Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАМАН ИСТӘ


алимҗан Ибраһимов...
Аның исемен ишетүга күз алдыма җәйге киң Идел килеп баса. Иделне аркылыга ярып «Волгарь» пароходы йөзеп бара. Без — Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш һәм мин шул пароходта Түбән Осланга юл тотабыз. Анда безне Галимҗан ага көтә.
Пароходтан төшеп, байтак җәяү баргач, бер йортка килеп туктыйбыз. Капка төбендә, гадәтенчә көлемсерәп, безне Галимҗан ага каршылый. Озын һәм куе чәчләре колакларын каплап тора. Ул кара-коңгырт чәчләргә чал кергән. Коңгырт күзләр, урта буй, ябык, ак чырай, түгәрәгрәк йөз. Өстенә ак күлмәк кигән Галимҗан ага ипләп кенә безнең белән исәнләшә. Сабыр гына сөйләшә. Өйгә керәбез. Гади крестьян йорты. Җиһаз бик аз. Өстәлдә кәгазь-китаплар. Димәк, дачада да олы әдипнең эше өзелми. Галимҗан ага юмарт. Өстәлгә мул итеп аш-су әзерләп куелган. Тәмле куе сөт бар. Йорт хозяйкасы бик игътибарлы. Фәтхи Бурнаш та, Һади Такташ та Галимҗан аганы гаҗәп олы ярату белән яраталар. Икесе дә бер генә әсәрләрен дә, Галимҗан ага укымыйча, аның «яхшы» дигән сүзен ишетмичә, редакцияләргә илтмиләр. Укыган әсәрләр буенча сүз башлана. Озак барган бу татлы сөйләшүләрдән мин бернәрсәне ачык аңлыйм: Фәтхи Бурнашка Галимҗан ага шактый кискен фикерләр әйтә. Бурнаш бирелеп, борчылып тыңлый, ләкин каршылык күрсәтми. Галимҗан ага Һади Такташны бик ярата. Аның әсәрләрен бирелеп тыңлый, аңа аталарча киңәшләр бирә. Фәтхи Бурнашка да олы остазның мөнәсәбәте яхшы иде. Без еш кына аның янында дачада кунып та кала идек. Чөнки Галимҗан ага белән сөйләшү бик күңелле, ә яшь әдипләргә бик кирәкле, бик файдалы иде. Шуның өстенә табигатьнең ямьле- леге дә безне әсир итә иде.
Галимҗан ага киләчәк турында зур өмет баглап сөйли торган иде. Театр, сәнгать үсәчәк, дия иде ул. Икәү генә сөйләшкәндә мин аның хатын-кызга тирән ихтирамлы булуын сизәм. Ул татар хатын-кызлары сәхнәдә үзләренең талантларын ача алуга куана. Миңа акрын гына, сабыр гына күңелне сөендерә, канатландыра торган фикерләрен әйтә.
— Син сәхнә гөле, Татар сәхнәсенең матур бер гөле. Бу гөл чәчәк атсын өчен драматургларыбыз көчле әсәрләр язарга тиешләр. Булыр андый әсәрләр. Менә мин дә бер әсәр язарга телим. Аның өчен куп нәрсәләрне белергә, өйрәнергә кирәк әле. Синең характерыңны өйрәнәм...
Мин үземне бик уңайсыз сизәм. Минем каршымда остаз, олы әдип, галим. Ул күңелдә өмет уята, якты киләчәкне сурәтли. Аңар җавап кайтарырга минем сүзләрем җитми. Мин дәшмим. Тыңлыйм, һәр сүзе йөрәккә языла бара.
Галимҗан Ибраһимов, ялгышмасам, Түбән Осланда дачада 1926 елның җәендә торды. Һади Такташ. Фәтхи Бурнаш һәм мин ул елны җәй буе аның янына барып йөрдек. Галимҗан Ибраһимов белән әнә шулай дусларча очрашулар 1923 елдан 1927
Г
елга кадар дэвам итте. Чөнки ул елларны без, Һади Такташ, мин һәм Фәтхи Бурнаш, гел бергә була идек. Бергә спектакльләргә йөрибез. Бергә яңа кинофильмнар карыйбыз. Бергә дуслар янына барабыз. Дуслар янында яңа әсәрләр укыла. Алар укыйлар, бәхәсләшәләр, ә мин тыңлыйм.
Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш бик якын дуслар иде. Аларны якын иткән нәрсә — Галимҗан Ибраһимовка булган чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт иде. Алар белән бергә мин дә һәр вакыт яңа әсәр укыганда Галимҗан Ибраһимов янында була идем. Олы әдип безнең спектакльләрне карап бара иде. Казанның хәзерге Качалов исемендәге, элеккечә әйткәндә, Большой театрда «Маркитанка» спектаклендә Галимҗан Ибраһимов миңа чәчәкләр китерде.
Галимҗан Ибраһимов татар сәнгатенең үсүе өчен күп көч куйган, татар совет театрының киләчәген ачык күргән, талантлар турында аталарча кайгырткан, киң колачлы җәмәгать эшлеклесе, олы әдип, зур галим булып истә саклана.