Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


1974 ЕЛ, ФЕВРАЛЬ
КамАЗда урнашкан традиция буенча, миллионынчы квадрат метрны тапшыру хокукы өчен уннарча бригада — ташчылар, монтажчылар, штукатурчылар бригадалары ярышты. Главмосстройның Чаллы идарәсеннән А. М. Московцев бригадасы ярышта җиңеп чыкты.
Яңа квартирага күчүчеләр бүлмәләрнең бик яхшы бизәкләнгән булуына чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Миллионынчы квадрат метр тулай торакны тапшыру уңае белән тантаналы митинг булды. Мәскәүлеләр «юбилейлы» квартира хуҗасына зурлап ачкыч тапшырдылар. Ул КамАЗның иң яхшы эшчеләреннән берсе — сварщик Николай Палах булып чыкты.
«Правда». Мәскәү.
«Автозаводстрой»ның СМУ-1 нең икенче участогы монтажчылар бригадасы тимерчелек заводының соңгы корпусының түбәсен ябалар. Анатолий Лемешев җитәкчелегендәге бу коллективның мондый эштә тәҗрибәсе зур. Шуңа күрә эш тиз бара. Узган айда бригада план буенча 500 урынына конструкциянең 800 элементын монтажлады. Бу көннәрдә монтажчылар шулай ук энергияле эшлиләр.
«Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Забайкалье юлларында «КамАЗ» автомобильләренең тәҗрибә үрнәкләре сынау үтәләр. Яңа автомобильнең барлык системалары түбән температура шартларында сынала. Беренче рейслар «КамАЗ»ның кырык градуслы салкында да ышанычлы эшләвен күрсәтте.
ТАСС, Чнта.
ВЛКСМ Үзәк Комитеты төзелеш оешмалары белән бергә 1973 елда бөтен союз удар төзелешләренең яшь коллективлары социалистик ярышына йомгак ясады. Ярышта җиңүче дип табылган коллективлар арасында «Стальконструкция» трестының Чаллы төзү-монтаж идарәсе дә бар. Ул КамАЗда һәм Минмонтажспецстройда иң алдынгы идарәләрнең берсе.
Җиңүчеләргә ВЛКСМ Үзәк Комитетының һәм тиешле министрлыкларның күчмә Кызыл байраклары тапшырылды. ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамоталары һәм акчалата бүләкләр бирелде.
«Социалистическая индустрия» па строительстве Камского автозавода».
Кишиневтагы «Медприбор» заводы больницаларны һәм поликлиникаларны җиһазлау өчен бик күп җайланмалар әзерли. Медсестрага яки врачка берьюлы
18 авыру белән ике яклы элемтәгә керергә мемкинлек бирүче транзисторлы приборларның беренче партиясе КамАЗның медицина учреждениеләренә җибәрелде.
ТАСС, Кишинев.
Актаныш район культура йортының «Агыйдел» җыр һәм бию халык ансамбле төзүчеләргә үзенең премьерасын — «КамАЗ турындагы сюита»сын күрсәтте. Тама шачылар кунакларны җылы каршыладылар, үзешчән артистлар белән сувенирлар алыштылар.
Киногруппа «КамАЗ университетлары» дигән шартлы исемдәге фильм төшерә башлады. Хәзер илебездәге егермеләп шәһәрнең уку базаларында Кама автозаводы комплексы өчен производство кадрлары әзерләнә. Тиздән Чаллыда уку үзәге дә ачылачак. Бу кинолента укучыларга, профессиональ белем алучыларга багышлана.
«Татарстаным» дигән милли музыкаль программа «Энергетик» культура сараена килгән биш йөзләп кызларга һәм егетләргә күрсәтелде.
•Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода».
Праганың төгәл электроника заводы КамАЗның тимерчелек-пресс цехы өчен термик һәм электр белән җылытыла торган җиһазлар җибәрә. Бу цехны тулы мәгънәсендә завод белән чагыштырырга мөмкин — анда ун мең кеше эшләячәк. Чехословакия җиһазлары белән беррәттән цехта Италиядә. Көнбатыш Германиядә, Швейцариядә әзерләнгән агрегатлар да урнаштырылачак.
Тимерчелек-пресс производствосының бүген бөтендөнья практикасына билгеле булган барлык яңа җиһазлары монда бергә җыйналачак, дип әйтергә мөмкин. Моннан тыш КамАЗның тимерчелек пресс цехында кайбер принципиаль яңа технологик процесслар үзләштереләчәк.
Чехословакия КамАЗ өчен кирәкле җиһазлар биреп кенә калмый, бәлки яңа производство проектларын технологик эшкәртүдә дә катнаша.
АПП, Прага.
Ярославль мотор төзүчеләре бик җаваплы задание өстендә берничә ел эшләделәр: «КамАЗ» автомобиле өчен двигатель төзеделәр. Авырлыгы һәм күләме ягыннан «КамАЗ»ның дизель двигателе гадәти бензин двигателеннән аерылып тормаска тиеш дигән бурыч куелган иде. Шулай иткәндә аны «ЗИЛ»га, «УралАЗ»га да куярга мөмкин булачак. Шул ук вакытта Кама автомобиленең корыч йөрәге башка машиналарның двигательләреннән куәтлеге буенча берничә тапкыр өстен булырга тиеш. '
Ниһаять, беренче тәҗрибә үрнәкләре — сынаучыларда. Яңа дизель имтиханны уңышлы үтте. Дәүләт комиссиясенең нәтиҗәсе мондый: «Двигатель чит ил техникасының иң яхшы үрнәкләреннән калышмый. Кама автомобиленә куелган таләпләргә тулысынча туры килә».
ТАСС, Ярославль.
Бүген Чаллы — халкының саны буенча Татарстанда икенче шәһәр. Беренче январьга 162.000 кеше теркәлгән. Узган айда гына да 618 бала туган. 1973 елда балалар өчен тугыз комбинат төзелгән. Бишьеллыкның дүртенче елында төзүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тугыз учреждение салачак. Сәүдә предприятиеләре челтәре киңәя. Продуктлар магазины, универсам, ресторан әзер инде.
• Советская Россия», Мәскәү.
Ун ел элек хәзер Түбән Кама торган җир бөтен җилләргә ачык дала иде. Ул вакытта нефть-химия комбинаты төзелә башлады. Төзелеш темпы легендар Магнитканыкына тиң иде. Хәзер химиклар шәһәренең яңа предприятиесе КамАЗ өчен шин чыгара башлады. Ул шиннарның планета буйлап беренче юлы шушында ук, Кама буе далаларында башланачак.
«Советская культура», Мәскәү.
КамАЗның иртәдән төнгә кадәр эшләре бетми торган кешеләре белән танышырга тырышып кара әле?! 7 нче «А» классының шефлары интернатка чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көнне дә килергә вәгъдә иттеләр, ә үзләре бары тик якшәмбе
көнне генә килеп чыга алдылар. Интернатка барысы да аз-азлап шефлык итәләр икән. Бер идарә аларга помидор, икенчесе спорт инвентаре китерә. Яңа елга кем дер апельсин һәм алмалар җибәргән, икенче берәү культура сараена чыршы бәйрәменә билет алып килгән.
Әмма иң мөһиме бүләкләр түгел, билгеле. Зурлар интернатка балалар белән сөйләшергә, шәһәргә ияләшү өчен ярдәм итәргә киләләр. Буш вакыт табып, «Орфей» әдәби берләшмәсеннән шагыйрьләр дә килеп китте.
«Пионерская правда*, Мәскәү.
«Энергетик» культура сараенда «КамАЗ турында хикәя» исемле документаль фильмның премьерасы күрсәтелде. Комсомол конференциясе делегатлары аның беренче тамашачылары булдылар.
Фильм КамАЗ тарихы, фәнни-техник революциянең колачы, коллективның туплану процессы, тугызынчы бишьеллыкның иң мөһим төзелешенә бөтен илнең ярдәме турында сөйләүче сигез новелладан тора. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Алексей Улесов, Социалистик Хезмәт Герое Алексей Новолоцкий. яшь бригадирлар Виктор Филимонов. Виктор Шатунов, Вазыйх Мәүликов һәм башкалар — картинаның геройлары. Объектив Чаллы кешеләренең тормышын һәм көнкүрешен, художниклар, композиторлар, артистлар, олимпияче спортчылар белән очрашуларны, яшьләр кичәләрен һәм халык бәйрәмнәрен төшереп алган.
«Советская культура», Мәскәү.
Чаллы турында тагы бик күп нәрсәләр сөйләргә, күптән сафка баскан төзелешләрне санап үтәргә була. Хәлбуки, күптән дип әйтү ел-ел ярым вакыт кына ул. Монда вакытның үз үлчәве бар. Поликлиника, бала табу йорты, мәктәпләр, төзүче инженерлар институтының филиалы, техникумнар, пионерлар йорты, главтелеграф салынды.
Иртәгәге көнгә күз салсаң, тиз йөрүче трамвайның яңа линиясен, стадионны, Камадагы су-спорт базасын, кош фабрикасын. КамАЗның үзен дә күрергә мөмкин. КамАЗ үзенең мәһабәт гәүдәсе белән җирдән калкып чыкты инде. Комплексның кайбер заводлары эшли дә башлады.
Чаллы болар белән генә үзенә җәлеп итми. Шәһәр кеше кебек бит ул. Кайберсенә карыйсың — матур, ә рухы тупас. Кешенең күңеле матур булса, аның йөзендәге сипкелләре дә килешеп тора. Һәр шәһәрнең үз рухы, ягъни кешеләре була. Камадагы яңа шәһәр беренче чиратта үзенең кешеләре белән күңелне җәлеп итә.
«КамАЗ» исемле җыентыктан. Мәскәү,
«Молодая гвардия*.