Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУНЫ АЧЫКЛАУ КИРӘК


1974 елда чыккан балалар китаплары турында!
зган ел яшьләр балалар өчен 60 ка якын китап басылган. Болай караганда, бәләкәй сан түгел. Әмма шуның яңасы белән яхшысы күпме дип аера башласак, әллә ни куанычлы хәл килеп чыкмас. Дүрт-биш яңа повесть, кечкенәләр өчен берничә яңа хикәя, берничә әкият. Поэзиядә дә яңа китаплар биш-алтыдан артмый. Калган 60 китап — төрле ярдәмлекләр, юлдашлар, «Пионер сәхнәсе», «Мәктәп китапханәсе» сериясеннән кабатлап чыгарыла торган китаплар, русчадан, казакъчадан тәрҗемәләр, классикларның рәсемле, күп тиражлы кечкенә китаплары.
Тематик яктан караганда, бүгенге хезмәт темасы бер китапта, солдатлар тормышы өч китапта, яңа шәһәрләр романтикасы бер шигъри җыентыкта яктыртыла. Кабатлап чыгару исәбенә мәктәп тормышы яктыртыла. Әхлакый темага, тәрбия мәсьәләләренә махсус атап чыгарылган әсәрләр юк, бүгенге заман темасына публицистика бөтенләй язылмаган.
Әсәрләрнең идея-эстетик кыйммәт»
У
ниндирәк икән, хәзер шуны күздән кичерик.
Яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе узган ел Илдар Ниэамовның «Дәрья күзе» повестен бастырып чыгарды. Әсәр елгачылар турында, дөресрәге, елгачылар материалында кеше һәм тормыш, кеше һәм мәхәббәт турында сөйлн. Повестьның герое Ильяс Нәҗиповка бары 17 яшь, ул тормыштагы күп нәрсәләр белән беренче мәртәбә очраша, мәхәббәт һәм нәфрәт хисләрен беренче кат кичерә. Авторның геройга мөнәсәбәте бик җылы, күп очракта ул аны кызгана, кулыннан килсә, бәла-казадан йолып алырга әзер тора. Автор әсәрнең беренче битләрендә үк повестьның төп фикерен ачыклап уза: «Иа-а-а, унҗиде яшь! Күңелнең иртәнге чишмә кебек саф, болганмаган чагы. Тормыш — тегермән. Киләчәктә, әлбәттә, үзенекен итәр, бу күңелне айкар-чайкар. тартыр-иләр, авыр сүзләр, хыянәтләр белән яралар.. Әмма әлегә бу күңел саф, үзенә килеп төшкән тузан бөртегенә дә борчыла, аны зур итеп күрә, кичерә алмый».
Повестьта сурәтләнгән вакыт озын түгел. Елга техникумы студентлары «Урал» теплоходында бер җәй практика узалар. Әмма шул вакыт эчендә тормышта булган кыенлыкларны җиңеп, төрле караштагы кешеләрне танып калырга өлгерәләр.
Менә яшь капитан Наил Нургалин. Аның дөньясы саф җилле, якты кояшлы. Ул кешеләрнең күзенә карап сөйләшә ала. Коллектив файдасына, дәүләт файдасына ул көчен дә кызганмый, авырлыкларга да түзәргә әзер. Яшь героебыз Ильяс аның ягында Менә кесәләрен калынайтырга теләүче Гыйззәтуллин, Пашков, старпом Матвей Кузьмичлар. Ильяс аларның начар кеше булуларын чамалап кына килә иде. Гаделлек яклы кешеләр аларның чын йөзен ача башлагач, Пашковларның үз дөньяларын саклап калу өчен берни белән дә хисаплашмауларын күр;>. Автор ул күренешләрне укучыга тәэсир итәрлек, күз алдына китерерлек итеп язган.
Ислам Беляевның әдәби жанрга әллә ни исәп тотмыйча язылган «Солдат төймәсе» исемле китабы авторның тормыш тәҗрибәсенә, акылына, телгә булган зәвыгына ихтирам уята. Бу — укучыга әйтер сүзе булган кеше язган китап. Шунлыктан ул Монголия далаларын, солдатлар дуслыгын, туганлык мөнәсәбәтләрен кешечә җылы итеп сурәтли, материалны, көлтә бәйләгәндәге кебек, учмв-учма тезеп сала, яшь укучыга кирәкле, файдалы информацияне күп итеп бирә, балалар әдәбиятының географиясен киңәйтә. Ләкин бу асылда балалар өчен язылган китап түгел, олылар өчен язылган публицистик әсәр, яхшы әсәр.
Узган ел, фашизмны җиңеп, илдә иминлек урнаштыруга утыз ел тулганда. Рәфкат Кәрамиевнең илебез азатлыгын саклап калган солдат-офицерлар турындагы «Капитан Хәкимов» исемле яңа повесте басылып чыкты. Сабыр холыклы, белемле офицер Самат Хәкимов башта Сахалинда хезмәт итә. аннары Куриль утрауларында ил чиген саклый Аның белән бергә хатыны Гөлсем дә барлык авырлыкны, җайсызлыкны кичереп яши. Ләкин хәрбиләр тормышыннан бай материал биргән бу китап үтә коры тел белән язылган. Әдәбилекнең бер чарасы булган диалоглар да чамадан тыш коры, төссез. Дәлилләп, берничә мисал китереп үтик:
...— Бәлки машина чакырыргадыр?— дип сорады Хәкимов төн урталарында.
— Ярар.— диде Гөлсем. (62 бит.)
...Бер көнне ул иренә:
— Иртәгә больницага барам әле.— диде.
— Кай җирең авырта?
— Авыртмый. Каралырга.
Повестьта подтекст дигән нәрсә, икенче план дигән нәрсә, вакыйгаларга авторның мөнәсәбәтен чагылдырган алымнар — боларга хәтта ишарә дә юк.
Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына адресланган бу китаплар янына фантастик жанрда бер үзе эшләп килгән Адлер Тимергалинның «Космостан кунаклар» әсәрен, Нигъмәт Ихсановның «Богау чыңнары» китабын өстәргә кирәк булыр иде. Адлер Тимергалин — берничә китап чыгарган автор. Балалар әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясе яклаган Фатыйма Ибраһимова аның иҗатына анализ ясап, болай язган иде:
• Образ тудырганда. Адлер Тимергалин һәр очракта да уңышка ирешә дип булмый. Хикәяләре аңлатмалы диалог тәэсирен генә калдыралар, образлар фәнни мәгълүматны укучыга җиткерү чарасына гына кайтып калалар, индивидуаль характер булып җанланмыйлар. Авторга образлар иҗат итү осталыгын күтәрү
өстендә эшлисе бар. Кайвакыт ул техницизм белән, балага авыр аңлаешлы фәнни һәм фантастик терминнар белән артык мавыгып киткәли». Адлер Тимерга- лннның 1974 елда чыккан «Космостан кунаклар» китабы да бу кимчелекләрдән арынмаган
«Богау чыңнары»ның татарчасы Габ-делхәй Сабитов тырышлыгы белән дөньяга туган, тел ягын яманларлык түгел. Әмма китапның үзен кызыклы бай материалы аркасында гына һәм тартып-су- зып кына әдәби әсәрләр рәтенә кертергә ярый.
Күреп торабыз, узган ел олы һәм урта яшьтәге балаларыбыз язучылардан әллә ни зур хәзинә ала алмаганнар. Ә бит балалар әдәбияты үзе биш төркемгә: мәктәпкәчә яшьтәгеләр — олы һәм кече яшькә; мәктәп яшендәгеләр — кече, урта, олы яшькә бүленәләр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен узган ел проза әсәрләре бөтенләй чыкмаган. Кече яшьтәге мәктәп балаларына Юныс Әминовның «Рәшидә чебиләре» хикәясе, Роберт Ба- туллинның «Алтын куллы Гөлчәһрә» әкияте бирелгән. Болар — нәниләр рәхәтләнеп укырлык китаплар, тик саннары гына бик аз: тилгән чүпләгәннән соң сирәкләнеп калган бер-ике бөртек чебине хәтерләтә.
«Яшь ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында язучы каләме белән язылган әдәби әсәрләр никадәр күбрәк булса, көндәлек матбугатның бәләкәй укучыларны үзенә тарту көче шул кадәр артачак. «Яшь ленинчы»да узган елны 30 дан артык язучы катнашкан. Алар күп төрле темаларга матур-матур мәкаләләр язганнар. «Без бәләкәй чакларда» рубрикасы, «Тәрбияле кеше нинди була?» рубрикасы, өч-дүрт ел дәвамына исәп тотып, табигатьне саклау темасына кызыклы бүлек ачылуы — әдипләрне алга таба да тартыр дигән уй калдыра. Ләкин үкенечлесе шул: балалар өчен атап язылган яхшы хикәяләр күп түгел. Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романыннан алып басылган өзек, Мөхәммәт Мәһдиев, Фаил Шәфигуллин, Фәнис Яруллин хикәяләре азмы-күпме канәгатьлек хисе калдыралар. Фәнис Ярул- линның «Ак төнбоек» хикәясендә масаеп, борын күтәрә башлаган бер малай алына.
12—13 яшьлек малай суга бата башлаган дус кызын коткарып кала. Хәтәр минутларда ул дан, шөһрәт турында уй-
II. «К У » М 10ламый, әлбәттә. Соңыннан кызның әтисе бүләк күтәреп килә, район газетасында яның фоторәсеме белән мәкалә басыла; олылар, тырышып-тырышып, аны батырлык, гайре табигый эш башкаруына ышандыра башлыйлар, һәм нәтиҗәдә малай масая, үзе үлемнән коткарган кызга кимсетеп карый башлый. Тормышта очравы мөмкин булган шушы ситуацияне Фәнис Яруллин ышандырырлык картиналарда күрсәтеп бирә. Интонациягә бай диалоглары да, теленең төгәл, тапкыр булуы да хикәяне сәнгать әсәре итә.
«Энҗе чәчәк һәм волейбол тубы», «Ленин аллеясы» хикәяләрендә дә Фәнис Яруллинның художник булуы, балалар дөньясын мавыгып, яратып ачуы, юморы сизелә.
Фаил Шәфигуллинның «Ерак сәяхәттә» хикәясе капиталистик дөньяда ак тәнлеләр белән негрларның дошманлыгын балалар күңеленә кереп калырдай кискен сюжетта ачып бирә
Әмма газетада елның бизәге булырдай яхшы хикәя табуы кыен. Махсус конкурс оештырылып та, анда нибары бер хикәя — Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч»ы өченче бүләк алуы барыбызны да борчырлык хәл. Моңа, беренче чиратта, язучыларыбыз үзләре гаепледер, күрәсең.
«Ялкын» журналында узган елны басылып чыккан бәләкәй хикәяләр, әкиятләр арасында яхшылары шулай ук бик аз. Габделхәй Сабитовның «Югалган йолдыз» исемле чыпчык борыны чаклы гына әкиятендә Җил, Кояш, Яңгыр образлары бар. Теле кояш нуры яктырткан чишмә суы төсле саф. Габделхәй Сабитовның кулыннан килә, аңардан бүгенге тормыш, эш-хезмәт турында яңа әкиятләр, хикәяләр таләп итәргә хакыбыз бар. Фаил Шәфигуллинның «Ялкын» журналында басылган «Буранлы төндә» исемле хикәясендә гади генә бер хәл тасвирлана. Аэропорт бинасы. Самолет оча алмау сәбәпле. өч-дүрт агай ярым караңгы залда моңаешып утырып калалар. Тышта буран улый, яңа ел якынлаша. Ләкин дөньяда киң күңелле кешеләр беткәнме-ни?! Аэропорт бинасын җыештырып йөрүче апа аларны бәйрәм өстәле янына чакыра. Икенче класста укучы улы белән өч-дүрт яшьлек кызына да. әлеге агайларга да бәйрәм ясый. Әйбәт тел белән язылган кыска гына, җыйнак кына
16!
шушы хикәяне укыгач, күп укучыларның күңеле җылынып калгандыр. Язучының максаты шул бит инде: күңел кылына чиертеп, аннан аваз табу!
Фәрис Сәлнмжанов журналда «Африка тавышы• исемле хикәя бастырган. Бу — безгә таныш автор түгел. Хикәянең уйланышы кызык. Тик анда зур бер фальшь бар: җирне бораулагач, нефтьчеләр скважинаны ачык килеш калдырып китәләр һәм шунда көтүченең транзисторы төшеп китә. Чынлыкта исә нефть скважиналары беркайчан да ачык килеш калдырылмый. Тормыштагы шушы иң элементар нәрсәне дә белмәү авторның материалны рәтләп өйрәнмәве хакында сөйли.
Рафаэль Мостафинның «Бәләкәй Муса турында хикәяләр»ендә сөекле шагыйребез күңелдә, хәтердә калырлык җанлы итеп бирелгән. Һәрбер хикәя бер вакыйгага корылып, Муса характерының кай ягын булса да ачыклый. «Өмә» хикәясе аның ярдәмчел булуы турында, «Кәтүк» хикәясе зирәклеге турында, • Электротеатр» дигәне аның тапкыр, шук икәнен сөйләп бирә. «Изге су» дигән хи-кәя Мусаның кечкенәдән үк батыр йөрәкле, усалларга-явызларга бирешми торган булуы турында сөйли, һәм бик гади, шул ук вакытта шигъри итеп Мусаның батырлык чыганагын әйтеп бирә: «...Үзегез уйлап карагыз, нинди су белән авызландырганнар аны сабый чакта? Көмештәй саф чишмә суы белән! Ягъни, мәсә-лән, туган җирнең күкрәгеннән бәреп чыккан су белән.. Юкса, туган җиргә шундый зур мәхәббәт аңа каян килсен, ди».
Роза Хафизованың «Кашкарыйлар озын гомерле» исемле повесте журналның алты санында басылган. Повесть геройлары бәхетле бала чакның чикләнмәгән шуклыгы, рәхәтлеге белән яшиләр. Маҗаралы, кызыклы хәлләрне, тормышта булмаса, үзләре уйлап чыгаралар, үзләре шуңа ышаналар. Сугыш башлана. Әтиләрен, абыйларын фронтка озату, аннан килгән өчпочмаклы кайгылы хатлар, беренче мәртәбә бала күңеле тетрәүләр... Авыр сугыш еллары турында булуына карамастан, әсәр оптимистик рухта яңгырый. Аның баш герое Тәнзилә — унике яшьләрендәге кыз — балаларга хас усаллык та эшли, эшләгән усал-лыкларына үкенә дә, шуклана да, кайгыра да белә. Фаҗига тулы, хәсрәт тулы авыр елларда ул үзенә йөз төрле сөенеч таба. Менә ул малайлардан үзенә атап язган хат ала, менә аның туган көнендә бер кием яңа чабата калдырып китәләр. Чабатаны кем калдырды икән, дип баш ватасы бар әле аның, кем икәнен белеп сөенәсе бар, ап-ак йон оекбаш өстенә сап- сары чабаталарын киеп, урамнан үтәсе бар... Көенеч сөенечне, сөенеч көенечне алыштырып тора. Юкса, ул еллардагы хәсрәт җуелмый торган булса, нишләр идең: аның бит әле үсеп кеше буласы, әти-әниләре башлаган эшне дәвам иттерәсе бар.
Әсәр вакыйгаларга бай, вакыйгаларда катнашкан геройлар да шактый. Болар һәммәсе унике яшьлек кыз исеменнән сөйләнә. Әмма әсәрнең теле унике яшьлек бала өчен катлаулы, артык «матур», күп сүзле булуы белән күңелгә тия:
«Гаҗәеп чәчәк икән ул кашкарыйлар— Август аенда, башка чәчәфәр инде таҗларын койгач, җиләк-җимешләр өлгереп, җир йөзенә яңа муллык килгәч кенә, ямь өстенә ямь булсын дигәндәй, | кашкарыйлар чәчәк ата башлыйлар»
Бу җөмләне унике яшьлек кыз бала түгел, хәтта без, олылар да, көч-хәл белән, сулыш ала-ала укып чыгабыз. Экспрессия, эмоция дигән нәрсә монда бөтенләй дә искә алынмаган.
Бу повестьта балалар хезмәт яратучылар итеп бирелә — әйбәт хәл. Балаларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре дә җылы гына — ул ягы да ярый. Әмма әдәбиятның төп төзү материалы булган телгә карата талымсыз булу, тел нечкәлекләрен өйрәнергә тырышмау — монысы инде әдәбиятчы өчен зур кимчелек ' санала. Ә без күрсәткән төсле мисаллар әсәрдә байтак җыела, укый торгач, унике яшьлек Тәнзилә сөйләгәне бөтенләй онытылып, кемдер бүтән кеше, олы яшьтәге кеше сөйләгәндәй тоела башлый.
Бер ел эчендә басылып чыккан әсәрләргә күз салсаң, борчылырга шактый урын бар икән. Балалар язучылары җиң сызганып эшләмәгәннәр, зур темаларга батыраеп тотынучылар бик аз булган. Тик бу хәлгә тиешле дәрәҗәдә игътибар гына ителмәгән.

* *
Балалар әдәбиятының поэзия күге дә гел кояшлы гына булды, дип булмый. Шәүкәт Галиевнең күп еллар буена язып
килгән иң яхшы шигырьләреннән тезелгән «Тылсымлы көзге» китабын нәни укучылар зур бүләк итеп кулларына алдылар. Юморга, тапкырлыкка, күзәтү- чәнлеккә, балалар күңелен аңлауга сизгер булган шагыйрьнең бу китабы җитди игътибарга лаек.
Ә менә Нур Гайсинның шулай ук шактый зур итеп чыгарылган «Мәктәптә яз» исемле китабында нигәдер олы һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен булган шигырьләр дә, гомумән мәктәп балаларына тәкъдим ителми торган шигырьләр дә — барысы да бергә тупланган. Балалар әдәбияты яшь үзенчәлекләре белән бәйле, шуңа күрә бар булганны бер казанга тутырмаска кирәк иде.
Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган яңа шигырь китапларыннан Роберт Әхмәтҗановның «Таң шәһәре» җыентыгы игътибарга лаек. Авторның үзенә хас тыгыз стилен, вакыт-вакыт ак яки ирекле шигырь белән, вакыт-вакыт классик кануннарга кайтып төшеп, масштаблы образлар иҗат итүен без беләбез. «Курганнар артында аналар хәтере» шигыре, җыр канатына утырып, республи-кабызны әйләнеп чыкты. Бу китапта да җир турында, ил турында, канатлар турында, заман турында масштаблы шигырьләр бар. Җил тегермәнен кайсыбызның күргәне юк? Ләкин кайсыбызның тарихка калган ул ядкарь турында уйлаганыбыз бар? Роберт Әхмәтҗанов җил тегермәне канатларын башта азатлык кө-теп тилмергән крестьяннар белән, аннары аккошлар белән бәйли, аннары шушы «мәңгелекнең бөек чыгырын» космоска алып менеп китә. Космос баһадирларының кайдадыр бушлыкта түгел, шушы безнең җирдә гасырлар буена әзерләнгәненә ул безне ышандыра Роберт Әхмәтҗановның «Таң шәһәре» — уйлый белер-гә, уйлана белергә өйрәтә торган китап.
Резеда Вәлиеваның «Батырлык турында җыр» китабы белән танышкач, күңелдә канәгатьсезлек тойгысы кала. Беренчедән, бу китап «урта яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип билгеләнсә дә, анда инде әйтелгәнчә, урта яшьтәге, кече яшьтәге, олы яшьтәге балалар очен язылган шигырьләр барысы бергә тупланган. Икенчедән, автор бер генә дә яңалык ачмаган. «Исәнме, чыршыкай?», «Туган ил-кәй», «Туган ягым», «Ничек аның исеме?», «Комсомол» һәм башка шигырьләрдә әдәбиятта инде күптән билгеле
II» нәрсәләр кабатлап чыгыла, гади кабатлау белән генә дә кабатланмый, үтә дә төссезләндереп кабатлана.
Исәнме, чыршыкай. Сагынып килдеңме?
Дусларың зарыгып Көткәнне белдеңме?
Яңамы бу? Без бер дә ишетмәгән ши-гырьме? Юк бит. Ишеткән шигырь, кече яшьтән ишетеп, ятлап, хәтта җыр итеп җырлап үскән шигырь:
Чыршы, чыршы, без сине Сагынып көттек ел буе. Син тагын да матуррак Бизәлгәнсең бу юлы.
Китапта «Ак тауда» исемле шигырь бар. Балалар поэзиясе өчен принципиаль әһәмияте булганлыктан, шигырьне тулы- сынча укып карыйк:
Ап-ак тау өстенә
Ап-ак кар ява.
Ап-ак яр буеннан
Ап-ак юл ярам.
Ак тунлы агачлар
Ак бүрек кигән.
Ак шәлен ябынып, Ап-ак кыш килгән.
Ак мамык бияләй. Ак баулы чанам. Ак кардай уйнаклап Ак тауга чабам...
Шигырьне укып бетердек. Күңелдә нәрсә калды? «Я, шуннан?»—дип әйтәсе килү тойгысы калды. Хәзер әнә шул «ак»ны кабатлаган тагын бер шигырьгә күз салыйк:
Быелгы кыш буяу кызганмаган, Урамнарны нинди аклаган!
Ак бүрекле морҗаларга карап.
Керә алмый торам капкадан.
Ой түбәсе мамык эшләпәдәй, Ак каениар ак шәл ябынган.
Тыныч кына үтеп китә алмыйм, Туктап калам алар янында.
Сирәк кенә оча кар бөртеге.
Урала да кая югала?
Югалса да. эзсез югалмый ул — Күңелемдә моңсу җыр кала.
(«Ялкын» журналы, 4 сан, 1974 ел.)
твз
Беренче шигырьне унлап китап авторы Резеда Вәлиева язган. Икенчесен беренче мәртәбә кулына каләм тоткан мәктәп баласы Фәрит Гаязов язган. Беренчесендә — «ак» эпитетын тоташ санап бару, икенчесендә дөньяны ак һәм моңсу-шигъри итеп күрә белү.
Әйе, балалар шигырендә кабатлау алымы бар нәрсә. Аның мисаллары, мәсәлән, Данил Хармс исемле балалар шагыйрендә күп. Ул бала дөньясын ритмнарда — сөенү, соклану, боегу ритмнарында күрә алган, шуны сүзләр кабатлануында биргән! Әмма шундый кабат-лаулар күбәя башласа, алым төссезләнә, эчпошыргычка әйләнә. Бер үк сүз формаль рәвештә кабатлана башлагач, фикерне йота, укучыны дулкынландырмый.
Балалар әдәбияты турында күптән түгел «Литературная газета» битләрендә зур гына бәхәс булып алды. Күренекле язучылар, тәнкыйтьчеләр, балалар әдәбияты белгечләре бүгенге совет балалар әдәбиятында урын алган җитешсезлек- ләрне бик кискен рәвештә тәнкыйтьләп чыктылар. Әдәби бәхәсләрдә «дөньяны ачмас борын теманы ябып кую» дигән төшенчә чагылып калды. «Батырлык ту-рында җыр» китабындагы Муса Җәлилгә багышланган поэманы укып чыккач, ул төшенчә күңелдә кабат яңарды. Резеда Вәлиева Муса Җәлил биографиясен рифмага гына салып чыккан. Ягъни балага яңа дөнья ачмаган килеш ябып куйган.
Сугыштан соң балалар әдәбияты проблемаларына багышланган беренче зур киңәшмәнең — Россия күләмендә Казанда үткәрелгән киңәшмәнең җыелганына 18 ел вакыт узды.
Балалар әдәбияты балаларга бәйрәм алып килергә, яңа төшенчәләрне ачарга, аларны тел йөгереклегенә өйрәтергә, яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләргә тиешлеге шул чагында ук бөтен кискенлеге белән әйтелгән булган. Ләкин кимчелекләр һаман да кабатланып тора, балалар әдәбияты бер урындарак таптана. Чөнки балалар язучыларының бурычларын. вазифаларын, чыккан китаплары- бызның идея-эстетик кыйммәтен тикше- реп-барлап торучы тәнкыйтьчеләр аз бездә.
Сугыштан соңгы чорда балалар әдәбияты өлкәсенә килүче язучылар саны нык кимеде. Соңгы ун ел эчендә исә балалар әдәбиятына килүчеләр бармак белән дә санарлык түгел: Рөстәм Мин- галимов, Зәкия Туфайлова, Хәкимҗан Халиков.
Әдәбият мәйданында өметле әсәрләре белән күренә башлаган Фарсел Зиятди- нов («Кызык дөнья» авторы), Роза Хәли- уллина (узган ел «Ялкын» журналында уңышлы шигырьләр бастырды), Нәзифә Кәримова («Казан утлары»нда һәм «Яшь ленинчы»да басылган «Дусларым-иптәш- ләрем» хикәяләренең авторы), Җәүдәт Дәрзаманов («Казан утлары» журналында басылган шигырьләре), мәктәп балалары иҗатын туплаган җыентыклардагы башка яшүсмер авторларга Язучылар союзы да. китап нәшрияты да игътибарлы булырга тиешләр.
Язучылар союзы һәм китап нәшриятының икесе бергәләп гамәлдәге язучылар белән эшне активлаштыруы, язучылык хезмәтен кирәкле якка юнәлдерүе дә бик мөһим. Бүгенге заманның яшь герое образы гафу ителмәс дәрәҗәдә аз санда булуын әйтеп үттек. «Караборын- ның дусты», «Онтылмас еллар», «Маякчы кызы», «Замана балалары», «Ак төн-нәр», «Рөстәм маҗаралары». «Бәхет ор-лыклары», «Көмеш елга» традицияләре кая китте? «Батыр исемле малай»га, «Замана балалары»на торырлык яшь геройларыбыз, бала геройларыбыз кайда?
Чын мәгънәсендәге җитди публицистикага игътибар җитми. Моннан берничә ел элек Абдулла Сәләхетдиновның Татарстан турында шигъри итеп язган матур китабы игътибарсыз гына узып китте.
Чынлап торып уйласаң, публицистика балаларга һава кебек кирәк. Фәнни-техник революцияне балаларга ничек аңлатырга? Русча укучы балалар өчен «Хочу все знать», «Мир знаний», «Узнай о мире и человеке» серияләре, балалар энциклопедиясе, техника һәм фән турындагы хикәяләр, әкиятләр бар. Авыл мәктәпләрендәге татар балалары җиденче классларга тикле ул белемне, кирәкле мәгълүматны каян алырга тиешләр?
Балалар әдәбиятында халыкара пуб-лицистиканың аерым бер урын алып торганын ил күләмендә чыгарыла торган газета-журналларда кат-кат әйтеп киләләр. Төрле яшьтәге мәктәп балалары безнең сыйнфый дошманнарыбызны ачык
күз алдына китерергә тиешләр, идеология диверсантларының — неофашистларның мәкерле явыз уеннарын таный һәм аера белергә тиешләр.
Публицист язучыга эш муеннан! Ты-нычлык өчен көрәш, коммунистик хәрәкәт, Азия, Африка. Латин Америкасы илләренең милли азатлык хәрәкәте, Испания һәм Вьетнам балаларына ярдәм кулы сузу кампанияләре, Чили белән бердәмлек хәрәкәте — публицист язучы өчен нинди киң мәйдан!
Сәнгать әсәре зур бер эмоциональ көч белән ялкаулыкка, ата-ана җилкәсенә салынуга, кеше шәхесен җимерә торган эгоизм чиренә каршы күтәрелергә тиеш. Публицистиканы әдәбият түгел дип карау кебек зарарлы практикага чик куярга вакыт.
Александр Герценның яшь буынны кайгыртып әйткән сүзләрен искә төшерик: «Кеше гомеренең иң тулы, иң гүзәл, иң рәхәт чагы ул сабый чак һәм үсмер чакның ике-өч елы. Өстәвенә, ул еллар кешенең киләчәк гомерендә җуелмас эз калдыра торган, безнең киләчәгебезне алдан билгели торган еллар».
Безнең барлык киләчәгебезне билгели торган дәвергә — балалыкка адреслап китап язмаучы әдипләрне яшь буынның киләчәгенә гамьсез караучылар днп кенә бәяләргә туры килә.
Партия Үзәк Комитетының 1969 елның 26 мартында «Совет балалар әдәбияты үстерүнең чаралары» турындагы ка рары чыкканга байтак вакыт узды. Бездә дә кайбер эшләр эшләнеп тора. Татар балалар әдәбиятында яхшы язучылар да, яхшы әсәрләр дә юк түгел. Ләкин шуңа да карамастан, балалар әдәбиятында зур кимчелекләр яшәп килә әле. Кимчелек, башлыча, түбәндәгеләргә кайтып кала: героик заманыбызны чагылдырган, бала-лар әдәбиятында зур вакыйга булырлык, бүгенге балалар турындагы әсирләр аз. Балаларга багышланган кайбер китапларда примитивлык хөкем сөрә, бүгенге заман баласының гаҗәеп тиз үсә торган акылы исәпкә алынмый. Бурыч, күрәсең, бер генә нәрсәгә кайтып кала: артта калуның сәбәпләрен җентекләп өйрәнергә, алга алып чыгуның мөһим чараларын билгеләргә кирәк.