып, җан атып кайткан өйдә шулай гомеремдә беренче олы кайгыга тап булдым.
Төнлә башланган буран җирне тоташ ап-ак кар белән каплады. Минем генә көн кара иде. Фатихлар, Заһидуллалар белән Музгарканы ияртеп, буран ярып булса да, берәр уен корып йөргән булыр идек... Кая инде ул хәзер!
Үрге Сазга кире япа-ялгыз чыгып киттем.
Кар ярып юлдан бардыммы, җил ярып күктән бардыммы, — белмим... Фатир хуҗам чуваш карчыгы Анна әбигә барып кергәч үк, юл буенча күңелдә үзеннән-үзе бер-бер артлы тезелә килгән җырмы-ши- гырьме юлларын, яңа дәфтәр башлап, барысын бер тыннан кәгазьгә язып куйдым.
Нинди сүзләр, нинди юллар булгандыр анда, хәзер инде аларын кем хәтерли алсын, ди! Шунысын гына әйтә алам: Музгарканы малайларча җан атып яратуым, Музгарканың миңа булган гади сүзләр белән генә
әйтеп биргесез сизгер, кайнар, тугры дуслыгы, шул дуслыктан туган якты хыяллар да, вак табышка гомерен багышлаган бар гарип хан китергән, көнемнең кояшын сүндергәндәй тетрәндергеч фаҗига дә һәм, ниһаять. Музгаркам белән мәңгегә саубуллашу да — ул беренче язган ярты дәфтәрлек әйберемдә барысы да бар иде. Бик беркатлы әйтелгәндер, әмма барысы да бар иде. ♦
Кем белә, тетрәнүемне шулай тиз арада кәгазьгә түгеп салу юлы s ничектер үзеннән-үзе ачылып куймаса, мин бәлки җан зәгыйфьләнүен- а. нән котыла да алмас идем. а.
Ул озын кышны мин шигырьләрне күп яздым. Күрәсең, кайгылы <а •көнемдә сүз ләззәте аеруча татлы булып тоелгандыр. Күңел әкренләп < ачыла барды. Русча да язып маташа торгач, бер-ике шигырь кисәге = мәктәптә «Юность» дигән стена газетабызда да чыкты. Кышны узып, > кояшлы көннәр елмая башлаганда, минем инде ике дәфтәр тутырып язган көлкеле бер пьесам да бар иде. Колхозның жиң сызганып, яна ° жырлар җырлап эшләүче ударникларын, эчеп-исереп, түшәмгә төке- ♦ pen яткан зур кашыклы ялкауларга каршы куеп, чын кешеләренә бик в охшатып уйнала торган бер нәрсә иде ул... Без аны чуваш малайлары о Петя Пименов, аннары Гоша Манторовлар өендә, түр якларына пәрдә * корып, үзебез уйнап та күрсәткәләдек. Әниләре бот чабып көлешә тор- ё ган иде. Соңыннан кичке урамда ертык бүрекле бер исерек баш, тешен < кысып сүгенә-сүгенә, безне кыйнарга чамалап та йөрде...
Җәен, яңа язганнарым шәбрәк күренгәч, мин, юләр, беренче язган = ул дәфтәрләрне, алачыкта битләп-битләп ертып, янып торган учакка # ташлап утырдым... Малай чак шул — һәр нәрсә кабатланыр, әле тагы ” да яхшырак булып кабатланыр кебек тоелган юләр чак!..
Менә шулай итеп, без Музгарканы аламачы, тире-яры җыючы күршебез камыт аяк Миңгали абзый белән икәү уртактан бүлештек: ул аның елкылдап, бөтеркәләнеп торган яшь йонлы тиресен тунап алды, миңа исә фаҗигале яратуымның күңелдән һичкайчан китмәс шигърияте калды.
Мин, аларга кереп, тавыш куптарып йөрмәдем, Миңгали абзый исә үз эшенең миңа нинди тәэсир ясарын, билгеле инде, уйлап та карамагандыр...
Фатыйма түти Донбасска китеп бара...
1
Фатыйма түти инде сиксәнгә якынлый. Ир хатыны булган, колхозда эшләгән, балалар үстергән чаклары күптән узган.
Читтән карауга тормышының-язмышының бер гаҗәбе дә юк шикелле, рухына керсәң — тирән бер фаҗига, һәм бу фаҗиганең олы гыйбрәте бар.
Минем әтинең бертуган сеңелесе ул Фатыйма түти. Мәфтуха түтинең бертуган апасы: «Ак тутасы». Мәфтуха түти укудан, китап сүзеннән өзелеп калган, ә Фатыйма түти, янәсе, «укымышлы»...
Мин аны малай чактан ук беләм. Көйсез-жыйнаксыз гына өй эчләрен, үзенең йорт тотмас илгизәрлеген (ягъни биләмчелеген), Ватан сугышыннан кайткач үзен ташлап киткән ирен, инде күптән башлы-күзле булып, аналарын үз почмакларына сыйдырсалар да, аның өчен бик үк җан атып тормаган, балаларын...
Тирән каршылыклы бер язмыштыр бу!
Бер яктан, чал карчык булса да, үтә дә «бүгенге» кеше әле ул. Җылы өенең түрендәге кайбер авыл карчыклары кебек, шаулап-гөрләп торган бүгенге дөньяга бераз гына ятсынгандай, тавышсыз-тынсыэ гына тәрәзәдән караштырып гомер кичерү кая ул! Фатыйма тутаң бүгенге илне айкапмы-айкый. Судагы балыкмыни. Ул йөреп торыр, ул ил гизәр. Бөтен авыллар, шәһәрләр, станцияләр, аэропортлар, поездлар, автобуслар — аныкы, пенсиясе — оек кунычында, бәйләвеч астында гына... Автобуслары, поездлары белән җирдән элдерткәндә дә, болытлар өстеннән самолетта очып барганда да ул үзен барыбер үз өендәге шикелле үк хис итә, үз өендәге кебек үк иркен тота. Янында утырып баручы әллә кемнәрнең бик җиңел генә телен чишеп җибәрү, сүзгә керешеп китүләр, теләсә кемнәрне тиз үк үзенә гәптәш, хәтта сердәш итеп, кирәге чыкканда әйберен күтәрешүче, юл өйрәтүче итеп алулар — аның өчен бер тиен көмеш! Илгизәрлек җәһәтеннән бүгенге яшьләр дә аңардан күп калыша: студент кешенең каникулы ике генә ай, эшче яшьләрнең отпускасы бер генә. Ә Фатыйма түтинең ел әйләнә каникул, ел әйләнә отпуск — әйдә гуляй!
Ләкин хикмәт менә нәрсәдә: нинди транспортларда йөрмәсен, кай- ларга бармасын, Фатыйма тутаң үзенең матди вә рухи дөньясын калдырмый. Ә аның бу дөньясының ачыткысы — теге яшел мәчетле-мәдрә- сәле заман салган ачыткы...
Фатыйма түтине гомер буе белеп, кем икәнлеген тәки аңлый алмас идем бәлки, ничектер бер көнне язучыларыбыздан шактый үткен каләмле бер ханым шулай сүз арасында гына мәгънәле һәм бөтенесен аңлатырлык бер сүз әйтеп куйды бит: «Ике көнем бер төсле үтсә, дөньяның ямен күрми башлыйм...» Шушы бер сүзе белән гүя ки миңа Фатыйма түтинең күңел дөньясын ярып кына ачты да салды...
2
Буранлы бер декабрь көнендә ишектә звонок шалтырады.
Кара син аны! Каплардан килеп чыккан диген?! Фатыйма түти ләбаса! Уйламаган-көтмәгән җирдән...
— И-и-и, балакайлары-ым-сандугачларым! Исәннәр генәме се-е-ез, саулар гынамы!
Тавышын сызып кына чыгара, җырлап-моңлап сөйләшә. Шул инде, үзебезнең Күгәрчен авылы! Өстендәге зур якалы калын пальтосы изелгән, таушалган. Күп автобуслар, күп поездлар күргән чемоданы төсен җуйган, шомарудан ялтырап күренә...
Кочаклап, аркаңнан кагып күрешә.
Ни хаты, ни хәбәре — бер ни уйлап тормаган, мең чакрымнар узып килгән дә чыккан! Тере генә, мөлаем генә әби әле ул. Түгәрәк битле. Ямьшек борыны ике бит арасына чумып утырган. Бит очларыннан әле алсулык китмәгән. Күзләре үткен карый. Тавышы да сынык, хәлсез түгел — сәламәт яңгырашлы, йомшак күз карашыннан, бөтен чыраеннан юмарт күңеллелек тә, шуның белән берьюлы базымсыз тыйнаклык, хәтта ниндидер кимсенгәнлек билгесе дә беленә шикелле... (Әмма алдан ук шунысын әйтеп куярга була: табигате белән бер дә ул хәтле үк базымсыз тыйнаклардан түгел ул. Просто акыллы песи ул, иркә песи.)
Өс-башын алып элгән уңайга ук, ванныйда суның теләсә күпме агып торуына рәхәтләнеп, тәһарәт яңартып алды да, шомарган чемоданыннан кырык корама намазлыгын чыгарып, диван-карават өстенә менеп китте. Авыл әбиләречә мул тегелгән бөрмә билле, бала итәкле күк сатин күлмәктән, кәшимир яулыгы ияк астына китереп бәйләүле. Чәче генә юкарган, чаларган.
Менә түти безнең табын түрендә. Мин, аңа карап, үзем күрмәгән әби-бабайларны күз алдыма китерергә тырышам. Түти ул элек кара чәчле була торган иде. Төскә-биткә бабайга тарткан, һинд чәен сөтсез- «аймаксыз эчми икән, чәенә шикәр салмый (салган булсаң, аңарга яңаны яса...). Яратканы каймак та эремчек, Казанның җимешле сырок- лары. Итле ашны капкан кашыгын санап кына авыз итә, хуҗаларның * хәтере калмасын дигән кебек кенә. Безнең якның врачлары-сестрала- 5 ры һәркайсы аңарга «балам» гына икән. Бер төчкерсә, чемоданыннан £ ак капсуллы «ингофен», «нигокамф»ларын чыгара. Ниндидер иске ки- о. таплар, үзе генә белгән ниндидер «шифалы» үлән төргәкләре арасын- й нан... <
Ул да, авылның барча шундый җегәрле карчыклары кебек, көннең- х көне буе башын мендәргә бер тидереп ала белмәс, кул кушырып тик > утыра алмас. Аңарга, һич югында, иске йон оек башы, иске бияләйләр сүтеп шуларга баш сабу, яңарту шикелле булса да шөгыльләр була о торсын. Аякларын бөкләп, йомшак диван башына кунаклап алды- ф мы — кулында эше, телендә сүзе. Ул йомгагы әкрен генә кыймылдап а сүтелә, ул биш энәсе ялтыр-йолтыр биешә, ул хикәяләре бер-берсенә о ялгана-ялгана агыла—тыңлый гына бел!.. Ялгызы калганда чемода- * -ныннан саргаеп, тетелеп, керләнеп беткән иске китап калдыкларын ө алып укый. Гомере буе үзе аңламаган җөмләләрне, иреннәрен кыймыл- < датып, авызын мыр-мыр китереп укый... Мең дә беренче мәртәбә укый... °" Ә ялыга башласа, ялт киенә дә: «Әз генә йөреп керим әле», — дип, £ чыгып та китә...
Сүз арасында сорыйм:
— Ничек тапкансың әле безне, түти! Без бит яңа фатирга күчкән s идек. Адресны да белмичә...
— И-и-и, тәкои әпкилә бит у-у-ул! Тәкси таба у-у-ул. Элекке думда- гы күршеләрегез бик тә әйбәт кешеләр икән. Шулар әйтеп-әйтеп озатып куйды.
«Кышка каршы кем чыгарды икән бу карчыкны? Карлы-буранлы юлларга!»—дип уйланып алам.
— Түти, юлда бик изаланмадыңмы соң? Күптәнме авылдан чыкканыңа?
— Әлләче. Ике ай булдымы икән? Өч аймы? Авылда күлмәкчән йөридериеләр әле. Донецкига барыйм, дигәнием. Донбасска китеп барам бит мин. Һадиләргә...
Түтинең ике улы авылда: зурысы шофер иде, хәзер терлекче, кечесе ат караучы. Ә уртанчы улы — шахтер. Хәрби хезмәтеннән соң комсомол путевкасы белән туп-туры шахтага төшкән.
Фатыйма түтинең җәйдән бирле шул шахтерлар каласына китеп баруы икән!..
Авылдан чыгып, Донецк маршруты белән фәләнчә йөз километрлар узгач, түти Уфа юлы өстендәге Аллагыват авылында тукталыш ясап кунак булган. Кызы Хәтимә шунда кияүдә. «Авылга кайтканда нигә кереп-күреп чыкмыйсыгы-ы-ыз? Өйләре рельсны үткәч, мәктәп каршында гына. Сыерлары матур. Болан хәтле! Колындай ике бозау китергән. ..»
Аллагываттан Донецк маршрутына кабат төшеп, Уфа ягына юлын дәвам итәм дигәндә генә, Фатыйма түтиең, кырт борылып, кире якка — Оренбург тарафларына китә дә бара. Донбасска аннан юл табылмасмы!.. («Вокзалда Шакирулла очрады да — әйдә безгә дә әйдә безгә! Оренбург автобусына утыртты да әпкитте...»)
Шакирулла Оренбург Каргалысында тора икән, борынгы Сәгыйт бистәсендә. («Менә синең бабаең, минем әти Мөэмин карт булганмы? Аның энесе булган Галләм, Галләм белән Гафифә җиңгинең бер кызлары булган Нәфисә, Нәфисәне Каргалыга кияүгә биргәннәр, Шаки
рулла менә шул Нәфисәнең кияве була инде!.. Анда безнең кан-кардәш- ләр кү-үп ул. Сез йөрмәгәч-белмәгәч тә теге... И-и, әйбәт тә яшиләр инде! Теле-ви-и-изорлары дөньядагы нибарысын күрсәтеп, сөйләп тора. Өйләре шәп инде һәркайсының. Бер кызының кияве бозау симертүдә ди. Әйбәт, тату торалар. Шәүкәте шуфи-и-ир. Җәүдәте шуфи-и-ир. Зурлап каршылап, кунак итәргә кеше генә тапмыйлар диярсең...»)
Аштан-ашка, чәйдән-чәйгә, бөтен Каргалыны кырдырып йөргән безнең түти. Әмма шунысы бар: кая барса да. аның сукыр суфилыгы үзеннән алда йөрер. Кая керсә дә, песием генә керер, вәкарь белән тәһарәт алыр, ялтыр чемоданыннан кырык корама намазлыгын чыгарып. биш вакыт намазын калдырмас, тәсбих тартыр, тәһлил әйтер, тагын шундый без аңламаган-белмәгән әллә нинди дини йолаларын башкарыр — һәм ул үзенең ул йолаларын шундый җитдилек белән башкарыр ки, әйтерсең йорт хуҗаларының, бала-чаганың эшләре-шөгыльләре бер дә ул хәтле әһәмиятле түгел!
Кыскасы, яшьләр бу түтигә әз генә ятсынып, әз генә гаҗәпләнеп, әз генә көлемсерәп карасалар да, киң күңелле булырга теләп, чыдаганнар булса кирәк...
Ә намазлы карчык шундый да ихтирамлы сабыр мөнәсәбәтне, шундый кадер-хөрмәтләрне ташлап кая ашыксын ди! Ул барып җиткәнче, Донецк каласы үзенең киң урамнары, зур-зур һәйкәлләре, матур бистәләре, тирән шахталары белән кубып, әллә кая качармы әллә?! Фатыйма түтинең аның поездлары, самолетлары бик шәпләр, бик җитезләр бит — аңардан һичбер авыл, һичбер шәһәр бер кая китә алмый. Китә икән, любоеның артыннан барыбер куып җитәчәк!
Каргалы рәхәтләреннән соң түти, тагын кире борылып, Уфага юл тоткан. Утыртып, озатып җибәргәннәр. («Гәүһәрләрдә ике атна тордым. Дебетләрен аяда аялап, шәле-е-ен бәйләштем, үзләре өйдә юкта өй эшләре-е-ен караштырдым...) Гәүһәр апа—Мәфтуха түтинең зур кызы. Уфада яши. («Китмә дә китмә, тагын ки-и-ил дә тагын кил,— дип калды... Әйбә-ә-әт тора. Эше шул инде — бульниста сестра. Ялгызлыгы гына-а... Аерылган бит ул. Эчкән дә ташлашкан тегесе!.. Уллары еге-е-ет булып беткән икесе дә. Берсе артист. Филәрмуньяда биюче ди. Икенчесе художникка укый. Үткән җәйне Ленинградка барып, Эрмитаждан карап, рәсем ясарга өйрәнгәннәр, диме...»)
3
Фатыйма түтинең болай «Донбассларга йөрүе» беренче түгел. Уфада мөфтигә керергә дә гайрәте җиткән аның, мөфтинең дә китапханәсен айкап, ниндидер бер иске китап эләктереп чыккан ул...
Күгәрчендә, үзенең Шамиле белән Тәвилә килене торган йортта да шулай: таң йокысыннан уянгач, сөтләп чәй эчеп алдымы — Фатыйма түтиеңне ай күрде, кояш алды! Бер карасаң, ул авылдан унбиш чакрымдагы совхоз үзәге Мәкъсүттә (автопарк, мастерской егетләре машинасына эләгеп килеп җиткән), икенче карасаң, автобуска тылкышып утырып, бөтенләй икенче якка — район үзәге Мракка барып чыккан!.. Тагын бер әйләнеп карасаң, әле ул Кызыл Яр чувашында, әле Дөм- бәй русында, әле Дәүләтколмы, Сазмы, Чирбаймы башкортларында... Кая барса, шунда аның, өй саен диярлек, гомерлек дуслары, ахирәтләре, чәйдәшләре-сердәшләре табыла, кайда да безнең туганнар, кан- кардәшләр бар булып чыга... Ә без шуны гомер буе белмичә яшәп ятканбыз. (Әйтик, моннан йөз ел элек минем Мөэмин бабамның апасы Бибикамалны Үрге Дәүләткол башкортына кияүгә биргәннәрме? Биргәннәр. Аларның балалары булганмы? Булган. Хәерниса исемле кызларын, янә килеп, Үрге Сазга башкорт егетенә биргәннәрме?.. Уллары кай-
сысы бригадир, кайсысы тракторчы, балаларының балалары кайсылары кайда укыйлар... Менә шуларны гомерең буе белми-күрми йөрү — туганлык буламы инде, я?.. Фатыйма түти исә бөтенесен дә белә!..)
Фатыйма түтинең кая барса, шунда безнең башлар җитмәс мең төрле йомышы, мең төрле хәбәре булыр, төенчегендә әллә кемнәргә, ничек ф кайнатып, ничек тондырып, ничек шифаланасын әйтеп бирәсе үләннәре ? бар, юлда очрыйсы теләсә кемгә әйтергә аның мең төрле акыллы сүзе, < мәкале, киңәше, гыйбрәтле кыйссалары тел очында гына торалар... »
Улмы соң ире белән балаларын караудан, өй-йорт эшләреннән, аш- & су хәстәрләүләрдән генә җан рәхәте табар кеше? Аның күңеле — өй эченә генә сыеп тора торган күңелме? Аның күңеле гомере буе әллә S кайлардагы әллә кемнәрдә... Аңар әйтерсең лә хәтта бүген дә күрәсе, g танышасы, сердәше, ахирәте буласы кешеләр җитми.
Әгәр дә бүген бөтен дөнья бер дуслык-туганлык гаиләсенә әверелеп. 3 ил чикләре ачылса, Фатыйма түтиең иртәгә үк, таңнан торып сөтле ф чәен эчү белән, бер җаны бишкә ярылып, берьюлы биш кыйтгага чыгып и китәчәк! Биш материкның бишесендә дә ул үзенә чәйдәш-сердәш ахи- о рәтләр табачак, океан ар якларында, хокуксызлыкта, кысынкылыкта * яшәгән индеецларны аркаларыннан кагып сөячәк, Пакистанда ул cap- Z гаеп беткән иске корьән хәдис табып шатланачак, Африкадан исә, Кү- < гәрченгә кайткач ахирәтләренә бүләк итеп өләшеп йөрергә дип, бер “• кочак бит яулыклары күтәреп кайтачак... Токио белән Нью-Йоркның £ тын алгысыз төтенле урамнарыннан төкеренеп узачак, ә менә Париж, £ Рим, Флоренцияләрдә ниләр кылыр ул — боларына минем акыл җит- Q ми... Кешене аны каян ул хәтле белеп бетерәсең, ди?!
Әмма кайларда ниләр күрмәсен, ниләр ишетмәсен-белмәсен, берсен- бер онытмыйча күңеленә җыеп йөри ул. Аннары инде шагыйрьләрчә хисләнеп, сурәтләп сөйли башласамы!..
Ник бу кадәр тынгысыз илгизәк җан, бу хәтле рухи куәт, бу сирәк- ләрдән-сирәк хәтер белән бу гаҗәп тә хикмәтле-бизәкле тел Фатыйма түтигә бирелгән дә, ник миңа бирелмәгән!
«Тик тора алмыйм, тик торсам, күп кайгы-хәсрәт күргән йөрәгем сызлый башлый, күңелем куба», — ди Фатыйма түти.
Сугыш вакытында яшь кенә балалары белән көтү көткәндә «ике аягын ат итеп, ике кулын камчы итеп» йөргән ул, «күз яше белән битен юып»...
Ул сиңа бер сүз сөйли башладымы, без профессорлардан ишетеп белгән теге анафора, метафора, гипербола, антитеза кебек шигъри алымнар бу карчыкның тел очына әллә кайлардан үзләре йөгерешеп килеп кенә торалар.
Минем әни үлгәч, Фатыйма түтиең «бәгырен җиргә куеп» елаган...
Донецкида шахтер Һадиенең кызы, сигезенчене бетергәч, ниндидер бер техникумга керә алмаган, икән, Фатыйма түти шуңа үртәлүеннән: «Ел буе чаршау артында утыргандай утырды үзе! Укып! Керә алмады! Иптәш кызы үзен аяк астына салып таптап узып керде дә китте әнә! Укуы да ни генә ие...»— дип әйтә белә.
Җисемсез сүзгә дә менә дигән чагыштырулар таба ул: «Сөйләп кенә торган сүзем телемнән төшә дә югала... Энә кебек...» Ә Күгәрчендәге Миңнислам абыйның уллары шундый да эшчән, шундый да тәртипле- ләр икән: «ялгыш кына да читкә басканнары юк...»
Көлдергеч шаян сүзләре дә аның капчык тулы. Инде шигырьгә, җырга күчсә, ул сине бөтенләй күмеп ташлый — югалып каласың. Кем кайчан нинди хәлләрдә нинди шигырь чыгарган, кем кемгә нинди җыр багышлаган — болар бит инде һәркемнең үзе генә белә торган сер булуы ихтимал... Үзенең якын кешеләрен әнә шундый күңел серләренә хәтле белеп тора, шуларны гомере буе хәтерендә йөртә ул.
Әйтик, минем әни — Күгәрченгә читтән, Оренбург ягыннан килен булып төшкән нечкә күңел — чит жирдә тормыш кырыслыгыннан, күңел нәүмизлегеннән зарланып-моңланып, хыялында гүзәл көенчә саклаган кемгәдер багышлап, менә мондый бер шигырь чыгарган:
Аһ. калдың ерак, инде тормыш алып китте мине! Яшь түгә күзем, сагынганнан күңелем эзли сине.
Аһ, кайчан күрмәк насыйб булыр матур бу йөзләрең, Нур чәчеп, очкынланып торган нурлы бу күзләрең? Сагынам, аһ, саргаям, ләкин чара юк түзмичә.
Шунда да күрмәк телнм, татлы өметем өзмичә...
Бүген Фатыйма түти сөйләмәсә, мин анамның шигырь белән сөйли алганын белмәс тә идем.
Әниемнең укучысы, ахирәт дусты, Мәкъсүт авылы кызы Хәлвә апаның соңгы шигырьләреннән берсе болай тәмамлана икән:
Каләмкәем, сине шуңа сөям. Миңа сердәш булдың гомергә. Васыять итеп әйтеп калдырамын Кабергә дә бергә күмергә...
Ә безнең колхозның атаклы бакчачысы Галиулла абзый Ваһапов утызынчы елларны кунак җыеп, ишегалды бакчаларында мәжлес корып бер утырганда болай жырлаган:
Алтын гына микән бу дөнья, Көмеш кенә микән бу дөнья? Кадерләрен белеп көткән иргә Сәхрә генә икән бу дөнья...
Ә Мөэмин бабамның шаян сүзле әтисе Мөслим карт сәке башында менә нинди сүзләр көйләп утыра торган булган: «Бер утырсаң галимнәр белән бергә, хисап ит син моны йөз ел гомергә...» «Галимнәргә иярсәң, яшел чапан киярсең, түр башында утырып, татлы тәгам җыярсың. Наданнарга иярсәң, кара чикмән киярсең...» Менә сиңа безнең бабайларның идеаллары, үзләренең «кара чикмән»ле язмышын каргаулары...
Мөслим бабай 1821 елны туган... Минем әни дә күптән инде дөньяда юк. Аның ахирәте Хәлвә апа да юк инде .Ә безнең колхозның атаклы бакчачылык бригадиры Галиулла абзыйны 1943 елны Украинада эсэсчылар, жәзалап-жәзалап та сүз ала алмагач, берәүләрнең бакча башына алып чыгып атканнар... Ә Фатыйма түти бүген, йомшак диванда аяк бөгеп утырган җиреннән, миңа аларның әйткән сүзләрен, чыгарган җырларын, шигырьләрен, иң нечкә күңел тибрәнешләрен тезепме-тезә...
Кем кушкан аңа гомере буенча һәр белгән кешесенең күңел хәзинәләрен хәтеренә алып, чәчми-түкми саклап йөртергә? Нинди программа буенча, кемнәр алдында имтихан тотар өчен, нинди диплом алыр өчен?..
Үзе чыгарган җырлары да күп ул Фатыйма түтинең. «...Бәхетләрем булмады. Бәхет таратканда миңа уң кулларын болгады»,— дияр ул, мәсәлән. Донецкида торганда, туган якларын сагынып, мондыен чыгарган: «Агыйделкәй суы ай тар микән, тар җирендә басма бар микән? Өзелеп-өзелеп сезгә җырлар җырлыйм, мине искә алучы бар микән?..*
Үзе диванда оекбаш бәйләп, ике кулында биш энә биетеп утыра, үзе, укыган-белгәннәрен сөйли-сөйли, бервакытны бик шома гына иттереп, үткән-онытылган чорларга, Оренбург, Казан тарихларына кереп китә ул. Бара-бара, Сөембикә мөнәҗәтләрен үк сөйли башлый: «Сөембикә атым, нугай затым, хан бикәсе булган вакытым...»
Тик шунысы аеруча кызык, аның «тарих»ларында чын шәхесләр арасында Салсал батыр, Сәетбатталлар, Йосыф белән Зөләйха, Алып бабайлар хәтта шәбрәк тә хәрәкәт кылганнар булып чыга...
4
Бер карасаң, адәм ышанырлык түгел: ничек инде шушы Фатыйма түти үз язмышыннан канәгать булмасын ди? Аныңмы, ил гизеп, бер- сеннән-берсенә кунакка йөреп, кадер-хөрмәт күрер балалары юк? Аныңмы ил тулы якынлы-ераклы туган-тумачалары, чәйдәшләре, гәп- ♦ тәшләре-сердәшләре, ахирәт дуслары аз? Аныңмы дөньясы тар? Аныңмы, анда барма, монда йөрмә, дип, алай итмә, болай итмә, дип, бер генә бер тыючысы-чикләүчесе табылсын? Юк лабаса!..
Әмма Фатыйма түтинең шигъри моң тулы күңелендә аптырашлы, чарасыз ниндидер бер зар яши. Сүз арасында гомеркәе узуына ачынулары, үз гомерендә күргән-кичергәннәрен моң-зар дәрьясы итеп сурәт- ләп-сурәтләп әйтүләре бер хәл. Баш сызлавы, я бүтән төрле сырхавыннан сыкрангалавы инде табигый дияр идең. Әмма күңелле һәм шат мәҗлесләрдә дә Фатыйма түтинең сузыл-җырлап сөйләгән сүзендә барыбер зар яңгырашы ишетелә. Шатлыклы хәлләр турында сөйләгәндә хәтта... Бүгенге көнгә-кояшка, бүгенге тормышка бөтенләй ятышсыз, ят, ниндидер үзәк өзгеч бер зар яңгырашы бу. Әйтерсең лә ул шатлык- w лы хәбәренең дә яңгырашы аркылы: «Ярый ла, сезнең күңелләр хуш та * шат! Ә минем... Юк инде, булмас инде...» — дип әйтеп тора. Хәтта кай- * бер артистлар кыланганча ясалма шикелле тоелырлык була аның та- < вышындагы бу аһәң. Үзен кызгандырыр өчен юри мескенләнеп йөр- °- тәнлектән киләдер, дип уйларлык, тискәре үк бер тәэсир калдырыр- н лык... 5
Ә бит Фатыйма түтинең сүз сөйләше мин белә-белгәннән бирле шу- * лай! Гомере буе. Өметсез ачы бер зар аның күңеленә мәңгегә оялаган, г рухына күчкән, табигатенә үк сеңгән, күрәсең. Ә үзе ул бу зарның асыл сәбәбен шушы картаймыш көннәренәчә бәлки белми йөри булыр.
Илдә Совет власте урнашканнан соң төрле милләт хатын-кызларыннан укымышлы галимнәр, шагыйрьләр, каләм ияләре күтәрелеп чыкты. Язучылар, профессорлар, хәтта академиклар. Чыңгыз Айтматов та «Беренче укытучы» повестенда шундый бер олы язмышның нинди көрәш белән яралуын тасвирлый...
Мин Фатыйма түтине тыңлап-тыңлап утырам да, ирексездән, сүзсез генә ачынам: улмы каләм иясе я фәннәр докторы була алмас иде? Улмы зур аудиторияләрне авызына каратып, кафедралардан белем нуры чәчмәс иде, яки халык иҗаты җәүһәрләре рухындагы шигърият үрнәкләре бирә алмас иде?
Бик тә, бик тә кирәк булган аңар Беренче Укытучы дигән бөек кеше!
Ликбез укуларына, наданлыгын бетерүгә ул — инде гаилә анасы — әйләнеп тә карамаган.
Аңлаганмы, белгәнме ул үзенең кем икәнлеген?
Күрәсең, саф күңелле бала яки үсмер чагында рухыңа нәрсә сеңдереп алсаң, шул гомереңә китәдер.
Аның бүген Казанга килүе дә — түр карчыгы булып кадер-хөрмәт эчендә тыныч утырыр өчен түгел икән лә. Аның теге, «әз генә йөреп керим әле» дип, киенеп чыкканда да «үз акылы үзендә» икән: һәм ул, бер йомыштан әллә ничә танышу, әллә ничә гәп үрчетеп, үзе белмәгән автобус, троллейбус, трамвай маршрутлары белән, адаша калса, «тәкси»гә эләгеп, бүгенге фән вә сәнгать үзәге нурлы Казанны аркы- лыга-буйга айкый икән лә! Әллә кемнәр аны урамнан ук чәйгә алып кереп китәләр икән, Казанның намазлы карчыклары өчен ул чыннан да «пырафисыр» икән ләбаса!..
...Ятим җиде балалы гаиләдән алар икәү генә сабакка йөргән: берсе минем әти—дүрт абыйсының бер энесе, икенчесе — шул биш абыйсының зуррак сеңелләре Фатыйма. Болары да үз әрсезлекләре белән генә укыганнар. Әти яшел мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөргән. Дин
СУ БУЕНДА БЕР УРАМ
ягына ул алай ук күңел бирмәгән булыр: соңыннан мөгаллим дә булып киткән, партиягә дә кергән. Аннары совет мәктәбендә утыз биш ел укытып пенсиягә чыкты.
Фатыйма түти исә абыстайдан сабак алган. Яшел мәчет янындагы мәдрәсәнең янәшәсендә генә Әпҗәлил мәзин торган икән. Аның остабикәсе Сабира абыстай да, мәхәллә кызчыкларын җыеп, үз өендә укыткан. «Китап» укыган һәм укырга өйрәткән, вәгазь сөйләгән, сәдака бирүнең савапларын сөйләргә оста булган. Күп төрле өй эшләрен дә кызларның «үз теләкләре» белән эшләтә белгән.
Тирән тәэсирле Фатыйма исемле кызчыкның күңелендә беренче тапкыр шигъри хыяллар җилпенүе, тасвирлы сүзнең ләззәтен сиземли башлавы нәкъ әнә шул абыстайга йөри башлаган вакытларга туры килгән дә инде. Рухи азыкка сусап үскән шул чакларында «сират күперэле, «оҗмах»лы, «тәмуг»лы ислам мифологиясенә кайнар бер ихлас, сукыр бер ышану белән баш ташлап чумган да ул1 һәм шул бер чумудан, тынгысыз җаны белән, чын реаль дөньяда бүгенгечә үзен таба алмый йөри...
Үсмер чакларында үзен бер исерткән агулы буш хыялларын ул әле бүген дә хисләнеп, яшәреп китеп сөйләп ала: «Рамазан ае ахырында кадер кичәсе була... Күк капусы ачыла... Тәһарәтләр алып, абыстайларның капкасыннан гына су буена төшәбез дә күк капусы ачылганны көтеп йөрибез... Күк капусы ачылганда: «Я раббым, ике дөньяның рәхәтен бир! Иман бир, байлык бир!»—дип, теләк әйтеп калсаң, теләген кабул була, ди иде абыстай... Менә бервакытны күк пәрдәсе ярылып, бер яктан агарып, нурлар бөркеп ачыла бара, ачыла бара, артыннан ябыла бара... Шул хәтле якты була инде, җирдә ни булса, шул күренә!.. Йөгерешеп керәбез абыстайга: «Ачылды-ы! Ачылды-ы!—дип...»
Бөтенләй булмаганны да телдән шулай бар иттереп сурәтли алган бу гаҗәп талантның «гомеркәе» шулай заяга узуына ничек ачынмассың?
«Күк капусы» да ачылган аңар... Иҗат сәләтләренә генә юллар ачмаганнар.
Бер көнне, ничектер, бер дә аны-моны уйламастан, кәгазь-каләм алып килдем дә: «Түти, — мин әйтәм, — синең исемең-фамилияң гарәпчә ничек языла, язып күрсәт әле?»
Менә шунда түтием ике күзен түгәрәкләндереп, ике кулы белән зур бер гөнаһлы эштән этәренгәндәй итеп:
— Ку-у-уй! Каләм тотканым юк мине-е-ем, безне укырга гына өйрәттелә-әр, — диде...
Аптырадым да калдым.
Бу — чын. Бу — Фатыйма түтинең бүгенге көне.
Аны образлы, шигъри фикерләү дәрте уянганда ук каләмсез калдырганнар.
Ничек инде аның шигъри моңнарында, тавышында-сөйләшендә серле зар яңгырамасын ди!
Сабира абыстае аны «күк капусы»ларыи ачтырып, буш теләкләр теләтеп, чынбарлыктан бер аерып җибәргән, — шуннан бирле түтиең чын дөньяда үзен таба алмыйча, җаны таланып йөри дә йөри...
Донецкида аның Һадие белән Румия килененең Диләрә исемле кызлары бар. Нәни укучы бала. «Дилүк» дип йөртәләр үзен. Бу хәтле Фатыйма әбисе булыр икән лә! Калынча таза гәүдәле, елмаеп торган киң битле, зур көрән күзләре шундый эчкерсез ачык карый! һич кенә дә тик тора белми. Үзе шундый ягымлы, иркә, үзе килеп сүзгә беткән татлы тел! Синең һәрбер күңел тибрәнешеңне сизеп кенә тора ул. Үзең дә абайламастан, чыраең аз гына үзгәрсә, бу кошкай шунда ук тезеңнән
төшеп очып китәчәк... Күңелеңә үтеп керә торган мәхәббәтле бала. Сөйләндереп, сөеп туймассың...
Менә ул кем булып үсәр, ул нинди язмышлы кеше булыр икән — минем киләчәктән бер беләсе, күрәсе килгәнем шул.
Атналар буе булды Фатыйма түти Казан каласында, ай тутырды. * I Ахры күңеле булгандыр, кинәт самолетка билет алырга боерды. ш Очты Фатыйма түти. Инде туры Донецкига...
Улмы соң көнен-көненә охшатып торыр кеше?!. 3
Ике язмыш 3
Күрәсең, яхшы кешеләр дә һәркайсысы ү'зенчәрәк, үзгәчәрәк бер * төрле яхшы буладыр. “
Мәфтуха түти белән Хәлимә апаны әйтүем. Берсе үзебезнең түти < инде, әтинең сеңелесе. Минем балалар аны Алма әби дип тә йөртә: “■ аларның җимеш бакчасында рәхәт күргәннәре бар. Икенчесе — н РСФСРның атказанган укытучысы, илгә танылган хөрмәтле апа. “
Икесенең тормыш юлы каян килеп шулай бер бәйләнү белән мәнге * чишелмәс булып төенләнеп калган диген!.. s.
Бер карасаң, алар берсе дә бәхетсез түгел, икесе дә чорның олы вакыйгаларын саф намус белән күтәрешкән, кичерешкән кешеләр, икесе дә асылда якты язмышлылар. Әмма күңелләрендәге уртак төеннең татлырак ягы Хәлимә апага булса, авыррак, ачырак ягы Мәфтуха түтигә туры килгән.
Мәфтуха түтине мин якыннанрак, яхшырак беләм булыр. Сугыштан соң студент елларымны, җәйге каникулга кайткан арада, кар базыннан чыккан, әни оеткандай тәмле катык ашыйсы килеп киткән чакларда, колхоз бакчасы аркылы, буадан гына туры чыгып, Мәфтуха түтиләргә баргалаганым бар
Мәфтуха түти — юмарт күңелле, ачык чырайлы, кинәсез-карусыз кеше ул. Бәләкәч гәүдәле, түгәрәк ак битле, йомшак хәрәкәтле. Я ишег- алларында, я бакчаларында, инде булмаса, җәйге кухняларында аш-су тирәсендәме бертуктаусыз кыбырдап йөреп торыр. Ягымлы йомшак карашы белән елмаеп каршылый ул сине, әкрен тавышы белән: <Кайттыңмы?.. Зур кеше буласыңмы инде?.. Әниегез дә сау булса, касылай куанырые менә...» — дип, өч сүз әйтә дә тыелып кала. Безнең әни сугыш вакытында үлгән. Мәсгут абый белән мин икебез, госпитальләрдә ремонтланып булса да, әйләнеп кайттык, тик өйдә әни белән ике энебез юк иде инде.
Сизгер дә кеше соң инде Мәфтуха түти! Син Уфадан, Казаннан гына түгел, хет Венера планетасыннан әйләнеп кайтып төш, ул барыбер синең каймаклап туглаган салкын катыкны сагынып, тансыклап кайтканыңны әллә кайдан белеп тора! Ике-өч сүз сорашкач, үзе каядыр чыгып китә, ничек югалуын күрми-абайламый да каласың.
Син түтинең кайсы балалары өйдә булса, шулары белән, аны-моны •сораша-сөйләшә, йорт-кураларына күз йөртеп аласың, бергәләшеп бакчаларына, куе карлыган куаклары арасына кереп, бер-ике эре-эре әч- келтем-татлы кара карлыганнан авыз итеп, өйләренә керәсең, стенадагы пыялалы рамнарның берсеннән икенчесенә күчә-күчә, бераз уңа-саргая төшкән фоторәсемнәрдәге иреннәрен кысып, олы бер җитдилек белән
7. «к. у» М 4.
97
күзеңә текәлгән чырайларны беренче тапкыр күргәндәй булып онты- ласың...
Ул арада... Ул арада түтиең, барлык бүтән эшләрен читкә куеп, кухнясыннан ак эмаль эчле зур бер савытын тотып чыга да читән буендагы калын салам куышлы кар базына юнәлә...
Истә лә ул авылның кар базы.
Түтиләрнең дә базы төшкән уңайга шактый караңгы тоелыр, бераз салкынча, бераз дымсу булыр. Түти үзе анда күп таптанмый. Аяк баскан саен, салам астындагы кар йомшак кына шыгырдап, изелеп куя. Ул кар катламы җәй башыннан бирле һаман әз-әзләп утыра, юкара бара... Түти самавардай юан корсаклы, киң авызлы саргылт-кызыл чүлмәкнең таш белән бастырып куйган фанер капкачын бер читкә, таш кисәге өстенә куеп тора да әле сугышка кадәрге үк имин-аман еллардан калган кызыл бизәкле агач кашыгы белән чүлмәгендәге таралмыйча бавырланып торган катыгын — сепараттан үткәргән сөттән оеткан катык! — батырып-батырып, зур-зур кисәкләп алып сала да. фанерын каплап, ташын кире бастырып куйгач, яшел кәстрүлгә күчә. Биредә аның каймагы. Әз генә саргылт төслерәк куе каймак. Түти шуны бизәкле кашыгын бик үк чумырмыйча гына, ү’зе генә белә торган бер юмарт-лык белән элеп ала да әлеге бавырлы катыкның уртасына каплап салып куя.
Бу базда, вак киртәле аерым бура эчендә, түтиләрнең әле яңага җитәрлек бәрәңгеләре дә бар...
Көзге кыраулы иртәләр җитеп, бәрәңгеләр алганда, бу базның юеш саламын бакалары-ниләре белән бергә себереп чыгарып түгәләр дә, тычкан-фәлән сизелсә, коры салам тутырып, ут төртеп, авызын томалап ыслап алалар. Тагын бер себереп чыгаргач, кар базың ялт итеп кала. Төбенә, ян-якларына коры салам түшәп, кышлыкка яңа бәрәңге салалар...
Түти түбәнге очы саламга һәм карга батып торган ике генә араталы баскычтан күтәрелә, савытын баз куышы алдындагы песи үләненә куеп, үзе чыга, базның капкачын кайтарып, сөян кысасына төшереп яба. Ул арада савытның тышкы эмаленә инде бөрчек-бөрчек бәреп салкын тир чыккан була, түтинең кулын юешли...
Тулы савытын, өйгә алып кергәч, түр өстәлгә китереп куя ул, калынча иреннәрен уйната-уйната, катыкны әйбәтләп туглый — бу эше» дә ул, учакка ут кабызу, мичкә ипи утырту, сыер саву, табынга аш китерү кебек үк олы бер эштәй күреп, җитдилек белән башкара. Карасаң, өстендә тәти кашыгы белән каймагы яткан эре-эре катык кисәкләре инде тоташы белән теге базда калган кәстрүлдәге каймактай булган да куйган...
— Әйдә әле, безнең сыер үпкәләп калмасын, катыгын гына булса да ашап кара әле,— ди ул һәм тәти кашыгын сабы белән сина каратып куя.
— Әйдә, ялгап ал тамагыңны...
«Әниең дә булмагач...» дигәнен күңелендә калдыра.
Мин әтиләренә тартым эрерәк сөякле, озынча битле һәм кара күзле ике үсмер кызны чакырам:
— Әйдәгез әле, иркәләрем, бергәләп тәмлерәк була ул. Кая кашык-ларыгыз?
— Куй,— ди түти шунда ук,—алар ашадылар инде. Менә җизнәң дә бакчадан кайтыр, аш эчәрбез...
Сәмигулла җизнинең сугыштан кайткач колхоз бакчасында бригадир булып эшләгән вакыты иде.
Крестьян нәселеннән чыгып, уку-белемнән өлешсез калган Мәфтуха түти, минем ише крестьян эшенә бәлки инде һич әйләнеп кайтмас, инде җаны-тәне белән шәһәргә йөз тоткан бер студент егетне — бер кара-
ганда, танымагандайрак, сәерсенеп, икенче караганда, бик тә үз күреп, каймаклап тугланган катыгы белән шулай сыйлап утыра. Үзенен ана жаны белән карап ашата. Ипи тешләвеннән, колак селкетеп, ияк биетүен, кашык уйнатуларыңнан ук ул үзенең әүлия күңеле белән синең сау- лык-сәламәтлегең, дәртең-гайрәтең, холкың-фигылең, хәтта пакьлегең ф нинди икәнен дә күреп утыра...
Жәй узып, мин кабат шәһәргә киткәндә, ул үз бакчасыннан жыеп, f үзе койган берәр такта карлыган кагын, балга кайнаткан берәр банка £ жир җиләге вареньесын, берәр банКа гәрәбәдәй сары балын китерә, с. Җизниләрнең үз умарталары бар... w
Ә мин — ябык, чандыр студент — кышның-кыш буена, киләсе жәйге < каникулга кайтканчы, түтинең салкын тир бәреп чыккан эмаль савы- = тындагы каймаклы катыгы тәмен телдә сизеп йөртәм... £
Үзен белә-белгәинән бирле өй арасындагы әлеге теге «тавык чүпләп >, бетерә алмас» вак эшләр белән мавыгып өйрәнгән ул түти, үзебезнең u Күгәрченнән башка дөнья күрми, ил танымый үскән, бар кешене дә ♦ үзеннән күбрәкне күреп, күбрәкне белүче дип, үзеннән уңганрак, өстен- и рәк дип санарга күнегеп беткән. Табигате-холкы белән дә үтә тыйнак, ° үтә йомшак, карусыз бер хатын инде ул. Күзе күрмәгән, күңеле ия- s ләшмәгән берәр хәл була калса, шунда ук югалып, каушап та калучан, ө тик кечелеклелеге белән эчтән йомылып, моны ул сиңа бөтенләй сиз- * дерми калуы да ихтимал. ь
Әмма да үз йорты эчендә хәстәрлелеге, ире белән балаларын һәрь- = яклап кайгырта белүе, аларның кайсысына кайчан ни-нәрсәләр кирәк % буласын — иртәгәме, бер атнаданмы, кыш җиткәчме, җәйгә чыккач- « мы — кайсысының ниләр итеп күңелен күрәселәрен дисеңме — бу җәһәтләрдән инде Мәфтуха түтиең авыз тутырып әйтерлек академик. Сәмигулла җизни бүген ат җигеп берәр юлга чыгасы булса, түти инде аның башына киясе бүрегеннән алып, аягындагы оекбашларына кадә- ресен кичтән үк кулына алып, күздән кичереп, тишеген-ертыгын ямап, искесен яңартып, пөхтәләп, кыш булса, бияләй-пималарын мич эчендә утын агачлары өстенә үк куеп киптергән — бар кирәген алдан әзерләп, хәстәрләп куйган булыр. Арбасы яки чанасының утыра торган җиренә нәрсә алып чыгып каплыйсын, печән арасына кайсы җиргә нинди-нннди төеннәрен тыгып куясын, капканы ачып, җизнине озатып калганда, юлы бәла-казасыз, эше уң булсын, үзе исән-сау гына әйләнеп кайтсын өчен авыз эченнән генә нинди сүзләр әйтеп каласыларын — барысын да күңеле белән, җаны белән белә ул.
Аның бар тормышы —дөньяда шул бер ирендә дә дүрт бөртек баласында. Кул кушырып тик утыруны, ял дип тик йөрүне белер дә, аңлар да кеше түгел ул. Әгәр үзенең шушы алачыклы, бакчалы, мал-туарлы, учаклы-мичле, кырып юган идәнле, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утырган өйле кечкенә дөньясында мең төрле эшләрнең берәрсен онытып, үзе генә белгән тәртип җепләрен бер ычкындырып, чуалтып куйса, ул, гомумән, тереклектән үк өзелүен күргәндәй, тетрәнеп калачагын көт тә тор .
Уйлап карасаң, Такташ яшьтәше, Җәлил замандашы һәм чордашы лабаса! Ә үзенең тарихтагы урынын, исемен, данын эзләр булсаң, мәңге табасың юк. Бөтенләй күздән-хәтердән төшеп калган диярсең... Безнең юлы тавышлы, гайрәтле ир Сәмигулла җизнине белүчеләр авыл түгел, район тулы Түтине дисәң, үзебезнең авылның үрге очында да белүчеләр күпме генә икән? Булса, бригадада бергә эшләгән күрше-тирә дә, туган-тумача — бары тик шул!
Түтиме колхоз бакчасы оешкан көннән башлап Өчтирәк тирәсендә җир чокышмаган, тамыр каерышып, таллык төпләшмәгән? Улмы ташу узган саен буа буышып, бакча җирләрендә канаулар казышмаган, кырларда урман полосалары утыртышмаган, сугыш елларында сыеры
белән җигелеп сабан сөйрәшмәгән? Улмы иренә хатын, балаларына ана түгел?..
Сораша башласаң, «мин» дигән сүзен, фәлән эшләрне «эшләдем», төгән эшләрне «башкардым» дигәннәрен авызыннан келәшчә белән дә тартып ала алмыйсың. Алдынгылардан калышырга гарьләнә торган, начар эштән хурлана торган апакай, үзе һәр эшгә төптән үк алынып каерса да, күзгә чалынасы, телгә алынасы кеше түгел. Ул гел арада гына йөргән, ул бер дә әллә ни майтармаган: «...төпләдек инде, эше шул булгач... канауларын да ердык... сабан да тартыштык... ирләр сугышта, атлар сугышта булгач ни...»
Аның үз гомерендә иң олы, иң җаваплы исәпләгән эше — кешегә кадер-хөрмәт күрсәтү, кешене кайгырту, ашату, сыйлау. Анда да әле ул табын тирәсендә тавыш-тынсыз гына, соры бер күләгәдәй, күзгә чалынмыйча гына йөри, иң кадерле сыйларын алдыңа китереп куйганда да, йомшак, оялчан елмаюы белән сүзсез генә: «Безнең ни, менә шушы гына инде... Сезгә ошаса...» — дигән кебек, уңайсызланып кына китереп куя.
Мин әтидән, безнең Вәҗия әбиебез төсе-бите, холкы-фигыле белә» ниндирәк кеше иде ул, дип сораша башласам, әти кыска гына итеп: «Әнә Мәфтуха түтиең — бөтен булганы белән нәкъ үзе инде,— ди дә, тик Вәҗия түгел, Бибмбәдервәҗиһа аның чын исеме»,— дип өстәп, куя...
Бүтәннәр өчен анысын булдырып, монысын әзерләп торасы бурычларын үтә дә тирән белүче, ир белән сүзгә килүне, кычкырышу -судлашуларны коточкыч хурлык дип күрүче бу түтине мин инде тарихка керәсе буынның типик бер вәкиле дип беләм
Чоры бүтән хәзер, заманы башка. Бүген һәр егет, һәр кыз күңеле тарткан, җаны сөйгән бер белгечлеккә омтыла, укый, белем ала, үз язмышын үз кулында тотарлык кеше булып үсә. Әмма, юк, кешенең иң яхшы, иң кешелекле иҗат сәләтләре ачыла торган бөек бу заманда безгә Мәфтуха түти кебек фидакарь аналарның тансыклыгы кимеми, киресенчә, аның кебекләр аеруча кадерле була баралар...
Тормыш яңара. Җәмгыять тә, кеше белән кеше, кеше белән коллектив, кеше белән ил мөнәсәбәтләре дә, ир белән хатын, ата-ана Сделан бала арасы да — барчасы туктаусыз үзгәрә тора. Мөнәсәбәтләрнең нигезе яңара. Әмма тормыш дигәнең, мөнәсәбәтләр дигәнең никадәр үзгәрә торса да, мин шушы Мәфтуха түтинең кешегә, үзенең якыннарына булган сизгерлеген, кайгыртучанлыгын, ана күңеленең юмартлыгын үзебезнең буынга да, киләсе буыннарга да көрәп-көрәп алып өләшер идем. Җитәрлек ул аның күңел юмартлыгы, бар буыннарга да җитәрлек!..
Сәмигулла җизни — горур ир. Олы гәүдәле, таза буйлы, гайрәтле ир. Синең белән гәп корып җибәрсә, күкрәген киереп, бераз гына һаваланып, мактанып та ала белер. Әйтәсе сүзен бар кешегә ишеттерерлек итеп, күзенә карап турыдан ярып әйтүчән. Әгәр син берәр эшне кыекка бора калсаң, ул сине, уенын-чынын бергә кушып, ике сүзе белән дә жир тишегенә кереп качардай итә.
Шушындый ирнең дә бу кечкенә «соры чыпчык» Мәфтуханы сайларга ничек акылы җиткән диген? Каян белгән ул үзенә аңардан да әйбәт юлдаш таба алмасын?!
Хәер, авыл җирендә һәр кеше һәркемнең күз алдында, «Вәҗия карчыкның бәләкәче» гел эчтән йомылып кына, эш тә эшне генә белүен! димче карчыклар шәйләмәгәннәрдер дисеңме?..
Ә бит Мәфтуха түти җизнидән өч яшькә өлкәнрәк тә, шуның өстәвенә. тагы — ир горурлыгың чыдасын! — беренче ире аерып, ташлап киткән хатын да. Әле, шуның өстәвенә, бер баласы да була торып
Элек бит ул безнең авылның өлкәннәре балигъ булган егеткә берәр- сенең кызын «әйттереп» никахлаганнар да эшне «бетте-китте»гә исәпләгәннәр. Кешечә мәхәббәт хисләре уянуын көтеп тору булмаган. Ачтан үләселәре килмәсә, дөнья көтәргә өйрәнерләр әле, янәсе... ♦
Безнең якта тагын «колак тешләү» йоласы да булган әле! Ике гаилә , ата-анасы, киләчәктә кодалашу ниятеннән, берәүләренең сөт теше чык- J кан малаен икенчеләренең әле сөт төше дә чыкмаган кызчыгы янына * җибәрәләр дә, кычкыртып колагын тешләтәләр була.. Янәсе, буласы £ «кияү» үзенең буласы «кәләшенә» сөт тешләре белән алдан ук тамга салып куя... 3
Көлкегә чыккан йола! и
Кешенең кешелегеннән күңелле генә шаярып, ачы гына көлгән йола! ш Азмы булган шул иске йолалардан килгән мәхәббәт фаҗигаләре! $ Азмы булган ул шәригатьле гаиләләрдә гомере буе тавышсыз-тынсыз гына сыктап, тавышы чыгудан куркып яшәгән мәхәббәтле җаннар! *
Әмма мәхәббәттә ике күңел берлегеннән, рухи берлектән дә көчлесе, ® бәхетлерәге юктыр...
Мәфтуха түтинең беренче ире Шәйхи Корбанаевның ниндирәк кеше = булганын ни әти-әнидән, ни өлкән тугангмрдан ишеткәнем булмады. < Сораша башласаң, белә торып үзебезнең нәсел горурлыгына кагылу “• була . Ара-тирә колак очы белән генә ишетүемчә, егерменче елларны н ул да безнең авылның күренекле кешеләреннән саналган, аңлы, совет- * чыл актив кеше булган. Әүвәл ул минем укытучы әти белән дә дус * булганлыктан булса кирәк, кодалашулары да аңлашыла... s
Ташлаган шул Шәйхи җизни безнең Мәфтуха түтине! Бүтәнгә өйләнгән.
Шулай да миңа ул никтер әйбәт кеше булгандыр кебек тоела. Ачык карашлы, якты хыяллы, тәвәккәл кеше итеп күз алдына китерәм мин аны...
Мәфтуха түти белән икесенең, әтисенә охшап, кара күзле булып туган Гәүһәр исемле кызлары йөгереп йөри башлаган бер вакытны, Шәйхи җизни, уйламаган-көтмәгән җирдән, үзенең ата-анасына каршы килеп, Мәфтухасын аерган да читтән килгән бер укытучы хатынга өйләнгән. Гәүһәр исемле кызчыкны да, алар икесе бер булып, үзләренә алганнар .. (Шундый хәл килеп чыккач, абыйлар түтигә киңәш иткән «Үзләре әйткәч, кызыңны илтеп бир инде. Кулыңда балаң да булса, бөтенләй ялгыз утырып калуың бар...» Менә шуннан соң алган ул түтине Сәмигулла җизни.)
Гашыйк ла булган бит безнең ил җанлы активист җизнәбез читтән килгән Хәлимә исемле бер укытучы апага!
Үзе ир хатыны икән. Өстәвенә, әле ире кайсыдыр авылның мулласы да, имеш...
Совет властеның беренче елларында яшь кенә Хәлимә үзенең мулласын ташлаган, остабикә абыстайлыгына төкергән дә, мендәрле-ястыклы җылы өеннән, бөек яңарыш кичереп яткан, әле ярлы илгә хезмәт итәргә чыгып киткән. Укытучы булып...
Ничек күрешеп, ничек табышканнардыр бу ике кеше, ничек бер- берсенә сокланышып, бәхетләреннән шашынып кавышканнардыр — авыл, бу хәлгә чиктән тыш гаҗәпләнеп калса да, күрәсең, авыз чайкауны килештермәгән: артларыннан пычрак ата торган чыш-пыш, гайбәт сүзен ләм-мим ишеткәнем булмады. Бәлки әле бу ике күңелне дөрес аңлаучылар күбрәк тә булгандыр Муллалы-шәригатьле заманнарда да халык Иосыф-Зөләйхаларны белгән ләбаса, күңел түрләрендә олы- дан-олы, кайнардан-кайнар, чыннан-чын мәхәббәт үрентеләрен хыялга өртелдереп булса да саклаган, җырларына-моңнарына салган бит!..
Бәлки дим... Бәлки Шәйхи җизни соңыннан, бар гомерендә бер генә тапкыр булса да, Мәфтуха түти пешергән ризыкларның тәмен, түти тәрбияләп тоткан җыйнак өйнең рәхәт җылылыгын, түтинең ягымлы тыйнаклыгын, ире өчен һәрчак бирелеп бетәргә әзер торуларын, күңеле нечкәреп киткән бер мизгелдә генә булса да, эчтән генә сагынып куйган чагы да булгандыр. Әмма... Әмма... Аһ, ул икең бер җан, бер тәндәй булып, давыллар аркылы яңара барган ил сулышы белән бергә сулап, бергә янып-ялкынланып, уртак олы хыялларны бергә тормышка ашыра- ашыра, шуның тиңсез бәхетен татып яшәүләргә ниләр җитә икән!..
Ничек инде бу ике күңелне аңламаска! Синме, минме шушындый да кайнар, шушындый да олы мәхәббәт турында хыялланмаган! Бармы икән шушындый югары, изге хисле сөю-сөелүгә җан атып омтылмаган таш йөрәкләр!..
Күгәрчендә күпмедер торгач, кызчыкны алып, каядыр киткәннәр алар. Төрле җирдә эшләп, ахырда Уфада төпләнгәннәр...
3
Шәйхи җизнине күргәнем булмады. Хәлимә апа белән табышкач, уртак рухлы фикердәш һәм дус хатыны янында ул тагы да дәртләнебрәк, гражданин буларак тагын да үсенеп, үсеп киткәндер, биеккә үрләгәндер...
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган диләр аны.
Ә Хәлимә апа белән, әлеге хәлләрдән соң күп гомерләр узгач, мин бер очрашканмын икән.
Хикмәтле очрашу булып чыкты ул. Үзем аны белмичә, гади юлдашларча гына сөйләшеп, хәтта рәтләп танышмыйча, яныннан китеп тә барганмын.
Әүвәл бу очрашу миңа, юл кешесенең төрле җирдә төрле кешегә туры килеп, шунда ук аерылышканы шикелле, әһәмиятсез һәм истәлексез булып тоелган иде. Ә менә чирек гасыр диярлек гомер узгач, шул бер очраклы гына очрашу минем хәтердә кинәт терелеп, хәтта яңарып та китте... Кайвакыт шулай була бит ул: бөтенләй таныш булмаган берәү сиңа ниндидер бер яхшылык күрсәтә дә шунда ук диярлек синең игътибар күзеңнән төшеп тә кала. Соңыннан аны уйлап, эчтән генә рәхмәт әйткәндә исеңә төшерим дисәң, исемен дә белмисең...
Хәлимә апа белән очрашуым да шулайрак булып чыкты. Кызык, аны әллә кайчан шулай бер күрүемә мин бүген дә эчтән канәгатьмен. Хәлимә апа кебек кешене соңыннан булса да аңлар өчен, бу очрашу миңа кирәк булган икән.
Авылда Мәфтуха түтинең каймаклы катыгы белән ара-тирә сыйлан- галап һәм ял итеп көч җыйгач, бер көнне нурлы Казанга талпынып тагын юлга чыктым.
Мракка кереп арбадан төшү белән, үзәк бер урынга ашыктым — кара-каршы тезелгән универмаг, сельмаг, продмаг, культмаг бар бит әле, якында гына юан-юан апалар такта өстеннән ел әйләнәсе көнбагыштыр. тозлы кыяр, кәбестәдер, сөт-катык, йомыркадыр, җәйгә чыксаң, төрле җиләк-яшелчәдер сатып торалар — менә шунда... Әллә кайдан ук исеннән сизгәнмен диярсең: Стәрлетамакка бара торган бер йөк машинасы тора икән, шоферы кабинада, машинасы кабызган, зур бер карт песи кебек калтыранып, мырылдап тора.
Машина әрҗәсендә пассажирлар шактый бар иде инде, мин дә капчык белән чемоданны шунда ыргыттым да менеп арага тыгылдым.
Гаҗәп, машинасы минуты-секунды белән кузгалам, китәм дип тора, ә без августның кызу кояшыннан эсселәп утырабыз. Кемдер тоткарлый әле бу машинаны, кайдадыр бу машинадан көчлерәк кемдер бар, кү-
Кабина артында шактый уңайсыз урында да ничектер уңай да, килешле дә утыра иде ул апа. Аның кыланусыз, гади, җиңел хәрәкәтендә, үзен тотуында ниндидер табигый бер хөрлек тә, эчке бер мөлаем җыйнаклык та, үз бәясен үзе белүдән килгән бер төрле горур гына килешлелек тә бар иде.
Янында утырып барган юлдашларына күз салып, кыска-кыска гына сөйләшеп алуында эчкерсез ачыклыгы да, кешегә ихтирамлылыгы, чик- чама дигән нәрсәне белүчән тыйнаклыгы да сизелә иде аның. Тузанлы юл читендәге менә бу вак таллы, курпылы үзәнгә, комбайн урып йөргән әнә теге арыш басуына, йомшак чалымлы \рләргә, ялпы гына тауларга ул, гәрчә үзе кешегә сиздермәгәндәй итсә дә, эчтән дулкынланып, күреп туймастай булып карап алгалый иде. Ара-тирә улына, берәр таугамы, елгагамы, ерактагы берәр авылгамы күрсәтеп, бер-ике генә сүз әйтә дә, янә сүзсез калып, күңеленнән нидер кичереп, уйланыпмы, моңланыпмы бара иде ул.
Ә миңа дәшкәндә аның карашы шундый иде, әйтерсең мине электән дә белгән, минем күңелне, омтылышны күптән аңлый һәм ул үзе — гүяки минем үзем дә белми йөргән олы җанлы бер теләктәшем.
Аның әүлиялык галәмәте мине гаҗәпләндереп куйды. Ләкин — кызык! — мин бу апа белән сөйләшә башлагач ук, аның бу беренче тәэсирен онытып та өлгердем. Әйтерсең ул тәэсир булмаган да, булса да урынсыз гына булган, җилгә очкан, ә бу апа исә үзенең күңеле, рухы, бар табигате белән гомер буе шундый кеше инде ул һәм бүтәнчә була да алмый..
Мин ничәнче курска баруымны әйттем Ул «Уфагамы?» — дип сорады. «Өфегәме?»— димәде, «Уфагамы?» — диде. Үзенең тулы шома бите, дугаланып торган биек кара кашлары, зур булса да кысык кисемле күзләре, бераз шешенкерәк сыман күз кабаклары башкорт икәнлеген ачыктан-ачык әйтеп торса да, үзе татарча, нәкъ безнеңчә, шома сөйләшә...
Менә бервакытны, олы урамның таррак кына бер ян тыкрыгыннан чыгып, чуерташ түшәлгән калку шоссе аркылы нәкъ безнең машинага турылап, калынча таза гәүдәле, көчле хәрәкәтле, зур соры ридикюль тоткан бер башкорт апа ашыгып килеп житте. Үзе, шәһәр интеллигентларыңча, җыйнак, шома, пөхтә киенгән. Янында җәйге кояшта янган үсмер улы да бар — зур маңгайлы, озынча битле, унөч-ундүртләрдә булыр. Улы кузовка җитез генә менде дә әнисенә кул бирде. Кузов түренә куелган чехоллы ике зур чемодан аларныкы икән...
Болар менеп утыру белән, машина кузгалды, куе тирәкләр күләгәсендә уңга борылды да озын урам белән, ниһаять, безне Мрактан алып китте.
Кояш кыздырса да, юлда җиләс, Эйек буеның тугайлы-тирәкле яшел үзәннәрен карый-карый бару күңелне тиз үк тынычландырып, хәтта рәхәтләндереп тә җибәрде. Калтырана-сикеренә чапкан машина өстендә мин капчыкны чишеп, пешкән йомырка, ипи, тоз чыгардым.
Безне көттереп килеп утырган әлеге пөхтә апа, көтмәгәндә миңа таба борыла төшеп:
— Ничәнче курска барасыз? — дип сүз кушты.
Эчтән гаҗәпләнеп калдым: «Нинди әүлия карчык бу?..» Карчык дисәң, үзе карт та түгел, кырык биш-иллеләр арасындадыр, башында чәчәкле аксыл эшләпә, эшләпә астыннан күренгән куе кара чәчентә көмеш җепселләр берәм-сәрәм генә күренә. Каян белә ул минем студент икәнне? Чандыр буй, житү чәчтәнме, гимнастерканың түш кесәсендәге блокноттан, авторучкаданмы? Әллә юл йөри-йөри шомарып төссезләнеп беткән фанер чемоданнанмы, аның тимер чыбыктан гына эшләнгән келәсендәге кадак белән генә ачылмалы йозагыннан чамалап алганмы?..
Мин бу апаның соравына, кайсы авыл, кем улы икәнемне, кайда, кайсы факультетта укуымны әйткәч, ул, күзен йомгандай түбән карап, бераз уйчанланып калгандай булды. Ләкин үзенең безнең авылда еллар буе балалар укытуы хакында, минем әти-әниләрне белүе, Шәйхи жиз- нинең Хәлимәсе нәкъ үзе булуы турында бер сүз дә әйтми тынып калды.
Минем өзек-өзек сорашуга ул гади генә иттереп җавап кайтарды:
— Эйек буенда ял итеп яттык та Уфага кайтып барабыз әле менә... Биишев дигән укытучы агайны ишеткәнегез бармы? Гыйбад Биишев. Шуларда яттык. Алар безнең туганнарыбыз була. — Сүзен түгәрәкләп:— Менә тагын яңа уку елын башлап җибәрәсе бар инде,—дигән сүзе миңа кинәт бигрәк тә таныш, якын булып яңгырады — әтиләрдән ел саен ишетә килгән сүз...
Инде хәзер мин уйга калдым: «Ә-ә-ә, Гыйбад агаймы? Карт укытучымы... Әкрәм исемле улы да бар. Ватан сугышы алдыннан мин Карайда укыганда, Әкрәм, ярты кыштан минем фатирга күчеп, бишенчедәме, алтынчыдамы укыган иде. Кызыл һәм тулы битле юантык кына кара малай. Бик сәләтле, тырыш, әмма үзсүзле дә иде ул. Бер-беребездән көнләшкәндәй, ярышып укый торган идек. Бер-беребезгә багышлап шигырьләр язганыбыз да бар... Мин ялга каршы Күгәрченгә кайтканда, ул Саньяпка кайта торган иде. Гыйбад агайның Саньяп авылында укыткан чаклары... Ә бит элегрәк Гыйбад агай Сәетколда да укытты әле! Минем абыйлар, «Биишев абый» да «Биишев абый» дип, бүтән кемне әйтсеннәр ди тагын!..
Ә менә хәзер ул Гыйбад агайлар Мәкъсүттә укыта икән, бу пөхтә апа да улы белән шулардан кайтып бара икән...
— Әкрәм өйдәме соң?—дип сорадым.
— Әкрәм хәрби хезмәттә әле ул, чит илдә. Озакка китте аның хезмәт срогы,— диде апа. — Сәлам хатлары килеп тора...
Шуннан ары бу пөхтә апа белән безнең әңгәмә ничектер үзеннән-үзе сүрелеп калды. Аның каравы, зур маңгайлы улы белән кинәт бик ачылып сөйләшеп киттек. Эйек буйлары кояшында янып каралган бу үсмер мине сөйләшкән-ачылган саен кызарта барды: мин студент башым белән дә ишетмәгән-белмәгән дистәләрчә китапны ул инде су урынына эчкән, теләсә кайсын башыннан ахырына кадәр сөйләп бирә ала. Үз китапханәләре дә бар икән...
Пөхтә апа Стәрлетамакка бара торган бу машинага, гәрчә рәсми үк булмаса да, баш иде, ахрысы. Мракта булды Мракта ул килмичә кузгалып китә алмый тордык. Акманга кергәч, ул тагын, кабина түбәсенә җиңелчә генә бармак кагып, машинаны туктатты да, улын ияртеп, бу авылның мәктәбен күреп килергә дип, урам буйлап китеп барды. Без аларның кире әйләнеп килүен көтеп, кибет күләгәсендә утырып калдык...
Юл кешесенең юлда булуына ни җитә! Инде бер эләгеп киттеңме, аның иң рәхәте шул — машинаң туктамый җилдерә генә бирсен!
Ә безнең бу бару барумыни ул! Бу пөхтә апаның әле Акмандагы көттерүен онытып бетмәгәнбез, машинабыз тагын олы юлдан борылып, бөтенләй ят бер юл белән уңга керде дә китте... Стәрлегә бара торган нәрсә безне әллә кая Юмагуҗага ук алып керде дә тагын туктап калды. Пөхтә апа монда да: «Мәктәпләре анауы бит әле?» — дип, улы белән зур бакчалы бер бина ягына китеп барды. Тагын күләгәгә төшеп, уңга-сулга каранып, вакыт үткәнен көтеп утырдык... Кире олы юлга чыккач, Печәнчедә тагын, безне узып китүчеләрдән көнләшеп, юлга карап утырдык.
Машина юлга чыгып алгач, күңел тагын яңарып, рәхәт булып китә үзе...
Әмма бу апаның болай туктала-туктала йөрүендә бер хикмәт бар иде. Мин моны Акманда ук абайлагандай булдым. Машинаны туктатып, улы белән китеп барганда ул бер кәеф, бер халәттә булса, кире килгәндә бөтенләй икенче кыяфәттә күренә. Киткәндә ул, кемнәрендер күрергә дәртсенгәндәй, үзенең дә кемнәргәдер күренәсен онытмыйча, өстен-башын җиңелчә генә төзәткәндәй итеп, бик җанлы, көчле, жи- ♦ тез адымнар белән атлый... Ә кире килгәндә — бөтенләй бүтән кеше- s мени! — ничектер кинәт таркалып, йомшарып калгандай, ниндидер уйларына, кичерешләренә бирелеп китеп, тирә-яктагы бар дөньяны * оныткандай күренә иде ул. Бәбкә үләнле урамиын тигезле-тигезсез £ җирләрен күр.мәстән. әле әз генә сөртенеп. әле сизелер-сизелмәстәй < чайкалып киткәндәй була. Күзен күтәреп беркемгә карамый, чыраенда g ниндидер тирән уй, ниндидер олы моң бар. Күз карашы бары тик үз “ күңеле эченә төбәлгән төсле. Акманнан чыгып киткәндә дә беркемгә бер 10 сүз кушмады, йөзен читкә борып, авылның артта кала барган озын и урамыннан, су буйларыннан күзен алмый каерылып карап барды. Әллә *. чыраен яшерүе шул булды инде...
Машинабыз Печәнчедән чыкканда да, апа шулай ук йөзен читкә борып, артта кала барган урам очына, бәрәңге бакчаларына карап баргандай итте: шунда, кызыл слюда төймәле ридикюленнән кечкенә челтәрле кулъяулыгын чыгарганда карасам, ни күзем белән күрим, апаның дымлы керфегеннән тулы шома битенә эре бер яшь тамчысы тәгәрәп төшеп бара иде...
Бу апаны, кайчандыр яшь чакларында үзе укыткан авылларына менә хәзер. Бөек Ватан сугышы узганнан соң, яңадан килеп, шулай туктала-туктала, укыткан балаларын барлап, язмышларын белешеп йөридер дип, бу машинадагы пассажирлардан беребез дә уйламагандыр..
Төнен бергәләп Стәрлетамактан поездга утырып киттек.
Уфага килеп җиткәндә, куе таллык буйлап тын гына аккан Дим суы да, тимер юлның челтәрле олы күпере астыннан киң җәелеп, дугаланып яткан Агыйдел дә иртәнге таң нурларында ялтырап ята. олы, калку тау өстендәге гүзәл шәһәр дә, алсуланып, шул нурларда коена иде.
Поезд күпердән шәһәр ягына чыгу белән, апа, аның улы, мин беренче тукталышта ук төштек тә, әйберләрне күтәрешеп, текә таулы урамнан шәһәргә менеп киттек...
Моңарчы мин Уфа аркылы узган саен туп-туры Гоголь урамы башындагы пединститут тулай торагына, электән таныш студент егетләр янына кереп хәлләрен белешеп уза торган идем. Берәрсенең буш койкасында төн кунып киткән чаклар да булгалады. Бу юлы исә юлдаш апа белән аның улы икәүләп, кат-кат әйтеп, мине үзләренә чакырдылар. Олы кешенең сүзен аяк астына салуны килештермәдем.
Ник соң әле бу апа мина ничектер үз тоела, ник ул миңа ничектер җылы карый — мин моны эчке бер рәхәтлек белән сизсәм дә. асыл сәбәбенә төшенмим, дип, ничек тә булса сүз кузгатырга базмадым, тыелып калдым — әллә нинди бер тойгы белән моның урынсыз килеп чыгасын сиздем шикелле. Әллә апа үзе, миңа сиздермичә генә, такт дигән нәрсәне шулай куя белгәндерме...
Өйләрендә аланың җитеп килгән кызы да күзгә чалынып узды. Ул җил-җил килеп, рухланып йөри иде: берәр вузда укый башлар көннәре булмадымы икән...
Ике-өч бүлмәле шәһәр фатиры. Әйбәт җиһаз, чисталык-пөхтәлек. Апа миңа, якты тәрәзәле бер ян бүлмә күрсәтеп: «Уфада кунып китәр булсагыз, улым белән икегезгә урын менә шушында булыр», — диде.
Көндез әлеге 'тулай торактагы дус егетләр белән күрешеп, Мәҗит
МЭЖИТ РАФИКОВ
Гафуриның музей-йортына кереп йөрдем дә, кичке якта, хөрмәтле апалар өеннән күтәренеп, вокзалга төшеп киттем.
Саубуллашып, бусагаларыннан атлаганда, мин бу апаны — фронтта ятып калган Шәйхи исемле ирнең тол калган Хәлимәседер дип, китап яратучан бу үсмер малай белән аның кайсыдыр вузга йөз тоткан апасын — шул Шәйхи атлы ирнең ятимнәредер дип, Гәүһәр исемле кыз да шушы өйдән кемгәдер кияүгә чыккандыр дип, бөтенләй уйламыйча- белмичә үк чыгып киткәнмен...
4
Туган якларга кайтып, совхоз үзәге Мәкъсүткә барып чыккан саен, Гыйбад агай Биишевка бер сәлам бирәм. Минем Әкрәм дусның әтисе бит ул. Ил агасы кеше. Безнең як совет мәктәпләрендә беренче булып эшли башлаган укытучылардан. Ике-өч ел саен китаплары, бала-чагасы, ястыклары белән авылдан-авылга күченә-күченә йөреп, бар дәртен ил агартуга багышлаган кеше. Хәзер пенсиядә. Балалары кайсы укытучы, кайсы инженер, кайсы журналист. Әкрәм исә хәзер башкортның танылган тел галиме.
Гыйбад агай минем теге чакта Казанга баргандагы юлдаш апаның кем икәнен бик ачык аңлатып бирде. Бу ике бертуган бер-берсенэ торырлык булганнар икән.
Сүзгә сүз ялгана торгач, Гыйбад агай, кинәт күңеле җилкенеп киткән картларга хас бер кискен хәрәкәт белән, бер дәфтәр битенә үзенең эре хәрефле шома почеркы белән менә бу сүзләрне тезде дә чыкты:
«1919/20 — Үр ге Мәкъсүттә
20/21 —Акманда
21/22 — Каскында
22/23 — Әүестәндә
23/24 — Ыуарыда
24/25, 25/26, 26/27, 27/28, 28/29, 29/30 уку елларын Етеболак Күгәр- сенендә.
30/31 — ошо үзебеззең Мәкъсүттә, унан йомагуҗала — 1931/32, 32/33 укуы йылдары.
33/34 — Сәетколда
34/35—укуы йылыннан башлап Өфелә...»
Кызу-кызу шулай язды да, кәгазь битенең ак читенә «Хәлимә» дип өстәп, астына сызык сызып куйды...
Бераз тын утыргач, басынкы гына тавыш белән әйтте:
— Быйыл вафат булып куйды Хәлимәбез. РСФСРның атказанган укытусыһы ине. Ленин орденлы укытусы... — диде.
Мәфтуха түти белән Сәмигулла җизни исәннәр.
Гәүһәр аларга, «әти-әни» дип, Күгәрченгә кайтып төшкәли. Җәйнең ямьле көннәрендә, жиләк-җимеш өлгергәндә. Ике улы егет булып килә. Берсе — биюче артист, икенчесе — хәрби хезмәттә. Мәфтуха түтинең оныклары...
Кышларын исә җизни белән түти: «Гәүһәр кызыбызга кунакка»,— дип. Уфага барып кайтканнар...
Ике хатын.
Икесе ике чор кешесе.
Икесе дә буыннан-буынга тапшырыла килгән кешелеклелек эстафетасын безгә бөтен көенчә, төгәл, кайнар көенчә китереп җиткергәннәр.