Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ БӨЕКЛЕГЕ


Ill елның 26 апрелендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына I / 11 90 ел тула. Республикабызның культура тормышында зур вакыйга булган ■VI V бу бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү өчен Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов җитәкчелегендә республика комиссиясе төзелде. Комиссия составында партиянең Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М. М. Мусин, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н. И. Демидов. ТАССРның культура министры Ә. С. Миндубаев, танылган шагыйрьләр Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, прозаик Габдрахман Минский һәм башка җәмәгать оешмаларының вәкилләре бар.
Партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы карары белән расланган юбилей планында билгеләнгәнчә, халкыбызны шагыйрьнең ижаты белән киңрәк таныштыру, татар әдәбиятының реалистик үсешендә тоткан зур ролен, рус, татар һәм башка халыклар арасындагы дуслыкны пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләрен күрсәтү күздә тотыла. Моның өчен Г. Тукай әсәрләрен күбрәк бастырып чыгару, аның портретларын, скульптура бюстын, шагыйрьнең тормышына багышланган фотоальбом, төрле сувенирлар, маркалар, конвертлар, открыткалар һ. б. эшләү планлаштырыла.
Журнал редакциясе үзенең укучыларын юбилейга әзерлекнең барышы белән таныштырырга теләде, һәм журналның җаваплы секретаре юбилей комиссиясе председателе М. X. Хәсәновка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
Җаваплы секретарь: Мансур Хәсәнович, Габдулла Тукайны бүгенге татар поэзиясенең юлбашы дип әйтсәк, аны тарихи шәхескә генә әйләндерү булып калмасмы? Тукай иҗатының бүгенге көн әдәби хәрәкәтендә катнашы бармы? Булса, сез аны нидә күрәсез?
М. X. Хәсәнов: Шагыйрь Сибгат Хәкимнең матбугаттагы бер чыгышын хәтерлисездер. Тукайларны эзлим, дигән иде ул. Шагыйрь әдәбиятка килгән яшь көчләргә Тукай югарылыгыннан карап бәя бирә. Алар иҗатында Тукайдагыча гражданлык хисләрен, поэзия осталыгын күрергә тели. Димәк. Тукай иҗаты бүгенге көн әдәбиятының үсеш дәрәҗәсен билгеләүдә катнаша. Тукай критерийлары бүгенге әдәбиятка партия тарафыннан куелган таләпләргә органик өлеш булып кергән. Шуңа күрә шагыйрь иҗатына тарихчылар өйрәнә торган әдәби мирас дип кенә карарга ярамый Ул бүгенге әдәби процесста актив катнаша. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең иң яхшыларына ел саен Г. Тукай исемендәге республика премияләре бирелү — ул үзе шуны күрсәтмимени?
Бу премиягә лаек булган кешеләр арасында татар совет әдәбияты һәм сәнгатенең иң күренекле шагыйрь һәм прозаиклары Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Мир- сәи Әмир Гариф Ахунов. Хәй Вахит, Шәүкәт Галиев, композиторлары Фәрит Яруллин. Нәҗип Җиһанов, ч.и... -------------------------------------------------- -
Мансур Мозаффаров, һәм сәхнә осталары
10. «К. У.
Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, рәссамнары, скульпторлары __ Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Николай Кузнецов, Эрнст Гельме, Әнәс Тумашев, Хәлил Әбҗәлилое, Илһам Шакиров, Шәүкәт Биктимеров, Хәзби Фазлуллин, Ширияздан Сарымсаков, Шәхсәнем Әсфән- диярова, Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Айрат Арсланов, Фәхри Насретдинов, Марсель Сәлимҗаноз, Ревдар Садыйков һ. б. бар.
Җаваплы секретарь: Республикабызның әдәбият, сәнгать ияләренең Тукайга багышлап иҗат иткән нинди яңа әсәрләре халыкка җиткерелә?
М. X. Хәсән ов: Тукайның тормышы, аның иҗат батырлыгы күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Аның шәхесенә, әсәрләренә Әхмәт Фәйзи. Фәрит Яруллин. Әнвәр Бакировлар мөрәҗәгать итеп, зур әсәрләр яздылар Фәрит Яруллинның ..Шүрәле. балеты Советлар Союзының зур театрларында куелды, Болгария, Польша, Чехословакия, Монголия, Англия һ. 6. илләрдә барды.
Юбилейга әзерлек көннәрендә республикабызның иҗат көчләре зур дәрт белән яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Язучы һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин Тукай турында әсәр яза. Ул Мәскәүдә -Молодая гвардия- нәшриятының планына кергән. Аны ..Жизнь замечательных людей» сериясендә чыгару күздә тотыла.
Тукайга багышлап композиторларыбыз опералар язалар.
ТАССР Министрлар Советы каршындагы телевидение һәм радиотапшырулар комитеты «Кырлай» исемле телевизион нәфис фильм эшләп чыгарды. Бу фильмны зур экраннарда да күрсәтәчәкләр.
Җаваплы секретарь: Ә Тукайның үз әсәрләре укучыларыбызга ничегрәк җиткереләчәк?
М. X. Хәсәнов: Тукайның кайбер әсәрләре инде басылып та чыкты. Мәсәлән, 1974 елда «Советская Россия» нәшрияты шагыйрьнең бер томлык «Сайланма әсәр- ләр»ен һәм аерым китап итеп «Шүрәле» поэмасын бастырып чыгарды.
Узган ел Татарстан китап нәшрияты рәсемле аерым китап итеп «Бу кайчак була» шигырен чыгарды. Юбилей уңае белән Г. Тукайның дүрт томлык әсәрләр җыелмасын бастырып чыгару планлаштырылды.
1975 елда Композиторлар союзы Тукай сүзләренә язылган җырлар җыентыгын, Тукай шигырьләре һәм җырлары язылган грампластинкалар чыгаруны күздә тота.
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, шагыйрьнең югарыда әйтелгән дүрт томлыгын әзерләү өстенә, «Тукай турында замандашлары» дигән җыентык, шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты турында брошюра чыгарачак.
Җаваплы секретарь: Галимнәребезнең эшләре моның белән генә чикләнмидер, билгеле?
М. X. Хәсәнов: Тукай мирасын өйрәнү, шуңа бәйләп куп проблемаларны хәл итү юбилейга гына кайтып калмый, әлбәттә. Габдулла Тукай татар сүз сәнгатен дөнья күләменә алып чыккан шагыйрь. Тукай иҗатына бәйләп, Октябрьга хәтле булган иҗтимагый фикер үсеше проблемаларын өйрәнү дә көн тәртибендә тора. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты, КИЯЛИ, Казан һәм Алабуга педагогия институтлары галимнәре бу проблемалар өстендә күптән эшлиләр, татар совет әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай традицияләрен тикшерәләр.
Җаваплы секретарь: 1972 елның 5 маенда Татарстан Министрлар Советы Тукай-Кырлай мемориалын төзү турында карар кабул иткән иде.
М. X. Хәсәнов: ТАССР Министрлар Советы 1974 елның 23 июлендә Г. Тукай мемориалын төзү һәм Яңа Кырлай авылын яңартып коруны тизләтү һәм яхшырту өчен өстәмә карар да кабул итте
Җаваплы секретарь: Димәк, бу эш күптәннән башланды?
М. X. Хәсәнов: Әйе, эш күптәннән башланды һәм план бик зур. Ул шагыйрьнең 100 еллык юбилеена әзерлекне дә искә алып төзелгән. Ә 90 еллык бәйрәмгә аның беренче этабы төгәлләнәчәк.
Җаваплы секретарь: Бу планның тормышка ашырылуы ничегрәк бара соң?
М. X. Хәсәнов Шактый эш эшләнде дә инде. Узган ел көзен район үзәге Арча поселогыннан Яңа Кырлайга кадәр булган 18 км арага каен һәм акация агачлары утыртылды. Арча белән Кырлай арасындагы юлга асфальт җәелә. Аның өчтән ике өлеше эшләнеп тә бетте инде. Кырлайлылар авылларында зур буа ясадылар. Аның ярларына юкә, имән, тал, каен, өрәңге, акация һ. б. төр агачлар утыртып, әйбәт кенә парк ачтылар.
Яңа Кырлай авылын, шагыйрь яшәгән еллардагы үзенчәлекләрен дә саклап, хәзерге таләпләр югарылыгында яңарту күздә тотыла. Узган ел 350 урынлы культура йорты салынып бетте 320 укучыга исәпләнгән, яхшы җиһазландырылган кабинетлары булган 3 катлы мәктәп салу төгәлләнеп килә. Мемориаль үзәктә кунак йорты, магазин, кафе-столовой, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты булган сәүдә комплексы эшләнәчәк.
Авылда водопровод, канализация үткәрелә. 3100 метр су торбалары, 2 артезиан коесы инде сафка керде
Киләчәктә тагын бер зур матур бина салыначак. Анда «Тукай-Кырлай» колхозы идарәсе, авыл Советы һәм элемтә бүлеге урнашыр. Шунда ук укытучылар өчен яңа йортлар да салыну күздә тотыла.
1975 елда музей йортына капиталь ремонт ясалачак. Ә киләчәктә музей өчен яңа бина салу планлаштырылган.
Колхозның материаль-техник базасын ныгытуда һәм экономикасын күтәрүдә дэ күп эшләр эшләнә.
Әйдәгез әле. бу саннарны, санап чыгуларны куеп торыйк та, бер ун ел алга күчеп, үзебезне Габдулла Тукайның 100 еллыгына киләбез дип хис итик. Машинабыз асфальт юлдан Яңа Кырлайга бара, ди. Ике ягыбызда куе кара урман. Агач араларыннан Тукай әсәрләренең геройлары — скульпторларыбыз ясаган сыннар күренеп китә. Менә без Яңа Кырлайга килеп керәбез. Яшеллеккә төренгән зур, мәһабәт йортлар яныннан үтеп, чәчәкле юллардан барабыз да һәркем өчен кадерле булган шагыйрьнең музей-йортына керәбез...
Буш хыял яки матур әкият кенә түгел болар. Безнең тормышыбызның чынбарлыгы Партиябез һәм хөкүмәтебез кайгыртуы нәтиҗәсе буларак, инде төзелеп яткан Тукай-Кырлай мемориалы. Татар халкының бөек шагыйре хыялланган тормышның бер картинасы.