Логотип Казан Утлары
Новелла

КАШГАР ДӘФТӘРЕ ХАТИРӘЛӘРЕННӘН НОВЕЛЛАЛАР


Анам җавабы
ала чагымнан ук миңа бәхетсезлек юлдаш булды. Еш кына уйлаган уем эшкә ашмады, кылган гамәлем көткән уңышны китермәде. «Тумыштан тәкъдиремә шулай язылдымы икән әллә?» дип баш ваттым. Бер көнне, шул серне белер өчен, хәзер инде мәрхүм булган анам янына килеп:
— Әнкәй, ләүхелмәхфүздә миңа бәхет язылмаган микән әллә? Яисә бәхет дигәннәре улыңны алдагы көннәрдә көтәме? — дип сорадым. Изге китапларда әйтелгәнчә, һәр адәмнең бу дөньяда кыласы яхшылыгы, яманлыгы ул үзе
туганчы ук язмыш тактасына язып куела икән. Аны алдан ук белергә дә була, имеш. Мәсәлән, Искәндәр Зөлкарнәен дөньяга «шаһлык мөгезе» белән килсә, Чыңгыз хан бер йодрыгын йомарлап туган икән. Галимнәр ул йодрыкны ачып карагач, учыннан чыпчык йөрәге кадәр кан төере чыгып, аның җиһангир II булачагы турында хәбәр биргән ди. Кайбер бәхетсезләр җир тетрәгәндә туса, бәхетлеләр кыш җәйгә авышып, табигать гүзәл яшьлеген кичергәндә дөньяга килә. Мин туган чагында да язмышымның нинди буласына ишарә иткән әнә шундый берәр вакыйга булмаган идеме?
— Булды, углым, булды, — диде әнием көенечле тавыш белән. — Нәкъ син туган көнне Кытай гаскәрләре Кашгарны тагын талый башлаган иде...
Официант Турдахун
әһәребездәге зур ашханәләрнең берсендә Турдахун исемле гаҗәеп кунакчыл бер официант эшли иде. Иртәдән кичкә кадәр меңләгән кешене татлы тел, ачык йөз белән каршы алып, һәммәсенең күңелен таба белә торган бу ягымлы кешене халык шуның өчен «официантлар әүлиясе» дип атады. Бүтәннәр кебек, мин дә аны хөрмәт итә идем.
Беркөнне шуның хозурына кереп, яртышар өлеш ләгъмән белән рагу сорадым. Яртышар өлеш белән генә мин туеп җитмим, гадәттә, һәр икесен тулы өлеш ала торган идем. Ашның бәясе сиксән тиен, ә бүген кесәмдә акча да нәкъ шул кадәр генә — барын да ашарга тотып бетерсәм, кинога керә алмаячакмын.
Аш бирелү белән ашханә ишегеннән «уйгыр культура-агарту оешмасы »ның бер хезмәткәре кереп, ишек төбенә зур бер тактага языл-
II Җиһангир — дөньяны яулап алучы.
Ш
гән игъланны сөяп чыгып китте. «Бүген кино булмый. Татар культура-агарту җәмгыяте һәвәскәрләре «Хыялый доктор» исемле комедия куя. ’ Билет бәясе алтмыш тиен», дип язылган иде ул игъланда. _ _
Театр дигәндә үлеп китәм. Әмма билеты кыйммәтрәк, нәкъ утыз тиенем җитмәячәк...
Ашны ничек ашаганымны да белмим. Бизәкле кытай тәлинкәсе бик тиз бушап, ялтырап калды. Хәзер башымда бер генә уй — театрга бару. «Әгәр шушы тәлинкәне чәлдереп, аны утыз тиенгә залогка салсам?» дип уйлыйм. Йөрәгем урыныннан купты. Залга күз салсам, ниятемне тормышка ашырырга комачаулый торган официант күренми. Тәлинкәне алып тиз генә куеныма тыктым да исәп-хисапны өзәр өчен кассага киттем.
— Официант, кунактан күпме алырга? — диде кассир, миңа ымлап.
Турдахунның әллә кайдан:
— Сиксән тиен! — дигән тавышы ишетелде.
Мин аптырап калдым: «Нигә сиксән тиен?!»
— Нәрсә булды, әллә ялгыш исәпләгәнме? — диде кассир, күземә карап.
— Әйе, хата җибәргән, ахры! — дидем мин, дерелди башлаган иреннәремне көчкә тыеп. Кассир миңа борчылган бер төс белән карап алды да:
— Официант, бу кунакка дөресләп исәпләп бир әле! — дип кычкырды.
— Дөресе шул инде, — диде Турдахун, ачык чырай белән кассага якынлашып.— Егет яртышар өлеш ләгъмән белән рагу ашады — | бәһасе илле тиен була. Әмма ул туеп җитмәде, ахры, ашны тәлин- кәсе-ние белән кабып йоткан!
— Ватканмыни?
— Әйе...
Турдахун миңа наян гына карап күз кысты. Мин комач кебек кызарып киттем. Кесәмдәге сиксән тиенне кассирга ташладым да, алны-артны карамыйча, тиз генә урамга чыгып киттем.
Менә шул көннән бирле Турдахунны бүтән күргәнем юк, ләкин аның мине әдәпле генә итеп акылга утыртуы һич тә йөрәгемнән чыкмый.
Шагыйрь фикере ■
әһәребездә Әмирхөсәен әфәнде дип исеме чыккан туры сүзле бер шагыйрь яши иде. Туры сүзле булганы өчендерме, чапаны тезенә дә җитми иде. Әлеге сыйфатын истә тотып, халык аңа «сыйрат күпере казые» дип исем кушкан иде.
Кайсыдыр елны бәйрәм көннәрнең берсендә аның күршесендә яшәгән бер укытучы вафат булды. Мәрхүмнең гомере халыкны кайгыртып үткәнгә, җеназасына бик күп кеше җыелды. Моны бәйрәм көн нәтиҗәсе дип аңлаган берәү:
— Нинди олы мәртәбә күрсәтеп күмү бу, ә, Әмирхөсәен әфәнде?! Ходай бездәге әманәтен дә шушындый бәйрәм көннәрендә алса, нинди яхшы булыр иде, — дип куйды. Бу сүзгә каршы шагыйрь, көлеп җибәреп:
— Әгәр ходай гадел булса, сездәге әманәтен кытайлар бәйрәмендә алыр, тәкъсир! — дип җавап бирде.
Ш
Әлеге сүз башлаучы кеше кытай патриотизмы йоккан аумакай бер адәм иде. Ул, бер кызарып, бер агарынып, халык төркеме эченнән чыгып китәргә ашыкты.
«Беләмен»нең файдасы ♦
Ул һәр вакыт, нинди генә эш чыкса да, «беләмен» дип тотына, әгәр соңыннан башкара алмаса, бер дә исе китмичә: «Гафу итегез, белмәгәнмен» дип, җиңел генә котыла иде. Бер көнне мин аның менә шул гадәте белән кызыксындым.
— һәй, абзыкаем,— диде ул, җилкәмнән кага-кага көлеп,— акыллы бала икәнсең, минем шул сүзләремә хәйран калдыңмы? Аңлатып бирәбез аны. Безнең заманыбыз — белүчеләр белән белмәүчеләр заманы бит. «Белмим» дисәң, сиңа беркайда да сан юк. Ә эшкә керешеп тә, аны ерып чыга алмасаң, «белмәгәнмен» дисең дә котыласың. Аның өчен сине беркем дә хөкем итә алмый.
Мин менә шушы юл белән егерме еллап эш йөртеп киләм. Әле бүген дә шулай, насыйп булса, киләчәктә дә... Тыныч гомер итәр әчеп моннан да уңайлырак юл юк.
Ул, мәгърур төстә башын күтәреп, сакалын сыйпап куйды. Ихлас биреп тыңлап торуымны күрде булса кирәк:
— Әйе, шулай... Аңың булса, син дә шул юлны тот,— дип киңәш итте.
Берничә ел үткәч, мин аны төрмәдә очраттым. Гаҗәпләнеп:
— Менә тамаша! Абзый, сезме бу, әллә...— дип авыз ачкан гына идем:
— Әйе, абзаң үзе,— диде ул, күрешүебезгә әллә ни сөенмәстән, әмма һич тә сер бирергә уйламыйча гайрәтләнеп. — Барыбер, монда да шул ук хәйлә коткара, шул ук юл белән яшим. Ходайга шөкер, минем монда кергәч тә кайберәүләр кебек тәрәтханә чистартып, таяк ашап йөргәнем юк. Чип-чиста ашханәдә йөзендә иман нуры булган кешеләр белән хезмәт итәм. Әгәр бу юлны тотмасам...
— Әйе шул, ул юлны тотмасагыз, күпчелек белән бергә иректә булыр идегез,— дидем мин, тәкатем бетеп.— Сезнең кебек шәхси рәхәтнең колы булганчы, кайгы-газап күле булу яхшырак түгелме, абзыкаем?
Сәгать
4Л1А елда безнең сәгатьләребез вакытны шул хәтле «үзенчә» IVTU күрсәтә башладылар — иртән эшкә кайберәүләр бер сәгать алдан барса, икенче берләребез кырык-илле минутка соңга кала.
Моның сәбәбе бер генә иде: гоминдан администрациясе шәһәребездәге бөтен радиоалгычларны җыеп алды һәм безнең Мәскәүне ишетә алмавыбызга бер елдан артык гомер узды.
Вакыт, әлбәттә, хезмәт тәртибен күзәтеп бару өчен генә кирәк булмый. Ул бөтен эш-хәрәкәтнең дә үлчәве ләбаса. Шуңа күрә без бу турыда җитди сүз ачып, бер уртак карарга килмәкче булдык.
— Вакытны барыбыз да бер төрле исәпләп барыр өчен фәкать Гафур һаҗыйм җәнабләренең сәгатенә таянырга кирәк, — диде беренче сүз алган Зөнүн бай һәм көмеш чылбырлары бөтен гәүдәсе буйлап асылынып төшкән кара бәрхет янчыктан тәлинкә хәтле сәгатен
ЙОСЫФБӘК МӨХЛИСЕВф КАШГАР ДӘФТӘРЕ ХАТИРӘЛӘРЕННӘН НОВЕЛЛАЛАР
кулына алды. — Минем сәгатем дә гел дөрес йөри, әмма Гафур һаҗыймныкына җитү кая инде ул!..
— Әлбәттә, шулай!.. Гафур һаҗыймның сәгате утыз ике ташлы алтын сәгать бит ул! Шул да дөрес йөрмичә, кемнеке йөрсен? Төзәтсәк, аныкына карап кына төзәтик дип, Хәсән һаҗыйм исемле икенче бай да, Зөнүн бай сүзен куәтләп, зур сәгатен кулына алды.
Бер-ике генә кеше Гафур Һаҗыйм сәгатенә кыйбланы борды, башкаларга үз сәгатьләре кадерлерәк, үзләренеке дөресрәк йөри булып күренә иде. Бәхәс яман куерып китте. Бер сәгать буена сүз көрәштереп тә, берсе икенчесе белән килешә алмагач, җиңешкән өч байның сәгатьләре сайлап алынды. Ахыр чиктә чәкәләшкән өчәү арасыннан беренче башлап телгә алынган кеше — Гафур Һаҗыйм- ныкы өстен танылды, һәрберебез сәгатьләребезне аның алтын сәга-тенә карап дөресләп куйдык.
Бәхәс июль аенда булды. Бу айда иртәнге эш вакыты сәгать тугызда башлана. Сүз көрәштерүнең иртәгесен ышанычлы Гафур Һаҗыйм вакыты буенча эшкә килсәк, гоминдан вакытыннан җитмеш биш минутка кичегеп кузгалганбыз. Бу үзе зур бәла чыгарды. Бездән ничек үч алырга белми йөргән гоминдан администрациясе соңга калуны сылтау итеп, кайберләребезгә шелтә бирде, кайсыларыбызны хәтта эштән дә куып чыгарды. Соңыннан сорашып белдек: бөтен шәһәрне саташтырган Гафур һаҗыйм сәгате 1927 елны хаҗга барганда халыкара Гринвич вакытына туры китереп дөресләнгән булган икән һәм ул шушы көнгә кадәр дөресләнмичә йөри бирә икән.
Остаз һәм мин
ез укый торган башлангыч мәктәпнең география укытучысы дәрес саен:
— Җәгърәфия гыйлеменең әһәмияте шунда ки, дөньяның һәммә җирен күрмәсәң дә, күргән кебек буласың. Мәсәлән, менә минем Лондонга барганым юк. Әмма аны күрдем дисәм, ялган булмас. Чөнки мин аның һәммә җирен күргән кеше кебек күз алдыма китерәм. Әгәр сез бу гыйлемне тырышып өйрәнсәгез, үзегез өчен яңа дөнья ачарсыз, — дип сөйли иде.
Мин география һәм тарихны башка фәннәргә караганда күп өлеш артыграк яраттым. Укытучым ни дисә, мин дә бүтән җирдә шуны кабатлап, үземнән кечеләрне генә түгел, хәтта өлкәннәрне дә күзем күрмәгән, колагым ишетмәгән серле дөнья белән таныштырып мавыктыра башладым.
Бер елны безгә кунакка килүчеләр арасында Истанбул исеме телгә алынды. Әле моннан берничә ел элегрәк кенә хаҗга барганда шул шәһәрдә булган бер хаҗи:
— Истанбулның зур базары бар, — диде дә төртелеп калды. Кызык ишетергә теләп тә, аннан нәүмиз калган тыңлаучыларның берсе эче пошып:
— Хаҗи абзый, сез ул шәһәр турында сөйләп бирәм дип әвәрә булмагыз. Истанбулны сездән соңрак күргән яшь энекәшебез сурәтләп бирер! — дип, миңа төртеп күрсәтте.
Төркиягә аяк басмаганымны яхшы белгән иптәшләрем алдында, миңа мәшәкатьле вазифасын мирас итеп, инде күптән кара җир астына кергән остазымны битәрләүдән файда юк иде:
— Истанбулның алты мең урамы арасында иң матуры — Бәюг- лы, — дип сөйләп алып киттем мин...
Б
Ходайның милләте кем?
Шинҗанда милли мәсьәлә бик кискен куелган авыр көннәр* нең берсендә бер яшь язучы миннән:
— Ходай бармы ул? — дип сорады.
— Әгәр булса? — дидем мин, аның нәрсә әйтергә теләвен төшенергә тырышып.
— Милләтен белим дигән идем...
Көлештек. Соравы җавапсыз калды. Таралыштык. Аннан соң ике ел вакыт узды. Яз җитте. Апрель башында җылы кояш нурлары астында ачыла башлаган чәчәк бөреләре соңрак төшкән салкыннарда өшеп, исән калган яфраклары да куырылып китте. Шушы манзарага күз салып килгәндә әлеге энекәшкә юлыктым.
— Я, белдеңме ходайның милләте кем икәнен? — дип сорадым мин аңардан.
— Белдем, — диде ул, суыктан өшегән чәчкәләрне җитди генә күздән кичереп, — аның милләте кытай икән...
Тетрәнеп киттем. Чөнки кытай милләтчеләренең безгә китергән золымы белән ходайның үсемлекләр дөньясына салган афәте арасында бернинди дә аерма юк иде.
Мөкатдәс кирелек
Безнең урамда мангуҗо кытайларыннан Җаң фамилияле берәү ашханә ачкан иде. Аракы, хәтта әфьюн белән сәүдә итә торган бу кеше бик бай, әмма хәттин ашкан саран, шуңа күрә халык аның турында:
— Ул үзе нишләгәнен үзе белми, тимер сыгып май чыгара икән,— дип сөйли иде.
Чыннан да, комсыз кеше иде Җаң. Ул бер чеметем чәен кызганып, еллар буе ап-ак су эчте. Бармак башы хәтле ит ашаган көннәрдә, «болай булса ничек баемак кирәк» дип, төн буе йокламыйча, хаты- ны-балаларының теңкәсенә тия иде. Аның бу сыйфатын күпләр өнәми, «үз башына җыя» дип сөйлиләр иде.
Бер көнне шушы сәүдәгәрнең өө турысыннан узып барганда, хатыны каршыма йөгереп чыгып:
— Егет, ярдәм итегезче, ул асылынды! — дип елап җибәрде.
— Ни өчен? — дип, мин хәйран калып хатынга карадым, тик ул нәрсә дә булса аңлатудан гаҗиз иде. Озак төпченеп торыр чак түгел, йөгереп өйләренә кердем. Җаң түшәмгә асылынган, йөзләре күгәреп киткән. «Башына нинди кайгы төште икән соң?»—дип уйладым мин.
Бәхеткә каршы, җаны чыгып өлгермәгән иде. Аны тиз генә элмәктән алдым. Менә шунда өстемә салкын су койдылармыни — башын күтәргән Җаң күзен ачар-ачмас ук мине тирги башлады:
— һай, шомлык! Минем үлү-үлмәвемдә синең ни эшең бар? Бу бөлдергеч дөньядан китеп котылыйм дисәм, мәрхәмәтле бәндәләр килеп тыкшына! Шуны хәтереңдә тот: синең кебек йомшак күңелле мәми авыз булганчы, минем кебек мөкатдәс саклык корбаны булу мең артык!.. — диде.
Бу вакыйга булып узганга егерме еллар бар инде. Җаң әллә кайчан үлеп туфракка әйләнде. Мин соңыннан гына аның асылынуына өендә утыз тиенлек чыгым ясалу сәбәп булуын белдем. Менә сиңа мөкатдәс саклык корбаны!
ЙОСЫФБӘК МӨХ Л ИСЕ В ф КАШ1 АР ДӘФТӘРЕ ХАТИРӘЛӘРЕННӘН НОВЕЛЛАЛАР ф
Иң газизе нәрсә?
ала чагымда мин күп кешедән: «Дөньяда ашау-эчүдән дә татлырак нәрсә бар?» дип сораганда, «йокы» дигән җавап ишетә идем. Әлбәттә, бу җаваптан мин канәгать идем, чөнки ятсам, бер дә кымшанмыйча ун-унике сәгать йоклый алам. Врачлар «йокы — ярты дөнья» дип бушка гына әйтмидер, күрәсең.
Әмма яшем-буем үсеп, акылым-зиһенем киңәйгән саен, татлы йокыларым кача башлады. Хәтта агарып таң атканчы керфек какмый торган хәлләргә төштем. Бу нинди сер? Нинди шаукым? Кайда ул әлеге татлы йокыларым?!
Инде бу сорауга: «Дөньяда мәхәббәттән дә татлырак нәрсә юк!» дигән җавап табуым бик табигый иде. Үзем дә раслый алам: унсигез яшьтә җиһанда мәхәббәттән дә татлырак нәрсә булсын!
Тора-бара миңа «дөньяда иректән дә татлы нәрсә юк» дигән сүзләр дә бик дөрес тоелды. Чыннан да шулай ич: ике мәртәбә төрмәгә эләгүем ул сүзләрдә хакыйкать барлыгын исбатлады. Кыйналган саен, үлемгә хөкем ителгән иптәшләремнең кыяфәтен күргән саен тереклекнең нечкә җебе хакында уйламый чарам юк иде.
Ә хәзер? Әгәр дә берәр кеше әлеге сорауны бүген миңа бирә торган булса:
— Дөньяда ватаннан да газиз нәрсә юк! — дип җавап бирер идем мин. Чөнки йокы үзеңнең туган илеңдә генә татлы, ватаның булмаса, ул бушлыкны мәхәббәт кенә дә бетерә алмый. Ә Ватаннан читтәге ирекнең кемгә хаҗәте бар?
Ихтыяр көче чыганагы
ин төрмәдә Касыймҗан исемле бер тоткынның хикәятен тыңладым.
Бервакыт аны, газаплаганнан соң, камерага сөйрәп керттеләр дә юеш җир идәнгә ыргыттылар. Мулла, хәленнән килгәнчә, егетнең яраларын бәйләде.
Касыймҗан, һушына килгәч, бераз хәл җыеп ятты да берничә ел элек үз башыннан кичергән бер вакыйганы сөйләде. Шуны тыңлагач, мин аның ни өчен инде бишенче тапкыр сорау алуга түзүен, бирешмәвен һәм үлмәвен төшендем. Касыймҗан хикәятен хәтеремдә калганча төгәл итеп сөйләп бирермен дип уйлыйм.
«...Мин инде тауларда бишенче көн адашып йөри идем. Беркайчан да яшеллек күрмәгән, кояш көйдереп бетергән бу шәрә тау тезмәләренең бер дә чиге күренми иде. Суны инде әйткән дә юк, теш арасына салырлык үсемлек тамыры да табып булмый.
һәр сәгать саен хәлемнең бетә баруын сизәм. Колакларым шаулый, буш ашказаным җыерылып, калак сөякләрем чәнчешә. Шуның өстенә тагын суыта төште. Сырган куртка һәм чалбарым теткәләнеп, сәләмәгә әйләнгән, башымдагы җиңел кәләпүшем бөтенләй диярлек җылытмый. Ахыр чиктә мин, тәмам хәлдән таеп, бер яссы таш өстенә аудым. Кемнеңдер оста куллары махсус шомарткан кебек күренгән ул таш кояш нурларында ялтырап, үзе яктылык чыганагына әверелгән сыман иде. Йомшак булып тоелганга анда яту рәхәт иде. Мин беравыкка арыганлыгымны да, ачыкканлыгымны да оныттым. Кинәт минем өстә — зәңгәр күктә күгәрчен өере күренде. Алар парлашып әйлән-бәйлән уйнаган күк бөтереләләр иде.
Б
М
«Әнә ул тормыш. Нинди матур! Ә мин җан бирәчәкмен...» Шунда ук башыма килгән уйны куып, үз-үземә боердым: «Тор, Касыймҗан, бар, су эзлә, кешеләрне эзлә! Яшәү өчен ахыргача көрәш!» —дидем.
Тамагым кибеп, төкерегем беткәнгә, телем бүрәнә кебек авыр әйләнә иде. Тордым. Күз алларым караңгыланып, башым әйләнә башлады. Киселгән агач кебек авып китәр хәлдә, арыганлыкны, әлсерәвемне җиңеп, алпан-тилпән алга атладым. Курткамны чишеп җибәрдем — күкрәгем ут кебек яна иде...
Шулай утыз метрлап җир киткәч, мин абындым да яңадан әлеге таш янына шуып төштем. Күпмедер вакыт хәрәкәтсез йөзтүбән яттым. Аннары зур тырышлык белән чалкан әйләндем һәм тагын күктәге күгәрченнәрне күрдем. Хәзер алар күбрәк булып, нәрсәдәндер хәвефләнгән сыман тәртипсез бөтереләләр иде.
«Лачын сунарга чыккандыр, күрәсең, — дип уйладым мин күгәрченнәр өстендә, биектә очкан ерткыч кошны күреп. — Их, лачын корбаны булган кошларның берсе монда егылып төшсә икән!»
Кинәт күкрәгемә нәрсәдер бик каты бәрелеп, мине аркага екты. Шундук кычкырып җибәрдем һәм, бөтенләй ачлык, арыганлык җәфаламаган кеше төсле, көтелмәгән бер җитезлек белән курткам итәген капладым.
Минем кайчандыр лачын тарафыннан эзәрлекләнгән күгәрчен үзенең җанын кешегә ышанып тапшырырга мөмкин дип ишеткәнем бар иде. Кулымны куеныма тыккач, шул кошның йомшак гәүдәсенә орындым. Аның нәни йөрәгенең тибеше дә ишетелә иде. Комсыз карашымны калтыраган кошка төбәп: «Нәрсә эшләргә соң?» дип уйладым. Ничек кенә ачыккан, хәлдән тайган булсам да, уйлану һәм фикер йөртү сәләтем югалмаган иде әле. Кошны күкрәгемә кысып, мин тагын: «Тормыш катлаулы нәрсә! Кыргый күгәрчен үзенә котылыр урын эзләп кешегә сыена, аның куенына кереп кача, ә мин, кеше, җанымны саклап калыр өчен аны үтерергә тиеш... Ул чакта мин кеше буламмы соң? Әллә инде ерткычка ук әйләндем микән?» дип икеләнә башладым.
Үз-үземне көчкә тыеп торам. Менә хәзер үк кошның муенын борып, тешләремне аның йомшак итенә батырырга әзермен. Аннары икеләнүемне җиңеп, үз-үземә: «Тукта! Кеше булуыңны исеңдә тот!» — дим.
Шул вакыт, нигәдер, бала чагымда әтиемнән ишеткән бер гыйбрәтле хикәя исемә төште. Мондый хәлдә хатирәләргә чумуым бәлки сәер дә тоелыр, әмма булганны булмады дип әйтә алмыйм...
♦Улым, — дигән иде әтием, — кеше үзенең акылы аркасында гына кеше дип атала. Акыл — табигатьнең бөек бүләге. Беркайчан да башыңны югалтма, улым. Менә мин сөйләгәнне тыңла әле.
Бер заман бик бай сәүдәгәр яшәгән, ди. Ул Мавәрәэннәһергә юлга чыкканда һәр вакыт юлда кол сатып ала һәм хәзер без Аму-Дәрья дип атый торган Җәйхүнгә җиткәндә, аны хәнҗәр белән чәнчеп елгага ата — канечкеч Җәйхүн кәрванын йотмасын өчен, корбан бирә торган була. Җәйхүнне юкка гына «канечкеч» димиләр шул.
Бервакыт кәрван Җәйхүн ярына туктап, чираттагы корбанны бирергә җыенганда, аның белән Мавәрәэннәһергә баручы бер хикмәт иясе сатып алынган колны коткарып калырга ниятләнгән икән. Ул кәрван хуҗасыннан: «Корбан бирү мәҗбүримени?»—дип сораган. «Әйе, — дип җавап биргән кәрван хуҗасы, — югыйсә, без елганы кичә алмаячакбыз». Ул инде бәхетсезнең бугазын кисәр өчен хәнҗәрен кайрый икән. «Корбан булып нәрсәсе санала соң — тәнеме, канымы?» —дип төпченә икән хикмәт иясе.— Берничә тамчыкайны гына агызып, җанын саклап калырга да була ич...» Шул сүзләрне әйтеп, ул колны су буена алып килгән һәм аның бармагын кисеп
ПОСЫФБӘК МӨХЛИСЕВф КАШГАР ДӘФТӘРЕ ХАТИРӘЛӘРЕННӘН НОВЕЛЛАЛАР ф
берничә тамчы канын Җәйхүн дулкыннарына тамызган. Дулкыннар шунда ук юашланып, тынып киткән, мескен кол исән калган...»
Мин менә шушы вакыйганы хәтерләгәч, үземә нишләү кирәкле* ген белә идем инде... Күгәрченнең озын каурыен йолкып алдым да аның ачык күзәнәкләреннән кан тамчыларын суырдым. Авызым юешләнеп, тамак кибүем бетеп китте. Шуннан соң мин күгәрченне һавага чөйдем. Ул шундук очып китмәде, әлбәттә, башта салмак кына түбән төште, калтыранып канат кага-кага, җирдә сикеренде, аннары гына биеккә таба омтылды һәм күккә менеп күздән югалды...
Әллә үземне-үзем ышандырдым, әллә берничә тамчы кан миңа чынлап та шифалы тәэсир итте — тәнемдә көч артуын сизеп, таштан торып киттем.
Тауларда сирәк очрый торган үләнне эзләп йөрүче өч карт очрап, якындагы авылга бара торган юлны күрсәттеләр, су эчерделәр, ашаттылар. Менә шулай мин исән калдым...»
Касыймҗан сорау алулар арасында безгә менә шушы тарихны сөйләде. Гоминданчылар аны җәзалап, җәфалап бетерделәр, тик минем ышануымча, ул коточкыч газаплауларга дучар булганда да кешелеген югалтмаган, дусларын сатмагандыр, коткаруны сорап, җәлладларга ялынмагандыр...
Кем гаепле?
иңа унбиш яшь иде. Базар буйлап барганда бер юан кешенең унике яшьләрдәге малайны кыйнавын күрдем. Малай ябык, гәүдәсе әйтерсең үтә күренмәле, шундый юка! Ә аны җәзалаучы кеше — киресенчә, куе кара сакаллы, төк баскан юан беләкле, алып кадәр ир. Малайның авызыннан кан агып чыккан, ир кеше исә һаман корбанны дөмбәсли...
Ниндидер бер хатын җыелган халыкка, җаны әрнеп:
— Нишләп коткармыйча карап торасыз? Мескен бала атасына нинди начарлык эшләгәндер дип беләсез? — дип кычкырды.
— Ул аның атасы түгел лә,— дип җавап бирде кемдер битараф кына.
— Алайса, кеше баласын кыйнарга аның ни хакы бар?
— Малай гаепле, сәүдәгәрнең кавынын урлаган. Аңа бу да әз әле, караклыгы өчен колагын өзәргә кирәк.
Утыз еллап вакыт узды... Кичә урамнан кайтканда мин бүтән төрле күренешкә юлыктым. Яшь егет, хунвейбин, бер кулы белән алтмыш яшьлек картның якасыннан эләктергән, икенчесе белән кизәнә-кизәнә йөзенә ора. Карт дерелди, сакаллары тузгыган, тавыш- тыны чыгарлык рәте дә калмаган, суккан саен сәер генә ыңгыраша.
Шул тирәгә бер төркем халык җыелган. Алар картның нинди җинаять эшләгәнен әйтә алмадылар. Теге гоминдан заманнарындагы кебек, башбаштаклык корбанын бу юлы да якларга җөрьәт итүче күренми иде...
Уйгырчадан ТӘҮФИКЪ ӘЙДИ тәрҗемәсе.