Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Акчарлактай ак самолет, Утыр әйдә, аппагым! Синең әле канатланып Дөнья гизәр чакларың.
Акчарлактай ак самолет Очарга ярсып тора. Ак күңелле дусларымны Китереп-ташып тора.
Акчарлактай ак самолет Офыкка кереп бара.
Ак яулыктай ап-ак йортлар Ак бәхет теләп кала.
Тын чишмә
Тын авылдагы тын чишмә, Елга түгел, күл түгел. Данын дөньяга шаулаткан Диңгезләргә тиң түгел.
Вак ташларга чүгеп кенә Суларын эчим әле.
Шуның сихри көче белән Диңгезләр кичим әле.
Челтер-челтер челтерәвен Йөрәккәемә салыйм.
Дусларымның күңеленә Тын чышмә булып агый