Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА


1976 елның февралендә илебез һәм республикабыз җәмәгатьчелеге матур җырлаган батырыбыз — күренекле татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Юбилей уңае белән әзерләнәсе, оештырыласы һәм үткәреләсе чараларны башкару өчен КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы карары белән үткән ел республика комиссиясе оештырылды. Аның составында — иҗат оешмалары, культура һәм мәгариф министрлыклары, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты, Казан вузларының тел-эдәбият кафедралары, комсомол һәм профсоюз оешмалары, газета һәм журналлар вәкилләре. Юбилей комиссиясенең председателе — КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев, председатель урынбасары — «Казан утлары» журналының баш редакторы, СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки Нури.
Шагыйрьнең иҗат бәйрәменә аның әсәрләренең яңа басмаларын шактый күпләп чыгару күздә тотыла. Татарстан китап нәшриятында, мәсәлән, татар телендә 4, рус телендә 1 томлы җыелма һәм «Моабит дэфтәре»нең бүләк өчен художестволы итеп эшләнгән махсус басмасы, Муса Җәлилнең публицистика китабы, Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар альбомы һәм геройның тормышы белән иҗатына багышланган фотоальбом чыгарылачак. Аерым китаплар итеп Муса Җәлилнең СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителгән бер шигыре тупланмасы, шагыйрь турында истәлекләр һәм аның балалар өчен язылган яки балаларга багышланган шигырьләре һәм поэмалары әзерләнә.
Күп тираж белән чыгарырга шагыйрьнең фотопортретын эшлиләр, ә кино осталарыбыз аның турында ике бүлекле документаль фильм булдырачак. Шәйхи Маннурның «Муса» дигән романы Казанда татар телендә, Җәлилнең үз китаплары рус телендә Мәскәүдәге «Художественная литература», «Советская Россия», «Современник», «Молодая гвардия», «Детская литература», «Малыш» һ. б. нәшриятларда чыгарга тиеш. «Дөнья халыклары Җәлил турында» дигән җыентык эшләү Татарстан китап нәшрияты белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына, Җәлил шигырьләрен рус һәм татар телендә грампластинкаларга яздыру, республикабыз театрлары сәхнәсендә «Үлемсез җыр», «Муса», «Алтынчәч» һәм «Җәлил» спектакльләрен яңадан әзерләп куйдыру Культура министрлыгына тапшырылды. Дәүләт һәм сәнгать музейларыбыз юбилей күргәзмәләре оештыра, элемтәчеләр Җәлилгә багышланган конвертлар. открыткалар һәм маркалар бастыра. Художниклар союзы шагыйрьнең яңа бюстен эшли һәм күп санда чыгарта. Опера һәм балет театры бинасында бер бүлмә Муса Җәлил музее ителәчәк. Бәйрәмнең йомгак өлеше иттереп Казанда фәнни-теоретик конференция, Казанда һәм Мэскәүдә тантаналы җыелышлар, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, авыл һәм шәһәр клублары белән культура сарайларында әдәби кичәләр, укучыларның әдипләр белән очрашулары уздырылачак.