Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Зиләнең курчагы
Зиләнең бер курчагы бар, Сузып кына: «Ән-нә»,— ди. Сеңелем аңа:— Әттәбезне Яратмыйсың әллә? — ди.— Сөеп кенә тора безне, Беләсең бит әтине...
Я үпкәләр, аңа да бер «Әт-тә» диеп әйт инде?
Дәваладык
Бүген иртән Зиләнең Ишетсәгез елавын:
— Болай үзем каты да Тартмадым,— ди,— колагын... Өзелде дә чыкты бит, Нишләр инде куяным?!
Юатырга, ичмасам, Әнисе дә юк аның. Мескенемнең, җитмәсә, Ирене дә китек,— ди.— Үзен әйдә хәзер үк Больницага илтик,— ди.— Доктор апа ничек тә Берәр җаен табар,— ди,— Бәлки әле колак та Тегеп куяр аңар,— ди.
— Кайда әле, Зилә,— дим,— Безнең энә-җебебез?
Куяныңны, әйдә,— дим,— Дәвалыйбыз үзебез. ...Үз колагы үзенә: Тегеп куйдык тиз генә. Кояш чыкты яңадан Зиләбезнең йөзенә.
— Ишетер бит инде ул?..
— Ишетер,— дим,— ишетер...
Куян исә елмаеп Торган кебек ничектер.
Оныткан
— Ашарга да утыргансың, Юындыңмы әле син?
— Әллә минем юынганны Күрмәдеңме, әни, син? Колакны да юдым бүген...
— Ә битеңне, битеңне?..
— Бәби түгел лә мин хәзер, Юдым дидем бит инде.
— Алай булса, кулың нигә Буялган соң буяуга?
— Онытылып калгандыр ул Бит юганда юарга.
Хикмәт
Чүп утыйбыз бакчада. Маңгайдан тир акса да, Су буена төшмибез:
— Бетсен әле эш,— дибез.
Хикмәт кенә сынатты, «Эче-ем!» — диеп тик ятты. Эш беткәнне көттеме, Авыртуы беттеме — Су керергә барганда, Җитезе юк аннан да...
— Ә син,— дибез,— ятып тор, Эчең тагын авыртыр.
— Борчылмагыз, түзәрмен, Чалкан ятып йөзәрмен.
Кем батыр?
Су коенып чыктык та, Утырабыз чирәмдә. Бәхәсләшеп киттек бит, Кайтыйк кына дигәндә. Ә бәхәскә килгәндә...
Әйтеп куйды Илгизәр:
— Беләсезме, кем батыр?
Ике сәгать буена
Шушы күлдә кем ятыр — Шул булачак иң батыр.
Илгиз әйтә:— Мин батыр!..
Давыт исә:— Юк, мин,— ди,— Үрдәк кебек, көн буе Мин бит судан чыкмыйм,— ди,— Аннан эреп йоклыйм,— ди.
Олыраклар:— Туктагыз, Нишлисез соң сез?!—диләр. Ә
Илгизләр чалкан да, Колачлап та йөзделәр, Туңсалар да
түзделәр.
Судан чыгып аннары Өйләренә чаптылар.
Соңыннанмы? Соңыннан... Бер ай чирләп яттылар.
Нарат
Калку кырда бер нарат бар, Ямь-яшел чатыр сыман.
Давылга да бирешми ул, Нәкъ Алып батыр сыман.
Бер карасаң, кош шикелле Җилпенеп куйган сыман,
Хәзер күккә күтәрелеп Китәргә торган сыман.
Ә ерактан күренә ул Яшел парашют сыман... Бездән
башка бер җирдә дә Мондый нарат юк сыман.