Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ГАЛӘМЕ, ҮЗ КИҢЛЕКЛӘРЕ


әрҗемә әдәбиятның, чыннан да, үз галәме, үз киңлекләре бар. Узган ел ул, Балтик ярларыннан алып, үзбәк, казакъ җирләре аша, ерак Себер тайгаларына хәтле булган киңлекне һәм өч-дүрт гасырлык вакытны иңләп алды. Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган тәрҗемә китаплары арасында, бүгенге көн язучылары белән бергә, бөтендөнья классикасы үрнәкләрен дә байтак очратырга була.
Большевиклар партиясен В. И. Ленин төзеде. Партия аның мәхәббәте иде. Авыр көрәш елларында большевикларны төрмә белән каторга михнәтләре дә, дар агачлары да куркыта алмады. Дөньяда большевиклар партиясен җиңәрлек, аны революцион идеалларыннан ваз кичтерерлек көч юк иде. Елизавета Драбкинаның «Октябрь балладасы» исемле повесте революцияне хәзерләгән партиябезгә, юлбашчыбыз В. И. Ленин белән аның сугышчан көрәштәшләренә багышланган. Бу китапны Гый- мади Камалиев тәрҗемә иткән.
Революцион көрәш идеяләре ерак про-винцияләргә, шул исәптән, үзбәк халкына да барып ирешә. Ак патшаның ерткыч полити-касына, империализм сугышына, ачлыкка, сусызлыкка түзә алмаган үзбәк халкы 1916 елда баш күтәрә. Тарихта Җизэах восстаниесе дип йөртелгән бу баш күтәрү Көнчыгыш халыкларының революцион аңын уятуда зур роль уйный. Тик аның ахыры
Т
гына аянычлы булып бетә — восстание рәхимсез рәвештә бастырыла. Нәзир Сәфә- ревнең «Каргышлы һәм еметле көн» исемле романы әнә шул канлы вакыйгаларны сурәтли. Романны үзбәкчәдән Ясыйр Шәмсет- динов тәрҗемә иткән.
Бездә үз өлкәсе, үз темасы булган тәр-җемәчеләр бармак белән генә санарлык. Мәсьәләгә бу яктан караганда, Г. Камали- ев та, Я. Шәмсетдинов та гаҗәп дәрәҗәдә даимилек, эзлеклелек күрсәтәләр. Г. Кама- лиев, мәсәлән, Октябрь революциясенә, ре- волюционер-көрәшчеләргә багышланган дүрт-биш китап тәрҗемә итте. Я. Шәмсетдинов исә үзбәк әдәбиятыннан гына да әллә ничә повесть һәм роман тәрҗемә итеп чыгарды. Фирдәвес Болгарскаяның да үз темасына — мәктәп тормышына багышланган китапларга тугры калуын әйтергә кирәк. Узган ел ул Владимир Кузнецовның «Очар кош» исемле романын чыгарды. Әсәр укучы яшьләребезнең хыял дөньясы, яшьлек хисләре белән тулы. Шуның белән бергә, әлеге тәрҗемәчеләрнең һәркайсы өчен характерлы булган бер кимчелек турында да әйтеп китәсе килә. Г. Камалиев та, Ф. Болгарская белән Я. Шәмсетдинов та вакыт-вакыт әдәби тәрҗемәнең нечкәлекләрен онытып җибәрәләр, үз тәрҗемәләренең сыйфатына, тел ягына тиешле игътибар биреп җиткермиләр. Дөрес, арада үзенең колоритлы, халык әйтемнәренә бай тәрҗемәсе белән Я. Шәмсетдинов аерылыбрак тора. Ул үзбәк халкының этнографиясен, гореф-гадәтләрен, гомумән, урта Азия халыкларының тел үзенчәлекләрен яхшы белә. Ләкин аңа да халык мәкальләрен, образлы тәгъбирләрне кулланганда саграк булырга кирәк. Юкса, кайчак аның тәрҗемәләре артык купшы була, кара миләш кебек, авызны бөрештерерлек дәрәҗәдә төче килеп чыга.
Узган елның тәрҗемә өлкәсендәге уңышы итеп мин Л. Толстойның К. Миңлебаев тәрҗемәсендә чыккан «Казаклар» повестен, Жюль Вернның Ф. Гайнанова тәрҗемә иткән «Капитан Грант балалары»н (II кисәк), Г. Сабитовның «Богау чыңнары«н (Н. Ик- санов әсәре) һәм Л. Хәмидуллин тәрҗемәләрен санар идем.
Кыям Миңлебаев Л. Толстой әсәрләрен беренче мәртәбә генә тәрҗемә итми. Бөек рус язучысының иҗатын якыннан белүе, гомумән, елдан-ел үсә барган осталыгы, зур тәҗрибәсе аңа «Казаклар» повестен да нәкъ үз дәрәҗәсендә тәрҗемә итәргә мөмкинлек биргән. Әмма кеше хатадан хали түгел, диләр. Кайбер кимчелекләр К. Миңлебаев тәрҗемәсендә дә очрый. Мәсәлән, китапның IV бүлегендәге менә бу җөмләне мин берничек тә аңлап җитә алмадым: «...Аның болганчык суы (сүз Терек елгасы турында бара — Т. Н.) киңәйгәннән-киңәя, сабырланганнан-сабырлана... текә сул ярны акрынлап ашый-кимерә, йөзәр еллык имәннәрнең тамырларын каезлый (?). черүгә тиз бирешә торган чинар һәм яшь агачларны җыю төшерә (?)».
Миңа калса, вакыт-вакыт К. Миңлебаев- ның җөмләләре интонациясе ягыннан бертөслегә әйләнә: «Капкадан әйләнеп торганчы, башкалар кебек, чытырман аша гына чыгарга булды. Киемендәге чәнечкеләреннән арынырга өлгергәләгәнче, эте алга йөгереп тә китте, ике фазанны җирдән дә күтәрде» (91 бит). Аның тәрҗемәләрендә менә шундый кимчелекләр, янә дә персонажлар телендә генә булырга тиешле шивә сүзләрне автор телендә куллану очраклары шактый. Җимешсез агачны селкетмиләр, ди халык. Әгәр К. Миңлебаевның алмалы агачын килеп-килеп селкеткәлиләр икән, моңа бер дә үпкәлисе юк. Аңа да, масаерга яраткан бүтән каләмдәшләребезгә дә тәнкыйтьнең шифасы тими калмас.
Үткән ел күренекле казакъ язучысы Әнвәр Әлимҗановның ике повесте, татар теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып чыкты. Тәрҗемәчесе — Лирон Хәмидуллин. Ә. Әлимҗанов әсәрләрен рус телендә яза һәм, әйтергә кирәк, рус теле байлыгының барлык нечкәлекләрен белеп яза. Аның бу повестьларын тәрҗемә итүнең үз авырлыклары бар. Беренчедән, ни генә әйтмә, алар казакъ тормышыннан алып язылган, һәм ул тормышны, бөтен милли үзенчәлекләрен саклап, татар язучысына да җиткезә белергә кирәк. Аннан Ә. Әлимҗанов әсәрләре безне еш кына казакъ һәм һинд илләренең борынгы тарихына алып кереп китә. Ә ул чорларны өйрәнмичә, белмичә торып, аның әсәрләрен уңышлы тәрҗемә итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бәхеткә каршы, Л. Хәмидуллин казакъ әдәбиятын әйбәт белә. Шул аңа бик күп кыенлыкларны уңышлы төстә җиңеп чыгарга булышкан.
Билгеле булганча, «Отрар хатирәсеәнең оригиналы бер-берсенә бәйләнгән кыске- кыска дүрт повестьтан тора. Мәскәү нәшриятларында булсын, тугандаш республикаларда булсын, аларны бер-берсеннән аермыйча бастырып киләләр. Безнең нәшриятта ул «кыскартылып», бары ике повесть кы
на булып чыккан. Шуның нәтиҗәсендә тәрҗемәче аларны никадәр генә тулыландырырга, очын-очка ялгарга тырышмасын, повестьларның эчтәлеге аңлашылып җитми. Кәгазьгә экономия ясыйбыз дип кенә, мондый эшкә бармаска кирәк иде, билгеле.
Җай чыкканда, шунысын да әйтеп калырга кирәк, тугандаш казакъ халкы алдында без әле шактый бурычлы. Алар 30 нчы елларда ук Г. Ибраһимовның «Казакъ кызыон, 50 нче елларда Гомәр Бәшировның «Намусмын, 60—70 елларда Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр»ен, Ш. Усманов әсәрләрен, татар язучыларының күп кенә хикәя һәм шигырь китапларын казакъ телендә чыгар-дылар. Г. Тукай җыентыклары аларда даими тестә басылып тора, 1975 елда казакъ дусларыбыз аның тагын бер җыентыгын бастырдылар. Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романы Бари Мәҗитов тарафыннан казакъчага тәрҗемә ителеп бер мәртәбә басылып чыккан иде инде. Киләсе елда бу романның икенче басмасы дөнья күрәчәк...
Совет халыклары арасындагы интернациональ дуслыкны тагын да ныгыта баруда әдәбиятның роле зур. Безгә тугандаш халыкларның, шул исәптән, казакъ әдәбиятының үрнәкләрен дә күбрәк чыгару һәм бу эшне ныклы план нигезендә алып бару турында уйларга кирәк.
Шулай бервакыт татар китабының тарихын өйрәнүче, танылган галимебез Әбрар Кәримуллиннан: «Достоевский әсәрләре татар телендә чыкканы бармы икән?» — дип сорагач, ул икеләнебрәк: «Нәрсәседер басылган булырга тиеш»,— дип җавап биргән иде. Ләкин берничә көннән килеп, Ф. Достоевский турында татар матбугатында бер генә мәгълүмат та табылмады, аның бер генә әсәре дә татарча чыкмаган дип әйтте.
Димәк, Татарстан китап нәшрияты, язылуына йөз елдан артык гомер үткәннән соң «Җинаять һәм җәза» романын чыгарып. Федор Достоевскийны татар укучысына беренче мәртәбә ача. Шуңа күрә, бу тәрҗемә әдәбиятыбыз өчен генә түгел, әбәтен культура үсешебез өчендә бер вакыйга булып саналырга тиеш.
Романның эчтәлеген сөйләп тору кирәкме икән?.. Хәтерлисездер, Родион Раскольников төшендә сабый чак эзләре буенча әтисе белән җитәкләшеп йөри, туганнарының каберенә зыярат кылырга бара. Юлда алар бик кыргый бер тамашага очрыйлар. Йөгәнеп беткән арык ат җигелгән олауга төрле бозык халык төялгән: исерекләр, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Атны чыбыркылыйлар, сыртын каезлыйлар, ләкин йөге кирәгеннән артык авыр, ул кузгалып китә алмый тора. Ачуларыннан шашынган кешеләр—реакция көчләре, карагруһчылар — аның башына, күзенә сугарга кушалар... Ниһаять, аны, башына лом белән бәреп, кыйнап үтерәләр. Ат — Рәсәй иле — харап була. Нәни Раскольников дөнья ярып кычкыра, үлгән атның канлы башын кочагына алып, күзләреннән, иреннәреннән үбә. Билгеле, моңа карап кына ул терелми. Нәрсәдер эшләргә, кыю адым ясарга кирәк. Ярлы студент Раскольников ачлыкка, мохтаҗлыкка каршы протест белдерә, меңләгән кешеләрне упкыннан тартып алырга тели. Ул, шушы максатка акча юнәтү өчен, башкаларның гомерен үрмәкүч кебек имеп туенучы растовщик карчыкны үтерә... Нәкъ менә шушы урында авторның кисәтүле фикере алга чыга. Кеше җаны — чебен җаны түгел, аңа каршы кул күтәрү— кан кою белән бәйле. Әгәр син кеше җанын кыясың икән. Себер каторгасы белән дә котыла алмыйсың, сине иң куркыныч җәза — вөҗдан газабы, намус газабы көтә...
Л. Толстой әйткән бугай: язучы конфликтларны шундый итеп корсын, ул укучыны, якасыннан эләктереп алып, әсәрнең ахырына хәтле җибәрми торсын. Ф. Достоевский исә эләктереп алу гына түгел, үзеңне дер селкетә, һушыңны алырлык дәрәҗәгә җиткезгән чаклары була. Бу. иң элек, язучының искиткеч осталыгыннан, аннары тәрҗемәче Рәис Дау- товның әсәрне укучыларга тиешле биеклектә җиткерә белүеннән киләдер, дип уйлыйм.
Әсәрне кем генә укыса да, Р. Даутов- ның тел байлыгына сокланмый калмас.
«—Соң бераз гына утыр инде, морҗаңа ут капмагандыр бит!» (141 бит).
«—Сиңа тагы атаң башы кирәкмени? — дип кычкырды янә Разумихин югары каттан» (142 бит).
Тәрҗемәдә персонажларның теле дә гаҗәп оста бирелә.
«— Нигә соң качып йөрдең?
— Курыктым, — ди бу.
— Ә ни өчен асылынмакчы булдың?
— Кайгыдан, — ди.
— Нинди кайгыдан?
— Өтермәгә ябарлар дип кайгырдым» (175 бит).
«— Журналмы? Журнал ул, энекәем, шундый кәртинкә, буяулы картинка; мондагы тегүче халкы андый нәстәне һәр шимбә саен пушты белән алдыра» (216 бит).
Романдагы диалогларны укыганда, әсәрнең заманы, ул заманның кешеләре күз алдына килеп баса.
Р. Даутов фәнгә, философиягә, дингә караган урыннарны, гыйлем ияләренең фикер сөрешен, әйтик, юстициягә караган катлаулы уй-фикерне, укучыга соклангыч дәрәҗәдә эзлекле итеп, ачык итеп җиткерә. Тикшерүче Порфирийның, кеше психологиясен истә тотып, бик астыртын, мәкерле-нечкә итеп сорау алулары — болар һәммәсе дә татарчага оста күчерелгән.
Тәрҗемәченең көче әдәби тел байлыгын никадәр шәп белүенә бәйле. Бу яктан караганда, Р. Даутовка тел-теш тидерерлек түгел. Әдәби телне шәп белүе өстенә, аның үз гыйбарәләре, үзенчәлекле үз образлары булуын да әйтергә ки-рәк. Әсәрне бертөрлелектән, укучыны ялыгудан саклап калу өчен, ул татар әдәби теленең бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга тырыша, хәтта тел кагыйдәләренә нигезләнеп, үзе дә сүзләр ясарга тотына: «Эңгер-меңгер тешәр чак» (70 бит); «һәм менә күп еллар яшерен янган шул хыял гамәли якка борылды» (380 бит); «Аның нигезендә китаби хыяллар ята» (565 бит); «Еламсык хатын-кыз тавышы» һ. б.
Шул ук вакытта. Р. Даутовның тәрҗемәләре кимчелекләрдән дә азат түгел икәнлеген икърар итәргә тиеш булабыз. Мәгънәне дөрес бирү — тәрҗемәдә төп принцип. Мәгълүм булганча, Ф. Достоевский- ның бу әсәрендә Катерина Ивановна бераз арттырып, мактанып сөйләргә ярата. «Взяла да выдумала, и не то чтоб из лег-комыслия». Р. Даутов «легкомыслие» сүзен «аумакайлык» дип тәрҗемә иткән. 371 биттә: «...Минем белән уртак тел табасына ышанычы, дәгъвасы зур булуын әйтте», диелә. Монда «дәгъвасы» урынына «өмет» сүзе сорала. «Әйтергә кирәк, мондый көндәлек фактларны Соня бөтен ваклыкларына хәтле тәфтишләп яза иде»
(678 бит). Әлбәттә, «тәфсилләп» язу сорала.
Мондый хаталар Р. Даутов тәрҗемәсендә күп түгел. Алар, вак ташлар поездны туктата алмаган кебек, әсәрнең агышын туктата алмыйлар.
Әсәрнең тигез агышына зыян китерерлек хаталар бүтән характердарак. Рус теленең үзенчәлекләренә нигезләнеп төзелгән образларны сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә ярамаганлыгын Р. Даутов белми түгел. Ф. Достоевский кешенең ябык, озын гәүдәсен шырпы белән чагыштырырга ярата. Мәсәлән, «высокая и тоненькая, как спичка», ди. Кешенең кулын да шулай чагыштыра. Ләкин моны: «шырпыдай нечкә озын кулы...» дип тәрҗемә итәргә ярамый иде («җептәй нечкә озын кул»’ ки-рәктер бәлки). «Коридор караңгы иде; алар лампа яктысы астындарак тукталганнар иде» (388 бит). Мин бу җөмләгә бик тиз игътибар иттем. Коридордагы караңгылык турында сөйләгәндә, ничек инде язучы лампа яктысын телгә алды икән, дип гаҗәпләндем. Русчасын ачып карасам, анда: «В коридоре было темно, они стояли возле лампы» диелгән.
Мин кайчандыр, М. Галәүнең Рәис Раутов тәрҗемә иткән «Мөһәҗирпәрпен бик яратып укыган иде. Исегездәме икән, авыл халкы бунт күтәргәч, кемдер приставның кылычын йолкып алып атып бәрә. Тәрҗемәче шунда: «кылыч чыңгырап идәнгә төште», ди. Корычтан чүкелгән кылычның нәкъ үз сүзе, үз авазы табылган. Ләкин шул ук «Мөһәҗирләрпдә мине икенче бер нәрсә сәерсендерде. Геройларның берсе (Сафа бугай) төрмәгә эләгә, аның кәефе дә начар, камерадагы күренеш тә матур түгел. Шул вакыт тәрҗемәче түшәмдәге бик зәгыйфь электр лапмасыннан нурлар сирпеттерә. Юк, лампадан нур сирпемәскә тиеш иде. ««Сирпү» сүзенең үз урыны, үз «мөхите» бар. Менә шундый ярашмауны аның әле-ге тәрҗемәсендә дә күргәлибеэ. Ул хатын-кызларны якага-яка килеп талаштыра (26 бит), «Шәһәр уч төбендәгедәй җәйрәп ята», ди (70 бит).
Разумихин оригиналда бик игелекле, йомшак күңелле кеше итеп бирелә. Менә ул, дустының хәерче киеменә игътибар итеп, болай дип дәшә: «Да ты, брат, нашего брата перещеголял — прибавил он, глядя на лохмотья Раскольникова». Мон- да авторның «глядя» дип әйтүендә бернинди кискенлек, дорфалык юк. Әмма
тәрҗемәче Разумихинны сәләмә киемгә күзләре белән кадаттыра (140 бит). Тәрҗемәдә персонажлар гомумән бер- берсенә кадалып кына торалар. «Порфирий- Николайга кыргый күзләре белән тәбәлеп каткан Раскольниковка борылып карады...» (437 бит); «Икесе дә бер-беренә төбәлешеп каттылар» (443 бит); «Соня... Петр Петровичның йөзенә текәлде һәм, аңа тәмам берегеп каткандай, күз карашын бүтән аңардан читкә алмады» (462 бит) һ. б.
Тәрҗемәдә фигыльләрнең гаҗәп «оригиналь» төрләрен очратырга мөмкин. Сүз тәреләрне алыштыру турында барганда, тәрҗемәче болай ди: «Без аның белән алышындык...» (527 бит). «Порфирий, ничектер. Раскольниковның күз карашыннан качкан сыман, бөкрәя төшә биреп чыгып китте» (577 бит).
Р. Даутов киләчәк заман фигыльләрнең күп кенә вариантларын ясый: «Кыскасы, бурычыңны түләячәгеңә тегеләрне тәмам ышандырып, бу эшне... йолкып ташларга боердым...» (157 бит). Бик фәкыйрь, асрау кыз Настасья мәктәп грамматикасын гына түгел, вуз грамматикасын да өйрәнгән дип белерсең. Ул артык грамоталы итеп сөйләшә: «— Чәй эчәчәксеңме, әллә юкмы’—дип сорады Настасья» (193 бит).
Р. Даутов иркенләп, җөмләләрне җәеп- җәеп тәрҗемә итәргә ярата. Ләкин аның бу гадәте кайвакыт бөтенләй кирәкмәгәч, эчпошыргыч тәфсилләүләр китереп чыгара: •Ул тәмам теше-тешкә тимәс бер хәлдә бетен гәүдәсе белән дер-дер калтырый башлады» (112 бит).
«Җинаять һәм җәза» әсәренең тәрҗемәсенә карата күп кенә тәнкыйть сүзләре әйтергә туры килде. Әмма Р. Даутов — нигездә әйбәт тәрҗемәче. Аның бу хезмәтен укучыларга зур бүләк дип санарга була. Югарыда искә алынган кимчелекләр исә барыбызга да. һәммә тәрҗемә-челәргә дә хас алар. Без соңгы вакытта артык тынычланып киттек, ахрысы. Татарстан язучыларының соңгы съездында өлкән бер тәнкыйтьче әйткәнчә, үз эшебезгә анализ ясамый башладык. Юк, гамь- сезлекне бетерергә иде, аның ахыры бервакытта да хәерле булмас.
Әдәби тәрҗемәдә аеруча зур игътибар бирүне сорый торган бер өлкә бар. Ул — поэзия тәрҗемәсе.
Поэзияне шагыйрьләр борын-борыннан гөл бакчасына тиңләп килгәннәр. Алар белән килешик, поэзияне гөл бакчасы дип атыйк ди. Ул чагында тәрҗемә ителгән шигырьне нинди гөлгә тиңләргә соң! Бу очракта гасырдан-гасырга татар өйләренең тәрәзә төпләрен бизәп килгән яран гөлен мисалга китерүем өчен шагыйрьләр гафу итсеннәр. Кайчандыр бик ерак Африка якларыннан алып кайтып утыртылган бу гөл чынлап та халкыбызның җырларына кергән, яраткан гөленә әйләнеп киткән. Тәрҗемә шигырьләр дә, әнә шулай бүтән әдәбият туфрагында җирлек табып, милли әдәбиятның яраткан гөленә әйләнеп китәргә тиеш дип уйлыйм. Әйтик, безнең шигырь тәрҗемәчеләре поэзия бакчабызда Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка шагыйрьләребез әсәрләре белән янәшә торырлык гөлләр үстерергә бурычлы.
Теләсә кемне тәрҗемә итеп булмый. Г. Тукай, мәсәлән, йөрәгенә якын булган М. Кольцов, А. Пушкин һәм М. Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә иткән, алар- дан илһам алган. Немец шагыйре Гейнены XIX гасырда ук рус теленә тәрҗемә итә башлыйлар. Ләкин ул тәрҗемәләр сәнгатьчәлек күзлегеннән караганда бик түбән була. Гейне бары А. Блок белән очрашканнан соң гына рус укучылары аны үз шагыйрьләредәй кабул итәләр. Бездә исә хәзер кайбер шагыйрьләр кулына кем эләксә шуны тәрҗемә итү юлына ба-сып киләләр. Без соңгы 7—8 ел эчендә шигъри тәрҗемә өлкәсендәге поэзия бакчасын ташландык хәлгә китерә язганбыз. Ул бакчаны киртәләп алмый торып, аңа чын бакчачы хуҗалар табылмый торып, анда гөлләр үстерү хыял гына булыр иде. Шагыйрьләр белән тәрҗемәчеләрнең ел ахырында уздырылган җыелышында шигъри тәрҗемәләрнең сыйфаты хакында бик кискен сүзләр әйтелгән иде.
Мәсьәлә бик принципиаль булу сәбәпле, мин шул җыелышта чыгыш ясаган өлкән шагыйрьләребезнең төп фикерләрен, сөземтә генә хәлендә булса да, кабат искә төшереп китүне кирәк саныйм:
— Сан ягыннан куу дөрес түгел. Кемне тәрҗемә итү, нинди әсәрне тәрҗемә итү турында уйларга кирәк. Тәрҗемә өлкәсендә үзебезнең ирешкән дәрәҗәбезне — Г. Тукайлар, һ. Такташлар дәрәҗәсен төшермик.
— Соңгы елларда татар шигырьләрен француз, инглиз һ. б. чит телләргә тәрҗемә итеп чыгарганнар. Алар барысы да рус теле аша эшләнгән. Без беребез дә моны белмәдек. Баксаң, күбрәк очраклы әсәрләр, очраклы кешеләр тәрҗемә ителгән. Ә бит алар аша татар әдәбиятына, татар поэзиясенә бәя бирелә, фикер туа.
— Тәрҗемәнең төп принцибын истә тотарга кирәк: тәрҗемә халыкның рухын бирергә тиеш. Тәрҗемә итә торган халыкны яхшы белергә, өйрәнергә кирәк. Бүтән халык поэзиясе үрнәкләрен урта кул сыйфатта үз халкыңа тәкъдим итү булма-сын, ә, киресенчә, яхшының да яхшысын күрсәтергә иде. Тик шул чакта гына тәрҗемә эше халыклар дуслыгын ныгытуга ярдәм итәчәк.
— Тәрҗемә эше — иң зур тәҗрибәле шагыйрьләр башкарасы эш ул.
Рус һәм бөтенсоюз укучысын татар язу- чыларының иң яхшы әсәрләре белән дә таныштырып бару — бик авыр һәм җитди мәсьәлә. Үткән ел Татарстан китап нәшрияты Г. Минский, Г. Әгкәләмов, Р. Төх- фәтуллин, М. Мәһдиев, Ш. Рәкыйпов, М. Хәсөновларның проза әсәрләрен, X. Туфан, Р. Фәйзуллин, М. Шабаевның шигырь һәм поэмаларын рус телендә бастырып чыгарды. Татар язучыларының әсәрләре илебезнең үзәк, тугандаш республика һәм өлкә нәшриятларында да еш басыла. Әгәр 1973 елда үзәк нәшриятларда татар язучыларының 11 китабы чыккан булса, 1974 елда ул сан ике дистәгә җитте. Алар арасында Г. Тукай шигырьләре, М. Әмирнең «Балыкчы ялганнары» («Рыбацкие байки»), Г- Бәширов төзегән «Күңелле мәзәкләр» («Веселая россыпь»),
А. Расихның «Дустым Мансур» романы («Мой друг Мансур»), Ә. Исхак, Ш. Мә- дәррис, Ш. Галиев, 3. Нури, Р. Фәйзул- линның шигъри әсәрләре, М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар»ы («Большая земля под крылом»), Р Мостафинның «Өзелгән җыр» исемле китабы («По следам обор-ванной песни») һәм башка китаплар бар.
Бу җаваплы фронтта С. Липкин, Л. Ленч, Анатолий Чехов, Е. Леваковская, Р. Моран, Вл. Чивилихин, К. Горбунов, В. Гончаров, В. Ганиев, В. Кузнецов һәм безгә күптән мәгълүм Р. Фәизова, X. Хөсә- енова, Т. Журавлев, М. Рафиков, Р. Кутуй, М. Зарипов, Я. Мостафин, Н. Беляев кебек тәрҗемәчеләр эшли.
Югарыда искә алынган тәҗрибәле тәр-җемәчеләргә ияреп, алардан калышмаска тырышып эшләүче яшь каләмнәребез дә бар безнең. Узган ел аларның берничәсе Россия Федерациясенең Язучылар союзы идарәсе оештырган семинарында катнашты. 3. Халитова. Р. Такташ, Н. Мальшако- ва белән А. Бадюгина хезмәтләре, Мәс- кәүнең күренекле әдәбиятчылары тарафыннан рецензияләнеп, яхшы бәя алды.
Тәрҗемәнең үз кыенлыклары, үз авыр-лыклары бар. Мәсәлән, Р. Даутовның тәр-җемәсен тикшергәндә, мин бер нәрсәгә игътибар иттем. Ул әсәрнең тәрҗемә иткән өлешенә, бит кырыена көн саен чис- лосын куеп барган. Бер көнгә бары бер җөмлә тәрҗемә иткән очраклары да күп. Ләкин безнең хезмәт никадәр генә кыен булмасын, безгә киртәләрне үтмичә, үрләргә үрләмичә булмый. Кыен чакларда безгә һәр вакыт өлкән буын тәрҗемәчеләрнең иҗаты, аларның тәҗрибәсе, киңәше ярдәм итә. Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Гази, Кәшфи Басыйровлар, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннурлар. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Афзал Шамов, Сәрвәр Әдһәмова- лар — безнең хәлебезгә керүчеләр, безгә канат бирүчеләр. Аларның: «Бу яшьләр без очырган кошлар бит. Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер»,— дип горурланып әйтергә хаклары бар.