Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Соңгы патрон
Исән икән әле, тутыкмаган, истәлекле, исем-яамгалы.
Салкын тимер...
Утлар-'сулар кичкән кайнар гомер — әткәм наганы.
Хәтәр еллар!..
Шлемдагы йолдыз — әткәемнең тапсыз вөҗданы. Соңгы чара — соңгы патрон калып, тезләнгәнче соңгы дошманы, ул сугышкан.
Кырга тургай кайткан.
Чәчәк аткан миләш-баланнар.
Басуларда агач сукаларны алмаштырган корыч сабаннар.
Ничә тапкыр дошман коммунаның
Соңгы сәгатьләрен санаган!
Гадел атлы әткәм күзләренә хыянәтчел үлем караган ничә тапкыр...
Ятим итә алмас бер дошман да миндәй баланы! Күңелемдә әткәм елмаюы, мендәр астындагы наганы...
Патроннары баш калкытмый гына сакта яткан — җиңү сагында.
Ил чигенә кара шәүлә булып, янә яулар килгән чагында,
«өйрән», диде әткәй, наган бирде. Карачкыга, әткәй кушканга, алты патрон аттым.
— Ә соңгысы?
— Соңгы патрон — соңгы дошманга.
т «к. У.» м I.
97
«Соңгы пуля үз-үземә» дигән җырны безнең әткәй белмәгән. Дошманының үкчәсенә басып бәреп кергән чит-ят илләргә.
Җаны калган кайчак кыл өстендә, мылтык көпшәсендә —
гомере...
Соңгы сулышкача фашистларның соңгы ояларын җимерде.
Исән әле наган...
Салкын тимер
сискәндерде уяу хәтеремне. Бик сак кына кулларыма алам, сакланганмы соңгы патроны?
Дус, дошман бар.
Тыныч заманнарда җырлар үлчи илнең киңлеген. Чикләр аша уклар төбәлгәннәр сынар өчен кемнең кемлеген.
Очар пуляларны туктатырдай җырлар бармы? — утлар комарлы.
Соңгы патрон әле атылмаган. Ул атылса, дөнья тынармы...
Соңгы патрон әле атылмаган, онытылма, йөрәк, хушланма!
Гадел атлы әткәм әманәте: Соңгы патрон — соңгы дошманга!
Ил чикләре
«Чик буйлары тыныч түгел», ди ул, Кышны тагын анда каршылый. Күз нурлары белән яктырадыр Ил чигенең һәрбер аршины.
Йөрәгемнән өзелеп төшкән улым Чик буенда, дөнья сагында.
Ил язмышы аның кулларында, Үзе һаман өйне сагына.
Сагынганга да бит сакчы сизгер: Төнме — кара, җилме — сызгыра...
Чиксез сөю тулы күңелләр бар, Шулар аша чикләр сызыла.
Чүлдә
Җир дә, күк тә монда бер үк төстә, Күз ачкысыз кояш тирә-юнь. Чүл кояшы әллә кайнар ташка Әйләндергән Мәҗнүн йөрәген? —
Сахраларда җилләр җиләс түгел, Кояш усал, кояш аяусыз!
Пәрәнҗәләр каплый кызлар йөзен, Мәхәббәтләр яна чарасыз...
Уклы нурлар юлны яктыртмыйлар, Күз ачкысыз эссе тирә-юнь...
Кайтып җитсәм, бер туйганчы җылыйм Сиңа ятып, яшел чирәмем!
Табигать...
Җилләр, яфраклар бер сулыш монда, бер тын. Шәһәрләр, юллар, тузаннар онтылган сихри бер төн...
Сагындым!
Тагын сайладым салават күперенең сарысын.
Утка тарыдым, ялкында бөтерелдем.
Яшеле—яшьлеге белән, зәңгәре — гыйшкы янды. Шәмәхә шәлнең чуклары алланып җиргә тамды.
Сагындым.
Сиңа сарылыйм, зәңгәр күк, яшел үлән. Бәйгегә чыга йөрәгем яңгырлы яшен белән!
Салават күпере — дуга: кызыллы да зәңгәрле. Кемгә күк капусы ачты мәхәббәт пәйгамбәре?
Яфракта чыклар, керфектә... Бер тирән сулыш, бер җан.
Тәрәзә ачык, күңелләр пәрдәсез аткан бер таң.
Бәхеткәме
Син кайгыртып кеше кайгыларын, Кай тарафта хәзер йөрисең? Кояш чыгыш, кояш баюларын Каршылыйм да озатам берүзем.
Эссе җәйләр яшел ялкыннарда — Утларыңда яшерен дөрләвем.
Син бу хакта, хәер, белмәссең дә, Хәерледер бәлки белмәвең,—
Каерылып уңган арышлардан Аерылыр иде күңелең.
Ә сиңа бит кеше күңелен күрү, Мәшәкатьле эшкә күмелү,
Җир күчәрен әйләндерү кирәк, Тетрәүләрен үзең кичереп.
Шундый фидаи затлар көче белән Алга бара бит ул кешелек.
Бәхеткәме — өннәреңдә калып, Төшләремә килеп керүең...
Син бу хакта, хәер, белерсең дә, Хәерледер бәлки белүең.
Эссе җәйнең яшел ялкыннары Әйләнәләр, янып, сарыга.
Каерылып үскән арышлар да Күкрәгенә җирнең сарыла.
Сарылсаң да сансыз сарыф булма, Алтын байлык, ялкын-сагышым! Кай тарафта хәзер йөрисеңдер Син кайгыртып дөнья язмышын.
Көнләшү
Я мәхәббәт җиңә, я нәфрәтем... Кайда, кайда гади урталык?
Көнләшүне үтә түбән хис дип, Дорфалык дип саный бар халык.
Ә мин көнлим сине—ят күзләрдән, Иңнәреңә яткан чал туннан, Алларыңа алтын чәчен сибеп, Сер бүлешкән төнге лампаңнан
Мин бит кер кундырмый, тел тидерми, Сиңа гына серләр сакладым.
Икәү генә булыр чакны бүлеп, Чабып керә хыял чаптарың! —
Алып китә... Аһ, мин беләм, беләм, Боз да эри синең караштан!
Киңәерме күңелем, бүтән берне Мине яраткандай яратсаң?
Сыйдырырмы күңел үзеңне дә, Миннән читтә булган хисеңне? Ул кысыла һаман, ул нечкәрә, Нечкә кыллар үтә сиземле.
Кыл очларын көмеш йөгән итәм, Кылыч болгыйм — озак офтандык! Көнләшү ул бәлки түбәнлектер, Йөрәк-чаптар, кайтыйк ил танып. Я мәхәббәт, я нәфрәттә яныйк, Кирәк түгел гади урталык!
Сынаулар үттең, сынатма, Сокланыйм, калыйм хәйран — Буйсындыр мине, сындырма, Буй-сыным Урал-таудан.
Биклә дә мине үзеңә, Чикләмә сагың белән, — Җыр булып ташып чыгармын Чыгышым Агыйделдән.
Атмый тор, оча бер лачын,— Ташкыннар, кошлар юлы. Аккошлар күлләргә кунсын, Син Идел сыман олы.
Буй салам, дулкын-уй салам, Буйсынам, сынмасам да. Аккошлар юлыдай елым, Күлләрдә кунмасам да.