Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ ЯЗМЫШЛАРЫ ЯГЫННАН БЕРТУГАННАР


олговерховья авылы янында кечкенә генә бер чишмә җир астыннан яктыга чыккан да, кыяк үләннәре арасыннан үзенә юл ярып, чылтырап аккан тавышы белән бүтән чишмә һәм бәләкәй елгаларны—эне һәм сеңелләрен дә үз янына чакырып китереп, зураеп, куәтләнеп ага башлаган. Шулай итеп, Ра — Идел- Волга елгасы барлыкка килгән. Бозлык заманнарында хасил булган Вышневолоцкий калкулыкларын үткәндә, ул тиз агымлы бусагаларда һәм текә борылмаларда шаулаган. Ока һәм Кама белән кочаклашып, Жигулиның кыялы күкрәкләрен юып, Соколиные горы буйларыннан үтеп, салмак кына, яшьлеге белән шаярып-уйнаклап, Каспий белән күрешергә киткән. Үзе үк кадерләп үстергән халыкларны ашата һәм эчертә ул. Аларның җаннарын канатландырып, зирәк тарихи хәтерләрен гасырлар буена саклап килә.
Аның дулкыннары чайпалышын, урманнарның уйчан сөйләшен, шифалы яшел үләннәрнең үзара тын гына серләшүләрен тыңлап үскән халыклар гение тарафыннан беркайчан да кабатлана алмый торган чын мәгънәсендә милли һәм гомумкешелек ягыннан үлемсез Алып батыр һәм Микула Селянинович, Җик Мәргән һәм Вольга, Джангар һәм Святогор образлары тудырылган.
Әкият, сөйләк һәм поэма геройлары халык җанының яхшылыгы, аның акылы һәм батырлыгы аркасында яши. Һәр милләтнең йөрәгендә үзенең күршесен яхшырак белергә, дәрәҗәсен төшермичә генә, шул күршесе белән тыныч һәм аңлашып яшәргә омтылыш сүрелми. Халык—беркайчан да сатылмый торган җырчы. Аның карашы ачык, акылы зирәк, йөрәге кешегә мәхәббәт белән җылытылган. Вакыт ниндидер аерым кешеләргә ярашырга тырышып эш иткән елъязмачылар кулыннан каләмнәрен бәреп төшерә. Ләкин шул ук каләм үз халкының сүзләренә тугрылыклы булганнарның гадел кулларында ныгый.
Гелне киссәң — гөл кала.
Телне киссәң — тел кала. Башны киссәң — ил кала, Илдә туган тел кала.
(Илдар Юзеев.)
В
Болгарлар Идел-Кама җирләренә моннан унике гасыр элек Азов буйларыннан килеп, җирле халык белән аерылгысыз дәрәҗәдә туганлашканнар, Болгар һәм борынгы Русь җирләренә котырынып һөҗүм иткән хазарлар белән кискен көрәш вакытында үз-үзләрен ♦ саклап калганнар. Русь дәүләте 965 елда Хазар каганатының юл- 5 басарлык оясын туздырып ташлый, башкаласы Бөек Болгар бул- = ган беренче дәүләт—Идел-Кама Болгарын төзүне җиңеләйтә.
Ләкин авыр еллар килә, һәм бөтен галәм өстенә монгол арканы н эленә. u
Арымас аяклы атлар ташкын булып агыла һәм халыкларның _ котын очыра... Чәчәк атып торган Болгар, Биләр, Суар шәһәрләре < җир белән тигезләндерелә. Көньяк Русь җиңелә. Яулап алучылар- = ның электән килгән гадәтләре буенча, җирле халыклар арасында ? үзара дошманлык утын кабызып, ханнар — чыңгызчылар Идел буе к һәм Русь җирләрендә озак еллар буена хуҗа булып, ныгып урна- g шалар. <
Кояш чыга да бата. Кылычлар үткенәя һәм кыршыла. Кара Э козгыннар бөркетләрне кыра, ә анары, күр—җилдә канатларын 5 җилпеп, бөркетләр җир йөзен каплап алалар. й
Җир хезмәткәре йөрәгендә мәңгегә урнашкан кеше яхшылыгы - дигән нәрсә авыр газаплар белән, кан аша үзенә юл сала. Балла- £ рын алыр өчен, бал кортларын төтен белән төслиләр. Халык өстен- f= нән идарә итү өчен, аның җанын һәм акылын дини һәм милли н сөрем белән агулыйлар. Әгәр бәхетсезлек канат җәйсә, илгә талану, ♦ җимерелү куркынычы туса, әхлакый яктан буй җитмәслек бөек « булып, аны коткару өчен халык күтәрелә.
♦ Без һәм Казан дәүләтенең барлык кешеләре Нижний Новгород < һәм Идел буендагы башка шәһәрләр белән, тау һәм болын татарла- ® ры һәм болын чирмешләре барыбыз да килешеп һәм бергәләшеп эш - итәргә, Мәскәү һәм Казан дәүләтләре яклы булырга килештек». о Зур фетнә елында, 1612 елда, Мәскәүне чит ил басып алучыларын- нан, алдакчы боярлардан саклап алып калырга барганда халыклар 5 әнә шундый карарга киләләр. 2
Әгәр халыклар үзләренең тапкырлыклары һәм батырлыклары о белән Россияне кызу рәвештә үзгәртеп коруга тартылмаган булса, = Полтавада һәм диңгездә җиңүгә китергән юлларны үзләренең сөяк- =- ләре белән түшәп салмаса, Санкт-Петербургка фундамент булып ят- маса, Бөек Петрның куллары эшкә ул кадәр үк оста була алмас (ул ундүрт төрле һөнәр белгән), сугыш эшендә ул шул кадәр зур уңышларга ирешә алмаган булыр иде. Һәм болар барысы да коллык һәм көчләү шартларында эшләнгән эшләр бит әле.
Идел халык күз яшьләре белән тулып ташыган, талаучыларга, азгынлык кылып йөрүчеләргә, һәртөрле ачык авызларга карата туган кайгы, нәфрәт һәм аһ орулардан болганган, һәм шул чакта Степан Разинның дәһшәтле тавышы яңгыраган: <Сарынь на кичку»!VI
Тәмугтагыдай каты җәзаларга өйрәнгән палачлар атаманның чыбыркы белән телгәләнеп беткән тәненә кызган тимер басып карасалар да, аның авызыннан бер генә сүз дә ала алмыйлар. Ирекле, батыр казакның менә шулай батырларча дәшми калуы үзен җәзага дучар иткән әфәнделәргә котылгысыз үлем киләчәген алдан әйтеп кую шикелле була.
Чәчәннәрнең — үлемсез Гомерларның — җыр һәм сөйләкләрен йөрәгенә сеңдергән, башкорт далалары шагыйре, атаклы гаскәр башлыгы Салават Юлаев һәм татар халкы улы, Пугачев полковнигы
VI Дошманга ябырыл! дигән мәгънәдә — ред. искәрмәсе
Бәхтияр үз язмышларын, димәк, үз халыклары язмышын да, Емельян восстаниесе белән мәңгегә бәйлиләр. Русларның, башкортларның, чувашларның, мариларның, мордваларның күп еллардан бирле күңелләрендә җыелып килгән газап һәм ачулары чигеннән ташып, тышка бәреп чыга.
Крестьяннар восстаниесе коточкыч катылык белән бастырыла. Ятимнәрнең һәм тол хатыннарның күз яшьләреннән ачыган, халык каныннан тозланган елга, батырлар асылган дар агачларын салларда чайкалдырып, мужикларның яндырылган-таланган авыллары яныннан талгын гына ага бирә... Ул елга өстендә хайвани ачудай адәм кыяфәтен югалткан җиңүче-крепостникның чалшайган йөзе чагыла... «Югары даирә»дәге рус, татар, поляк һәм немец палачлары, үзләре койган халык каны кешеләрне бер-беренә якынайта гына баруын сизмичә, типтереп йөриләр.
Илгә үлем куркынычы килгән елларда халыклар дошманга каршы күтәреләләр.
Бик тиз арада Европадагы дәүләтләрнең ил чикләрен таптап үтеп, акыллы Наполеон Бонапартның кара явы Россия өстенә ябырыла. Шул яуга күкрәкләре белән каршы тору өчен, рус сугышчылары сафына Идел буе халыклары да килеп кушыла. Аларның гәүдәләре Наполеон гвардиячеләре гәүдәләре белән бергә сугыш кырында ятып кала. Мәетләрнең ачык калган күзләрендә кичләрен ялтыр ай яктысы чагыла.
Солдатлар, казаклар, татар, башкорт атлы гаскәрләре, дөяләргә атланган калмыклар Парижга барып җитә.
Узган җәй көне әйбәт шагыйрь Муса Гали миңа шул заманнарда башкортлар Булон урманында үзләренең атлары, далалары, Агыйдел елгасы турында җырлаган җырларны җырлап күрсәтте. Аның саф, тәэсирле тавышы бал, болын исе килеп торган дала киңлекләрен күз алдына китерде...
Елгалар бозларын ватып чыга. Таллар әчкелтем исле бөреләрен яра, кошлар оя кора. Көйгән дала, яңгыр суы белән юынып, яшеллеккә күмелә. Җир кара, әмма ул икмәк үстерә. Таш астыннан чишмәләр агып чыга. Тормыш үзенең беркайчан да сүнмәс тереклеген дәвам итә. Халыклар тормышы кискен борылышлардан, сугышлардан, восстаниеләрдән, революцияләрдән генә тормый — алар, бу үзәк моментлар, туктаусыз агып тора торган киң һәм тирән халык елгасының бусагаларын тәшкил итә. һөнәрчелек, иген игү, сәүдә, сәнгать, кул хезмәте һәм рухи хезмәт әсәрләре белән үзара алмашып, бер ил күге астында яшәүче халыклар, Идел-ана чишмәләрне һәм елгаларны үзенә тарткан шикелле үк, табигый рәвештә бер-берсенә якынайганнар. Алар бер үк җирдә тир түккәннәр, бер төрле үк чишмәләрнең суын эчкәннәр, таңнарның матурлыгын барысы да бер дәрәҗәдә- яратканнар.
Александр Пушкинның һәм Габдулла Тукайның шифалы йогынтысы аркасында дуслык күптән туган. Пушкин рус әдәби телен тудырган булса, халык шагыйре һәм зур фикер иясе, революцион-демо- крат Тукай үзенең кыска гына тормышында да милли гомумхалык теле нигезендә бай шигьри тел тудырган. «Пушкинга» һәм «Милли хисләр» (1906 ел) исемле шигырь һәм мәкаләләрендә ул рус һәм татарларның гасырлардан килә торган дуслыкларын ныгыткан.
Фәнни хезмәтләр һәм әдәби әсәрләр авторы Каюм Насыйри татар- әдәбиятының матур, бай теленең гүзәл бинасына нык ташлар тезгән.
Башкорт әдәбиятына нигез салган, ике туган халыкның—башкорт һәм татарларның—классигы Мәҗит Гафуриның таланты күп эшләр эшләде. А. Островский һәм Г. Камал поэзиянең иң югары һәм тирән мәгънәле, тере жанрларының берсендә—драмада—үз халыкларының 132
җанын ачып бирделәр. Максим Горький һәм Галимҗан Ибраһимов зур талантлары белән үз әдәбиятларын юмарт баеттылар. Ибраһимов- ның «Кызыл чәчәкләр»е шиңми, ул сурәтләгән татар хатыны һәм Совет власте өчен көрәшкән дала батырларының йөзендәге алсулык сүрелми, чөнки аларның да, халыкның да йөрәкләре бер.
Яшь В. И. Ленин үзенең үлемсезлеккә илткән юлын, үткен күзлә- ♦ рен тормыш тирәнлегенә төбәп, Казан университетыннан башлап җибәрә. Яңа типтагы партия төзеп, ул Россиянең күп милләтле эшчеләр сыйныфын крестьяннар белән бергә берләштереп, бөек революцион көрәшкә алып барды.
В. Тихомирнов һәм Мулланур Вахитов, В. Куйбышев һәм М. Фрунзе контрреволюциягә каршы көрәштә Идел буе халыклары белән җитәкчелек иттеләр. Җир өчен, дустанә кешеләр тормышы өчен башланган халык хәрәкәте, социаль һәм милли гаделсезлек, башбаштаклык һәм көчләү богауларын барысын да җимереп, көчле язгы ташкын булып җәелде. Кешелек тарихында беркайчан да күрелмәгән бу миллионнар көрәшендә халыкны Ленин партиясе рухландырды... Идел-ана, Кама, Ока, Агыйдел ярларында, дала һәм урманнарда һәлак булып калган көрәшчеләрнең туганнар каберлегенә илтә торган сукмакларны беркайчан да үлән басмас.
Җанга төшеп, күңелләрне сулкылдатып сызлаткан кайгы-хәсрәт- ләр, вакыт үтү белән азрак җиңеләеп, дуслык өчен башларын салган әтиләребезнең халык күңелендәге якты истәлеге булып калды. Генетик дуслык төше әнә шул көрәш вакытында яралды да инде. Һәм ул дуслык безнең халыкларның җанын, акылын, канын тәшкил итеп тора. Гитлер безне бөтен дөнья каторгасын төзәргә генә яраклы этник материал дип кенә исәпләде, халыкларның күкрәк читлегенә ут һәм тимер белән сугып, тынсыз итәргә ниятләде. Түбән культуралы булганлыктан, ул инде XIII йөздә үк болгарларның (хәзерге татарларның) «Йосыф һәм Зөләйха» поэмасын язган Гали (1210 ел) исемле шагыйрьләре булганлыгын, ә Мәхмүд Болгариның (1358 ел) «Нәһ- җел-фарадис»ны иҗат иткәнлеген белмәгәндер шул. Шул ук культу- расызлыгы нәтиҗәсендә «фюрер» русларның «Слово о полку Игореве»- лары булуын да башына китермәгәндер. Гитлер үзен СССР халыклары дуслыгы таркалыр дип юатты. Чөнки ул көнчыгышта халык юк, бәлки рус-татар аномалиясе генә бар дип саный иде.
Иделдә фашист армиясе бик зур җиңелүгә дучар ителде. Сталинград сугышы—аның кояшы баю, ә безнең кояшыбызның чыгуы иде. Дәһшәтлелеге ягыннан тиңе булмаган Бөек Ватан сугышында безнең күп милләтле армиябезнең каһарманлыгы Европаны коткарып калды. һәрбер социалистик милләт дөньяга батырлыкның, горурлыкның һәм кешелеклелекнең югары классын күрсәтте.
Үткән сугыш тәҗрибәсе күп нәрсәгә өйрәтте һәм, сүз уңаеннан әйткәндә, фикер йөртә белгән һәр тарихчының шундый нәтиҗәгә килүе мөмкин: техниканы, бигрәк тә хәрби техниканы, теләсә кемнең, беренче чиратта басып алучыларның, (әлбәттә, эшчеләр һәм галимнәр кулы белән) тудыра алуы мөмкин. Ә менә халыклар арасындагы туганнарча дуслыкка дөньяга коммунистларча караганда гына ирешергә була. Капиталистик тәртипләр кешеләрнең йөрәкләрен бер-береннән аеруга нигезләнгән, ә без исә үзебезнең фундаментыбызның ныклыгына кешегә хөрмәт, халыкларның какшамас дуслыгына тирән ышану (фәнни нигезләнгән ышану) юлы белән ирешәбез. Дөньяда бик күп могҗизалар булган. Шуларның берсе—борынгы Египет пирамидалары. Ләкин иң бөек, берни белән дә чагыштырып булмый торган ачыш һәм могҗиза—безнең җәмгыятебез төзегән яңа, социалистик строй, ә андагы халыклар дуслыгы—могҗизаларның могҗизасы.
ГРИГОРИИ КОНОВАЛОВ ф ТАРИХИ ЯЗМЫШЛАРЫ ЯГЫННАН БЕРТУГАННАР
Бу гуманизмның безгә җиңел генә бирелмәгәнлеген оныту—бала- чагалык булыр иде. Безнең хәтер алай кыска түгел. Халыклар дуслыгын интернационализмның мүкләнеп беткән дошманнарыннан, алар җырын җырлаучы сукыр наданнардан саклаганда да, һәм һәр халыкның яңа, коммунистик сыйфатлы матур, бай милли үзенчәлеген сызып ташларга бик алгысып торучылардан саклаганда да безнең сәламәт акылыбыз бик сизгер һәм сак. Андый лар бигрәк тә сәнгать иҗаты, сүз иҗаты сферасында аеруча әрсезлек һәм тынгысызлык күрсәтәләр. Чөнки алар рухи яктан фәкыйрь—ертык сумкаларында вак-төяк сүз боткасыннан башка берни дә юк.
Халык һәм тел—аерылгысыз. Һәр халыкның теле никадәр көчле булса, социалистик культура шул кадәр баерак, матуррак була.
Мин һәр әдәбиятчы турында аңа лаеклы булган сүз әйтергә теләр идем. Ләкин Идел буе бассейнындагы халыкларның әдәбиятларында нәтиҗәле эшләп килүче язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләрнең зур отрядының иҗаты турында сөйләп чыгарга бер кешенең генә көче җитәрлек түгел. Мин исә үлгәннәргә дога кылып, исәннәргә сәламәтлек теләп утыра торган поп түгел. Атаклы кешеләрнең исемнәрен санап чыгарга күнеккән тәнкыйтьче дә түгел мин. Нәфис сүз өлкәсендә эш итүче кара эшче буларак, әдәбиятта эшләүче каләмдәшләремнең исемнәрен мин зур хөрмәт һәм ихтирам белән атап китәм...
В. Маяковскийның «Ленин» һәм Һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмаларында Ленинның мәңгелек образы яши. Ш. Камалның «Таң атканда» китабында сурәтләнгән, социаль хисләр ташкыныннан куркыныч булып кайнап торган Октябрьга кадәрге авыл М. Шолоховның «Тын дон»ы, Л. Леоновның «Барсуки»ы белән аваздаш. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ендә, Ш. Камалның «Матур туганда»сында, К. Горбуновның «Бозлар акканда» һәм Ф. Панферовның «Бруски»ында яңа авыл кешеләре көрәшәләр, тулы канлы тормыш белән яшиләр.
Үлемсезлек югарылыгына һәм зурлыгына ирешкән Муса Җәлил ил һәм дөнья күләмендә танылды. Я. Ухсай һәм Никул Эркай, Сәйфи Кудаш һәм П. Хузангай әдәбиятка халык сөйләме байлыгын өстәделәр.
Зур талантлы Михаил Луконинның куәтле, тирән үзенчәлекле поэзиясе баһадирларча батырлыкларны сурәтләп үсте. Мостай Кәримнең шиңмәс «Таштагы чәчәкләр»е—искиткеч матурлар. Михаил Львов шигырьләреннән бал исе килә. В. Богатыревның «Чапаев» поэмасында дивизия начальнигының батыр йөрәге тибеп тора. Николай Благов иҗатында мул сулы Идел халыкчан сурәтләнгән. Давыт Ку- гельтдиновның фәлсәфи шигьрияте югары әхлакый хисләр белән сугарылган. Зәки Нури үзенең иҗаты белән җанны баета, тормышчан- лыкны ныгыта. Сеспель тормыштан яшьли китеп барды, ләкин ул чуваш әдәбиятында беренче класслы мирас калдырды.
Гомәр Бәшировның «Намус»ы үзенең халыкчанлыгы белән нык һәм саф. А. Малышкинның «Севастополе»ндәге шикелле үк, аның ♦ Сиваш »ындагы батырлык сүрелми.
Идел буе җирләре һәм елгалары халыкларга А. Толстойны, К. Фединны һәм М. Алексеевны, мордваның зур язучысы Кирдяш- кинны һәм калмык халкы тормышының елъязмачысы Амур-Санан- ны, мари язучысы Чавайны, Әнвәр Бикчәнтәевны, Рафаэль Моста- финны һәм Григорий Боровиковны, Артем Веселыйны, Николай Ко- чинны һәм Сәгыйт Агишны, Әнвәр Давыдовны, Әхмәт Исхакны һәм Сибгат Хәкимне бирде.
Ф. Сухов, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, М. Шестериков, Б. Пильняк, В. Жуков, М. Казаков һәм М. Агашина әсәрләрендә ха
лыкның хезмәттәге һәм сугыштагы батырлыгы, сафлыкка-гаделлеккә омтылыш бик тулы чагылдырылган. Н. Сухов, Н. Шундик, В. Мос- ковкин, Б. Жилин, В. Карпенко һәм Ю. Селенскийларның җитди проза әсәрләре укучыларда җанлы теләктәшлек таба.
Минем картларча карашым буенча, яңа буын үзен һаман саен ышанычлырак һәм нигезлерәк сиздерә. Һәм алар һәркайсы үзенчә- ♦ лекле һәм бай иҗади шәхес булсалар да, мин тирән хөрмәт хисе бе- £ лән һәм шул ук вакытта озак тукталып тора алмавым өчен уңайсыз- = ланып, аларның исемнәрен генә атап китәргә мәҗбүриен: И. Юзеев, < И. Малохаткин, Ю. Адрианов, В. Шапошников, И. Корнилов, В. Ко- £ лумб, Е. Мельников, Бося Сангаджиева, И. Беликова.
Туган-әдәбиятчылар минем турыда бу кеше буш сүз сөйли яки 13 хәйләләп безнең үзара тәнкыйтьне киметергә, иҗат потенцияләребез- 5 не түбәнәйтергә ниятли икән, дип уйлый күрмәсеннәр.
Халык турында һәм халык өчен китаплар язганда сез үзегезне з аерым бер зур дан казанабыз дип уйламыйсыз, чөнки үзегезнең гади ~ бер культура хезмәткәре икәнлегегезне аңлыйсыз. Сезгә, үз халкы- g гызның кызларына һәм улларына, халык һәм аның Партиясе турын- < да язмыйча тагын кем турында язарга соң? Сезнең йөрәкләрегез пар- Н тиягә бирелгән.
Халыкның хезмәт эшчәнлеге бай һәм күп кырлы, аның уйлары g катлаулы һәм тирән. Безнең китапларны халык батырлыгы белән - үлчәп, тере тарих бездән тыелгысыз кайгырту чанлык белән шуны g сорый: халык елъязмачыларының кыюсызлыгы нигә артык озакка % сузылды? Безнең кайберләребезне төп магистральдән тар сукмаклар- н га алып керүдән, заводлардан һәм кырлардан тар көнкүрешкә бору- ♦ дан ни мәгънә? “
Халык рухының серләренә без әле яңа кагылдык кына. Үзебезгә ° таләпчән булыйк. Без үз халкыбызның телен, аның җырын, мәңге < яшь җанын сакларга һәм баетырга, шуларны, күз карабыздай итеп, “ барысын да тигезләргә тырышучы хиссезлектән—дөньяда мәхәббәт х һәм батырлык барын тик ишетеп кенә белә торган рухи гарип җан- о нардан сакларга тиешбез.
Экономист-галимнәр, планлаштыручылар, халык хуҗалыгында үз = тармакларын яхшы белүчеләр һәм бигрәк тә алдан күрүчән социо- г логлар юлына аркылы төшүне һич тә күз алдында тотмастан, дели- о тентларча оялып-шикләнебрәк кенә кайбер материаль пунктларга g тукталып китмәкче булам. Акыллы кешеләр моның өчен миңа ачу- =- ланмаслар, ахмакларны чиркәүдә дә тукмыйлар дигән әйтемнән файдаланмаслар дип уйлыйм.
Идел бассейны һәм аның кушылдыклары буенда йөз миллионга якын зирәк, эшчән, нык халык яши. Халык үз хезмәте белән ул елганы дөнья магистраленә әйләндерде, анда куәтле ГЭСлар корды, шулай итеп аның ил күләмендәге әһәмиятен тагын да арттырды. Волга- Дон һәм Волга-Балт исә өлкә һәм республикаларның бай промышленность продукциясен илебезнең барлык экономик районнарына һәм чит илләргә чыгарырга мөмкинлек бирде. Йөк суднолары Иделдән Обь һәм Лена тамакларына, Гамбургка, Стокгольмга һәм Швециягә бара алалар. Сормово судноларына диңгез штормнары да куркыныч түгел. Тиз йөрешле, су асты канатлы ул судноларны чит илләр бик теләп сатып ала. Иделнең үзенә муафыйк флоты бар.
Барысын да бик җентекләп тикшерә торган геологларның әйтүенә караганда, нефть меридианы Фарсы култыгыннан алып, Идел-Кама бассейны буйлап, Ухтага һәм Воркутага кадәр сузылган. Безнең җиребезнең уникаль байлыклары Оренбург газын ачу белән тагы бер кат ныклап расланды. Башкортстан елына 40 миллион тонна нефть чыгара, ә Татарстан инде 100 миллионнан да арттырып җибәрде. Болар-
дан тыш, Куйбышев, Саратов һәм Волгоград өлкәләре дә байтак кына нефть бирә. Тиешле энергетик куәтне тәэмин итү өчен, нефть безнең үз илебез хуҗалыгын тукландыру белән генә чикләнми, бәлки тугандаш социалистик илләргә дә җибәрелә.
Мин беренче бишьеллыкларны башлап җибәргән буын кешеләре вәкиле. Хыяллана белү дигән нәрсә безгә дә хас иде. Ләкин промышленностьның менә шушылай гигант үсеше безнең төшебезгә дә кермәгән иде. Химия үсеше аеруча таңга калдыра. Алдан күреп эш итүче Д. И. Менделеев кайчандыр Бондюг химия заводын салдырган. Хәзер, әгәр Идел буйлап түбәнгә төшәсең икән, һәркайда химияне очратасың. Дзержинск—тоташ химия. Казан—органик синтез. Куйбышев—химия производствосының тулы бер комплексы. Балаково— корд, күкерт кислотасы, суперфосфатлар, «Жигули» өчен резин-техник әйберләр. Энгельс—капрон. Саратов—нитрон, ә гади халык теле белән әйткәндә—ясалма йон һәм җеп эрләү производствосы. Европадагы иң зур азык чүпрәсе заводы—Кировта.
Идел—чын мәгънәсендә автомобильле елга. Ярославль, Горький, Ульяновск, Тольятти, КамАЗ. Әгәр шушыларга Энгельс заводында троллейбуслар, Ока буендагы Павловск заводында автобуслар эшләнүен дә китереп өстәсәк, Иделнең кешеләр хезмәтен җиңеләйтү өчен никадәр җитди кайгыртканы бик ачык күренер.
«Як-40» самолетларын җитештерә торган Саратов авиация заводы Иделнең канатлы икәнлегенә ишарә ясый. Ул самолетларны чит илләр бик теләп сатып ала. Бишьеллыкның беренче җимеше, сугыштан соң көл арасыннан калыккан Волгоград трактор заводы турында сүз әйтми үтү гөнаһ булыр иде. Куйбышевта, Горькийда, Кировта, Улья- новскида, Саратовта оста куллар көче белән куәтле, яхшы сыйфатлы станок төзү промышленносте булдырылды... Ә бу уңышларга эшчеләр сыйныфының техник белеме югары булуы нәтиҗәсендә ирешелде.
Идел—икмәкле елга. Үткән ел түбән һәм урта Идел буйлары дәүләткә миллиард потка якын икмәк тапшырды. Идел аръягының сирәк очрый торган югары сыйфатлы каты бодае он тарту промышленностенда элек-электән дан тотып килә.
Англия хөкүмәте Идел аръягында үскән бодайны бүтән барлык бодайлардан да артыграк күрә. Волгоград, Саратов, Куйбышев тирәләрендәге Идел аръягында сугару системалары төзелеше киң, стратегик рәвештә алып барыла. Җире әйбәт, кояшы һәм җылысы җитәрлек, тик дымын гына булдыр—гарантияле уңыш амбарда булачак.
464 километрлы Идел—Урал каналы төзелгәч, ике миллион гектар җир сугарылачак һәм җиде миллион гектарга якын җир сулан- дырылачак. Дөнья әле мондый ясалма елгаларны белми.
Плаулар күбрәк пешсен өчен, түбән Идел буйларында Чернояр дөге сугару системасын төзеп бетереп киләләр. Актүбәдә субүләр буа калкып, суны балыклар уылдык чәчә торган тармакка таба агыза башлаячак. Идел—университетлар, институтлар, культура елгасы. Россиядәге өченче университет 1804 елда Казанда ачыла; Н. Лобачевский, А. Бутлеров, Н. Зинин аңа дан китерә. Алдынгы татар галимнәре И. Хәлфин, X. Фәезханов, М. Мәхмүдов аңа үзләренең акыл һәм йөрәкләрен бирә. Университетта Л. Толстой, И. Н. Ульянов, В. И. Ленин укыган. Шәрыкны өйрәнүдә ирешкән уңышлары белән Казан университеты бөтен Европада танылуга лаек булды. Арбузовлар мәктәбе химия фәнен баетты. Шул ук Казанда—СССР фәннәр академиясе филиалы. Саратов (1909 ел). Горький, Куйбышев университетлары да күп кенә кадрлар әзерләп чыгара. Ә институтлар, фәнни-тикшеренү институтлары күпме! Проект институтлары бөтен илгә һәм чит илләргә дә эшлиләр.
Кешеләргә эштән соң барыр урыннар да җитәрлек: һәр шәһәрдә
театрлар бар. Шулар арасында иң өлкәннәреннән берсе—Волков исемендәге Ярославль театры. Бер шаян кеше, культура дәрәҗәсе кәгазь күләме белән билгеләнә, дип әйткән ди. Кәгазьне Иделдә бик күп ясыйлар, Балахнаны гына карагыз. Ярославльдә, Калининда полиграфия промышленностеның үсеше бик югары. Саратов комбинаты елына 50 миллион данә дәреслекләр бастырып чыгара.
Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-политик журналлар һәр республикада да бар, ә Казанда алар унау. Бер хатын-кызлар журналы («Азат хатын»—ред.) гына да 300 меңнән артык тираж белән басыла. Саратовта «Волга» исемле гомум Россия журналы чыга. Әсәрләребезне бастырыр урын җитәрлек.
Минем бәхетем шунда, мин, рус кешесе, Оренбург җирендә, татар, башкорт, мордва, украин халыклары арасында яшәдем. Җиде яшемдә аттан егылып төштем. Өстемнән ат көтүе чабып үтте. Мине Гомәр авылына Госман исемле карт дәвачы янына алып бардылар. Ул мине үләннәр, бал һәм кымыз белән дәвалап аякка бастырды.
Аның чибәр кызы Гөлҗамал исемле иде. Ул кызның кара күзләре минем гыйшкый йөрәгемне борчуга салды. Гөлҗамал мине авылларының басу капкасын чыкканчы озата килде. Утызынчы елларда, «Университет» исемле романымны язган чакта, шул кызның образы минем күңелемдә яңадан туды, һәм, күрәсең, ул кыз һәм аның әтисе тикмәгә генә минем китабымның төп геройлары—Батуевлар итеп сурәтләнмәгәндер. Мин аның атасын Гомәр дип алдым, ә үзен нәкъ шулай Гөлҗамал килеш калдырдым.
Тыныч көннәрдә һәм сугыш елларында мин татарлар, башкортлар, калмыклар, марилар, чувашлар, удмуртлар, комилар, украиннар белән бергә эшләдем. Талчыгу газабын бергә кичердек, сарык һәм ат итләрен бер казаннан ашадык, флотта су асты көймәләре бригадасында бер камбузда тукландык. Тарихи эшебезнең хаклыгына сүнмәс ышаныч белән яшәдек. Һәм безнең барыбыз өчен дә иң кадерле нәрсә үзара дуслыгыбыз иде.
Дусларым-калмыкларда кунакта чакта мин аларның җырларын, Давыт Кугельтдинов, Михаил Хонинов, Бося Сангаджиева, Лиджи Инджиев шигырьләрен, өлкә комитетының беренче секретаре Басан Городовиков хикәяләрен тыңладым. Шунда калмык Төмәнне һәм аның чибәр хатыны Баяртаны—минем балалык һәм яшүсмер елларымның әйбәт юлдашларыннан берсен искә төшереп утырдым...
Минем бабама беренче дустаганын тоттырган чагында Төмән аңа өч яхшы теләк теләгән: яңгыр үз вакытында явып торсын өчен, бармагын шәрабка тиереп алып, шәраб тамчыларын һавага очырган; аннары, учакта беркайчан да ут сүнмәсен, дип ул шәрабны утка сипкән; үләннәр һәм чәчәкләр үссенгә, җиргә дә шул ук шәрабны тамызган. Ә саубуллашканда исә, йөрәге дусларын бер вакытта да онытмасын өчен, шәрабка манчылган бармагын бабамның күкрәгенә тидергән.
Каннар катнашуы Идел бассейнында яшәүче, тәннәре һәм рухлары сәламәт һәм нык кешеләрнең кайнар хисле һәм үзенчәлекле матурлыгын тәэмин итә. Яшь кызларның бераз кыргыирак нәфислеге серле һәм ымсындыргыч. Идел һәм аның иксез-чиксез туфрагы халыкта яшьләрчә гаярьлек, эштә һәм сугышта тормышчан ныклык тәрбияләгән. Безнең бөек В. И. Лениннан мирас булып калган әхлакый таләпчәнлегебезне партия арттыра һәм чыныктыра.
В. НУРУЛЛИН тәрҗемәсе.