Логотип Казан Утлары
Шигърият

Солдат булдым


Каеш будым билемә, Тасма тактым җиңемә, Йолдызлы бүрек кидем,
— Мин солдат булдым, — дидем.
Иңемә мылтык астым, Әти каршына бастым.
— Килдем, иптәш командир, Әйдә, берәр боерык бир!
— Смирно! — ди әти дә, — Печән ашат бәтигә.
Бераз утын ярырсың, Аннан суга барырсың!
— Була ул! —дим кырт кына һәм борылам фырт кына.
Солдат булгач, нишлисең, Куштылармы, эшлисең...
Куян бүрек
Башында куян бүрек, Каралган уйнап йөреп. Орышты соң әнисе Беркөн шул хәлне күреп.
Баскан җирдә таптанып, Тәлгать тора акланып:
— Кечкенә зыян ла бу, Соң әни, куян ла бу!
Яз җитә бит, җәй җитә, Менә шуңа күрә, — ди, — Минем куян бүрегем Соры төскә керә, — ди.