Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ МЕТОДЫ ҺӘМ СТИЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


ИКЕНЧЕ МӘКАЛӘ
омумән сәнгать стильләренең тарихын иҗат методлары тарихы белән тыгыз бәйләнештә генә күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә, мәсәлән, индивидуаль стильләр сәнгатьнең, әдәбиятның соңгырак чорларында гына формалашкан күренеш итеп санала.
Сәнгатьтәге нормативлыкның бер кү-ренеше саналган стиль аныклыгы (стилевая определенность) нигездә капитализмга кадәрге формацияләрдә барлыкка килгән, ягъни реализмга кадәрге методларга хас нәрсә. Аның характерлы үзенчәлекләре итеп, бер яктан, дөньяны идеаллаштыруның билгеле бер ысулына таянуны, ә икенче яктан, сәнгатьле иҗат ирегенең булмавын күрсәтәләр. Соңгы момент исә иҗтимагый үсешнең ул чорларында шәхес ирегенең булмавы белән аңлатыла. «Шуңа нисбәтән сәнгатьчә иҗат законнары да иҗат итүченең индивидуальлегенә буйсынмаган көч итеп, берсүзсез үтәлергә тиешле канун итеп каралган» VIII Реализм өстенлек итә башлагач, ди Каган, стиль аныксызлыгы (стилевая неопределенность) төп принципка әверелә, ягъни сәнгать чараларының алдан табылган, хәзерләнгән системасы кире кагыла, сәнгатьле аңның чынлык диалектикасы һәм сәнгатьле иҗат иреге әйдәүче булып китә. Шул сәбәпле стиль иреклегенә Дә киң юл ачыла. Димәк, индивидуаль стильләр — автор шәхесенең үз йөзе, үз индивидуальлеге көчәя, үсә бару нәтиҗәсе. Матур әдәбиятта индивидуаль стиль, автор үзенең әдәби героеннан аерылгач, ягъни бу герой үзе мөстәкыйль төстә яши һәм үз теле белән сөйли башлагач, ачык төскә керә. Поэзиядә лирик герой үз настроениеләрен, үз кичерешләрен гәүдәләндерүче булып мәйданга чыккач, индивидуаль стильләр тәмам ачылып китә. Гомумән, язучының индивидуаль стиле «художестволы иҗатның һәм поэтик сурәтләрнең индивидуаль иреге» 1 өстенлек итә башлау белән үзенә тиешле урынны яулый. Бу күренеш бигрәк тә критик реализм әдәбиятында киң колач ала һәм аңа кадәр яшәп килгән гомуми, норматив стиль кысаларын ти-рәннән үзгәртә, җимерә.
Критик реализмга кадәр чорларда индивидуаль стильләр бөтенләй булмаган дип нәтиҗә ясарга ярамый, әлбәттә. Монда индивидуаль сөйләмнең аңлы сәнгать факторына әйләнү-әйләнмәү мәсьәләсе беренче булып тора. Мондый факторга әйләнү нигездә XIX—XX йөз-
’ М. С. Каган Лекции по марксистско ленинской эстетике. 1971, 730-731 битләр
А. Н. Соколов. Теория стиля. 1968 ел. 127 бит
Г
ләргә туры килә. Моңа кадәр дә индивидуаль стильләр зур талантлар иҗатында күпмедер күләмдә шактый сизелерлек эз калдырган. Ләкин шулай да алар күп очракларда индивидуаль стильнең билге-элементлары, тосмерләре генә булып торганнар: теге я бу иҗат методының гомуми стиль һәм жанр нормаларына буйсынганнар һәм шул нормаларны тагын да камилләштергән, үстергәннәр, ул нормаларга бөтенлек биргәннәр. Норматив стильләрдә, мәсәлән. жанр стильләренең, ягъни теге яки бу жанр нормаларына бәйле стильләрнең өстенлек итүе күзгә ташлана. «Классицизм эпохасының героик поэмасы югары стильне таләп иткән, ә поэма- бурлеск түбән стиль белән язылырга тиеш дип саналган. Сөйләм стилендәге шундый ук аерымлык ода белән сатира арасында да булган. Художестволы метод буларак, классицизмга хас гомуми стиль үзенчәлекләре, жанрларның ка- нунлаштырылган стильләренә караганда, икенче планга чигенгән. Реализм эпохасында инде без факторларның үзара башка мөнәсәбәтен күзәтәбез... Метод факторы жанр факторыннан өстен булып китә»
Көнчыгышның классик әдәбиятларына күз салганда, аларда да әнә шуңа охшаш нормативлыкны күрергә мөмкин. Аларда да стильләр жанр кысаларында нык сакланган. Газәл, мәснәви, робагый, дастан, кыйсса һ. б. жанрларның үз нормалары, сурәтләү чаралары гасырлар буенча бер язучыдан икенчесенә күчә килгән. Мәсәлән, газәлнең төп эчтәлеге мәхәббәт ләззәте һәм сагышы мотивларыннан гына торырга тиешлеге, дастан-кыйсса сюжетларының, образларының бик аз үзгәреш белән генә әсәрдән әсәргә күчә килүе — болар һәммәсе гомуми стиль норма һәм традицияләренең бик тотрыклы, хәтта консерватив булуы, ә индивидуаль стильләрнең зәгыйфьлеге турында сөйли. Дөрес, Көнчыгышның бөек шагыйрьләре теге я бу жанрны, тема һәм мотивны тагын да үстергән, яңарткан һәм камилләштергәннәр. Ләкин шулай да алар гомуми кабул ителгән стиль кысаларын җимермәгәннәр, ягъни үз стильләрен тудыруда аңлы максатны күзәтмәгәннәр, ә күптән билгеле кысалар эчендә калып, иҗади кыюлык эшләгәннәр.
Бигрәк тә мәгърифәтчелек реализмы һәм романтизм өстенлек итә башлагач, әдәбиятта шәхеснең абруена, роленә, шәхес белән җәмгыятьнең мөнәсәбәтенә игътибар арту нәтиҗәсендә, индивидуаль стильләр өчен дә җайлы шартлар алгарак чыга барган. Романтик әдәбиятта лирик жанрның һәм психологизмның өстенлек алуы да шәхеснең роле көчәюдән аерылгысыз була. Нәкъ шул җирлектә романтик әдәбият, индивидуаль стильләргә юл ачу өчен, элекке чикле нормалар белән көрәш алып бара. Дөрес, романтизм әдәби стильләрдәге нормативлыкны тәмам җимерә алмый. Әмма сәнгатьтә шәхси башлангыч, шәхси ирек өчен ул алып барган көрәшне критик реализм тагын да үстерә. Критик реализмның өстенлек алуы индиви-дуаль стильләрнең киң колач белән чәчәк атуына юл ача. Критик реализм вәкилләренең иҗтимагый тормыш закончалыкларына һәм кешенең эчке дөньясына бик тирән үтеп керүе моңа кадәр сәнгатьтә какшамас, җимерелмәс итеп каралган норма һәм кысаларны нигезеннән какшатты, үзгәртте. Язучы, чынбарлыкны һәм кешене реаль, тормышчан мөнәсәбәтләрендә сурәтләү өчен, үз тавышы, үз пафосы, үз стиле белән сөйләү иреген алга этәрергә тиеш булды. Шулай итеп, критик реализм индивидуаль стильләргә киң иркенлек бирде, чөнки шуннан башка зур иҗтимагый тормыш стихиясен һәм кешеләр мөнәсәбәтен төрле яклап, тирәнтен ачып сурәтләү мөмкин түгел. Индивидуаль стильләрнең критик реализмда көчәюе художникның чынбарлыкка һәм кешегә эстетик мөнәсәбәте тирәннән үзгәрү нәтиҗәсе иде. Мәсәлән, роман, эпопея жанрларының зур урын алуы һәм алар- ның элекке чорлардагы проза белән ча-гыштырмаслык күләмдә киң колач белән чынбарлыкның һәм кешеләр мөнәсәбәтенең күп якларын ирекле сурәтләве электә кабул ителгән жанр нормаларын бер читкә этәрде. Аларда язучьи ның чынбарлыкны сәнгатьле итеп ачудагы яңалыгы, оригинальлеге тулы гәүдәләнде.
Әйткәнебезчә, критик реализм, жанр принципларына корылган стильләрне кире кагып, жанрны әдәби стильнең бер элементы итеп калдырды. Мисал өчен
Көнбатыш поэзиясендәге элегия, ә Көн-чыгыштагы газәл жанрларын гына алып карыйк. Озак заманнар тик сагышлы уй-тойгыларны җырлау өчен генә җайлы саналган элегия һәм мәхәббәт темасына гына багышланырга тиеш дип каралган газәл, әнә шул күрсәтелгән тематик чикләнгәнлекне бетереп, кешенең күп төрле кичерешләрен, шагыйрь һәм лирик герой дөньясының төрле якларын чагылдырган форма булып киттеләр. Әйтик, Пушкин поэзиясендәге элегия — ул инде һич тә иске мәгънәдәге элегия түгел. Ул — Пушкин стиленең тик бер элементы гына. Тукай поэзиясендәге газәл дә традицион газәлгә тик формасы белән генә охшый, ә эчтәлеге белән бөтенләй башка. Моның бер мисалы итеп «Көзге җилләр» шигырен искә алу да җитә. Монда мәхәббәт мотивының эзе дә юк, ә газәл формасы — Тукай стиленең бер элементы гына булып кала. Чөнки Пушкин элегияләрендә дә, Тукай газәлләрендә дә, эчтәлек белән бергә, шигъри стильнең элекке, традицион жанр нормаларыннан бөтенләй башка булган, ягъни яңа эчтәлек таләпләренә туры килгән сурәт чаралары өстенлек алган. Димәк, жанр стиле җимерелгән. Бу инде реализм алып килгән ирекле, индивидуаль стиль күренеше иде.
Әмма жанр стильләренең юкка чыгуы — ул әле һич тә жанр традициясе һәм нормаларының бөтенләй югалуы дигән сүз түгел. Берише жанрлар реализмда да үзләренең традицион нормалары белән яшиләр. Мәсәлән, әдәбият-тагы баллада, мәсәл, эпиграмма, пародия яки музыкадагы балет кебек жанрларны гына алыйк. Аларның эчтәлеге яңару белән бергә, бик электән үк алар- га хас булган жанр билгеләренең дә сакланып килүен күрербез: стильнең төп факторы — балладада сюжет, мәсәлдә аллегорик сурәт һәм мораль, эпиграм-мада кыска шигъри форма белән әйтелеп, билгеле зат исеменә төбәлгән ачы көлү һ. б. шуның кебек очракларда жанр стиленең кайбер билгеләре тотрыклы булып калуы турында сөйләргә мөмкин. Иҗат методының жанрларга мөнәсәбәте нисби, ягъни жанр методны түгел, ә метод жанрны сайлый, методка карап жанрның урыны билгеләнә. Мә-сәлән, романтик стильләр шигырь, ә реалистик стильләр проза жанрларында үзләренең төрле якларын, сәнгатьле алым һәм чараларын тулырак, күбрәк күрсәтәләр.
2
Стильләр үсешенә сәнгатьле сөйләү формалары ноктасыннан караганда, ике чор барлыгын күрсәтәләр: беренчесен поэзия чоры, икенчесен проза чоры дип атыйлар. Әдәбиятта боларның теге я бусы өстенлек итеп яки бер-берсен алмаштырып килергә мөмкин.
Поэзия чорындагы шигъри сөйләмдә тотрыклы һәм традицион гыйбарәләр, алымнар, «формулалар» һәм элекке әдәбияттан алынган өзекләр — «цитаталар» мул кулланыла. Моның бер характерлы үрнәге итеп Көнчыгыш классик әдәбиятын алырга мөмкин. Монда шигырь сәнгатьле сөйләмнең өстенлек иткән формасы булды, һәм аның нык эшләнгән нормалары барлыкка килде. Поэзия чорында аерым шигъри тел яши. Күп сүзләрнең канунлаштырылган, үзләренә беркетелгән мәгънә һәм сурәт билгеләре саклана. Алар төрле язучыларда шул билгеләре белән кулланыла. Әйтик, хатын-кыз матурлыгы сурәтләнә икән, һәр очракта диярлек, ул традицион эпитетлардан, билгеле чагыштыру һәм сыйфатлардан башка була алмый.
Көнчыгыш әдәбиятларында поэзия чоры бик озакка сузылды, һәм аның традицияләре проза чорында да матур әдәбиятның башка тармакларына, жанрларына йогынты ясап торды. Поэзия стильләренең татар проза һәм драматургия стильләренә дәвамлы тәэсир итеп килүен шуның бер гәүдәләнеше дип карарга кирәк. Бу күренешнең тотрыклы дәвамлылыгы берише әдәбиятларда романтик тенденцияләрнең көчле булуына да бәйләнгән. Чөнки романтик тенденцияләр гадәттә поэзия өлкәсендә күбрәк һәм озаграк сакланучан булалар.
Проза чорының нигездә критик реализм үсеше белән бәйле булганлыгы күренә. Аның иң характерлы ягы — поэзия чорына хас нормаларны кире кагуында һәм әдәбияттан кысрыклап чыгаруында. Проза сәнгатьле сөйләмнең ирекле прнципларын алга куя һәм милли телнең бөтен тармакларын эченә ала. Проза телендә сүзнең күп төрле индивидуаль төсмерләрен ачу һәм куллану мәйданы гаять киң. Реализмга ка
дәрге поэзиядә әле автор һәм герой сөйләмнәре бер-берсеннән аерылмый диярлек һәм аны күрсәтү төп максат та түгел. Автор һәм персонаж сөйләмнәренең аермасын күрсәтү — проза стиленең әһәмиятле бер тенденциясе. Мондый аерма шигырьгә тик проза чорында гына керергә мөмкин. Прозада реализм көчәю нәтиҗәсендә, шуның белән бәйле күренеш буларак, поэзиянең проза- лашуы тема һәм мотивларда гына түгел, ә тел-стиль чараларында да нык сизелә башлый. Тукайның «Авылда авырып яту» дигән шигыреннән китерелгән бер өзек үзе генә дә моңа үрнәк була алыр дип уйлыйбыз:
Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, жәйдә калган эш кене. Сызганып, мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз кетәм.
саулык кетәм.
Бу өзектә (ачык иҗекләрнең чиратлашуыннан башка) традицион шигъри сөйләм нык үзгәргән. Әгәр дә аның ритмик структурасын сүтеп, проза теленә күчерсәк, иң гади сөйләм килеп чыгачак. Әмма шул сөйләм Тукай реалистик стилендә гаять тормышчан мәгънәле шигырь тудыруга хезмәт итә.
XIX йөз азагына табан рус әдәбияты тирәннән прозалашты. Поэзия икенчерәк планда калды. А. Толстой һәм А. Чехов кебек язучыларның әсәрләрендә рус прозасы шигъри сөйләм һәм стиль йогынтысыннан никадәр читләшкәне бик ачык күренде. Бу язучылар үз стильләренең поэзиядән тәмам котылган булырга тиешлеген аңлап иҗат иттеләр. Чөнки кырыс реализм прозаның һәм гомумән әдәбиятның стильләрендәге кырыслыкны да котылгысыз рәвештә таләп итә иде. Ләкин реализмдагы бу тенденцияне прозаның бөтен яктан поэзиягә каршы торуы яки аңардан бөтенләй читләшүе дип аңларга ярамый. Проза һәм поэзия заман рухы белән генә түгел, ә стильләре белән дә үзара йогынты ясашып, багланышып тәрәккый итәләр. Чөнки аларның иҗат методларындагы уртаклык, гомумилек сөйләм һәм стиль чараларының төрлелегенә, башкалыгына карап һич тә югалмый.
XIX йөз ахырында рус әдәбиятында проза чоры өлгереп җитсә дә, поэзия чоры да бөтенләй үк артка чигенмәде. Шуның бер кызыклы мисалы булып, ике гасыр арасында бик тә үзенчәлекле шигъри проза стиле мәйданга чыкты. Ул башлап М. Горький иҗатында күренде һәм XX йөзнең беренче чирегендә шактый киң җәелде. 20 нче ел-лардагы совет әдәбиятларында урын алган орнаменталь стильне дә шул шигъри проза стиленең бер төре итеп карарга кирәк. Гомумән алганда, мондый фактлар поэзия һәм проза сөйләмнәренең билгеле синтезы барлыкка ки-лү хакында сөйлиләр. Романтизм һәм реализм мөнәсәбәтләренең яңа чорына бәйләнештә шигъри телнең дә яңаруы, проза стиленең дә икенче пафос алуы иде ул. Гомумән, XIX йөз азагында һәм XX йөз башында дөнья сәнгате киң мәгънәсендә лиризм белән сугарыла. Сәнгатьнең төрле өлкәләрендә һәм стильләрендә экспрессивлык характерлы тенденция булып китә. Эмоциональлек һәм экстатиклык 1 киеренке, кискен төс ала. Менә шул процесста иҗат методлары һәм стильләр арасында чикләр ачыклыгы да шактый кими, хәтта югала.
Бу вакытларда поэзия чорына хас лиризмның һәм эмоциональлекнең күп кенә әдәбиятларда кабат күтәрелеп китүе, үзенең элек булмаган сыйфатларын ачып җибәрүе традицияләрнең терелүе, яңаруы гына түгел иде. Мондый лирик уянышны кешелек җәмгыятенең зур тарихи тетрәүләр белән бәйле рухи халәтенең сәнгатьтә бер чагылышы итеп санарга кирәк. Димәк, теге я бу әдәбиятларда поэзия чорының кабатлануын яки дәвам итүен ике гасыр аралыгында дөнья сәнгате кичергән лиризмнан читтә карап булмый.
Югарыда сөйләнгәннәрне истә тотканда, татар әдәбиятында поэзия чорының озаккарак тартылуы һәм аның традицияләре тотрыклы булуы күренә. Безнең проза шигъри сөйләмне тулаем кысрыклап чыгарган чорны үтеп өлгер-мәде. Аның өстәвенә дөнья сәнгатендә киң колач алган лиризм да һәм, шуның бер төре буларак, рус әдәбиятында көчәеп киткән шигъри проза да аңа йогынты ясады. Шуңа күрә татар әдәбиятында шигъри проза өчен кирәкле шартлар һәм җирлек җитәрлек иде. Анда шигырь стиленә гаять якын торган
' Экстатиклык — экстазга бирелү, уй- тойгыларның гадәттән тыш булуы.
һәм хәтта күп кенә очракларда шигырь жанрының бер төре итеп саналырга хаклы нәсер киң таралды. Бу инде, реализмнан бигрәк, романтизмга хас лирик жанрның активлашуын күрсәтте. Прозада да, драматургиядә дә лиризм үзен көчле сиздерде. Лирик драма формалашты. Аның бер төре турыдан-туры халык поэзиясе яки традицион-шигьри эпос стиле белән бәйләнгән булса («Га-лиябану», «Таһир-Зөһрә» һ. б.), икенчесе исә XX йөз башы рус драматургиясендә барлыкка килгән лирик-психологик драматургиягә якын торды. Мәсәлән, Ф. Әмирханның «Тигезсезләр»ендә А. П. Чехов драматургиясенең «Сеңелләр», «Акчарлаклар», «Чия бакчасы» кебек үрнәкләре белән аваздашлык табарга мөмкин. Г. Ибраһимовның романтизм рухы белән тирәннән сугарылган прозасында гына түгел, Ф. Әмирхан һәм Ш. Камалның нигездә реалистик стильдә язылган прозасында да поэзия стиленә яки шигъри прозага якынлык — лиризм ачык иде. М. Фәйзи драматур-гиясендә инде поэзиянең драматургиягә ничек хәлиткеч йогынты ясавы бигрәк тә тулы гәүдәләнде. Музыкаль драма әсәрләрендәге сентименталь стиль һәм прозадагы нәсер стиле 20 нче еллар дәвамында да бик характерлы әдәби күренеш булып калды. Бу факт — безнең әдәбиятта поэзия чорының билгеләре һәм аларның романтизм белән бәйләнеше тотрыклы булуына бер ачык дәлил дә.
3
Хәзерге совет әдәбияты белемендә стильгә бәйләнештә байтак катлаулы мәсьәләләр күтәрелә, һәм аларның күпчелеге хәл ителүне көтә. Стильне аңлау чикләре бик киң икәнлеге күренә: берәүләр: стиль тик үзен тудырган метод белән генә тарихи һәм оригиналь була, икенчеләр: стиль берлеге тик бер метод чикләрендә генә барлыкка килә, ә өченчеләр: стильләр метод кысаларыннан чыгып, чор стиле булып та китәләр һәм интернациональ колач алалар, диләр. Моннан күренә ки, әдәбият белемендә стиль төшенчәсе киң һәм күп төрле мәгънәдә кулланыла икән: аны аерым әдәби әсәрдән алып, язучы иҗатына, бөтен әдәби юнәлешкә, әдәби агымга, чорга һәм милли сәнгатькә кадәр куллану бар. Әмма стильнең төрлелеген яклаучылар арасында да бу мәсьәләгә мөнәсәбәт шактый чуар. Мәсәлән, шуның бер мисалы итеп, чор стиле һәм милли стиль төшенчәләрен аңлауда төр-лерәк карашлар яшәгәнлеген әйтергә мөмкин. Кайбер белгечләр чор, заман стиле барлыгын дәгъва итәләр. Ә икенчеләре, сыйнфый көрәш һәм төрле идеологияләр өстенлек иткән җәмгыятьтә мондый стиль була алмый, чөнки ул җәмгыятьнең сәнгать өлкәсендәге кар-шылыкларын килештерү мөмкин түгел, диләр. «Чор стиле юк, әмма сәнгатьтә үз чорын тудыра торган стиль генә бар»,IX—ди, мәсәлән,
IX А. Н. Соколов. Теория стиля 181 бит.
А. Н. Соколов. Гомумән алганда, бөтен бер чордагы сәнгать, әдәбият өчен уртак стиль турында сүз алып бару кыен кебек. Шулай да билгеле бер чорда башка стильләрдән аерылып торган һәм заманның эстетик рухын, пафосын көчлерәк, тулырак чагылдырган стиль турында сөйләү урынсыз түгел. Мәсәлән, рус поэзиясендә Пушкин, бездә Тукай стильләре үз заманнарында өстенлек иткән, ягъни шул мәгънәсендәге чор стильләре итеп каралырга мөмкин. Егерменче еллар совет поэзиясендә, мәсәлән, Маяковский иҗаты белән бәйле стильнең дә шул мәгънәдә каралырга хакы бар. Монда бөек язучының стиле әйдәүче, үрнәк булып торса да, чор стиле дигәндә, бер иҗат методы белән, бер әдәби юнәлеш белән бәйлә-нештә иҗат иткән язучыларга уртак стиль турында сөйләү отышлырак шикелле. Шул рәвешчә, аерым язучының үтә индивидуаль стиленнән бигрәк, аның стиленең башкаларга якын һәм уртак билгеләрен күз алдында тотканда, чор стиле төшенчәсен бөтенләй кире кагу бик үк урынлы булмастыр. Берише белгечләр чор стиле урынына шул чорда теге я бу күләмдә аерылып торган һәм әйдәүче, төп әдәби методның иң характерлы тенденцияләрен чагылдырган стиль юнәлешен алуны урынлырак саныйлар.
Шуның кебек үк, милли стильгә мөнәсәбәттә дә ике караш бар. Берәүләр милли стильне сәнгатьтәге стиль гому- милегенең, бердәмлегенең иң югары дәрәҗәсе дип аңлыйлар. Ә икенче белгечләр гасырлар буенча үсеп килгән
милли стильләрне бер ноктага, бер бөтен стильгә җыярга тырышуны тарихи чынбарлык белән исәпләшмәү дип бәялиләр. Шулай да ике чиктәрәк торган мондый карашларның бусы хак, бусы хак түгел дип кисеп кую да бик үк дөрес булмас иде. Аларның икесендә дә теге я бу күләмдә хакыйкатькә якын килү бар. Бердәм милли стильне инкарь итү белән бергә, милли традицияләрнең стильдә бик тотрыклы сакланганлыгын һәм шул моментның милли стиль бөтенлеге, бердәмлеге турында фикер йөртергә сәбәп булуын күрсәтәләр ’.
Милли стиль төшенчәсе әдәбиятларның милли үзенчәлегеннән аерылгысыз. Ә милли үзенчәлек исә әдәбиятларның тарихи үсеш процессында туплана килгән идея-эстетик традицияләренең иң тотрыклы, иң яшәүчән һәм алдынгы өлешеннән барлыкка килә, яңа заман билгеләре белән байый һәм яңа заман таләпләренә карап үзгәрә. Шуңа күрә милли стильне һәр вакыт бертөрле итеп, катып калган хәлдә күз алдына китерергә ярамас. Без моның аеруча җанлы мисалларын совет әдәбиятлары тарихыннан күрәбез. Пролетар революциядән соң чәчәк аткан милли әдәбиятлар социалистик реализм стильләрен, һичшиксез, үзләренең милли традицияләре, формалары һәм башка күп төрле сәнгатьле чаралары, буяулары, төсмерләре белән баеттылар, ягъни социалис-тик реализм җирлегендә үзләренең милли формаларын һәм стильләрен тагын да үстерделәр. Хәтта электә язма традицияләре булмаган әдәбиятлар беренче мәртәбә үз милли форма һәм стильләрен ачтылар. Бу процесста язма әдәбият һәм халык иҗаты традицияләре, һичшиксез, зур роль уйнады.
Милли стильләр турында сөйләгәндә, төп билге булып сәнгатьле, художестволы фикерләүнең милли төсмере, нюанслары торуын истә тотарга кирәк. Ләкин бу билгене абсолютка әйләндерергә ярамый. Чөнки төрле милләт язучылары арасында метод һәм стиль якынлыгы, уртаклыгы — бик борынгыдан килә торган законлы һәм киң таралган күренеш. Әдәбиятларның үзара бәйләнеше фәкать коры идеяләр якынлыгыннан, уртаклыгыннан гына тормый. Идея-эстетик мөнәсәбәтләр, милли кысалардан
А. Н. Соколов Теория стиля. 194 бит.
Һәм үзенчәлекләрдән күп читкә чыгып, интернациональ характер алалар. Метод һәм стиль күренешләрендәге уртаклыклар, әлбәттә, иҗтимагый-тарихи һәм идея-эстетик процессның якынлыгыннан, уртаклыгыннан чыгып каралырга тиеш. Әйтик, рус
X «Генезис социалистического реализма в литературах стран Запада» исемле жыеитык. 1965 ел. 211 бит.
■' «Великая Октябрьская социалистическая революция и мировая литература» исемле җыен тык. 1970 ел. 15 бит.
поэзиясендә В. Маяковский, әрмәндә Е. Чаренц, бездә Һ. Такташ метод һәм стильләренең уртаклыгын, якынлыгын бу шагыйрьләрне әдәбият мәйданына чыгарган иҗтимагый-тарихи процесска бәйле идея- эстетик пафос уртаклыгы белән генә аңлатырга мөмкин. Ни өчен алар бер- берсенә якын һәм ни өчен алар арасында Маяковский тәэсире көчлерәк? — кебек сорауларга шул ноктадан гына беренче җаваплар табылыр. Әмма төрле милли әдәбиятлардагы метод һәм стиль уртаклыгы, якынлыгы, ягъни аларның чын интернациональ төсмерләре һич тә миллилекне бетерү, җимерү исәбенә үсми, ә киресенчә, миллилекнең интернациональ эчтәлеген һәм мөмкинлеген үстерү, баету исәбенә генә була ала. «Ьәр милли илдә социалистик реализм, — ди француз язучысы Луи Арагон, — үзенең тамырларын конкрет милли чынбарлыкка батырганда гына гомуми кыйммәткә ия була ала»X. Шуңа күрә милли әдәбиятларның һәм культураларның бер-берсенә якынлашуына, интернациональ җирлеге ныгуга аларның милли формаларын бетерү, кысрыклап чыгару дип караган теорияләрнең тарих белән исәпләшмичә ясалган уйдырма булуы турында сөйләп торасы да юк.
Тулаем алганда, әдәбиятларның һәм аерым язучыларның милли үзенчәлеге методларда түгел, ә стильләрдә тулырак гәүдәләнсә кирәк. Чөнки методлар нигездә чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтнең төп юнәлешен, эчтәлеген билгеләгән типологик принциплар системасыннан гыйбарәт. «Реализмның, романтизмның һәм бүтән юнәлешләрнең гомуми принциплары сәнгатьнең барлык төрләре өчен бердәм» 2 булуын һич тә онытырга ярамый. Шуңа күрә аларның милли төсмерләреннән бигрәк, уртак сыйфатлары алгарак чыга, аларда эстетик категориянең гомуми билгеләре хәлиткеч
булып кала. Ә стильләр исә шушы го- мумилекнең конкрет милли җирлектәге формаларыннан гыйбарәт. Әлбәттә, иҗат методлары милли-тарихи җирлектән югары яки аңа битараф хәлдә була, дигән нәтиҗә ясарга кирәкми. Әйтик, романтизмның да, реализмның да милли үзенчәлекләренә күз йомып булмый. XIX йөздәге рус романтизмы һәм реализмы һич тә инде шул чордагы инглиз яки немец романтизмы һәм реализмы белән бер түгел. Чөнки аларның формалашуы башка-башка милли-тарихи шартларда барды. Бигрәк тә иҗти- магый-идеологик каршылыклар һәм милли аерымлыклар белән тулы җәмгыятьтә бу методларның да милли төсмерләре кискенрәк булуы табигый. Шулай да бу төсмерләр аларның типологик, уртак, генетик билгеләреннән өстен була алмый. Аларның милли үзенчәлеген башлыча стильләр аша күрү җиңелрәк, чөнки методның үзенчәлеге стильләр аша гәүдәләнә. Бигрәк тә инде социалистик реализм әдәбиятларында, иҗат методының идея-эстетик принциплары бердәмлеге тулаем тәэмин ителү җирлегендә, милли үзенчәлек мәсьәләсе башлыча стильләр сферасына карый. Әмма шуның белән бергә милли стильләрнең үзара мөнәсәбәте мәсьәләсе дә безнең әдәбият белеменең көн тәртибенә куелуны көтеп кала.
Әгәр дә без милли әдәбиятлардагы иҗат методларының үзара бәйләнеше һәм йогынтысы тарихи зарур һәм котылгысыз күренеш булуын икърар итәбез икән, шул методлардан аерылгысыз булган милли стильләрнең дә үзара бәйләнешен күрмәү һич мөмкин түгел. Үзебезнең әдәбияттан бер мисал китерик. Мәгълүм ки, Тукай поэзиясе татар шигъри стиленең яңа дәверен ачып кына калмады, ул гомумән төрки поэзияләр тарихында зур яңалык, ачыш һәм алга үсеш факты да иде. Димәк, стильләр, бигрәк тә шигъри стильләр, милли телгә һәм әдәби традицияләргә аеруча бәйле булып күренсәләр дә, аларның милли кысалардан күпкә киң сыйфат- билгеләре барлыгы да күренеп тора. Теге яки бу әдәбият традицияләренең икенче милли әдәбиятка йогынтысы яки күчеше мәсьәләсен караганда, хәтта киң мәгънәсендә стильләр традициясе һәм бәйләнеше турында да сөйләргә мөмкин. Әлбәттә, тел һәм традицияләр ягыннан бер-берсенә якын булган милләтләр әдәбиятындагы стильләр бәйләнешен телләре һәм традицияләре башка-башка булган милли әдәбиятлар һәм стильләр арасындагы мөнәсәбәт белән бер итеп карап булмый. Мәсәлән, татар әдәбиятындагы стильләрнең төрки әдәбиятлардагы стильләр белән уртаклыгы һәм рус әдәбиятындагы стильләр белән бәйләнеше кебек моментлар тарихи-әдәби процессның төрле аспекттагы, төрле пландагы чагылышлары итеп алынганда гына объектив бәяләнергә мөмкин Беренче очракта телләрнең, эстетик чыганак һәм традицияләрнең бик борынгыдан килгән якынлыгы, уртаклыгы эз салган булса, икенчесендә исә аерым чорларда барлыкка килгән типологик охшашлыкларның роле һәм гомумән әдәби йогынтының билгеләре алгарак чыга. Мәсәлән, Тукай һәм Сабир стильләре арасындагы бәйләнеш белән Тукайның Пушкин яки Лермонтов стильләреннән өйрәнүен әнә шул югарыда әйтелгәннәрнең бер мисалы итеп карарга мөмкин булыр иде.
Билгеле булганча, социалистик революция белән әдәбиятка искиткеч зур эпик эчтәлек килеп керде. Башта ул тарихи борылышның һәм революцион массаның патетик образы булып гәүдәләнде. Монда әле субъектив стильләр алгарак чыктылар Аларда лирик-экс- прессив стихия көчле булды. Шулай итеп, революция романтик сәнгатьнең тагын да күтәрелеп китүе өчен кирәкле шартларны һәм пафосны көчәйтеп җибәрде. Азат ителгән шәхеснең халык героикасы белән рухлануы өскә бәреп чыкты һәм революцион романтизмның төп пафосы булып әверелде. Шуңа нисбәтән әдәбиятның төрле жанрларында патетик һәм риторик стильнең хәтта галәм киңлекләренә төбәлгән тавышы яңгырап торды. Бу тавышта революциянең барлык милләтләргә уртак, якын аһәңе яңгырады, әмма аның күп төрле милли тембрлары һәм камертоннары да бар иде. Революция башындагы татар әдәбияты моны тулысынча раслый. Аны да бу чордагы совет әдәбиятларының иң характерлы пафосы булып киткән революцион романтика сугарды. Романтик агымнарның төрле традицион төсмерләре мәйданга чыкты. Берише роман
тиклар иҗатында һәм стилендә элекке сурәтләр җирлегендә яңа идеяне һәм теманы гәүдәләндерергә теләү ачык иде (Ф. Бурнаш поэмалары, М. Фәйзи драмалары). Алар, күптән билгеле интим- мәхәббәт сюжетларын саклап, шулар аша чорның революцион үзгәрешен күрсәтергә омтылдылар. Ләкин бу романтик агым стиленең артык идиллик һәм сентименталь буяулар белән өртелүе яңа идея пафосын каплап, басып та торды. Романтик агым һәм стильнең тагын бер төре гыйсъянчылык хәрәкәте белән бәйле булды. Монда инде беренче агым стиленә каршы булган тенденцияләр, буяулар күбрәк урын алды. Гыйсъянчы шагыйрьләр үткәндә җәберсетел- гән, кыерсытылган гади кешене югары күтәреп, аның искелеккә каршы про-тестын, нәфрәтен шәхес иреге идеалы ноктасыннан күрсәттеләр (һ. Такташ, Н. Исәнбәт, К. Нәҗми һ. б.). Бу образ да күп кенә ягы белән үткәнгә бәйле иде әле. Еш кына «мин» булып сөйләгән бу геройга тормышчан конкретлык җитмәде. Аның кыяфәтендә гомумилек, абстрактлык, риториклык ярылып ятты. Шулай да поэзиянең революцион пафо-сына якын стильне эзләү юлында гыйсъянчылык зур кыюлык күрсәтте. Сөйләү шигыре өстенлек алды.
Революцион чынбарлыкка һәм реализмга бик якын торган романтик агым аеруча нәтиҗәле булды. Бу агым революция алдыннан Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Бабичлар иҗатында нык сизелә башлаган һәм романтик реализм дип аталырга хаклы әдәби хәрәкәтнең дәвам итүе, үсүе һәм яңа шартларда тирәннән үзгәрүе иде. Аның иң характерлы сыйфатлары аеруча Г. Ибраһимов прозасында һәм эстетик карашларында киң колач алды. Язучының революциядән соңгы әсәрләрендә реализм белән романтизмның көчле синтезы барлыкка килде haSt татар совет прозасында яңа иҗат методының эчтәлеге, юнәлеше һәм стильләре ничек формалаша баруның әһәмиятле үрнәге булды.
Мәгълүм ки, социалистик реализм такыр юлдан гына бармады. Аның стильләре дә дәррәү генә күкрәп чәчәк атмады. Кыенлыклар белән тулы эзләнүләр үтә-үтә олы юл табылды. Вульгар социологизм, совет әдәбиятының иҗат методын бик беркатлы, яссы аңлап һәм аны коеп куйган бер фәлсәфи калыпка әйләндереп, барлык стильләрне дә шул калыпка салып кына үлчәгән чакларны да искә төшермичә булмый. Совет әдәбиятының методы бердәм булгач, аның стильләрендә дә бердәмлек булырга тиеш дигән таләп стиль өлкәсендәге традицияләргә һәм яңалыкларга каршы куелды. Әйтик, 30 нчы еллар әдәбиятында «производство темасы өчен көрәш» кебек лозунгларны тормышка ашыруда еш кына вульгар социологизм карашлары хәлиткеч роль уйнау аркасында, татар прозасында, мәсәлән, эпиклык һәм психологизм шикелле әһәмиятле мәсьәләләрнең артка этәрелүен дә онытмаска кирәк.
Билгеле ки, совет әдәбиятының беренче елларында ук аның алдына зур иҗ- тимагый-тарихи һәм революцион вакыйгаларны киң эпик сурәтләрдә күрсәтү бурычы килеп басты. Классик әдәбиятның, бигрәк тә критик реализмның бай мирасына таянмыйча, ул бу-рычны хәл итү мөмкин түгел иде, әлбәттә. Эпиклык тенденциясенең көчәюе безнең әдәбиятта беренче нәүбәттә реализм үсү өчен кирәкле шартлар белән бәйләнгән иде. Еллар узу белән совет әдәбиятындагы эпиклык аның төрле жанрларына һәм стильләренә йогынты ясап, аларны тирән үзгәрешләргә китерде. Бигрәк тә проза өлкәсендәге эпиклык һәм психологизм мәсьәләләре социалистик реализмның классик реализмга тирән бәйләнеше барлыгын исбатладылар. Шуның нәтиҗәсе буларак һәм яңа иҗтимагый шартлар тәэсирендә 20 нче елларда ук инде совет әдә-биятында роман жанрының эпик эчтәлеге киңәйде, эпопеяга табан борылыш башланды. Бу инде прозадагы жанр һәм стиль күренешләренең чынбарлыкны киң колачлы итеп сурәтләү юлыннан үсә баруларын күрсәтә иде.
Тәүге елларда совет әдәбиятындагы эпиклыкны инкарь итүләре дә, өзгәләнгән, йолкынган «динамик» стильне аңа каршы куеп, шуны «яңа эпос» дип тәкъдим итүләр дә аз булмады. Шулай ук халык, масса хәрәкәтләрен, образын күрсәтүгә генә басым ясаулар вакыты- вакыты белән аерым әдәби геройның тип-шәхес, характер буларак формалашуын кире кагуга да китерде. Яңа чынбарлык белән нык бәйле социалистик реализм принциплары үсә барган саен,
аерым герой характерын һәм аның психологик дөньясын тулы сурәтләү ихтыяҗы да көчәйде. Шундый геройдан башка совет әдәбиятында эпопея жанрының һәм эпик стильнең югары формаларын тудыру мөмкин түгеллеге ачык аңлашылды. Ләкин бу тенденция һич тә халык хәрәкәтләрен, масса образын сурәтләүне кысрыклап чыгару исәбенә булмады, ә нәкъ чын эпосның нигезендә яткан шул хәрәкәтләр, шул образ белән аерылмас, органик мөнәсә-бәттә булган герой алга куелды. Шулай итеп, совет әдәбиятында яңа эпосны һәм аның героен тудыру өчен хәрәкәт киңәя барды. Совет әдәбияты тарихында аның дан казанган матур үрнәкләре күп. Шундыйлардан, мәсәлән, М. Шолоховның «Тын Дон» эпопеясе үзе генә дә социалистик реализм эпосының бөтен дөньяга танылган бөек сәнгать әсәрләрен бик тиз арада тудыра алуын исбатлады. Аның үзәгендә гаять катлаулы революцион-сыйнфый көрәшләр аша үткән геройлар язмышы тора. Шулардай аеруча Григорий Мелехов язмышы үзенчәлекле итеп, тормышчан-тарихи фаҗигасе белән киң планда тасвир ителә. Бу фаҗиганең иҗтимагый-тари- хи чынлыгы Григорий Мелехов психологиясен революциягә һәм халыкка мөнәсәбәт яктылыгында тирән итеп күрсәтү җирлегендә ачыла. Язмышы гаять трагик бу геройны сурәтләү осталыгына, новаторлыгына ирешүдә М. Шолоховның Л. Толстой шикелле даһилар тудырган эпик традицияләрне, эпик стильне дәвам иттерүе шулай ук зур роль уйнады.
Татар әдәбиятындагы эпиклык һәм психологизм турында сөйләгәндә, бу мәсьәләнең, әлбәттә, үз кыенлыклары һәм үзенчәлекләре барлыгын истә тотарга кирәк. Социалистик революциягә кадәр татар әдәбиятында эпопея жанры һәм аңа хас психологизм традицияләре өлгереп җитмәде. Бу хәлнең совет чорындагы эпиклык һәм психологизм үсешенә дә мөнәсәбәте бар иде. Чөнки эпиклык һәм психологизм реалистик әдәбиятның югары дәрәҗәгә күтәрелү нәтиҗәсе буларак мәйданга килә. Татар әдәбиятының озак вакытлар поэзия чорын үтүе һәм поэзиянең прозага да, драматургия дә көчле тәэсир ясап торуы реалистик эпиклыкка һәм психоло- гизмга кирәкле шартлар өчен бик үк уңай булмады, ә традицион романтизмның Һәм хирыс психологизмының XI тот- рыклылыгына күбрәк булышты. Бу тот-рыклылык татар совет әдәбиятында да үзен сиздерә килде. (Аның характерлы билгеләрен бүгенге әдәбияттан да табарга мөмкин.
XI Рус әдәбият белемендә бу ташенчәне «восточный психологизм страстей» дип тә атыйлар. Анык теп мәгънәсе кеше нитим кичерешләренең, хисләренең югары дәрәҗәдәге чагылышын сурәтләүдән гыйбарәт булып, күбесенчә, мәхәббәт дәрте һәм газабы белән бәйләнештә күз алдына китерелә.— Г; X.
Шундыйлардан берсе, мәсәлән, сәнгать, мәхәббәт Һәм җыр куль- тының бөтен жанрларда яшәүчәнлеге, аның һәр вакыт лирик ситуация һәм коллизияләрне көчәйтү өчен кулланылуы һ. б.) Шунысы әһәмиятле: совет шартларында татар әдәбиятындагы романтизм Һәм реализм сыйфатларының бер-берсе белән керешүе, синтезы методта да, стильләрдә дә тирәнәя барды. Бу ике башлангычның юлдашлыгы метод һәм стильләр структурасында һәр вакыт күренеп торды һәм тора. Егерменче еллар дәвамында ук инде татар совет әдәбияты реализм һәм романтизм синтезы җирлегендә эпик әсәрләр тудыруның матур үрнәкләрен бирде. Бу момент, әйткәнебезчә. Г. Иб- раһимов прозасында тулы гәүдәләнде. Аның революциядән соңгы әсәр-ләре татар прозасын эпик һәм психологик планда баета башлау, бытовизм кысаларыннан чыгарып, тарихи чынбарлыкның зур вакыйгаларын алу һәм аерым геройларны үз эчке дөньясы белән җанлы шәхесләр буларак калку итеп тасвирлау ягыннан әһәмиятле иде-ләр. «Безнең көннәр»нең беренче редак-циясендә үк инде тарихи вакыйгалар, «тарихи ташкыннар» эченә кергән геройлар язмышы белән очрашабыз. Икенче редакциясендә язучы заманның тарихи-эпик колачын ачып җибәрде. Аның өч кисәктән торырга тиешле эпопея итеп языла башлавы да бик гыйбрәтле иде. Татар совет прозасының беренче яңа, индивидуаль стильләрен тудыруга өлеш керткән язучылардан Ш. Камал, М. Гафури, Ш. Госман, К. Нәҗми, М. Галәү һ. б. ның тради-цияләре дә эзсез калмады. Ш. Камалның «Таң атканда», «Матур туганда» кебек романнары шулай ук әһәмиятле иҗтимагый-тарихи вакыйгаларны һәм геройлар язмышын эпик сурәтләүнең үзенчәлеге белән аерылып торды. Алар-
да язучының кечкенә хикәя-новеллалар жанрында һәм «Акчарлаклар» повестенда формалашкан психологик алымнары роман структурасында уңышлы кулланылды. Дөрес. III. Камал әле роман стилен эзләү юлына гына баскан иде. Шуңа күрә аңарда яңа материалның стиль алымнары белән ярашмау, быто- визмга бирелгәләү очракларын да, хи-кәяләү манерасының билгеле күләмдә таркаулыгын да табарга мөмкин. Шуңа да карамастан, Ш. Камалның роман стилендәге җәенке, киңәйтелгән сурәтлелек детальләргә бай эпик стильне эзләү юлындагы характерлы тәҗрибәләрдән берсе итеп бәяләнергә хаклы. Фактларны тулаем алып караганда, егерменче еллар прозасында ук инде эпик стильнең традицияләр белән тирән бәйләнештә реалистик җирлектә яңарып төрләнүе ачык күренер. Әмма татар совет прозасында эпик һәм психологик стиль проблемасы, социалистик реализмның туктаусыз үсүе, тормышның аңа булган таләпләре һаман артып торуы сәбәпле, бервакытта да үзенең әһә-миятен киметмәде, ә киресенчә, көчәя, арта гына килде.
Бигрәк тә сугыштан соңгы еллардагы татар прозасы эпиклыкның һәм эпик стильләрнең тагын да көчәеп китүе белән аерылып тора. Бу чор, барыннан да әүвәл, үткән һәм хәзерге заманның зур темаларына багышланган зур күләмле проза әсәрләре күпләп язылуы белән характерлы. Халыкның ирек өчен ре- волюцион-сыйнфый көрәше, Бөек Ватан сугышындагы героизмы һәм тыныч төзелеш елларындагы батыр хезмәте соңгы чордагы романнарның бик әһәмиятле эчтәлеген һәм алардагы эпиклыкның да төп юнәлешен, пафосын билгелиләр. Болар арасыннан К. Нәҗ-минең «Язгы җилләр», И. Газиның «Онытылмас еллар», Г. Бәшировның «Намус», М. Әмирнең «Саф күңел». Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше». Ә. Фәйзинең «Тукай», А. Расихның «Ямашев». Ш. Маннурның «Муса» кебек романнарын алып карасак, аларда заманның зур тарихи хәлләре белән бәйләнештә сурәтләнгән геройларның, хәтта тарихи шәхесләрнең образларын күрербез. Әнә шул хәлләрне һәм геройларны ничек сайлауда, ничек сурәтләүдә язучыларның эпик стильләре теге я бу яктан үзләренең индивидуаль сый-фатларын ачалар. Без бу очракта, мисал өчен, бер үк вакытларда дөньяга чыккан ике әсәрне — «Язгы җилләр» һәм «Намус» романнарын гына искә алып үтәбез. М. Горькийдагы һәм Г. Иб- раһимовтагы эпиклык традицияләрен үзенчә дәвам иттереп, К. Нәҗми само-державиегә каршы киң халык хәрәкәтләре эчендә гади кешеләрнең революцион характерлары җитлегүен һәм төрле язмышларын күрсәтә. Монда язучы стиленең үзенчәлеге, бигрәк тә массачыл күренешләрне, аерата публицистик пафос белән сурәтләүдә ачылыбрак китә. Шулай ук берничә герой мөнәсәбәтен һәм язмышын эзлекле үстереп ба-руы да әсәрдәге эпиклыкның сюжет бөтенлеген тудыра. Гомумән, К. Нәҗми романы татар совет прозасында үзен нык кына сиздереп килгән публицистик стильне сайланган темага мөнәсәбәттә шактый тулы һәм бай файдалануы белән аерылып тора. Әмма шуның белән бергә, мондый стильнең тарихи вакыйгалар һәм геройлар арасындагы бәйләнешне күрсәтүдә иллюстративлык ягына альт китүе дә мөмкин. Бу, әлбәттә, схематизмга да китерә. Мондый иллюстративлыкны билгеле күләмдә «Язгы җилләр» стилендә дә табарбыз. Бу очракта К. Нәҗми эпик стиленең электән үк килә торган кимчелектән тәмам ко-тылып җитмәве күренә иде. Ләкин моңа карап, гомумән социалистик реализмда публицистик стиль сәнгатьчә тулы хокуклы була алмый дигән нәтиҗә чыкм&ш әле. Монда сүз һәр стильнең үзенчәлеген никадәр тулы һәм урынлы ачу-ачмау турында гына бара.
Г. Бәшировның «Намус» романында исә аның төп герое булган Нәфисәнең тормыш тарихын психологик яктан ачарга омтылыш стиль үзенчәлеген билгеләде. Бу үзенчәлекнең лиризм, лирик пафос белән сугарылган булуы әһәмиятле. Бу очракта инде поэзия чоры белән бәйле лирик-психологик стиль тради-цияләренең билгеле күләмдә яңаруын һәм үстерелүен күрәбез. Шул рәвешчә. «Язгы җилләр» һәм «Намус» кебек роман үрнәкләре генә дә эпик стильләрнең төрле индивидуаль төсмерләре барлыгын бик ачык исбатлый икән: алар- ның берсендә публицистик пафос, ә икенчесендә лиризм характерлы стиль
тенденциясе буларак урын алган. Әйтергә кирәк: «Язгы җилләр» Һәм «Намус» романнарындагы эпик стильләр татар прозасында үсә килгән традицион стиль агымнарының киңәя, һаман яңара баруын күрсәттеләр. Алардан соң язылган романнар турында аерым-аерым сүз алып барсак, без аларда да индивидуаль стильләрнең төрле якларын, традиционлык белән новаторлыкның керешүен |таба алырбыз. Бу төрлелек һәм керешү татар прозасының индивидуаль стиль-ләр палитрасы, хәзинәсе елдан-ел байый баруы хакында сөйли. Әгәр дә татар совет әдәбиятының бөтен жанрлары буенча социалистик реализм үсеше белән бергә стильләр хәрәкәтен киң мәгънәсендә күз алдына бастырырга тырышсак, бу мәсьәләнең әдәбият белемебез алдында гаять бай һәм кызыклы тикшеренүләргә. зур фәнни һәм әдәби ачышларга, бик гыйбрәтле нәтиҗәләргә китерә торган өлкә, дөресрәге, күтәрелмәгән чирәм икәнлеген икърар итәргә туры килер.
Социалистик реализм җирлегендә ин-дивидуаль стильләрнең генә түгел, типологик стильләрнең дә, стиль агымнарының да күп төрләре мәйданга килүе мәгълүм инде. Реалистик, романтик, объектив, эпик, лирик, психологик, экспрессив, импрессионистик, публицистик һ. б. шундый стиль төрләре, төсмерләре, юнәлешләре социалистик әдәбиятларга киң мәгънәсендә хас булуын безнең хәзерге әдәбият белеме ачык күрсәтә. Сүз монда бер совет әдәбияты турында гына бармый, ә бөтен дөнья күләмендә социалистик әдәбиятның нинди формаларда һәм стильләрдә гәүдәләнүе һәм бу стильләрнең үзара мөнәсәбәте, бәйләнеше турында бара. Ә совет әдәбияты, социалистик реализм әйдәүче буларак, социалистик әдәбиятларга тирән йогынты ясау белән бергә, аларның да тәҗрибәләрен, казаныш-та- бышларын уртаклаша, гомумән, бөтен дөнья алдынгы эстетик хәрәкәте белән тыгыз мөнәсәбәттә, бәйләнештә үсә. Социалистик реализм әдәбиятының сәнгатьчә мөмкинлекләрен, стильләрен нормативлаштырырга, чикләргә тырышкан теорияләрнең үле булып туулары турында әйтеп торасы да юк. Чөнки социалистик реализм — тарихи прогресс белән иң тыгыз бәйләнештә туктаусыз үсә, үзгәрә, байый торган иҗат методы ул. Аңа дөнья күләмендә барган эстетик казанышлардан, стильләрдән читтә торган бер утрау итеп карау һич мөмкин түгел. Социалистик реализм — үзенең төп идея-эстетик принципларына хезмәт иткән сәнгать чараларыннан, стильләрдән тулысынча файдалану көченә ия булган иҗат методы
Әдәбият белемендә метод һәм стильләр турында күп һәм төрле фикерләр әйтелсә дә, аларга бәйләнештә хәл ителергә һәм ачыклык алырга тиешле мәсьәләләр әллә ничаклы әле. Бу очракта без һич тә аларның һәммәсен яктырту һәм кисеп җавап бирү максатын куймадык, совет әдәбият белеме күтәргән кайбер әһәмиятле мәсьәләләрнең мәгънәсен кыскача гына булса да укучылар каршына бастырырга теләдек. Чөнки күтт кенә мәсьәләләргә капма-каршы нокталардан торып җавап эзләүләр дә аз түгел.
Нәтиҗә итеп шуны әйтергә кирәк: сәнгатьтә, әдәбиятта эстетик идеал, метод һәм стиль кебек мәсьәләләр, теоретик яктан гына түгел, иҗат практикасы өчен дә һәр вакыт актуаль булып торды һәм торачак. Чөнки таланты бул-ган бер генә художник та болардан башка үзенең сәнгать остасы икәнлеген күрсәтә алмый.