Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТАШЫМ ЮСУПОВ

Җиңү салюты яңгыраган көнгә тиздән 30 ел тула. Озакка сузылган авыр сугыш була бу. 1941 елның 22 июнь таңында башлана һәм 1945 елның 8 маенда төш турында тәмамлана. Барлыгы 1417 көн һәм төн. һәр минуты тиңсез батырлыклар белән билгеләнгән көннәр иде ул. Авыр сынаулар инде артта калды. Ләкин барысы да әле кичә генә булган кебек. Бөтен халык батырлыгына әйләнгән ул көннәрне онытып буламы соң! Вакыт күбрәк узган саен ул вакыйгаларның зурлыгы күбрәк күренә, сугыш дәһшәтләрен узган кешеләрнең рухи байлыгы ныграк ачыла гына бара.
Бөек халкыбыз белән бергә бу изге сугышта илебезнең язучылары да катнашты. Алар совет солдатының батырлыгы турындагы беренче әсәрләрен окопларда, авыр походларда яздылар.
Ватанчылык һәм батырлык темасы, мәхәббәт кебек үк, мәңгелек тема. Менә утыз ел инде язучылар халкыбызга Ватан сугышы сәхифәләре турында романнар, повестьлар, шигырь һәм поэмалар, пьесалар, кинофильмнар бүләк итәләр. Бу әсәрләр сугыштан соң килгән яңа буынга әтиләренең батырлыкларын сөйлиләр, дошманны җиңү гыйлемен өйрәтәләр.
Әле күптән түгел генә Мәскәүнең «Детская литература» нәшриятында «Безнең батарея сугышчылары» дигән китап чыкты. Бу җыентыкка сугышка үзе катнашкан, җиңү көнен якынайтуга автомат һәм каләм белән булышкан илле язучының әсәре тупланган. Илле язучы — утыз милләт вәкиле. Бу данлы батареяда татар язучылары — лейтенант Сибгат Хәким һәм Заслонов берләшмәсе партизаны Зәки Нури да бар.
Журналыбызның бу саныннан башлап «Безнең батарея сугышчылары» дигән шушы китаптан төрле милләт сугышчыларының батырлыклары турында сөйләгән хикәяләрне биреп барырбыз.
Петр Павленко

езнең батальонда Торгонбай Юсуповтан башка бер үзбәк тә юк иде. Юсупов русчаны начар белә, шунлыктан башка сугышчылар үзләренең колхозлары, хатыннары һәм балалары турында сөйләргә җыелсалар, тыңлап торудан бүтән чарасы булмый.
Барысының да уртак сүзләре бар, тик ул гына ятим булып утыра. Мондый хәл күзгә тиз ташлана. Мин дә Торгонбайны күргәч тә аңа авыр икә
нен аңлап алдым.
Без Донның югары агымында артык тирән булмаган дала үзәнендә ята идек. Еракта сугыш бара. Батальон нәкъ немец позицияләренә, ут эченә табарак күченү өчен караңгы төшкәнен көтә. Саперлар миналар һәм бикфорд җепләрен әзерләп куйдылар. Инде төш җитеп килә, баш очында кояш кыздыра. Дала, өсте кызды-
рылган икмәк ярылгандай кыштырдый, ләкин ул меңнәрчә чикерткәләрдән килгән тавыш кына.
Без баш очында үзебезнең һәм немецның истребительләре сугышканны карап, шиңә башлаган куе үлән арасында ятабыз. Вакыт туктап калган кебек. Кояш баерга җыенмый да, күпме теләсәң, шул хәтле сөйләшеп ятарга мөмкин. *
Уралдан килгән өч сугышчы уртак танышлары турында сөйләшеп о ята. Полтавалы Горб Орлов егете Вырубовның якташы булмаса да. Ма- риупольдә ике сезон бергә эшләгәннәр, заводны, шәһәрнең урамнарын, ~ бакчаларын туган җирләре кебек сагынып сөйлиләр. Торгонбай Юсу- g пов кына алардан бер читтәрәк, кечкенә генә инеш буенда нидер эш- = ләп маташа. Ул агымга каршы таш куйган икән дә, таш аркылы < челтерәп аккан су тавышын тыңлап ята.
Мин Юсупов янына шуып килдем дә иңбашына кулым салдым. .
— Торгонбай әкә! — дидем,— Ферганәдә яхшыдыр хәзер! Кояш.
Персиклар. Арыкта су челтери. Арыкка кирпечне утыртып куйсаң ° шарлавык була. Төнлә арык өстенә топчан куясың. Ятасың шулай, = ә арыкта әкрен генә су челтери, әниең җырлап йоклаткан кебек £ була. а
— Әй, иптәш! — ди Торгонбай һәм бәхеттән тынсыз кала: ул бит * Ферганәдән килгән.— Син безнең Ферганәне беләсеңмени? Әй, яхшы! 7 Әй, рәхмәт сиңа! Күптән беләсеңме? £
— Ферганәне барысы да белә,— дим мин, ләкин ул боегып башын чайкый. — Без барыбыз да анда булдык,— дип сүземне дәвам итәм, Торгонбайның кулын алып; аның кулы коры һәм шоп-шома. — Сез Зур Ферганә каналын төзегәндә күңелебез белән без барыбыз да шунда .идек.
Мин, терсәкләремә күтәрелеп, сапер Арменак Папазьянга дәштем.
— Арменак! Ферганәне беләсеңме?
— Юк,— диде ул, күктән күзен алмыйча, анда безнең һәм дошманның дистәгә якын истребительләре җан тартышып сугышалар иде.
— Ә Ферганә ысулын?
— Ул ысулны беләм,— диде ул күкрәгенә капланып ятып һәм каш өстенә кулын куеп миңа карады.— Ферганә ысулы — матур әйбер ул,— диде Арменак.— Зур эффект бирә.
— Кем зур эффект бирә? — дип сорады Горб.
Аңар аңлатып бирделәр.
— Нәрсәдер инде ул, шул Ферганә ысулы? Күпме укыдым шуның турында, ни икәнен төшенә алмадым.
Торгонбай чыбык алып, үзләренең Ферганә каналында ничек эшләүләре турында сөйли башлауга сержант Циглер бүлдерде:
— Без Кубаньда,— диде ул,— Тщик сусаклагычы төзегәндә Ферганә ысулын үзебезгә камилләштердек. Хәзер Ферганә ысулы дип түгел, ә Кубань ысулы дип әйтү дөресрәк булыр. Ә бөтен эш менә нәрсәдә тора...
Ләкин Юсупов аңа сөйләргә бирмәде. Ул ант иткәндәгедәй кулын күтәреп, тезләнеп утырды.
— Иптәш сержант! Алай ярамый! — диде ул. Аның күзләре шартлап чыгарлык булып түгәрәкләнде, җете кара төскә керде.
Сүзгә ярлы иде ул, фикерен әйтеп бирә алмаудан курыкты.
— Менә безнең якташ,— дип, Торгонбай миңа күрсәтте. — Ул әйтсен. Зинһар, аңа комачаулама.
Мин Ферганә ысулы, беренче канал батырлары турында сөйләдем. Шау-шулы халык трассасындагы төнге утларны искә алдым. Төзелештә халык энтузиазмының көчле дулкынын үзбәкләргә кадәр әле беркем күтәрмәгән иде. Бөтенесе дә бик яңа, хәтта бәхәсле дә иде. Бар нәрсә
халык арасында, хәрәкәттә туа, шунда ук ныгый да. Гаҗәеп бер бәйрәм булды ул, халык китмәне белән сөйләнгән соклангыч әкият.
Соңыннан аны Әрмәнстанда, Әзербәйҗанда, Кубаньда, башка бик күп җирләрдә кабатлап сөйләделәр. Әмма аның туган җире Ферганә иде.
— Билгеле, беренче булып үзбәкләр башлап җибәрде, алар кебек җир казучыларны эзләп табасы да бар әле, дип безнең белән Циглер да килеште. Шулай да соңыннан Кубаньда бу ысулны күп мәртәбә яхшыртуга ирештеләр, дип тә куйды ул.
— Ә Ферганәдә мин үзем булдым, андагы тормышны карарга барган идем,— диде Циглер. — Ферганә белән Маргелан — менә дигән шәһәрләр. Бакчалары да искиткеч. Ә виноград — андые инде Кубаньда да юк. Виноград — искиткеч!
Торгонбай белән без җиңдек.
һәм җиңүчеләр буларак тартынмыйча сөйләргә хакыбыз да бар иде.
— Ә Дүсмәтов кайда? Сарымсаков кайда? Кайда Кендынбабаев? Җор телле, шат күңелле Мирзамахсудов кайда?
Юсупов иңбашларын җыерып куйды:
— Августның җиденче көне.
— Ул елны җиде көн моннан элек каналда зур эш башланды.
— Ул елны өченче көн Кендынбабаев сигез норма бирде, бүген — тугыз, ә иртәгәсе көнне ун норма иде!
Шулай диде дә Юсупов шатланып һәм горурланып көлеп җибәрде.
— Хәтерлисеңме, каналга Хәлимә Насыйрова килгән иде,— дип сорадым мин аннан. — Хәтерлисеңме, бер төнне ул җырлады һәм кешеләр йөрәкләрен тартып алып җырчыга бирергә теләгәндәй, кулларын күкрәкләренә суга-суга, аңа: «Китмә! Югалма!» дип кычкырдылар.
Торгонбай хәтерлим дип башын какты һәм безгә Хәмзә җырын җырлап күрсәтте. Куйган-Яр плотинасында Хәлимә җырлаган җыр иде ул. Без әле ул чакта, бөтенебез бер йөрәк булып, аны тыңлаган идек. Арменак Папазьянның бу җырны әллә радиодан, әллә пластинкадан ишеткәне бар икән, ә Горб Хәлимәнең рәсемен бөтенсоюз күргәзмәсендә күргән. Шулай сөйләшеп утыргач без үзебезне тагын да якынрак туганнар күк сизә башладык. Ул арада көн дә үтеп бара икән, кояш баерга якынлашып килә. Караңгыланып барган күк йөзендә соңгы сугышлар да басылды, бездән алдарак шаулаган туп тавыш-лары да миналар чапылдавына, ракеталар җемелдәвенә юл куеп, те- ләр-теләмәс кенә тындылар.
Караңгы төшүгә, җир өсте дә тынычланды. Тын булып калды. Бу тынлыкта салкынча, рәхәт булып китте.
Караңгы сапер сәгате якынлашты. Без Юсупов белән янәшә ятабыз. Ул биек күк йөзенә караган, ә күз алдында туган җире иде булса кирәк. Мин дә шул яклар турында уйлыйм.
Без Ферганәнең күләгәле бакчаларын, яшел җир өстенә ташланган күк йөзе кыйпылчыкларын хәтерләткән дөге басуларын, җимешләре кызыл хрусталь кебек асылынып торган гранат агачларын күргәндәй, канатларын әкрен генә шапылдатып өй түбәсендәге ояларына очып килгән зур ботлы ләкләкләрне ишеткәндәй булдык. Ферганә юлларының төтен кебек җиңел коры тузаны әйтерсең лә күзебезне әчеттерде.
Хәлимә! Элекке кебек үк җырлыйсызмы икән сез? Җырлагыз, Донның югары агымындагы үзбәкләр дә сезне ишетсен. Руслар да бит сезне белә, алар да сезне ишетсен! Җырлагыз, һәр вакыт. Торгонбай Юсупов янында булгандай итеп җырлагыз!
Хәлимәнең җырлавын телисеңме, Юсупов?
— Алар белмиләр,— дип, иптәшләр ягына баш какты ул.— Алар аның портретын гына күргәннәр. Ферганә ысулының да портретын гына күргәннәр алар. Мин җырлый алмыйм, ә Ферганә ысулын төнлә күрсәтермен әле,— диде ул һәм горурлыктан, ашкынудан тирән итеп сулап куйды. — Ферганә ысулының яшәве мөмкин, Ферганә ысулының үлүе мөмкин...
Төн көтмәгәндә килеп басты. Мәченең акрын адымын сизеп алгач, качып киткән тычкан кебек кичке якның барлык төсләре бердән югалды.
— Әзерләнергә! — дигән приказ сугышчыдан сугышчыга күчеп йөрде.
Юсупов инешкә аркылы куйган кирпечне алып ташлады, су чылтыравыннан тукталды. Ул яна торган сыекча тутырылган ике шешә, шартлаткыч һәм нечкә тимер чыбык кисәге алды.
— Минаны нигә әрәм итәргә? — диде ул.— Җирнең авыры була, җиңеле була. Монда нәкъ җиңеле. Карап тор, мин менә нәрсә ясыйм.
һәм ул ике шешәне ничек итеп җиргә күмүен, аларны шартлаткыч тагылган тимер чыбыкка тоташтыруын күрсәтте. Озак вакыттан соң шартлый торган минага охшашлы иде бу.
— Мин китмәнче. Җирне беләм мин, китмәнче-сапер. Арзанга төшәр — бик күңелле булыр!
Без саубуллаштык.
Бер сәгать үтүгә, немецлар окобы каршында ук бере арты бере көчле шартлаулар башланды. Төн яктырып китте. Автоматлар такылдарга тотынды. Югарыга ракета артыннан ракета очты.
Немецлар бөтен участок буйлап ут ачтылар.
Мин майор блиндажында таң атканын көтеп утыра идем.
— Нәрсә дип шул хәтле минаны әрәм итәсез,— дип батальонга шалтыратты ул.— Нәрсә? Ферганә ысулы белән?.. Ул нәрсә тагын? Әһә! Шәп! Культурно... Бүләккә куярга, бүләккә! Яратам тапкырлыкны! Культурно!
— Димәк, минем якташ үзен күрсәтте, — дидем мин майорга.— Торгонбай Юсупов ул.
— Сез дә үзбәкмени?
— Юк, ләкин без аның белән якташ.
— Төпле халык,— диде майор, һәм мин аның караңгыда елмаюын сиздем.— Ферганә ысулы белән! Кара син аны! Культурно! Позициядә өч җирдән юл ясаганнар, тагын ике җиргә алдавыч куйганнар. Бер минасыз бит! Бик тә культурно! Чын менә! Яратам!