Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН АРТЫ АРХЕОЛОГ ЯЗМАЛАРЫННАН


Мендем атныц биленә, Чыктым Казан иленә; Казан иле — гөлстан. Аерылмаем син дустай.
Борынгы татар халык жыры.
азан арты... Ничәмә-ничә тапкыр ишетелген яки китапларда укылган булуга карамастан, кабат колакка эленүгә яки күзгә чалынуга бу тәгъбир ниндидер аңлатып бирә алмаслык самими, җылы хис уята, күңелләрне әллә нишләтеп җибәрә. Ул безнең күңелләргә «Әлифба» һәм «Туган тел» китаплары күтәреп сабакка йөргән бала чактан ук Тукай абыйның «нәкъ Казан артындапгы Кырлае, аның тылсымлы «Шүрәлепсе, «Кәҗә белән сарыгяы, «Су анасы» белән гомергә онытылмаслык булып кереп калган. Сибгат Хәким сүзләре белән әйткәндә:
Әкиятләрең белән ачылды телем, Казан арты, әй, Казан арты.
Шушы җирдә Казан татарларының матди һәм рухи культурасы тәмам формалашкан, шушы җирнең теле халкыбызның хәзерге әдәби теленә нигез булган.
Казан арты төшенчәсе фәндә ике төрлерәк мәгънәдә йөри. Беренчедән, ул — Урта Иделнең зур бер географик районы, Татарстанның Камадан төньяктагы, Идел белән Вятка арасындагы территориясе; географик әдәбиятта еш кына Көнбатыш Кама алды дигән төшенчә белән тәңгәл кулланыла. Хәер, бу бер коры географик бүленеш кенә түгел: борынгы тарихы, халкының теле һәм традицион этнографиясе ягыннан ул җирләр, аерым төбәк үзенчәлекләре булуга да карамастан, бер бөтен дөнья итеп карала. Әмма шул зур гына территориянең үзәге бар — географик түгел, ә та- рихи-этнографик үзәге. Менә монысы инде әлеге шул, Тукайлар җырлаган, чын мәгънәсендәге Казан арты. Географик яктан ул кечерәк, аңа Казан һәм Ашыт сулары, шунда урнашкан хәзерге Арча һәм Биектау районнары керә. Аны «Ак як» дип тә атап йөртәләр. Бу — элекке Казан ханлыгының үзәге, Казан татарлары этнографиясе һәм сәнгатенең классик формалары таралган урын. Без түбәндә, нигездә, менә шушы як турында сүз алып барырбыз.
...Казан суы буенда җәй буе уздырылган разведкабызның бүген соңгы көне. Август ахыры булуга карамастан, көндезләрен бик кызу. Кичә 30 градус дигәннәр иде, бүген тагын да эссерәк тоела. Кичен елганың башланган җиренә килеп җитеп, эшне тәмам иттек һәм Казанка исемле кечкенә генә татар авылы янында лагерь корып җибәрдек. Без инде палатканы ял итү өчен җайлы, тыныч һәм матур урынга
К
корырга өйрәнеп беттек, бу юлы да авылдан бераз гына читтәрәк, агым буйлап югары таба, үзәнлектә урнаштык. Гаҗәеп матур урын. Аста моңсу таллар үсеп утыра, яр естендә, түбәләрен күккә тидергәндәй итеп, мәһабәт чыршы-наратлар тезелгән. Үзәнлек буйлап аз гына югары таба куе урман башлана, шуннан елга агыг. чыга. Тулган ай яктысында болар һәммәсе серле дә, шомлы да, шул ук вакытта әйтеп бетерә алмаслык матур да булып күренәләр. Айлы төн туры килдеме, кичен ашап-эчеп, ф һәммә кеше йокыга яткач, мин шул ай яктькыңда көндәлек язарга утырам. Берәү дә -д комачауламый, уйларың белән икәүдән-икәү генә каласың. Ләкин бу бер дә хыялый- £ ланып утыру түгел, ә экспедициядә күргәннәреңә бер төрле нәтиҗә ясау була. _
Менә бүген дә учакны яңартып җибәрдем дә палатка янындагы агач төбенә ки- < леп утырдым. Тирә-як тып-лын, хәтта авылда этләр дә өрми, бая ерактан ишетелгән < ялгыз трактор тавышы да тынып калды. Шушы сихри тынлыкны бераз гына бозгандай итеп, вак ташлар арасыннан чишмәдәй саф сулы елга челтерәп агып ята. Хәер, аны елга дип әйтүе дә әллә ничегрәк, бу аның башы гына. Мәгәр ул менә шулай “ биредән башлана да, ага-ага, юлында очраган инешләрне үзенә кушып, чын елгага - әйләнә һәм берничә дистә чакрымнар үтеп, Иделгә барып коя. Ничәмә гасырлар - шулай агып торган, шул гомер эчендә нинди генә шатлыклы да, аяныч та вакыйгаларны күрмәгән ул. Дәрдмәндчә әйтсәк: —
Агышың, и агымсу, туп-тулы зар. Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар!
Ә күргәннәре шактый күп аның, ул шаһит булган хәлләр бөтен бер Казан арты- S ның, Яңа Болгар-Казан җиренең тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән.
IX—X йөзләрдә үк болгарлар Каманың уң як ярына һәм аның кечерәк кушыл- о. дыкларына үтеп керәләр, әмма калын-калын урманнар белән капланган Ашыт һәм Казан суы буйларына алар әле килеп җитмиләр. XII йөздә Болгар дәүләте экономик һәм политик яктан зур үсеш ала, аның җирләре төрле яктан нык киңәя башлый.
■ Болгарның чикләре көнчыгышта һөм көньяк-көнчыгышта Агыйдел һәм Җаек елгаларына кадәр барып җитә; әкренләп төньяк җирләргә күчеп утыру башлана. Мәсәлән, көнбатышта Зөя суының түбән агымында да шәһөр-авыллар барлыкка килә, ә биредә, Казан суы буенда, беренче болгар авыллары күренә башлый. Шул авылларның урыннарын без хәзерге Боҗа, Чүриле, Урта Сәрдә, Өмбө һәм Сосновка авыллары янында таптык. Аларда җыйналган керамика үзәк Болгар җирләрендә XII—XIII йөзләрдә җитештерелгән керамик әйберләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый—төсләре дә, формалары һәм бизәкләре дә бер үк. Болар —бик кыйммәтле материаллар. Алар Татарстан археологиясендә һөм, гомумән, аның борынгы тарихында яңа бер мөһим сәхифә ачалар. Моңарчы булган әдәбиятта болгарлар Казан
. артына, аерым алганда, Казан суы буена, бары тик Алтын Урда чорында гына күчә башлаганнар дип язылып киленде. Ә менә соңгы мәгълүматлар ул карашның дөрес түгеллеген, болгарларның Казан суы буенда монголларга кадәрге чорда ук яши баш- левы турында сөйли.
XIII йөзнең 30—40 нчы елларыннан, Болгар дәүләте монголлар тарафыннан яулап алынгач, төньяктагы тыныч урыннарга күчү тагын да көчәеп китә. Каманың уң як ярында һөм аның кушылдыкларында XIII йөзнең икенче, XIV йөзнең беренче яртысына караган истәлекләр шактый. Бу, беренче чиратта, әле XII йөздә төзелеп, соңга таба тагын да зуррак үсешкә ирешкән Кашан шәһәре һәм аның тирә-ягындагы авыллар. Н. Ф. Калинин фикеренчә, анда аерым Болгар әмирлеге (князьлеге) булган.
• Шундый ук икенче әмирлек бераз гына көнчыгыштарак, Омарка-Кирмән бассейнында оешкан. Биредә болгарларның атаклы шәһәрләреннән саналган Кирмәнчек һәм аның тирәсендә башка кечкенә шәһәрләрнең калдыклары бар. Шунда ук бөтен болгар җирендәге эпиграфик истәлекләрнең иң зур җыелмаларыннан исәпләнүче, «Ханнар зираты» исеме белән мәгълүм каберлек урнашкан.
Алтын Урда чорының шушы беренче йөз еллыгында Казан суы буйлары болгарлар тарафыннан тагын да ныграк үзләштерелә. XII йөз ахырларында барлыкка килгән авыл үсә, Казан (Иске Казан) шәһәренә әверелә; аңа каршы, елганың икенче ягында, шәһәрнең кальгасе төзелә. Елганың түбән агымында да, Кабан күле буен-
12. «К. У.» м II,
177
да, бер феодаль биләмә оеша, анда кечерәк бер шәһәрлек һәм ике кабер ташы мәгълүм: аларның берсе 1297 елда куелган. Ниһаять, бу чорда болгарлар Ашыт ел- сына кадәр үтеп керәләр: анда XIV йөзнең беренче яртысына караган кабер ташлары сакланган ике эур гына зират һәм кайбер башка табылдыклар бар.
Шулай да Казан арты болгарлар тарафыннан киң колач белән Алтын Урда чорының икенче яртысында гына үзләштерелә. 1350 еллар азагында Сарай шәһәрендә зур чуалышлар башлангач, алардан да бигрәк, Новгород юлбасарларының Һәм кайбер рус князьләренең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Болгарның Кама аръягындагы үзәк җирләренә зур зыян килә, аның халкы шул өзлексез яу-талаулардан тәмам җәфа чигә. Менә шул чордан алып болгарларның тынычрак җирләргә күпләп күчеше башлана. Кама аръягында бу чорга караган бер генә эпиграфик истәлек тә юк. Бу күчеш турында шулай ук ул җирләрдә күмеп калдырылган бай хәзинәләр сөйли. Акчалардан һәм зиннәтле ювелир әйберләрдән торган мондый хәзинәләрне күмеп, туган-үскән җирләрен ташлап киткән болгарлар бәлки кайчан да булса кире әйләнеп кайтырга ниятләнгәннәрдер. Ләкин язмыш башкача килеп чыккан, алар яңа, төньяк җирләрдә мәңгегә урнашып калганнар.
Болгар җиренең яңа политик, экономик һәм культура үзәге Казанга (Иске Казанга) күчерелә, әйткәнебезчә, ул Яңа Болгар дип исемләнә башлый. Шушы ук чорда булса кирәк, Казан суы буенда Арча шәһәрлеге төзелә; һәрхәлдә, рус елъязмаларында ул 1497 елдан искә алына башлый (хәер, Мазурин елъязмасында бер тапкыр 1296 елда дип искәртелеп үтелә).
Дөрес, бу дәвернең эпиграфик истәлекләре Казан артында берничә генә. Бүгенге көнгә сакланып калган ташлардан Мишә буендагы Нырсы авылы янында 1357, 1399 һәм 1433 елгы, Казан суының Ямәширмә авылында 1384 елгы ташлар гына мәгълүм. Хәер, бу күренеш болгар культурасының әлеге чорда торгынлык кичерүе белән аңлатыла, ә ул торгынлык югарыда әйтеп үтелгән политик һәм экономик кыенлыклар белән бәйле. Хәлбуки, шуңа да карамастан, аз гына сандагы эпиграфик истәлекләрнең дә Кама аръягында түгел, ә төньяк җирләрдә сакланып калуы халыкның нәкъ менә шул җирләрдә яшәве турында сөйли дә инде.
Болгарларның Казан артына күчеше, археологик истәлекләрдән башка, язма чыганаклар һәм фольклор материаллары белән дә раслана. «Дәфтәре Чыңгыз-намә» елъязмасы, башка кулъязмалар, Хисаметдиннең «Тәварихы Болгария»се, күп сандагы риваять-легендаләр Аксак Тимернең Болгар җирен һәм шәһре Болгарны тар-мар китерүе, соңгы Болгар ханы Габдулланың һәлак булуы, аның исән калган улларының Казан суына килеп шәһәр төзүләре турында ачык сөйлиләр. «Тәварихы Болгария»- дә Казан суы буенда күп кенә бәк һәм шәехләрнең каберләре булганлыгы әйтелә, җөмләдән: Байтирәк углы Иштирәк, Габдулла углы Гадел, Мөхәррәм углы Зөлмө- хәммәт, Хаҗи Армали, аның кызы Гайшә бикә, улы Таҗетдин. Бу каберләрнең кайберләре бүгенге көндә дә билгеле; мәсәлән. Иске Казаннан ерак түгел, Татар Әйшә- се авылына каршы тау башында Гайшә бикәнең кабере мәгълүм (шунда гына без болгарларның Алтын Урда чорына караган авыл урынын да таптык). Әлеге Әйшә авылының шул Гайшә бикә исеменә мөнәсәбәтле булуы шөбһәсездер. Иске Казан янындагы «Мулла Хаҗи» кабере Гайшәнең атасы Хаҗи Армалиныкы булуы бик мөмкин. Әйтергә кирәк, бу ике кабер, бигрәк тә соңгысы, Казан артында бер изге урын итеп санала. Аңа хәтта Казаннан, алай гына да түгел, шактый ераклардан да гыйбадәт кыларга йөргәннәр.
XIV йөзнең ахырында Казан суының тамагында Яңа Казан зур үсеш ала һәм ул 40—45 елдан соң төзелгән Казан ханлыгының башкаласына әверелә. Бөтен Казан арты яңа тормыш белән яши башлый. Болгарларның монгол яуларыннан соң юкка чыгарылган дәүләт мөстәкыйльлеге яңадан торгызыла, экономика аякка баса, игенчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү рәткә салына. Элекке калын урманнар киселеп һәм яндырылып, чәчүлек җирләр киңәйтелә. Татарның бер мәкале бар бит әле: бодай чәчсәң, сазга чәч, арыш чәчсәң, көлгә чәч. Саз сүзе биредә туры мәгънәсендә түгел, ә Кама аръягының кара туфраклы иңкүлек җирләре мәгънәсендә алынгандыр (Ибне Фазлан да бит болгарларның бодайны нәкъ шундый, аның сүзләре белән әйтсәк, черек җирдә чәчүләре турында язган иде). Ә менә «көлгә чәч» дигәне урманнарны яндырып арыш чәчү турында сөйли булса кирәк. Яңа үзләштерелгән көлле җирләр уңышны мул бир-
тәннәр. Шуңа күрә Казан ханлыгы чорын тасвирлаучы язмаларда Казан артының уңдырышлы җирләре, гомумән аның бай һәм матур табигате хакында күп сөйләнелә. «Казан тарихчысы»на мөрәҗәгать итик: «Ул җир бик иркен һәм мул, анда терлек асрыйлар, умарта тоталар, күп төрле ашлык һәм яшелчә үстерәләр, ул шулай ук киеккә, балыкка һәм башка бик күп кәсепле урыннарга бай; башка андый урынны бөтен бер Рус җирендә табып булмый, белмим, шундый матур, нык һәм бай урын ф башка җирдә булыр микән...» дип языла анда. _
1552 елда, Казанны алыр алдыннан, Казан арты, Арча яклары А. Курбский язма- н ларында болай тасвирлана:
«Ул якларның һәр җирендә гаҗәеп уңдырышлы һәм һәртөрле уңышларга бай — кырлар күп. Әмир һәм байгураларның йортлары гаҗәеп матур һәм сокландыргыч; £ авыллар анда бик куе утырган. Ул җирләрдә чәчелгән ашлыкның күплеге күктәге фтолдызларга тиң, шулай ук анда терлекнең саны хисапсыз күп һәм кыргый җәнлек- ▼ ?.әрдән алына торган табышның күләме зур: сусар, тиен һәм тире яки ит өчен аула- Q на торган башка киек. Янәдән ул җирләрдә кешләрне күп аулыйлар, бал җыялар». _ Менә шуңа күрә дә шул чор дворян идеологларының иң күренеклеләреннән Иван — Пересветов әлеге бай урыннарны, алар атаганча, «җәннәт җире»н, тизрәк басып =* алырга өндәгән. ш
Язмаларны кузгатканбыз икән, аларда телгә алынган Арча шәһәре хакында да берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Тагын да шул «Казан тарихчысывна мөрәҗәгать п итик:
«Ул кальга Арча дип атала, нык итеп шәһәрчә корылган, һәм башнялары, һәм Ч бойницалары бар, һәм анда кеше бик күп, шәһәрне яхшы саклыйлар, аның әле бер- ~ кайчан да алынганы юк; ул Казаннан 60 чакрым ераклыкта, бик нык һәм үтә ал- < маслык чытырманлы-сазлыклы җирдә урнашкан: аңа бары тик бер юл белән генә °" килеп яки чигенеп була. Воевода князь Симеон күрде: моны алай җиңел генә алып булмый, халкы бик күп, гаскәре генә дә 15 мең; шуннан соң ул пушкалар һәм пи- щальләр китертеп аттыра башлады».
Арча сүзенең кайдан алынганлыгы күпләрне кызыксындыра. Тарихи әдәбиятта ул моңарчы «ар» (удмурт) сүзеннән алынган дип язылып килде; хәтта рус чыганакларында еш очрый торган «Арская земля» сүзе дә нәкъ шул «арлар җире»н аңлата дип каралды. Алай гына да түгел, борынгы Арчаны удмуртлар шәһәре булган дип аңлаттылар.
Без моның белән һич кенә дә килешә алмыйбыз. Чөнки Казан ханлыгының үзәк җирендә удмурт шәһәре бөтен бер татар князьлегенең башкаласы була алмый. Арча тирәсендә хәзерге вакытта бер генә удмурт авылы да юк һәм алар элек тә булмаган. Без Казан суы бассейнын, шул исәптән Арча якларын да җентекләп өйрәнеп чыктык, тик бер генә удмурт археологик истәлеге дә тапмадык. Дөрес, ул җирләр элек угро-фин җирләре булган, ләкин XV—XVI йөзләрдә түгел, ә шактый элегрәк, анда болгарлар килгәнче үк. Ул вакытта да әле ул удмуртларга түгел, ә мари- нрга нисбәтле булган, чөнки Казан һәм Ашыт суы буйларында «чирмеш зираты» дип |аталган борынгы, ташландык зиратлар шактый күп. Ә Болгар, аннан да битәр Казан ханлыгы чорларында инде Арча яклары, әлбәттә, татар җирләре булган. Арчаны алу күренешен сурәтләгән рус елъязмаларында һәм А. Курбский истәлекләрендә ул мөселман, ягъни татар шәһәре булып телгә алына, аның халкы удмуртлар да, марилар да түгел, ә мөселманнар дип атала. Менә шуңа күрә дә, рус чыганакларында очраган «Арская земля», «Арские люди» төшенчәләрен тарихчыларның «арлар җире», «ар кешеләре» дип атавы белән килешеп булмый. Бу сүзләр, һич шик юктыр, «Арча җире», «Арча кешеләре» дигәнне аңлаталар.
Әмма нәрсә соң ул «Арча»? Арча төрки халыклар телендә «артыш»ны аңлата. Академик В. Радлов сүзлегендә аның биш мәгънәсе китерелгән; иң беренче чиратта һәм татар телендә дә ул нарат һәм артыш агачларының исеме итеп бирелгән. Калган мәгънәләре: чык, ягъни үлән чыгы; кәләш бүләге. Мәгълүм ки, Урта Азиянең төрки халыклары телендә артыш агачы әле дә арча дип атала. Бу агач безнең якта да элегрәк арча дип аталгандыр, шулай булмаса, аны В. Радлов татар телендә дә күрсәтмәс иде. Менә шуңа күрә, халык арасында һәм әдәбиятта киң таралган «Арча кыры» сүзен «артыш кыры» мәгънәсендә аңларга кирәктер. Игътибар
итик: болгарларның кайбер шәһәрләре агач яки үлән исемнәре белән аталганнар. Җөмләдән: Җүкәтау, Тубылгытау (тубылгы — кечкенә генә куак сыман үлән). Тау башына урнашкан Арча шәһәренең дә артышлы тауга мөнәсәбәттә аталуы бик тә аңлашыла. Шунысы да кызыклы: Арча исемле авыл Тау ягында да бар. Анда шулай ук удмуртларның бервакытта да яшәгәннәре юк.
Арча беренче тапкыр рус елъязмаларында 1497 ел белән искә алынса да, аның элегрәк, Алтын Урда чорының икенче яртысында, ягъни XIV йөзнең ахырларында һәм XV йөзнең башларында барлыкка килүе мөмкин дип әйтәсе килә. Арча шәһәрлегендә табылган җучи акчасы да шуңа ишарә ясый сымак. Шәһәрлек хәзерге Арчаның үзәгендә, «Мещаннар чиркәве» урнашкан җирдә булып, биек яр буе һәм зур гына чокыр арасындагы өчпочмак рәвешендәге мәйданны биләп тора. Казан юлы белән килеп, елга аша күперне чыккач та, борылып тауга менеп китәр алдыннан кар- шыда шул шәһәрлек күзгә ташлана. Ә шул ук юл белән Арчага менеп җитеп, үзәк | урамга килеп кергәндә, уң яктагы тирән чокыр аша аның борынгы урлары күренеп калалар.
1552 елда Казан артында. Арча белән бергә, башка күп кенә шәһәр-авыллар алына. Шуннан соңгы биш ел эчендә Казан ханлыгы җирләре Россиянең үзәк җирләреннән күчеп килүчеләр бәрабәренә интенсив рәвештә колонизацияләнә башлый. 1565—1567 елларда төзелгән писцовый кенәгәләрдән күренгәнчә, рус помещиклары татарларның 206 авылын үз кулларына төшерәләр. Шунысы кызык: Казан артында һәм Тау ягында бүгенге көндә нәкъ шул чамада татарча исемле рус һәм өлешчә рус-татар авыллары бар. һәрхәлдә, мин 203 авыл санадым. Дөрес, бу сан төгәл үк була алмый, чөнки кайбер рус авыллары исемнәренең татарчадан алынганлыгын чамалау кыен. Шулай ук Кама аръягында, Алабуга ягында, Мари һәм Чувашстан республикаларында да андый авыллар шактый.
Исемнәре элекке татар авылларыннан алынган рус авыллары бигрәк тә Казанга якын районнарда, мәсәлән, Биектау, Питрәч, Лаеш, Зеленодольск, Югары Ослан, шулай ук Арча, Апае районнарында күп: Арск (Арча), Алат, Айша (Әйшә), Бирюли (Бөреле), Бишбатман, Булатово (Булат), Бурнашево (Борнаш), Девлеэери (Дәүләтьяр), Дюртили (Дүрт Өйле), Казыли (Казиле), Камаево (Камай), Киндери (Киндерле), Клет- ни (Келәтле), Куюки (Көек), Кулаево (Колай), Кульсеитово (Колсәет), Маматкозино (Мәмәтхуҗа), Толмачи (Толмач), Урмат, Чепчуги (Чыпчык), Чулпаново (Чулпан), Чури- лино (Чүриле), Шигалеево (Шигали, ягъни Шаһ Галидән), Ширданы (Шырдан), Юнусово (Юныс), Ямбухтино (Ямбакты) һәм башка бик күп авыллар. Андый авылларның исемнәре я бөтенләй үзгәртелмичә, я өлешчә үзгәртелеп, рус теленең үз законнарына буйсындырылып алынганнар. Кайбер атамалар шактый үзгәртелгән. Әйтик, Казан суы буенда Абзябар һәм Кишметьево исемле кечерәк рус авыллары бар, татарлар аларны хәзер Абҗабар һәм Кишмәт дип йөртәләр. Картлардан сораша торгач, аларның элек Габделҗәббар һәм Ишмөхәммәт исемле кешеләргә мөнәсәбәттә аталганнарын белдек (Кишмәт авылының нәкъ уртасында Казан ханлыгы чорының кабер ташы да сакланган). Бу урында шуны да искәртеп үтик: кайбер авылларның исемнәре тарихи шәхесләргә, мәсәлән, хан, сәет, князьләргә нисбәтле (Шигали, Колсәет, Ка-' май, Борнаш).
Казан ханлыгы авыллары хакында сүз кузгатканбыз икән, шундый авылларның Е. И. Чернышев төзеген картасы хакында да берничә сүз әйтеп китми булмый. Карта 1565—1568, өлешчә 1603 елларда язылган писцовый кенәгәләргә карап төзелгән. Картада 700 авыл бар, шуларның 478 е Казан артында (Казан арты киң мәгънәдә алына), 196 сы Иделнең уң ягында, 15 е Кама аръягында, 11 е Алабуга ягында. Кенәгәләрне төзүчеләр, Казан ханлыгы бетеп 13—15 ел узгач, андагы һәр авылны иске алганнар, ул авылларның халкы турында да мәгълүмат биргәннәр. Болар бик мөһим мәгълүматлар, чөнки кайбер чуваш тарихчылары (Мәсәлән, П. В. Денисов, В. Д. Дмитриев, В. Ф. Каховский) әлеге авылларның күбесе, шул исәптән Казан артындагылар да, чувашныкы булган дип язып киләләр. Эш шунда, ул авылларда «чуваш» кешеләре телгә алына. Денисов боларның хәзерге чувашларга нисбәтле булуын раслау өчен бер документ китерә: Төрек-Тәмгте (хәзерге Саба районында) авылының Көчкәй Моратхуҗа исемле «чуваш» абызына бирелгән ясак грамотасы аның улы йомышлы татар Дусмөхәммәткә күчкән. Димәк, дип нәтиҗә ясый П. В. Денисов, чуваш татарлаш-
кан һем бу мисал, аның фикеренчә, Казан артында чувашларның меселманлашуын, татарлашуын бик ачык чагылдыра. Мондый беркатлы аңлатуга Е. И. Чернышев кискен каршы чыга һем Казан ханлыгының үзәк җирләрендә чувашларның татарлардан күп булуы мөмкин түгеллеген әйтә. Кенәгәләрне җентекләп тикшергәннән соң, Е. И. Чернышев шундый нәтиҗәгә килә: аларда телгә алынган «чуваш» кешеләре — йомышлы татарлардан үзгә булган ясаклы татарлар, ди ул, кайбер документлар «чуәаш»- ♦ ларны турыдан-туры ясаклы татарлар дип атыйлар; гомумән, йомышлы татарлар бик 2 куп мәртәбәләр искә алынса да, ясаклылар гадәттә «чуваш» сүзе белән атап йөрте- а. ләләр. Әмма ни өчен соң алар «чуваш» дип язылганнар? Е. И. Чернышев фикеренчә, _ йомышлы татарлар ясаклы татарларны «җуаш» (юаш) дип атаганнар, кенәгәләрне < тезүчеләр дә, алардан ишеткән буенча, «җуаш»ны бераз үзгәртеп, аларга билгеле < булган халык исемә буенча — «чуваш» формасында язганнар (мәгълүм ки, чуваш, татар телендә чуаш дип әйтелә). Җуаш-чуаш параллельлеге ничектер, әмма ясаклы татарларның чыннан да «чуаш» исеме белән аталып йөртелүе бик тә мөһим әйбер. -> Чыннан да, П. В. Денисовның «атасы чуаш, баласы татар булган» дигәненә ышаныр- S лык түгел. Атасының ясаклы, ә улының йомышлы татар булганына ышанырга мөмкин. - Ә бер халыкның икенчегә әверелүе — ул әле бер буында түгел, ә дистәләрчә буын- t- нарда сирәк очрый торган нәрсә. “
Казан ханлыгы үзәк җирләренең этник картасын күз алдына китерү өчен түбән- х дәге цифрларны алыйк: Казан артында (киң күләмдә алганда) бүгенге көндә 1167 ™ торак пункты бар (авыллар, поселоклар, район үзәкләре). Шулерның 622 сендә татарлар, 396 сында руслар, 78 ендә катнаш рус-татар яки татар-руслар, 49 ында уд- t- муртлар (болары төньяк һәм көнчыгыш районнарда), 9 ында марилар яшиләр, бер- S ничәсе удмурт-татар яки удмурт-рус авыллары. Шулар арасында бары тик бер генә “ Шигали исемле чуваш авылы, шул тирәдә яңадан бер кечкенә генә чуваш поселогы, о. ике катнаш рус-чуваш авылы бар. Димәк, татар һәм чуваш авылларының чагыштырмасы 622 : 1 яки, соңыннан бүленеп чыккан бер кечкенә поселокны санасак, 622 : 2 була. Мондый пропорция үзе үк борынгы тарихи күренешне ачык чагылдыра.
В. Д. Дмитриев һәм В. Ф. Каховский Казан артында чувашлар элегрәк кенә түгел, хәтта соңгарак, XVIII йөз ахырларында да татарлардан күп булган дип яздылар. Бу—чынлап торып тарихи дөреслекне бозып күрсәтү. XVIII йөз ахырында Казан артының халкы турында бернинди мәгълүмат булмаганда да бу рәвешчә фикер йөртү акылга ятышмый торган нәрсә булыр иде. Әмма андый мәгълүмат бар — чын мәгънәсендә документаль материал, ифрат кыйммәтле тарихи чыганак ул. Без «Казан наместниклыгы турында ведомость» дип аталган, 1781—1782 елларда Казан губернасында үткәрелгән ревизия нәтиҗәсендә төзелгән статистик мәгълүматлар җыентыгын күздә тотабыз. Аны Д. А. Корсаков Юстиция министрлыгының Мәскәу архивыннан таба һәм 1908 елда бастырып чыгара. Ведомостьта губернадагы 13 өязнең һәр авылы, авылның милли составы һәм андагы ревизия җанының (йорт хуҗасы) исәбе күрсәтелгән. Авылларны игътибар белән җентекләп санаганнан соң шундый нәтиҗә килеп чыга: XVIII йөз ахырында Казан артының барлык 4 өязендә (Казан, Арча, Лаеш, Мамадыш өязләре; Казан арты киң мәгънәдә алына) 822 авыл булган. Шулардан 511 татар, 266 рус, 30 удмурт һәм 15 мари авылы (татар авылларының 136сы йомышлы, 278 е ясаклы татарларныкы, 26 сы катнаш авыл, 72 керәшен авылы; Казан артының төньяк-көнчыгышындагы, элекке Вятка губернасы, Малмыж өязенә караган шактый гына татар авыллары, табигый, ведомостьта юк) саналган, һөм шунда бер генә чуваш авылы да күрсәтелмәгән. Булган булса, һичшиксез, күрсәтелгән булыр иде. Мәсәлән, Казан губернасының башка җирләрендә (хәзерге Чу- вашстанда, өлешчә Тау ягы һәм Кама аръягында) яшәгән чувашлар ведомостьта чыннан да чувашлар дип аталганнар.
Казан артында, Казан суы буенда йөргәндә, ул җирнең археологиясе һәм борынгы тарихы белән беррөттөн, аның традицион этнографиясе, архитектурасы, сынлы- гамәли сәнгате дә мине бик кызыксындырды. Археолог-тарихчы, әлбәттә, бу өлкәдән дә хәбәрдар, мәгълүматлы булырга тиеш. Экспедициядә йөргәндә юлың, һичшиксез, авыл аша үтә һәм шунда, вакытың тар булса да, кар<тлардан авыл тарихын сорашасың, кулъязма һөм иске китаплар җыясың, әбиләрнең сандык төбендә яткан каюлы читекләренә, энҗеле калфакларына, кызыл башлы сөлгеләренә дә күз сала
сың, урамнарын әйләнеп, өй-мәчетләрне, капка-коймаларны рәсемгә төшерәсең, зиратларына кагылып, кабер ташларын кәгазьгә күчереп чыгасың. Казан артының этнографиясе, аның архитектура-сәнгате һәм аларның классик формалары фәндә шактый киң яктыртылса да, очрашкан саен сокланмый калу мөмкин түгел. Ни өчен халыкның борынгы архитектурасы һәм сәнгате нәкъ менә шушы Казан артында яхшы сакланган соң? Шушындыйрак сорауларны кешеләрдән еш ишетергә туры килә. Моңа җавапны Казан татарлары материаль культурасын тикшеренүгә багышланган фәнни хезмәтләрдә (мәсәлән, күренекле этнограф Н. И. Воробьев, эпиграфист һ. В. Юсупов, архитектор һәм сәнгать белгече Ф. X. Велиев хезмәтләрендә) табарга була. Бу җәһәттән Ф. X. Вәлиевнең «Казан татарлары орнаменты» исемле рус телендә чыккан мәгълүм китабы шактый кызыклы. Китапта XIII—XIV йөз болгар таш архитек- турасы белән XV—XVIII йөз татар эпиграфик истәлекләре арасында органик бәй* ләнеш булуы исбат ителә. Шунысы характерлы, бу истәлекләрнең стиль үзенчәлекләре, бизәкләү алымнары, бигрәк тә «киль» формасындагы эшләнеше, Казан ханлыгы җимерелеп, монументаль архитектура өчен җирлек беткәннән соң, агач архитектурада киң кулланыш тапкан. Мондый бизәкләү алымнарын Казан артындагы, әлеге шул «Ак як»тагы күп санлы өй кыекларында күрергә була. Халык арасында соңгарак «балкон» исеме белән таралган мондый парчалы кыекларның борынгылыгы, аларның Болгар-Казан таш архитектурасы һәм эпиграфикасы белән тыгыз бәйләнеше Ф. X. Вәлиевнең озак еллар алып барган гыйльми тикшеренүләре белән бик яхшы расланалар. Югарыдагы сорауга җавап менә шунда табыладыр төсле.
Казан татарлары, шул исәптән Казан арты матди сәнгатенең тагын бер бик бай төре — алтын-көмештән, кыйммәтле ташлардан һәм төсле пыяладан эшләнгән ювелир, ягъни зиннәтле бизәнү әйберләре (чулпылар, хәситәләр, яка чылбырлары, алкалар, беләзекләр, медальоннар һ. 6.), алардагы бизәкләүнең бай алымнары, әйтик, кою, нәкыш, бөртекләү, каралту, кырлау, басма. Гәрәбә, энҗе, якут, ахак, фирәзә һәм башка асылташлар куеп, яссы нәкыш, бигрәк тә төерчекле нәкыш техникасында эшләнгән бизәнү әйберләре бөтендөнья ювелир сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләреннән саналырга хаклы. Шунысы да бик әһәмиятле: XX йөзнең беренче чирегенә кадәр дәвам иткән халык ювелир сәнгате Казан татарларында вак кустарчылыкка әверелмәгән. Шуңа күрә дә бу сәнгать үзенең формалар байлыгы һәм колоритлылыгы белән аерылып тора. Бу хәл шулай ук Болгар һәм Казан ханлыгы чорыннан килә торган традицияләрнең тотрыклылыгы хакында сөйли.
Казан арты миңа, тарихчы буларак, менә шул югарыда сөйләнгән яклары белән аеруча якын, газиз. Әмма аның миңа, әдәбиятыбызны яратучы гади бер укучыга, икенче якынлыгы да бар. Ул да булса, Казан артының культура-әдәбиятыбызны югары күтәргән күп кенә әдип һәм галимнәрне үстерүе. Шулар арасында яктылардан да иң якты йолдыз, кадерлеләрнең дә иң кадерлесе — Тукай. Шәехзадә Бабич сүзләре белән әйтсәк:
Дөньяда бик аз буладыр чын шагыйрь Габдулладай; Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай... Алса, укыса халык шигырен аның—истә кала, һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала...
Тукай шигырен ятлап йөри башлаганнан бирле, аның туган-үскән җирләрен күрү теләге көчле иде. Элегрәк, бала чакта, Кырлай урманнарында, соңрак авылында да булдым, ә менә Кушлавыч, Өчиле авылларын быел беренче тапкыр экспедиция вакытында күрдем. Өчиледә булып, аның бабасының йорт урынын тамаша кылдым, үзенә күрә кызыксынып, шул йорт нигезенә салынган йортта торучылардан шагыйрь турында сораштым. Мәгълүм ки, Тукай Өчиледә ике тапкыр була. Әүвәл сабый чакта, Кушлавычтан Соснага барып кайткач, тәмам ятим калып, үги әбисенең «алты күгәрчене эчендә бер чәүкә булып», кагылып-сугылып яши. Икенче тапкыр 1912 елның кышында, авыруы шактый көчәйгәч, әнисе белән бертуган Кәбир абыйсының өен» кайтып тора.
Кушлавычта булуым белән мин үземне аеруча бәхетле саныйм. Минемчә, кушла- вычлыларның Тукайга ихтирамы, Өчиле, хәтта Кырлай кешеләренекенә караганда да
көчле. Алар Тукайны шул авылда туган үз уллары итеп зурлыйлар, аның исеме белән, үз авылдашлары булуы белән чиксез горурланалар.
Кушлавыч елганың ике як биек ярында, тау башында урнашкан. Шагыйрь үзе болай ди бит әле:
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Бу чишмә чыннан да авыл янындарак, елга үзәнендә, яр астыннан бәрел чыга. Авыл халкы аны «Тукай чишмәсе» дип атый. Менә бу шагыйрьне мәңгеләштерүнең чын халыкча бер төредер инде! Чишмәне кадерләп тоталар, аны әйбәтләп бура белән әйләндереп алганнар, туктап су эчүчеләргә дип савытын да куярга онытмаганнар. Тирә-юньне әйләнеп кайтканда, юлдашым Рафыйк белән икәүләп, шунда тукталып рәхәтләнеп суын эчтек, ял итеп утырдык.
Тукай шушы авылда туган булса да, ачы язмыш аны сабый чактан моннан китәргә, төрле җирдә, төрле кешеләр кулында каңгырып йөрергә мәҗбүр иткән. 1907 елда, инде шагыйрь булгач, солдатка каралыр өчен Уральскидан Кушлавычка кайта ул. Туган җирен сагынып, күптән күрәсе килеп кайта шагыйрь.
Аерылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин, —
дип яза ул шул вакыт. Туган җиренең рәхәтлеген тоя, тәмен татый алмый киткән бала, зур үсеп кире кайткач, шул изге җирен күреп сөенә.
...Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» исемле яңа әсәрендә «И Казан арты» дигән бүлек бар. Шунда әсәрнең герое язучы Камилнең туган авылына чираттагы кайтуында күргәннәре, кичергән кичерешләре сөйләнә. Камил үзен поездга озата килгән энекәшенә еракта күренеп торган шәһәрчек уртасындагы күперне күрсәтеп, болай ди:
«— Янә дә килеп, әнә шул күпернең теге ягына, тауның иң биек урынына Тукай фигурасын куйдырыр идем. Яшь егет кыяфәтендә, Казанга барырга чыккан итеп».
Бу матур теләккә без дә кушылабыз һәм якын киләчәктә шундый бер Һәйкәл булыр дип ышанып калабыз. Чыннан да, тау башында, юл чатында кулына кәрзинен тотып Тукай басып торса? Ә һәйкәл куелган постаментка әлеге канатлы сүзләр дә язылган булса:
Аерылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мм
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин._