Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ


әкертләр җыелып бетмәгәнлектән, укулар әле баш-ланмаган иде. Шуның өчен иртә намазга тормаска, туйганчы йокларга булдылар. Ләкин иртүк кемнеңдер үгез кебек үкерүеннән бөтен мәдрәсә уянып китте.
— Ни булды икән? —дип урыннарыннан калык-тылар, куркынып колак салдылар.
Бу тавыш Галимҗаннарга янәшә чаршау артыннан ишетелә иде. Күп тә үтмәде, әшәке с\з әйтеп сүгенгән, шаркылдап көлешкән, дөбер-шатыр иткән аяк тавышлары ишетелде.
Шәһит сикереп торып утырды:
— Анда ниндидер кызык бар! Әйдә
карыйк әле!—дип, Галимҗанга төртте. Иптәше җавап биреп өлгергәнче, чаршауның читен күтәреп, башын сузды. Күрше бүлемдә кичә эскәк белән сакал-мыек- ларын йолкыган егет түшәк өстендә, биленә кадәр ялангач килеш, куллары белән култык асларын угалый-угалый, белгән ни бар ләгънәтләрен әйтеп сүгенеп-тиргәнеп утыра иде.
— Илаһым, сират күперен кичә алмыйча егылып төшегез дә тәмуг утында яныгыз! Аллаһы тәгалә сезгә якты көн күрсәтмәсен!—диде дә, ата-бабасын калдырмыйча, әшәке сүзләр тезеп китте.
Иптәшләре шаркылдашып көлештеләр. Берсе:
— Пишкадәм дигән атың бар, ә үзең, урыс кебек, култык астында йон үстереп йөрисең! Сакал-мыегыңны йолыкканчы, култык асты йоннарыңны йолкыр идең,—диде.
— Култык асты кешегә күренми ич, ә менә сакал-мыек үсеп китсә һәркемгә күренеп тора!—дип сүз кыстырды икенчесе.
Мәдрәсәдә күпме шәкерт булса, барысы шушы чаршау тирәсенә җыелган. Шаулашалар, ыгы-зыгы киләләр, алгарак үтәргә, ни булганын үз күзләре белән күрергә тырышалар.
Ике бармак киңлегендәге каешны буйга ярып ясалган ике телле камчысын тотып, Заһидулла хәзрәт килеп керде. Ул мәдрәсәнең назире булса да, аңа ни өчендер «хәзрәт» дип эндәшәләр иде. Ул — Вәли мулланың уң кулы. Мәдрәсәдә низам-интизамны 1 2 саклау бөтенләе
Ахыры. Башы журналыбызның беренче санында.
2 Н н з а м-и н т и з а м — эчке тәртип.
белән аның кулына тапшырылган. Заһидулла хәзрәт камчысын селтәп, бер шартлатып алды да:
— Ни бар монда?! —дип кычкырды.
Шәкертләр тынып калдылар. Хәзрәттән курка иде алар. Ул күп тикшеренеп тормый, камчысын гына уйната. Өелешеп торган шәкертләрне ыра-ера чаршау эченә керде. Анда биленә кадәр ялангач утырган пишкадәм Галине күреп, ачуы тагын да кабарды.
— Бу нинди мәсхәрә! Оятың бармы!—дип жикереп, камчысын күтәрә башлады.
Пишкадәм, куркып, тиз генә юрганына уранды, рәнжүле тавыш белән зарланырга кереште:
— Мин йоклап ятканда, Гобәйдулла култык астыма керосин сөртеп, ут төрткән. Әлегә кадәр әрни, чыдар хәлем юк.
Галинең әләкләвен ишеткәч, Гобәйдулла тиз генә кулына түгәрәк ясинын алды. Ясинны күргәч, Заһидулла хәзрәтнең камчы күтәрергә кулы бармас дип уйлады ул, чөнки ясин корьәннең иң хөрмәтле сүрәсе; бу сүрә адәм баласы дөньяга килгәндә аны каршы алырга, дөньядан киткәндә озатырга тиеш икән.
Гобәйдуллага түгәрәк ясинны язарга кичә көндез кендек әбисе Мәрфуга тутай тапшырып киткән иде. Ул зур бер табак кәгазь өстенә агач фәргабә 1 белән түгәрәк сызып, шул сызык буена корьәннән ясин сүрәсен күчерә башлаган иде. Күчереп бетергәч, кәгазьнең буш калган урта җирен түгәрәкләп кисеп алачак. Шул рәвешчә күчерелгән ясинны шәкертләр «түгәрәк ясин» дип йөртәләр. Дөньяга яңа килгән баланы әнә шул түгәрәк уртасындагы тишектән үткәрәчәкләр. Имеш, бу — аны күз тиюдән, җен зәхмәте кагылудан һәм башка авырулардан саклый икән. Түгәрәк ясин Мөхәммәтгариф байның якын көннәрдә бәбиләргә тиешле яшь хатыны өчен кирәк икәнен белгәч, Гобәйдулла, гадәттәгедән артыграк бәя куеп, алты тиен өстенә ике күкәй дә сораган иде.
Чыннан да, Гобәйдулланың кулында түгәрәк ясинны күргәч, Заһидулла хәзрәт камчысын кире төшерде. Күзләрен акайтып, Гобәйдуллага усал бер караш ташлады да тирә-яктагы шәкертләргә:
— Монда сезгә ат кәмите бармы?! Хәзер үк юк булыгыз! — дип акырды.
Заһидулла хәзрәтнең камчысы уйнамавы түгәрәк ясин сәбәбеннән генә түгел иде. «Ясинны куй!» — дип бер кычкырса, әлбәттә. Гобәйдулла аны өстәл өстенә куярга мәҗбүр булыр иде, шуннан соң хәзрәт шәкертне теләгәнчә ярыр иде. Ләкин мәдрәсәнең баш мөдәррисе Вәли мулла аңа зуррак шәкертләрдән ун-унике кешене баз казырга җибәр дип кушкан иде. Ә мәдрәсәгә әле шәкертләр килеп бетмәгән, зур шәкертләр санаулы гына иде. Хәзер бу итагатьсезгә суксаң, аркам авырта дип сылтау итәчәк тә бармаячак. Барса да эшләмәячәк. Хәзрәт шуларны уйлады. Ачуын басарга тырышып:
— Әрәмтамакланып ятканчы, зур шәкертләрне җый да Вәли мулла җәнабларының йортына бар. Миңлебай суфига әйт: келәттән көрәкләр, балта, пычкы бирсен. Анда баз казырга, утын кисәргә кирәк булыр. Мөдәррисегезгә эш күрсәтсәгез, хәер-фатихасын алырсыз, саваплы 2 булырсыз.— диде.
Гобәйдулланың һич тә барасы килми иде, чөнки кичкә кадәр ул түгәрәк ясинны күчереп бетерергә тиеш. Башка бер сәбәп тә таба алмагач:
— Әле без чәй дә эчмәгән...—дип башлаган иде, хәзрәт аның сүзен кырт кисте:
— Тизрәк кузгал! Бер аягың монда, икенче аягың анда булсын!
1 Фәргабә — циркуль.
3 Савап — алла каршында яхшылыклы булу.
Чәй эчми эшләсәгез дә, үлмәссез! Савабыгыз артыр! Зур шәкертләрнең бөтенесен дә җыеп алып бар!..
Гобәйдулла чыгып киткәч, Заһидулла хәзрәт пишкадәм Галигә ябырылды:
— Оят түгелме сиңа? Тәнеңдә кяфер кебек йон үстереп йөрисең! Әллә дәһри 3 булдыңмы? Үзең бүген-иртәгә указлы мулла булырга йөрисең, ә үзең мөселман шәригатенә хилаф4 булган эшләр эшлисен, ялангач утырасың...
— Тәкъсир! Мин кичә күлмәгемне юган идем. Кибеп өлгермәгәч, күлмәксез яткан идем...
Галинең ялварулы тавышы, аска карап кына әүлия5 кыяфәте белән утыруы хәзрәтнең күңеленә хуш килде, ләкин сүзен бүлдергәнне яратмады:
— Зурлар сөйләгәндә ихлас күңел белән тыңларга кирәк! Әгәр пишкадәм булмасаң, бу итагатьсезлегең өчен камчы ашаган булыр идең. Синең бу гаепләреңне Вәли мулла җәнабларына әйтсәм, соны ни белән бетәчәген уйлыйсыңмы?! Аллаһы тәгалә каршындагы гөнаһларыңны йолып алыр өчен өч көн эчендә корьән шәрифне бер тапкыр укып чык! Сиңа җәза шул!
Заһидулла хәзрәт тырпаеп торган озын кашлары астыннан төссез күзләре белән егетне тишәрдәй булып карап алды да чыгып китте. Гали исә, Шәһит куйган самавардан чәй эчкәннән соң, тәһарәт алып, корьәнне көйләп укырга кереште. Кем белә, бәлки Заһидулла хәзрәт тагын кереп тикшереп йөрер. Бик явыз кеше бит ул...
3
Быел ураза декабрь аена туры килде. Тышта чатнап торган коры суык. Урамга чыксаң, авыздан төтен төсле булып бу бөркелә, каш- керфекләргә бәс утыра. Каты кар аяк астында шыгыр-шыгыр килә Шунысы яхшы: көннәр кыска. Дөнья яктырып өлгерми, инде кич тә җитә. Мондый кыска көннәрдә ураза тоту да җәйнең эссе көннәрендәге кебек авыр түгел!
Иртәгә рамазан ае дигән көнне ике хатын килеп, балалары чирләгән чакта әйткән нәзерләрен үтәү өчен, мәдрәсәнең тәрәзәләрен, идәннәрен юдылар, киезләрен кагып, тузаннарын сөртеп, хәзрәтнең хәер- фатихасын алып киттеләр. Мәдрәсә яктырып, матурланып киткән кебек булды. Черек, сасы исләр бетеп, һавасы да сафлана төште.
Былтыргы тәҗрибә буенча Галимҗан яхшы белә: берәр бәхетсез- леккә очрап нәзер әйткән яки савап өмет иткән хатыннар, рамазан аенда атна кич саен килеп, мәдрәсәне юып. тазартып китәчәкләр Шәкертләр исә мәдрәсәдә яшәгән Миңлебай суфи карамагында ишегалдындагы карларны көрәп юл ачалар. Укулар да җиңеләя төшә Бөтен рамазан буена дәресләр булмый диярлек, тик биш вакыт намазга йөрү генә кала. Хәер, башка вакытларда да хәлфәләр дәресне күп булса атнага ике-өч тапкыр гына бирәләр. Калган чакларда шәкерт алган сабагын үз башына тәкърарлап, ятлап яки уйнап, үз эшләре белән шөгыльләнеп үткәрә.
Хатыннар мәдрәсәне тазартып киткәч, Заһидулла хәзрәт шәкертләрне җыеп, вәгазь-нәсихәтен әйтте:
— Рамазан ае — без мөселманнарның иң хөрмәтле ае, чөнки бу айда Мөхәммәде сәлаллаһе галәйһи сәламга Корьән иңгән. Бу айда, фаразан, бөтен мөселман галәме дөньяви эшләрдән ваз кичеп, тәнен пакьләп, ураза тотып, күңелен аллаһы тәгаләгә баглап, намаз-
3 Дәһри — дин азгыны.
4 Хилаф —каршы.
• Әүлия — алла каршында һич гөнаһсыз кеше
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
гыйбадәттә үткәрергә тиеш. Иртәгәдән башлап бөтен шәкертләр таң атканчы, ак җеп кара җептән аерылмый торган мәлдә сәхәргә торып, ураза тотарга, биш вакыт намаздан калмаска тиешләр, фаразан... Бу айның кадер кичәсендә, ягъни рамазан мөбарәкнең егерме җиденче көнендә, күк капусы ачыла. Динендә могаять 1 булган кешеләрнең шул сәгатькә туры килгән догалары күккә ачылган юл белән аллаһы тәгалә хәзрәтләренә барып ирешәчәк. Кадер кичәсендә, фаразан, нәкъ сәхәр вакытында, җир астыннан мөлдерәп агып торган чишмәләрдә су кинәт корып китә, янә ага башлаганда чишмә суына оҗмахтагы кәүсәр елгасының суы кушыла һәм чишмә суы зәмзәмгә әверелә. Эәмзәм суы исә дин әһалисен шайтан вәсвәсәсеннән саклый, төрле авырулардан шифа була...
Галимҗан да, Шәһит тә Заһидулла хәзрәтнең бу вәгазен ихлас күңел белән тыңладылар. Хәзрәтнең һәр сүзенә чын-чыннан ышаналар иде алар.
Ник ышанмасыннар? Бу ышаныч баштанаяк наданлык, җаһиллек галәмәте икәнен каян белсен алар? Алар сүз аңлый башлаган көннәреннән үк «алла», «пәйгамбәр», «дин», «иман», «могҗиза» кебек сүзләрне ишетеп үскәннәр.
Чыннан да, баланың тирә-ягы акыл җитмәслек могҗизалар белән тулган бит. Менә, кечкенә генә орлык тамыр җәя, сабак җибәрә, яфрак яра, чәчәк ата, җимеш бирә. Менә иртән кояш чыгып, бөтен дөньяны нурга күмә, җылыта, кыздыра. Менә әллә каян өерелеп-өерелеп кара болытлар килеп чыга да суга сусаган җирне яшәртеп, коеп яңгыр ява. Болар могҗиза түгелмени?
— Аллаһы тәгаләнең рәхмәте! Ашлыклар уңар. Догабыз кабул булган икән,—ди әнкәсе мондый чакта.
Әнкәсе баланың иң ышанычлы кешесе түгелмени? Шулай булгач, аның сүзенә ник ышанмаска?..
Шулай да Галимҗанның күңелен ниндидер аңлашылып җитмәгән бер хис, тойгы тынычсызлый.
— Безнең Солтанморатта җир төбеннән бәреп чыга торган чишмә бар. Эчә торган суны без шуннан алабыз. Ләкин әткәйнең бервакытта да бу чишмә суы кадер кичәсендә оҗмахтагы кәүсәр суына кушылып зәмзәм була дип сөйләгәнен ишеткәнем юк...
Галимҗанның пышылдап кына әйткән бу сүзен ишеткәч, Шәһит кинәт аңа таба борылды. Чак кына аның өстеннән юрганын тартып алмады. Шәһитнең үз урын-җире булмагач, ул Галимҗан белән бер юрган астында ята иде. Шәһит ни әйтергә белмичә бераз эндәшмичә торды. Аннары:
— Син өйдә чакта ураза тота идеңме? —дип сорады.
Бу сорауга Галимҗан беркадәр гаҗәпләнде. Аның уйларына бәйләнеше юк шикелле тоелды. Шулай да җавап бирүне кирәк тапты:
— Юк. Әткәй миңа ураза тоттырмый иде. Син яшь бала әле, сиңа ураза тоту фарыз түгел, ди торган иде.
Шәһит куанып киткән кебек булды:
—_ Менә, күрәсең! Заһидулла хәзрәт чишмә суы сәхәр вакытында корый, диде ич. Ураза тотмагач, сәхәргә тормагансыңдыр. Кадер кичәсендә әткәңнең чишмәгә киткәнен белмәгәнсеңдер.
— Бәлки шулайдыр...— диде Галимҗан, тагын уйлана калды. Бераздан соң үзенең ачыкланып җитмәгән уйларына җавап биргәндәй, әйтә куйды—Әти зәмзәм суын алып кайта торган булса, мин аны кайчан да булса бер күргән булыр идем. Без чирләгән чакларда әнкәй аны безгә эчерер иде. Беләсеңме нәрсә? Авылга кайткач, әткәйдән сорармын әле. Безнең әткәй үзе дә мулла.
■Динендә могаять булу — динендә бик нык булу, бик нык тору.
Шушы фикергә килгәч, Галимхан беркадәр тынычланган кебек булды. Ләкин башына тагын бер уй килде.
Шәһит, аның уйларын бүлдереп:
— Бу Оренбург тирәсендә дә җирдән бәреп чыккан берәр чишмә юкмы икән? Кадер кичәсе көнне сәхәр вакытында торып зәмзәм суы алып килер идек, малай!—диде.
Галимҗан эндәшмәде.
— Әллә йоклыйсыңмы, Галимҗан? — дип сорады Шәһит.
— Юк, йокламыйм. Андый чишмә булса, Заһидулла хәзрәт үткән ел пишкадәмнәрне алып барган булыр иде. Мин башка нәрсә турында уйлыйм әле...
— Нәрсә турында?
— Заһидулла хәзрәт әйтә: кадер кичәсендә күк капусы ачыла, ди. Мөселманнарның теләге шул вакытка туры килсә, күкнең ачык капусы аркылы аллаһы тәгаләгә барып ирешә, ди. Әллә башка вакытларда мөселманнарның теләге аллаһы тәгаләгә барып ирешмиме икән? Күк капусы башка вакыт ябык, тик кадер кичәсендә генә ачыла, ди бит.
Галимҗанның бу сүзенә Шәһит тә аптырап калды. Чыннан да, шулай диде шул!.. Әллә башка вакытларда күкнең зур капусы ябык булса да, мөселманнар өчен ян капусы ачык торамы икән’
Шул турыда уйланып ята торгач, малайлар йоклап киттеләр.
Галимҗанның мәдрәсәгә килгәненә дүрт ел үтеп китте.
Ул, иртәнге намазга бармаска дип, кичтән үк уйлап яткан иде. Шулай да бик иртә уянды. Күзләрен ачмыйча гына уң ягына әйләнде. Әмма мәдрәсәдә купкан тавышлар аңа йокларга бирмәде. Ул торып утырды. Шәһит тә уянган иде.
— Әллә намазга барырга уйладыңмы? — дип сорады ул.
— Юк. Барам дисәң дә, тәһарәт алырга нәүбәт җитмәс. Ишетмисеңме, ничек комган өчен талашалар анда! — диде Галимҗан.
Шәһит, кара күзләрен елтыратып, хәйләле кыяфәт белән:
— Җылы юрган астыннан чыгып, бозлы су белән юыну бер дә кызык түгел шул! Кайберәүләр тәһарәт алмыйча да намазга баралар ич! Әллә күрмәдеңме? — диде.
Галимҗан нидер уйланып җавап бирми торды, аннары гына:
— Беләм, күргәнем бар,—диде.— Күрше бүлемгә күчкән Габдулла да күп вакыт тәһарәт алып өлгерми. Ашыгып-кабаланып киенә дә башкалар артыннан мәчеткә чаба. Тик бу язык эш бит!
— Язык казык башында, ә савап алла каршында! Мәчеткә барып намаз укыгач, барыбер саваплы була ул!—диде Шәһит көлеп һәм торып аягына басты. Иптәшенең җавап биргәнен дә көтмичә:— Халык намаздан кайтканчы, пишкадәмнәргә самавар кайнатып өлгертәсем бар,— дип, тәбәнәк өстәл өстеннән кәләпүшен алып киде дә чыгып
ӨЛвЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ ф
китте.
Инде артык йоклап булмаячагын аңлагач. Галимҗан да торып урын-җирен җыештырды, ишегалдына чыгып, битен-кулын юды. уртак казаннан су алып килде. Шул арада тавышланып шәкертләр мәчеттән кайта башладылар. Бераздан соң, эшләрен бетергәч, кулына пешкән ике бәрәңге тотып, Шәһит тә әйләнеп кайтты.
Бүген хәлфәнең сабак бирми торган көне иде, шуңа күрә ике дус, көн буе намазга бармыйча, «Хөсәения» мәдрәсәсеннән алып кайткан «Әлфе ләйли вә ләйлә» 1 китабының тузып беткән битләрен ипләп кенә ачып, укый башладылар
Бу әкиятләр шундый кызыклы икән, «Намазга! Намазга!» дигән тавышлар ишетелгәч кенә, Галимҗан белән Шәһит өйлә вакыты җиткәнен аңладылар.
Өйлә намазыннан соң һәркем үз ихтыярында: теләсә йоклый, теләсә саф һава сулап урамда йөреп кайта, акчасы булганнар, базарга барып, тегене-моны сатып ала. Олырак шәкертләр акча табар өчен бөти, шәмаил, түгәрәк ясиннар, тәлинкә читенә зәгъфран кара белән догалар язып маташалар. Кайберәүләр, берәр мәдрәсәгә моназара кылышырга барам, дигән булып чыгып китәләр дә таң алдыннан гына алҗып, хәлсезләнеп түшәкләренә кайтып авалар.
Галимҗан белән Шәһитнең боларда һич эшләре юк иде. Назир Заһидулла хәзрәтнең көн буе мәдрәсәдә булмавыннан файдаланып, бәлки ястү намазына чаклы да бу мавыктыргыч әкиятләрне укыган булырлар иде, ләкин түбән каттагы ашханәдән килгән тәмле аш исе аларның борыннарына керде. Бары тик шунда гына алар карыннары тәмам ачыккан булуын сизделәр.
— Синең дә ашыйсың киләме? — дип сорады Шәһит иптәшеннән.
— Ник килмәсен? Иртәнге ике бәрәңгедән башка авызыбызга бер кабым ризык тимәде бит! —диде Галимҗан.
— Ни эшлибез? Ашарга бер әйберебез дә юк ич!
Галимҗан алдындагы китапның битләрен теләр-теләмәс кенә җыештыра башлады.
— Шакирҗан абзый янына барып килик. Бәлки биш-ун тиен табып бирер,— диде. Шуннан соң:—Әйдә киттек,— дип, урыныннан кузгалды. Башка вакытны Галимҗан абыйсы белән очраша да йомышын йомышлап чыгып китә, бу мәдрәсә шәкертләре белән артык аралашмый иде. Бүген Шакирҗан мәдрәсәдә юк, каядыр чыгып киткән иде. Абыйсын көтәргә туры килде. Шакирҗанның якын дусты Салих Фәхретдинов иптәшенең энесен кунак итеп чәй куйды. Күңеллерәк булсын өчен тагын бер-ике шәкертне чәйгә чакырды. Галимҗан, соңгы вакытта үзләштергән гадәтенчә, түзә алмады: «Тукта әле, боларның кирәген бирим, арт сабакларын укытыйм әле, югыйсә, танауларын бик югары күтәрәләр!» — дип уйлап, Шәһитнең кабыргасына төртте. Янәсе: «Кызык күрсәтәм!» Аннары шәкертләргә карап:
— Гыйльме бәлфигыльме, әллә гыйльме бәлкуввәтен тугрымы? — дигән сорау ташлады.
Шәкертләрнең берсе сабыр гына тавыш белән:
— Бу — кирәк вакытта китаптан гына караумы, яки укып, тикшереп белү тугрымы? дигән сүз була. Минемчә, әлбәттә, кирәк фәнне укып, тикшереп белү, күңелеңә сеңдерү яхшырак,— дип җавап кайтарды.
Мәдрәсәгә килгәненә бишенче ел гына булуына карамастан, Галимҗан бу вакыт эчендә укылган китапларны гына түгел, алдагы биш ел дәвамында укылачак «аять»6, «хәдисләр»нең7 мәгънәсен аңлата торган тәфсир китапларын да өйрәнеп җиткән иде.
Хәзер ул, иптәше Шәһит белән бик тырышып, Заһидулла хәзрәттән мантыйк китаплары буенча сабак ала, моназара кагыйдәләрен өйрәнә иде.
Шундый тырышлыклары, зирәклекләренә сөенеп, хәзрәт бу ике шәкертне мәдрәсәнең баш мөдәррисе һәм хуҗасы Вәли муллага да мактап бетерә алмый иде. «Мактау әүлияны да аздыра», диләр бит. Бик мактала торгач, «җиңелмәс моназарачы» дигән шөһрәте дә арта баргач. Галимҗан үзен бик белдекле, артык акыллы итеп саный башлады. Хәзрәттән ишеткәнчә, ул: «Мантыйк кануннарын яхшы белгән
6 Аять — корьәннен аерым бер жемләсе.
7 Хәдис — пәйгамбәр сүзе.
кеше теләсә нинди фәнне мөгаллимнән укымыйча да, үз көче, үз башы белән үзләштерә ала»,— дип уйлый иде.
Чыннан да, менә бит тәфсир хәдис, тәфсир аятьләр корьәннең һәм хәдисләрнең тулы тәрҗемәсе булмыйча, тик аларны шәрехләү генә икән. Шуны аңлагач, алар Шәһит белән икесе остазларына мөрәҗәгать итмәделәр, чөнки остазлары үзе дә гарәпчәнең тик кагыйдәләрен генә белә, ә гарәп теленең үзен рәтләп төшенми икән. Алар камус, әхтәриләр һәм башка китаплар табып, гарәп телен үзбаш өйрәнделәр. Димәк, башыңда акылың булса, мантыйк кануннары буенча уйлый белсәң, остаздан сабак алып утырмыйча да, теләгән фәнне үзләштерергә мөмкин, тик тиешле китабын табып, укып чыгарга гына кирәк!
«Хөсәения» шәкертенең җавабын ишеткәч, Галимҗан: «Менә хәзер миңа юл ачылды! Менә хәзер мин боларга күрсәтәм!» — дип, үзенең мәдрәсәсендә көн-төн ишетеп, күңеленә иман шарты кебек сеңгән фикерне уртага ташлады:
— һәрбер гыйлемне, һәрбер фәнне тикшереп, остаздан укып утыру, ана вакыт сарыф итү һич кирәк түгел! Сезнең төп хатагыз шунда! Әгәр сез мантыйкны тиешенчә үзләштерсәгез, аның бөтен кануннарын, бөтен кагыйдәләрен белсәгез, башка фәннәрне остаздан укымыйча, китаптан бер карап чыгу белән дә белергә мөмкин!
Теге шәкерт хәйләкәр кыяфәт белән маңгай астыннан гына Галимҗанның күзләренә текәлде дә:
— Сез мантыйкны тиешеннән дә артык беләсез икән. Афәрин! — диде.— Алай булгач, бәлки сез безгә мантыйк васитәсе белән шуны аңлатып бирерсез: туры почмак, кысынкы почмак, җәенке почмак дигәннәре нәрсә икән ул һәм бу почмакларның бер-береннән аермасы нидән гыйбарәт икән?
Галимҗан, әлбәттә, бу сорауга җавап бирә алмады. Шәкертнең мондый сорау бирүе хаксыз кебек тоелды аңа. Аның чын-чыннан ачуы килде, һәм ул тавышын күтәрә төшеп, кычкырып җавап кайтарды.
— Мин бит сезгә мантыйкны белгән кеше һәммә фәннәрне дә зиһенендә тота дип әйтмәдем, билгеле бер фән буенча остаздан сабак алмаса да, тиешле китапка карап кына да кеше бу фәнне аңлый ала, дидем.
Тик хуҗа шәкертләр, моңа карап, сабырлыкларын җуймадылар. Галимҗан белән бәхәсләшеп утырган теге шәкерт:
— Мантыйк ярдәме белән мин моңарчы үземә мәгълүм булмаган, укымаган фәнне китабын карап чыгу белән ук аңлыйм, дидегез. Шулай түгелме?—дип сорау бирде.
— Әлбәттә, шулай!—диде Галимҗан. Шуннан соң бу шәкерт, Салихка карап:
— Салих, китер әле һәндәсә белән җәгърәфия китабын,— диде.
Салих бу китапларны китергәнче, Галимҗанга тагын бер сорау биреп өлгерделәр:
— Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам Мәккәдә туды, соңра Мәдинәгә һиҗрәт кылды, димез. Бәлки сез җәгърәфия китабындагы хәритәгә8 карап, бу шәһәрләр дөньяның кайсы тарафында, кайсы мәмләкәттә, кайсы җирдә икәнен күрсәтеп бирерсез?
Галимҗан мантыйк кануннарын ничаклы исенә төшерергә тырышса да, Салих кулыннан алган китапларның битләрен нихәтле актарса да, шәкертләр биргән сорауларга җавап таба алмады. «Әллә чыннан да, һәрбер фәнне укып, тикшереп кенә белергә мөмкинме икән? Мантыйк кануннары гына җитмиме икән?» —дип уйлый башлады ул. Шулай да җиңелгәнен таныйсы, сүзен бирәсе килмәде:
8 X ә р и т ә — географик карта.
ГӨЛвЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ ф
— Камус бирегез! Бу китаплардан түгел, камуска карап җавап бирермен!—дип кычкырды да кулындагы һәндәсә китабы белән җәгъ- рәфияне өстәл өстенә ташлады.
Моңа каршы «Хөсәения» шәкерте:
— Кызык кеше сез, Галимҗан мәхдүм!—диде.— Әгәр нинди дә булса мәҗлестә сез белмәгән фәннән берәр сүз чыкса, шул чакта камуслар, әхтәриләр каян алырсыз икән? Югыйсә, һәркая үзегез белән калын-калын камуслар, әхтәриләр күтәреп йөрерсезме? — дип, җилкәсен сикертеп куйды.
Көтелмәгәндә шулай җиңелү Галимҗанны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Ул, хәтта абыйсы Шакирҗанның кайтканын да көтмичә, мәдрәсәдән чыгып китте. Шәһитнең аны юатып әйткән сүзләре колагына кермәде. Башын түбән иеп, уңга-сулга карамастан, үз уйларына баткан хәлдә атлавын белде.
«Дөресен әйткәндә, мин бит чыннан да аларның сорауларына җавап бирә алмадым. Моны үз-үзеңнән яшереп булмый шул!—дип үз алдына сөйләнде ул.— Хәтта биргән китапларын актарып, берничә битен укып чыксам да, бер нәрсә аңламадым. Ә хәритә дигәнен әйтәсе дә юк! Авылда ике класс урысча укыганда да безгә җәгърәфия дигән фәнне укытмадылар, хәритә күрсәтмәделәр. Аңлашыла: ул хәритә дигән нәрсәгә карап кайда, нинди шәһәр барлыгын белергә мөмкин икән. Шулай ук мантыйк кануннарының ярдәме белән дөньядагы бөтен фәннәрне дә белеп булмыймы икәнни?.. Булса, ник җиңелдем соң мин? Әллә мин мантыйк кагыйдәләрен тиешенчә белмимме?..»
Шушы шөбһәләрне хәл итәр өчен, ул Шәһиттән:
— Әллә без мантыйк кануннарын яхшы өйрәнмәдекме икән? — дип сорады.
Юл буе сөйләшми барган Галимҗанның тавышын ишеткәч, Шәһит сискәнеп китте, иптәшенең ни сораганы аның зиһененә тиз генә барып җитмәде. Галимҗан соравын кабатларга мәҗбүр булды. Шуннан соң гына Шәһит:
— Син нәрсә сөйлисең, Галимҗан?!—диде.— Без бит «Исагужи»- дән башлап, «Шәмсия», «Сәлам», «Тәһзиб»ләрне «Мулла Ж,әлил»ләр- гәчә укыдык. Бу китапларны яттан диярлек беләбез!
— Мантыйкны яхшы белсәк, ни өчен соң мин бүген шәкертләрнең сорауларына җавап бирә алмадым?
Шәһит ни дияргә дә белмәде. Галимҗан, үзе көткән җавапны ишетмәгәч, соравын тагын кабатлады:
— Әллә чыннан да мантыйк ярдәме белән генә дөньядагы бөтен фәннәрне дә белеп булмыймы икән?
Шулай сөйләшә-сөйләшә, алар ни өчендер шәһәрнең нәкъ уртасындагы Деев мәйданына килеп чыктылар. Шул вакытны Габделгани, Мәхмүт бай Хөсәеновларның мал складлары ягыннан казачилар пәйда булды Атларга атланган, билләренә озын кылыч таккан, аркаларына мылтык аскан, кулларына камчы тоткан бу солдатларның кыяфәтләре яшь шәкертләргә бик дәһшәтле күренде. Галимҗан белән Шәһит, ихтыярсыз, баскан урыннарында туктап, катып калдылар. Хәер, алар гына түгел, бу вакытта урамдагы бөтен кеше гаҗәпләнеп туктап калган иде. Әнә, аякларына аю тиресе каплап, матур чанага утырган, каракүл якалы, каракүл бүрекле бай әфәнденең кучеры да, дилбегәне тартып, атын туктатырга мәҗбүр булды. Бер-ике минут эчендә мәйданның тирә-ягында утыз-кырыклап кеше җыелды, һәркем, тәшвишләнеп, бу казачиларга күзләрен төбәделәр.
Галимҗаннарның артына килеп туктаган берәү:
— Бу башкисәрләр кая баралар икән?—дип сорады.
Икенче бер тавыш:
— Кая булсын?! Тозтүбәгә җибәргәннәрдер бу җәлладларны. Анда шахтерлар тагын баш күтәргәннәр, көненә ундүрт сәгать эшләп, утыз- кырык тиен генә алып утырырга риза түгелбез! Эш көнебезне, һич югында, ун сәгатькә калдырыгыз, эш хакыбызны арттырыгыз дип эш ташлаганнар, имеш,—дип җавап бирде.
Беренчесе тагын сөйли башлады:
— Дөрес әйтәсен, Фәйзерахман, болар җәлладларның нәкъ үзе инде! Бу казачи дигәннәрнең арасында безнең татарлар да бар икән. Ничек итеп, алладан
курыкмыйча, бу динсезләр белән бергә, үз мөселманнары өстенә кул күтәрәләр икән? Ул Тозтүбәдәге шахтерларның да яртысыннан күбе татар белән башкортлар ди бит...
Фәйзерахман исемлесе казачиларга карап бераз эндәшми торды да:
— Эш мөселманлык-урыслыкта, динле-динсезлектә түгел шул, Нур-мөхәммәт дус!— диде,—Алар бит ата-бабаларыннан алып шушы көнгәчә вөҗданнарын сатып килгәннәр. Үзең уйлап кара: безнең татар авылларында җан башына ярты дисәтинә жир тисә, хуҗалыкта бер генә аты булса, безнең мужик: ничек тә көн күреп булыр, әле ачтан үлмәбез, алла бирсә,— ди. Ә бу сатлык җаннарга патша җан башына алтышар дисәтинә җир, әллә ничә төрле җиңеллекләр биргән. Ә алар- дан бер генә таләп: безнең кебекләр тормыш авырлыгына түзә алмыйча әзрәк баш күтәрә башласа, шуларны камчың белән яр, кылычың белән кис, мылтыгың белән ат, үтер! Быел март аенда Уфа губерна-сында булган хәлләрне ишетмәдеңме?
— Нинди хәл булган соң анда?
— Менә болар кебек башкисәр жандармнар егерме сигез кешене атып үтергән, унҗиде кешене авыр җәрәхәтләгәннәр Алары больницага барып җитмичә үлгәннәр. Кырык ике кеше җәрәхәтләнеп больницага кергән. Инде шушы көннәрдә аларга суд булачак, имеш...
— Мондый хәбәрләрне син каян белеп бетерәсең?! Безнең заводның урысы-татары сине «безнең Шәмсетдинов адвокат ул!» дип зрәгә әйтмидер шул...
Нурмөхәммәтнең бу сүзенә каршы Фәйзерахман җавап кайтармады. Тик казачи отряды үтеп киткәч кенә, ул:
— Вакытны бушка үткәрмик, әйдә, киттек! — диде дә, шәкертләр яныннан узып, мәйдан аркылы каршы якка чыга башлады. Аның артыннан иптәше Нурмөхәммәт тә иярде.
Моңарчы шәкертләр, бу кешеләрнең сүзләрен тын да алмыйча тыңлап, хәтта артларына әйләнеп карарга да кыймыйча торганнар иде. Тик яннарыннан узып киткән чакта гына Галимҗан ал арны күреп калды. Артларыннан караганда икесе дә киемнәре, башларындагы козыреклы фуражкалары белән гади урыс эшчесеннән бер дә аерылмыйлар иде. Әгәр Галимҗан бу ике кешенең үзара татарча сөйләшкәннәрен ишетмәгән булса, аларны урыс дип белгән булыр иде.
— Кара әле! Эш ташлаучылар урынына башка эш эзләүчеләр табылмыймы икән? Эшләми йөргәч, аларга теге утыз-кырык тиенне дә бирүче юктыр инде. Шулай булгач, алар ничек көн күрә икән? — диде Шәһит, әлеге шахтерлар өчен борчылып.
Галимҗан аның соравына ничек дип җавап бирергә дә белмәде. Чыннан да, тик торганда, эшләмичә йөргәндә хуҗа акча бирәме икән?! — дип уйланды ул. Әлеге Шәмсетдиновның «Тормыш авырлыгына түзә алмыйча баш күтәргәннәрне, эш ташлаганнарны бастырыр өчен менә шушы җәлладларны җибәрәләр!» — дигән сүзе аның исенә төште. Моннан ул үзенчә бер нәтиҗә чыгарды һәм иптәшенә:
— Ул Тозтүбәдә эш ташлаганнарның саны бик күп булырга тиеш. Аларны бастырыр өчен, күрмисеңме, күпме гаскәр җибәрәләр! Ул эшчеләр урынына шул ук санда яңа эшчеләр табып булмый торгандыр,—диде. 1
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Бу жавап Шәһитне канәгатьләндермәде. Галимжан үзе дә Шәһитнең канәгатьләндерерлек жавап бирмәгәнен аңлый иде. Шәһит соравын тагын кабатлады:
— Алар, көненә утыз-кырык тиен генә безгә аз, эш хакыбызны арт-тырыгыз, дип әйтәләр ди бит. Эшләмәгәч, аларга бу утыз-кырык тиенне дә бирми торганнардыр. Шулай булгач, алар ничек көн күрә икән?
— Менә бит, Шәһит дус, бу сорауга да мантыйк ярдәме белән генә жавап таба алмыйм,—дип, Галимжан күңелсез генә көлемсерәп куйды.
Үзенә бик кирәкле нәрсәне югалтып, аны таба алмый йөргән кеше төсле, ул күңелендәге гажизлектән котыла алмый иде. Бу тойгы аны борчый, тынычлык бирми, эзләнергә мәҗбүр итә иде.
Көрәш башланды!
1
«Хөсәения»дә җиңелеп кайтканнан соң, Галимҗан мәдрәсәдәге мо-назараларга катнашмый башлады. Читтән торып, тәнкыйть күзе белән карасаң, бу моназараларның нихәтле мәгънәсез булганы ачык күренә икән. Моңарчы мантыйк дәресләрен мавыгып укыган, һәрбер моназарага җилкенеп катнашкан Галимҗанның бу эшләргә дәрте көннән-көн сүнә барды. Кулларына акча эләккәч үк дуслар жәгърәфия һәм һәндәсә китаплары сатып алдылар. «Хөсәения» мәдрәсәсендәге моназарада үзенең хаксыз булганын аңлагач, ничаклы авыр булса да, Галимжан анда яңадан барып үзенең хаксызлыгын танырга мәҗбүр булды. Моннан соң ул «Хөсәения» шәкертләре белән хәтта дуслашып та китте.
Бу сасы мәдрәсәдән киң дөньяга чыгып, кешеләр белән аралашып йөрсәң күп нәрсә күрәсең, ишетәсең, беләсең икән. Менә бүген дә Галимжан белән Шәһит «Хөсәения» шәкертләреннән тагын бер яңа хәбәр ишеттеләр. Казан каласындагы кузгалышлар башында безнең татар егетләре дә бар, имеш. Хөсәен Ямашев, Галимжан Сәйфетдинов дип исемнәрен дә әйттеләр. Бу кешеләр үзләре башта татар мәдрәсәсендә укыган булганнар, аннары мәдрәсәне ташлап, русча укыганнар, ди. Университетка керергә хәзерләнәләр икән...
Бу хәбәрне ишеткәч, Шәһит:
— Их, малай, егет булсаң әнә шундый бул икән!—дип куйды.
Галимҗан:
— Хак сүзгә җавап юк! — дип кенә әйтте.
«Хөсәения» мәдрәсәсеннән кайтышлый юл уңаенда китап кибетенә кергәннәр иде, анда тагын бер яңа хәбәр. Хәсән Рәхимов заводында да, Хөсәеновларның тегермәннәрендә дә ялчылары эш ташлаганнар! Бу хәл Казанда гына түгел. Оренбургта да башланган икән! Болар да:
— Без инде хайван дәрәҗәсенә барып җиттек! Якты көн күрмибез. Иртә таңнан кара төнгәчә эшлибез, ә үзебез дә, балаларыбыз да ач- ялангач. Артык түзәр хәлебез калмады! Сигез сәгатьтән артык эшләмибез. Безгә эш хакы арттырылсын! — дип әйтәләр икән.
Мондый хәлләр көн саен арта бара, ди. Инде көн саен диярлек урамнарда күк буяу белән язылган кәгазьләр ябыштырыла. Боларга прокламация дип әйтәләр икән. Кайвакыт татарча язылганнары да очрый, ди. Городовойлар ертып ташлаганчы укып өлгерсәң, монда да дөньядагы гаделсезлек, тигезсезлек, хезмәт ияләренең ни өчен шулай изелүләре, җәберләнүләренең сәбәпләре турында әйтелгән, якты киләчәк юлында патша хөкүмәтенә каршы көрәшкә өндәгән сүзләр язылган, ди...
Кибеттән чыгу белән, дуслар тагын яна бер хәлгә тап булдылар: як-якка озын итеп салындырып бәйләгән билбаулы, бик җилле күренгән урыс егетләре:
Прощай. Нюра, Нюрочка,
С оборочкой юбочка... ♦
ы
— дип гармун уйнап, урам яңгыратып җырлап баралар иде. Бер-ике £
квартал үтәр-үтмәс, татар мәхәлләсенә керү белән, инде бер төркем = татар яшьләре: ®
Мәскәү, Питербур янсайде, 2
Солдат алу калсайде! 3
— дип, бүрекләрен кыңгыр салып, күкрәкләрен киереп җырлап ба- =*
ралар! ♦
Халык арасында бүген булмаса иртәгә япон безгә каршы сугыш < ачачак икән, дигән хәбәр йөри. Шуның өчен быел солдатка каралачак ® егетләрнең күңеле бик тәшвишле иде. ч
Алар: «Шулай ук безне җәһәннәм утына — сугышка куарлармы £ икән, яшь башларыбыз шунда калырмы икән? Алай булса, хәзер диңгез 5 тубыктан! Бер нәрсәдән курыкмыйбыз, кулыбыздан килсә Мәскәвен дә, о Питербурын да яндырабыз!»—дигән хыялый дәрт белән җырлыйлар,* ләкин бу эш кулларыннан килмәячәген үзләре дә яхшы беләләр иде. s
Галимҗан иптәшенә карап сөйләп китте: £
— Күрәсеңме? Кая карама, шунда көрәш, һәркем үзенең тормышын ш яхшыртырга, туры юлга куярга тырыша. Безгә дә бернидән дә курык- £ мыйча көрәш ачарга кирәк, һәрнәрсә кечкенәдән башлап зурая бит! ф «Хөсәения» шәкертләреннән үрнәк алырга кирәк безгә! Аларның мәдрә- u сәләрендә тормышта кирәк була торган фәннәрне генә түгел, хәтта урыс телен укытсалар да, алар тагын да күбрәкне телиләр. Мәдрәсәдән чын мәгънәсе белән укымышлы, мәгърифәтле, халкыбызга файдалы кеше булып чыгарга омтылалар. Ә бездә нәрсә? һаман шул «Шәрхе Габдулла», «Кавагыйд» *, «Әнмүзәҗ», шул ук мантыйк, һаман шул иске мунча, иске таш! Бер яңалык юк!..
’ Шәһит тә дустының сүзенә кушылып әйтеп куйды:
— Ә үзебез:
Кояш чыкты, нур балыкты, Тәрәзәдән һәм калыкты. Уян, шәкерт, шәкерт, уян! Уянырга вакыт житте!
— дип җырлаган булабыз тагын!..
— Бөтен бәла да менә шунда. Балкыган кояшның кечкенә генә бер нуры да безнең мәдрәсәнең тәрәзәсен яктыртмый әле!
Шәһит кинәт көлеп җибәрде. Галимҗан, гаҗәпләнеп, ана кырыс кына күз ташлады:
— Ни булды сиңа?
— Хәтерендәме? Теге көнне син Заһидулла хәзрәттән: «Нигә сез безгә корьәннең үзен анларга өйрәтмисез, тик аерым аятьләрен тәрҗемә итмичә генә аңлатасыз?» — дип сорагач, ул сиңа: «Ижтиһад мөн- кариз!9 Харам! Имам әгъзамның сүзләренә ышанмыйм, дисеңме? Дәһри!» —дип кычкырып, аз гына мендәрләре өсгеннән тәгәрәп төшмәде! Шул хәтеремә килде.
1 «Шәрхе Габдулла», «Кавагыйд» — гарәп теленең кагыйдәләрен өйрәтә торган китаплар. . .
’Ижтиһад м өн к а р из — кешегә кнн мәгълүматлы булу ярамый, ягъни лжтнһад заманы үткән, искеләр сүзеннән чыгу ярамый
— Бу — көлке түгел, фаҗига! Имеш, адәм баласына белем хасил итү ярамасын! Моннан да зур торгынлык булырмы? Ни өчен Вәли мулла да, Заһидулла хәзрәт тә яңалыкка шулай каршы торалар дип уйлыйсың?
Галимҗан сүзен бүләргә мәҗбүр булды, чөнки бүлмәгә ике пишкадәм кайтып керделәр. Алар, үзара кычкырып сөйләшә-сөйләшә, чаршаулары артына керделәр дә актарына башладылар.
Боларның берсе Галимҗан бу мәдрәсәгә килгәннән бирле түгәрәк ясин, шәмаил, догалыклар язып, җеназаларда мәет күтәреп алган сәдакаларына яшәүче, ә соңгы вакытта укуын тәмамлап, пишкадәмлеккә чыккан Гобәйдулла иде. Икенчесе — киләсе елда гына мәдрәсәне бетерәчәк Габдулла дигән шәкерт иде.
Арада тик юка чаршау гына булганлыктан, Галимҗаннар, теләсә- теләмәсәләр дә, боларның сүзләрен тыңларга мәҗбүр булдылар.
— Кая гына куйдым икән? Әллә берәрсе чәлдеме?
Бусы Гобәйдулла тавышы иде.
— Яхшырак кара әле. Син аны сандыгыңның төбенә үк куйган идең бугай. Әйберләрең арасына кереп буталгандыр.— дип, Габдулла җавап кайтарды да:—Ишеттеңме? Гайса байның карт хатыны бик каты авырый икән,— дип өстәп куйды.
—• Әй, сөйләмә әле! Ул хатын-кыз җеназасыннан алай бик күп төшми. Менә Рәхмәтулла бай бик каты чирләп ята. Менә шул бай үзе үлсә, апаңның туе кебек булыр иде! Исеңдәме, моннан ике ел элек Габделгани бай үлгәндә ничек булган иде? Безнең мәдрәсәдән генә Вәли мулла хәзрәтләре әткәсенең җеназасына кырык шәкерт алып барды. Сәдакасы кеше башына бер тәңкәдән туры килде. Каберстаннан кайткач та, күрше йортка алып кереп, туйганчы ашатканнар иде! Рәхмәтулла бай үлә калса, килере шул кадәр үк булмаса да, кеше башына илле тиеннән ким тимәс иде. Ә, менә таптым! Җилән кесәсенә салганмын икән!
— Тапсаң, әйдә, тизрәк киттек, югыйсә, соңга калабыз!—дип, Габдулла иптәшен ашыктыра башлады. Ләкин Гобәйдулланың Рәхмәтулла бай турында әйткән сүзләре аңа бик тәэсир иткән иде булса кирәк. Ишеккә барып җиткәч, Габдулла, туктап, Гобәйдуллага таба борылды да:
— Илле тиен аз акча түгел ул, урамда аунап ятмый! Тизрәк үлеп китсә, чыннан да бик әйбәт булыр иде,— диде.
Ишек шап итеп ябылганлыктан, Гобәйдулланың җавабы ишетелмәде.
Вәли мулла мәдрәсәсендә алты ел укып, Галимҗан мондый вөж- дансызлыкка өйрәнә алмады. Имеш, берничә тиен акча төшерү өчен кешеләргә үлем телә! Галимҗанны бу хәл рәнҗетә дә, нәфрәтләндерә дә иде. Бер тиен акчасыз калып, атналар буе каткан ипи кисәге кимереп яшәгән чаклары күп булды, ләкин кулын сәдакага сузмады, ифтарларга йөрмәде, чиратын башкаларга бирде. Гобәйдулла белән Габдулла чыгып киткәч, Галимҗан куе кашларын җыерып. Шәһиткә карады:
— Күрдеңме?! Менә ул безнең мәдрәсәнең җитештергән җимешләре! Боларда инсаниятлек 10 калмаган. Болар соры кортлар! Берсе янтыгын кашыса: «Кесәсенә тыгылды, миңа сәдака бирергә тели бугай»,— дип, кулын сузып көткән теләнчеләр болар!..
— Минемчә, Габдулласы аның җасус та. Заһидулла хәзрәт аны Гобәйдулла янына бушка күчермәде, махсус безне күзәтер өчен күчерде. Кибеттән алган китапларыңны кая куйдың? Тагын бу җасусның күзенә эләкмәсен,— диде Шәһит.
Галимҗан күлмәген күтәреп, ыштан эченә кыстырган ике китапны күрсәтте. Боларның берсе Шакир Мөхәммәдовның «Җәһаләт яки
10 Инсаниятлек — кешелек.
Галиәкбәр агай» дигән китабы, икенчесе шул ук кешенең «Яна бәдә- вам»ы иде. Китап кибетендә: «Бу китаплар җәһаләттән бик усал көләләр, мәгърифәткә өндиләр»,—дигәч, Галимҗан аларны бик куанып алган иде.
Заһидулла хәзрәт «Хисаметдин менлаэны сандыгымнан табып, ертып ташлагач, мин мондый китапларны әйберләрем арасында тотмыйм, тышта берәр төшкә яшереп куям,— диде Галимҗан.
Бу китапларны укып чыккач, алар үзләренә фикердәш кебек булып күренгән Шәрикләренә дә биреп укыталар иде. Тирә-юньдә шикләнерлек кешеләр күренмәгәч, караңгы төшкәнче укып алыйк дип, китапның берсен мантыйк эченә тыгып, икенчесен тагын бер дәрес китабы эченә куеп укый башладылар.
2
Икенче көнне Галимҗан белән Шәһит һәм аларның шәрикләре Заһидулла хәзрәткә, мантыйк дәресенә керергә тиешләр иде. Соңгы вакытларда мантыйк укымаган шәкертләр дә: «Тагын нинди кызык булыр икән?» дип, хәзрәтнең бүлмәсеннән ерак китмәскә тырышалар иде.
Шәкертләр дәрескә кергәндә, хәзрәт инде өч кат мендәр өстенә менеп, аякларын бөкләп утырган иде. Кулында мәшһүр камчысы бул- маса да, тез өстенә аркылы куйган озын чыбыгы бар иде.
Шәкертләр хәзрәт алдына тезләнеп утырышу белән, Галимҗан мөгаллимнәренең сүз башлавын да көтмәде.
— Сез һәр вакыт: мантыйк белгән кеше башка фәннәрне укымыйча да белә,— дип әйтәсез. Бүген мин үзем белән гарәпчә язылган «Мәка- мәт Хәрири» 11 китабын алып кердем. Мондагы Газидәләрнең12 берсен генә булса да мантыйк ярдәме белән безгә укып аңлатсагыз икән,— дип, китапны хәзрәткә сузды.
Галимҗан белән Шәһит төрле сүзлек, камус һәм башка китаплар ярдәмендә гарәп әдәби телен яхшы ук өйрәнгәннәр иде инде. Шунлыктан «Хөсәения» мәдрәсәсеннән алып килгән бу китапны укып аңлау аларга авыр булмады. Әмма хәзрәтнең газидәне укып шәкертләргә аңлатырлык белеме юклыгына Галимҗанның ышанычы камил иде.
Заһидулла хәзрәт, киресенчә: «Мантыйк белгәч, моны гына белермен әле. Кирәген бирим әле бу азгынның»,— дигән кыяфәт белән китапны Галимҗан кулыннан алды.
Шәкертләр: «Мантыйкны белсәң, чыннан да башка нәрсәләрне укымыйча да беләсеңме икән?»—дип тынып калдылар.
Заһидулла хәзрәт китапны кычкырып укырга керешкән иде,— ике-өч сүздән соң ук туктап калды, чөнки бу китапта, корьәндәге кебек, тартык авазлы хәрефләрне сузыкка әйләндерү өчен куела торган билгеләр — хәрәкәләр юк иде.
Шәкертләр бер-берсенә төрткәләп, авызларын җиңнәре белән каплап, хихылдаша башладылар. Моны сизеп алган хәзрәтнең җен ачулары чыкты:
— Сез ахмаклар! Әгәр кулымда «Әхтәри», «Камус» булса, монда язылганнарның барысын да мин сезгә укып, аңлатып бирер идем!..
— Димәк, сез үзегез укыта торган гарәп телендәге газидәне төшенер өчен сезгә мантыйк кына җитми, тагын «Әхтәри»ләр, «Камус»лар да кирәк икән. Китапның бер газидэсен укыр өчен үзең белән бергә
11 м ә к а м Ә т Хәрири — Хәрири шигырьләре
12 Г а з и д ә — маҗара. берәүнең башыннан кичкән вакыйгалар
Хәтме көтеп иткәч — мәдрәсәне тәмамлагач.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ ф
калын-калын «Әхтәри»ләр, <Камус»лар сөйрәп йөрмәссең бит!—диде Галимҗан, аның сүзен бүлеп.
Шәкертләр инде ачыктан-ачык көлешә башладылар. Галимҗанның әлеге сүзләрен, шәкертләрнең мыскыллы көлүләрен ишеткәч, хәзрәт бөтенләй котырып китте:
— Итагатьсез! Шәкертләрне аздырырга уйлыйсыңмы?! Үзең кебек дәһри итмәкче буласыңмы?! Мин сиңа кирәгеңне бирермен!!—дип, чыбыгын күтәреп, Галимҗан өстенә ташланды. Галимҗан чыбыкны тартып алды да, тез өстенә куеп, сындырып ташлады. Мәдрәсәдә моңарчы күрелмәгән бер хәл иде бу.
Хәзрәт ахыргы чиккә җитте. Куллары, тезләре бушап, калтырана башлады, хәтта мендәрләре янына барырлык та хәле калмады. Басып торган урынында лып итеп шәкертләр арасына, киез өстенә утырды. Яшь әтәч тавышлары чыгарып, тотлыга-тотлыга:
— Бәд... дога сиңа! Бәд... дога!!—дип, кулларын күтәреп, кәҗә сакалын селкетеп, ниләрдер пышылдады да кул аркасы белән дога кылды.
Бәддога! Шәкертләр тынып калдылар. Аларның күңелләрен әйтеп бетергесез хафа, курку басты. Менә хәзер күк күкрәп, дәһшәтле яшен яшьнәп, аяк өстендә басып торган Галимҗанны орачак та көлен күккә очырачак! Алар бер Галимҗанга, бер мөдәррисләренә карап, шул фаҗигане көтәләр иде. Ләкин вакыт уза, ә Галимҗанга һаман бер нәрсә дә булмый. Ул әүвәлгечә аяк өстендә басып тора иде.
Ниһаять, Галимҗан шәкертләргә карап, кырыс тавыш белән:
— Нәрсәдән курыктыгыз? Хәзрәтнең бәддогасыннанмы? Күрәсез, бер нәрсә дә булмады һәм булмаячак та. Бу — бер ат кәмите генә! — диде.
Бу сүзне ишеткәч, Заһидулла хәзрәт утырган урыныннан сикереп торды, зәһәрле караш белән Галимҗанны баштанаяк сөзеп чыкты да, таягын алып, ишеккә юнәлде.
Хәзрәт чыгып китү белән, шәкертләр арасында шау-шу күтәрелде. Алар шундук Галимҗанны урап алдылар. Кайберләре борчулы тавыш белән:
— Инде ни булыр икән? Вәли муллага шикаять итәргә киттеме икән? — диделәр.
Икенчеләре:
— Әмма да авызын капладың, ә! Ни әйтергә белми калды. Егет син, Галимҗан!—дип Галимҗанны якладылар.
— Алла сакласын, бәддогасы кабул була күрмәсен! Безнең башка да төшмәсен! —диючеләр дә булды.
Бу сүзләргә Галимҗанның ачуы килде:
— Җаһил хәзрәтләрнең һәрбер дога-бәддогаларын, аларның ахмак теләкләрен тыңлап, башкарып утырудан гайре алланың мөһимрәк эше юк микәнни? Сез бүтән нәрсә турында уйлагыз!—дип сөйли башлады да соңгы вакыттагы гадәтенчә кызып ук китте:— Ничә еллар укып, без бу мәдрәсәдә нинди белем алдык? Бар белгәнебез: намаз, җеназа уку, никах, талак, истинҗа... Без, шәкертләр генә түгел, безне укыткан мөдәррисләребез дә шуннан артыкны белмәгәннәрен һәр көн күреп торабыз! Мәдрәсәне хәтме көтеп иткәч ’, без кем булып чыгачакбыз. Теләнче кебек, сәдакага яшәүче җаһил мулла булыпмы? Сезне шул канәгатьләндерәме? Халкыбызга юл күрсәтүче, ярдәмче булабыз дисәк, безгә тормышта хаҗәте булган фәннәрне дә укырга кирәк. Безнең мәдрәсәләр торгынлык, кадимчелек учагы түгел, мәгърифәт, мәдәният учагы булырга тиеш! Димәк, безгә ислах кирәк! Ислах булмаса, без
һаман да шул халкыбыз җилкәсен кимерә торган соры кортларның берсе булып калачакбыз, әмма халкыбызны җаһиллек, торгынлыктан якты дөньяга алып чыгучылар була алмабыз! Ислах кирәк дигән ышанычыгыз нык булса, һичбер нәрсәдән курыкмыйча, бөтен көчегезне куеп көрәшергә кирәк!
Ул күп сөйләде. Аның бөтен теләге — шәкертләр арасында ислах фикерен тарату, аларны шул юлда көрәшкә өндәү, кадимчелекне бәреп егу иде.
Мондый хәлләрдән соң Заһидулла хәзрәт Галимҗанны үз көче белән генә җиңә алмаячагын аңлады. Вәли мулла алдында үзенең көч- сезлеген күрсәтергә теләмәсә дә, көннәрнең берендә аның белән бу турыда киңәшергә булды.
3
Түрдә тап-такыр итеп кырган башына Бохара дуппысы, өстенә кар кебек ак күлмәк, кыска җиңле, биш билле кара камзул кигән, бгк пөхтәләп кискән кара сакаллы Вәли мулла утыра. Аның каршысына. мескенләнеп, Заһидулла хәзрәт урнашкан. Идәнгә, келәм өстенә җәелгән ашъяулык читендәге самавар янына тезләнгән кызыл фәсле унике- унөч яшьлек малай боларга чынаяклары бушаган саен чәй ясап бирә Ашъяулык өстендә Казандагы Килдишевлардан махсус заказ белән алдырылган казылык, өйдә пешкән күмәч, кәрәзле бал, атланмай...
Читтән караганда, бу ике кеше арасында тыныч кына әңгәмә барадыр кебек. Сүзләре ашыкмыйча, салмак кына агыла шикелле. Ләкин Вәли мулланың да, Заһидулла хәзрәтнең дә күңелләре тыныч түгел.
— Заманалар бозыла бара. Дөнья фетнә белән тулды. Бу азгынлык безнең мәдрәсәгә килеп кагылмас дип уйлаган идем...
Вәли мулла кара эш күрмәгән симез, йомшак бармаклары белән хаҗелектән 13 алып кайткан тәсбихенең төймәләрен берәм-берәм тарта башлады. Заһидулла хәзрәткә бу сүзләр: «Мәдрәсәнең бөтен эчке низам-интизамкарын сиңа ышанып тапшырган идем, әмма ышанычымны аклый алмадың!» — дигән төсле тоелды. Вәли мулланың тел төбендә чыннан да шул мәгънә бар иде. Заһидулла хәзрәт, үзенең гаебен таныган төс белән, башын түбән иеп, бераз эндәшмичә утырды. Аннары, күзләрен күтәрмичә генә:
— Шулай азып китәр дип кем уйлаган аны! — диде.— Ул бит иң инсафлы, иң итагатьле, тырыш, зирәк шәкертләрдән иде. Башта мантыйк дәресләрендә, моназараларда аңа җитешкән кеше юк иде. Хәзер исә ни остазын тыңлау, ни итагать күрсәтү! Үзенә фарыз итеп алган сыман, кичәсе-көндезе ачкан авызын япмый. «Җитәр, күп йокладык, уянырга күптән вакыт! Безгә ислах кирәк!» — дип, үзеннән олы шәкертләргә генә түгел, остазларына да сүз бирмичә кычкырып утыра...
Вәли мулла, сүзләрен тәсбихенең төймәләре белән беррәттән санаган шикелле, сабыр гына тавыш белән:
— Мәдрәсәдән читкә чыгып йөрүләргә юл куймаска, сак булырга кирәк иде. Мондый саксызлыкның нәтиҗәсе хәзер күз алдымызда,— диде.
Аның бу сүзләре Заһидулла хәзрәт йөрәген тагын да ныграк әрнетте, чөнки болай дию аны турыдан-туры ваемсызлыкта, гамьсезлектә гаепләү иде. Ул үзен акларга тырышты:
— Я, аны ничек чыгармыйсың? «Акчам бетте, бер телем икмәгем калмады. «Хөсәения» мәдрәсәсенә, абыем янына барам, бәлки аңардан биш-ун тиен алып кайтырмын», дип чыгып китә. Кайчак сорамыйча да
13 X а же л е к — Мәккәгә барып Мөхәммәт пәйгамбәрнең каберендә гыйбадәт кылу
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
кача. Аннан жиләне астыннан култыгына кыстырып әллә нинди китаплар алып кайта икән. Аларны үзе генә түгел, башка шәкертләргә дә биреп укыта. Ничә мәртәбә мин аны үзем дә тоттым. Китапларын ертып утка яктым. Әтисе Гыйрфан муллага хат яздым. Кыш уртасында мәдрәсәгә килеп, улын үгетләп китте. Кулымның аркасы белән ул азгынга бәддога кылдым. Бер нәрсә дә тәэсир итми үзенә! Я, тагын ни эшләмәк кирәк?!.
Хәзрәт гадәтенчә кызып китте. Әмма, Вәли мулланың кызу, кабалануларны бик үк яратмаганлыгы исенә төшеп, туктап калды.
Чыннан да, ни эшләргә мөмкин? Бу ахыр заман фетнәсе могтәбәр мөселман әһалисе арасына да җәелеп бара бит!..
Башына шундый уй килгәч, хәзрәт җанланып китте. Хәтта казылыкка сузылырга да җөрьәт итте, чөнки дөньядагы бу фетнәләр бары тик аның ваемсызлыгыннан гына түгел икәнен исбат итәргә юл тапты ул. Казылык кисәген авыз эчендә тәмләп әвәләгәннән соң, сабырлык белән сөйләргә кереште:
— Бая бик дөрес әйттегез, мөхтәрәм Вәли әфәнде: дөнья көннән-көн бозыла бара. Акылы утырып җитмәгән яшь-җилкенчәкләрне бер читкә куеп торыйк. Безнең мөселман дөньясында дан казанган, милләтебезнең нык терәкләре дип хисапланган Рәмиевләр, Акчуриннар, Әхтә.мов- ларны мисал өчен алыйк. Ишетмешем буенча, бу адәмнәр: «Милләте- мезне инкишаф иттермәк истәр исәк *, үз арамыздан урыс телен, исәп- хисапны белгән, дөньяви фәннәрдән хәбәрдар булган кешеләр үстермәк лазымдыр»,—дип, үз балаларын урыс мәктәпләренә бирәләр икән. Мөселман мәдрәсәләрендә дә шундый фәннәр укытмак лазым дип әйтәләр икән...
Бу сүзләрне ишеткәч, Вәли мулла ясалма сабырлыгын югалта төште. Заһидулла хәзрәт мулланың әтисе мәрхүм Габделгани байга һәм аның абыйсы Әхмәт байга ишарә иткән шикелле тоелды. «Әнә, синең үзеңнең атаң һәм атаңның агасы да мәдрәсәләрдә фәнуне җәдиди укытырга кирәк дип, бөтен гомерләре буе шул юлда тырыштылар, акча түктеләр бит»,— дип әйткән кебек булды аңа Заһидулла хәзрәт. Бу сүз аның йөрәгенә тиде. Әткәсе Габделгаһи бай үлгәч, Ризаэтдин бин Фәхретдин, Фатих Кәрими кебек әфәнделәр Вәли муллага күп тапкыр:
— Әткәгез Габделгани бай үзе исән чакта безгә берничә тапкыр: «Ысуле саутия буенча укыта торган мәктәп-мәдрәсәләрем, мөгаллимнәр хәзерли торган дарелмөгаллиминем үзем үлгәч тә шул юлдагы эшләрен дәвам итсен һәм башка шуның кебек әмәлләрем өчен йөз егерме мең тәңкә васыять итәм», дигән иде. Мәрхүмнең теләген үтәргә кирәк!—дип тартышып карадылар. Ләкин Вәли мулла бирешмәде: «Васыятьнамәсе юк!»—дигән сәбәп табып, бу эшләргә бер тиен дә бирдертмәде! «Шулай булгач, ни дип бу канатсыз карга ишарәләр ясап утыра әле!» — дип уйлап, ул тәсбихен тезенә ташлады, әңгәмәдәшенең йөзенә төбәлеп карады:
— Бик яхшы беләм. Безнең үз арамызда да моның кебек дәһрилеккә ауганнар бар,— диде. Ачуын басарга тырышып, янә кулына тәсбихен алды да төймәләрен тарта башлады. Аннары болай дип дәвам итте: — Бу —диннән дүнмәк димәктер, мөселман галәменнән баш тартып, урыска орылмак димәктер! Мәгыйшәтемезне14 15 диннән аермак улмаз! Дин вә мәгыйшәт берлектә бармак лазымдыр. Бу — мәгыйшә- темез динемезнең бөтен кагыйдәләренә буйсынмак кирәк димәктер. Шәкертләремезне менә шул иманда тәрбияләмәк лазым. Әгәр без шул юлымызда сабит булмасак16, дөньямыз тар-мар улачак!..
* «Милләтебезне алга атлатырга, үстереп җибәрергә теләсәк».
15 Мәгыйшәт — тормыш, көнкүреш.
’Сабит булу — тотрыклы булу.
Сүзләремнең мәгънәсе Заһидулла хәзрәтнең миенә ныграк урнашсын дигәндәй, Вәли мулла тукталып торды. Хәзрәт исә, аның әйткән һәр сүзенә «ләббәйкә!» дигән сыман, сирәк кәҗә сакалын селкетеп, башын каккалап утырды. Әйтерсең Вәли мулла аның күңелендә сакланган, ләкин ачыкланып җитмәгән томанлы фикерләрен ачыклый, сүзләр калыбына сугып, төгәлли, аныклый иде. Ләкин бу тыштан гына шулай күренә, хәзрәтнең башында бөтенләй бүтән уйлар кайный иде: «Шәкертләр, ислах диеп, исемнәре гомеремдә ишетелмәгән фәннәрне генә түгел, болардан башка фәлсәфәи диния, тарихеләнбия17 кеби фәннәрне дә сорыйлар. Корьәннең тулы тәрҗемәсен укытыгыз, диләр. Бер ай буена тырышып, камуслар актарып башым катып бетте, әмма корьәннең бер-ике битен дә тәрҗемә итә алмадым. Әгәр фәлсәфәи диния кебек фәннәргә килсәк, мин үзем дә, мәдрәсәдәге башка мөгаллимнәр дә моны булдыра алмаячакбыз. Бу хәл ачыктан-ачык мәйданга чыгачак. Нәтиҗәдә, мәдрәсәдән үкчәне күтәрергә туры киләчәк. Мәдрәсәдән китеп кая барачаксың? Яшең иллегә җиткәндә, Вәли мулла җәнаб- лары әйткәндәй, бөтен тормышың тар-мар киләчәк!..»
Вәли мулланың сүзе бетте дип уйлап, ул үзе сүзгә башлады:
— Димәк, бердәнбер юл...
Ләкин мулла, кулын күтәреп, аны сүзеннән туктатты.
— Әлхасиле вәл кәлям 18,— диде ул,— без үз мәдрәсәбездә төрле дәһрилеккә, дин азгыннарына юл куймаска тиешбез. Шуны һәм искә алырга кирәк ки: дөньяви фәннәр, замана таләпләре дип, көферлеккә дүнә башлаган, тар чалбар киеп, чәч үстереп маташкан, ислах дип кычкырып йөргән таләбәләр19 башка төрле гөнаһларга да дучар бул- маклары ихтимал. Бәлфараз20: хәмер21 эчеп, зина кылып йөрүләре дә мөмкин... Моңа бу тарафтан да бик сак улмак лазым, чөнки аларның башка шәкертне дә аздырулары бар. Мондый абруйсызлыклар мөселман диненә хилаф улганын шәкертләргә аңлатмак лазым!
Вәли мулла бу сүзләренә аеруча басым ясап әйтте һәм бик мәгънәле итеп хәзрәтнең күзләренә текәлеп карады. Ул һичкемнең исемен атамады, «син шул азгын шәкертне таяк белән кыйна!» — дип тә әйтмәде. Ләкин Заһидулла хәзрәткә шул кадәресе дә җитә калды.
Мәдрәсәгә кайтышлый, ул юл буе уйланып, хуҗасыннан ишеткән кинаяле сүзләр нигезендә төрле планнар корып кайтты һәм билгеле бер карарга килде.
4
Заһидулла хәзрәт мәдрәсәгә әйләнеп кайтканда, Галимҗан кунаклары белән чәй эчеп утыра иде. Тәбәнәк өстәл тирәсенә Галимҗан үзек бергә уйнап үскән балалык дусты, туганнан-туганы Мохтар һәм Мохтарның шәриге Гомәр Нигъмәтуллин белән Шәһит Әхмәдиев утырышканнар иде.
Мохтарның «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга килүенә Галимҗан чиктән тыш шат иде. Аны күргәч, ул үзен дә гамьсез бер бала кебек хис итте. Әти-әниләре, авыл хәлләре турында сорашканнан соң, бала чактагы уеннарын да хәтерләп алды:
— Син, Мохтар, киләсе җәйгә авылга кайтмыйм, дисең. Алан булгач, Вәлиулла бабайның шалканнарын кем белән урлармын икән соң? Аның шалканнары бик уңа торган иде бит!—диде.
17 Тарихеләнбия — пәйгамбәрләр тарихы
’Әлхасиле вәл кәлям — бөтенесен бергә жыеп әйткәндә, кыскасы.
’ Т а л ә б ә — шәкерт.
20 Бәлфараз — мисал өчен
6 Хәмер — исерткеч эчемлек, аракы.
Вә ма ля фәла — юк нәрсә юк булгач, нәрсә ул?
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Аның бу сүзеннән Мохтар ихтыярсыз көлеп җибәрде. Шәһит белән Гомәр бу шаяртуның мәгънәсен аңламадылар. Шуның өчен:
— Күңелле бер вакыйга булса кирәк, безгә дә сөйләгез әле,— дип үтенделәр.
Мохтар тагын көлеп җибәрде. Галимҗан исә гадәтенчә елмаеп кына куйды. Ул кычкырып көләргә яратмый, моны әдәпсезлек дип саный иде.
Иптәшләренең үтенеченә каршы Мохтар җавап бирде:
— Без бала чакта, ашау-эчүне онытып, тырышып-тырышып, дүрт көпчәге дүрт эздән тәгәрәп бара торган бер арба ясаган идек,— дип сөйләп китте ул.— Арбабызга ат булып җигелдек тә басу капкасы аркылы авылдан чыгып киттек. Вәлиулла бабайлар җире турысына барып җиткәч, күзебез шалкан өеменә төште. Тирә-юньдә кеше-кара юк иде. Шалкан җиренә атылып кергәнебезне сизми дә калдык. Арбабызга шалкан төядек тә тиз генә кире авылга борылдык. Өйгә кайтып җиткәндә генә бик яман эш эшләгәнебезне аңлап алдык. Караклыгыбыз өчен әткәйләр безгә чыбык ашатачак инде, дибез. Кеше күрмәгәндә дип, тиз генә ындыр ягына сыздык. Шалканнарны шунда печән кибәне астына яшереп куйдык. Соңыннан алып та ашамадык, барып та карамадык. Күрәсез, бик күптәнге, бик борынгы шалкан караклары инде без!..
Мохтар, менә хәзер шалкан урлаган кебек, үзләренең шул вакытта ничек кыланышканнарын күрсәтә-күрсәтә тасвирлап сөйләде. Тыңлап торучыларга бусы бигрәк тә кызык тоелды. Алар кычкырып көлештеләр. Бу тавышны ишетеп, Заһидулла хәзрәт үз бүлмәсеннән чыкты, егетләр янына килде. «Болар бик күңелләнеп көлешеп утыралар. Тукта әле, карарга кирәк: чәй эчәм дигән булып, хәмер эчмиләрме икән?» дигән шик килде аның башына. Дорфа гына итеп Галимҗанның алдындагы чынаягын күтәреп алды да борынына китереп иснәп карады. Юк, кызганычка каршы, аракы исе килми иде. Чынаякны тык иттереп кире өстәл өстенә куйды.
Кунаклар гаҗәпсенеп бер Заһидулла хәзрәткә, бер Галимҗанга карадылар. Галимҗан авыз кырые белән генә көлемсерәп куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Шул вакыт ябыклыктан һәр тамыры беленеп торган нечкә муенлы, сулган яңаклы бер шәкерт Заһидулла хәзрәт янына килеп басты. Хәзрәтне үзенә терәк санап, ул Галимҗанны иптәшләре алдында хур ит- мәкче, тетеп ташламакчы булды. Озын муенын тагын да суза төшеп, карлыккан тавыш белән:
— Галимҗан, вә ма ля фәла? 1 —дип кычкырды.
Галимҗан аңа күтәрелеп тә карамады, башын гына чайкап куйды. Жавап алмагач, шәкерт, төпкә баткан күзләрен акайтып, өстәл янынарак килде.
— Галимҗан, синнән сорыйм, вә ма ля фәла? — дип тагын кычкырды.
Галимҗан, шәкертнең кычкырганын ишетмәгән кыяфәт белән, иптәшләренә:
— Әйдәгез, ашап-эчегез! Аннары азрак шәһәргә чыгып йөрербез дә, соңыннан мин сезне мәдрәсәгезгә озатып куярмын. Монда күрергә, танышырга тиешле нәрсәләр юк түгел,— диде.
Галимҗанның шулай моназарага чакыруны санга сукмыйча игътибарсыз калдыруы хәзрәтнең ачуын бик кабарткан иде, ләкин соңгы сүзләре бераз тынычландырды аны: «Әйдә, чыгып китсен. Бу бик уңай булды әле!» — дип уйлады ул.
Төссезләнеп калган керфексез күзләре белән Галимҗанга кырын карады да борылып чыгып китте. Аның планы өлгереп җиткән иде инде.
5 *
Иптәшләрен озаткач, Галимҗан белән Шәһит, китап кибетенә кереп, £ рус теле грамматикасы алып чыктылар. Үзлекләреннән рус телен өйрә- = нергә карар кылганнар иде алар.
Мәдрәсәгә кайтып, үз чаршаулары артына керү белән, беренче кайгылары китапны яшерү булды, чөнки хәзрәтнең күзенә эләгә калса, тагын гауга чыгачак, тагын китап ертылып ташланачак. Тышка да яшереп булмый, чөнки китап һәр көн кирәк булачак.
— Көн саен сандыкны актарып тормас инде. Мәмнуг ителгән китапларын бүтән урынга яшерә башладылар дип уйлый торгандыр. Әйдә, бу юлы китапны сандыкка куеп карыйк,— дип, Галимҗан кышлык нәрсәләрен саклый торган кечкенә агач сандыгын ачты. Сандыктагы нәрсәләр үзе куйганча түгел кебек тоелды. Шәһиткә карап: «Сандыкны кемдер актарганга охшый,— диде ул.
— Хәзрәттән башка кем булсын? Кыйраәтханәдән тагын нинди дә булса фетнәле китап алып кайтмаганмы дип тикшергәндер. Карак кермәгәндер әле, керсә дә урларлык нәрсә тапмагандыр!—диде Шәһит.
— Шулай да карап карыйк әле,— дип, Галимҗан сандыгындагы әйберләрен бушата башлады. Шәһит тә аның янына килеп чүгәләп утырды.
Галимҗан иң элек өстә яткан колакчын бүреген читкә алып куйды. Аннары сырган бишмәтен күтәргән генә иде, аның арасыннан бер шешә аракы шуып төште. Яшьләр исләре китеп бер-берсенә карадылар. Ниһаять, Галимҗан телгә килде:
— Моның каян килгәнен аңладыңмы?—диде, кулындагы бишмәтен әйбәтләбрәк төрим дип күтәргән иде, аннан тагын бер хикмәт килеп төште. Карасалар: ялангач марҗа рәсеме! Галимҗанның йөрәге кайнап китте.
— Бар әле, Шәһит, Мөхәммәтҗанны чакырып китер әле, ул дөресен әйтер,— диде.
Мөхәммәтҗан былтыр гына укырга килгән һәм мәдрәсәдәге начар гадәтләрне үзләштереп өлгермәгән ун-унбер яшьлек бер малай иде.
Каушаган Мөхәммәтҗанны Шәһит җитәкләп алып килү белән, Галимҗан аңардан:
— Син бүген кая да булса чыкмадыңмы? — дип сорады.
Малай ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
— Юк, мин беркая да чыкмадым,—диде, үзе һаман Шәһит артына посарга тырышты.
Галимҗан, аның каушаганын күреп:
— Егет кеше батыр булырга тиеш! Син курыкма! Без сине кыерсытмабыз, тик син дөресен сөйлә: без киткәч, монда кемнәр килде? — диде.
— Сез киткәч, монда беркем дә килмәде. Заһидулла хәзрәт белән Миңлебай суфи да каядыр чыгып киттеләр.
— Шулай ук без кайтканчы һичкем булмадымы?
— Янәшә бүлмәдә берничә шәкерт бар иде, аларның бу якка чыкканнарын күрмәдем. Малайлар тышта уйнап йөрделәр.
«Пичек инде бу болай? Имеш, бүлмәдә беркем булмаган... Аракы белән марҗа рәсеме минем сандыгыма үзләре килеп кергәнме икән?! .Юк! Малайдан башкача сорарга кирәк»,—дип уйлады Галимҗан һәм Мөхәммәтҗанга карап:
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕ!
— Шулай ук без кайтканчы беркем дә чаршаулар артына кереп
йөрмәдемени? — дип сорады. .
Мөхәммәтҗан күзләрен тагы да зуррак итеп ачты:
— Керделәр,— диде ул.— Башта Заһидулла хәзрәт кайткан иде. Соңрак Миңлебай суфи бер төргәк күтәреп кайтты. Алар икәүләп сезнең чаршау артына кереп нидер эшләделәр. Ни эшләгәннәрен мин күрмәдем.
— Аңлашылды!—диде Галимҗан. Мохтар аркылы әнисе җибәргән итле сумсаларның берсен алып, малайга тоттырды да:—Син бар инде, сабагыңны кара,— дип, аны чыгарып җибәрде.
Малай чыгып киткәч, Шәһиткә:
— Әйткәнең дөрес булып чыкты. Хәзрәтнең этлеге икән шул бу,— диде.— Хәер, мин үзем дә шулай уйлаган идем, тик, чыннан да, шулаймы икән дип беләсем килде. Күрерсең әле, берәр сәбәп табып, мәдрәсәдә тентү ясатыр. Минем сандыгымнан бу аракы белән марҗа рәсемен чыгарып, мине шәкертләр алдында мәсхәрә итәргә, абруйсыз итеп күрсәтергә маташа ул!—диде. Шуннан сон:—Инде боларны ни эшләтәбез? — дип сорады.
Шәһит дәртләнеп:
— Давай, малай, без аның үзен мәсхәрә итик! — диде.
— Кычкырма әле! Монда озын колаклар барлыгын онытма! — диде Галимҗан, аны кисәтеп, аннары шыпырт кына:—Дөрес әйтәсең. Икенче тапкыр мондый этлекне эшләмәс! Без боларны аның үз мендәрләре арасына тыгып куйыйк,— дип өстәде.
Уңайлы вакыт табып, кеше күрмәгәндә, Галимҗан белән Шәһит аракы белән рәсемне хәзрәтнең дәрес биргәндә менеп утыра торган мендәрләре арасына яшереп куйдылар.
Төрле йомышлары белән чыгып киткән шәкертләр мәдрәсәгә кайтып беткәч, кинәт тавыш купты. Кемдер әче аваз белән кычкыра, елый башлады. Шәкертләр, ни булды икән? дип куркышып. урыннарыннан сикереп тордылар. Карасалар, коридор буйлап арлы-бирле, ботларына суккалап, Миңлебай суфи йөри икән. Ул:
— Минем берәр тиенләп сәдакадан җыйган дүрт тәңкә дә алтмыш тиен акчамны урлаганнар! Па, ходай, мине шулай рәнҗеткән каракның йөзе кара булсын, кулы корсын!—дип такмаклый, бәддогалар укый иде.
— Бу тагын нинди шау-шу?! Бу нинди ыгы-зыгы?!—дип кычкырынып. бүлмәсеннән Заһидулла хәзрәт тә килеп чыкты.
Миңлебай суфи, күз яшьләрен түгеп, хәзрәт алдына килеп басты:
— Акчамны урлаганнар! Дүрт тәңкә дә алтмыш тиен иде! Елдан артык тиенләп җыйган акчам иде!..— дип, тагын бәддогалар тезеп китте.
Чәй кайнату, аш пешерү өчен алып куйган күмерләрне, утын кисәкләрен, ашамлыкларны урлашу шәкертләр арасында бер гадәт булса да, биш тәңкәгә якын акча урлау гадәттән тыш җинаять иде. Әлбәттә, бу каракны табарга кирәк, җәзасын бирергә кирәк, югыйсә, «карак», «угры» дигән кара тап гаепсез шәкертләр өстенә дә төшәчәк. Шуның өчен Заһидулла хәзрәт:
— Миңлебай, ишекне биклә! Бер шәкерт тә мәдрәсәдән чыкмасын! Тентү ясарга кирәк!—дип кычкыруга, укучылар бу боерыкны хуплап каршы алдылар.
— Дөрес!
— Тентү кирәк!
— Безнең өстебезгә яла якмасын йөзе кара!
— Намуссыз!—диештеләр.
Галимҗан Шәһитнең кабыргасына төртте:
— Әйтмәдемме мин сиңа?!
Шәкертләрнең барысын да Галимҗаннар бүлмәсенә җыйдылар. Кесәләрен, куеннарын тикшерделәр. Тентүне Заһидулла хәзрәт белән Миңлебай суфи башкарды. Шәкертләрнең үз яннарыннан бер нәрсә дә чыкмаячагы билгеле булганлыктан, өс-башларын игътибарсыз гына тикшерделәр. Инде аларның ята торган урыннарын, әйберләрен тентү ♦ •башланды.
Галимҗан әйберләре арасыннан теге куелган нәрсәләр килеп чыкмагач, хәзрәт ни эшләргә белмичә исәнкерәп калды. Сандыктан чыгарып ташланган әйберләрне тагын бер тапкыр күтәреп-күтәреп селек- кәләде. Бәлки башка урынга күчереп куйгандыр дип, киезне күтәреп карады, түшәк-юрганны таратып ташлады. Юк! Ниһаять, буен турайта алмыйча, авырткан билен сул кулы белән угалап, уң кулы белән таягына таянды. «Кая гына яшергәннәр икән бу имансызлар?!» — дип уйлап. Миңлебай белән икесе бер-берсенә карашып хәйран калдылар. Чыннан да, алар өчен көтелмәгән хәл иде бу.
Хәзрәт артыннан калмыйча, «Ни булыр икән? Кемнән табылыр икән?» дип кызыксынып йөргән шәкертләр төркеменнән:
— Шөкер ходайга, безнең бүлмәдән чыкмады!
— Башка бүлмәләрдән дә карарга кирәк! Ник тукталып калдыгыз? — дигән тавышлар ишетелде.
Шәһитнең теге мендәрләргә тизрәк җитәсе килә иде. Шуңа күрә ул:
— Әйдәгез, башка бүлмәләргә киттек!—дип. шәкертләрне ыра-ера. каршыдагы Заһидулла хәзрәт бүлмәсенә омтылды. Тентүне кайсы бүлмәдә дәвам иттерсәләр дә, шәкертләргә барыбер иде. Шуның өчен алар, дөбер-шатыр килеп, сабырсыз Шәһит артыннан атылдылар.
Заһидулла хәзрәт аракы белән рәсемне үз кулы белән Галимҗан сандыгына куйганга, башка бүлмәләрдән һичбер нәрсә чыкмас, аракыны да, рәсемне дә Галимҗан кая да булса чыгарып ташлагандыр, яки үзенең мехзанына бикләп куйгандыр дип уйлый иде. Шулай булгач, мехзаннарны тикшерү урынына бүлмәләрне тентүдән ни файда? Ләкин бүлмәләрне тентүдән туктасаң, «акча урланды» дигән сүзнең бөтенләй ялган икәне ачылачак. Димәк, тентүне дәвам иттерергә кирәк. Соңыннан, чормага менеп, шәкертләрнең мехзаннарын тентергә кирәк булыр. Шул карарга килгәч, Заһидулла хәзрәт шәкертләр артыннан китте. Миңлебай суфи да, чепи күзләрен челт-челт йомгалап, бичара кыяфәтендә хәзрәт артыннан иярде.
һәрхәлдә, җитәкчелекне кулдан ычкындырмау кирәклеген хәзрәт яхшы аңлый иде. Ул тирә-ягына каранды да:
— Габдерәхим, Габдулла! Без арыдык инде. Тентүне сез дәвам иттерегез. Мин сезгә ышанам,— диде.
Бу ике олы шәкерт:
— Киез өстеннән төшегез!—дип, хәзрәтнең тентү башлавын көтеп торган укучыларны читкә кудылар. Үзләре идән уртасындагы зур киезнең ике почмагыннан тотып күтәрделәр. Монда да бер нәрсә күренмәде. Ләкин киезне күтәргән чакта. Заһидулла хәзрәтнең өч кат итеп өелгән мендәрләре авып төште дә, шулар арасыннан аракы шешәсе тәгәрәп чыкты. Шәкертләрнең берсе шешәне шундук эләктереп алды. Үз күзенә үзе ышанмыйча ул:
— Бәлеш! Аракы түгелме бу?!—дип кычкырып ук җибәрде. Шәкертнең кыяфәтендә дә, тавышында да чиксез гаҗәпләнү чагыла иде
Гаҗәпләнерлек тә шул! Имеш, мәдрәсәдә иң мөтәгассыйб саналган хәзрәтнең мендәрләре арасыннан аракы чыксын әле! Шешә кулдан- кулга күчеп йөри башлады. Кемдер:
— Яхшырак карагыз, бәлки мөхтәрәм хәзрәтнең мендәрләре арасыннан безнең өчен гыйбрәтле тагын берәр нәрсә килеп чыкмасмы? — дип кычкырды.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Карасалар, аннан тагын бер хикмәт: ялангач марҗа рәсеме килеп чыкты. Моны күргәч, Заһидулла хәзрәтне аз гына зыяндаш авыруы тотмады. Пөзләре к\гәреп, күзләре акаеп китте, аяк-кулы калтыранып, ул идәнгә ава башлады. Шәкертләр шаркылдашып көлешергә керештеләр.
Шау-шу, кычкырып көлгән тавышлар арасыннан:
— Безнең хәзрәт дөньяның тәмен белә икән!
— Марҗасын ни дип әйтәсең! Карап туймаслык бит!..— дигән сүзләр яңгырады.
Шул вакыт берсе, бер кулына рәсемне, икенче кулына шешәне тотып, җырлый-җырлый биеп тә җибәрде:
Замгна ахыры булса ниләр булгай?
Дөньяга төрле-төрле фетнә тулгай, Муллалар хәмер эчеп зина кылгай...
Кул чабып, сикерешеп, җырга башкалар да кушылды. Бусы инде соңгы чик иде. Заһидулла хәзрәт җан ачуы белән теге шәкертнең өстенә ташланды. Кулыннан шешәне тартып алып, бар көче белән идәнгә ыргытты. Шешә чәлпәрәмә килде. Бөтен мәдрәсә эченә аракы исе таралды. Рәсемне вак-вак кисәкләргә ертып ташлады. «Моны кемнәр эшләгәнен мин яхшы беләм! Бу мәлгуньнәр миннән үз кирәкләрен алырлар әле!» — дип кычкырмакчы булды, ләкин сулышы буылып, тавышы өзек-өзек булып яшь әтәчнеке кебек нечкәреп чыкты.
6
Бу хәйләнең Галимҗан белән Шәһит тарафыннан оештырылганын хәзрәт бик яхшы белә иде. Ләкин ул: «Бу мәкерне болардан башка һичкем эшләмәгән»,— дип әйтсә, ни өчен шулай уйлаганын исбат итәргә тиеш булачак. Исбатсыз сүзгә кем ышансын? Әмма исбат итәргә мөмкин түгел, чөнки ул вакытта үзенең Миңлебай белән бергә эшләгән хыянәте фаш булачак. Шуның өчен ул, ачуы кайнап ташыса да, әлеге хәлне йомып калырга мәҗбүр булды, хәтта Вәли муллага да җиткермәде. Ниһаять, ярсуын ничек ю басарга юл тапмагач, Галимҗанның әтисенә тагын бер хат язарга булды. Егет өстенә бөтен пычракны түккәннән соң, хатны: «Әгәр улыгыз акылга утырмаса, без аны мәдрәсәдән куарга мәҗбүр булачакбыз. Хәзергә исә сезгә ихтирам йөзеннән генә аны мәдрәсәдә тотабыз», дигән сүзләр белән бетерде.
Гыйрфан мулланың бөтен теләге балаларын халыкка аң-белем таратучы мөгаллимнәр итеп тәрбияләү иде. Уллары мулла булырлар дип уйламый иде ул, чөнки үзе аллага ышанса да, муллалык вазифасыннан авырсына, бу эшеннән тәм тапмый иде. Менә бит, кем уйлар: балалары арасында иң тотнаклы, иң сабыр булган Шакирҗанны күптән түгел «Хөсәения» мәдрәсәсеннән ниндидер буталышларга катнашканы өчен куганнар. Оренбургтан алган хәбәрләргә, хатларга караганда, инде Галимҗан да соңгы елларда укуында бик ихлас түгел, итагать- сезләнеп бозыла бара икән. Ничек боларны акылга утыртырга?! Куел-ган бөтен көч, бөтен өмет шулай бушка чыгармы икән?!
Мондый уйлар Гыйрфан мулланы никадәр ачындырса да, Оренбургка ул үзе бара алмады. Галимҗанны бик каты орышып озын хат язды: «Авылга кайткан чагында: «Мәдрәсәдә безгә чын мәгънәсендә мәдәниятле, белемле кеше булып чыгарлык фәннәр укытсыннар өчен көрәшәбез», дигән булып, күз буяп, бушбугазланып йөргәнсең икән. Инде билгеле булды! Аракы эчеп, тәмәке тартып, аллага каршы, дингә хилаф булган сүзләр сөйләп, шәкертләрне юлдан яздырып йөрисең
икән! Әгәр аллаһы тәгаләдән курыкмыйча, мөдәррисләреңә итагать ит- мәсәң, дәресләреңне ихлас күңел белән укымасаң, мин сине, мәдрәсәдән алып, сукага җигәчәкмен, яки сине дә, Шакирҗан абыең төсле, улым итеп танымаячакмын!»
һәр вакыттагы гадәтенчә, Заһидулла хәзрәт бу хатны да башта үзе укыды. Эчтәлеге үзе теләгәнчә булгач, шатланып Галимҗанга тап- шыртты. Галимҗанга исә бу хат бик авыр тәэсир итте. Димәк, әтисе аның изге теләкләрен, яхшылыкка омтылуларын аңламаган, карагруһ ♦ Заһидулла хәзрәтнең бөһтаннарына * ышанган! Ул бит абыйсы Шакир- җанның да, үзенең дә ни өчен көрәшкәннәре турында авылга кайткан чакларында әтисе белән берничә тапкыр сөйләшкән иде инде!
Әтисенең хатын укыгач, «Хөсәения» мәдрәсәсендә булган вакыйгалар тагын бер мәртәбә аның күз алдыннан кичте.
Күңелләрне боектырып, көн-төн көзге вак яңгыр яуган вакытлар иде бу. Соры күк йөзе, юешлегеннән авыраеп, җиргә шуышып төшкән сыман түбәнәйгән. Аяк асты пычрак. Бик үк суык булмаса да, дымлы һава үзәккә үтеп калтырата...
— Бу һавадан күңелем болгана башлады. Шакирҗан абзый янына барып килим әле. Алар мәдрәсәләренең идарәсенә таләпнамә язып тапшырганнар иде. Ни булды икән? Шуны белеп кайтыйм,— дип сөйләнде Галимҗан.
Ямьсез көн тудырган күңел төшенкелегеннән ничек котылырга белми утырган Шәһит, бу сүзне ишеткәч:
— Мин дә барам!—дип сикереп торды. Галимҗан каршы килмәде.
Мантыйк, моназаралар белән мавыгудан суынгач, аларның мәгънәсез бер нәрсә икәнлеген аңлагач, Галимҗанның күңелендә Шакирҗан- га карата кардәшлек җылылыгы, кардәшлек мәхәббәте артты, фикердәшлек хисе дә туды. Алар хәзер ешрак очрашырга тырышалар, очрашкан чакларында үзләренең теләкләре, омтылышлары белән уртаклашалар. «Хөсәения» шәкертләре арасында да Галимҗанның дуслары арта бара иде.
Вәли мулла белән Әхмәт бай арасында якын туганлык булса да, Әхмәт байның «Хөсәения» мәдрәсәсе белән Вәли мулла мәдрәсәсен тиңләштерерлек түгел иде. Монда гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк: Вәли мулла кадимчелекнең дә кадиме Кышкар мәдрәсәсенең җимеше булса, Әхмәт бай, унтугызынчы йөзнең азагыннан башлап Россия капитализмының үсә баруы нәтиҗәсендә, патша хөкүмәтенең төрле киртәләренә карамастан, капиталын миллионнарга җиткергән татар бае иде. Әнә шул хәл аны «Хөсәения» мәдрәсәсен ачарга мәҗбүр иткән иде. Бу мәдрәсәдә хисап, җәгърәфия кебек фәннәрне укыту гына түгел, рус теле укыта торган махсус өч класс та бар иде. Ләкин, бу яңалыклар белән бергә, татар шәкерте динле, шәригать кануннарына сукырларча буйсынган, олыларның, хуҗаларының сүзеннән чыкмый торган кеше булып тәрбияләнсен өчен, мәдрәсәдә дин дәресләре дә артыгы белән киң куелган иде: монда тәфсире аять, тәфсире хәдисләрдән башка, тарихеләнбия. ислам тарихы кебек нәрсәләр дә укытыла иде. Башта алдынгылык булып күренгән бу программа дөньяда искән яңа җилләр тәэсире белән ашкынган яшь йөрәкләрне инде канәгатьләндерми башлаган иде. Шәкертләр мәдрәсәнең укыту программасы реальное училище яки гимназия программасына якын булуын, мәдрәсәдә институт, университетларга керерлек мәгълүмат бирелсен дип таләп итәләр иде.
Мондый таләпләрне мәдрәсә идарәсе дә, Әхмәт бай тарафыннан билгеләнгән мөтәвәллиләр 22 23 дә кабул итә алмыйлар һәм кабул итәргә
22 Б е һ т а н — яла, ялган.
23 Мөтәвәлли — бу урында үлгән кешенең васыяте буенча мәдрәсәдәге тәрбия, укыту эшләрен күзәтеп торучы.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
теләмиләр дә иде. «Хөсәения» мәдрәсәсе кебек мәдрәсәләрне тудырган төп ижтимагый-икътисади сәбәпләрне Галимҗан аңламаса да, шәкертләрнең таләпләре нигезендә мәдрәсәдә зур гауга чыгачагын яхшы сизенә һәм шәкертләрнең бу кузгалышына абыйсы Шакиржан да катнашкач, абыйсы өчен борчыла иде. «Әгәр аларның таләпләрен кабул итмәсәләр, нинди дә булса жәза бирүләре, хәтта «гыйсъянчы» дип мәдрәсәдән куулары ихтимал. Шакиржан абзыйны мәдрәсәдән куылу, әлбәттә, куркытмый, ләкин әткәй абзыйны бик каты орышыр. Аннан да бигрәк: «Бу— синең тәрбияң! Аларны башларыннан сыйпап кына үстерүеңнең нәтиҗәсе! — дип, әнкәйне кыерсытыр», дип уйлады ул.
Галимҗан белән Шәһит «Хөсәения» тирәсенә җыелган халыкны һәм «тәртип саклауны» күзәтеп йөргән унлап полицейскийны күргәч: «Эшләр бик зурдан киткән икән!»—дип уйладылар һәм, беразга тукталып, халык арасында нинди сүзләр йөргәнен тыңларга булдылар. Ләки» аларга берни дә ишетергә туры килмәде, чөнки аларның да, башкаларның да дикъкатен яңа бер нәрсә җәлеп итте: мәдрәсә ишегеннән зур- зур төенчекләрен күтәреп утыздан артык шәкерт килеп чыкты; алар әйберләрен ишегалдында өелгән утыннар өстенә китереп куя башладылар. Бу шәкертләр арасында Шакиржан да бар иде. Абыйсын күргәч, Галимҗан Шәһиткә баш какты да Шакиржанга таба атлады. Абыйсыннан:
— Ни булды? Ни өчен әйберләрегезне күтәреп чыктыгыз?—дип сорады.
— Мин сиңа әйткән идем бит,— дип аңлатырга кереште Шакиржан,— без дүрт шәкерт, кырык шәкерт исеменнән язылган таләпнамәгә кул куеп, идарәгә тапшырган идек. Идарә безнең таләпләрне кабул итмәде. Бездән: «Бу кырык шәкерт кемнәр? Югыйсә, кырык шәкерт дигән булып үзегез генә бу сафсатаны уйлап чыгардыгызмы?»—дип кысып сорадылар. Без сүзебездән кайтмадык: «Юк, чыннан да, бу таләпләр кырык шәкерт исеменнән»,—дидек, ләкин беркемнең дә исемен атамадык. «Әйтмәсәгез, сезнең дүртегезне дә мәдрәсәдән куабыз. Барыгыз, уйлап карагыз»,— диделәр...
Шәкертләрнең нинди карарга килүләрен Галимҗан инде сизеп алган булса да, сабырсызланып тагын баштагы соравын кабатлады:
— Я, нинди карарга килдегез? Ни өчен әйберләрегезне күтәреп чыктыгыз?
— Безне мәдрәсәдән кууны рәсмиләштерер өченме, әллә ни эшлик дип киңәшер өченме, мөтәвәллиләрне, аннары тагын берничә алдынгы җәмәгать хадимен чакырганнар. Идарәдәге җыелышка безне кертмәделәр. Анда ни сөйли торганнардыр, без белмибез. Безнең файдага түгелдер дип уйлыйбыз. Иптәшләр: «Сезне кусалар, без дә мәдрәсәне ташлап чыгабыз»,— дип, әйберләрен җыештырдылар да чыктылар. Инде идарәдә нинди карарга килүләрен көтәбез,— диде Шакиржан.
Галимҗан, «аңлашылды» дигән сыман, башын селекте.
— Карарлары ни булсын? Шул ук булыр, әлбәттә! Кырык шәкертнең исем-фамилияләрен белергә тырышырлар. Сезне сатлык жан булырга өндәрләр,— диде Шәһит.
— Өндәргә калмаган инде. Күрәсең бит, гыйсъянчылар үзләре урын- җирләрен күтәреп чыкканнар. Тагын нинди күрсәтү дә әйтү кирәк? — дип көлемсерәде Галимҗан.
Шул вакыт мәдрәсәнең ишеге ачылып, бусагада «алдынгы җәмәгать хадимнәре» саналган Борһан Шәрәф, Фатих Кәрими, мәдрәсәдә рус теле укытучысы Байтирәков һәм тагын бер-ике кеше күренде.
Борһан Шәрәф башкалардан алгарак чыгып басты. Аның беркадәр аптыраганрак, каушаганрак кыяфәте шәкертләрне байлар исеменнән үгетләргә чыгуыннан бераз уңайсызлануын күрсәтә иде.
Ишегалдында бераз таптанып торгач, Борһан Шәрәф сүз башладьк
— Безнең милләтне, гомумән, мөселман дөньясын Европа милләтләре, рус милләте белән тиңләштереп булмый. Алар белән безнең ара җитәрлек дәрәҗәдә ерак! Хәзерге вакытта безнең бу мәктәп-мәдрәсә- ләребез дә байларыбызның һиммәте белән генә яши. Әгәр Әхмәт бай яки аның кебек милләтнең тәрәкъкыйсе өчен янган башка байларыбыз булмаса, «Хөсәения», «Мөхәммәдия» кебек мәдрәсәләребез дә булмас иде. Сез шуңа шөкер итеп, укуларыгызны дәвам иттерергә тиешсез! Байларыбызның шул һиммәтләрен тәкъдир итә алмаган, кадерен белмәгән өч-дүрт шәкерт артыннан иярмәскә тиешсез!.. Без сезнең теләкләрегезне хаксыз дип әйтмибез,— диде Борһан Шәрәф, бераз тын алып торганнан соң.— Алар төп-нигезендә хаклы, ләкин аларны башкачарак куярга кирәк, һәрбер эшнең, һәрбер хәлнең үз уңайлы вакыты, үзенең урыны, үзенең билгеле бер тәртибе була. Мондый мәсьәләләр әйтелгән минутында ук яки забастовка тәртибендә хәл кылынмый!..
Борһан Шәрәф шактый озак сөйләде. Шәкертләр башта сабыр гына тыңлап торсалар да, ахырда бу бушбугазлык аларны туйдырды Яна бер нәрсә дә ишетмәячәкләрен аңлагач, берсе бик тыныч тавыш белән:
— Җитәр! Рәхмәт! Күп сөйләдегез, күп сайрадыгыз, туктасагыз да ярый. Тавышыгыз карлыкмасын, хуҗаларыгыз алдында сайрарга кирәк булыр! — диде.
Мондый мәсхәрәле сүз ишеткәч, Борһан Шәрәф телсез калды. Кулларын җәеп, иңбашларын җыерып, тирә-ягына каранды. Әлеге шәкерт аның яңадан телгә килгәнен көтеп тормады, иптәшләренә карап
— Мәсьәлә аңлашылды. Янгыр астында чыланып торудан артык файда юк. Киттек! — дип, үз төенчегенә ябышты.
Шәкертнең шул сүзен генә көткән төсле, соры болытлар тарала башлап, көн яктырып китте, яңгыр да туктады. Полицейскийга сылтау булдырмас өчен, шәкертләр, тавыш-талаш чыгармыйча, төенчекләрен иңбашларына күтәреп кузгалып киттеләр. Галимҗан белән Шәһит тә аларга иярделәр.
«Шулай булырга тиеш тә иде!»—диде Галимҗан, үзенең уйларын йомгаклап. Кулындагы хйтка күзе төште. Уйлана-уйлана, әтисенең хатын онытып та җибәргән икән ул. «Әткәй нихәтле ачуланса да. рәнҗесә дә, соңыннан безнең хаклы булганлыгыбызны аңлар! Ул бит алай торгынлыкта катып калган адәм түгел!» — дип, үзен тынычландырырга, юатырга тырышты.
Иптәшләре алдында әтисен иске фикерле кеше итеп күрсәтәсе килми иде аның. Шуның өчен ул хатны аларга укытыргамы-юкмы дип икеләнеп торды. Аннары: «Аларга да укытырга кирәк! Заһидулла хәзрәтнең нихәтле түбән, пычрак бәндә икәнен тагын бер тапкыр күреп нәфрәтләнсеннәр!» — дигән карарга килде.
Бу вакытта инде Галимҗан белән Шәһит тә тирәләренә егермегә якын фикердәшләрен — кадимчелек баткаклыгыннан котылырга кирәклеген аңлаган шәкертләрне туплап өлгергәннәр һәм бу берләшмәләренә «Иттифак» дигән исем дә биргәннәр иде.
Хатны, күпчелек кеше ахшам намазына киткән арада, буш калган бер бүлмәгә кереп укыдылар. «Иттифакчы»ларның Хәмит исемлесе, йодрыгы белән тезенә сугып:
— Шундый карт башы белән ялганлап кеше өстенә пычрак түгәргә оялмадымы икән бу хәзрәт?! — дип кычкырды.
Илле тирәсендәге Заһидулла хәзрәт унжиде-унсигез яшьләрендәге бу егетләргә бик карт булып күренә иде.
Госман атлысы да Хәмиткә кушылды:
— Кара син аны! Бу хынзыр 24 хыялындагы ни бар пычракны синең
24 Хынзыр — дуңгыз.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ ф
башка аударган икән! Әллә караңгы жирдә тотып, кеше күрмәгәндә яхшы гына ишәбезме үзен?..
Госманның ачудан ычкынган бу сүзенә каршы Галимжан кулын гына селекте һәм Госманның әйткәнен, рәхәтләнеп көлеп, шаяру дип кабул иткән иптәшләренә:
— Ислахны урам малайлары кебек кыйнашып түгел, көрәшеп алырга кирәк,— диде, бераз уйланып торды да:—Хәзер без генә түгел, бөтен Русия көрәшә,— дип өстәде.— Инде хәзрәтнең шундый бөһтаннар язуына килсәк, минем аңа исем китми. Бу аның кулыннан бик килә торган эш икәнен үзегез дә беләсез. Мине әткәйнең бу бөһтаннарга ышануы бик өркетә. Ул бит акны карадан аера алмаслык кеше түгел. Вакыты белән, һичшиксез, ул бөтенесен дә аңлар, ләкин, ләкин...— дип көрсенеп куйды Галимжан.
— Нәрсә «ләкин?» Заһидулла хәзрәтнең бәддогасыннан курыкмадың, әткәңнең бәддогасыннан куркасыңмы әллә?—дип ачулана башлады аны Госман.
Галимжан аңа кырыс кына карап куйды:
— Синнән мондый сүз ишетермен дип уйламаган идем. Бәддогалардан курыксам, «иттифак»лар оештырып, иптәшләрне ислах юлында көрәшкә чакырып йөрмәс идем,— диде ул.
Госман әйткән сүзләреннән кайта башлады:
— Син, дус, ачуланма, тик, «ләкин, ләкин» дип көрсенеп куйгач, ничектер уйламыйча, ихтыярсыз ычкынып китте бу сүзләрем. Мин бит синең сүзеңдә нык тора торган егет икәнеңне яхшы беләм!
— Ә син уйлап сөйлә! —дип кисте Галимжан. Шулай да аның ачуы басыла төшкән иде инде.
Шәһит тә сүздән читтә калырга теләмәде:
— Мондый бөһтаннарга юл куймас өчен безгә үз таләпләребезне мәдрәсә алдына куярга вакыт түгелме? Безнең «иттифакчылар»ның саны хәзер егермегә якын. Әгәр эшне ачыктан-ачык алып барсак, бәлки безнең якка кушылучылар тагын табылыр?
— Менә бу дөрес сүз! Шуннан башларга да кирәк иде, «куркасың- курыкмыйсың»нан түгел! Куяннар курыксын, мин куян түгел! Бәддогаларыннан да. мәдрәсәдән кууларыннан да курыкмыйм. Бөтен дөньяда тик Вәли мулла мәдрәсәсе генә түгелдер әле!—диде Галимҗан.
Шәһит, шикләнебрәк:
— Моннан кусалар, «абыйсы гыйсъянчы иде, бусы да шул», дип, сине «Хөсәения» мәдрәсәсенә алмаслар бит,— дип сүз кыстырды.
— Мәдрәсәләр бер Оренбургта гынамы? Башка шәһәрләрдә дә бар ич Әнә, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ысул жәдит, хәтта рус телен дә укыталар икән.
— Әткәң ярдәм итмәсә, ничек көн күрерсең сон? — дип әйтеп куйды Хәмит.
— Менә, Шәһитнең ярдәм итә торган әтисе дә, әнисе дә юк, ә моңарчы ачтан үлмәде ич. Җәй көне казакъ арасына китеп балалар укытырмын, я башка берәр эшкә ялланырмын. Мәдрәсәгә кайткач, шул алган хезмәт хакыма яшәрмен, юрганыма карап аягымны сузармын,—дип жавап бирде аңа Галимжан.
— Сине моннан кусалар, мин дә 6v мәдрәсәдә калмыйм!—диде Шәһит.
— Юк, Шәһит дус, алай булмый! — диде Галимжан —Шуны бел: карагруһларны жиңмичә, мәдрәсәдә фәнүне жәдидә укытыла башламыйча. мин үз ихтыярым белән бу мәдрәсәдән чыгып китмәм! Әгәр инде куып чыгарсалар, икенче мәсьәлә. Ул вакытта безнең «иттифак* чылар»ның берсе дә үз ихтыяры белән мәдрәсәне ташлап чыкмаска, ислах юлында ахырга кадәр көрәшергә тиеш. Югыйсә, монда һаман шул инсанның рухын үтерә торган, яшьләрнең гомерен заегъ итә торган
козгыннар оясы булып калачак. Бу турыда баштан ук сүз килешеп куярга кирәк!
— Син китсәң бик күңелсез булыр шул миңа... Ләкин ни чара? Ә таләпләребезне кайчан язабыз?
Калган эшкә кар ява,— диде Галимҗан шундук.— Без дә эшне соңга калдырмыйк. Авылга кайтыр вакыт җитеп килә. Алдагы уку * елына кадәр сузмыйк. Иртәгә ахшам намазына бармыйча, бөтенебез бергә җыелыйк. Аңа кадәр мин таләпләребезне бер тәртипкә тезеп язып куярмын...
Икенче көнне, ахша.м намазына китәсе кешеләр китеп беткәч, «иттифакчылар» тентү вакыйгасыннан соң «марҗалы бүлмә» дип йөртелә торган бүлмәгә җыелдылар. Күпчелек бүген сүз ни турында булачагын белә иде, чөнки мәҗлес хакында хәбәр таратканда:
— Вәли муллага үзебезнең таләпләребезне тапшырачакбыз,— дип аңлатканнар иде.
Галимҗан, санаган төсле, иптәшләрен берәм-берәм күздән кичерде дә:
— Һади белән Исхак күренми, әллә аларга әйтелмәдеме? — дип сорады.
Арадан кемдер:
— Алар шүрләделәр, ахры. Тәһарәтсез булсалар да, мәчеткә киттеләр,—дип җавап кайтарды.
— Ни өчен шулай эшләгәннәрен үзләреннән сорашып белербез.— диде Галимҗан, кашларын җыерып.— Хәзергә мәҗлесебезнең төп максатына күчик. Үзебезнең таләпләребезне язып Вәли муллага тапшыру турында ни дисез?
Шәкертләр арасында тавыш күтәрелде:
— Язабыз!
— Тапшырабыз!
— Җитәр, күп түздек!
Шау-шуны басар өчен Галимҗан кулын күтәрде:
— Аңлашылды. Каршы кеше юк икән. Шулай булгач, вакытны бушка үткәрмик. Халык намаздан кайтып җиткәнче эшне бетерергә кирәк. Шуның өчен үзебезнең таләпләребезне мин алдан язып, әзерләп килдем. Әгәр кушасы
фикерләрегез булса, яки минем язганнарым сезгә ошамаса, әйтерсез,— дип, кулындагы кәгазьне Хәмиткә сузды — Син укып бир әле шуны, мин үзем дә читтән торып тыңлап карыйм.
Хәмит кәгазьне алды да ипләп кенә Заһидулла хәзрәтнең өч мендәре өстенә менеп утырды. Шәкертләр көлештеләр, ләкин таләпнамәне укый башлау белән тынып калдылар. Гаризада болай дип язылган иде: «Яшь гомеребезнең иң матур, иң кадерле ун-унбиш елын без мәдрәсәдә үткәрәбез. Мәдрәсәгә килгәндә без укымышлы, белемле, милләтебезгә файдалы кеше булып чыгарбыз дигән өмет белән килдек, ләкин кирәк белемнәрне ала алмадык, чөнки монда үткәргән гомеребезнең күп өлеше тормышта һич кирәкмәгән, мәгънәсез талашларга өйрәтә торган. «Исагуҗи», «Шәмсия»ләр кебек китаплар укып уздырдык. Мәдрәсәгә бездән сон килгәннәрнең дә күрәчәге шундый, гомерләре шулай заегъ булачак. Шуның өчен безнең иң беренче таләбебез: болар урынына гомуми тарих, дин тарихы, жәгьрафия, хисап кебек фәннәр укытылсын. Шулай ук рус теле белән гарәп теле укытуыгызны таләп итәбез. Гарәп теленең кагыйдәләрен, кануннарын укысак та, телнең үзен белмибез, коръәннең аерым сүзләрен генә төшенәбез.
Әгәр дә сез үз ихтыярыгыз белән безгә бу сораган фәннәпне укыт- масагыз, мөфассал 25 иттереп, моңарчы укыткан дәресләрегезнең фай-
25 Мөфассал — тулы рәвештә
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
ласыз икәнен дәлилләр белән исбат итеп, мәхәллә байларына вә әһле мәгарифкә 1 гариза бирәчәкбез».
Хәмит укып бетергәч, Галимҗан иптәшләреннән:
— Ничек? Монда әйтелгән фикерләргә кушыласызмы, кул куясызмы? — дип сорады.
Төрле яктан тәкъдимнәр ява башлады:
— Язганнарың барысы да дөрес! Тик тагын бер нәрсә кушарга кирәк иде: гарәп теле белән чикләнмичә, безгә тәфсир 2 дә укытсыннар,— дип кычкырды Госман.
Бу сүзгә каршы арадан берсе:
— Син үзең бервакыт «безгә укыткан мөхтәсәрләр куян шулпасының шулпасы гына!» дип әйткән идең бит,— дип башлаган иде, икенчесе эләктереп алды:
— Чыннан да, дин гыйлеме мөхтәсәр, «Һидая» 3 белән генә чикләнми торгандыр. Гарәп телен укытсыннар! Корьән безнең кебек гади бәндәләр аңламаслык түгелдер. Телен белсәк, аңларбыз!
— Кыйраәтханәдән китаплар алып укырга рөхсәт ителсен!..
Шуннан артык өстәмә, төзәтмәләр булмагач, таләпнамәне акка күчереп, кул куеп, икенче көнне иртүк Вәли муллага тапшырырга булдылар.
Инде икенче мәсьәлә туды: таләпнамәне кем тапшырыр? Бөтен «иттифакчылар» бергә тупланып, шәкертләр садасын әйтеп, Вәли мулланың өенә барыргамы, әллә бу эшне бер кешегә генә тапшырыргамы? Бу мәсьәләдә Галимҗан тәкъдиме җиңде:
— Әгәр мәдрәсә идарәсе безнең таләпләргә риза булмаса, чукмарның иң зурысы гаризаны тапшырган кешеләрнең башына төшәчәк. Чукмар күп кеше башында уйнаганчы, бер кеше башында уйнасын. Үзегез күреп торасыз: Заһидулла хәзрәт мине ничек кенә итеп мәдрәсәдән кудырырга юл тапмый аптырый. Иртәме, соңмы, барыбер мине моннан куачаклар. Шуның өчен гаризаны мин үзем тапшырыйм,— диде ул.
Икенче көнне иртүк Галимҗан акка күчерелгән гаризаны Вәли мулланың өенә алып китте.
7
Урамга чыгу белән, ул биттән сыйпап искән җылымса йомшак җилне тойды. Юл читендәге биек көртләр инде салкын кыш вакытындагы пакьлеген югалтканнар, керләнеп ямьсезләнә башлаганнар, шуңа да карамастан, көн матурланып, ачылып киткән төсле иде. Кар астыннан челтерәп аккан гөрләвекләрнең ягымлы тавышына, иртәнге кояшның рәхәт яктысына бөтен күңеле белән бирелеп, Галимҗан бераз туктап торды. Ләкин озакламый аның дикъкатен башка бер нәрсә җәлеп итте. Каршы яктагы коймага ниндидер кәгазь ябыштырылган иде.
— Бу прокламация түгелме икән? — дип, Галимҗан ашыгып урам аркылы чыкты.
Чыннан да, прокламация булып чыкты бу. Монда былтыр 9 гыйнварда канечкеч Николай патшаның Петербург эшчеләрен аттырып үтертүе, шулай ук Оренбургның үзендә генерал Архангельскийның 22 гыйнварда форштаттан казачилар китертеп, Петербург фаҗигасенә протест йөзеннән баш күтәргән эшчеләрне аттыруы, кистерүе, төрмәгә утыртуы искә алынган. Төрмәгә утыртылган фидакарь иптәшләрен
‘Әһле мәгариф — мәгариф кайгыртучылар.
’Тәфсир — корьәнне шәрехләп аңлата торган фән.
3 һ и д а я — тәһарәт, никах, талак кебек шәригать кануннарын өйрәтә' торган китап.
гаделсез хөкемнән коткарыр өчен, прокламация эшче халкын көрәшергә чакырган иде.
Галимҗан кәгазьне ахырына кадәр укып кына өлгергән иде, урам башында городовой күренде.
«Кара син боларны: патшасыннан да, губернаторыннан да курыкмаганнар! Ә без аждаһа хәзрәттән котыбыз очып яшибез. Безне бит ♦ атмаячаклар да, кисмәячәкләр дә. Күп булса, мәдрәсәдән генә куар- g лар!» — дип уйланып, ул Вәли мулланың өенә юнәлде. 2
Галимҗанны эчкә кертмәделәр. Кызыл фәсле бер малай, ишекне = ачып, Галимҗанның нинди йомыш белән килгәнен сорады да мулла * янына кереп: щ
— Анда бер шәкерт сезгә таләбәләр исеменнән ниндидер гариза 5 тапшырырга килгән,— дип белдерде. =*
— Нинди гариза ул тагын?—дип сорады Вәли мулла, гаҗәпсенә . һәм шикләнә төшеп, «Гаризаны кабул итәргәме, юкмы?»—дип бераз * уйланып торды. Шуннан соң гына: — Бар, кәгазен алып кер, үзе кайтып китсен, җавабы соңыннан булыр,—дип боерды да тәрәзә катына килде. Үзалдына:
— Ә, теге гыйсъянчы икән бу! Тыштан караганда бозык дип уйламассың да үзен,— дип, пәрдә артыннан Галимҗанны күзәтте.
Март кояшы яктысында, кар өстендә басып торган унсигез яшьлек Галимҗан төскә-башка чибәр күренә иде. һава салкынча булуына карамастан, аның башында кара кәләпүш кенә. Кәләпүш кырыйларыннан кара-коңгырт җитү чәче күренеп тора. Ачык карашлы уйчан күзләр. Балалык чалымнарын югалтмаган ирене өстендә пәке тимәгән мыек әсәре...
Фәсле малай чыгып, Галимҗанның кулыннан таләпнамәне алды
— Вәли мулла җәнаблары: «Гаризасын карап чыгармын. Җавабы соңыннан булыр», дип әйтте,— дигәнне ишеткәч, Галимҗан кайтып китте.
Вәли мулланың шикләнүе бушка булмаган икән. Гаризаны укып чыгу белән, бөтен күңеле зәһәрле ачу катыш пошыну белән тулды, үзалдына: «Имеш, таләпләрен кабул итмәсәм, әһле мәгарифкә язачаклар! Бу Заһидулла хәзрәт ни караган бу көнгәчә мәдрәсәдә?! Ничә тапкыр үзенә, шул бозык Галимҗанны берәр хәйлә табып мәдрәсәдән ку, дип әйттем бит!» — дип сөйләнде. Зур бүлмәдә арлы-бирле йөренә торгач, тизрәк Заһидулла картны чакыртырга булды.
Фәсле малай тыны кысылып мәдрәсәгә йөгереп килгәндә, Заһидулла хәзрәт комганын күтәреп тышка чыгып бара иде.
— Бушка гына болай вакытлы-вакытсыз чакыртмагандыр!—дип, хәзрәт комганын куйды да кабаланып кире керде. Кадакта эленеп торган җиләнен эләктереп алды да, барган шәпкә бер җиңен киеп, бер җиңе һәм итәге белән идәнне себереп, уңга-сулга карамастан, тиз-тиз мәдрәсәдән чыгып китте.
Заһидулла хәзрәт килеп кергәндә, Вәли мулла әле һаман да, кулларын артка куеп, борчулы кыяфәт белән арлы-бирле йөренә иде. Хәзрәтнең сәламен алыр-алмас, аңа шәкертләрнең таләпнамәсен тоттырды:
— Дикъкать белән укып чык шуны! — дип, келәм өстенә матурлап тезеп куелган кызыл атлас тышлы мендәрләргә ишарә итте. Үзе дә мендәргә утырды. Ләкин хәзрәтнең таләпнамәне соңына кадәр укып чыгуын көтәргә мулланың сабыры җитмәде. Утырган урыныннан торып, ул тагын бүлмә буйлап йөренә башлады. Бүлмәне берничә әйләнгәч, хәзрәтнең алдына ук килеп басты.
— Ни эшлиләр, ә? Җитмәсә тагын, риза булмасагыз, таләпнамә- безне байларга гына түгел, әһле мәгарифкә дә бирәбез диләр бит! Ни
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА
эшлибез? Уйлашырга кирәк. Моны болай гына калдырып булмый! -= дип, хәзрәттән акыллы киңәш көткәндәй, аңа карап торды.
Шәкертләрнең таләпләре Вәли мулла өчен дә, хәзрәт өчен дә көтелмәгән бер яңалык түгел иде. Ләкин алар эш бу дәрәҗәгә үк җитәр дип уйламыйлар иде әле.
Заһидулла хәзрәт, таләпнамәне укып чыккач, аны тез өстенә куйган килеш башын иеп, бераз уйланып утырды. Ахры, бер фикергә килде, башын күтәреп, Вәли муллага:
— Бәлки хәзергә һичбер төрле чара күрмәстән, гаризаларын байларга тапшырганнарын көтеп тормак лазымдыр?! Шул вакытта сез байларга мәсьәләне үзегез кирәк тапканча аңлатыр идегез. Мәхәлләнең Гыйсмәт бай, Рәхмәтулла бай, Фәхрелислам бай кебек нөфүзле вә дәүләтле адәмнәре сезнең сүздән бервакытта да чыкмаячаклар. Шул вакытта гыйсъянчыларны мәдрәсәдән кусак та, без куган булып күренмәбез, ә иганәләре белән мәдрәсәне тотып торган байлар куган булып күренер,— диде.
Вәли мулланың түгәрәк йөзе ачудан кызарынып китте:
— Син ни сөйләгәнеңне беләсеңме?!—диде ул, тавышын күтәрә төшеп.— Күрәсең бит, шәкертләр динемезгә хилаф булмаган тәфсир, фәлсәфәи диния, тарихеләнбия кебек гыйлемнәр укытылсын дип сорыйлар. Әгәр шәкертләр таләпләрен байларга үзләре аңлатсалар, байлар алар тарафына аумас дип уйлыйсыңмы?! Сиңа күптән инде дөньяны буташтырып йөргән шул Галимҗанның абруен төшереп, мәдрәсәдән куарга берәр хәйлә табарга кирәк иде.
Заһидулла хәзрәтнең йөрәге чәнчешеп куйды: нинди генә хәйләләр кормады ул, нинди генә хыянәтләр эшләмәде, ә нәтиҗәдә ни килеп чыкты?
Хәзрәтнең исенә теге тентү вакыйгасы килеп төшкәч, хәтта иреннәре калтырый башлады. Вәли мулла белән бергә Кышкар мәдрәсәсендә бер табактан ашап, шәрик булып укыган булсалар да, бу вакыйганы аңа ачыктан-ачык сөйләп бирмәссең бит инде? «Кулыңнан бернәрсә дә килми икән. Гыйсъянчыны мәсхәрә итү урынына, үз абруеңны гына төшергәнсең!» — дип, Галимҗан урынына аның үзен куып чыгаруы да ихтимал. Кайчандыр шәриге булса да, хәзер ул мәдрәсәнең дамелласы, хуҗасы, мәхәлләнең могтәбәр имамы бит!
Шуларны уйлагач, ул мескенләнеп:
— Уф. алла! — дип көрсенеп куярга мәҗбүр булды.
Чыннан да! Әгәр байлар шәкертләрнең тәфсире хәдис, фәлсәфәи линия, гарәп теле кебек фәннәрне укырга теләүләрен белсәләр, «бу фәннәр мөселман диненә хилаф түгел, киресенчә, шәкертләр динемезне әтрафлы сурәттә укып, тирән мәгълүмат алырга телиләр икән, сораган фәннәрен укытырга кирәк»,— дип әйтәчәкләр. Әмма Кышкар мәдрәсәсендә Вәли мулла үзе дә, Заһидулла хәзрәт тә мондый фәннәрне уку түгел, исемнәрен дә ишеткәннәре юк иде. Бу фәннәр турында аларга шул азгын Галимҗанның үзеннән ишетергә туры килде. Хәзрәт тагын уфтанып куйды да:
— Дөрес әйтәсез, мөхтәрәм Вәли әфәнде, байларга бу гаризаны күрсәтергә ярамый икән шул. Чыннан да, алар шәкертләр теләгән фәннәрне укытыгыз дисәләр, ни эшләрбез? Без бу фәннәрне укыта алырбызмы? — диде.
Бу эш кулларыннан килмәячәген Вәли мулла бик яхшы белә иде. Димәк, ислахны кабул итсәң, гомуми тарих, җәгърафия кебек фәннәрне белә торган мөдәррисләрне чакырырга, үзеңнең наданлыгыңны фаш итәргә мәжбүрсең.
Заһидулла хәзрәт белән Вәли мулла озак киңәштеләр. Ниһаять, шундый карарга килделәр: Вәли мулланың сүзеннән чыкмый торган ике-өч байны чакырып, аларга шәкертләрнең таләпнамәсен күрсәтмичә,
мәдрәсәдән Галимҗанны куу турында алардан ризалык алырга. Эшне озакка сузмыйча, бүлмә тирәсендә тыңланып йөргән фәсле малайны шунда ук әлеге байларны чакыртырга җибәрделәр.
Байлар килеп кергәндә, әйтеләчәк сүзләр дә, кайнар пәрәмәчләр дә хәзер иде инде. Кышкар мәдрәсәсендә оста моназирлеге белән дан казанган Вәли муллага диндар, надан байларны үз сүзләренә ышан- ♦ дыру, үз теләгенә күндерү авыр булмады. Алар Галимҗанны һәм аның тарафдарларын мәдрәсәдән куарга кирәк дигән карарын хуплап каршы алдылар һәм, кайнар пәрәмәчләр ашап чәй эчкәннән соң, Вәли мулла белән хәзрәткә ияреп, мәдрәсәгә юнәлделәр. Үзләре «изге» дип таныган эшкә аларның турыдан-туры иштирак 1 итәселәре килде.
Фәсле малай Заһидулла хәзрәтне чакырырга килгәндә үк әле «итти-факчылар* аны урап алып:
— Таләпнамәбезне укыдымы?
— Ни дип әйтте?
— Заһидулла хәзрәтне ни өчен чакыртты?—дип, сораулар яудыра башладылар.
Ләкин малай «иттифакчылар»ны канәгатьләндерерлек бертөрле дә хәбәр әйтә алмады. Нибары:
— Галимҗан китергән кәгазьне укыды, тик бер сүз дә әйтмәде. Заһидулла хәзрәтне чакырырга гына кушты. Мин башка бернәрсә дә белмим,—дип котылырга тырышты. Шәкертләр аны һаман урталарыннан чыгармадылар.
— Белмәсәң белми торгансыңдыр, анысына ышанабыз. Хәзер инде Вәли мулла белән Заһидулла хәзрәтнең ни турында сөйләшкәннәрен ишетерлек колакларың бар ич! —диде Госман.
Хәмит дигәне Госманның сүзләренә өстәп:
— Әгәр син Вәли мулла белән Заһидулла хәзрәтнең ни сөйләшкәннәрен безгә түкми-чәчми килеп әйтсәң, без сиңа биш тиен бирербез! — диде.
Менә шул биш тиенне югалтмас өчен, фәсле малай байларны чакырырга барганда, юл уңаеннан мәдрәсәгә кереп, шәкертләргә остазлары арасындагы әңгәмәне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Аның сүзләренә караганда, Галимҗанны мәдрәсәдән куачаклары шиксез иде.
Бу хәбәрне ишеткәч, мәдрәсә эче кырмыска оясы кебек кайный башлады. Җыелыш кирәк дигән сүз әйтелмәсә дә, шәкертләр Заһидулла хәзрәтнең бүлмәсенә агылдылар. Аларның каннары кызышкан, күңелләре дулкынланган иде. Төрле яктан төрле сүз, төрле тәкъдимнәр ишетелде:
— Байларны монда мәдрәсәгә алып килсәләр, форсаттан истифадә итеп2, аларга үз таләпләребезне сөйләп бирергә кирәк. Яхшы итеп аңлатсак, бәлки алар безнең таләпләребезне кабул итәрләр...
— Таптың аңлый торган кешеләрне! Кайсы байлар чакырылганын ишетмәдеңмени-* Алар бит икесе дә карагруһ, икесе дә мөтәгассыйбләр! Алар гомердә Вәли мулланың сүзеннән чыгачак түгелләр!
— Аңлатачак, имеш! Алар инде алдан ук Галимҗанны мәдрәсәдән куарга дип сүз куешканнар. Ишетмәдеңме әллә?
— Галимҗанны гына түгел, бөтен «иттифакчылар»ны куарга кирәк дип әйтәләр ди!
Моңарчы бер читтәрәк эндәшми басып торган Галимҗан кулын күтәрде:
1 Иштирак итү — катнашу.
: Форсаттан истифадә итеп — очрактан файдаланып.
3. «К- у » № 2.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
33
— Дуслар!—дип кычкырды ул. Шау-шу кинәт тукталды. Барысы да Галимҗанга таба борылдылар.— Гаризабызны Вәли муллага алып китәр алдыннан, мин, аны яңадан күчереп, егерме биш «иттифакчы» шәкерт исеменнән дип үзем генә имза иттем. Ни өчен шулай эшләгәнемне аңлыйсыздыр. Гаризаның асыл нөсхәсе монда!—дип, Галимҗан кесәсеннән шәкертләр кул куйган гаризаны чыгарып күрсәтте. Иптәшләре шундук аны сырып алдылар. Чыннан да, асыл нөсхәсе микән? дигәндәй, гаризаны алып кулдан-кулга йөртә башладылар.
— Минем сезгә әйтәсе сүзем бар!—диде Галимҗан, яңадан кузгалган шау-шуны туктатырга тырышып.— Мине мәдрәсәдән куачаклары ачыктан-ачык мәгълүм булды. Мин моңа һич тә борчылмыйм. Киресенчә, моны мин үземә шан-шәрәф саныйм. Димәк, мин карагруһларны куркытырлык дәрәҗәдә яхшы көрәшкәнмен икән. Тик мине куулары белән мәдрәсәдә ислах юлындагы көрәш тукталмаска тиеш. Шуның өчен, мине мәдрәсәдән куу турындагы карарны игълан иткәндә, берегез дә мине яклап сөйләмәгез. Шул сылтау белән сезне дә кумасыннар! Мәдрәсәдә калып, көрәшне дәвам иттерергә тиешсез! Шуны онытмагыз: инсаният микроблары нихәтле тырышсалар да, ислахның җиңеп чыгуында һич шик-шөбһә юк!..
Артларыннан ике байны ияртеп, Вәли мулла белән хәзрәт мәдрәсәгә килеп кергәндә, шәкертләр таралмаган иде әле.
Иң алдан, симез, йомшак бармаклары белән тәсбих төймәләрен саный-саный, Вәли мулла атлап керде. Тәбәнәк буйлы Фәхрелислам бай белән Гыйсмәт бай, юан корсакларын көчкә күтәреп, аның артыннан ияргәннәр. Заһидулла хәзрәт исә, аларга тагылган койрык сыман, иң ахырда күренде.
Шәкертләр тавышыннан шау-гөр килеп торган бүлмәгә керү белән, Вәли мулла ачуланып:
— Бу нинди рөхсәтсез җәмгыять тагын?!—дип кычкырды.
Яшьләр бердән тынып калдылар. Муллага җавап кайтаручы булмагач, Галимҗан алгарак чыгып басты:
— Безнең таләпнамәбезгә җавап алып киләчәгегезне ишетеп җыелдык без,— диде ул.
— Ә, син үзең дә монда икән! Бик яхшы! Беркая да китмә, шунда тор! — дип әмер бирде Вәли мулла һәм тәбәнәк өстәл өстенә утырды.
Аракы шешәсе кебек тагын берәр бәла чыга күрмәсен дигәндәй, Заһидулла хәзрәт саклык белән генә мендәрләрен берәм-берәм күтәреп карады. Шуннан соң гына берсен алып Вәли муллага тәкъдим итте:
— Тәкъсир, астыгызга мендәр куярга рөхсәт итегез! — диде. Вәли мулла утырган өстәл өстенә мендәрне куйгач, калган икесен ике байга тәкъдим итте. Үзе исә, таягына таянып, аяк өстендә басып калды.
Вәли мулла, хәзрәткә таба борылып:
— Син тикшереп кил әле, шәкертләрнең барысы да мондамы икән?—диде. Шәкертләргә карап, кырыс тавыш белән:—Ә сез тыгызланыбрак утырыгыз, башкаларга да урын калсын.— дип боерды.
Шәкертләр, дәрес вакытындагы кебек, тезләнешеп киез өстенә утырдылар. Алар, авызларына су капкандай, бер сүз әйтмәделәр, тавыш- тын чыгармадылар. Яңадан унлап шәкерт килеп урнашканнан сон, алар артыннан Заһидулла хәзрәт тә күренде. Ул, Вәли муллага карап:
— Мәдрәсәдәге һәммә шәкерт җыелып бетте, мәҗлесне башласагыз да була,— диде.
— Алайса, җәмгыятьне башлыйбыз,— дип, Вәли мулла кесәсеннән бер кәгазь чыгарды. Тагын шәкертләргә карап:—Тавышланмагыз! Мин хәзер сезгә ошбу кәгазьне укыячакмын, яхшы тыңлагыз һәм гыйбрәт алыгыз! —диде.
Шәкертләр, кәгазьдә ни язылганын алдан ук белсәләр дә, дүрт колак белән тыңларга хәзерләнделәр.
«Итагатьсезлек җәзасы» дип аталган бу әмернамәне Вәли мулла үзе укыды. Байлар да. Заһидулла хәзрәттә мулланың көчле, янгыравыклы тавыш белән укыган һәрбер сүзенә «ләббәйкә», «бик дөрес», «шулай» дигәндәй, канәгатьлек күрсәтеп, башларын кагып-кагып клялар иде. Бу кәгазьгә караганда, әүвәлге елларда ин итагатьле, «афәрин», тәхсин» 1 ♦ тә генә укып килгән Галимҗан мәхдүм2, соңгы бер-ике ел эчендә бик ы бозылып, монафыйкланып киткән икән. Берничә тапкыр аның әйбер- g ләре арасыннан тәмәке, аракы кебек нәрсәләр табылган. Кыйраәтханә- = дән ул әллә нинди, шәригатькә сыймаган оят нәрсәләр язылган китап- * лар алып кайткан, аларны үзе генә укып калмаган, башка шәкертләргә g дә биреп укыткан. Шуның белән аларның да инсафларын бозуга сәбәп- 2 че булган. Мәдрәсәдә укытыла торган дини китапларны укытмагыз, ул 5 китаплар безгә бертөрле дә белем бирми.— дип, дәһрилеккә баш орган. Менә шундый кабахәтлекләре, әхлаксызлыклары өчен Галимҗан мәх- * дүм мәдрәсәдән куылырга хөкем ителгән... *
Бу карарда әйтелгән тәмәке, аракы шикелле нәрсәләрнең Галим- о җан әйберләре арасыннан чыкканын шәкертләрнең моңарчы күргәне ? юк иде. Шулай булса да алар бу ялганга үз мөнәсәбәтләрен күрсәтмә- g деләр, алдан сүз куешканча, тынлык сакладылар. Шәкертләрнең эн- s дәшми утыруларын Вәли мулла, аларның моңа ышануы дип санап, рух- ® ланып китте.
«Бу дәһрине яклаучы табылмады. Димәк, куркыныч ул кадәр зур түгел икән. Бәлки бу хәл гыйсъянчының үзенә дә тәэсир иткәндер, й Шулай булса, ул шәкертләр өчен үзе бер гыйбрәт булыр», дип уйлады. “ шуннан соң Галимҗанга мөрәҗәгать итте: ч
— Я. Галимҗан мәхдүм, уйлап кара! Күрәсең бит, шәкертләрнең ® барысы да итагать саклап, безнең карарга каршы чыкмадылар. Димәк, *“ алар моны дөрес, хаклы дип таныйлар. Әгәр син бүген мөдәррисләрең вә мәдрәсәгә зур химая кылып торган Фәхрелислам вә Гыйсмәт байлар алдында тәүбә итсәң һәм киләчәктә бөтен бозыклыкларыңны. фетнәләреңне ташлап, итагатьле шәкерт булырга сүз бирсәң, бәлки гафу итәрбез...
Галимҗан Вәли мулланың сүзен бетергәнен дә көтмәде — утырган урыныннан сикереп торды. Үзенең муллага ни дип җавап бирәсен киеренке хәлдә көтеп торган иптәшләренә күз йөртеп чыкты да бөтен гәүдәсе белән Вәли муллага таба борылды. Башын горур гына артка ташлап:
— Юк. мин тәүбә итмәм!—диде —Юк! Чөнки сезнең әмернамәгез- дә язылганнар барысы да бөһтан. барысы да ялган! Мин мәдрәсәдә хакыйкый белем алып, мәгърифәтле кеше булып чыгу юлында көрәштем һәм киләчәктә дә шул юлда бөтен көчемне куеп көрәшәчәкмен. Мине мәдрәсәдән куу белән сез ислах хәрәкәтен туктата алмассыз! Ул барыбер җиңеп чыгачак! Күпме генә ислахка каршы көрәшергә, кадимчелекне сакларга тырышсагыз да, буш хыял ул!..
Байлардан да, аның үзеннән дә тартынмыйча. Галимҗанның шундый коточкыч сүз сөйләвенә аптырап калган Вәли мулла, ниһаять, акылын жыйды. ләкин ясалма сабырлыгын саклап кала алмалы
— Тукта! Яп авызыңны, монафыйк! Мөртәт! Дәһри! Хәзер үк мәдрәсәдән чыгып кит! Бер минут та монда торасы булма! Эзең булмасын бу изге урында! —дип җикерде.
Шәкертләр арасыннан:
_ Кешене куасыз икән, ул сезнең ихтыярыгызда, куыгыз. Ләкин ни өчен аңар сөйләргә бирмисез?
’ Афәрин, тәхсин — хәзерге замандагы «яхшы», «бик яхшы» билгеләре мәгь- «әсенаә.
а Мәхдүм — мулла баласы, мулла улы.
— Бөтен гомерен фәхешханәләрдә, сыраханәләрдә үткәргән шәкертләрне кумыйсыз, кирәк фәннәрне укытуны сораган кешене куасыз. Җитмәсә тагын, сөйләргә дә бирмисез! — дигән тавышлар ишетелде. Галимҗан ал арга кулын гына селекте. Моның белән иптәшләренә: «Бушка сүз әрәм итеп утырмагыз! Миңа биргән вәгъдәгезне онытмагыз!» — дип әйтәсе килде.
Ишек янына җиткәч, Галимҗан, туктап, тагын Вәли муллага борылып карады:
— Сезнең бу вәхшәт вә җәһаләт зинданыгыздан котылуыма ми» бик шатмын! Ләкин кабат әйтәм: теләсәгез нинди золым вә вәхшәтлек күрсәтеп көрәшсәгез дә, ислахның җиңеп чыгуын туктата алмассыз! — диде дә бүлмәдән чыгып китте.
Мәдрәсәдән куылачагын белгәч, ул әйберләрен алдан ук җыйнап, юлга хәзерләп куйган иде. Үз бүлеменә кергәч, ул. Шәһитне көтеп, түгәрәкләп төргән урын-җире өсгенә утырды. Тирә-ягына каранды. А1әдрәсәдә яшәгән чакта әйбер артык булу түгел, кирәк әйберләр дә җитешми төсле күренә иде, ә менә китә башлагач, әллә никадәр йөк җыелган: урын-җире, кечкенә булса да агач сандык, бер капчык китап, аннары тәлинкә, чынаяк, чәйнек кебек вак-төяк бәйләнгән төенчек... һәрхәлдә, бер кеше генә күтәрерлек түгел. Ләкин Галимҗанга озак уйланып утырырга туры килмәде. Җыелыш үткәрелгән бүлмә ягыннан дөбер-шатыр килгән аяк тавышлары, кычкырулар ишетелде. Галимҗан: «Инде җыелыш таралды бугай»,— дип уйлап өлгермәде, әллә никадәрле шәкерт шаулашып-көлешеп аның бүлеменә килеп тулды.
Хәмит, килеп керү белән, Галимҗанның астыннан урын-җир төргәген тартып алып, иңбашына күтәрде. Госман агач сандыкка тотынды.
Шәһит, китап тулы капчыкны берүзе генә күтәрә алмагач, китапларны иптәшләренә өләшә башлады.
Галимҗанның иптәшләре ничек булса да аңа булышырга, үзләренең теләктәшлекләрен күрсәтергә тырышалар иде.
Шәһит, бушаган капчыкны култыгына кыстырып, ыгы-зыгы эчендә аптырап калган Галимҗанның янына килде, аның кулыннан тотты да:
— Әйдә, башладык, дуслар! —дип кычкырды.
Шәкертләр, бөтен мәдрәсә эчен яңгыратып, беравыздан:
Кояш чыкты, нур балыкты, Тәрәзәдән һәм калыкты! Уян, шәкерт, шәкерт, уян! Уянырга вакыт житте!
— дип җырлап җибәрделәр һәм аннары, аякларын солдатча каты-каты басып, мәдрәсәдән чыгып киттеләр.
Мәдрәсәи галия диния
1
Бәйрут, Стамбул югары мәдрәсәләрендә дүрт ел укыганнан соң, Зыя Камали бер мең тугыз йөз дүртенче елда Уфага кайтып төште.
Егерменче йөзнең башларында французлар тәэсире көчле булган Төркиядә, берникадәр Европа мәдәниятен үзләштереп, төрек теленә тәрҗемә ителгән Вольтер, Руссоларның тәрбия турындагы әсәрләре белән танышып, гарәп әдәбияты һәм тарихы аркылы хәтта космогония турында да билгеле бер микъдарда мәгълүмат алып, дөнья күреп кайткан Зыя Камали — укытачак шәкертләрен татар халкын агартучы, аң- белем бирүче мәгърифәтле кешеләр итү дәрте белән яна иде. Шул
теләк белән ул чит илгә киткәнче үзе укыткан «Госмания» мәдрәсәсенә укытырга керде.
Жан Жак Руссоның феодализм җәмгыятендәге тәрбия, уку-укыту эшләренең куелышына каршы әйтелгән фикерләрен уртаклашса да, Зыя Камали аның «табигый тәрбия» турындагы карашларын кабул итә алмый иде. Шулай ук Вольтерның схоластикага, искелеккә, тор- ♦ тынлыкка каршы әйткән фикерләрен дөрес дип тапса да, анын «дин ул — халыкны йөгәнләү, тыю коралы» дигән фикеренә кушыла алмый, чөнки Зыя Камали өчен дин адәм баласын хайваннардан аера торган бөек, саф рухи бер көч иде. Ул шулай дип уйлый һәм аллага чын күңеле белән ышана, алла — бөтен галәмне, бөтен барлыкны яратучы, тудыручы дип таный иде.
Иске карашлы татар галәме өчен яңа булган фикерләр белән коралланып, дәртләнеп кайткан Зыя Камали беренче көннән үк үз идеяләрен «Госмания» мәдрәсәсендә тормышка ашырырга кереште.
Моңарчы шәкертләр баш мөдәррис Хәйрулла ахунның яки башка а мөгаллимнең алдына атнага бер, күп булса ике талкыр керәләр, ° аларның: „
— Моннан монда тикле укыгыз! — дип, китап битен тырнак белән 5 сызып күрсәткән сабакларын тыңлатып кына чыгалар иде. Сабакны шәкерткә аңлатып бирү дигән нәрсә юк. Зыя Камали исә дәрескә * көненә берничә тапкыр керә. Бер сәгать дәвамында дин тарихыннан яки ® «һидая»дән лекция укыса, икенче сәгатьне хифзыссый.хәткә, ягъни гигиенага багышлый, өченче сәгатьтә космогониядән, жәгърафиядән * дәрес бирә... Кирәк тапкан дәресләрен көндез укытып өлгермәсә, кич- & ләрен дә килеп аңлата. *
— Төшенми калганнарыгызны сорагыз, тартынмагыз! Бәйрут, Стамбул гали мәдрәсәләрендә шул ысул белән укыталар. Безгә дә Европаның яхшы үрнәкләреннән гыйбрәт алырга кирәк!—ди ул.
Бу — татар мәдрәсәләрендә күренмәгән бер хәл булганга, шәкертләр Зыя Камалиның бер дәресен дә калдырмаска тырышалар иде.
Урта буйлы, чандыр гәүдәле, уйчан күзле, авызының ике ягына салынып төшкән нечкә мыеклы, ияк очында гына бөдрәләнеп торган сирәк сакаллы Зыя Камалины шәкертләр: «Бүген тагын нинди кызыклы нәрсәләр турында сөйләр икән?» — дип, сабырсызланып көтеп алалар иде.
Дөрес, мөгаллимнәренең өр-яңа булып күренгән фикерләре шәкертләрнең башына беренче ишетүдә үк сыеп бетми. Шулай да бу фикерләр аларны уйланырга мәҗбүр итә. Иске мәдрәсә рухы белән сугарылган шәкертләр өчен бу үзе дә бер уңыш иде
Шәкертләргә аның табигать кануннары турында сөйләгәннәре бигрәк кызыклы да, ничектер хәвефле дә кебек тоела. Имеш. Җир Кояш тирәсендә бушлыкта әйләнә, Ай исә Җир тирәсендә әйләнеп йөри! Шәкертләр ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Тирә-яктан сораулар ява башлый:
— Ничек инде ул алан? «Сөбателгажизин» китабында
Җирнең бардыр үгезе, Үгезнең бар мөгезе. Кодрәт белән күтәрәдер Бөтен жирне бер үзе,
— дип әйтелә ләбаса!? Шулай булгач?..
— Кояш үзе Җир тирәсендә әйләнә! Аны һәркем үз күзе белән көн саен күреп тора бит!..
— Җир бушлыкта әйләнеп торса, ничек итеп без жир өстеннән егылып төшмибез?..
ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Мондый сорауларга каршы Зыя Камали борынгы гарәп галимнәренең, Галилей, Коперникларның исемнәрен атап, шәкертләргә аңлата, иске хорафатлар белән каткан башларын тазартырга тырыша Ләкин «тазартулар»ның нигезе шул дингә, аллага кайтып кала:
— Аллаһы тәгаләнең хикмәтен вә кодрәтен сез үгез мөгезенә бәйләмәгез. Мөгезенә җирне күтәреп торган үгезнең үзенә дә басып торырга җир кирәк түгелмени? Аллаһы тәгаләнең хикмәте вә кодрәте — табигатьне, менә мин сезгә сөйләп биргән какшамас, җимерелмәс кануннарны төзүендә, шул кануннарга бөтен галәмне буйсындыруында!..
Зыя Камали «Госмания»дә укыту белән генә чикләнмәде. Руслар белән аралашып, рус гореф-гадәтләренә авыша төшкән, шәригатьнең бөтен кануннарын үтәүне авырсынган яшь татар байлары, мирзалары да аңардан «мөселманча» укырга теләк белдерделәр. Зыя Камали алар- га да атнасына ике тапкыр дәрес бирә иде. Бу кешеләр аны:
— Ачык фикерле, мәдәниятле кеше, философ, дин белгече, халыкка аң-белем таратучы.— дип санап, бай гаиләләр каршында аның дәрәҗәсен күтәрәләр иде.
Икенче яктан, «Госмания» мәдрәсәсенең баш остазы Хәйрулла ахун Усманов кебек карагруһлар аны «дин азгыны», «дәһри» дип дошман күрәләр иде.
Хәйрулла ахун башта: «Чит илләрдә тирән мәгълүмат алып кайткан галим булгач, мәдрәсәнең абруен арттырыр»,— дип, үз мәдрәсәсенә алган иде, әмма соңга таба: «Үзен Зыя Камали дип йөрткән бу пәрвәз хәлфәнең абруе бай гаиләләр арасында көннән-көн арта бара. Эшләр болайга китсә, мәдрәсәне кулдан ычкындыруым да ихтимал. Мине куып, үзе хуҗа булып калуы мөмкин. Ничек тә булса мәдрәсәне кулдан ычкындырмаска кирәк»,— дип уйлый башлады.
Шул сәбәптән Хәйрулла ахун, Зыя Камалины кан дошманы кебек күреп, аның абруен төшерергә бөтен көчен куя, үзе кебек карагруһ мулла-мәзиннәр, карт байлар, итче-кибетче, талчукчылар арасында яшь укытучы турында төрле гайбәтләр тарата иде. Моның белән генә канәгатьләнмичә, Зыя Камалиның дәресләренә кереп, шәкертләр алдында аның сүзен бүлеп, мөгаллимнәренең әйткәннәренә капма-каршы иске, надан фикерләр әйтеп, аны үзенчә «хур итәргә» тырыша иде.
Менә бүген дә, ахшам намазыннан соң Зыя Камалиның бер төркем зур шәкертләр белән мәдрәсәгә юнәлгәнлеген күреп, Хәйрулла ахун аның артыннан китте. Юлда туктап, бер-ике кеше белән сөйләшергә туры килгәнлектән, ул мәдрәсәгә килеп кергәндә, Зыя Камали дәресне башлаган иде инде.
Кичләрен дәрес бирү гадәт булмаса да, бүлмәгә зур шәкертләр генә түгел, унике-унөч яшьлек шәкертләр дә тыгызланып тулганнар иде.
Хәйрулла ахун күренүгә, шәкертләр арасыннан, жиңелчә җил искән сыман, шыпырт кына, сизелер-сизелмәс кенә тавыш үтеп китте.
Зыя Камали Хәйрулла ахунның керүен дә, үзенең янына килеп кабарынып утыруын да күрмәгән төсле, сүзен дәвам иттерде:
— Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам ни өчен мөселманнарга ураза тотарга, биш вакыт намаз укырга кушкан?..
«Ярый әле. болары шәригатькә сыя торган сүзләр. Карап карыйк, ничек аңлатырсың», дип уйлап куйды Хәйрулла ахун.
Камали, соравына җавап көткән төсле, бераз тукталып торды да авызына керердәй булып, дикъкать белән тынып калган шәкертләргә күз йөртеп чыкты. Аннары аңлата башлады:
— Пәйгамбәребез мөселманнарның саглам, нык халык булуын теләгән. Ураза ашказанын тазарта. Бу исә хифзыссыйхәт тарафыннан бик кирәк нәрсә. Бигрәк тә ел буена майлы аш. симез ит ашап, ашказан- нарына авырлык китергән кешеләр өчен бу бик зарур...
Зыя Камалиның бу сүзе Хәйрулла ахунның нәкъ үзенә төбәп әйтелгән кебек тоелды Хәзрәтнең ачуы кабарды, Зыяның сүзен бүлеп, ул:
— Хифзыссыйхәт, имеш!.. Ул тагын нинди нәрсә? Имеш, ураза
майлы аш, симез ит ашаган кешеләргә генә фарыз икән! Башкаларга фарыз түгелмени? Ураза тоту бөтен әһле мөслимингә фарыз! Үзеңнең дәһри фикерләреңне Мөхәммәт галәйһиссәламнең өстенә йөкләмә! — ♦ дип кычкырды. *' м
Зыя Камали ахунның сүзләрен түбән карап тыныч кына тыңлап 2 китте- Да’ аНЫЦ тавь,ШЬ! ТЫНУ белән, тукталган урыныннан сүзен ялгап =
— Намаз дисәң, ул үзе бер гимнастика. Кешенең бәдәнен ныгыта. % кан тамырларына көч бирә. Менә сезнең кебек көн буе мәдрәсәдә хәрә- j хәтсез яшәгән кешеләр өчен ул бигрәк тә кирәк...
Хәйрулла ахун утырган урынында сикереп үк куйды.
— Намаз аллаһы тәгаләгә гыйбадәт түгел, тик ат кәмите гимнас ♦
дип әйтмәкче буласыңмы?! Син ни, шәкертләрне диннән яздырырга булдыңмы? Үзең кебек дәһри итмәкче булдыңмы?! Мәдрәсәне бөтен о әһле мөслимин каршында рисвай итәргә ниятләндеңме?! — дип, кулла- =< рын бутап кычкырына башлады. 2
Хәйрулла ахунның шулай кылануы шәкертләр өчен бер дә яңалык г түгел иде. Күңелләреннән алар хәлфәләре Зыя Камали жиңеп чыгуын ’ телиләр. Бер ахунга, бер Камалига карап: «/Мөгаллим нинди жавап э бирер икән»,— дип, бер-беренә төртешеп, кызыксынып көтәләр иде. s
Ахунның сулышы бетеп, тынып калуга, Зыя Камали: s
— Хәйрулла әфәнде хәзрәтләре, бу дәрес — пәйгамбәребез Мөхәм- J мәт галәйһиссәламнең хифзыссыйхәт турында безгә калдырган канун- - нарын аңлатуга багышланган. Шуның өчен бүген намазның тик хиф- ® зыссыйхәт назарыннан файдалылыгын тикшерәбез. Намазның аллаһы “ тәгаләгә гыйбадәт булуы шәригать кануннарын укыган дәресләрдә аңлатыла,— диде, шуннан соң тагы дәресен дәвам иттереп сөйләп китте: — Дуңгыз ите ашау хәрам дип әйтүнең сәбәбе дә хифзыссыйхәт Назарыннандыр, чөнки дуңгыз ите бик майлы, симез була. Гарәбстанда исә һавалар бик эссе. Шул сәбәптән симез дуңгыз ите ашаган кешеләр эч авыруыңа дучар булып үләләр икән. Икенче тарафтан, ул якларда дуңгыз итендә трихина дигән корт була. Шул кортлар дуңгыз ите ашаган кешеләрнең ашказаннарын, эчәкләрен тишеп, бөтен бәдәннәренә тарала, түзә алмаслык авыруга сабыштыра икән...
Бу юлы инде Хәйрулла ахун бөтенләй кабынып китте. Әйтерсең ут өстенә май китереп сиптеләр! Ул янә урыныннан сикереп торды:
— Таралыгыз, шәкертләр! Мин үз мәдрәсәмдә мондый фетнәләргә юл куя алмыйм! —дип кычкырды да, шәкертләрнең чыгып киткәнен дә көтмичә, Зыя Камалига таба борылды:—Син инде шәкертләрне урыс булырга, дуңгыз ите ашарга димли башладыңмы? Инде сиңа урыслардан бер ящик тәре китертеп, шәкертләргә өләшергә генә калган икән!—дип котырына башлады.
Зыя Камали, башын түбән иеп, эндәшмичә басып торды. Хәйрулла ахун яшь хәлфәнең шулай торуын: «Җиңдем бит үзен! Ни дип жавап бирергә сүз тапмый. Капладым авызын!» —дип аңлады. Зыя Камали- ның исә башында бөтенләй башка уйлар иде. Ул: «Бу кеше белән бергә эшләп булмаячагы күптән инде мәгълүм булды. Аның белән бәхәсләшеп утыру сүз әрәм итү генә! Татар халкын агартучы мәгърифәтле яшьләр тәрбия итәм дисәм, бу кара козгын белән бәхилләшеп, үземә мәдрәсә ачарга кирәк булачак! Шәһәрнең могтәбәр зыялылары белән тагын сөйләшергә, киңәшергә дә, бу юлда гамәли эшкә керешергә кирәк!» — дигән фикергә килде. Башын күтәреп, Хәйрулла ахунның зәһәр чәчеп торган күзләренә карады. Сабырлык сакларга тырышып, сүзләрен санап әйткәндәй итеп салмак кына:
— Төркиядән кайтканнан бирле, сезнең мәдрәсәдә укытуыма икенче ел инде. Бу вакыт эчендә шул мәгълүм булды: мин сезнең белән бергә эшли алмаячакмын Яз башында, шәкертләр таралып беткәч үк, мин сезнең мәдрәсәдән китәчәкмен. Минем урыныма башка мөгаллим эзләгез,— диде дә ишеккә таба юнәлде.
Хәйрулла ахун аның артыннан:
— Дүрт ягың кыйбла! Бүген үк китсәң дә кайгырмыйм! — днп кычкырып калды.
Егерменче йөзнең башларында татар байлары арасында «милли мәдәниятне үстерергә кирәк» дигән фикерләр тарала башлаган иде. «Милли мәдәният» дигән пәрдә артына яшеренеп, алар икътисади көчкә генә түгел, сәяси көчкә дә ия булырга, халыкның милли азатлык юлындагы көрәшендә юлбашчылыкны үз кулларына алырга, бу көрәшне үз файдаларына юнәлтергә тырышалар иде. Шуның өчен дә Зыя Камали- ның «Мәдәни халыкларда кабул ителгән ысул буенча, дини генә түгел, дөньяви фәннәр дә укытылачак, мәдәниятле, мәгърифәтле кешеләр тәрбияләп чыгарачак» мәдрәсә ачарга теләве татар байлары, мирзалары тарафыннан хуплап каршыланды, төрле яктан иганәләр ява башлады.
1906 елның башларында Зыя Камалинын кулында байтак акча җыелган, яңа мәдрәсә ачу хыялы инде гамәлгә ашырылачагына ышанычы туып җиткән иде.
2
Улы Галимҗанның мәдрәсәдән куылуына Гыйрфан мулла бик борчылды.
— Мин сезне адәм булсыннар, белем алсыннар, халкыбызны наданлык баткагыннан чыгарырлык мөгаллим булсыннар дип, өстемә төшкән авырлыкларга карамастан, мәдрәсәләргә биреп укыттым. Абыеңны «Хөсәе_ния»дән. сине Вәли мулла мәдрәсәсеннән куганнар. Башыгызда җил уйнамаса, тугры юл белән йөргән булсагыз, кумаган булырлар иде...—дип. кабат-кабат шелтәләде ул аны.
Әтисе белән килешә, аңлаша алмыйча Галимҗан Троицк якларына чыгып китте. «Күңелемә ошаган берәр мәдрәсә булмасмы, яки кыш буе үз башыма укып чыгарлык акчалы берәр эш тапмаммы», дип уйлаган иде ул. Күңеленә ошаган мәдрәсә тапмагач, бәлки рус телендә яхшы сөйләшергә өйрәнермен дигән өмет белән, бер бай рус казагына хезмәтче булып ялланды.
Сентябрь ахырларында аңа таныш бер шәкертеннән хат килде. Иптәше Уфада яңа гали мәдрәсә ачылачагын хәбәр иткән, дәресләр, рус һәм Европа мәктәпләрендәге кебек, гадәттәгедән иртәрәк, сентябрь аеннан ук башланачагын әйткән иде. Хат кичегеп килгәнлектән, Галимҗан шул көнне үк хуҗасы белән исәп-хисапны өзде дә Уфага китте.
Белем дәрәҗәсе беренче югары сыйныфка керерлек булса да, ул икенче тәгъзирия сыйныфка имтихан тотты, чөнки, иске мәдрәсәдә укытылмаган җәгърафия, математика кебек дәресләр икенче тәгъзирнядән башлана икән. Аннары, беренче югары сыйныфта барлыгы дүрт кенә шәкерт, ә икенче тәгъзириядә егермегә якын икән. «Монда иптәшләр, фикердәшләр дә күбрәк булыр», дип уйлады Галимҗан.
Инде октябрь аеның урталары да җитте. Көннәр гадәттә булмаганча җылы иде әле. Агачлар алтын-сары һәм бурлаттай кызыл төсләргә кергән яфраклары белән бизәнеп утыралар, һавада салмак кына агылып пәрәве? җепләре оча. Бөтен табигатьтә ниндидер бер моңсу тынлык. Тик аяк астындагы корыган юкә яфраклары гына, адым саен кыштырдап, үзләренең зарларын сөйли кебек... Ни әйтергә телиләр икән алар?.
«Инде аяк астында тапталырга калдык микәнни?» — дип зарланалармы? Әллә: «Нигә безне кызганмыйча таптыйсын?» — дип рәнҗиләрме?..
Галимҗан бер мизгелгә генә күңеленнән шундый тойгы кичерде һәм Воскресенская урамы уртасындагы юкә, сәрби агачлары утыртылган аллея буйлап, Случевскнй бакчасына таба ашыгып атлап китте. *
Соңгы вакытларда аның күңеле күтәренке иде. Ничә еллар буе ашкынган теләк-хыялларына, ниһаять, ирешкән төсле тоя иде ул үзен. Менә хәзер дә ул укуга, мәдрәсәгә мөнәсәбәте булмаган бер очрашуга бара. Аңардан: «Кая барасың? Кем рөхсәт итте сиңа?» — дип сораган, яисә: «Барма! Аягыңны атлыйсы булма!» — дип тыйган кеше юк. Вәли мулла мәдрәсәсендә мондый иркенлек мөмкин идеме сон? Шуңа күрә көзге табигатьнең моңсулыгы да аның күңелендәге куанычлы тойгыларны басып китә алмый иде. Дөрес, Фәйзерахман Урманов очрашасы кешенең кем икәнен атап әйтмәде, тик:
— Шуны бел: кая барачагыбызны һичкемгә дә әйтмә! — дип кисәтеп куйды.
Агынделнең текә яры буенда зур гына кызыл таш өстендә сөйләшеп утырган ике кешене Галимҗан ерактан ук күрде. Берсе, әлбәттә, Урманов булырга тиеш, ә икенчесе — кечерәк гәүдәлесе — мөгаен, шул кешедер. Ләкин якынрак килгәч, шул кешедер дигәне Вәсим Солтанов булып чыкты.
— Әле килмәгән икән,—дип, Галимҗан шәрикләре янына утырды. Тирә-ягына каранды. Искиткеч матур бер күренеш аның дикъкатен җәлеп итте.
Сокланырлык шул! Атластай шома кәүсәле ак каеннар текә яр итәгеннән йөгереп төшкәннәр дә, Агыйдел суына көзгегә карагандай карап, үзләренең зифа буйларына сокланып торалар сыман... Каршы якта — әле яшеллеген югалтмаган киң болыннар. Еракта — юка гына күгелҗем пәрдә бөркәнгән таулар... Юмарт, йомшак кояш нурлары су өстенә көмеш тәңкәләр сибеп уйный...
— Инде кузгалсак та була,— дигән сүзгә Галимҗан хыялыннан айнып киткәндәй булды.
Димәк, очрашу монда булмаячак. Көлешә-шаяра, текә сукмактан су буена төшеп киттеләр. Агач сал-паром аркылы Агыйделнең аргы ягына чыктылар.
Агыйдел белән Дим кушылган төштә кармак салып утырган аксыл- сары чәчле бер яшь балыкчыны күргәч, Фәйзерахман аның янына туктады. Рус телен ватыбрак:
— Здравствуй, рибак! Мнуга налавил риба? — дип сорады.
Егет иңбашына салган вак шакмаклы иске тужурканы киң җилкәсен сикертеп кенә җиргә ташлады. Күзләре өстенә төшеп торган чәчен бармаклары белән артка тарап җибәрде.
— Ваша дорога ведет вон к тем кустам,—дип, сул якка таба кулын сузды ул.
Балыкчы егеттән ераклаша төшкәч, Галимҗан Фәйзерахманга:
— Бу урыс егетен мин синең торган фатирыңда күргән кебек булам. Ул вакытта аның өстендә студент тужуркасы иде бугай,—диде.
— Әйе. Ул янәшә бүлмәдә тора. Миңа рус теленнән дәрес бирә.
Галимҗанны бу җавап канәгатьләндермәде. Уфада университет юк. Студент тужуркасы кигәч, әлеге егет үзе дә студент булырга тиеш. Университетта дәресләр сентябрьдә башлана диләр. Шулай булгач, ни өчен бу октябрь аенда монда, Уфада балык каптырып утыра икән? Ләкин Фәйзерахманнан ул:
— Студентмы? — дип кенә сорады.
Фәйзерахманның җавабы бик кыска булды:
— Куганнар.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ <
«Куганнар... Университеттан куганнар... Үзе монда ят кешеләр күзеннән качып йөргән адәмне каян табарга дип юл күрсәтеп утыра. Ни өчен куылганы да, ни өчен монда утырганы да аңлашыла»,— дип уйлады Галимҗан һәм бу турыда бүтән сорау бирмәде. Сорашырга вакыт та калмаган, чөнки шәкертләр әлеге балыкчы егет күрсәткән куаклыкка килеп җиткәннәр иде.
Куаклар арасындагы кечкенә бер аланда, астына пипжәген җәеп, терсәгенә таянган, егерме дүрт-егерме биш яшьләрендәге киң маңгайлы, сызылып торган кара кашлы, нечкә кара мыеклы бер кеше ята иде. Килүчеләрне күргәч, ул урыныннан торып, аякка басты. Мыек астыннан ап-ак булып тезелеп торган тешләрен күрсәтеп елмайды да;
— Хуш килдегез, егетләр! —диде.
Урманов белән ул таныш икән инде. Башта аңа мөрәҗәгать итте:
— Я, Фәйзерахман, таныштыр иптәшләрең белән.
— Менә бусы — Галимҗан Ибраһимов,— диде Фәйзерахман, Галимҗанга таба кулы белән ишарәләп.— Ислах юлында ялкынлы көрәшче Шуның өчен кадимнең кадиме булган Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылган. Хәзер «Галия»гә укырга килде. Килеп өлгермәде, бөтен шәкертләрне үзенә гашыйк итте, үз «диненә» күндерә башлады дип әйтер идем, соңыннан мактанып, борынын югары чөя башлавы бар. Ә менә бусы — Вәсим Солтанов. Кечкенә, ябык булуына карамастан, бик булдыклы, тырыш егет. Мәгърифәт өчен көрәшкә җанын бирер!..
Ярым шаяртулы, ярым җитди тонда иптәшләре белән таныштырганнан соң, Фәйзерахман ни өчендер бу кешенең исемен әйтмәде.
«Бәлки Фәйзерахман үзе дә аның исемен белми торгандыр», дип уйлады Галимҗан.
— Димәк, монда барысы да ялкынлы көрәшчеләр икән!—дип, яңа таныш тагын бер тапкыр мөлаем гына елмайды да егетләрнең кулларын кысып чыкты, шуннан сон Фәйзерахманга карады:—Фәйзерахман туган, безне нәрсә белән сыйларга уйлыйсың?
Фәйзерахман култык астына кыстырган төргәген җиргә куеп ача башлады. Аннан ике шешә ниндидер эчемлек, бер кисәк казылык, икмәк, ике чынаяк чыкты. Кәгазьне ашъяулык сыман җәеп, ризыкларны шунда тезештерде. Эшен бетергәч, тезләнеп торган хәлдә:
— Рәхим итегез! Сый аз булса да, күп итеп кабул итегез!—дип, кулларын җәеп, түбәнчелекле кыяфәт белән баш иде. Фәйзерахман моңарчы гомерендә бер театр, артист күрмәгән булса да, шулай артистларча кыланырга ярата иде. Аның зифа буена, мәдрәсә шәкерте дип әйтмәслек көязлегенә, кара кашлы, озын керфекле, кара күзле сөйкемле йөзенә, үткен теленә болай кылану бик килешә иде.
Егетләрне көтеп алган кеше:
— Егетләр, әйдәгез утырышыйк. Телләрне чишеп җибәрер өчен, иптәшегез китергән сыйдан авыз итик,— диде дә беренче булып үзе ашъяулык янына утырды. Бераз уйланып торгач, әйтә куйды: —Уңайсызлык булмасын өчен шуны әйтәм: миңа Хөсәен абый дип тә, Хөсәен иптәш дип тә эндәшергә мөмкин. Анысы үз ихтыярыгызда. Тик Хөсәен әфәнде дип атый күрмәгез. Яратмыйм шул сүзне,— диде һәм, бер шешәне ачып, чынаякларга ширбәт сала башлады.
Бер чынаякны Галимҗанга, икенчесен Вәсимгә сузды. Егетләр уңайсызланган сыман күренделәр. Вәсимнең ап-ак йөзенә кызыллык чыкты. Кулына алган тулы чынаякны ул ашъяулык өстенә кире куйды.
— Без бит хәмер эчеп өйрәнмәгәнбез... Кичерәсез инде,— дип, Вәсим тагын колакларына кадәр кызарды.
Хөсәен көлемсерәп куйды:
— Анысы бик яхшы! Ләкин сезне, әйткәнегезчә, «хәмер» эчәргә өйрәтүче мин булмам. Шуның өчен курыкмыйча эчеп җибәрегез, исермәссез!— дип, шәкертләрне тынычландырырга тырышты.
Үзе, җитди сүз башларга да вакыт дип уйлап, Галимҗанга карады:
— Вәли мулла мәдрәсәсеннән ислах өчен көрәшкәнлегегез сәбәпле куылгансыз икән. Сезне ул мәдрәсәдә нәрсә канәгатьләндермәде? Мәдрәсәнең укыту ысулларында нинди үзгәрешләр булуын тели идегез? Минем шуны беләсем килә,— дип сорады.
Хөсәен бу сорауны Галимҗанның күңелендә ни бар, ни югын капшап карау нияте белән бирде. Галимҗан исә күп уйланып тормады, чөнки бу сорау аның күптәнге әрнүле ярасына килеп кагылды. Бу турыда инде ул Вәли мулла мәдрәсәсендә чагында күп уйланган, күп сөйләнгән һәм шуның өчен куылган да иде.
— Мәсьәлә Вәли мулла мәдрәсәсендәге укыту ысулында гына түгел бит. Җәдитчәрәк укытырга тырышкан мәдрәсәләрдә дә шул ук хәл: шәкерт, балалыгыннан башлап, сакал-мыек чыкканчы, ун-унбиш ел ачлы-туклы яшәп, йөзе саргаеп, бөтен бәдәне корып кипкәнче мәдрәсәдә утыра. Әмма нинди белем алып чыга? Бар белгәне биш вакыт намаз... Гарәп теленең сарыфын, нәхуын ятласа да, аерым сүзләреннән башка, телнең үзен белми. Мәдрәсәне бетереп чыкканда, шәкертнең башында белем, кулында һөнәр булмый... Я, мондый укуның кемгә кирәге бар? Әгәр мин мулла булырга, теләнче кебек сәдакага яшәргә теләсәм, яки авылга кайтып, сабый балаларның миен черетергә уйласам, миңа шул мәдрәсәнең биргәне җитәр иде. Балаларның яшь гомерләрен заягъ итәсем килми минем. Кем тизрәк үләр икән дә, кайчан күпме җеназа сәдакасы килер икән дип көткән козгын да буласым килми!..— Шушы җирдә Галимҗан кинәт сүзеннән туктады. Чыраенда уңайсызлану галәмәте күренде. Хөсәенгә карап, аптыраганрак тавыш белән:—«Мин», «мин» дип сөйләгәч, бу үзен генә уйлый икән дип аңлый күрмәгез,— диде.— Ширбәтегез исерткеч булмаса да, мин азрак кызышып киттем, ахрысы. Фикеремне ачыграк аңлатыр өчен «мин»гә күчтем. Әйткәннәрем, әлбәттә, тик минем фикерләр генә түгел. Мәдрәсәләрнең торгынлыгы, тәгассыплыгы белән мие тәмам томаланып бетмәгән һәрбер шәкерт шулай уйлый...
— Үз исемегездән генә сөйләнмәгәнегезне яхшы аңлыйм, борчылмагыз. Вәсим туган белән Фәйзерахман да сезнең һәрбер сүзегезгә кул куяр, әлбәттә! — дип, Хөсәен Вәсимгә карады. Бу егетне дә сүзгә катнаштырасы килә иде аның.
Вәсимнең җавабы кыска булды:
— Галимҗанның мәдрәсәләр турында әйткән һәр сүзе дөрес. Хәзер «Галия»гә җыелган шәкертләрнең барысы да шулай уйлый дип әйтергә мөмкин, чөнки «Галия» шәкертләренең барысы да диярлек я шул иске кадим мәдрәсәләрдән куылган, я кадим мәдрәсәләрне ташлап килгән шәкертләр. Ләкин мин Галимҗан кебек тезештереп сөйли алмыйм. Ул сөйләсен!
Урманов һәр вакыттагы кебек эләктереп алды
— Шәкертләр бушка гына Галимҗанның авызына шайтан төкергән дип әйтмиләр! Ул сөйли башласа, әүлияны да юлдан яздырыр!..
Хөсәен Фәйзерахманның мәзәген кабул итмәде, аңа:
— Син шаяртуларыңны куеп тор әле,—дип, тагын Галимҗанга карады:—Мәдрәсәләрдә сезне’ нәрсә канәгатьләндермәгәне аңлашылды. Сез мәдрәсәләрнең нинди булуын телисез соң?
_ Без дини фәннәр генә укытылмасын, күбрәк тормышта кирәк булган белемнәр бирелсен дибез. Без рус теле укытылуын телибез. Мәдрәсәләр бирә торган белем русларның гимназияләре, реальное училищелары биргән белем белән тиң булсын, яки шуңа якын булсын. Шул вакытта гына без Русиянең гали мәктәпләренә якын бара алачакбыз. Без мәдрәсәләрдән халкыбыз өчен кирәкле һәм файдалы кешеләр булып чыгарга тиешбез дигән хыял белән яшибез...
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВЛ ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Галимҗан ашыкмыйча, тавышын күтәрмичә, башын артка ташлап, ерактагы күгелҗем пәрдә артына яшеренгән таулардан күзен алмыйча сөйли. Хөсәен дә аны дикъкать белән тыңлый һәм әле башын кагып, әле көлемсерәп куя иде.
Галимҗанның туктап, уйланып калганын күргәч, ул тагын сорау бирде:
— «Галия мәдрәсәсе сезгә теләгән белемнәрегезне бирер дип ышанасызмы?
— Әлегә мәдрәсәнең үз бинасы юк, ә вакытлыча шәкертләр урнашкан Зариф мулла мәчете бик кечкенә. Шунлыктан тиешле дәресләрнең барысы да укытылмый. Яна фәннәрне укытырлык мөгаллимнәр дә тиз генә табылмый, ахрысы. Киләсе уку елына «Галия»нең үз бинасы салынып бетәр бәлки. Сабир мулла мәхәлләсенә таш, ком кебек төзелеш кирәкләрен ташыйлар инде...
Фәйзерахман сүзне Галимҗанның авызыннан өзеп алды:
— Имеш, төзелеш кирәкләрен ташыйлар! Сабир мулла: «Минем мәхәлләмә салмасыннар», дип дулый икән, хәтта губернаторга жалоба биргән, диләр!
— Анда салмасалар, әллә Уфада башка урын беткәнме? һәрхәлдә, мәдрәсәнең үзенең зур бинасы булачак. Бер елга куян тиресе дә чыдаган, диләр. Без дә бер елга Зариф мулла мәчетендә түзәрбез әле. Шунысы мөһим: монда, Вәли мулла мәдрәсәсендәге кебек, кешенең инсаният сыйфатын таптамыйлар. Теләсәң нинди китап укы, теләсәң нинди кием ки. теләсәң кыйраәтханәгә, теләсәң театрга бар. Теләсәң җырла, теләсәң көл, тик әхлакка хилаф булган эш кенә эшләмә! — диде Галимҗан иптәшенең сүзенә каршы.
Хөсәен әүвәлге мәсьәләгә кайтты:
— Татар мәдрәсәләре гимназияләр биргән белемне бирергә тиеш, дидегез. Хәзерге көндә дә менә шул гимназияләрдә, реальное училищеларда, хәтта университетларда укып йөрүче татар егетләре бар бит. Ислах таләп иткән шәкертләр дә мәдрәсәләрне ташлап, үзлекләреннән хәзерләнеп, турыдан-туры гимназиягә укырга керсәләр булмыймы?
Әллә бу миннән көләме икән дип шикләнеп, Галимҗан Хөсәенгә күз ташлады. Вәсим белән Фәйзерахман: «Бу ничек дип җавап бирер икән?» дигән сыман Галимҗанга карадылар.
— Безнең мәдрәсәләр биргән белем белән гимназияләрнең ишегенә дә якын барырга мөмкин түгел. Ансын сез мин әйтмәсәм дә бик яхшы беләсез.— диде Галимҗан.— Үзлегеңнән хәзерләнер өчен матди нигез кирәк. Аны каян аласың?
Хөсәен Галимҗанның иңбашына җиңелчә генә кагылып алды да:
— Мәсьәләнең асыл төбе дә менә шунда шул!—диде.— Сез әйтмешли, гади татар баласы нинди генә мәдрәсә бетермәсен, аның өчен университет ишеге түгел, гимназиянеке дә ябык. Гади татар баласына гына түгел, гади еврей, чуваш, мордва һәм башка шундый милләт балаларына да шулай. Тагы шуны да кушарга мөмкин: «кухаркин сын» дип йөртелә торган ярлы рус малайлары өчен дә бу уку йортла-рының ишеге ябык...— Хөсәен сүзен әйтеп бетерде дә егетләргә күз йөртеп чыкты. Галимҗанның «Хөсәения» шәкертләреннән ишеткәннәре исенә төште: Казандагы революцион хәрәкәтләргә җитәкчелек итүче кешеләр арасында Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов исемле татар егетләре дә бар икән дип сөйләгәннәр иде. Үзен «Хөсәен» дип таныткан бу кешенең менә шул татар революционеры Хөсәен Ямашев икәненә Галимҗан хәзер тәмам ышанды. Шуның өчен ул, мондый сирәк очрактан файдаланып, күңелендәге бөтен төеннәрен чишеп калырга, мөмкин булса, киңәшләр дә алырга уйлады. Башкаларның сүз башлавын көтеп тормастан:
— Дөньядагы вакыйгалар без шәкертләргә дә шуны бик яхшы аңлатты, — дип сүзгә кереште. — Без халкыбызның изелеп яшәвен күрәбез. ыңгырашуын ишетәбез, ләкин ана ничек ярдәм итәргә кирәклеген белмибез. Гаделсезлекне күрсен дисәң, халыкны наданлык дөньясыннан алып чыгарга кирәк. Ләкин кем алып чыгачак? Безме? Без бит ф үзебез дә шул кара сөрем эчендә яшибез. Димәк, беренче нәүбәттә без үзебез якты дөньяга нинди юл алып барачагын ачык күрү дәрәҗәсенә килергә тиешбез...
Галимҗаның чырае кырысланган, ул Хөсәенгә караган, һәр сүзен ничектер йөрәгеннән тартып алып әйтә кебек иде.
Хөсәен шәкертләрне сөйләтергә тели иде. Шуның өчен ул тагын бер сорау бирде:
— Халыкны якты юлга чыгарырлык мәгърифәтле кешеләр булырга теләвегез, һичшиксез, изге теләк. Ләкин дөньяда юл бер генә түгел бит. Төрле юллар бар. Сезнең хыялыгыздагы юл халыкны кай якка алып чыгарга тиеш соң?
татар, гарәп телендә генә түгел, рус телендә чыга торган газетларны да алдыралар...
— «Галия» мәдрәсәсе сезгә хыялыгызда яшәгән мәгърифәтне бирер- ме-юкмы, анысын киләчәк күрсәтер,— диде Хөсәен, Галимҗанның бу сүзенә
җавап итеп.— Әмма җиде инеш суы бергә кушылса, тегермәнне дә җимерә, диләр. Сез дә фикердәшләрегез белән кушылып, бер булып керешсәгез, хәзерге көндә өстегезгә алган бурычны үтәү юлында уңышка ирешерсез...—Хөсәен нәрсәгәдер икеләнгән сыман аз гына тукталып торды. Аннары билгеле бер карарга килгән кебек:—Менә Казанда «Әльислах» дигән бер комитет эшли,—диде.— Аның башында Фатих Әмирхан кебек алдынгы фикерле, сәләтле яшьләр тора. Әнә шул комитет белән элемтәгә керсәгез, ничек булыр? — Хөсәен, сүзеннән туктап, егетләргә күз йөртеп чыкты.— Сезнең кебек аңлы-белемле булырга теләгән яшьләр тик Уфада гына түгелдер. Алар Оренбургта да. Астраханьда да, гомумән, мәдрәсәле һәрбер шәһәрдә булырга тиеш. Сез ул шәкертләр белән дә элемтәгә керергә тиешсез дип уйлыйм...
Яшьләр арасындагы элемтә, бәйләнешләр турында әнә шулай шактый гына гәпләшкәннән соң, Хөсәен аларга кызыклы гына бер киңәш тә әйтеп куйды.
— Бәлки сезгә шәкерт газетасы кебек берәр нәрсә турында уйла
Галимҗан: «Чыннан да, юл бер генә түгелдер шул. Күп юлларның берсен сайларга кирәк булачак...» —дип уйлады.
Урманов та. Солтанов та эндәшми утырдылар. Аларның да башларында шул уй иде. «Син башладың, син дәвам ит», дигән сыман, алар икесе дә Галимҗанга карадылар. Галимҗан да моны сизде.
— Мәсьәлә дә шунда шул,— дип, ул сүзгә кереште дә бераз уйланып торды. Аннары үкенечле кыяфәттә кулын селтәп: — Без бу юлны үзебез дә ачык күрмибез бит әле,— диде.— Якты юлны эзләп табар өчен хакыйкый белем белән коралланырга кирәктер! Бу — безнең беренче нәүбәттәге вазифабыз дип уйлыйм. Бәлки бу коралны безгә «Галия» бирә алыр. Бүгенге көндә дә ул кадим мәдрәсәләр белән тиңләштерелмәслек дәрәҗәдә алда. Шәригатькә сыймый дигән булып, төрле мәдәни күңел ачулардан тыймыйлар. Мәдрәсәгә
ӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
нырга кирәктер, — диде ул.
Урманов б\ юлы да сабырсызлык күрсәтте:
— Газета дисез! Ул бит машинада басыла. Ул чаклы зур-зур кәгазьләрне без каян алырбыз! Безгә машина каян килсен!..
Вәсим, сирәк кашларын җыерып. Урмановка карады:
— Тукта әле. Фәйзерахман, кешегә сүзен сөйләп бетерергә бир! Дуамалланма!..
Галимҗан исә бер сүз дә дәшмәде, тик ничектер чырае яктырыбрак киткән кебек булды.
Фәйзерахманга җавап биргән сыман, Хөсәен сөйләп китте:
— Сезгә бит типографияләрдәге кебек зур машиналар кирәк түгел. Урам коймаларына ябыштырылган прокламацияләрне күргәнсездер. Менә шулар күләмендә булса җитә бит сезгә. Андый зурлыктагы газетаны җилем басма белән дә чыгарып була. Сез әнә теге, су буенда утырган балыкчы егеткә мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә кирәк әсбапларны табып бирер. Кызганычка каршы, мин сезнең белән якын арада очраша алмам. Миңа моннан мөмкин кадәр тизрәк китәргә кирәк. Сез балыкчы егет белән элемтәне өзмәгез. Аның файдасы тияр...
Большевик Саммер аркылы РСДРП Үзәк Комитетыннан һәм Уфаның большевиклар оешмасыннан Хөсәен инде кирәк булган матди ярдәм алган һәм якын көннәрдә Оренбургка китеп татар телендә большевистик идеяләрне пропагандалаучы газета чыгару эшенә керешергә тиеш иде.
Ул, чалбарының кечкенә кесәсеннән чыгарып, сәгатенә карады:
— Миңа кузгалырга вакыт икән. Бигайбә, егетләр.— Аннары тирә- якка карап кулы белән ишарә итте:—Әгәр сезне бу матур манзара үзенә җәлеп итмәсә, ун-унбиш минуттан сез дә кайту юлын карарсыз,— дип өстәде. Аягына торып басты.— Сезнең кебек егетләр белән танышуыма бик шатмын. Иртәме-соңмы, чын юлыгызны табачагыгызга ышанам,— дип, шәкертләр белән саубуллаша башлады.
Галимҗанның кулын кысканда, аның күзләренә карап, бераз уйланып торды да:
—• Ә сезнең, Галимҗан туган, телегез бик бай, шома. Вәли мулла мәдрәсәсендә күргәннәрегез, аннан ни өчен куылганыгыз турында, кыскасы, ислах өчен көрәшегез, омтылган максатларыгыз турында язып карасагыз ничек булыр икән? Бу сезнең кулыгыздан килерлек эш дип уйлыйм. Хәзер андый нәрсәләрне бастырырлык татар газеталары да юк түгел. Ислах юлында үзе бер агитация булыр иде,— дип, Галимҗанның күңеленә коткы салды һәм, шәкертләр белән тагын бер тапкыр саубуллашып, шәһәр ягына таба китеп барды.
3
Егетләр бераз вакыт эндәшмичә, уйланып утырдылар. Ниһаять, Вәсим иптәшләренә күтәрелеп карады:
— Мин дөрес аңлаган булсам, теге балык каптырып утырган егет аркылы Хөсәен абый безгә шәкерт газетасы бастырыр өчен ниндидер җилемле тартма бирергә вәгъдә итте бугай...
— Шулай булса, бу бит әйтеп бетергесез зур ярдәм булыр иде безгә!—дип, сүзгә Галимҗан да кушылды.— Югыйсә, бу җилем басма дигән нәрсәне без каян табар идек? Аны безгә кем бирер иде?! Әгәр, чыннан да, безгә ул нәрсәне бирсәләр, газета чыгару кебек эшне башкарырга көчебез җитәрдер, ә?
Әгәр мөмкин булса, егетләрнең газетаны шушы җирдә үк баса башларлык дәртләре бар иде. Ашкынып торуын башта Урманов белдерде:
— Алай булгач, дуслар, бу унбиш минутны да бушка үткәрмик. Эшне хәзер үк башлыйк!
«Галия» мәдрәсәсенә килә торган һәрбер газетаның «Вакыт», «йолдыз» дигән кебек исемнәре булуын хәтерләп:
— Башласак башлыйк,— диде Галимҗан.— Исемсез газета булмый. Башта исем кушарга кирәк. Я, нинди тәкъдимнәрегез бар? — дип сорады.
Тегеләр уйга калдылар. Ниһаять, Фәйзерахман кычкырып әйтеп салды;
— Мин таптым: газетаны «Шәкерт тавышы» дип атыйбыз!
— Син бик кычкырма әле, монда чукрак кешеләр юк!—диде ана Галимҗан. Аннары Вәсимнән сорады:—Ә син нинди исем куяр идең?
Вәсим гадәтенчә сабыр тавыш белән: ♦
— «Шәкерт тавышы» дигән исем дә яхшы, ләкин «Безнең юл» ди- g сәк, яхшырак булмасмы икән? Син үзең ничек уйлыйсың?—диде. 2
Галимҗан, ерактагы тауларга карап, бераз җавапсыз утырды. Шун- = нан соң иптәшләренә таба борылып: *
— «Шәкерт тавышы» да, «Безнең юл» да бик яхшы исемнәр,— g Диде. Җанлана төшеп, үз фикерен әйтергә кереште:— Ләкин бит газе- з таны зур итеп чыгара алмабыз, Хөсәен абый жилем басмада прокла- = мация зурлыгында гына итеп басарга мөмкин дигән кебек булды. Исе- “ ме озын булса, күп урын алыр. «Аң» яки «Ирек» дип атасак, ничек ♦ булыр? Без бит иптәшләребезне ирекле, аңлы булырга өндибез...
Бу тәкъдимгә каршы килмәделәр, газетаны «Аң» дип атарга бул- о дылар. =<
Кәгазь, буяу алыр өчен дип. шунда ук утыз бишәр тиен салышып, 2 бер сум да биш тиен акча җыйдылар. Аны Фәйзерахман кулына тап- g шырдылар. Галимҗанга—газетаның максатын аңлаткан баш мәкалә « язу, Урмановка — чит шәһәрләрдә укучы шәкертләргә хитап язу бурычы © йөкләнде. Вәсимнең язуы бик ачык һәм матур булганлыктан, аңа бу s мәкаләләрне акка күчерү эшен тапшырдылар. g
Эшне шулай үзара бүлешкәннән соң, егетләр кузгалырга булдылар. ы Су буенда теге балыкчы егет күренми иде инде. Ул Хөсәен белән бергә киткәнме, әллә аны саклап артыннан атлаганмы? — анысы шәкертләр с өчен билгесез иде. Ихтыярсыз, алар шул җирдә беразга тукталдылар. u Вак дулкыннар белән каплана башлаган Агыйдел суы өстенә карап тордылар. Куанычлары эчләренә сыймаган төсле, өчесе дә бердән киерелеп тирән итеп сулап куйдылар. Моны үзләре дә сизде: бер-беренә карап көлешеп алдылар. Ниһаять. Галимҗан:
— Кайтыйк, туганнар. Җилемле тартма килгәнче уйланасы уйлар күп әле! —дип, шәһәр ягына таба борылды.
4
Газетаның беренче санын Урманов белән Солтанов шәкертләр күрмәгән арада аларның урын-җирләре арасына тыгып куйдылар. Оренбург, Троицк, Казан, Астрахань мәдрәсәләренә икешәр-өчәр нөсхә җибәрделәр.
Кичен урын-жирләрен таратып, ятарга хәзерләнә башлагач, шәкертләр арасында шау-шу кузгалды.
— Кара әле. бу нәрсә?
— Минем дә әйберләрем арасыннан килеп чыкты!
— «Аң» — «Галия» шәкертләренең газетасы дип язылган!..
Барысы да тәбәнәк өстәл өстендәге җиделе лампа тирәсенә килеп тыгызландылар. Фәтхел Корбангалиев газетаны тиз генә укып чыкты да, кемнедер эзләгән төсле, Шәрикләрен күздән кичерде. Йокларга хәзерләнеп сузылып яткан Солтановны күргәч, аның янына барды:
— Бу синең кул язуың! Әйт, моны кемнәр белән чыгардыгыз? — дип, газетаны Вәсимгә сузды.
Вәсимнең болай да аксыл чырае тагы да агарына төште. Ул яткан урыныннан торып утырды. Бераз вакыт ни әйтергә белмичә, кулындагы газетага карап торды. Вакытны күпме генә сузма, кайчан да булса барыбер җавап бирергә кирәк бит. Ниһаять, ул:
— Чыннан да, минем язуга охшый икән шул, — диде дә тагын туктап калды. Башын түбән иеп, Фәтхелгә карамаска тырышты.— Ләкин моны мин язмадым. — дигән булды.
— Син мине алдый алмассың, мин ул хәтле ахмак түгел! Бу —синең язуың. Шик-шөбһә юк! Дөресен әйт! Бу эшкә минем дә катнашасым килә!..
Фәтхелнең бу сүзеннән Вәсим уйга калды. Ул бит Фәтхелне «1 ос- мания» мәдрәсәсеннән үк яхшы белә. Фәтхел — чын күңеленнән ислах теләүче шәкерт. Аңа тулысынча ышанырга мөмкин. Газета эшендә дә файдасыннан башка зарары тимәс иде. Менә бит, газетаның беренче саны алай ук күп басылмады. Шулай да баскан бер кәгазь бөгәрләнеп- бөгәрләнеп чыга. Алар белән бөтен бүлмә тула. Шуларны тигезләп, авыр нәрсә белән бастырып барыр өчен дә бер кеше кирәк... Ләкин Галимхан белән киңәшмичә үзе генә ни әйтсен?!.
Вәсимнең эндәшми калуын Фәтхел үзенчә: «Җиңдем бугай» — дип аңлады һәм җиңүен ныгытыр өчен, Вәсимнең җавабын да көтмичә:
— «Госмания» мәдрәсәсендә биш йөздән артык шәкерт изелеп ятуы турында язган бер нәрсәм бар минем, — диде. — Бу нәрсә «Аң»га бик килешеп китәр иде. Мәкаләгә рәсем дә ясап куйдым: зур бер арбага бик күп шәкерт башы салып, Хәйрулла ахун Госманов аларны авыр калак белән изеп маташа. Әгәр шундый рәсемне куеп чыгарсаң, газета тагын да кызыграк булыр иде дим...
Ниһаять, Вәсим билгеле бер карарга килде, ахры, Фәтхелгә күтәрелеп карады:
— Син сабырсызланма әле. Барыбер хәзер мин сиңа бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Белешеп карыйм. Әгәр берәр нәрсә ачыкланса, сиңа хәбәр итәрмен.
Бу җавап канәгатьләндермәсә дә, Фәтхел артык бәйләнеп утырмады, чөнки бу мәсьәләне чишү Вәсимнең генә кулында түгеллеген белә иде ул.
«Башкалар белән дә сөйләшсен. Ни дип әйтерләр. Аннан сон ни эш- ләячәгебезне күрербез»,— дип уйлады Фәтхел. Шулай да Вәсимне кисәтеп куйды:
— Бу газетаны чыгаручылар кемнәр икәнен белми бу дип уйлама! Бик яхшы чамалап алдым мин аны. Әгәр син миңа иртәгә җавап бир- мәсәң, мин үзем ул кешеләр белән сөйләшәм!
Ләкин Галимҗан да, Фәйзерахман да Фәтхелнең теләгенә каршы килмәделәр.
— Газетабызны «Галия» шәкертләренең газетасы» дип атадык. Шулай булгач, ни дип Фәтхел кебек аңлы, дәртле шәкертләрдән яшеренеп маташырга?! Аның кебекләр газетада язышырга теләсәләр — язсыннар, эшләргә теләсәләр — эшләсеннәр. Аның кебекләрнең язганнары газетабызның рухына хилаф булмас!—диде Галимҗан.
Галимҗан мәдрәсәгә бик ашыгып килеп керде.
Суыктан аның яңаклары алсуланып кызарган, керфек-кашларының һәр төгенә кадәр ак бәс утырган иде. Ул ике кулы белән, юынган төсле, битен сөртеп алды. Куллары юешләнгәч, кесәсенә тыгылып, кулъяулык эзләде. Таба алмагач, ике кулын ике чабуына сөртте. Күзенә очраган шәрикләрен кулы белән ымлап янына чакырды, тик аларның якын килгәнен көтмичә, үзе каршы атлады. Галимҗанның бөтен хәрәкәтләре гадәтендә булмаганча ашыгыч кебек иде. Аның нидәндер бик дулкынланган булуын иптәшләре шунда ук сизеп алдылар.
Галимҗан мәдрәсәдән читтә, фатирда торгач, үзенең Шәрикләреннән башка кешеләр белән дә күп аралаша. Шуның өчен дөнья хәбәрләрен
алардан алдарак белеп тора иде. Аның тәнәфес вакытында, яки дәресләрдән соң калып, шәһәрдәге, хәтта илдәге яңа хәбәрләрне сөйләвенә иптәшләре күнеккән иде. Бу юлы да алар: «Ниндидер бик кызыклы хәбәр алып килгән бугай, югыйсә, болай дулкынланмас иде»,— дип. Галимҗан тирәсенә җыелдылар. Галимҗан бүреген, пальтосын салып, аларны янында басып торган Вәсим кулына тоттырды. Аннары иптәш- ♦ ләрен көттермичә, сөйли башлады:
— Дәрес башланырга вакыт аз калды. Сүзне озынга сузмыйча хәзергә шуны гына әйтәм: иртәгә төнге поезд белән Уфа губернасыннан Думага сайланган вәкилләр Петербурга китәчәк икән. Вокзалга приказчиклар, гимназистлар аларны озатырга төшәчәк. Дума әгъзаларына үзләренең теләкләрен, таләпләрен әйтәчәкләр. .Минемчә, безгә дә җыелышып вокзалга төшәргә кирәк. Без дә үзебезнең теләкләребезне белдерик. Дума мәҗлесләрендә алар безнең таләпләрне дә тормышка ашыру юлында көрәшсеннәр. Мин үзебезнең берничә таләбебезне язып өлгердем, ләкин хәзер аларны укып торырга вакыт юк. Шуның өчен безгә дәресләрдән таралмыйча Дума әгъзаларына тапшырачак йомышларыбыз турында уйлашырга кирәк. Җыелышка уйлашып, хәзерләнеп килегез.
Шәкертләр арасыннан кемдер:
— Мөселманар исеменнән Думага сайланган әгъзалар кемнәр алар? —дип сорады.
Сорауга җавап бирүче булмагач, Галимҗан:
— Берсе — Сабир мулла Хәсәнов, икенчесе — Стәрлебаштан зур бай сәүдәгәр Шакир Тукалев, өченчесе — алпавытлардан мирза Кугушев. Мин белгәннәр менә шулар,— диде.— Әлбәттә, бу вәкилләр бөтенләй үк ышанырлык кешеләр түгел,—дип өстәп китте Галимҗан.— Ләкин татарның бер сүзе бар бит: ятып калганчы, атып кал, диләр. Әх, юкка атмадык, бәлки тидергән булыр идек, дип, соңыннан үкенерлек булмасын...
Галимҗанга сүзен бетерергә туры килмәде, коридорда мөгаллимнәре күренде.
Дәрестән соң дәвам иткән җыелышта шәкертләр Галимҗанның Дума әгъзаларына мөрәҗәгать итеп язган таләпләрен тыңладылар. Бу таләпләр шәкертләр арасында күп сөйләнгән, җилем басма газеталарында да күп басылган, күп язылган мәсьәләләр турында иде. Шуның өчен татар мәдрәсәләрендә ислах кирәклеген исбат итә торган бүлекне шәкертләр хуплап каршы алдылар.
— Шушы таләпләргә кушыласызмы? Тагын нинди теләкләрегез бар?—дип сорады Галимҗан, таләпләрне укып чыккач,
Шәкерт хокуклары турында бер-ике өстәмә ясалгач, таләпнамәне кабул иттеләр һәм аны вокзалда Дума әгъзаларына кычкырып укуны Галимҗанга тапшырдылар.
Икенче көнне, шәкертләр җыелышып вокзалга төшкәндә, Дума әгъзалары әле килмәгәннәр иде. Бераз көткәннән соң алар да. үзләренең озатучылары белән килеп, вокзалның беренче классына кереп утырдылар. Шәкертләр Дума әгъзаларының каршыларыиа барып бастылар һәм тирән ихтирам күрсәтеп сәлам бирделәр. Фәтхел Корбангалиев, башкалардан алгарак чыгып, Дума әгъзаларына мөрәҗәгать итте:
— Без, «Мәдрәсәи галия Диния» шәкертләре, үзара киңәшкәннән соң, сезгә, ягъни Думага халык хадимнәре булып сайланган вәкилләргә, үзебезнең мәгариф, мәгърифәт юлындагы теләкләребезне вә таләпләребезне белдереп, безнең бу таләпләребезне Дума мәҗлесендә киңәшеп, тикшертеп, тормышка ашыруыгызны үтенәбез...
Вәкилләрнең йөзләрендә беркадәр аптырау, каушау галәмәтләре сизелсә дә, алар, алыш-биреш турындагы әңгәмәләрен туктатып:
< «к. У.» № 2,
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
49
— Рәхим итегез! Рәхим итегез!..
— Сөйләгез, тыңлыйк!—диештеләр.
Яхшы кәгазьгә бик пөхтәләп, матур итеп язган таләпнамәне Галимҗан кесәсенән чыгарып укый башлады. Ләкин ул икенче пунктны да укып өлгермәде, кинәт каяндыр ике жандарм килеп чыкты. Берсе таләпнамәне тартып алмакчы булып. Галимҗанның уң беләгеннән тотты. Галимҗан кәгазьне тиз генә сул кулына күчереп, кесәсенә яшерде. Таләпнамәне ала алмагач, жандарм Галимҗанның күкрәгенә төрткәләп, залдан куа башлады. Икенче жандарм, сыбызгысын сызгырта-сыз- гырта:
— Уходите добром, а то плохо будет! В кутузку хотите угодить! — дип, шәкертләрне ишеккә таба тибәрә иде. Шәкертләр шауларга, кычкырышырга тотындылар. Залдагы тәртипсезлектән файдаланып, Кырмыскалы егете Мөхәммәдетдин эскәмиягә сикереп менде дә матур, көчле тавыш белән:
— Әй, сез! Думага сайланган әфәнделәр! Уфаның ике жандармыннан курыккан куян йөрәгегез Петербург жандармнарын күргәч ярыла күрмәсен! — дип кычкырды.
Залдагы ыгы-зыгы, шау-шу арасында колакны ертырлык итеп черелдәгән хатын-кыз тавышы ишетелде. Болай да куркынган әфәнделәрнең йөрәгенә бу ачы тавыш тагын да көчлерәк дәһшәт салды. Алар утырган урыннарыннан сикереп тордылар, төсләре китеп, ыгы-зыгының ип кызу җиреннән читкәрәк шуарга ашыктылар.
Жандармның сызгыртуына, залга городовойлар килеп керде. Болар ярдәме белән, ниһаять, шәкертләрне залдан куып чыгара алдылар. Ләкин яшьләр жикел генә бирешергә теләмәделәр. Урамга чыккач, мәдрәсәгә кайтып китмичә, барысы бергә җыелып перронга чыктылар. Перронга аяк басу белән Мөхәммәдетдин «Марсельеза»ны җырлый башлады. Башка шәкертләр җырны күтәреп алдылар. Галимҗан, һәр вакыттагы кебек, үзе җырламыйча, җырчыларның алдына чыгып, дирижерлык итә башлады. Перронга төрле яктан халык агылды. Ләкин аларга «Марсельеза»ны ахырына кадәр җырларга туры килмәде. «Почта, телеграф» дип язылган ишектән ниндидер бер кеше ашыгып чыкты да җырчылар янына йөгереп килеп:
— Тизрәк таралыгыз! Шәһәрдән казачиларны чакырттылар! — дип кычкырды.
Күз ачып йомганчы перрон бушап калды.
Бу вакыйгадан соң Галимҗан байтак вакыт күңелсезләнеп, чырае караңгыланып йөрде. Аны һаман бер уй борчый иде:
«Дума әгъзалары булгач, без халкыбызның теләкләренә колак салырга бурычлыбыз! Шәкертләргә тимәгез! Алар хаклы булса, Дума мәҗлесләрендә без бу турыда фикер алышырбыз!» — дип, бу кешеләр жандармнарны да туктатырга тиешләр иде. Ә алар ни эшләделәр? Үзләре тизрәк городовойлар артына яшеренделәр. Болар да халык вәкилләре, имеш! Юан корсак байларның, карагруһ муллаларның, ничә мең дисәтинә җирләре булган мирза-алпавытларның халык ихтыяҗларында ни эшләре бар?! Авыру хәлен сау белмәс, ач кадерен тук белмәс, дип тикмәгә әйтми шул халык! Ләкин ни өчен халык мондый кешеләрне Думага сайлаган икән?» —дип уйланды ул.
«Патша манифест игълан итте, халыкка ирек бирде. Хәзер халык үзенең вәкилләрен сайлап, шул вәкилләре аркылы Думада үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүне таләп итәчәк. Думага сайланган вәкилләр — халык ихтыяҗларын үтәүче хадимнәр!» дип газеталарның көн саен тәкърарлаган сүзләренә шулай балаларча ышануына Галимҗан бик гарьләнә иде.
Ләкин тормыш бер җирдә генә тормый шул. Кеше алдына ул яңа- дан-яңа өмет, шатлыклар, уңышлар белән бергә, яңадан-яңа мәшәкать, бурычлар, эшләр тудыра тора. Элекке кайгы, мәшәкатьләр, гарьләнү, алданулар әкрен-әкрен артка кала бара, акылның «тәжрибә» дигән почмагында сакланырга тапшырыла, яки кара кан булып укмашып, йөрәк төбендә ятып кала.
Бара-тора Галимҗанның да бу ачулары басылды. Аның алдына яңа бурычлар, яңа мәшәкатьләр, яңа эшләр килеп басты. Тиздән мәдрәсәдә имтиханнар башланырга тиеш. Имтиханнарны тыңларга читтән бик күп кунаклар киләчәк, имеш. Димәк, Зыя Камалиның йөзенә кызыллык китермәс өчен, мәдрәсәнең абруен төшермәс өчен, шәкертләр имтиханга бик тырышып хәзерләнергә тиешләр. Киләсе ел укыту программасына нинди фәннәр, нинди үзгәрешләр кертү турында үзара уйлашырга, бу турыдагы таләпләрне мәдрәсә идарәсенә тапшырырга кирәк. Кыскасы, алда эшләр күп. Төшенкелеккә бирелергә вакыт юк!
6
«Галия» мәдрәсәсендәге беренче уку елы үзенең ыгы-зыгылы то мышы белән үтеп тә китте. Көз, кыш буе укыган сабакларын ничек үзләштергәнлекләрен сынау вакыты — язгы имтиханнар килеп җитче.
Татар дөньясында беренче югары мәдрәсә булган «Галия»гә имтихан вакытында төрле яктан татар зыялылары, иганә биргән байлар, мирзалар килде. Бу кунаклар арасында «Галия»нен дуслары бел.-и бергә дошманнары да бар иде. Соңгылары арасында иң усалы, Зыя К i- малиның күптәнге көндәше һинди Минһаҗ иде. Зыя Камали «Галия» мәдрәсәсен ачам дип хәбәр таратып, халыктан ярдәм сораган чакта, хвалынскнлы һинди Минһаҗ да, гали мәдрәсәсе ачам дип, халыктан акча җыйган иде. Ләкин Хвалынскида гали мәдрәсә ачылмый калды, чөнки җыелган бөтен акчаны Минһаҗ өйләнеп, зур туй ясап сарыф итеп бетергән иде.
«Галия»дә имтиханнарны моңарчы татар дөньясында күрелмәгән алым белән кабул итәләр: өчәр-дүртәр шәкертне чакырып, мөгаллимнәр каршына утырталар. Аларга билетлар тәкъдим ителә. Бу билетлар арасыннан шәкертләр, жирәбә тарткан кебек, сайламыйча, кайсы туры килсә, шуны алырга тиешләр. Билетларга ел буена укытылган һәр фәннән икешәр-өчәр сорау язылган һәм шәкертләр шул сорауларга җавап бирергә тиешләр.
Хәтта ялкаурак саналган шәкертләрнең дә җаваплары имтихан алучыларны канәгатьләндерерлек иде.
Имтихан алучыларның уртасында утырган Зыя Камалиның йөзендә хозурлык чаткылары уйный. «Куйган көчебез бушка китмәгән, чәчкән орлыкларыбыз әрәм булмаган икән. Сусаган җир яңгыр суын ничек йотып алса, болар да биргән белемне шулай йотып алганнар!» — дип уйлап куанып утыра иде ул.
Ләкин кунакларның иң алгы рәтендә утырган һинди Минһаҗның элек-электән күңелендә Зыя Камалига каршы урын алган көнчелек хисе торган саен көчәя бара иде. «Мәдрәсәне дә сала башлады. Талә- бәләр дә җыйды. Инде имтиханнары да уңышлы үтеп бара. Кара син, шәкертләренең теле телгә йокмый! Бөтен сорауларга шартлатып җавап биреп торалар. Бу хәл Камалиның абруен тагын да арттыра бит...» — дигән уй һиндигә тынгылык бирми иде. Үзенә кирәк чакта төрле хәйлә, хәтта хыянәтләрне дә чит күрмәгән Минһаҗның башына кинәт: «Тукта әле, монда берәр хәйлә юкмы икән? Мөгаен, бу җирәбә кәгазьләре шә-кертләргә алдан күрсәтелгәндер! Шуның өчен аларның җаваплары да шомадыр!» — дигән уй килде. Имтихан биреп торган шәкертнең сүзен
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
бүлеп, Минһаҗ урыныннан торды, Зыя Камалига карап бик төче итеп елмайды да:
— Мөхтәрәм Зыя әфәнде! — диде —Сезнен сәләтле мөдәррис икәнегезне без барчабыз да бик яхшы беләбез. Укыткан сабакларыгызны таләбәләрегез яхшы үзләштергәнлегенә дә шик-шөбһәбез юк! Шулай булгач, алдан җаваплары хәзерләнгән сорауларны кәгазьгә язып, имтихан вакытында шәкертләрдән жирәбә тарттырмасагыз да булыр иде,— дип, күкрәгенә кулын куйды, башын иеп алды да урынына утырды.
Шәкертләр арасында гына түгел, кунаклар арасында да ниндидер бер хәрәкәт булып алды: берәүләр йөткергән сыман иттеләр. Икенчеләре тамак кыргалап куйды, бүтәннәр утырган урыннарыннан кузгалып, нидер әйтергә теләгән төсле күренделәр. Галимҗан белән янәшә утырган түземсезрәк Фәйзерахман, шул минутта ук аякка басып, Минһаҗның тетмәсен тетәргә дип кузгалган да иде инде, Галимҗан аны иңбашына басып кире утыртты.
— Без аңар тәнәфес вакытында арт сабагын укытырбыз. Хәзер исә аның кирәген бирергә синнән олырак кешеләр дә табылыр! —дип, күзе белән Зыя хәлфәне күрсәтте.
Чыннан да, бу бит Зыя Камалины күз буяуда гаепләү иде. Көтелмәгәндә шундый тупас яла ишеткәч, Зыя Камалиның гарьләнүдән тыны кысылды, йөзе агарып китте. Шулай да ул. бөтен көчен туплап, тынычланырга тырышты. Алдындагы стаканга графиннан су салып эчте, аннары аягүрә басты да Минһаҗга карап, һәрбер сүзен аерып-аерып:
— Мөхтәрәм Минһаҗ әфәнде!—дип сөйли башлады. — Башымда «Мәдрәсәи галия» ачу фикере тугач та галиҗәнаб мирзаларымыз һәм зыялы байларымыз биргән иганәләре аркасында максадымызга ирешкән соңында, ягъни хыялымызда яшәгән мәдрәсәне ачып, таләбәләрне укыта башлагач та, бөтен теләгебез яшь буынга хакыйкый белем бирү, яшьләрне чын мәгънәсендә мәгърифәтле кешеләр итеп тәрбияләү иде. Мәдрәсәдәге барча мөдәррисләр дә таләбәләргә мөмкин кадәр тирән һәм әтрафлы белем бирергә тырыштылар. Таләбәләремез күңел куеп укыганнар икән, без мөдәррисләрнең сарыф иткән көчләре бушка китмәгән икән, бүгенге имтихан шуны һәркемгә күрсәтмәктә дип уйлап, куанып утырмакта идем. Ләкин, тәәссефкә каршы *, хөрмәтле мөсафир- ләремез 26 27 арасында бу турыда шикләнүчеләр бар икән. Хөрмәтле мө- сафирләремезнең күңелендә бу турыда һичбер төрле шик-шөбһә калмасын өчен, имтихан кабул итү тәртибен бераз үзгәртүне тиеш табам. Шикләнүен беренче булып нзһар иткән28 мөхтәрәм Минһаҗ әфәндегә үтенечем шул: имтихан ителәчәк шәкертләр арасыннан ул теләсә кемне күрсәтсен. Шул шәкерттән без билетсыз, кыш буе укыган фәннәре буенча башымызга нинди сорау килсә, шуны сорап, аның белем дәрәҗәсенә бәя бирермез. Әгәр мөсафирләремез дә шәкерткә сорау бирергә теләсәләр— рәхим итсеннәр!..
Кунаклар арасыннан кемдер:
Кирәкми! Имтихан шул башланган тәртибе белән бара бирсен! — дисә дә, һинди Минһаҗ бу сүзгә әһәмият итмәде, алга атлап, шәкертләр арасына керде. «Менә хәзер кызык күрерсез!» — дигәндәй, авызының бер кырые белән генә мыскыллы елмаеп, ул уртадарак утырган Мөдәррис исемле шәкертнең җилкәсенә тотынды. Мөдәррис аңа сәерсенгән бер төс белән күтәрелеп карады. Билетсыз имтихан тотарга Минһаҗ аны сайлап алганлыгы Мөдәрриснең башына әле барып җитмәгән иде. Янәшә утырган Мөхәммәдетдин аның кабыргасына төртте:
‘Тәәссефкә каршы — кызганычка каршы
27 Месафир — кунак.
’Изһар итү — күрсәтү, сиздертү, ачык итеп әйтү.
— Тор, алга чык! Хәзер син имтихан тотарга тиеш. Эләктең, малай, кармакка! —дип пышылдады.
Мөдәррис алга чыгып утыруга, аңа бер-бер артлы сораулар ява башлады. Бер мөгаллимгә җавап биреп өлгерми, икенчесе тагын биш- алты сорау хәзерләп куя. Кунаклар да, шәкертләр дә аның өчен чын күңелдән борчылып, тын да алмыйча, җавабын көтеп торалар иде. Ләкин шәкерт хәлфәләренең дә, Шәрикләренең дә йөзенә кызыллык китермәде, һәр сорауга җавап бирә торды. Мөдәрристән имтихан ала башлауга инде бер сәгать чамасы вакыт үтте. Кунаклар ялыга башла-дылар, әмма сораулар һаман тукталмый иде.
— Бу кәгазьне үзең укы да Мөхәммәдетдингә тапшыр.— дип. Галимҗан Фәйзерахманга кәгазь сузды.
Кәгазьгә мондый сүзләр язылган иде: «Мөхәммәдетдин! Тәнәфес башлану белән бу оятсыз Минһаҗны уратып алыйк. Яныңдагыларга шуны әйт: гафил булып, төрле якка олакмасыннар. Син үзең дә алга чыгып, бөтен кеше ишетерлек итеп көр тавыш белән Тукайның Минһаҗ турында язган шигырен әйт. Бу шигырьне белмәсәң, менә ул, ятла
Таш ташыйлар, анда Минһаҗ «Галия» нигезен сала Туй ясыйлар, монда Минһаҗ гаилә нигезен сала
Салыныр да. төпләнер дә. бик уңайдыр соңгысы, Шикләнәм мин әллә иик, булмас кебек әүвәлгесе'.
Калган ягын без үзебез башкарырбыз».
Фәйзерахман кәгазьне укып чыкты да, Галимҗанга борылып:
— Бу шигырь кая басылган иде? Минем аны бер җирдә дә укыганым юк,—дип пышылдады.
— Ул бер җирдә дә басылмаган әле. Миңа аны. шигырьнең кулъязмасыннан күчереп, Казаннан җибәрделәр,— дип Галимҗан да пышылдап җавап кайтарды. Урманов кәгазьне яңадан ипләп дүрткә бөкләде дә алдагы рәттә утырган шәкерткә тапшырды. Кулдан-кулга күчеп, кәгазь Мөхәммәдетдингә барып җитте. Ул чыннан да бу шигырьне белми икән. Ара-тирә кәгазьгә карый-карый, шигырьне ятлый башлады.
Вакыт үтә бирә. Мөдәрристән имтихан ала башлаганга инде ике сәгать тулды.
— Бу нинди эш тагын?! Болай барса, көн буена ике-өч шәкерттән генә имтихан алачаклар. Димәк, безнең сыйныфка гына иң кимендә алты-жиде көн кирәк булачак!—дип. Галимҗан Фәйзерахманга пышылдады.
Кунаклар арасыннан да.
— Җитәр инде! Бичара шәкерт кенә түгел, без дә арыдык!
— Шәкерткә «тәхсин» куегыз да тәнәфес игълан итегез, — дигән ризасыз тавышлар ишетелә башлады.
Зыя Камали да, башка мөгаллимнәр дә җитәрлек йончыганнар иде. Шәкертне инде әйтәсе юк. Маңгаена бәреп чыккан эре тир тамчыларын ул күптән жиң очы белән сөрткәли башлаган иде.
— Алай булгач, кунакларның үтенече буенча ярты сәгатькә тәнәфес игълан ителә^—дип, Зыя Камали, аркасын турайтып, аякка басты.
1 Тукайның бу эпиграммасы 1909 елда «Әдәбият» исемле җыентыкта гына (Юнчы дәфтәр) басылып чыга. «Галия»дә беренче имтихан 1907 елда була Матбугатта чыкканчы бу эпиграмма кулъязма рәвешендә аерым кешеләр кулында булган икән дип уйларга туры килә, чөнки Галимҗан Шәрикләреннән берсе әйтүенчә, эпиграмманы Мөхәммәдетдин имтихан вакытында кунаклар алдына чыгып, кычкырып укыган — Г. М
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Тәнәфес башлангач, халык сөннәт бүлмәсенә чыгу белән, шәкертләр Минһаҗны күздән югалтмаска тырышып, кунаклар артыннан агылдылар. Сөннәт бүлмәсенә чыккач, ипләп-ипләп кенә, кунакларга кагылмаска тырышып, Минһаҗны уратып алдылар.
Зыя Камали кунаклар, шәкертләр артыннан сөннәт бүлмәсенә чыкканда, Мөхәммәдетдин Минһаҗның алдына ук килеп баскан да көр, матур тавыш белән бөтен бүлмәне яңгыратып Тукайның эпиграммасын әйтеп тора иде. Зыя Камалиның беренче омтылышы шәкертләр арасына кереп, Мөхәммәдетдинне читкә алып чыгу һәм аңа; «Оят түгелме сиңа кунакны шулай мыскылларга? Ул тотнаксызлык күрсәткән икән, ояты үзенә булсын. Сезнең «Галия»дә алган белемнәрегез ни дәрәҗәдә нигезле, әтрафлы икәнен Минһаҗ әфәндегә генә түгел, бөтен кунакларга Мөдәррис бик яхшы күрсәтте бит!» — дип, үгет-нәсихәт бирү иде. Ләкин хисаптан, тарихтан дәрес бирүче мөгаллим Гариф Байчурнн моны сизеп алды да Зыя Камалиның кулыннан тотты:
— Тимәгез! Шулай кирәк ул Минһаҗга! —диде.
Мәчет эченнән тышка саф һавага чыгарга хәзерләнгән кунаклар, Мөхәммәдетдиннең Тукай шигырен шулай матур итеп, Минһаҗның алдына басып әйтүен ишеткәч, атлауларыннан туктадылар, кызыксынып тыңлап тора башладылар. Күбесенең йөзендә мыскыллы елмаю уйный иде.
Минһаҗ мондый һөҗүм булыр дип көтмәгән, билгеле. Шәкертләр арасыннан ычкынырга тырышты ул. Ләкин бер яктан Фәйзерахман, икенче яктан Галимҗан, арттан Фәтхел, алдан Мөхәммәдетдин һәм башка шәкертләр аны шундый тыгыз итеп уратып алганнар иде, ычкыну түгел, кузгалырга да мөмкинлек юк иде. Бик нык эләккәнен сизеп, ул калтырана ук башлады.
Мөхәммәдетдин шигырьне әйтеп бетерүгә, Минһаҗның алдына Фәйзерахман килеп басты һәм чак якасыннан тотмыйча:
— Без ике-өч көннән таралырга тиеш. Эшләр болай барса, имтихан ай буена да сузылыр. Безнең монда артык торырлык акчабыз юк! Әгәр имтиханны шулай суздыртам дисән, безнең белемебезгә ышанмасаң, «Галия» салам дип, халыкны алдап җыйган акчаңны безгә бир! Без ул акчага имтиханнар беткәнче монда яшәрбез! — дип, бөтен халыкка ишетелерлек итеп кычкырды.
Минһаҗның тезләре, буыннары бушап калды.
— Бәбкәйләрем! Мин бит сезнең белемнәрегезгә ышанмыйм дип әйтмәдем, тик әнә теге жирәбә кәгазьләрегез турында гына әйттем. Бик яхшы укыган икәнсез, машалла!—дип мыгырдана башлады ул, ә үзе эченнән: «Нигә кирәк иде миңа телемне тыя алмыйча сөйләнергә?! Хәзер инде менә халык алдына чыгып мәсхәрә булырга калды!»—дип, үз-үзен тиргәде, тәнәфестән соң кунаклар һәм шәкертләр алдында акланырга тиеш тапты.
Халык имтихан бүлмәсенә кереп урнашкач, Минһаҗ аякка басты да:
— «Галия»гә башка мәдрәсәләрнең иң зирәк, иң акыллы, алдынгы фикерле шәкертләре килеп тупланганын мин күз алдымда тотмаганмын икән, — диде. — Минем төп ялгышым менә шул игътибарсызлык аркасында. Бу — гафу итәрлек хәл дип уйлыйм. Шуның өчен баштарак шәкертләрнең яхшы җавап бирүләренә шикләнеп каравымны кичерерсез дип үтенәм. «Галия» мәдрәсәсендә шәкертләр чын-чыннан белем алтайлыкларына мин генә түгел, башка кунаклар да тулысынча ышандылар һәм моңа чын күңелдән шатландылар дип беләм. Шуның өчен, вакытны бушка үткәрмичә, имтиханны әүвәлгечә билетлар васитасы белән кабул итүегезне үтенәм, диде ул. Теле бу дөрес сүзләрне татлы тавыш белән әйтсә дә, эчен зәһәрле ут көйдерә иде аның...
Галимжан, зур базарга чыгып эзләнә торгач, Солтанморатка кайтып китәргә хәзерләнгән бер арба хуҗасын тапты. Бу — шәһәр базарына бәрәңге сатарга килгән урта байлыклы Заһит абзый икән. Үзе авылдаш, үзе муллабызның улы дип, Заһит Галимҗаннан акча алмаска ♦ булды. Кечкенә төенчектәге юк-бар акчасына юнәткән шәһәр күчтәнәчләрен, биш-алты китаптан гыйбарәт бер бәйләмне Галимҗан арбага китереп куйды. Үзе дә менеп утырды.
Мәдрәсәдәге соңгы көннәр бик арыткан икән аны. Юлда ул күбесенчә йоклап кайтты. Уянган вакытларында уйлары һаман әтисе белән очрашу, сөйләшү, аңлашу турында булды: «Мин бит хәзер татарның иң гали мәдрәсәсенең шәкерте! Әткәй моны, әлбәттә, бик яхшы аңларга тиеш. Хәзер инде ике арабызда әшәке яла ягучы Заһидулла хәзрәт юк. Инде әнкәйнең дә күңеле тынычлангандыр. Әткәй дә, былтыргы кебек, Заһидулла хәзрәтнең пычрак ялаларына ышанып: «Менә бит нинди синең сөекле улларың! Иркәли-иркәли бозып бетердең үзләрен!» дип борчымый торгандыр инде әнкәйне...»
Әнисе исенә төшкәч, Галимҗанның авылга тизрәк кайтып җитәсе килә башлады. Әгәр мөмкин булса, арба хуҗасы Заһит абзый кулыннан чыбыркыны алып, атны үзе куалар иде.
Галимҗан ничаклы ашкынса да, Солтанморатка шул көнне үк кайтып җитмәделәр. Ике ара, артык булмаса, йөз чакрымнан ким түгелдер. Уфадан чыкканның икенче көнендә генә ат Гыйрфан мулланың капкасы төбенә килеп туктады.
Галимҗанның, арбадан төшеп, Заһит абзыйсына рәхмәт әйтеп кулын кысуын беренче булып Габделхәким күрде. Ул, өй артындагы бәрәңге утыртылачак җирне карап, иңбашына көрәк күтәреп кайтып килә иде.
Соңгы ел эчендә малай матураеп, үсеп киткән. Күреп алуга, ул, шатлыгыннан кара күзләрен елтыратып, авызын колагына чаклы ерып, абыйсына таба атылды. Килеп җитү белән:
— Исән-саумы, абый?! — дип кулын сузды. Бу хәрәкәте дә мин хәзер кечкенә малай түгел инде! дигән мәгънәне аңлата иде.
Галимҗан, сөенеп, энесен баштанаяк күздән кичерде. Кочаклап аркасыннан какты.
— Инде син дә егет булып киләсең!—диде, ләкин эченнән: «Авыл мәктәпләреннән ерак китә алмас, укымыйча калуы әйбәт түгел», — дип көенеп уйлап куйды.
Габделхәким ян капканы ачып җибәрде дә:
— Әнкәй, Галимҗан абый кайтты!—дип кычкырып, кулындагы көрәкне ишегалдына ташлады, Заһит абзыйлары кулыннан төргәк белән китап бәйләмен килеп алды. «Болар синекеме?» дип тә сорамады. Китаплар булгач, әлбәттә, абыйсыныкы!
Заһит абзыйларына тагын бер кат рәхмәт әйтеп, ян капкадан ишегалдына кергәннәр генә иде, каршыларына ашыгып әнкәләре килеп чыкты. Ул Габделхәкимнең кычкырганын ишеткән икән. Галимҗан да анасына каршы омтылды.
Хәсәнә остабикә инде кырык биш-кырык алты тирәләрендәге олыгаеп барган хатын булса да, матурлыгы әле сулмаган иде. Киресенчә, шушы минутта шатлык нуры чәчеп торган озын керфекле кара күзләре, елмайган иреннәре арасыннан күренгән энҗедәй ак тешләре аны тагын да матуррак итә иде.
— Шөкер ходайга! Син дә сау-сәламәт кайттың! —дип, улын кочаклап, аның маңгаеннан, ике күзеннән үпте. Аннары ике кулын Галимҗанның иңбашларына куеп, үзе арткарак чикте, улының ябыга төшкән йөзенә карады.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
— Бик ябыккансың, йончыгансың. Былтыр бер дә ял итмәдең шул, балам!—дип, башындагы яулыгының очы белән күзләрен сөртте.
Галимхан әнисенең әле бер кулын, әле икенчесен алып үбә башлады.
— Чү, балам! Ниткәнең? Кирәкми! — дип, Хәсәнә остабикә кулларын ычкындырырга ашыкты.
Галимханның әнисе белән күрешүен читтән карап торган Габделхәкимнең сабыры бетте.
— Я, хитәр инде, абый! Әйдәгез, өйгә керик! Әнә Шакирхан абзый да чыкты, өйгә чакыра, — диде.
— Чыннан да, нәрсә дип мин сезне монда, ишегалдында тотам! Әйдәгез өйгә,— дип, әнисе Галимханны яшь бала кебек кулыннан хитәк- ләп өйгә таба алып китте.
Өйгә керә торган өч басмалы баскыч өстендә аларны Шакирхан каршы алды. Абый белән эне бер-беренә елмаеп, сүзсез генә кул биреп күрештеләр. Әнкәләре аларның икесенең дә аркаларыннан кагып, ишектән кертеп хнбәрде. Алар артыннан Габделхәким белән үзе дә керде.
Зал дип йөртелә торган зур бүлмәдә беркем дә юк иде. Бүлмәдәге бөтен нәрсә әүвәлгечә үз урынында икән. Әнә, кергәч үк уң кулдагы почмакка зур көзге эленгән. Урамга караган ике тәрәзәгә мәк чәчәкләре чигелгән ак пәрдәләр корылган. Тәрәзә төпләрендә — яран гөлләре. Каршы стенага киң агач карават терәп куелган. Аның өстендә — матурлап, кабартып куелган ястык-мендәрләр...
Залны үтеп, сәкеле бүлмәгә чыктылар. Сәке өстендә аякларын бөкләп Гыйрфан мулла утыра иде. Галимханга әтисе шактый картайган, ябыккан кебек күренде. «Әллә әткәй авырыймы икән? Алай чәче-сака- лы яртылаш агарырлык бик карт та түгел бит әле!» — дип уйлады ул, ләкин бу күңелсез уйларын тыштан сиздермәскә тырышты. Күтәренке рух күрсәтеп, елмайды. Кулын күкрәгенә куеп:
— Әссәләмәгаләйкем, әткәй!—дип сәлам бирде.
Гыйрфан мулла да улының сәламен кабул итеп:
— Вәгаләйкемсәлам! Әйдә, утыр, угылым, сөйлә, ниләр алып кайттың?—диде.
Әтисенең соңгы соравында нинди борчылу барлыгын Галимхан бик яхшы аңлады. Юкка борчылмасын өчен, ул сандык өстендәге китап бәйләмен сузылып алды. Бәйләмне чишеп, китаплар арасыннан ялтырап торган кызыл кәгазьгә бик пөхтәләп төргән бернәрсә чыгарып бирде. Әткәсе гахәпләнгән кыяфәт белән бу нәрсәне улының кулыннан алды. Матур кызыл кәгазьне сүтә башлады. Шакирхан белән Габделхәким дә кызыксынып, әтиләре янына килделәр. Ялтыравыклы кызыл кәгазь эченнән аннан да матур, ак атласка охшаган, өстенә алтын белән язган калын кәгазь килеп чыкты. Бу — Галимханның шаһәдәтнамәсе икән. Укытылган бөтен фәннәр буенча алган билгеләре тик тәхснн генә, ягъни гел бишле генә икән. Моны күргәч, Гыйрфан мулланың чырае ачылып китте.
— Машалла! Башка ни дип әйтерсең?!—диде дә тагын:—Машалла!— дип кабатлады. Шәһадәтнамәне Галимханга кайтармады, тезе өстенә куйды. Ашханә ягына карап: — Анасы, кил әле!—дип кычкырды Кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, ашханә ишегендә күренгән остабикәсенә карап, Гыйрфан мулла чакыру ишарәсе рәвешендә кулын болгады:
— Якынрак кил әле!
Остабикә баскан урыныннан кузгалмыйча гына:
Ни булды, тизрәк әйт инде! Ашханәдә эшем башымнан ашкан! — диде.
— Син барып Хәтимә җиңгәнне чакыр әле. Килеп әнкәңә булышсын. «Абыйлар кайтты. Табын .хәстәрләшергә килсен!» диген, — дип, Гыйрфан мулла сандык өстендә аякларын салындырып утырган Габделхәкимгә боерды, аннары хатынына карап: — Бераз вакытка гына сәке читенә утырсаң, балаларын ачтан үлмәс әле. Якынрак килеп, менә бу кәгазьне яхшылап карасаң, үзең дә үкенмәссең, — диде. Шәһадәт - намәне тез өстеннән алып, Хәсәнә остабикәгә сузды.
Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Гыйрфан мулла кулындагы кәгазьнең алтын язулары белән уйнап, чаткылар кабызып алды.
— Монда чыннан да бер мәгънә бардыр, — дип, остабикә кызыксынып, сәке янына килде, иренең кулыннан шәһадәтнамәне алды.
Хәсәнә остабикә үз заманасы өчен яхшы белем алган хатын иде, ягъни укый гына түгел, яза да белә иде. Гыйрфан муллага иргә чыккач, яшь Хәсәнә остабикә булып кызлар укытырга хыяллана иде. Ләкин ул яшьлек хыялларын тормышка ашыра алмады. Троицкидан авылга, Солтанморатка, күчеп килү белән, шәһәрдә туып үскән назлы Хәсәнәне йорт-җир эше бөтен авырлыгы белән басты. Яңа урында, бигрәк тә авыл җирендә, тормыш корып җибәрү җиңел булмый шул! Караңгы- лы-яктылы вакытта ук җылы түшәгеңнән торып, сыер саварга, угын кертеп мичләрне ягарга, камыр басарга кирәк... Кыскасы, шундый эшләр бер-бер артлы тезелеп кенә тора. Кара төнгә кадәр шулай. Инде күнегә башладым дигәндә, балалар дөньяга килде. Аларны карарга, тәрбияләргә, үскәннәрен үстерергә, үлгәннәрен, канлы күз яшьләрен түгеп, соңгы сәфәрләренә озатырга кирәк булды... Әнә шулай Фәрданәне, Нәфисәне, иң соңыннан Гобәйдулланы озатты ул.
Шулай да авыл мәктәбенә биргәнче, балаларына беренче хәреф танытучы, укырга-язарга өйрәтүче, акны карадан аерттыручы ул үзе булды.
Шәһадәтнамәне кулына алып, андагы билгеләрне күргәч, ул дулкынланып бер улының, бер иренең күзенә карады. Балалары алдында беркайчан да иренә каршы сүз яки берәр кеше турында начар сүз әйтмәгән Хәсәнә остабикә бу юлы тирән үпкә хисенә бирелеп:
— Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, әткәсе, — диде. — «Ул синең кәҗә сакал Заһидуллаң бала өстенә яла яга»,—дидем. «Мондый кабахәтлекләрне эшли торган бала түгел безнең Галимҗан, булмас!» — дидем, ә син миңа ышанмадың. Имеш, олы башы белән, хәзрәг намын күтәргән кеше ялганламас, ди идең. Менә сиңа аның бөтен сүзләре ялган булуына шаһит!—дип, шәһадәтнамәне иренең алдына салды.
Гыйрфан мулла ни әйтергә белмичә, уңайсызланып, башын иде, ләкин бу уңайсыз хәлдән аны ишектән килеп кергән Хәтимә җиңги коткарды. Аны күрү белән Гыйрфан мулла:
— Я. әнкәсе! Әнә, ярдәмчең дә килде. Табыныңны тизрәк хәстәрлә, карыныбыз бик ачты,—дип, хатынын ашханәгә җибәрде, аның туры сүзенә җавап бирүдән котылырга ашыкты. Хәсәнә остабикә дә, улы Галимҗанның ерак юлдан кайтканын хәтерләп, Хәтимә җиңги белән ашханәгә чыгып китте
Ашап-эчеп алгач, Шакирҗан
— Әзрәк йөреп килмибезме?—дип, Галимҗанны урамга чакырды. Галимҗан, ризалык күрсәтеп, утырган урыныннан кузгалган иде, әнисе Шакиржанны шелтәләп алды:
— Урамда нинди ашыгыч эшең бар? Кешенең, рәтләп төн йокламыйча, ерак юлдан кайтканын онытма! Ичмасам, җылы өйдә безнең белән сөйләшеп утырсын азрак!..
Галимҗан кире урынына утырды. Әнкәсенең бу сүзеннән соң чыгып «итәргә омтылса, әткәсен дә, әнкәсен дә санга сукмау булыр кебек лгоелды аңа Шакирҗан исә, урынсыз сүз әйткәнен сизеп, Габделхәким
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВЛ ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ ф
янына, сандык өстенә барып утырды. Бертөрле дә уңайсызлык булмаган кабек, Галимҗан Габделхәкимнән:
— Син нинди эшләр бетереп, көрәк күтәреп йөри идең? —дип сорады.
Габделхәким инде табын яныннан торгач, зурларның сөйләшкәннәрен тыңлап, яраткан урыны — сандык өстенә күчеп утырган иде. Көтмәгәндә абыйсы үзенә сүз кушканын ишеткәч ул:
— Миңа әйтәсеңме, абый? — дип сорады.
— Әлбәттә, сиңа! Көрәк күтәреп килүче мин түгел, син идең бугай. Әллә мин яңлышаммы?
Габделхәким көлеп җибәрде:
— Әйе, әйе, мин идем. Бәрәңге җирен казырга дип чыккан идем. Җир әле бик юеш икән. Кайбер чокыр урыннарда кар да эреп бетмәгән. Казымадым, кире кайттым.
Бераздан Гыйрфан мулла намазга китте, Шакирҗан белән Галимҗан да урамга чыктылар. Аларның барырга дип ниятләнгән билгеле бер урыннары юк, шулай да абый белән эне икәүдән-икәү генә калырга телиләр иде.
Капка алдында бер мәл эндәшмичә торгач, алар ничектер үзлегеннән уңга, күпер янына борылдылар. Күпергә барып җиткәнче сөйләшмәделәр. Аларга менә шулай берсүзсез янәшә бару да рәхәт иде. Күпер өстендә туктап, Аургазы белән Түрсегеленең апа белән сеңел кебек кочаклашып, иркенләп акканын карап тордылар. Ниһаять, Шакирҗан телгә килде:
— Халык сезнең «Галиямне бик мактый. Анда исәп-хисап кына түгел, һәндәсә, җәбер, җәгърафия, тарих, рус теле кебек әллә ничаклы яңа фәннәр укыталар, имеш. Мәдрәсәгезнең мактаулы даны Төркстан- га чаклы барып җитте. Синең шаһәдәтнамәңне әткәйләр кулыннан алып карарга уңайсызландым, шуның өчен нинди фәннәрдән имтихан тотканыңны белә алмадым.
— Быел укыту программасына кергән бөтен фәннәрне укыта алмадылар. чөнки мәдрәсәнең үз бинасы салынып бетмәде, ә Зариф мулланың кечкенә мәчетендә программа буенча укытырга тиешле шартлар юк, — дип, үзенең мәдрәсә хәлләрен сөйләргә кереште Галимҗан.
Шакирҗан аны бик игътибар белән тыңлап торды һәм ахырдан үзен кызыксындырган тагын бер мәсьәлә турында сорады:
— Син кыш буе Уфада фатирда тордым дип язган идең. Быел мәдрәсәнең үз бинасы салынып бетсә, мәдрәсәдә торачаксыңмы, әллә тагын да фатирга чыгачаксыңмы? —дип сорады ул.
— Фатирга чыгармын дип уйлыйм. Шуның өчен быел язгы кыр эшләре бетү белән кая да булса китеп, имтиханнарга хәтле җитәрлек акча табу юлын карарга кирәк. Аннары бер таныш студенттан русча укырмын дигән ниятем дә бар. Кыскасы, байтак акча кирәк булачак...
— Быел мин дә сиңа ярдәм итә алмам. Менә нәрсә, Галимҗан: монда кыр эшләрен мин Әхми белән икәүләп тә башкарырмын. Ярдәмгә Габделхәким дә бар. Мин бит быел көзгә чаклы авылда булам, чөнки көз көне мин солдатка каралырга тиеш. Шулай булгач, сиңа монда артык эш тә табылмас. Син бер атна-ун көн ял ит, иртәрәк юлыңны кара. Кай якка барырга уйлыйсың?
Яз, җәй булдымы, шәкертләрнең барысы диярлек казакъ арасына тарала. Ул якларда эш тапканчы байтак эзләнеп йөреп, вакыт әрәмгә китмәсме икән, Кавказ ягына китсәм ничек булыр икән, дип тә уйлыйм Анда татарлар да, нугайлар да күп диләр. Күнегелмәгән, ерак юл димәсәң...
Апрель урталарында Галимҗан Кавказ ягына юлга чыкты.
Солтанмораттан чыгып киткәндә, уйсу җирләрдә, тау башларында әле карлар эреп бетмәгән, аяк асты тездән былчырак иде. Нугай даласының нәкъ уртасына урнашкан Тирәкле мәктәп дигән җиргә килеп төшкәндә әле апрель азаклары гына булса да, җәймә шикелле тип-тигез ♦ далада ямь-яшел үлән үскән, кыр үләннәре чәчәкләр аткан иде. Бер якка карасаң — бөтен дөньяга кук чәчәк сибелгән төсле, очсыз-кырыйсыз киңлек! Икенче якка карасаң — алтын төсле сары чәчәкләр киң кырны каплап алган! Нинди генә үләннәр юк монда! Менә башаклары бәләкәй генә себеркегә охшаган зөбәрҗәт төсле яшел йонча, сарут. Әнә анда — .хуш исле чабыр, әрем, бөтнек. Саф һавасын сулаган саен күкрәк киңәя, иркенәя бара кебек. Нәфис зәңгәр ефәк төсле күк йөзендә йөзеп йөргән ак болытлар әллә ничек күңелне канатландыра, үзләре белән сине дә очыртып алып китәрләр сыман...
Нугай даласы Галимҗанны әнә шулай шагыйранә каршылады.
Тирәкле мәктәп — авыл дисәң авыл түгел, шәһәр дисәң шәһәр түгел, шундый бер җир икән. Монда чыннан да ике бүлмәле мәктәп бинасы бар. Мәктәпнең ишегалдына дүрт сәрби агачы утыртылган. Шушы дүрт сәрбидән башка бөтен авылда бер агач та юк диярлек. Ләкин төньякта Кума, көньякта Терек елгалары буенда, мул тормышлы нугайларның чыгыр белән сугарыла торган алмагач, чия. йөземнәр утыртылган бакчалары— кавын, карбыз, кыяр, кабак үстерә торган яшелчә бакчалары— бустаннары бар диләр, ә бу киң далада исә алар терлек асрау белән шөгыльләнәләр икән.
Мәктәпнең бинасы булса да, мөгаллим булмау сәбәпле авылның карты-яше диярлек укый-яза белми. Шуның өчен Галимҗанны Тирәкле мәктәптә бик шатланып каршы алдылар, мәктәпне ачып, аның бер бүлмәсенә яшь мөгаллимне урнаштырдылар.
Укырга теләүче балалар күп иде. Хәтта зурлар арасында да:
— Мага сан билгеләрен өйрәтсәнә. Алыш-биреш иткәндә кирәк буладыгу! һәммәсен исеңдә тотып булманды. Сан билгеләрен белеп бер ергә язып куйсаң, каккан казыктай булып тора бирәдә. Кызларга 1 барып малны кибетчегә сатканда, ул чутның төймәләрен ул як-бу якка сугады да, сага фәләнчә манит дип, акча санап бирәде. Дөрес әйтә- деме, алдатадымы — алла беләде. Чут сукмага өйрәтсәң, мулла Галимҗан, синең кулыңны буш итмәс идем гу!—дип килүчеләр аз булмады.
Галимҗан үзе белән берничә әлифба китабы, егермеләп дәфтәр, карандаш алып килсә дә, чут алып килмәгән иде. Китергән дәфтәрләре, карандашлары да җитмәячәге аңлашылды. Шунлыктан, берсенең киңәше буенча, быел кысыр калган биш-алты сарыкны аякларын бәйләп арбага салдылар да. бер кешене утыртып. Кизлерга җибәрделәр, грифель такталар, дәфтәр, язу карасы, каләм, булса берничә әлифба, бигрәк тә биш-алты чут алып кайтырга куштылар.
Әллә Галимҗанның мөгаллимлек сәләте көчле идеме, әллә шәкертләрнең белемгә омтылышлары бик зур идеме — апрель аенда хәреф танымаганнар июнь аенда инде иҗекләп укый башладылар, ә исәп- хисап, чут сугарга өйрәнүчеләр хисапның дүрт гамәлен авырлык белән үзләштерсәләр дә, чут сугарга бик тиз остарып киттеләр.
«Мин моннан киткәнче балалар әлифба китабын укып чыгачаклар, укырга-язарга өйрәнәчәкләр. Киләсе елда тагын монда шул ук әлифбаны күтәреп килсәм, бу балалар өчен файдалы булмас. Укытуны дәвам иттерү өчен әлифбадан башка китаплар кирәк булачак. Ләкин нинди китаплар? Безнең үзебезнең татар телендә кулга алырлык бер кыйраәт
<К ы з л а р» — Кизлер шәһәре.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
тә юк бит! Иске мунча, иске таш дигәндәй, тагын шул «Шәрхе Габдулла», «Сөбателгаҗизин», гарәп теле сарыфы, нәхуымы?! Ә нигә соң беренче адымыбыздан башлап, соңгы сулышыбызга кадәр безгә ярдәмче булган, тормышыбызга ямь, мәгънә биргән үзебезнең ана телебез кануннарын өйрәнү урынына, көндәлек тормышыбызда кирәк булмаган гарәп теле кануннарын өйрәнәбез?!» — дип уйланды Галимҗан.
«Ләкин ана телебезнең кануннарын өйрәтә торган китапларны каян табарга соң? Алар бармы икән? Булса, ни өчен аларны мәдрәсәләребездә укытмыйлар?» — дигән сорау туды аның башында. Ләкин монда, Тирәкле мәктәптә, торып кына бу сорауларга җавап таба алмаячагын Галимҗан яхшы белә иде. Шуның өчен ул Уфага кайткач бу турыда сорашырга, эзләнергә карар итте.
Июнь ае кергәч, һава көннән-көн эсселәнә башлады. Мондый кызуга күнекмәгән Галимҗан, әүвәлге көннәрдәге кебек, балалар мәктәптән чыгып китү белән, үзе дә далага чыгарга ашыкмый башлады. Эссе кояш астында корып саргайган, күңел кузгаткыч сафлыгын югалткан дала хәзер инде аны үзенә тартмый иде. Өйлә вакытларында ишегалдына чыгарга туры килсә, үзеңне янып торган кызу мич эченә кергән кебек хис итәсең. Шуның өчен ул ахшам намазына чаклы бүлмәсеннән чыкмаска булды. Ләкин вакытын бушка үткәрергә гадәтләнмәгәнлек- тән. тик ятып уза торган бу сәгатьләр Галимҗанны изә, газаплый иде.
Нугай даласына килгәннән бирле, Хөсәен белән очрашу, аның белән сөйләшү әледән-әле Галимҗанның исенә төшкәләде.
«Вәли мулла мәдрәсәсендә күргәннәреңне, башыңнан үткәннәрне язып, берәр газетага бастырырга бирсәң, бу үзе фикердәшләрегезне берләштерүгә, ислах өчен көрәшне киңәйтүгә ярдәм булыр иде»,—дигән иде Хөсәен. Аның бу киңәше Галимҗанның күңелен торган саен ешрак кытыклый башлады.
«Халыкның карты-яше яктылыкка омтыла. Әллә нихәтле Кавказ кабиләләре арасында кысылып калган бу нугайларның балалары гына түгел, олылары да белем алырга тырыша, дөньяда ачык күз белән яшәргә телиләр. Ә безнең мәдрәсәләребез мәгърифәтнең якты йөзен ачып бирү урынына, халыкны наданлык баткаклыгыннан ычкындырмас өчен бөтен көчләрен куялар! Дөрес әйтә Хөсәен абый: бу карагруһларга каршы нинди корал тапсаң, шуның белән көрәшергә кирәк!' Әгәр Вәли мулла мәдрәсәсендә минем башымнан үткән хәлләр бу юлда1 көрәш коралы була алса, язарга кирәк!..»
Әнә шундый уйлар Галимҗанның күңеленә тынычлык бирми иде. Бер көнне дәфтәр уртасыннан алынган шакмаклы озынча кәгазьгә соңгы елларда аның йөрәген гел яндырып торган:
Ачылмасмы татарның пке күзе?
Җәһаләттән һәлак була милләт үзе! Мондан соң күренмәсме икән безгә Мәгъшукамез мәгарифнең якты йөзе?
— дигән юллар төште.
Кадим мәдрәсәнең бусагасын атлап кергән беренче адымыннав башлап, монда үткәрелгән соңгы көнгә чаклы шәкертнең башыннан кичкән бөтен авырлыкларны тасвир итәргә уйлады Галимҗан. Хикәянең: «Октябрьның соңгы көннәре якынлашты»,— дигән беренче сүзләре- язылды.
«Галия»дә кыш буе җилем басма газетага мәкаләләр яза-яза Галимҗанның каләме шомарган иде. Әйтергә теләгән фикерен укучыларга аңлатырлык сәләт сизә иде ул үзендә. Бер яктан, язу теләге көчәя барганга, икенче яктан, тасвир итәргә теләгән вакыйгаларның һәрберсе диярлек үз башыннан кичкәнгә яки күз алдында булып үткәнгә, бу беренче әсәр тиз һәм җиңел язылды. Күңелендә кадим мәдрәсәгә каршы.
сакланган бөтен нәфрәтен әйтеп бетергәч, ул еллар дәвамында йөрәк төбенә кара кан булып җыелып килгән чиксез авыр хатирәләрдән арынган төсле булып, җиңеләеп китте.
Тирәкле мәктәптән китәр вакыт җиткәндә, хикәя инде язылып беткән һәм исеме «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дип куелган иде.
Шәһиттән алган соңгы хатта, Казанда «Әльислах» исемле яшьләр ♦ газетасы чыгачак, дигән хәбәр бар иде. Аның язуына караганда, бу газета үзенең төп максаты итеп мәктәп-мәдрәсәләрдә ислах өчен көрәшне куячак икән. Шуның өчен Галимҗан үзенең беренче әсәрен бу газетага җибәрергә булды.
9
1907 елның октябрь башларында шәкертләр «Галия»гә җыелганда аларны төшләренә дә кермәгән бер күренеш — таштан салынган өч катлы бина каршылады. Мәдрәсә искиткеч иде: аның иң өске өченче катында—сыйныф бүлмәләре. Бүлмәләрдә — ялт итеп торган өр-яңа кара парталар, язар өчен зур кара такта элеп куелган, тәрәзәләре зур, яп-якты... дәрескә керү-чыгу кыңгырау белән.
Урта катта ятак бүлмәләре. Монда ике катлы караватлар. Караватларда матрас, мендәр, юрган. Иске мәдрәсәләрдә башка баш. аякка аяк куеп идәндә тезелешеп ятарга күнеккән шәкертләргә караватларның ике катлы булуы да сәер күренмәде, киресенчә, мәдәни бер комфорт булып тоелды.
Аскы катта ашханә, кухня һәм башка хуҗалык бүлмәләре. Бу катта шулай ук аш пешерүче, аның ярдәмчеләре һәм башка эшчеләрнең фатирлары.
Тик быел ашау бушлай түгел икән. Шулай да шәкертләрнең күпчелеге мәдрәсә ашханәсендә ашарга булды, чөнки ашларны монда бик яхшы, тәмле итеп пешерәләр, хаклары да укучыларның хәле җитәрлек арзан иде.
Шәкертләрнең саны да быел былтыргы белән бөтенләй чагыштыра торган түгел: өч йөздән артык! Кай яклардан гына килмәгәннәр! Монда җилем басма «Аң» газетасының тәэсире яхшы булган, күрәсең, һәрхәлдә, безнең яшь газетачыларыбызның күңелләрендә шундый горурлык хисе юк түгел иде.
Укытучыларның да саны былтыргыдан артык. Инде җәбер-алгебра, һәндәсә-геометрия, физика кебек фәннәр дә укытыла башлаячак, имеш.
Галимҗан хикәя язып, «Әльислах» редакциясенә җибәрүе турында иң якын дусларына да бер сүз әйтмәде, ләкин үзе мәдрәсәгә килеп керү белән китапханәгә ашыга. «Вакыт», «Таң йолдызы», «Казан мөхбире» кебек дикъкать белән карап чыга торган газеталарын чнтк» алып куя да «Әльислах»ны эзли башлый иде. Менә ул бүген дә газетаны кулына алу белән соңгы битендәге «җаваплар»га күз ташлады. Гадәттә, газеталарның бу битендә төрле кимчелекләре булу сәбәпле кабул ителмәгән әсәрләрнең авторларына киңәшләр басыла иде. Галимҗан монда үзенең яки әсәрнең исемен тапмагач, башка битләрне дикъкать белән карап чыкты. Ләкин аңа күп көтәргә туры килмәде. Тик шунысы гаҗәп булды: мәдрәсәгә килеп керү белән китапханәгә чапкан Галимҗан беренче хикәясе басыла башлаган санны иң элек үзе күрә алмады. Газетаның ул саны җомга көн кичкырын килгән икән. Җомга көннәрдә татар мәдрәсәләрендә дәресләр булмаганлыктан, читтә квартирда яшәгән Галимҗан ул көнне мәдрәсәгә бармыйча, якын иптәшләрен үз фатирына чакырган һәм шәкертләрнең белем дәрәҗәләрен арттыру өчен «Белем җәмгыяте» дигән бер түгәрәк төзү турында киңәшләшеп утырганнар иде.
ГӨЛСЕМ мөхәммәдовл ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Шимбә көнне мәдрәсә ишеген ачып, коридорга аяк басу белән, аны иптәшләренең сәер күз карашлары гаҗәпләндерде.
«Әллә өс-башымда берәр кимчелек бармы икән?»—дип уйлады Галимҗан. Ләкин бу фикереннән шундук кире кайтты. Әгәр шулай булса, шәкерт дигән адәм күрү белән генә чикләнмәс, шаркылдап көләр, мәзәк сүз әйтеп, артыңнан кычкырып калыр иде. Димәк, башка сәбәп бар...
Галимҗанның бу шиген мәдрәсәнең үзендә яшәгән Шәһит белән Вәсим тараттылар. Алар кичә Галимҗанның фатирыннан кайткач, «Әльислах» газетасын укып өлгергәннәр икән.
— Күрдеңме, Галимҗан, «Әльислах» газетасында синең әсәреңне бастыра башлаганнар, — дип, шат чырай белән кычкырды Шәһит.
— Кадим мәдрәсәсенең нәкъ үзен тасвир иткәнсең! Укыганда жы- лыйсың да, көләсең дә килә! Инде дәвамы кайчан чыгар икән?—дип сорады Вәсим.
— Егет икәнсең, Галимҗан!—дип кычкырып, шул арада каяндыр Салих та атылып килеп чыкты.
Галимҗан тирәсенә шәкертләр җыела башлады. Язучы булып, әсәр язып, газеталарда бастыргач, аның тышкы кыяфәтендә дә әдиплеген белдереп торган берәр галәмәт бардыр, тик без моңарчы илтифат кына итмәгәнбездер,— дигән сыман, алар Галимҗанга текәлеп-текәлеп карыйлар иде.
— Бөтен шәкертләрнең исе китте! Кичә «Әльислах»ны чак кына өзгәләп бетермәделәр! Берсенең кулыннан икенчесе тартып алып укыды'..— дип, Шәһит, үз әсәре турында сөйләгән кебек, җанланып сөйли башлаган иде, аның сүзен Галимҗан тирәсенә җыелган иптәшләрен ерып кергән Фәтхел бүлде:
— Нинди эчле кеше икәнсең, Галимҗан! һичбер кемгә әйтмәстән, шыпырт кына йөрисең, ә үзең язучы булып, әсәр язып Казан газеталарында бастыра башлагансың! —дип, Фәтхел Галимҗанның аркасыннан какты һәм:—Нигә моңарчы әсәр язганыңны бездән яшереп йөрдең? — дип сорады.
— Алдан кычкырган күкенең башы таз була, диләр бит. Әгәр басмаган булсалар, нишләр идем?—диде Галимҗан, иптәшләре арасыннан чыгып, китапханәгә таба атлады.
Анда Галимҗанның үз исеменә җибәрелгән газета шактый таушалган булса да, сакланган икән. Галимҗан газетаны бик җентекләп карап чыкты, шуннан соң пөхтәләп бөкләде дә куен кесәсенә тыкты.
10
Үткән җомга көнне Галимҗанның фатирында «Белем җәмгыяте»н төзүгә каршы чыккан кеше булмады. Тик Фәйзерахман гына нәрсәдәндер риза булмаган шикелле:
— Әле кайчан гына үзең «Вәли мулла мәдрәсәсеннән соң «Галия»гә килеп кергәч, зинданнан якты дөньяга чыккан кебек булдым», дип сөйли идең, хәзер «Галия»дәндә мең төрле кимчелек табасың,— диде.
Моны ул, әлбәттә, «Белем җәмгыяте»нә каршы булганлыктан әйтмәде. Киресенчә, бу фикернең иң ялкынлы тарафдары иде ул. Аны гаҗәпләндергәне дә шул иде: бер ел үтәр-үтмәс үк Галимҗанның «Галия»гә карашы үзгәрде, аннан да бигрәк, мәдрәсәдәге кимчелекләрне башкалардан алда күреп өлгерде.
Фәтхел Корбангалиев Фәйзерахманның бу сүзен туры мәгънәсендә аңлады:
„ — Ида.рә оалдына без тиешсез таләпләр куябыз дип уйлыйсын бугай син! Алай булса, ни өчен син моңарчы риза түгеллегеңне әйтми
йөрдең? Бу бит инде бүген генә туган мәсьәлә түгел! Газетабызда гына мең дә бер тапкыр язылды бу хакта!—дип кыза башлады ул.
Фәйзерахман сикереп торып җавап бирергә дип авызын ачкан иде, Салих аны сөйләтмәде:
— Әллә без үтәлмәслек таләпләр куябызмы? — диде ул.— Рус теле вә әдәбияты укытылсын дип былтыр мәдрәсәдән таралыр алдыннан ук әйтелгән иде бит. Идарә, ризалык күрсәтеп, быел укулар башлануга мөгаллим алырга вәгъдә иткән иде. Укулар күптән башланды, ә вәгъдә ителгән мөгаллим кайда соң?!
Ниһаять, Фәйзерахманга да сүз тиде:
— Кем сезгә, «Урманов таләпләргә каршы», дип әйтте?! Галимҗанның шундый өлгер булуына гына исем китеп әйткән идем мин ул сүзне, ә сез шунда ук мине чукый башладыгыз. Былтыр таләпләребезне рәткә салып идарәгә тапшыру фикере иң элек Галимҗанның башына килгән иде. Быел да «Белем җәмгыяте» төзү мәсьәләсен беренче булып ул уйлап чыгарды. Шулай түгелме?..
Галимҗан кулын селтәде дә:
— Юк-бар сүзләреңне куеп тор әле!—диде.— Бу фикерне бүген мин әйтмәгән булсам, иртәгә син әйткән булыр идең. Адәм баласы чын- чыннан инсан булса, аның ихтыяҗлары, тормышка таләпләре арткан- нан-арта бара. Бу — аны хайваннан аерган хосусият дип уйлыйм мин Әгәр сез дә шул хосусияткә ия булмасагыз, хәзерге сәгатьтә монда килеп үз ихтыяҗларыгыз турында сөйләшеп утырмас идегез, — диде ул. Иптәшләре ихтыярсыз көлеп җибәрделәр. Моңарчы эндәшми генә утырган Вәсим сүзгә кушылды:
— Мәсьәлә бит кем беренче, кем икенче булып әйтүдә түгел. «Галия» күп мәдрәсәләрдән алда торса да, безнең теләкләребезне тулаем үти алмый. Менә бит, вәгъдә ителгән белемле мөгаллимнәр чакырылмаган, ә хакы базар көнендә сукыр бер тиенгә тормаслык надан назир мәдрәсәдән куылмаган. Имеш, ул Закир байныңмы, яки башка берәүнеңме туганнарыннан икән. Шуның өчен аны мәдрәсәдән куып булмый икән!..
— Әгәр эчке идарәдә үзебезнең вәкилебез булса, мәдрәсәдәге ким-челекләрнең күбесе инде төзәтелер иде, чөнки ул идарәнең биргән вәгъдәләрен оныттырмас, хәтерләренә төшерә торыр иде! —диде Булат.
Менә шулай сөйләшүдән соң, «Идарә бу көнгәчә биргән вәгъдәләрен үти алмаган икән, без үз көчебез белән белемебезне арттырырга тырышыйк, үзебезне әтрафлырак уйларга, киңрәк фикер йөртергә күнектерик», дигән карарга килделәр. Идарә белән сөйләшеп, «Белем җәм- гыяте»нә рөхсәт алу эше Галимҗанга тапшырылды.
Зур тәнәфес вакытында Галимҗан Зыя Камалиның кабинетына керде. Остазы һәр вакыттагыча аны ачык йөз белән каршы алды һәм. урындык күрсәтеп, утырырга тәкъдим итте. Шуннан соң гына:
— Ихтыяҗыгыз нидән гыйбарәт, Галимҗан мәхдүм?—дип сорады.
Зыя Камалиның мәдрәсәдән ачык фикерле, җитлеккән кешеләр тәрбияләп чыгарырга тырышканлыгын Галимҗан бик яхшы аңлый иде. Шул сәбәпле, остазының шәкертләр теләгенә каршы килмәячәгенә ышанып, сүзне бик тыныч бешлады:
— Безне нинди теләкләр, нинди ихтыяҗлар дулкынландырганын сөйләп тору хаҗәт түгел, чөнки бу турыда идарәгә тапшырган таләп- намәбездә әйтелгән идө,—диде ул.— Белемебезне арттыру, фикеребезне әтрафлы, тирән йөртергә өйрәнү юлында һичшиксез без үзебез дә бөтен көчебезне куеп тырышырга тиешбез! Шул теләк белән «Белем җәмгыяте» дигән фикри вә гыйльми җәмгыять төзүне лазым күрдек. Бу турыда сезнең белән сөйләшеп, фикерегезне белүне иптәшләрем мина тапшырдылар...
ГӨЛСЕМ мөхәммадовд ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ ф
Зыя Камали Галимҗанның сүзләрен дикъкать белән тынлап торды. Бераз уйланып утыргач:
— Сезнең үз көчегез белән белем алу юлында тырышуыгызга каршы килә алмыйм. Ләкин җәмгыятегезнең низам-интизамы ничек корылачак, җыелышларыгызда нинди мәсьәләләр тикшереләчәк боларның һәммәсен мин белергә тиеш. Сезгә идарә исеменә җәмгыятегезнең уставын язып бирергә кирәк булыр, — диде ул.
Идарә башлыгы тарафыннан шундый шартлар куелачагын Галимҗан алдан ук белгән иде, шуңа күрә аның җавабы да әзер иде.
— Безнең фикеребезчә, бу җәмгыятьнең утырышларында теләгән һәрбер шәкерт катнаша ала. Утырышлар ике атнага бер тапкыр үткәрелеп, нинди дә булса бер мәсьәләгә багышланачак, һәрбер мәсьәлә буенча берәр шәкерт хәзерләнеп реферат укыячак. Оештыру комиссиясе утырыштан бер атна элгәре шәкертләргә: «Киләсе утырышта шул мәсьәлә мөзакәрә кылыначак. Бу турыда сөйләргә теләүчеләр булса, хәзерләнеп килсеннәр»,—дип игълан итәчәк. Рефератны тыңлаганнан сон, мөзакәрәгә катнашырга теләп хәзерләнеп килгән шәкертләр сүз алып, үз фикерләрен әйтәчәкләр...
Галимҗан, сүзеннән туктап, кесәсеннән бер дәфтәр чыгарды да •остазына сузды:
— Бу — җәмгыятьнең уставы.
Дәфтәрне алгач, Зыя Камали тагын бер сорау бирде:
— Әлбәттә, алдан хәзерләнеп куйган берничә мәсьәләгез бардыр. Мисал өчен бер-икесен күрсәтә алмассызмы?
— Ни өчен күрсәтмәскә? Беренче мәсьәлә: «Татар халкының артта калуының сәбәпләре нәрсәдә?» Икенчесе: «Үзебезне һәм халкыбызны үстерү, җитлектерү өчен безгә нинди белемнәр кирәк вә без кайсы халыктан гыйбрәт алырга тиешбез?» Өченчесе: «Хатын-кызларга уку кирәкме-юкмы?..» Хәзергә менә шул өч мәсьәлә билгеләнде.
Зыя Камали кыска, сирәк сакалын ике бармагы арасына алып сыйпады, уйчан күзләрен югарыга текәде. Уйланды, Галимҗан булган. Галимҗан җитәкчелек иткән җәмгыятьнең утырышларында тышкы идарә әгъзалары, ягъни мәдрәсәгә акчалата ярдәм бирүче байлар арасында ризасызлык тудыра торган күп сүзләр, күп фикерләр әйтеләчәген ул бик яхшы белә иде. «Минем ике ут арасында янганымны белми яки белергә теләми бит бу егет. Бер яктан, шәкертләрнең хаклы теләкләрен үтәргә теләсәң, икенче яктан, байлар тавыш күтәрәләр, иганәбезне туктатабыз дип куркыталар!»—дип борчылды Зыя әфәнде. Ниһаять, ул:
— Бу, әлбәттә, бик яхшы план,— диде.— Мондый эш башлавыгызга минем тарафтан һичбер төрле каршылык юк дип әйтер идем, ләкин бер-ике шарт куярга мәҗбүр булачакмын, — дип, тагын бераз уйланып торды Шуннан соң шартын әйтте. — һәрбер җыелыш алдыннан тикшереләчәк маузуг 1 буенча кыскача тезисларыгызны идарәгә белдерүегез кирәк булыр. Икенчедән, җыелышларыгызга мөгаллимнәрегезгә дә катнашырга рөхсәт ителсен...
Җәмгыятьне төзүгә каршылык юклыгын сизеп, Галимҗан аякка басты.
Димәк, җәмгыятьне оештыру мәҗлесен бүген үткәрергә рөхсәт? Мин шулай аңладым, диде. — Беренче җыелышта укылачак рефератның маузугын да бүген игълан итәрбез. Беренче рефератны Фәйзерахман Ермаковка тапшырабыз. Сез үзегез дә, башка мөгаллимнәр дә мәҗлесләрдә кадерле кунак булырсыз. Рәхим итегез! — дип башын иде.
Хәерле сәгатьтә! — дип, Зыя Камали да башын какты. Шул минутта ук коридорда, тәнәфес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырый
* М а уз у г —тема.
11
— Долой!..
— Бойкот!..
— Мөртәт!..
— Сөйләмәсен!.. *
— Тыңламыйбыз!.. "
— Сөйләсен!.. z
— Монда һәркем үз фикерен әйтергә хаклы! 5
— Ник кычкырасын? Әлләсин үзен бикдинлеме? Тәһарәтсез на- *
мазга йөрисең!.. *
Җыелыш бүлмәсендә әнә шундый колак тондыргыч шау-шу купты. 2 Берәүләр өстәлгә йодрык сугып кычкыра, икенче берләре йодрыгын сел- j кеп акыра, аяк тибеп тавышлана иде... *
Җыелышны алып барган Галимхан урыныннан торды да кулындагы карандаш белән өстәлгә шакыды. Шәкертләр бераз тынган кебек бул- „ дылар. о
— Кычкырмагыз әле! Бу бит сезгә базар түгел! Бу — белем җәм- *
гыяте!—дигәнне ишеткәч, шәкертләр бөтенләй тын булдылар. Галим- ? жан сүзен дәвам иттерде: — Салих дус татар халкының хәзерге рә- s вештә артта калуының төп сәбәбе ислам дине ди икән, бу — аның * фикере. Кешенең ышанычын кычкыру, көчләп авызын ябу белән генә ® җиңеп булмый. Аллага ышану-ышанмау — һәркемнең вөҗдан эше. * Сезнең вөҗданыгыз аның карашын кабул итми, тугры түгел дип таный « икән, шул фикерләрегезне исбат итәрлек дәлилләр күрсәтеп, уртага “ чыгып сөйләгез... ч
Үзе тупасрак булса да. һәр нәрсәдән кимчелек табып, ризасызлык ® күрсәтеп йөргән Мәндиеь.
— Әллә син үзең дә Салих кебек мөртәтләрнең берсеме? —дип кычкырды.
Мәндиев ише тагын берничә шәкерт шау күтәрде:
— Салихка бойкот! Сөйләмәсен! Без аны тыңларга теләмибез!
Аларга каршы:
— Ьу сезгә кадим мәдрәсәсенең моназарасы түгел! Оялмыйсызмы? — дип кычкырдылар.
Галимҗан тагын торып басты. Кулындагы карандаш белән каты итеп өстәлгә шакыды. Ниһаять, шау-шу тына башлады.
— Мондый әдәпсезлек күрсәтеп кычкырышканчы, сүз алып фикерегезне әйтегез! Кем сөйләргә тели? — диде ул.
Сөйләргә теләүче табылмады. Шәкертләр эндәшми калдылар. Ьераз көтеп торганнан соң, Галимҗан:
— Димәк, сүз сораучылар юк, — диде. Тагын беравык көтеп торды. Берәү дә эндәшмәгәч, дәвам итте: — Сөйләргә теләүче булмаса, рөхсәт итегез, мин бер-ике фикеремне әйтәм. Башта, бүгенге утырышыбызның тәртибе, дөресрәк әйткәндә, тәртипсезлеге турында. Безнең «Мәдрәсәи галнялнең мактанырлык хосусиятләренең берсе — шәкертнең рухын измәскә тырышу, аңа мөмкин кадәр ирек бирүдер. Әмма безнең бүгенге кычкырышуларыбыз нине күрсәтте? Кадим мәдрәсәсенең туңлыгыннан безнең үз рухыбыз котылып җитмәгәнен күрсәтте түгелме? Башкаларның игътикадын күкле-яшелле тавыш чыгарып кычкыру, сүгенү белән җиңеп була дигән иске моназара кагыйдәләрен без миебездән кырнп-себереп ташлый алмаганбыз икән...
Шәкертләрнең күпчелеге уңайсызланып, башларын түбән иделәр.
Мәндиев тагын түзмәде:
— Татарны артта калдырган нәрсә — ислам дине, ди бит ул! Бу — бөтен ислам галәме ислам диненнән кайтып, урыс булсын димәк түгелме? — дип кычкырды.
6. <К_ У.» № 2.
65
— Галимҗан дөрес әйтте: дингә, аллага ышану-ышанмау һәркемнең вөҗдан эше. Аллага ышанмаган кешене көчләп ышандырып булмый,— дип башлаган иде Салих. Фәтхел аның сүзен бүлде:
— Безнең татар халкы, киресенчә, бигрәк, артыгы белән, дингә бирелгән. Дөнья өчен кайгыру кирәкми, ахирәтне, оҗмахны гына уйч лап яшәргә кирәк, ди ул. Тиздән ахыр заман килер. Дәҗҗал, Яэҗуҗ- Мәэҗуҗ чыгар, мин исә чалган корбаннарыма атланып, сыйрат күперен кичәрмен дә, оҗмах түрендә утырып, хур кызлары кочып, җирне күтәреп торган үгезне суеп, аның итен ашап кәефләнермен дип уйлый ул. Башкада эше юк...
Урманов шаяртмыйча булдыра алмады:
— Кем үз ихтыяры белән оҗмахның шундый кәеф-сафасыннан баш тартыр?!
— Син шаяртуларыңны куеп тор әле, Фәйзерахман. Фәтхел бик дөрес әйтә,— дип, Галимҗан иптәшенә кырыс караш ташлады да башкаларга карап:—Иске тормышны җимереп, яңа тормыш кору юлындагы һәрбер хәрәкәткә дин исеменнән сугыш ачулар күз алдыбызда бит. Безнең мондагы күпчелегебез яңа тормыш юлындагы көрәшкә катнашканыбыз өчен дин нигезенә корылган кадим мәдрәсәләрдән куылган шәкертләр түгелме? — диде.
«Безнең үз әдибебез» дип горурланып йөргән шәкертләр Галимҗанны бик хөрмәт итәләр иде, аның сөйләгән фикерләре Салихның шау күтәргән фикереннән әллә ни ерак булмаса да, аны тавыш-тын чыгармыйча тыңладылар. Тик әлеге дә баягы Мәндиев кенә тагын үзенекен тәкърарлый башлады:
— Син дә татар халкын тәрәкъкый иттерер өчен аны динсез ясарга, алладан биздерергә кирәк, дип әйтмәкче буласыңмы?
— Сине берәү дә көчләп динсез итәргә тормый. Тик син үзең генә тәһарәт алмыйча, бәдрәфтән туры мәчеткә китеп, башкаларга гыйбрәт булып йөрисең!—дип, Вәсим аның авызын каплады. Шәкертләр шаркылдап көлештеләр, кызып бәхәсләштеләр. Галимҗанның соңгы сүзләре аларны тагын уйга калдырды:
— Татарның артта калып, наданлык сазлыгында яшәвенең сәбәбе тик ислам диненең тәэсире генә түгелдер, моның тагын бер-ике бик әһәмиятле сәбәпләре бардыр. Соңгы елларда безгә тормыш биргән сабакларны онытмаска кирәк... Ләкин хәзер, вакыт бик соң булганлыктан, бу турыдагы чыгышларны киләсе утырышка калдырсак та ярый. Киләсе атна кичкә иптәшләр тирәнрәк уйланып, хәзерләнеп килсәләр, бик яхшы булыр иде. Шуның белән бүгенге утырышны ябык дип игълан итәм...
12
Бу утырышта сөйләнгән сүзләрне Закир байга кем җиткергәндер, анысы билгесез калды. Дөрес, Мәндиевтән һәм аның ише бер-ике шәкерттән шикләнделәр шикләнүен, ләкин аларның якаларыннан тотарлык дәлилләр булмагач, бер нәрсә дә эшли алмадылар.
Утырыш булганның икенче көнендә үк Закир бай, өйлә намазыннан чыгу белән, Зыя Камалины, «ашка» дигән булып, үз өенә алып китте. Байның җыерылган кашлары, чал керә башлаган кыска мыегы астыннан турсаеп торган иреннәре мәсьәлә ашта гына түгеллеген, көтелмәгәндә «ашка» чакыруның башка сәбәбе булырга тиешлеген аңлата иде. Зыя Камалидан башка тагы «Галия» мәдрәсәсенә акчалата ярдәм биреп торучылардан ике бай да чакырылган икән.
Бүлмә европача җиһазланган. Уртада — ак ашъяулык җәелгән зур өстәл. Аның тирәсендә — йомшак урындыклар. Өстәлнең нәкъ уртасы-
на туры китереп түшәмгә асылган алсу абажурлы, түгәрәк филтәле зур лампа. Тәрәзәләрдә тюль һәм бәрхет пәрдәләр. Идәндә калын, йомшак келәм. Стеналарда алтын төсенә буялган рам эчендәге шәмаилләр белән янәшә табигать күренешләре ясалган рәсемнәр. Иорт эче европача җиһазланган булса да, өй хуҗасының хатыны кунаклар янына чыкмады, алар белән бергә ашка утырмады. Тавык шулпасын да. ♦ тутырган тавыкны да, каз бәлешен дә — берсе артыннан икенчесен байның яшь приказчигы ташый торды. Өстәлгә татлы бәлешләр белән самавар килеп утырганчы, сүз тик кунакларны сыйлау, ашларны мактау тирәсеннән үтмәде. Өстәл өстенә самавар килеп утыргач, Закир бай «Чыгып кит!» — дигән мәгънәдә приказчикка ишарә итте. Кунакларны күздән кичерде. Аның йөзе һаман да болытлы көн төсле караңгы иде. Сүзне мәҗлеснең асыл максатына күчерергә вакыт җитте дип уйлап, ул:
— Мөхтәрәм Низаметдин вә Галәветдин әфәнделәр!—дип кереште. Зыя Камалиның исемен әйтмәде.
Камали тәшвишкә төште: «Бу — бушка булмас... Тагын берәр җа- сусы мәдрәсә турында нинди дә булса гайбәт сөйләгәндер», — дип борчыла башлады.
Закир бай исә сүзендә дәвам итте:
— Без, «Мәдрәсәи галия диния»не динемезне ныгытучы ышанычлы бер терәк булыр дип. кулыбыздан килгәнчә, хәтта кулыбыздан килгәненнән артыграк та, акчалата ярдәм күрсәтеп торабыз. Безнең кебекләрнең һиммәте белән татар дөньясында моңарчы булмаган, күрелмәгән өч катлы таш бина салынып, мәдрәсә ачылды. Төрле-төрле фәннәрдән мөгаллимнәр чакыртылып, аларга һичбер мәдрәсәдә булмаган, күрелмәгән зур жалованьелар биреп торабыз!
«Менә, һәр вакыт шулай, мәдрәсәне без кордык, без төзедек, мәдрәсә безнең акчага яши диләр дә, сүзне шул өч катлы бинадан башлап, мөгаллимнәргә түләнә торган эш хакы белән бетерәләр. Әмма мәдрәсәнең эчке мөндәриҗәсендә, шул мөгаллимнәрнең шәкертләрне мөстәкыйль фикер йөртә алырлык белемле, мәгърифәтле кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуларында байларның эше юк!» — дип ачынды Зыя Камали, ләкин бу уйларын тыштан һичбер хәрәкәт яки сүз белән сиздермәде.
Закир бай чыннан да укыту, тәрбия мәсьәләләренә тукталып тормады:
— Ләкин мәдрәсәдәге вакыйгалар безнең биргән акчаларыбызның әрәмгә киткәнен күрсәтәләр! —дип тавышын күтәргәннән-күтәрә барып, ниһаять, ул Зыя Камалига усал күз карашы белән кадалып алды. Әмма Камали гадәттәге сабырлыгын җуймады. Байның сүзләрен ул ахырга кадәр тынычлык саклап тыңларга булды, һөҗүменә каршы Зыяның бер сүз дә әйтмичә утыруын күреп, бай тагын да гайрәтләнеп китте:
— Тар балаклы ычкырсыз чалбарлар киеп, чәч үстереп попка охшап йөрүләрен, муллаларны, байларны рисвай кылып күрсәткән театрларга йөрүләрен монда сөйләп утырасы юк. Бу турыда үз вакытында сүз булган иде дә, «Ни эшлисең, замана яшьләре. Мәсьәлә тышкы кыяфәттә түгел бит. Аларның күңелләре саф Алар жаннары-тәннәре белән укуга, белем алуга, мәдрәсәдән чын мәгънәсендә зыялы кеше булып чыгуга бирелгәннәр», дигән сүзләр белән күз буяп, мәдрәсәнең эчке идарәсе безнең бик хаклы булган таләпләребезне кире кайтарган иде. Менә бу замана яшьләре кичә үзләренең тышкы кыяфәтләрен генә түгел, эчке кыяфәтләрен дә күрсәткәннәр!..
Әйткән сүзләренең тәэсире тагын да көчлерәк булсын өчен, Закир бай бармагын янады да. кунакларына мәгънәле итеп карап, тукталып торды.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Аның «муллаларны, байларны рисвай кылган театрларга шәкертләрнең йөрүенә искә алуы тикмәгә генә түгел иде. Моннан берникадәр вакыт элегрәк приказчиклар клубында һәвәскәрләр тарафыннан спектакль-комедия куелган икән. Бу комедиядә Закир бай белән «Госмания» мәдрәсәсенең баш мөдәррисе Хәйрулла ахун бик көлке рәвештә күрсәтелеп, мәсхәрә ителә дигән хәбәр алдан ук таралган булган Шул хәбәрне ишеткәч, Хәйрулла ахун белән Закир бай берләшеп, «Галия» һәм «Госмания» шәкертләре бу спектакльгә бармаска тиешләр дип әмер биргәннәр. Бу аз булса: «Безнең сүзне тыңламыйча кәмит карарга барган шәкертләрнең исем-фамилияләрен язып бирерсең!» дип, Хәй-рулла ахун мәчетенең мәзинен яллап театрга җибәргәннәр.
Комедия куелган көнне, әлбәттә, клуб бинасы «Галия» шәкертләре белән тулы булган. Икенче көнне үк Закир бай дулап, театрга барган шәкертләрнең исемлеген тотып, мәдрәсәгә үзе килеп чыга. Эчке идарә белән тышкы идарәнең берләшкән утырышын җыеп, исемлектә күрсәтелгән шәкертләрне «итагатьсезлекләре, бозыклыклары» өчен мәдрәсәдән куыгыз, дип таләп итә. Ләкин тышкы идарәдә әгъза булган байлар, үзләре турында комедиядә сүз булмагач, Закир байның таләпләренә кушылмыйлар, хәтта мыек астыннан көлеп:
— Бу турыда гайбәтләрне, Закир әфәнде, сез үзегез кабартып, таратып йөрмәсәгез дә булыр иде. Бер-ике атна да үтмәс, бу кәмиттә әйтелгәннәрнең барысы да онытылыр, — дип үгетлиләр.
Инде җәмгыять мәсьәләсе килеп чыккач, Закир бай шәкертләрдән ул вакыттагы үчен алырга ниятләде.
Монарчы Закир байның сүзләрен дикъкать белән тыңлап утырган Галәветдин бай:
— Тагын ни эшләгәннәр бу тынгысыз шәкертләр? —дип сорады.
— Аларның ни эшләгәннәрен миннән түгел, менә каршыгызда утырган Зыя әфәнде Камалидан сорагыз. Мәдрәсәнең мөдире ул. Ни булганын ул сезгә миннән тәфсиллерәк сөйләп бирер,— дип җавап кайтарды Закир бай.
Зыя Камали кичә, «Белем җәмгыяте»нең утырышы башлангач, шәкертләр янына кергән иде, ләкин аларның тартынганын күреп: «Яшьләргә комачауламыйм, иркенләп сөйләсеннәр!»—дип, утырыштан чыгып киткән иде. Шәкертләрнең һәр адымын тикшереп, тәфтишләп утыра торган гадәте юк иде аның. Шуның өчен үзе чыгып киткәч, мәҗлестә кемнәр, нәрсә сөйләгәннәрен ул белми иде. «Мәдрәсәнең башлыгы булып, мәдрәсәдә ни сөйләнгәнен, ни эшләнгәнен белмисең икән!» дигән шелтәне ишетәсе килми иде аның. «Бәлки ул кадәр кабартырлык нәрсә дә юктыр, тыңлап карыйм»,— дип уйлап, Камали бик сабыр тавыш белән:
— Мөхтәрәм Закир әфәнде, сүзне сез башлагач, тәмамларга да сез тиеш дип уйлыйм мин,— диде.
Закир бай исә, куе кара кашларын югары күтәреп, болай да зур кара күзләрен тагын да зуррак ачып, хәттән тыш гаҗәпләнгән кыяфәт белән Зыя әфәндегә карады:
— Имеш, мин башладым, мин тәмамларга тиеш икәнмен! Ә сез читкә кагылып калырга тиешме? Мәдрәсәнең эчке идарә башлыгы кем? Минме, сезме? Мәдрәсәнең эчке низам-интизамы, уку-укыту, тәрбия эшләре кемгә тапшырылган? Миңамы, сезгәме, мөхтәрәм Зыя әфәнде?!
_ Бу сүзләрне әйткәндә Закир бай бармагын өстәл читенә сугып-сугып әйтте. Аның шулай кылануы Зыя Камалига һич тә ошамады. Байның аны кимсетергә, түбәнәйтергә тырышуы ачык күренеп тора иде. Кабара барган ачуын басарга тырышып, ул сабыр тавыш белән:
— Закир әфәнде, мин сезнең приказчигыгыз да, кибет малаегыз да түгел. Шуның өчен минем белән сөйләшкәндә бармак янамыйча, кычкырынмыйча, тыныч кына сөйләшүегезне үтенәм, — диде.
Галәветдин бай Закир байның сүзләреннән мәдрәсәдә ниндидер ямьсез бер вакыйга булган дип белә, ләкин мәсьәләнең асылына төшенеп җитә алмый утыра иде. Шуның өчен ул Закир байга:
— Мөхтәрәм Закир әфәнде, мәдрәсәдә ни булганын безгә дә сөйләп бирсәгез, яхшы булыр иде, — дип мөрәҗәгать итте.
Низаметдин бай да аның сүзен куәтләде:
— Чыннан да, чыннан да! Ярамаган бер эш булганын төшендек төшенүен, әмма ләкин асылда ни булганын, шәкертләрнең нинди җинаять эшләгәннәрен әле һаман аңлый алмый утырабыз..
Зыя Камалиның үз дәрәҗәсен белеп әйткән сүзләренә каршы мондый «тәкәбберлек»не күреп өйрәнмәгән Закир бай җавап кайтарырга сүз таба алмыйча калган иде. Байларның үтенечләрен ишеткәч, ниһаять, телгә килде. Зыя Камалига кадалып караган күзләрен байларга күчерде:
— Остазлары Зыя Камалиның рөхсәте белән, шәкертләр «Белем җәмгыяте» дигән бер нәрсә тәшкил иткәннәр икән. Кичә шул җәмгыятьнең мәҗлесе булган, бу мәҗлестә шәкертләр ниләр сөйләгән дисез? Беләсегез килсә, Зыя Камалиның тәрбия итмәктә булган шәкертләренең фикере буенча, татар халкының артта калуының сәбәбе — дин, ислам дине, Корьән шәрифтә язылган һәм барча әһле мөслимингә фарыз булган кануннар икән! Бу ни димәктер?! Әгәр татар халкы ал- лаһы тәгаләгә ышанмаса, ислам диненең кагыйдәләрен үтәмәсә, динсез, мөртәт булса гына тәрәкъкый итәчәк икән! Хәйрулла ахун дөрес әйткән икән. Хәтерегездә булса, Зыя әфәнде «Госмания» мәдрәсәсендә укыткан чакта, Хәйрулла хәзрәт әйткән иде: «Зыя Камалига урыслардан бер ящик тәре алдырып, шәкертләрнең муеннарына тактырырга гына калды. Ул ислам диненә чалма урынына урыс эшләпәсен кидерергә маташа», — дигән иде. Ул вакытта без бу сүзләргә ышанмаган идек. Менә инде хәзер күз алдымызда: тәрәкъкый итмәк өчен, мәгърифәтле кеше исемен алмак өчен динсез булмак кирәк икән. «Мәдрәсәи галия диния»нең шәкертләргә биргән белеме шул икән! Безнең бу мәдрәсәгә биргән иганәләребез менә нәрсәгә сарыф ителә икән! — Закир бай тавышын тагын да күтәрә төшеп, каш астыннан Зыя Камалига карады. — Әллә сез мондый имансызлык, динсезлек таратуга безнең урамнан, юл өстеннән тапкан акчабыз бар дип беләсезме? Болар барысы да дилбегәне кулыгызда нык тота белмәвегездән, шәкертләрне үз ихтыярларына куюыгыздан түгелме, Зыя әфәнде?!
Зыя Камали кыерсытылганын сиздермәскә тырышты, Закир байның күзләренә туры карады:
— Хәтта мин белмәгән мәдрәсә хәбәрләрен сезгә кем җитештерә торгандыр — мин ул кешене белмим, — диде ул. — Аңлашылганча, сезнең дә аны миңа танытырга исәбегез юкка охшый. Хәер, «кеше» дигән исем әрәм булган андый түбән мәхлукларны таныйсым да, алар беләң эш йөртәсем дә килми. Бу урында тик шуны гына әйтергә телим: тикшерелмәгән. аныкланмаган доносларга ышанып, кешене пычратудан да җиңел эш юк. Минемчә, кеше өстенә әллә никадәр гаеп йөкләгәнче, ялалар якканчы, иганәләребезне туктатабыз дип куркытканчы, башта үзара тыныч кына киңәшеп, бу вакыйганы тикшерергә, ялганны хакыйкатьтән аерырга кирәк иде. Бәлки ул хәтле тавыш күтәрерлек нәрсә дә юктыр!
Зыя Камалиның болай диюе кунак бапларга төпле, дөрес кебек күренде. Закир бай да эшне ашыгыбрак, уйламыйчарак башлаганын аңлады. Чыннан да, бер шәкертнең генә сүзенә ышанмастай, тагын берничәсен чакыртып сораштырырга кирәк иде. Шул ук шәкертнең сүзенә караганда, динсезләргә каршы берничә кеше чыгып сөйләгән икән бит. Менә шул шәкертләр белән дә сөйләшергә кирәк булган. Шунда инде Зыя Камалиның авызын бик шәп итеп капларга мөм-
ГӨЛ IBM МӨХӘММӘДОВА ф £ШЬЛСЖ КӨНЫӘРВ
кии иде. «Ашыкканмын! Ашыкканмын!»—дип үкенсә дә, Закир байның әйткәннәреннән тиз генә кире чигенәсе килми иде. Низаметдин байның:
— Сезгә җитешкән хәбәр, Закир әфәнде, шулай ук дөресме икән? Ягъни мәсәлән, дошманлык, көнчелек, яки башка шундый берәр сәбәп белән әйтелгән бөһтан түгелме икән дим? Бергә бишне кушып сөйләүчеләр дөньяда аз түгел. Иганәләр турында билгеле бер карарга килгәнче, ягъни мәсәлән, тикшерергә кирәк иде. —диюе Закир байга чигенү өчен бер сылтау булды. Икенче байга карап, ул:
— Ә сез ни дисез, мөхтәрәм Галәветдин әфәнде?—дип сорады.
— Мин дә. Низаметдин әфәнде әйткәндәй, сезгә җитешкән бу хәбәрнең төбендә үч алу кебек берәр нәрсә юкмы икән, дим. Әмма ликин бик тә була торган хәл бу, — диде анысы.
Бу сүздән соң Закир бай җиңелгән кеше кыяфәтендә кулын селекте:
— Ярар, алайса! Барыгыз да миңа каршы булгач, ни эшлим? Тикшерү мәсьәләсенә килсәк, бу эшне, әлбәттә, Зыя әфәнденең үзе белән Габдулла әфәнде Шонасигә тапшырырга кирәк булыр дип уйлыйм. Җәмгыятьнең җитәкчеләрен, кирәк булса, җәмгыятьнең мәҗлесендә иштирак иткән шәкертләрнең дә берничәсен чакырып, бик ныклап, җентекләп тикшергәннән соң, тикшерүнең нәтиҗәсен тышкы идарәгә белдерергә тиешләр. Минем фикерем шул!—дип, ул сүзен бетерде.
Кунак байлар икесе дә бер авыздан Закир байның тәкъдименә кушылдылар.
Зыя Камали: «Бу юлы да котылдым бугай үзләреннән!» — дип, вакытын әрәм итәргә теләмичә, байлар белән саубуллашып чыгып китте.
14
Икенче көнне дәресләрдән соң, Галимҗан, Салих, Булат Сәлиев, Фәйзерахман һәм Шәһит мөдәррисләренең кабинетына керделәр. Зыя Камали боларны ни өчен чакыруын әйтмәсә дә, сүзнең нәрсә турында булачагын егетләр сизенәләр иде. Сүз җирдә ятмый диләр бит. Кичә Закир байларда «Белем җәмгыяте»нең утырышы турында сүз булган, Зыя Камалига бик каты эләккән дигән хәбәр «озын колак»тан шәкертләргә дә килеп җиткән иде. Шуңа күрә мөдәррисләренең:
— Мин җыелыштан чыгып киткәч, ислам дине турында ниләр сөйләнелде? Шул хакта миңа тәфсиллерәк итеп әйтсәгез иде, — диюе бер дә гаҗәп тоелмады.
Бу сорауны Зыя Камали Галимҗанга карап әйтсә дә, җавапны Салих башлады:
— Татар халкының башка халыкларга караганда артта калуының төп сәбәбе — дин, шәригать кануннары, дип беренче булып мин әйттем... — диде ул.
Зыя Камали: «Дөресен сөйлиме бу, әллә гаепне Галимҗаннан үз өстенә алырга телиме?» — дип уйлап өлгермәде, сүзне Фәйзерахман ялгап китте:
— Дин, шәригать исеменнән безнең тормышыбызга бик нык кереп урнашкан хорафатлар дөрес булганын сез үзегез дә безгә аңлата киләсез бит. Әмма безнең татар халкы: «Динебез, шәригатебез шулай кушкан дип, бу хорафатлардан бер адым да тайпылырга теләми. «Корьән шәрифтә шулай язылган!» ди дә —тәмам! Ләкин корьән шуны дөрестән дә кушканмы, юкмы, анда аның эше юк, тикшереп утырырга белеме дә_ юк, чукымыйча — карга, укымыйча мулла булган «хәзрәте» аңа шулай дип әйткән, ата-бабасыннан да шулай килгән. Аңа шул җитеп тора! Без, гали сыйныфта укучылар, корьәннең телен аңларлык дә-
рәжәдә өйрәндек дип әйтә алабыз. Халыкка корьән ни кушкан, ни кушмаганны аңлатыр өчен безнең үзебезгә корьәнне шул ноктаи назардан дикъкать белән укып чыгарга кирәк дигән сүз булды. Моңа каршы чыгучылар да булды...
Моңарчы эндәшмичә, Зыя Камалиның уң ягыннан өстәл кырыена таянып утырган Габдулла Шонаси:
— Корьән шәрифкә каршы нинди сүзләр әйтелде? — дип сорады.
Бу сорауны Шонаси шәкертләрне батыру нияте белән бирмәде. Үзенә тапшырылган һәрбер эшне, яратса-яратмаса да, инәсеннән же- бенә кадәр төгәл итеп башкарырга өйрәнгән иде ул. Хәзер дә аның түгәрәк тулы йөзендә, коңгырт күзләрендә кызыксынудан башка бернәрсә дә күренми иде.
Остазы Шонаси әфәнде: «Корьән шәрифкә каршы нинди сүзләр әйтелде?»—дип сорагач, Галимжан уйлана калды. Корьәнне инде ул яхшы ук аңлый иде. Аллага ышануы бөтенләй тамырыннан какшап җитмәгән булса да, корьәннең кайбер сүрәләре, аятьләре аны бик нык шикләндерә башлаган иде. Үз фикеренчә, һичбер тәртәгә сыймый торган аятьләрне ул аерым дәфтәргә күчереп, шунда ук татарчага тәрҗемәләрен язып бара иде.
Галимҗанның уйга калганын күреп, Шонасигә Шәһит җавап бирде:
— Юк нәрсәне сөйләп йөрергә кемгә кирәк булгандыр! — диде ул. ачу белән. —Җәмгыять утырышында сүз ни турыда булганын әйттеләр ич инде! Корьәнгә каршы сүзләр булса, аны да әйтер идек!
— Ә сез бу турыда ни әйтерсез? — дип, Зыя Камали Галимҗанга карады. Галимҗаның ялганламыйча, туры сөйләвен ул яхшы белә иде Әгәр турысын әйтергә теләмәсә, авызына су капкан кебек, кабарына төшеп, эндәшмичә утыруын да шулай ук яхшы белә иде.
Галимжан остазына күтәрелеп карады:
— Дин, корьән турында минем шәхси фикеремне сез яхшы беләсез,— дип башлады ул. — Бу хакта сездән шелтәләр дә аз ишетмәдем. Ләкин «Белем җәмгыяте»нең утырышында корьән турында һичбер төрле сүз булмады. Дин турында минем ни сөйләгәнемне белергә телисез икән, «Әльислах» газетасына язган ике мәкаләмне укысагыз, шул җитә. Җыелышта да мин шуны сөйләдем. .
Галимҗан кинәт сүзеннән туктап калды Аның башына: «Чыннан да бит, дин турында сүз киткәч, корьән турында да әйтеләсе фикерләр юк түгел иде. Ләкин ни өчендер бу турыда һич сөйләнмәде. Ни өчен шулай булды икән?» — дигән уй килде.
Шәкертенең уйга калганын күреп, Зыя Камали аны ашыктырмады. Галимҗан исә озак көттермәде:
— Җыелышның алдагы утырышы киләсе атна кич булачак. Үткән утырышта бу маузугта сүз бетмәде. Бәлки фикер алышу дәвам итәр. Ихтимал, шул вакытта корьән турында да сүз чыгар. Алдан бернәрсә дә әйтеп, вәгъдә итеп булмый мондый мәсьәләдә, һәрхәлдә, төрле гайбәтләргә юл куймас өчен, Зыя әфәнде, сез үзегез җыелышның ахырына хәтле утырсагыз яхшы булыр иде. Корьән турында булсын, яки дин турында булсын, безнең сөйләгән сүзләр күңелегезгә ошаса-ошамаса да, аларны үз колагыгыз белән ишетерсез, шуңа карап безне хөкем итәрсез,— диде ул.
«Белем җәмгыяте»нең беренче утырышында шәкертләрнең кылган «гөнаһларын» тикшерү хәзергә шулай тыныч кына бетте. Ләкин киләсе утырышта да шулай дин, шәригать мәсьәләләре кискен рәвештә тәнкыйть ителсә, корьән турында да бер-ике кырынрак сүз әйтелсә — ә мондый сүзләр, шиксез, булачак, — идарә белән җәмгыять арасында сугыш башланачагын Галимжан да, башкалар да яхшы сизәләр иде. Остазлары нихәтле хөр күңелле булса да, шәкертләрнең бу мәсьәләләргә яшьләрчә бик ирекле карашларын кабул итә алмаячак. Җитмәсә
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
тагын, Зыя әфәнде өстенә җәмгыятьнең утырышында шәкертләрнең нн сөйләгәннәрен тикшерү йөкләнгән бит! Шулай булгач, җыелышта дингә, корьәнгә каршы сөйләнгән сүзләрне тышкы идарәгә җиткермичә, яше- pen калуга аның вөҗданы ирек бирмәс. Яшереп калам дисә дә, бергә бишне кушып, Закир бай кебекләргә җиткерүчеләр табылачак. Тышкы идарә исә җәмгыятьнең җитәкчеләре булган шәкертләрнең берсен дә калдырмыйча мәдрәсәдән кууны таләп итәчәк. Бу «Белем җәмгыяте» дигән нәрсә алда бик күп күңелсезлекләр тудырыр кебек күренә.
Ни эшләргә? Әллә эшли башлар-башламас ук җәмгыятьне тышкы идарә тарафыннан тар-мар иттерергәме, әллә аны саклап калыр өчен вакытлыча нинди дә булса юл эзләргәме? Җәмгыять җитәкчеләрен әнә шундый уйлар борчый башлады.
15
Закир байларда булып үткән шау-шулы мәҗлес турындагы хәбәр шәкертләр арасында кызу бәхәс, төрле шикләр тудырды.
— Кем икән бу гайбәт ташып йөрүче? Дәрес вакытында мин сыйныфтагы бөтен шәкертләрне берәм-берәм карап чыктым. Безнең сыйныфта шикләнерлек ике генә кеше таптым...—диде Шәһит. Галимҗан ни әйтер икән дип, бераз туктап торды. Галимҗан ишек тоткасына үрелгән хәлдә, Шәһиткә борылып карады:
— Я, синеңчә кемнәр шикле?—дип сорады. Үзе җавап та көтмичә, ишекне ачып, урам баскычына атлады. Шәһит тә аның артыннан чыкты.
— Минемчә, безнең сыйныфта Мәндиев белән Фәтхуллиннан башка ике арада сүз ташып йөрерлек кеше юк. Я Мәндиев, я Фәтхуллин! Икесенең берсе!
Галимҗанның да фикере шуңа якын иде. Җәмгыять утырышында иң үтә динче булып кычкырынучы Мәндиев иде. Аннан соң ул һәр вакыт һәр нәрсәдән риза түгел. Бернәрсә дә аны канәгатьләндерми, әмма бер тәлинкә тәмле аш өчен җанын сатар.
Ләкин ризасызлыгын теле белән ачык әйтсә дә, үз фикерен, үз теләген ахырга кадәр яклап көрәшә алмый, ялкаулыгы да зур, көрәшер өчен гайрәте дә җитми аның. Әгәр инде берәр төрле җиңел, әйләнчек юл тапса, бу юл яхшымы-яманмы дип тормый, тик аның теләгенә генә туры килсен! Фәтхуллин күп сөйләргә яратса да, алай ук усал гайбәтчегә охшамый. Сүз ташуының сәбәбе яманлык уйлаудан, кешеләргә зарар китерергә теләүдән булмаска тиеш. Галимҗан фикеренчә, берәр кешедән ишеткән хәбәргә Фәтхуллин үз хыялыннан яңа детальләр өсти. Аннары инде ул, үз хыялына үзе ышанып, аны эченә сыйдыра алмый, кабартып, башкаларга сөйләп йөри. Галимҗан, шулай уйласа да, бу турыда катгый бер фикергә килергә ашыкмады.
— Җәмгыять утырышында икенче тәгъзирия шәкертләре дә бар иде ич. Бәлки алар арасыннан берәрсеиең Закир байга якынлыгы булып, шул хәбәр йөртәдер?
Галимҗанның бу сүзе Шәһиткә ошамады. Иптәше аның әйткәннәренә тиешенчә бәя бирмәде кебек тоелды. Үпкәләгән тавыш белән ул;
— Менә син һәр вакыт шулай! Башкаларның яманлыгына һич ышанырга теләмисең!..— диде.
Галимҗан аның сүзен бүлде;
— Мәсьәлә ышану-ышанмауда түгел. Фараз итү нигезендә генә кешене гаепләү бик җиңел эш ул. Син фараз белән генә берьюлы ике кешене гаепләргә маташасың. Турысын әйтсәң, эш Закир байга кем, нәрсә дип сүз җиткерүендә түгел. Закир бай кебек әләк сүз җыеп йөрү
челәр булмаса, доносчылар да булмас иде. Безнең мәдрәсәнең матдн зәмине менә шундый карагруһ байлар кулында булуы бик кызганыч!..
Галимжан сүзен бүлеп: «Әйдә, киттек!» — дигәндәй, кулы белән Шәһитнең терсәгенә кагылды да үзе баскыч басмаларыннан егетләрчә житез-житез атлап төшеп китте.
Урамда бик куе булып ябалак-ябалак кар ява иде, әйтерсең бөтен дөньяны тоташ, калын ак пәрдә каплап алган! Бу пәрдә аша урамның икенче ягы да күренми. Агачларның әле иртә белән генә ялангач булган ботаклары хәзер, бизәнеп, жылы йомшак мамыкка төренгәннәр сыман. Аягыңны атлап өлгермисең, эре-эре кар бөртекләре эзләреңне тигезләп китә.
Егетләр, шушы матурлыкны тоеп, бераз вакыт эндәшми атладылар. Ниһаять, Галимжан Шәһиткә борылып карады:
— Минемчә, жәмгыятьнең алдагы җыелышында Закир байларга чәйнәрлек ризык бирмәскә кирәк булыр. Әйтеләсе сүзләр үткән жые- лышта әйтелде инде.
— Шау-шу купкач, бу мәсьәлә жәмгыятьнең алдагы утырышына калдырыла дип әйткән идек бит! — диде Шәһит.
— Аны бик шома гына йомгакларга мөмкин. Шул турыда киңәшер өчен бүген Фәйзерахманның фатирына жыелышырга булдык.
— Ә дәресләрдән соң мәдрәсәдә үк жыелышсак?
— Гажәп кеше син, Шәһит! Үзең гайбәт капчыгын эзләп тапсаң, яхшы гына итеп арт сабагын укытырга янап йөрисең, ә үзең шул гайбәтчегә тагын бер сылтау булырга телисең!
Башта Шәһит аңламады:
— Тагын нинди сылтау булам икән мин аңар?
— Мәдрәсәгә жыелсак, шул ук гайбәтче ишек артына яшеренеп 2 безнең сүзләрне тыңлап тормас та, тагын бергә бишне кушып, идарәгә җиткермәс дисеңмени?
— Ә-ә! Ул ягын әйтәсең икән. Дөрес, алай булуы бик ихтимал шул!
Сөйләшә-сөйләшә, Фәйзерахман фатирына килеп тә җиткәннәр икән. Капкадан кереп, ишегалдының уң ягына салынган бер катлы агач өйнең өч басмалы баскычына менделәр. Бусаганы атлап коридорга керүгә, гөр килеп сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелде. Шәһит тә көлеп җибәрде. Галимҗанга карап:
— Әйтерсең лә туй ясыйлар! Ярый әле, тәрәзәләрнең кышлык рамнары куелган, югыйсә, тавышлары бөтен урамга яңгырар иде, — диде.
Галимжан җавап бирмәде. Өс-башындагы, аягындагы карны кагып төшерде дә ишекне ачып бүлмәгә керде.
Бүлмә уртача зурлыкта булса да, җиһазлары аз булганга зур күренә иде. Түрдә, урамга караган тәрәзәгә терәп, нарат агачыннан ясалган өстәл куелган. Өстәл өстенә, пөхтәләп, атлас төсле ялтырап торган калын яшел кәгазь ябылган. Китап-дәфтәрләр дә җыйнак итеп өстәл өстенә урнаштырылган. Уртада тагын бер өстәл. Аның өстенә кызыллы- яшелле шакмаклы ашъяулык җәелгән. Кыскасы, бүлмәдәге бөтен әйбер Фәйзерахманның үзе кебек жыйнак, пөхтә күренә иде.
Шәһиткә тавышлар бик күп булып ишетелсә дә, бүлмәдә биш кенә шәкерт иде. Фәйзерахманның үзеннән башка монда Фәтхел Корбангалиен. Вәсим Солтанов, Булат Сәлиев, Салих Әхмәтжанов дигән шәкепт- ләр бар иде.
Көлешүләреиең сәбәбе шунда икән: Фәйзерахман, янәшә бүлмәдә тора торган рус студентыннан күреп, тәмәке тарту мәдәнилек, егетлек билгесе дип, тәмәке тартырга өйрәнәчәк икән. Шул ният белән «Шуры- муры» дигән бер пачка папирос сатып алган. Салих белән икесе берәр папирос кабызып, бер суырулары булган, буылып-буылып йөткерә башлаганнар Моны күреп, барысы да:
■ ■кәямәдовд ф яшьлек КӨННӘРЕ
— Менә сиңа кирәк булса зыялы господин Фәйзерахман белән господин Салих!
— Господинлык ул бушлай килми шул, бераз җәфа чикмичә булмый!
— Алар господин булыр өчен түгел, җәмгыятьтә дингә каршы сөйләгән сүзләрен раслау өчен полный культурный мөртәт булырга тырышалар. Мөселман дине тәмәке тарту, аракы эчүне гөнаһ саный бит,— дип көлешәләр икән.
Галимҗан белән Шәһит килеп керүгә, Фәйзерахман ишеккә таба атлады.
Аларның кулларыннан пальто һәм бүрекләрен алды.
Салих, Шәһит, Фәтхел, Фәйзерахман үзе караватка тезелешеп утырдылар. Вәсим белән Булат, Галимҗанны уртага алып, өстәлгә якынрак елыштылар.
— Тегеннән кәгазь белән кара ал, катип син булырсың, — дип, Салих Вәсимгә тәрәзә янындагы өстәлгә бармагы белән күрсәтте. Моңа каршы Галимҗан:
— Минемчә, катип-сәркатиплар кирәкмәстер, — диде. — Без монда рәсми киңәшмәгә җыелмадык. Үзара сөйләшеп, җәмгыятебезнең алдагы утырышын ничек алып бару турында гомуми бер фикергә килсәк, безгә шул җитә. Бу турыда кемнең нинди фикере бар?—әйтсен, — диде.
Кызу канлы Фәйзерахман: «Башкалар ни әйтер, тыңлап карыйк»,— дип уйламады, шундук урыныннан торды:
— Монда ике төрле фикер булу ихтималы юк!—диде ул. — Әллә без, Закир бай кебекләрдән куркып, үз фикеребездән кире чигенергә тиешме?! Ул вакытта «Белем җәмгыяте»нең кемгә кирәге бар?! Минемчә, алдагы утырышны шулай әүвәлгечә дәвам иттерергә кирәк!
— Берәү дә Закир байдан куркып тәүбә итәргә җыенмый. Син алай уйлар-уйламас кешеләрне хурлама әле?—дип каршы төште аңа Шәһит.
— Шулай булмаса, бу кешеләр монда ни өчен җыелганнар?! —Фәй-зерахман кулларын җәеп күрсәтте. — Әллә болар җәмгыятьнең утырышын ни рәвешле Закир байның кәефен кырмаслык итеп үткәрергә икән дип килмәгәннәрме?!
Фәйзерахманның шулай сөйләнүе Галимҗанның да ачуына тиде:
— Бераз сабыр ит әле, Фәйзерахман! Синең фикерең аңлашылды. Башкаларны да тыңлап карыйк әле,—диде ул һәм башын иеп утырган Вәсимнән:—Арабызда иң сабыр, иң тотнаклы кеше син булсаң кирәк. Бу мәсьәләгә карата синең фикерең ничек? — дип сорады.
Вәсим монголчарак кысык күзләрен күтәреп башта Галимҗанга, аннары калган иптәшләренә карады. Әйтәсе сүзе Фәйзерахман фикеренә капма-каршы булганлыктан бераз уңайсызлана иде ул. Шулай да үз фикереннән кайтырга исәбе юк иде.
— Мин башкачарак уйлыйм, —диде ул, сабыр гына тавыш белән. Бераз башын иеп, аяк очына карап торды да күтәрелеп карамыйча гына дәвам итте: — Без бу мәдрәсәнең ачылганын дүрт күз белән көтеп алдык. Безнең татар галәмендә, хәтта татарның мәркәзе саналган Казанның үзендә дә мондый ирекле мәдрәсә юктыр дип уйлыйм. Без монда укырга теләгән фәннәрне идарәдән таләп итә алабыз. «Безгә хисап укытыгыз!»—дидек, Гариф әфәнде Байчуринны чакырып, хисап кына түгел, тарих та укыта башладылар. «Җәгърафия укытыгыз!» — дидек, Хәтмулла әфәнде Фазыловны чакырып җәгърафия укыта башладылар. Бара-тора рус телен дә укыта башларлар. Теләсә кая барабыз, китапханәләрдән теләсә нинди китап алып укыйбыз, теләсәк җырлыйбыз, теләсәк биибез! Менә шул казанышларыбызны Закир бай кебекләрнең көйсезлекләре сәбәпле юкка чыгарабызмы?! Әле хәзергә Закир байлар белән исәпләшмичә дә булмый. Ни эшлисең, мәдрәсә шул бай
ларның, Суфия бикә, Гөлсем бикә кебек алпавытларның биргән иганәләренә яши бит! Моны, без ничек тә үзгәртә алмыйбыз. Әгәр байлар чыннан да иганәләрен туктатсалар, үз канатыбызны үзебез каерган булмабызмы? Үзе утырган ботакны чапкан ахмакка охшамабызмы?!
Вәсимнең бераз тукталып торуыннан файдаланып, Фәйзерахман тагын үзенекен сайрарга кереште: ♦
— Димәк, тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла! Әйттек тә кайттык! Кур- ш
куыннан койрыгын бот арасына кыстырып, артка чигенгән эт шикелле й безгә дә кире чигенергә кушасыңмы? _ х
Бу сүзгә каршы да Вәсим әүвәлгечә сабыр тавыш белән ашыкмый * гына җавап кайтарды: м
— Җәмгыятьнең алдагы утырышында, гауга чыгарган мәсьәләне -
кузгатмыйча, башка бер мәсьәләне тикшерсәк, монда бернинди дә = безне түбәнсетерлек, кимсетерлек нәрсә булмас. Моннан: «Без фикере- к бездән кайттык, тәүбә иттек» дигән мәгънә чыгару бөтенләй урынсыз! ♦ Без тик саклык күрсәткән булабыз! Арабыздан сүз ташучыларны чы- < гарып ташлагач, бу мәсьәләгә без яңадан кайта алачакбыз... ®
Вәсимнең соңгы сүзен ишеткәч, Фәтхел: ч
— Кулыннан тотмагач, каракны да карак дип әйтә алмыйсың! — « диде. — Бердәнбер юл: гайбәтченең исемен атап әйтмәсәк тә, һәркем * аңларлык итеп мыскыллап газетабызга язарга, байлар кулындагы сөяк- л> кә кызыгып, койрыгын болгап торган эт рәвешендә сурәтен ясап чыга- * рырга кирәк! Озын сүзнең кыскасы шул: киләсе утырышуда беренче х маузугны кыска тотып йомгакларга да икенче маузугка күчәргә кирәк. £
Салих белән Вәсим дә Фәтхел фикеренә кушылдылар, һәр вакыт- ы тагы кебек соңгы сүз Галимҗанга бирелде:
— Димәк, тиешсез урында нигез фикеребездән кайтмыйбыз дип ® үҗәтләнмәскә булдык. Минемчә, алдагы утырышта Салих дуска тап- и шырылгаи маузуг тикшерелер. Моңа каршы кеше юктыр?
Каршы кеше булмады.
Дәресләрдән соң җилем басма газета чыгару, «Белем жәмгыяте»нең утырышларын үткәрү, рефератлар язу кебек эшләр белән вакыт тиз үтеп китте. Инде имтиханнар вакыты да килеп җитте. Бу юлы читтән килгән кунаклар күп булмады, шуның өчен имтиханнар да шау-шусыз тыныч кына узды.
Тулы хокуклы әгъза сыйфатында мәдрәсәнең эчке идарәсенә шәкертләр вәкиле дә сайлансын, дин дәресләрен киметү исәбенә, укыту программасына гомуми тарих, рус теле һәм әдәбияты, физика, химия фәннәре, математикадан җәбер, һәндәсә бүлекләре дә кертелсен дигән таләпләрен эчке идарәгә тапшыргач, шәкертләр авылларына таралдылар.
Галимҗан да Солтанморатка кайтып китте. Ләкин анда ул озак тормады. Ялчылары Әхми, энесе Габделхәким белән өчәүләп иген эшләрен бетергәннән соң, ул казакъ арасына балалар укытырга дип чыгып китте.
Яңа тәфсир’
1
1908 елның сентябрь азакларында Галимҗан Уфага әйләнеп кайтты Фатир табу белән үзенә ике ел буе рус теленнән дәрес биргән Андрей янына китте. Соңгы елда аларның аралары тагын да якыная төшкән иде. Галимҗан аңа мәдрәсәләрне яңарту, халыкны агарту турындагы
1 Тәфс и р — коръән аятьләренә анлатма.
хыялларын сөйли, Андрей исә аны бик ихлас күңел белән тыңлый, тиешле дип тапкан урыннарда киңәш тә биргәли иде.
Галимхан килеп кергәндә, Андрей әйберләрен җыештырып йөри иде. Кием-салымнарын камыштан үргән чемоданга салып бикләгән, урын-җир әйберләрен портпледка бәйләп куйган. Инде китапларын бәйләм-бәйләм итеп калын кәгазьгә төреп маташа иде.
Галимҗан, бу күренешкә хәйран калып, сәлам бирергә дә онытты. Ишеккә арты белән торган Андрей, Галимҗанга таба борылып:
— Нигә туктап калдың? Әйдә уз 1 — диде.
Ниһаять, Галимҗан сәлам бирде һәм:
— Бу ни хәл? Кая җыенасың?—дип сорады.
Андрей соңгы бәйләм китапларын өстәл читенә этәрде де, үзе бик арыган кыяфәт белән ике кулын салындырып, лап итеп урындыкка утырды. Бары тик шуннан соң гына:
— Әйе, җыенам, — диде. Хәлне аңлатып сөйләп китте: — Киев гу-бернаторы Александр Федорович заманында минем әткәй белән бергә кадетский корпусны бетереп чыккан икән. «Казан университетыннан куылгач, фамилиясе кара исемлеккә кергәндер, кая . гына гариза тапшырмасын, үзен бер университетка да кабул итмиләр», — дип, әткәй аңа минем турыда хат язган булган. Кичә әткәйдән хат килде. Александр Федорович сине Киев университетына урнаштырырга вәгъдә итте, дип язган. Шундый уңайлы очрактан файдаланып, берьюлы ике куян атып булмасмы, дим.
Галимҗан тиз генә төшенмәде:
— Ул нинди ике куян? —дип сорады.
— Соңгы вакытларда Киевта студентлар хәрәкәте көчәя бара дигән хәбәр бар. Шул хәрәкәтнең үзәгенә кереп эшләп булмасмы, дим. Куянның беренчесе шул. Икенчесе — укуымны тәмамлый алмаммы дигән өмет, — дип аңлатты Андрей.
— Бәхетен бар икән, егет! Университетка керәчәксең, тирән, әтрафлы белем алып, киң колачлы белгеч, халык хадиме булачаксың! Безгә андый бәхет тими инде. Ни дисәң дә син алпавыт баласы шул! Карга карганың күзен чукымый диләр бит...—дип, Галимҗан көнләшеп тә куйды.
Әтисеннән хат килгәч үк, Андрей бу хатны үзе белән яшерен элемтә тота торган бер кешегә күрсәткән иде. Берничә көннән соң бу кеше аңа:
— Иптәшләр сиңа Киевка барырга куштылар. Анда кемнәр белән очрашырга кирәклеге, ул кешеләрнең адреслары, парольләр сиңа поездга утырачак көнне әйтелер, — диде.
Галимҗанның соңгы сүзләре Андрейның беркадәр хәтерен калдырса да, элемтәчедән алган күрсәтмә турында ул авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Тик үпкәсен басу өчен генә:
— Мине университетка кертте дип әллә губернатор алдында тез чүгеп, аягын үбәрмен дип уйлыйсыңмы? Яисә кияү алдында кыланчыкланган кыз кебек чытлыкланып: «Абау, бу сасы дуңгызның кылыннан җирәнәм!» — дип, университет тәмамлау, мөмкинлегеннән баш тартыйммы? — диде.
•— Син бик кабарынма әле, Андрей!—диде Галимҗан. — Үзен уйлап кара: әгәр сүз минем университетка керүем турында булса, ул губернатор минем өчен бармагын да селкетмәс иде. Шулай түгелме? Ә менә синең алпавыт әтиең хөрмәтенә ул бармагын селкетү генә түгел, берьюлы ике кулы белән күтәреп, сине туп-туры студентлар арасына кертеп утыртачак. Мин шул турыда гына әйтәм.
Андрей тынычланган төсле булды:
Ярар, алайса! Аңлашылды! Аерылышу алдыннан талашмыйк. Син хаклы, — диде.
Аерылуны искә төшергәч, Гали.мжан:
— Син киткәч бик күңелсез булыр инде миңа! Ялгыш әйтәм бугай дип тартынмыйча, кем белән русча сөйләшеп утырырмын икән?—дип, үзенең кайгысын белдермичә кала алмады.
— Син инде рус теле грамматикасын бик яхшы беләсең. Хәзер син әдәби телдә иркенләп сөйләшергә өйрән. Аның өчен рус әдәбия- ♦ • тын күбрәк укы. Шул вакытта тел байлыгыңда артыр, матур һәм дөрес итеп сөйләргә дә өйрәнерсең.— Шулай дигәч, Андрей кинәт исенә бер нәрсә төшкән кебек, кашларын күтәреп, күзләрен зур ачып, Галимҗанга карады, аның аркасыннан кагып:—Минем ике сәгатьтән артык вакытым бар. Сүз боткасы пешереп утырганчы, мин сине бер
китапханәгә алып барыйм. Яныңда илле тиен акчаң бармы?—диде. Галимҗанның «бар» дип әйткәнен дә көтмичә, сүзендә дәвам итте:—Хәер, синдә булмаса, миндә табылыр. Бу илле тиен—залог хисабына. Аннары, китаптан файдаланган өчен ай саен утыз тиен түләргә кирәк. Аның каравы, теләгән китабыңны алып укырсың. Әйдә, киттек. Мин сине китапханәнең мөдире белән таныштырырмын,— дип, Андрей Галимҗанны ияртеп чыгып китте.
2
Шәкерт газетасы «Аң»ны да, «Белем җәмгыяте»н дә төрле юллар белән кыш буе саклап кала алдылар. Җәмгыятьнең утырышларын күбесенчә мәдрәсәдән читтә, берәрсенең фатирында үткәрәләр иде. Әлбәттә, бу мәҗлесләргә әләкчелектә шикле шәкертләр чакырылмый иде. Тик «Халык әдәбияты ни димәктер вә аның мисаллары», яки «Пушкинның «Капитан кызы» дигән әсәре» кебек темаларга багышланган утырышларны гына мәдрәсәдә уздыралар иде. Ләкин җәнҗал көтелмәгәндә башка бер сәбәптән килеп чыкты.
Бу вакытта Галимҗанның «Корьән алладанмы, түгелме?» дигән әсәре язылган, акка да күчерелгән һәм шәкертләр арасында кулдан- кулга күчеп укыла башлаган иде
Бер көнне иртән, шәкертләр әле йоклап яткан чакта, Габделхак исемле шәкерт түбәнге кат караватта яткан Фәтхелне төртеп уятты. Фәтхел, сискәнеп, торып утырды да:
— Ни бар? Ни булды? —дип сорады.
Габделхак калтыранган тавыш белән:
— Кемдер китапны урлаган... — дип җавап бирде.
Фәтхел башта аңламады:
— Нинди китапны? Кем урлаган? Каян урлаган?
— Яткан чагымда мин аны мендәрем астына кыстырып куйган идем. Хәзер уянып карасам, китап юк!
Фәтхел йокысы тәмам качып, инде аңлый башлады:
— Әллә Галимҗанның «Корьәнен» әйтәсеңме?—дип пышылдады. Габделхакның «шул» дип әйтергә теле бармады, эндәшми калды. Боларның үзара пышылдашуларыннан янәшә караватлардагы шәкертләр дә уяна башлады. Фәтхел Габделхакка;
— Хаккый, киен дә коридорга чык!—диде. Үзе дә тиз генә киенеп, аяк очларына гына баса-баса, бүлмәдән чыгып китте.
Коридор тын, караңгы... Көн буе шаулап торган коридорның шундый күнегелмәгән тынлыгы аяк очларына гына басып, акрын гына атларга мәҗбүр итә. Егетләр өченче катка менделәр һәм сыйныф бүлмәләренең берсенә кереп утырдылар.
— Я. сөйлә! Әллә берәрсенә: «Мин шундый китап укыйм», дип мактанган идеңме? — диде Фәтхел.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ДШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Габделхак аның алдында үзен бик зур гаепле санаса да, үпкәсен баса алмады:
— Мине шул хәтле ахмак дип беләсеңме әллә? һичкемгә дә мактанганым юк, — диде.— Тик, үзеңә билгеле, бер бүлмәдә яшәгәч, бер сыйныфта укыгач, нәрсәдер яшереп укыганыңны сизәләр, әлбәттә.
— Укыганыңны күргәннәр арасыннан кемнән булса да шикләнәсеңме?
Габделхак уйлана калды. Китапны укырга сораган иптәшләре бербер артлы аның күңел күзе алдыннан үтте. Юк1 Аларның берсе турында да: «А1енә бу — хаин, менә бу — угры, бу — карак!»—дип әйтә алмын ул. Ләкин бит китапны сорамыйча, читтән кырын күз белән генә сы- наулы караш ташлап йөрүчеләр дә булды. Бәлки шуларның берәрсе алгандыр? Ниһаять, ул Фәтхелгә күтәрелеп карады:
— Юк, китапны укырга сораучыларның берсеннән дә шикләнмим. Берсе дә алай хыянәт итәрлек кешегә охшамый. — Аннары беркадәр икеләнеп торды да болай диде: — Тик менә мин кичә, дәрестән соң сыйныфта калып, китапта күрсәтелгән сүрә вә аятьләрне корьәннең үзе белән чагыштырып утырдым. Бик мавыгып, бирелеп киткәнмен дә беренче тәгъзирия шәкерте Нәсих Мәүлудовның сыйныфка кергәнен сизми калганмын. Тик колак төбемдә аның мышнап сулу алганын ишеткәч, сискәнеп киттем...
Фәтхел кулы белән өстәлгә сугып куйды:
— Менә, күрдеңме? Эзләнә торгач, йомгакның очы табылды! Ул малайны уртага алып, яхшы гына кысып сорарга кирәк үзен!—дип, Фәтхел урыныннан кузгалды. Габделхак та, башын иеп, аның артыннан иярде...
Юынып, өс-башына киенгәч, Фәтхел китапханәгә керде. Галимҗан- ның мәдрәсәгә һәр вакыт иртәрәк килеп, дәресләр башланганчы газеталар укып чыкканын белә иде ул. Чыннан да, Галимҗан «Вакыт» газетасын карап утыра икән. Фәтхел урындыгын Галимҗанның янына ук китереп куйды. Галимҗан, аңа әйләнеп тә карамыйча, үз урындыгын читкәрәк этеп, укуында дәвам итте. Фәтхел иптәшенең кулындагы газетаны тартты. Шунда гына Галимҗан, гаҗәпсенеп, дорфаланган күршесенә карады. Фәтхелне күргәч, газетаны өстәлгә куйды да:
— Сиңа ни булды?—дип сорады.
Фәтхелнең китапханәдәге шәкертләр алдында әлеге хәлне сөйлисе килмәде. Кесәсеннән карандаш чыгарып, газетаның читен ертып алыйм дигән иде. Галимҗан сөзеп карап, аның кулын читкә этәрде. Үз кесәсеннән кечкенә дәфтәр чыгарып, Фәтхел алдына куйды. Фәтхел: «Корь- ән турындагы китабың Хаккыйда иде. Бүген төнлә аны Хаккыйның мендәр астыннан урлаганнар», — дип язды да Галимҗан алдына куйды. Галимҗан бу сүзләрне Фәтхел язган чакта ук укып өлгергән иде инде. Дәфтәрне алып, кире кесәсенә тыкты. Газетасын әйбәтләп бөкләде дә алган урынына куйды. Тик шуннан соң гына, башы белән Фәтхелгә ишарә итеп, ишеккә юнәлде.
4
Нәсих Мәүлудовны сыйныф бүлмәсенә чакырып сорау алганнан соң шул нәрсә мәгълүм булды: алдагы көнне ашханәдән чыгу белән аны дүрт-биш шәкерт уратып алганнар да Габделхакның нинди китап укыганын белергә кушканнар. «Ул дүрт-биш шәкерт дигәнең кемнәр?» — дип сорагач, шәкерт:
— Исемнәрен белмим. Алар безнең сыйныфтан түгел. Икесе — беренче гали сыйныфтан, өчесе — икенче тәгъзириядән бугай,— дип җавап кайтарды. Үзләрен күрсә, тануын әйтте...
Нәсих Мәүлудовка Габделхакны күзәтергә кушкан кешеләрнең кемнәр икәне икенче көнне үк мәгълүм булды. Нәсихнең: беренче гали сыйныфтан ике шәкерт бар иде дигәннәренең берсе — Габдулла Рифга- тов, икенчесе — Хәбибулла Ишморатов икән. Җәмгыятьнең беренче утырышында Салих белән Галимҗанның дини хорафатларны тәнкыйть итеп сөйләүләренә каршы, авызларыннан күбекләр чәчрәтеп: «Долой!», «Бойкот!» дип кычкырып утыручылар да шулар булгач, Закир байга ♦ барып әләкләүчеләр дә алар икәнлегенә хәзер беркем дә шикләнми иде. Шул көнне үк дәресләрдән соң сыйныфтан чыкмыйча җыелыш ясадылар. Рифгатов белән Ишморатовны җыелышка китереп, үзләренең хаинлекләрен танырга мәҗбүр иттеләр, Галимҗанның китабын алар урлап, Габдулла әфәнде Шонасигә тапшырганнар икән. Ишморатов хәтта «Белем җәмгыяте»идә сөйләнгән сүзләрне Закир байга җиткереп торуын да яшермәде. «Мин сездән курыкмыйм!..»—дип, бик тәкәббер кыяфәт белән җыелыштан чыгып китте
5
Әлеге китап югалу хәбәрен ишеткәч, Зыя Камали Габдулла Шона- сине кабинетына чакырып алды. Гадәттәгечә дәресләрнең ничек баруы, шәкертләрнең дәресләрне үзләштерү дәрәҗәләре һәм шуның кебек башка мәсьәләләр турында сораштырганнан соң, ниһаять, төп максатына күчте:
— Миңа ирешкән хәбәр дөрес булса, Габдулла әфәнде, сезнең кулыгызга ниндидер аллага, дингә каршы язылган китап төшкән икән. Бу китапны безнең мәдрәсә шәкерте язган, диләр...
Сүзнең нәкъ шул хакта буласын Габдулла әфәнде башта ук сизенгән булса да, хәзер ни әйтергә дә белми торды. Бәлки бу мәсьәлә Зыя Камалига да башка идарә әгъзаларына да барып җитмәгәндер, шулай тынып калыр дип өметләнгән иде ул. «Я китапның икенче нөсхәсен Зыя әфәндегә дә биргәннәр, я бу китап миндә икәнен аңа хәбәр иткәннәр», — дип уйлап, Шонаси:
— Әллә сезгә дә бу китапның бер нөсхәсен бирделәрме?—дип сорады.
— Өстәлемә имзасыз бер язу ташлап киткәннәр. Менә ул кәгазь, — дип. Зыя Камали язманы Габдулла әфәндегә сузды.
Анда: «Икенче гали сыйныфның шәкерте дәһри Галимҗанның аллаһ тәгаләгә каршы язган китабы остазыбыз Габдулла әфәнде Шонасигә тапшырылды. Бу китапны укып чыккач та, мәлгунь дәһрине мәдрәсәдән кумыйча, шәкертләрне диннән яздырырга юл куюыгызны дәвам иттерәчәксезме?» дип язылган иде.
Язуны укыгач, Шонаси моңарчы аңлый алмаган нәрсәсен яңа аңлаган кыяфәт белән:
— Ә! Менә ни өчен китапны сезгә бирмичә, минем китапларым арасына тыгып киткәннәр икән!—диде. — Моны язган кеше, Галимҗан Ибраһимовны сез башка шәкертләргә караганда артыграк яратасыз, артыграк химая кыласыз, дигән фикердә икән. Әгәр корьәнгә каршы язган китабын сезгә тапшырса, сез бу турыда тавыш-тын чыгармыйча. Ибраһимовны мәдрәсәдән кудырмаска тырышырсыз дип уйлыйдыр ул!
Шонасинен бу фикере нигезсез түгел икәнен Зыя Камали бик яхшы белә иде. Моны инкарь итәсе килмәде аның:
— Хакыйкатән *, Галимҗан Ибраһимов мәдрәсәнең күп шәкертләреннән акыллырак та, сәләтлерәктә, белемлерәктә. Ләкин яшьлек чире, яшьлек кызулыгы аны туры юлдан читкә алып киткән чакларыда була.
Хакыйкатән — чыннан да
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВЛ ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
Шул вакытта ана ярдәм кулы сузып, туры юлга төшерәсе килә...—дигәч, сүзен кинәт китап мәсьәләсенә кайтарды: — Аның бу нәрсәсе дөрестән дә аллага, дингә каршы язылганмы? Ни өчен сез аны миңа бирмәдегез?
— Әлбәттә, мин аны укып чыккач сезгә тапшырган булыр идем. Ләкин мин азагына кадәр укып чыга алмадым. Китап көтелмәгәндә юкка чыкты. Кемдер аны минем китап-дәфтәрләрем арасыннан алган.
— Гаҗәп хәл! Бәлки укыган кадәресе белән генә булса да мине таныштырырсыз, Габдулла әфәнде?
Шонаси китап югалганнан бирле үзенә тынычлык бирмәгән уйларын әйтергә булды:
— Бер яктан, Зыя әфәнде, яртысыннан да кимен уку белән генә китап турында катгый бер фикер әйтеп булмый бит! Икенче яктан, китапның берничә битен генә укып өлгердем, шуның өчен аның турында ачык фикер әйтә алмыйм дип тә калырга мөмкин булмас... Мин тышкы идарә тарафыннан безнең өскә йөкләнгән вазифа турында әйтәм...
Зыя Камали, йокыдан уянып киткән кеше төсле, кинәт башын күтәрде, күзләрен угалады да:
— Анысы шула-а-ай. — дип сузып куйды. Аннары тагын:— Китапны күрмәгәч, укымагач, сез дә аның мөндәриҗәсе белән ахырга кадәр таныш булмагач, тышкы идарә әгъзаларына бу турыда ни дип әйтә алабыз соң? — диде.
Габдулла әфәндегә Зыя Камали бу сүзләре белән аны шелтәләгән төсле тоелды. Ләкин ул үпкәләмәде. «Чыннан да, мин бик гафиллек күрсәттем шул, югыйсә, кулымдагы китапны урлатмас идем»,— дип уйлады. Үз гафиллегенең нәтиҗәсен ничек төзәтергә белмичә аптырап:
— Китапны яңадан кулга төшереп укып чыкканчы, бу турыда тышкы идарәгә белдерми торсак булмасмы икән, Зыя әфәнде?—диде.
Зыя Камали бик кәефсезләнгән кыяфәттә кинәт кулы белән өстәлгә сугып куйды:
— Аны бит әхлаксыз, азгын, акылсыз димәссең! Ниятләре дә начар түгел, изге. Әмма үзе, мәдрәсәнең тынычлыгын бозып, бертуктаусыз әллә ниләр уйлап чыгара! Кара инде: хәзер «Корьән алладанмы, түгелме?» дип кычкырып, чукмар күтәреп, динебезнең терәге булган корьән шәрифкә каршы чыккан! Я, ни эшләтәсе моны?!
— Бәлки бу китап турындагы хәбәр тышкы идарәгә барып җитмәгәндер?
— Була торган эш түгел!—дип, Зыя әфәнде кулын селекте. — Китап сезнең кулыгызга төшкән көнне үк хәбәр Закир байга барып ирешкәндер. Бу турыда һич шик-шөбһә булу мөмкин түгел! Хәзер Закир бай бу хәбәрне тышкы идарә әгъзалары арасында таратып, безне ни эшләрләр икән дә ни әйтерләр икән, дип көтеп утыра торгандыр.
Шонаси дә шулай уйлый иде, ләкин ничек итеп бу күңелсезлекләр- нең алдан чарасын күрергә белми аптырый иде. Шуның өчен ул:
— Инде ни эшләргә кирәк? —дигән сүз белән генә чикләнде.
Ни дә булса эшләргә кирәклеген Зыя Камали үзе дә белми иде.
— Әлбәттә, берәр чара күрмичә булмас, чөнки аның мондый зарарлы фикерләре башка шәкертләргә дә тәэсир итә, әлбәттә. Икенче яктан, имтиханнар вакыты да якынлашып килә. Бу вакытта мәдрәсәнең абруен төшереп, артык зур шау-шу күтәрү дә ярап бетмәс дип уйлыйм...
Зыя Камали тагы башын иеп, уйга калды. Бераздан, билгеле бер карарга килде, ахры, Шонасигә күтәрелеп карады:
— Менә ни эшлик, Габдулла әфәнде! —диде ул,—Тышкы идарә бу турыда гауга күтәреп өлгергәнче, ничек тә ул китапны кулга төшереп, башыннан азагына кадәр укып чыгарга кирәк. Айсыз китап турында бертөрле дә фикер йөртә алмаячакбыз. Минемчә, Галимҗанны «акырып, аңардан китабын сорап алырга кирәк. Китапны ул үз кулы беләв
китереп бирер дип ышанам. Ул шәкертнең дин мәсьәләсендә шулай бозылып китүе бигрәк тә кызганыч. Китабы, чыннан да, корьән алладан түгел дигән фикерне алга сөрсә, ул вакытта Галимжан Ибраһимов дигән шәкертне мәдрәсәдә тота алмаячакбыз. Ләкин бу эшне ничек тә шау-шусыз, жәнжалсыз башкарырга кирәк булачак...
6
Иртәгә тышкы идарә белән эчке идарәнең берләшкән утырышы булачак, бу утырышта аеруча Галимжанның китабы һәм аның үзе турында сүз булачак дигән хәбәр шәкертләр арасында шул көнне үк таралып өлгерде.
Иптәшләре күпме әйтсәләр дә, Галимжан тыңламады: «Шонаси әфәнде китапны, һичшиксез, укып чыккандыр. Хәзер инде аны бирмәүдән, яшерүдән бертөрле дә файда юк»,—дип, китапның икенче нөсхәсен шул көнне үк Зыя әфәндегә тапшырды.
Закир бай, без—тышкы идарә әгъзалары — өйлә намазыннан соң килербез, дигәч, икенче көнне дәресләрне иртәрәк бетерделәр. Хәлфәләр сыйныфлардан чыгып китү белән, шәкертләр түбәнге кат коридорына агылдылар. Монда Галимжанның шәрикләре генә түгел, тәгьзи- рия сыйныфларыннан да шәкертләр байтак иде. Дөрес, соңгыларның күбесе башкалар артыннан кызык эзләп кенә төшкәннәр иде.
Галимжанның якын дуслары: Шәһит, Фәйзерахман, Салих, Булат. Фәтхел, Вәсим, Габделхак һәм башкалар урамга чыга торган ишекнең нәкъ каршындагы икенче кат баскычына тыгызланып утырганнар. Шәкертләрнең үзара сөйләшүләре гөр иткән тоташ бер тавыш булып ишетелеп тора. Назирның чыгып үгетләвенә каршы югары сыйныф шәкертләре:
— Идарә утырышында безнең сыйныфлардан да вәкил булсын!
— Шәригебезне нахакка кыерсыттырырга теләмибез!
— Кеше акылына ияреп йөрергә без инде сабый ‘балалар түгел! Үз акылыбыз уянган өчен безгә жәза бирмәкче буласызмы? — дип кычкырып, тагын да зуррак тавыш куптардылар.
Кинәт тышкы ишек ачылды. Берецче булып озын буйлы, түгәрәк кара сакаллы Закир бай килеп керде. Башындагы каракүл бүреге аны тагын да озынрак, каракүл якалы төлке туны киң жилкәсен тагын да киңрәк итеп күрсәтә иде. Аның артыннан кайсы чапан-чалма кнгән, кайсы европача киенеп, мыекларын божра шикелле итеп бөтереп куйган дүрт-биш кеше күренде. Умартадагы бал кортлары кебек гөжләп торган шәкертләрне күргәч, Закир бай тукталып калды һәм назирга карап:
— Бу ни эш тагын?! Болар монда ни өчен жыелганнар? — дип сорады.
Назир жавап биреп өлгермәде, Фәйзерахман күкрәген киереп алга чыкты
— Әгәр Галимжан Ибраһимовны мәдрәсәдән кусагыз, аның белән бергә без дә бөтен сыйныфыбыз белән мәдрәсәне ташлап чыгабыз! — дип кычкырды.
Закир бай күзләрен Фәйзерахманнан аның янында басып торган назирга күчерде:
— Бусы тагын кем? Исем-фамилиясен язып алыгыз да идарәгә тапшырыгыз! —дип боерды.
Моны ишеткәч, шәкертләр шундый тавыш, шундый шау күтәрделәр, хәтта Закир бай да апгырап калды. Ул арада Фәйзерахман янына Шәһит, Салих һәм тагын унлап шәкерт атылып чыктылар. Тышкы идарә әгъзаларын сарып алып, алар:
6, «к. у.» м г.
ГӨЛСЕМ МӨХЭММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ
81
— Аныкын гына түгел, минем исем-фамилияне дә языгыз!
— Мине дә языгыз!
— Мине дә! Әллә куркабызмы?! —дип кычкырдылар.
Закир бай:
— Болар бөтенләй юлдан язганнар! Боларны акылга утыртыр өчен полице чакырырга кирәк! — дип җикеренде, ә эченнән: «Утырышуны мәдрәсәдән тышта ясарга кирәк булган икән. Бу башы бозыкларның өстебезгә һөҗүм итү ихтималы да бар!» — дип, шәкертләр арасыннан узып, тизрәк идарә бүлмәсенә керергә ашыкты. Башка әгъзалар да аның артыннан иярделәр.
Тышкы идарә әгъзалары өсләрендәге туннарын салып бүлмәгә кергәндә, эчке идарә әгъзалары бөтенесе дә җыелган һәм имтихан алу тәртибе, сорау билетлары язып хәзерләү кебек эшләр турында киңәшә башлаганнар иде. Бүлмәгә яңа кешеләр килеп кергәч, гадәт буенча, кул биреп исәнләштеләр, дога кылдылар, догадан соң исәнлек-саулык сораштылар. Тик шуннан соң гына рәис вазифасын үтәүче Зыя Камали, көн тәртибендәге мәсьәләләргә күчәргә инде мөмкиндер дип уйлап.
— Мөхтәрәм әфәнделәр! Бер ай-ай ярымнан мәдрәсәбездә имтиханнар башланачак. Сез килгәнче без монда имтиханнар турында киңәшеп, шул карарга килдек...—дип сөйли башлады. Ләкин Закир бай, аны тупас кына бүлдереп:
— Имтиханнар мәсьәләсен эчке идарә әгъзалары үзләре дә хәл кыла алырлар,—диде.— Иң әүвәл без, корьән шәрифкә каршы китап язган... Кем сон анда... ә, Галимҗан исемле дәһри шәкерт турында киңәшеп карар чыгарыйк,— диде.
Зыя Камали, эчке идарә әгъзаларына мөрәҗәгать итеп:
— Ни дип әйтәсез, хөрмәтле әфәнделәр? — дип сорады. Алар моңа каршы баш кагып:
— Әлбәттә, әлбәттә! — диештеләр.
Коридордагы шау-шу ара-тирә шул кадәр көчәеп китә, хәтта идарә әгъзалары бер-берсен ишетми башлыйлар иде. Зыя Камали, янында утырган Байчурин фамилияле мөгаллимгә карап:
— Гариф әфәнде, рәхим итеп шәкертләрне тынычландырып керегез- че, — диде.
Шул арада Закир бай тагын чәпчергә кереште:
— Шәкертләрегез бөтенләй юлдан язган. Биргән тәрбиягез шул булса, әстәгъфирулла тәүбә, алла сакласын! Беләсезме, анда ни дип кычкырыналар? Алар анда: «Әгәр Галимҗанны кусагыз, без дә мәдрәсәдә калмыйбыз, барыбыз да ташлап чыгабыз»,— дип кычкырыналар! Бу ни димәк, ә? Забастовка кыламыз дигән сүзме? Мондый сүзләрне, мондый хәлләрне тиешле урынга җиткерсәң ни булачагын беләсезме?
Закир бай сөйләгәндә, Гариф әфәнде ишек тоткасына үрелгән хәлдә туктап торды. Бай, сүзен бетерү өчен, «Бу хакта шәкертләргә ни дип әйтергә кушасыз?» дигән сыман, Зыя әфәндегә борылып карады. Камали аңа:
— Әйтегез, шаулашмасыннар. Үз эшләре белән шөгыльләнсеннәр. Галимҗан Ибраһимов турында идарә нинди карар чыгарса да, ул карар аларга мәгълүм булыр,—диде.
Байчурин коридорга чыгу белән, шаулашу тагын да көчәя төште. Кайбер сүзләре хәтта идарә әгъзаларына аермачык булып ишетелде.
— Тышкы идарә әгъзаларының бүген монда ни өчен килгәннәрен без бик беләбез! Әгәр Галимҗанны мәдрәсәдән кусалар, без мәдрәсәне ташлап чыгу белән генә калмабыз, бигрәк тә тышкы идарә әгъзаларының байлыкларына, акчаларына масаеп, безнең рухыбызны изәргә, кысарга теләүләре турында газеталарга язып, бөтен әһле мөслимингә фаш итәрбез! — диде бер батыррагы.
— Шулай!
— Дөрес әйтәләр!—дип кычкыргалап, арттарак басып торган шәкертләр алдагыларны тыгызлый башладылар.
Бу шау-шу, буталыш арасында нәрсәдер «гөрс!» итеп җиргә төште дә чәлпәрәмә килеп ватылды. Шуннан соң тавыш кинәт тынды. Шәкертләр: ♦
— Ни булды? Нәрсә ватылды? — дип, аптырашып бер-берсенә ка- ш
раштылар. «
Кемдер: х
— Дуслар!Низамнамәватылган! — дип кычкырды. ®
Низамнамәнең стенадан төшеп ватылуы идарә әгъзаларына да ише- g
телде. Закир бай тыелып кала алмады: \
— Бертөрле тәртәгә дә сыймаган бу тәртипсезлеккә хәтта дивар- =
дагы низамнамә дә түзмәде! — дип, бик мәгънәле итеп Зыя Камалига к карады.♦
— Кичерегез, әфәнделәр, миңа чыгарга кирәк, үзем чыгып шәкерт- <
ләрне низам-интизамга өндәмәсәм булмас, ахрысы!—дип, Камали о ишеккә таба юнәлде. Аның артыннан Закир бай һәм аның иярченнәре: 1=1 «Менә бит нинди чамадан тыш тәртипсезлек, әхлаксызлык!» дигән сы- g ман, башларын чайкап калдылар. г
Зыя Камалиның шәкертләргә ни әйткәне идарә бүлмәсендә утыру- ® чыларга билгесез булып калды, ләкин ул бүлмәгә кергәннән соң, та- ® вышлар ишетелмәде. Зыя Камали, урынына килеп утырып, бүлмәдәге- s ләрне күздән кичерде дә: s
— Галимҗан Ибраһимов исемле шәкертнең корьән шәрифкә каршы “ язган китабы турындагы сүзне Габдулла әфәнде Шонасигә тапшы- ч рам,—диде.—Ул тулаем укып чыкты. Мин исә, вакыт азлыктан, өстән- ® өстән генә карап чыга алдым. Китап белән танышырга теләүчеләр булса, китап үзе менә, алдыгызда,— дип, унлап дәфтәрне бер-берсенә кушып теккән калын гына кулъязманы өстәлнең уртасына куйды.
Закир бай:
— Моны ничек кулга төшерә алдыгыз?! —дип, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, сузылып китапны үзенә таба тартты һәм битләрен актара башлады.
— Кичә сезнең белән сөйләшкәннән сон, мин Галимҗан шәкертне чакырттым. «Китапны китереп миңа тапшыр. Аның мөндәриҗәсе белән без, синең остазларың, танышырга тиеш һәм шул танышу нәтиҗәсендә генә синең хакта тугры фикер йөртә алачакбыз», — дидем. Берсүзсез китереп тапшырды... Кыскасы, китап алдыгызда. Габдулла әфәнде Шо- наси сезне аның мөндәриҗәсе белән таныштырыр, — дип, Камали Шонасигә борылды: — Рәхим итегез, Габдулла әфәнде, сүз — сезгә!
Шонаси сүзне озакка сузмады:
— Мин бу китапны бик җентекләп укып чыктым, ләкин анда туры- дан-туры аллаһы тәгаләгә каршы әйтелгән сүз тапмадым. Ләкин шәкертнең корьән шәриф алладан түгел дигән фикере, әлбәттә, мөртәтлекнең гафу ителмәслек бер күренеше. Шуның өчен мондый китапларны шәкертләр арасында тарату — аларның күңелендә дингә каршы шөбһә тудыру димәктер. Мондый хәлгә күз йомып калу ярамас, һичшиксез, тиешле чараларны күрергә кирәк!..
Шонасинең бу сүзләре тышкы идарә әгъзаларына бик ошады.
— Дөрес әйтәсез, Габдулла әфәнде, күз йомып калырга ярамый!
— Куарга кирәк малакасусны мәдрәсәдән! — дип хупладылар.
Шонаси тавышлар тынганын көтеп торды да сөйләвендә дәвам итте:
— һәр мәсьәләне хәл кылганда, әфәнделәрем, үзегез беләсез, иң кимендә ике юл була: берсе — эшне кичектермичә гамәлгә ашыру,
икенчесе — азрак сабыр итү. Киләсе айның урталарында мәдрәсә» бездә имтиханнар башланачак. Әгәр без хәзер үк Галимҗан шәкертне «1 алия»дән куарга кирәк дигән карар чыгарсак, мәдрәсәдә нинди җәнҗал кубачагын үзегез күреп торасыз. Мәдрәсәбезнең иң өметле, иң сәләтле шәкертләре: «Галимҗанны кусагыз, барыбыз бердән мәдрәсәне ташлап чыгабыз, ни өчен киткәнебезне газеталарга язабыз!»—дип торалар. Без, ягъни Зыя әфәнде, мин һәм башка эчке идарә әгъзалары, үзара киңәшеп шул карарга килдек: имтихан алдыннан мәдрәсәдә җәнҗал чыгармас өчен, Галимҗан шәкертне хәзергә мәдрәсәдән кумый торырга кирәк. Шәкертләр тынычланып имтиханнарга хәзерләнсеннәр. Шулай итсәк, халык алдында мәдрәсәнең абруен төшерәчәк җәнҗалдан да котылырбыз...
Закир бай Шонасигә таба кулын сузып, бармак янады һәм ачулы тавыш белән:
■— Туктагыз, туктагыз, Габдулла әфәнде! Аны мәдрәсәдә калдырыр өчен тагын бер хәйлә таптыгызмы?! Бу дәһри, бу мөртәтне кумаска кирәк, ул башка шәкертләрне дә диннән яздырсын димәкче буласызмы? — дип кычкырды.
Тышкы идарәнең башка әгъзалары да бер Шонасигә, бер Закир байга, бер Зыя Камалига аптырап карадылар. Закир бай кычкыруыннан туктагач, Шонаси, гадәтенчә, ашыкмыйча, сабыр тавыш белән тагы сөйләп китте:
— Мин хәзергә, — диде ул, «хәзергә» сүзенә аеруча басым ясап, — кумыйк, хәзергә сабыр итик, дидем. Галимҗан шәкерттән «Белем жәм- гыятеэнең утырышларын ясамаска, «Аң» дигән газетасын чыгармаска, бу китабын шәкертләргә укырга бирмәскә дип сүз алсак, имтиханнарны тавыш-кычкырышсыз, тыныч кына кабул итәчәкбез дә, шәкертләр өйләренә таралып китәчәкләр. Ә инде көз көне уку башланганда, мәдрәсәгә кемне кабул итү, кемне кабул итмәү — безнең үз кулыбызда булачак.
Закир бай тагын сүзсез калмады:
— Аңардан сүз алсак, имеш! Ул диненнән язган мөртәт сүзендә торачак дип беләсезме? Минемчә, аны иркәләп утырганчы, тотарга да үзен бөтен иярченнәре белән бергә жандарм кулына тапшырырга, вәссәлам! Анда бик яхшы итеп акылга утыртырлар үзләрен!
— Балигъ булып, акылга утырганчы, яшьлек азагына кадәр уйланмаган күп тилелекләр эшләтә,— диде Зыя Камали бу сүзгә каршы.— Башыңда акылың булса, сакал-мыек чыккач, бу эшләреңнән үкенәсең дә, ояласың да, Галимҗан шәкертнең бу эшләре дә шул яшьлек тилелеге дип уйлым мин. Ләкин бу эшләренә карамастан, ул әйткән сүзеннән кайтмый торган егет. Шонаси әфәнде санап чыккан эшләрне имтиханнарга хәтле кылмыйм дип сүз бирсә, сүзендә торачагына ышанырга мөмкин. Әгәр инде сүз бирмәсә, ул вакытта — икенче мәсьәлә. Бернәрсәгә карамастан кискен чара күрергә мәҗбүр булыначак, ягъни имтиханнар башланганчы ук аны мәдрәсәдән чыгарырга мәҗбүр булачакбыз!..
Закир бай, әлбәттә, бу карарга күңеленнән риза түгел иде, ләкин ул, сүзе үтмәячәген белеп, яңадан каршы чыгарга теләмәде. Башкаларның:
— Ярар, алайса, шулай булсын!
— Аллага тапшырдык! — дигән сүзләреннән соң гына:
Шулай булсын дисәгез, шулай булсын. Сүземне тыңламадыгыз. Соңыннан үкенечкә калсагыз, мине гаепләмәссез! Имтихан мәсьәләләрен үзегез генә дә хәл кылырсыз. Минем артык вакытым юк,- дип, урыныннан кузгалды.
Соңгы дәрес беткәч, Галимҗан, китап-дәфтәрләрен Вәсимгә калдырып, остазы Камали чакыруы буенча, идарә бүлмәсенә керде. Башка шәкертләр дә дәресләр бетте дип төрлесе төрле якка таралмадылар, Галимҗанның кайтканын көтәргә булдылар.
Бер сәгать тә үтмәгәндер, сыйныф ишеге ачылып, Галимҗан килеп керде. Ул, Вәсим янына барып, китапларын җыештыра башлады. Аның кайтканын сабырсызлык белән көткән иптәшләре, моны күреп:
— Ник дәшмисең?
— Ни өчен чакырган?
— Әллә мәдрәсәдән куабыз дип әйттеме?—дип сораша башладылар.
Галимҗан кулына алган китапларын кире куйды, күтәрелеп иптәшләренә карады;
— Юк. Әлегә куабыз дигән сүз булмады. Җәмгыятебезгә дә, газетабызга да, минем китабыма да тышкы идарәнең бик каршы булганын үзегез дә беләсез. Зыя әфәнде дә, минем китабым шәкертләрне диннән яздырырга хезмәт итә, дип карый икән. Имтиханнар беткәнче, «Белем җәмгыяте»н җыймаска, газетабызны чыгармаска, китабымны бер шәкертнең дә кулына бирмәскә кирәк, диде. Шул турыда миннән сүз алды. Барыбер, имтиханнарга хәзерләнү вакытында да, имтиханнар вакытында да җәмгыятьне дә җыеп булмас, газетаны да чыгарып булмас дип. мин сүз бирдем.
— Китабыңны кайтардымы?—дип сорады Салих.
— Юк, кайтармады. Үзе әле укып чыкмаган икән. Укып чыккач та кайтармас төсле күренә, һәрхәлдә, мәдрәсәдән чыгып кит дигән сүз булмады. Шуның өчен тыныч кына имтиханнарга хәзерләнә башларга кирәк,—дип, Галимҗан артык сөйләргә теләмәгән сыман, китапларын кулына алды.
— Тукта, ашыкма әле, — диде Фәтхел, Галимҗанның кулыннан тотып. — Китапны ничек тә Зыя әфәндедән алырга кирәк бит!
Шәһит тә Фәтхелгә кушылды;
— Нинди дә булса юл табып, китапны кайтарып алырга кирәк!
— Имтиханнарга хәтле байтак вакыт бар әле. Бу мәсьәләләр турында берәребезнең фатирында очрашып сөйләшербез. Кайтаруын сорасаң, бәлки Зыя әфәнде китапны үзе дә кайтарып бирер, — диде Галимҗан сүлпән генә һәм, иптәшләренең җавабын да көтмичә, ишеккә таба юнәлде.
Ләкин шәкертләргә ике-өч көн эчендә очрашып сөйләшергә туры килмәде, чөнки көтелмәгән бер вакыйга бөтен мәдрәсәне тетрәтте.
Мәдрәсәдә яшәгән шәкертләр барлык эшләрен эшләп, сөйләшәсе сүзләрен сөйләшеп, җырларын җырлап, ниһаять, тынычланып, тирән йокыга талганнар иде. Төнге сәгать бер тирәләрендә кемнәрдер бик каты шакып тышкы ишекне ачтырдылар. Мәдрәсәгә зәңгәрсу шинель кигән жандармнар, кара шинельле городовойлар кереп тулды.
Жандармнар арасында зуррак дәрәҗәле булып күренгәне, кәзәки астыннан ыштан балаклары күренеп торган назирның куркынган, агарынган йөзенә карап;
— Урамга чыга торган тагын нинди ишекләр бар, шәкертләрнең йоклый торган бүлмәләре кайда, барысын да күрсәт! — дип, тупас тавыш белән әмер бирде.
Ул арада икенче катка менә торган баскычта кайсы куркынган, кайсы каушаган, кайсы кызыксынган кыяфәтле шәкертләр күренде. Алар да, назирлары кебек, киенеп өлгермәгәннәр. Кайберләре пннжәкләрен җилкәләренә генә салган, кайберләре юрганнарына уранган иде. Бо- ларны күрү белән, әлеге жандарм:
ӨЛ6ЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ «
■— Барыгыз да үз урыннарыгызга марш! —дип кычкырды.
Шәкертләр күз ачып йомганчы баскычтан юк булдылар. Назир инде бераз исен туплап өлгергән иде. Ул калтыраган тавыш белән жандармга мөрәжәгать итте:
— Баш мөдәррис Зыя әфәнде Камалины чакыртырга мөмкин булмасмы икән? Мин бит бернәрсә дә белмим. Мин барлыгы тик назир гына!..
Назирның шул сүзләрен генә көткән шикелле, ишектән Зыя әфәнде килеп керде. Аның артыннан тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле дворник күренде. Ул жандармга карап:
— Ваше благородие! Әйткән кешегезне китердем, инде китсәм дә буламы? — дип сорады.
Жандарм аңа:
— Юк, китмә! Танык булырсың, понятой!—дип жавап бирде дә назирга:—Мин сиңа ни әйткән идем? Бар, урамга чыга торган ишекләрне күрсәт. Аннары йокы бүлмәләрен күрсәтерсең. Синең белән городовой А1атвеев барыр! —дип җикерде.
Жандармның алдына Зыя Камали килеп басты:
— Ваше благородие, монда ниндидер аңлашылмаучылык булырга кирәк. Бу — «Галия диния» исемле татар мәдрәсәсе. 1Монда дини фәннәрне укучылардан башка кешеләр тормый,— дип аңлата башлаган иде, башлык кырт кисте:
— һичбер төрле аңлашылмау да, ялгышлык та юк. Менә прокурорның ризалыгы,— дип, Камалига мөһер басылган рәсми бер кәгазь тоттырды.
Чыннан да, ялгышлык юк икән. Прокурор «Мәдрәсәи галия ди- ния»дә тентү ясау кирәклеген раслаган. Зыя әфәнде, аптырап, кәгазьне тагын бер тапкыр укып чыкты, аның тискәре ягын әйләндереп карады. Шул вакыт кылт итеп ике идарәнең соңгы утырышында Закир байның әйткән сүзләре исенә төште. Ул бит:
«Минемчә, аны иркәләп утырганчы, тотарга да бөтен иярченнәре белән бергә жандарм кулына тапшырырга кирәк!» — дигән иде. Чынлап та, Закир бай шул дәрәҗәдә түбәнлеккә төштеме икән?
Жандарм башлыгының кычкырып:
— Тентүне йокы бүлмәләреннән башларга!—дип әйтүе Зыя Камалины күңелсез уйларыннан айнытып җибәргән кебек булды.
Жандармнар бөтен мәдрәсәнең астын өскә китереп, барлык әйберләрне актарып, тузгытып, нинди кулъязма күрсәләр, шуны беркетмәгә кертеп, шәкертләрне тәмам алҗытып бетерделәр. Алар беренче катка төшкәндә, сәгать алтынчы иде инде. Чыгып китәр алдыннан, жандарм башлыгы Зыя әфәнденең кабинетына кереп, шәкертләрнең мәдрәсәдәге исемлеге белән бүгенге көндә тентелгән шәкертләр исемлеген чагыштырып карады.
Ул. үзенең исемлегендә Галимҗан белән Фәйзерахманның фамилияләрен тапмагач, бик җентекләп, бу шәкертләрнең ни өчен читтә яшәгәнлекләре, әхлаклары, ата-аналары кем икәнлекләре турында сорашты. Зыя әфәнде бу ике шәкертне мөмкин кадәр уңай яктан сыйфатларга тырышты:
— Бик тырыш, зирәк, акыллы егетләр. Өч ел буена һичбер төрле әхлаксызлык, әдәпсезлек күрсәтмәделәр, — диде.
Жандармны бу ике шәкерт аеруча кызыксындырганлыгын аңлагач. Зыя Камалиның Закир байдан шикләнүе тагын да артты. «Сүземне тыңламадыгыз, соңыннан үкенмәгез»,—дигән иде. Ул вакытта аның шундый янауларына илтифат итмәгән идек. «Нинди вөҗдансыз, оятсыз бәндә икән! Мәдрәсәнең абруе аның каршында бер тиенгә дә тормый!»—дип уйланды Зыя әфәнде, ачудан йөрәге тетрәнеп. Ләкин хискә бирелеп утыра торган вакыт түгел. Имтиханнар якынлашып килә иде,
ә жандармнар, тикшерергә дип, шәкертләрнең дәфтәрләрен, китапларын төяп алып киттеләр. Бу китап-дәфтәрләрдә хөкүмәткә каршы һичбер төрле сүз булмаганын Зыя Камали бик яхшы белә иде. Шуңа күрә ул:
— Тикшерергә дип алынган китап-дәфтәрләр соңыннан кайтарылачакмы? — дип сорады.
— Хөкүмәткә, әхлакка каршы язылган зарарлы фикерләр булмаса, кайтарылыр.
Жандармның бу жавабы Каманины беркадәр тынычландыра төште. Ул тагын:
— Аларны тизрәк карап, тизрәк кайтарып бирергә булмасмы, чөнки ул китаплар — барысы да дәреслекләр, ә дәфтәрләрдә дәресләрнең конспектларыннан башка нәрсә юк,—диде.
Камалиның бу сүзен ишеткәч, жандарм: «Бу әфәнденең үтенеченнән минем үземә берәр файда чыгарып булмасмы?»—дип уйлады. Шуннан соң кармак салып карарга булды:
— Китапларны тизрәк кайтарыр өчен тәрҗемәчегә көн-төн эшләргә кирәк булачак, ә тиешеннән артык эшләгән вакыты өчен түләргә жандармериянең мөмкинлеге юк,—диде ул.
Жандармның тел төбендә ни булганын Зыя әфәнде шунда ук аңлап алды.
— Тәрҗемәчегә түләргә кирәк икән, баш өсте, без үзебез түләрбез, тик, тәхминән *, күпме акча түләргә кирәклеген әйтсәгез иде, ваше благородие! ..
Ике көннән соң илле сум түләп китап-дәфтәрләрне барып алырга килештеләр. Ниһаять, Зыя әфәнде Камали көтелмәгән, чакырылмаган кунакларны тышкы ишеккә чаклы озатып куйды.
8
Фәтхел белән Вәсим, иртәгәсе көнгә дәресләрен хәзерләп бетергәч, өс-башларын киенеп, урамга чыктылар.
Тышта якты иде әле. Көннең яхшы ук озынайганы сизелә. Кышның инде чатнап торган суыклары узган, ләкин әле җылы килеп җитмәгән. Шулай да юл читендәге көртләр күзгә күренерлек булып иңгән, кыш уртасындагы аклыкларын югалтып каралганнар, һавада яз башының якынлашуы билгесе — күңел дәртсендергеч дымсу бер җиләслек сизелә башлаган иде. Мәдрәсә баскычыннан төшеп, урамга аяк басу белән, егетләр туктап, күкрәкләрен киереп, тирән-тирән итеп сулу алдылар. Шуннан соң гына ашыкмыйча атлап китеп бардылар.
Галимҗанның фатиры шул ук мәхәлләдә, мәдрәсәдән ерак түгел иде. Әкрен атласалар да, шактый тиз барып җиттеләр. Ишекне Галимҗан үзе ачты.
Ишекне ачып бүлмәгә керделәр. Бүлмә бик кечкенә иде. Уң кулда «солдат караваты» дип йөртелә торган тар. тәбәнәк тимер карават. Өстенә чуар ситсыдан сырган юрган ябылган. Шундый ук тышлы мендәр. Бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсе буенда — иске өстәл. Тәрәзә төбе, өстәл өсте, сул як стенага кагылган киштә китап белән тулган.
Фәтхелнең дә, Вәсимнең дә бу бүлмәнең фәкыйрьлеген күрүләре беренче түгел иде. Шулай да Фәтхел:
— Ни дип мондый сасы өйдә яшисең, Галимҗан? Уфада чистарак фатир табылмас идемени? — дип сорады.
— Чистарагы гына түгел, зиннәтлерәге дә бардыр. Ләкин андый фатирларның хакы да үзләренә күрә зур бит, ә мин аена ун тәңкәдән артык хәрәҗәт итә алмыйм... — диде Галимҗан...
1 Тәхминән — чама белән.
ГӨЛСЕМ МӨХӘММӘДОВА ф ЯШЬЛЕК КӨННӘРЕ <
— Аена ун тәңкә хәрәжәт нтәм дисен. Шундый фатирда торгач, ул кадәр акчаны кая куеп бетерәсең?—дип, Вәсим сорамыйча түзмәде.
Галимхан көлемсерәп куйды да:
— Бик кызыксынсаң, исәпләп кара,— дип сөйләп китте: —Лена ике тәңкә мин шушы фатирга түлим. Китап, дәфтәр, кәгазь алу кебек хәрәжәтләргә ай саен ин кимендә бер тәңкә-тәңкә ярым китә. Кер юдырту, аяк киемен ямату кебек эшләргә тагын бер-ике тәңкә куй. ЛХоннан башка өс-баш, кием-салым дигән нәрсә дә бар бит әле. Шундый хәрәжәтләрдән соң ай буена ашау-эчүгә биш тәңкәдән артык калмый. Бу — көненә унбиш-унжиде тиен дигән сүз. Әгәр авылдан ара-тнрә күчтәнәч килгәләмәсә, аяк сузарга мөмкин. Менә шулай, туган, ай саен ун тәңкә оча да китә!..
Галимжан сүзен әйтеп кенә бетерде, ишектән Шәһит белән Фәйзерахман килеп керделәр. Өс-башларын салып, Галимжан янына караватка утырдылар.
Сүзне Шәһит башлап жибәрде:
— Я, син чакырдың, без килдек, Галимҗан. Әллә син Зыя әфәнде сөйләгән сүзләрнең сыйныфта барысын да әйтмәгән идеңме, яки тентүдән соң Зыя әфәнде сина тагын ни булса да әйттеме?
— Үзегез беләсез, Зыя әфәнде каты сөйләргә яратмый, — дип сүзг» кереште Галимжан. — Ләкин кирәк урында йомшак түшәсә дә, ятарга катырак чаклар да булгалый. Ул көнне дә шулайрак булды. Мин аның тел төбендәге сүзләреннән шуны бик яхшы аңладым: «Киләсе уку елы башланганда нинди дә булса бер сәбәп табып, мине мәдрәсәгә алмаячаклар. Инде тентү мәсьәләсенә килсәк, бу, әлбәттә, бүтән беркемнең дә түгел, тик Закир байның кабахәтлеге. Бу этлекне ул мине һәм сезне жандармерия кулына биреп, мәдрәсәдән кудыру нияте белән эшләгән. Ләкин ни өчен ул мәдрәсәдән читтә яшәгәннәрнең, ягъни безнең адресларыбызны биреп, бездә дә тентү ясатмады — моны мин аңлап бетермәдем. Бәлки кайда торганыбызны белмәгәндер. Әмма мәдрәсәнең ишеге киләсе уку елында минем өчен ябык булачагы бик билгеле. Димәк, үземне бүгеннән үк «мин мәдрәсә шәкерте түгел» дип исәпләргә хаклымын.
Фәйзерахман Галимҗанның җиңенә ябышты:
— Әллә син бүген үк мәдрәсәне ташлап китмәкче буласыңмы?! Безне шуны әйтер өчен чакырдыңмы?!
Башкалар да аптыраган төсле күренә иде. Галимжан «юк» дигән мәгънәдә башын чайкады.
— Бүген үк китәргә җыенмыйм,—диде ул, — ләкин якын арада, имтиханнар сәбәбеннән иркенләп сөйләшергә вакыт булмас дип, сезне бүген чакырдым. Үзегезгә мәгълүм, әгәр мин бүген үк чыгып китсәм, мәдрәсәдә, бигрәк тә безнең сыйныфта шау-шу күтәреләчәк. Мин исә моңа сәбәпче булмам дип, Зыя әфәндегә сүз бирдем. Димәк, теләсәм- теләмәсәм дә, имтиханнар беткәнче ташлап китә алмыйм. Ләкин көзгә мәдрәсәгә кайтмам инде...
— Башка берәр мәдрәсәгә керергә уйлыйсыңмы? — дип сорады Фәтхел.
Галимжан мәдрәсәне ташлагач ни эшләячәген алдан уйлап куйган икән.
— Башка мәдрәсәгә керергә исәбем юк, — диде. — Безнең «Галия» жәдит мәдрәсәләр арасында иң яхшылардан хисаплана. Шулай булгач, моннан начар мәдрәсәгә барып керүдән ни файда? Безнен мәдрәсәләрнең иң яхшысы да русларның гимназияләре, реальное училищелары биргән белемне бирә алмый. Берәр студентнымы, учительнеме яллап, көн-төн укырга да «аттестат зрелости» дигән кәгазь алырга кирәк. Аннан соң университетларның да ишеген шакып карамакчым. Мин үземә шул юлны сайладым...
— Ә-ә-х! Бу юл һәркемгә насыйп түгел шул! Студенты да, учителе дә сине бушлай укытмас бит! Ул акчаны каян аласың?!—дип, Вәсим үкенечле кыяфәт белән башын чайкады.
Фәйзерахман да шул ук сүзне куәтләде:
— Чыннан да, Галимжан, укыткан өчен учительгә түләүдән башка, ашарга-эчәргә, өс-башны карарга, фатирга түләргә кирәк бит. Ул хәтле акчаны каян алмакчы буласын?
— Тормышым жиңел булыр дип уйламыйм,— диде Галимжан.— ләкин бу көнгәчә студентка да түләп килдем, ялангач та йөрмәдем, бик үк туеп, теләгәнемне ашап-эчмәсәм дә, ачтан үлмәдем. Мәдрәсәдән киткәч тә шулай яшәрмен әле. Яза башлаган бер-ике хикәям бар. Шу- ларны язып бетергәч, берәр нәшрият басарга кабул итсә, тормышны башлап жибәрергә булыр. Гомумән, әдәби эш белән шөгыльләнеп, көн күрермен дип уйлыйм...
— Шул-шул!—диде Фәтхел дә, башын кагып. — һәркемнең әдип булырлык сәләте юк шул! Безнең кебекләрнең жәй буе эшләп тапкан акчасы кыш буе ачлы-туклы яшәүдән артмый. Фатирга чыгып, учитель- ләр яллап яшәү безгә кая инде!.
Галимжан, иптәшен юаткан сыман:
— Мәдрәсәдән тыш үзлегеңнән укырлык имкянияте булмаган кеше бер син генә түгел, — диде. — Шуның өчен мин Зыя әфәнденең имтиханнарны тыныч кына үткәреп җибәрергә кирәк дигән фикеренә каршы килмәдем һәм башкалар белән беррәттән имтиханнарга хәзерләнергә дә сүз бирдем,—Шулай дигәч Галимжан бераз тукталып торды да тагын дусларын юаткан сыман сөйләп китте: — Мәдрәсәне бетергәч, ни дисәң дә, мөгаллимлек хокукын биргән кәгазь кулыңда булачак, ә мөгаллим булып, аена егерме биш-утыз тәңкә акча китерә торган урын тапсаң, учительгә дә житәр, тамагың да тук, өс-башыңда бөтен булыр...
Фәйзерахманның хәтере калды:
— Үзең мәдрәсәдән китәсе булгач, безне, шул шәһадәтнамәне алыр өчен, идарә әгъзалары алдында баш иеп, ни дисәләр шуңа күнеп, буйсынып яшәргә үгетлисеңмени?!
— Әмма дә уттай дөрләп китәсең үзең, Фәйзерахман дус! —дип, Галимжан кулын аның җилкәсенә куйды —Тынычлан! Сезне чакыруымның сәбәбе — мин киткәч, мәдрәсәдә башлаган эшләребезне ничек дәвам иттерү турында киңәшү иде. Ничек итеп «Белем җәмгыятон, «Аң» газетасын, тышкы идарәнең тешс-тырнагыннан саклап, дәвам иттерергә? Мәдрәсәгә үзебезнең ана телебезне, тарихыбызны, рус телен, рус әдәбиятын укытырлык мөгаллимнәр алдыру юлында башлаган көрәшебезне ничек туктатмый дәвам иттерергә,— менә шул турыда сөйләшергә кирәк! Бу бары тик синең вә минем өчен генә кирәк эш түгел. Синнән вә миннән башка да белем алырга теләгән, чын мәгънәсендә кеше булырга омтылган татар яшьләре күп бит...
Бик озак сөйләшеп-киңәшеп утырдылар алар, һәркайсының өстенә алган вазифасы тәмам аныклангач кына таралыштылар.
Галимжан бер дәрестән дә калмыйча, һәркөнне мәдрәсәдә күренгәч, югары сыйныфларның шәкертләре дә тынычландылар. Имтиханнарга хәзерләнә башладылар. Имтихан көннәре дә тыныч кына үтеп китте. Укулар беткәч исә, Галимжан, иптәшләре белән саубуллашып, мәдрәсәгә инде бүтән кайтмау нияте белән, авылы Солтанморатка юл тотты.
Аның тормышындагы мәдрәсә чоры шуның белән тәмам булды.
(Беренче китап бетте)
1967-1973, Самарканд.