Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Батырлык турында
Шартлар тудыра батыр, ә батырны—шартлар! Чынлап әйтәм, язмышыма юк бер үпкәм: Дан-батырлык эзләп үтми егет чаклар, Чын батыр шул — ватан өчен поход үткән!
Боермады гизү киң фронтлар буйлап...
Курку белмәсәм дә, батыр түгел идем: Ләкин ул чактагы дәһшәтләрне уйлап Хәзер үрә тора чал чәчләрем минем!
Мин бер дәрвиш идем язмышыннан көлгән, Башка «башың сакла!» дигән уй кермәде. Сугыш корбаннары, терелгәндәй көлдән, Миңа мәдәт бирде, каушау китермәде.
Яшен суккан кебек яткан егетләрнең Гәүдәләрен күреп туа иде аңда Яшәү фәлсәфәсе: «Юк, юк, минем хәлем Була алмас болай, яшәү әле алда!»
Боермады миңа фронтларны гизү, Шәһәрләр алмадым, батыр саналмадым. Тик булмаган курку, каушауларны сизү, Дәһшәтләрне фәкать хәзер мин аңладым...
Шуңа, ялгыз калып кай чак, шыпырт кына, Элек ис тә китмәс хәлләрне бер уйлап, Хәзер тетрәп китәм, чәчләр үрә тора, Кан чымырдап төшә кинәт арка буйлап...
Давыл
Давыл килә, давыл килә, Давыл белән явым килә: Авам, диеп, өстегезгә! Кара болыт тавы килә, Дию-гаскәрләрен тезгән Дәһшәтле Каф явы килә!
Давыл әллә ниләр кыла: Җилдән җимерер җилкән кора, Тузаннарны пыр туздырып, Өермәләр билен бора...
Тузан басмак булгач болыт, — Үпкәли дә давыл тына.
Кара болыт түгә яшен: Давыл дигән дәү юлдашын Югалтканга кара кигән, Җиргә кадәр игән башын... Шук давылны эзли микән? — Көндез утлар яга яшен!..
Ие, шундый чакларым бар, Давылланып чатнавым бар! Табылмасны табар кебек Көндез чыраг якканым бар, Давылдан соң тынгы көтеп, Кабат давыл тапканым бар!
Котлау сезгә
Португаллар, виват! Котлау сезгә! Капкаларын ачып төрмәнең, Чыгардыгыз кояш илегезгә, Фашизмның үчереп өннәрен.
Португалия! Гыйбрәтләнеп синнән, Испания дә — синең игзәгең Алып атар бер көн җилкәсеннән Ярты гасыр изгән имгәген.
Көрәшләрдә коелмаган булган Корбаннарның каны бикәргә! — Мин ышандым илле елдан соң да Ирек яулап була икәнгә.
Сезне сөйгәнгә
Бар җырларым сезгә — аналарга!
Мине дә үз итә алдыгыз:
Ир-ат белән тиңләп караганда Рәхимлерәк сезнең җаныгыз.
Кагылдым да-сугылдым да тиккә, Гамьнәр белән булдым бергә мин... Какмадыгыз тик сез генә читкә, Җик булмадым сезгә бер дә мин.
Җылы, нечкә хисләрегез белән
Шигъри хисләр туры килүгә, Яратканга сезне чын күңелдән Яраттыгыз, ахры, мине дә.
Әнкәемнең сөтен имгән чактан, Картайганчы дөнья ләззәтен Мин татыдым сезнең шат кочакта, Сездә таптым мин җир җәннәтен!
Алиһәләр күп Юнанда, Римда, — Бер-бер артлы тезеп китәрлек! Тик бездә юк хәтта берәү имгә, Ә күпмегез һәйкәл итәрлек!
«Чал чәчләре төшкән иңнәренә, Безне мактый үзе, дивана!» — Дияр кайбер нечкә билләр генә...
Шагыйрь күңелен нәрсә тыяла?! —
Җырда сезнең белән уңдым-уңсам, Сезнең аша сөйдем илемне! «Мактый!» дисез, оста җырчы булсам, Болай гына мактар идемме?!
«һәр яшьтә дә бәндә мәхәббәткә Буйсынучан була...» I дигәнгә
Мин баш иям, бирелеп хискә, дәрткә, Җырлыйм, дуслар, сезне сөйгәнгә.
Мәхәббәт сагышы
Күренде дә китте... Калды гомергә!
Күңел сараемның түрендә хәзер.
Ятсам да гел бергә, торсам да бергә, — Гаҗәп гүзәл сынын иркәли хәтер.
Көнем болыт иде, яшендәй балкып Бер ялтырап үтте, — күзем чагылды...
Вөҗүдемне тагын нурыңда яктырт, Кайтар, кайтар кабат бер шул чагымны!
Керфек кагар кыска илаһи балкыш Атты ләззәт угын — мин яра алдым. Им-том белән, дөнья, кагылма ялгыш, Миңа рәхәт шулай — мәҗнүнгә калдым.
Мин мәҗнүнгә калдым... күзем алалмыйм, «Ул микән?..» дип карыйм узган-барганны: Ни гомерләр инде... эзлим, табалмыйм, Йөзләремә кунды юл тузаннары.
Юып ташлар өчен юл эзен биттән Әллә күз яшьләре, әллә тир ага...
Мең омтылып, тик бер теләккә җиткән Көнем булды микән минем дөньяда?!.
I Любви все возрасты покори ы...» — А. С. Пушкин сүзләре.
Язмыш турында
Кара елан туз башлы ла, Йөри камыш буенча;
Ялгыз башым, юк ярдәмчем, Йөрим язмыш буенча.
Халык җыры.
Үз язмышын кеше үзе кора,
Үз кулында, диләр, — һич түгел: һәркем туса батыр булып кына, Тормыш булыр иде ал да гел.
«Батыр» сүзе үзе булмас иде, Әгәр батыр булса бар кеше. Әлмисактан бирле килә инде Кара һәм ак язмыш тартышы...
«Язмыш» әгәр чыннан да бар дисәк, Нинди язмыш кетми бәндәне! — Берәүдә бар терәк, тегәл исәп, Берәүнең бик мөшкел хәлләре...
Берәү ача куркып-каушап кына Тылсымлы бу тормыш ишеген, Берәү кереп китә ансат кына Канатында дусы-ишенең.
Ялгыз батыр чыккан ирләр дә күп.
Күмәклектә ләкин җиңүләр!
Иң дөресе — бергә михнәт күреп, Бергәләшеп рәхәт чигүләр.
Гадел язмыш өчен юл сапканда
Тик бер генә ысул яраклы: Барың өчен берең җан атканда, Берең өчен барың җаваплы!
Мин җырлармын
Җитсә-җиткән җик күренер чаклар, Өмет кошы кайтыр яз үткән, — Амурымда ләкин шат канатлар, Мин чигенмим әле «языктан!»
Хәят диңгезендә күмелгәнче
Моңлы сазым сыкрар кулымда: Мин уйнармын кыллар өзелгәнче, Мин җырлармын гыйшкым турында!
Уйлата
Һава, Ослан тавы, Идел... зәп-зәңгәр. Күңел сәрхуш—миндә гаҗәп шәп хәлләр,
Тәмам риза, рәхәт табам тирәмнән, — Табигатем ризалыкка өйрәнгән...
Кинәт серле бер өн килә Иделдән:
Әй, Арслан, син батырлар иленнән!
Бат тирәнгә, төш суларым астына,
Ту яңадан — кайт яңадан аслыңа!
И хыяллар! — туа кая карама.
Син үзеңне күпме азат санама,
Кол итә аң,— үз кулында уйната,
Фәлсәфәле төрле уйлар уйлата:
Болытларда, күктә генә йөрмә, ди, Төшкәлә, шагыйрь, кай чакта җиргә! ди.
Бер өн килә әнә зәңгәр Иделдән:
Әй, хыялый, син батырлар иленнән!
Бат тирәнгә, төш тә дулкын астына,
Җир улы бул, кайт яңадан аслыңа!
Кара болыт
Kapa болыт итәкләре
Манчылган төшеп суга: Суда болыт! Су да — болыт, Бар дөнья чумган шуңа...
Күк белән җир кавышканнар, Тоташып Иделләрдә.
Каушаудан я чирканудан Дерелдәү иреннәрдә...
Томан дисәң — томан түгел, Яңгыр дисәң — яшенсез. Без дә шулай кай чагында Бик күңелсез яшибез:
Еласаң— яшьләр түгелми, Көлсәң — юк бер көлкесе... Кара болыт төсле чытык Була күрмәсен кеше.
...ГӘ
Сары яфрак белән сөйләшкәндә
Мәңге яшел калырмын дип белдең, Сары яфрак, яшел чагыңда...
Бер чара юк — чиге бар гомернең! Дөрес, язлар килер тагын да,
Тик булмабыз имде без ул чакта, Гомер үткән яшьнәп, ялтырап:
Мин аерылам дип каерылам артка, Син торасың тетрәп, калтырап...
Шәддад җәннәте
Шәддад патша җирдә җәннәт корган: Алмаларын койган алтыннан... — Бар дөньяны шаккатырмак булган, Атым калсын, дигән, артымнан!
Аты калган калуын, ләкин җәннәт Мирас булып безгә күчмәгән: Җимеш калдырмаган җирдә Шәддад, Багында чын алма үсмәгән.
Зәмруд агачларда алтын алма, — Ул бер алҗу гына, төш кенә. Ачышларың белән, я, замана, Мифлар килде асты-өстенә!
Киң дөньяга акыл күзе белән Каравыма — иман какшады: Инде йөртмим аңда үзем белән Шәддад төзгән җансыз бакчаны.
Этюд
Алсу күлмәкләре белән, Юеш күкрәкләре белән, Караңгыда кинәт балкып Елмайды сылу:
Коенып кайтып килә икән,
Юл уңае кергән икән, Мин карап калдым шаккатып... Илаһи сын бу!
Тудырса-тудыра дөньясы,— Бу — Рафаэль мадоннасы!
Мин телдән калдым, дивана, Шигыремнән айнып, Каләм төшеп китте кулдан, Кузгалмадым урынымнан... Ә сылуга нәрсә аңа! — Тора елмаеп...
Арабызда елга, иске күпер. Мин үткән, ә сиңа үтәсе. Сиңа куып җитү, миңа көтү Мөмкин түгел... ни хәл итәсе?!.
Тартып кына алыйм дисәм ярдан — Кулым җитми елга аркылы...
Юлларыңа төшсен якты булып, һич булмаса җырым ялкыны,