Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бабай тарта шалканны


Бабай, әби, кыз — бергәләп, Әй, тарталар шалканны.
Әллә соң инде аларны Шалкан үзе тартамы?
Чыкмый шалкан,
Ничә көннәр
Карыйм да шул рәсемгә,
Үзем йолкыйммы дип йөрим Картина тирәсендә.
Кул көче белән ник инде
Шул кадәр интегергә?
Була ич бер нәни генә
Трактор китерергә...
Кем кулы матур?
Бик матур, бик алсу Алсуның куллары.
Каралткан вакыты Бөтенләй булмады.
Идән дә юмый ул,
— Буяла кулым, — дип, Кояштан яшерә,
— Ой, яна кулым, — дип.
Ләләнең кулын күр, Каралган, тырналган. Эш эшләп кайткан ул Бакчадан, кырлардан.
Ник инде өлкәннәр
Шуны да белмиләр.
Ләләнең кулларын
— Иң матур кул! — диләр.