Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛАНУР ВАХИТОВ ҺӘМ СӘИД ГАБИЕВ


рогрессив максатларның бердәмлеге, җәмгыятьне үзгәртеп коруга омтылыш татар һәм Дагстан халыкларының алдынгы вәкилләре арасында да тыгыз бәйләнеш тудырды. Иҗтимагый үсешнең барлык этапларында алар бер-берсе белән янәшә, илебезнең башка халыклары белән бер сафта булдылар. Моны раслаучы фактлар бихисап. Мәсәлән, татар халкының танылган улы, туры-лыклы ленинчы-большевик Мулланур Вахитов белән Дагстанның күренекле вәкиле, мәгърифәтчесе һәм матбугатның рево- люцион-демократик органнары нәшире
Сәид Ибраһим улы Габиевның (1882—1963) иҗтимагый-политик эшчәнлеге шундый
фактларның берсе.
Тугандаш халыкларның ике вәкиле, ике революционеры, ике көрәшчесе тормышында һәм эшчәнлегендә уртак яклар бик
Аларның иҗтимагый эшчәнлеге революцион хәрәкәтнең бишеге булган Петербургта башланды. Россия һәм революция үзәгенә килгәндә аларның икесенә дә егерме ике яшь була. Монда алар белем алалар һәм революцион эш белән шөгыльләнә башлыйлар.
Мулланур Вахитов белән Сәид Габиев тормышыннан берничә мәгълүмат китереп үтик.
1907 елда Казанда реальное училищены тәмамлагач, М. Вахитов Петербургтагы политехник институтка укырга керә. Уку дәверендә ул Петербургның төрле вузларында укучы, патша Россиясенең төрле почмакларыннан килгән төрле милләт сту-дентлар белән элемтәгә керә. 1910 елда революцион эше өчен институттан куылгач, Казанга кайта һәм пароходчылыкта тикшеренүче булып эшли. Монда ул тулысынча революцион эшкә бирелә. «Урындагы большевистик оешма җитәкчелегендә мөселман халкы арасында эш алып бара: большеәиклар партиясе лозунгысын аңлата» *. Моның өчен ул Мөселман соци-алистлар комитеты органы булган «Кызыл байрак» газетасын файдалана.
1918 елның январенда М. Вахитов Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк Мөселман Комиссариат комиссары итеп билгеләнә һәм турыдан- туры В. И. Ленин җитәкчелегендә эшли. Шушы ук елның 18 августында Мулланур Казанны басып алган ак гвардиячеләргә каршы көрәштә һәлак була. Хәзер Казандагы урам, клуб, мәктәп, химия комбинаты шушы ялкынлы революционер исемен йөртә.
Күп милләте Дагстан халкы Совет власте өчен үз рево^т&ционерлары белән актив хезмәттәшлек иткән кыю большевик М. Вахитов истәлеген олылап искә ала.
С. И. Габиев Петербург университетына 1904 елда укырга керә. Монда ул күпчелек югары уку йортларының студентлары белән нык элемтәдә була, күпләр белән хат алыша, студентларның революцион хәрәкәтендә һәм 1905 елгы баррикада сугышларында актив катнаша Шулар өчен ул патша власте тарафыннан күп тапкыр эзәрлекләнә. Университетны җиде елдан соң гына, 1911 елда, тәмамлавы да шул турыда сөйли.
Университет тәмамлагач, Сәид Петербургта кала һәм газета чыгара башларга омтылыш ясап карый. Газета аша ул милли окраиналардагы халыкның хәлен чагылдырырга, крепостнойлык калдыкларына каршы хәлиткеч көрәш алып барырга исәп итә. Ахыр чиктә ул «Дагстан таңы», соңрак «Мөселман газетасы» чыгару өчен рөхсәт алуга ирешә.
«Дагстан таңы»ның беренче саны 1912 елның 28 февралендә чыга. Монда газетаның программасы игълан ителә; 1. Илдәге барлык халыкларның тугандаш союзы.
1 «Зур совет энцихлопздвясе», J басма, 7 том. 6! бит.
■ Даг АССРнын ҮДА Р ф 808. I балгелшвв. Саклау берәмлеге I. 1 бит,
П
2. Рухи һәм культура элемтәләрен киңәйтү. 3. Барлык милләтләрнең һәм халыкларның тигез хокухлылыгы. 4. Искелек калдыклары белән көрәш. 5. Балаларны алдынгы педагогика нигезендә укыту һ. б.
Программада җәмгыять строен революцион юл белән үзгәртеп кору турында сүз әйтелмәсә дә, газетаның бөтен эшчән- леге шуңа юнәлтелгән була. Чыккан газеталарның эчтәлеге шуның дәлиле *. Редакторның тәмамланмый калган «Халыкка» исемле повесте да шул турыда сөйли. Патша власте тарафыннан бу повесть самодержавие строен какшатуга юнәлтелгән фетнә тудыручы әсәр дип бәяләнә.
«...Авторның санап үтелгән сүзләре халыкны гамәлдәге дәүләт строен бәреп төшерергә, шуның өстенә көчләү юлы белән бәреп төшерергә котырта («үлем җәзасыннан курыкмыйча, без халыкны уятырга тиешбез» һ. б.). Ә бу инде закон нигезендә хөкем итәрлек эшләр»2 дип язган матбугат эшләре буенча С.-Петербург комитеты председателе С. Габиевны судка биргәндә.
Газета чыгару һәм аны тарату өчен сәләтле кешеләр кирәк була. Шуңа күрә Сәид Габиев уз тирәсенә милли окраина- лардан килгән талантлы яшьләрне туплый, демократик газетаны чыгаруда ярдәм сорап танышларына һәм дусларына хатлар яза.
Габиевның дуслары үзләренең хатларында аңа теләктәшлек белдерәләр һәм игелекле эшендә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр. М. Вахитовның С. Габиев белән хат алышуы шуны раслый.
«Кадерле Сәид! — дип яза Мулланур үзенең бер хатында.— Берничә көн элек бер-бер артлы синең ике хатыңны алдым. Соңга калып булса да, һәрберсенә җавап бирергә ашыгам. һәртөрле хәбәрнең миңа шатлык булуын әйтәсе дә юк. Әмма сине 120 статья нигезендә хөкемгә тартулары турындагы хәбәр мине дә, М. Расул белән Рәҗәптән башлап, сине ихлас күңелдән яратучы барлык дусларыңны да кайгыга салды. Сиңа нинди дә булса сизелерлек ярдәм күрсәтә алмавым да хәсрәтләндерә. Синең хәлеңне бик яхшы аңлыйм: бер яктан администрация, ә икенче яктан мәкерле һәм кабахәт кешеләр... Бәлки безгә бу каһәрләнгән, мимозалар белән йогыш-
1 Газетаның егеряе саны чыга. Алар Ленинградта Салтыков Щедрин исемендәге дәүләт китапханәсендә саклана.
’ Ленинградның ҮДА, Ф, 776, 10 бал1геләиә, 464 аш, 22 бит,
ланган, үзләре кебек мәхлукларның назы һәм бер стакан чәе өчен данлы Дагстан- ның барлык горур табигатен алмаштыручы хәшәрәтләр һәм микроблар мыж килеп торган сазлыктан фикер алга һәм югары, якты көнгә омтылган яхшырак якка чыгарга мөмкин булыр.
Йогышлы пычрак авырулар һәм мәкерләр сазлыгы белән бәйләнештә булу безне бик тә туйдырды. Ә без синең киңәшләреңне тотарбыз, көчтән килгәнчә һәм аң җиткәнчә сиңа ишкәкләреңне ишәргә ярдәм итәрбез, әмма калышмабыз. Синең көймәңнән артка чигенмәбез.
Сез безне газетагызны таратуның техник ягы белән таныштырсагыз иде. План булмаганлыктан, мин һәм минем дусларым ихтирам казанган газетагызны тарату мөмкинлегеннән мәхрүмбез» *. (Монда сүз «Мөселман газетасы» планнары турында бара, күрәсең—С. А.)
Тәнкыйть мәкаләләре һәм «Халыкка» исемле повесть бастырганы өчен Петербург суд палатасы карары белән «Дагстан таңы» газетасы 1913 елның сентябрендә ябыла. Бу газета белән бергә С. Габиев 1913 елның языннан «Мөселман газетасы» да чыгара торган була. Бу газета да Россиянең изелгән халыкларын яклап чыга.
С. Габиев «Правда» газетасында чыккан публицистик мәкаләләрне «Мөселман газетасывнда да бастыра. Моның белән ул җәберләнгән массалар интересын яклый, ерак Австриягә француз капиталисты алдап киткән башкортларның хәлен уртаклаша, Милюков әфәнделәрнең, Дагстан губернаторы Вольскийның ялганын һәм ике-йөзлелеген фаш итә һ. б.2.
«Дагстан таңы» кебек үк, «Мөселман газетасы» да эзәрлекләнә һәм аңа да штрафлар салына. М. Вахитовның икенче бер хаты шуны раслый.
«Хөрмәтле Сәид әфәнде! Сезнең җәмәгать эшегездә никадәр теләктәш булчым- ны практик формада әйтеп бирергә көчем җитмәүне тоеп, минем йөрәгем сыкрый. Сезнең телеграмманы алгач, мин иптәшләрем янына ашыктым, әмма бушка... Бу юлларны язып, мин җәмәгатьчелекнең аз гына булса да Сезне яклавына ирешү бурычын өстемнән төшермим. Шушы максатлар өчен мин Фатих Әмирханга мөрәҗәгать иттем инде. Минем теләгемне үтәп, ул үзе чыгара торган «Кояш» газетасында
1 Даг, АССРнык ҮДА. Р ф 808. 1 балгяләиа, Саклау берәмлеге I. 35—36 битләр.
■ «Мвселмав газетасы», 1913, № 23,
«Мөселман газетасьтның унынчы санына 300 сум күләмендә штраф салынуын җәмәгатьчелеккә җиткерергә вәгъдә бирде. Петербургтагы иптәшләремә дә язып җибәрермен. Минем сездән штрафны кайчан түләп бетерергә тиеш булуыгыз турында хәбәр итүегезне сорыйсым килә.
«Мәселман газетасы»ның 12 иче саны хакында да языгыз. Сезгә чын күңелдән теләктәш Вахитов Мулланурыгыз.
11 апрель, 1914 ел
М. Вахитов эшчәнлеге дусты С. Габиев- ны барлык нәшрият эшендә материаль һәм әхлакый яклау белән генә чикләнми. Ул чорның актуаль проблемаларына багышланган хәбәрләре, мәкаләләре белән дә «Мөселман газетасы»на катнаша. Моны без Мулланурның өченче хатыннан беләбез.
«Хөрмәтле Сәид әфәнде! Хатыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерергә ашыгам. Бу хатны укыганда минем күкрәгемдә иң татлы, иң ашкынулы өметләр уянды. Без яшәгән караңгы көннәрдә, бер генә күтәренке рухлы, дәртле өндәү авазы да ишетелмәгән авыр тынлык эчендә, халык мәгарифенең изге юлында сыналган хезмәткәрләрнең теләктәшлек авазы безгә аеруча кадерле. Тарихыбызның газаплы, җаваплы чорында, тормышның яңа формалары бик авырлык белән туып килгәндә, Сез культура өчен көрәш мәйданына аяк бастыгыз, һәм, кеше рухының якты омтылышларына дошман булган кара көчләргә каршы кыю һәм ныклы рәвешгә ташланып, аларны җиңучән идеяләр кылычы белән кыйрата башладыгыз. Нурлы байрак Сезнең кулларыгызда югары торсын, яңа тормышның шат хәбәрчесе булган кадерле «Мөселман газетасы-на мөселманнар бәхете хакына язмыш якты киләчәк әзерләсен.
Башымда күп уйлар чуала, күкрәгемдә күп тойылар кайный, ләкин хат рамкалары мине эш турында сөйләргә мәҗбүр итә. Әгәр ихтирам казанган газетагызның киләсе санында, 8—9 саннарда, «М. Г.» дип басылган минем мәкаләдә җибәрелгән мәгънә үзгәртә торган хатаны әйтел үтүне мөмкин дип тапсагыз, минем рәхмәтем чиксез зур булыр иде...
«Фәннән киткәндә» дип басылган.
«Фән сарайларыннан киткәндә» булырга тиеш.
Мәкаләмне урнаштыруыгыз өчен Сезгә эчкерсез рәхмәт белдерүне үземнең бурычым һәм шатлыгым дип саныйм. Форма ягыннан йомшак булган бу мәкалә миңа эчтәлеге ягыннан аеруча кадерле, чөнки ул мин озак вакыт уйлап
18 М. Вахитовның С, Габисвка язган тагы ике хаты авторга билгеле түгел икән. Ул хатлар «Азат хатын» журналының 1959 елкың 11 санымда басылган, (Редакция), 19 Даг. АССРяың ҮДА. Р-ф ОД | бжагелаве,
Саклау берәылеге I, 52 бкт,
Каспийск шәһәре.
1 Шунда ук. 50 бит.
йөргән түгәрәк тормышына кагыла. Ниһаять, үткән елда гына профессор Жаковның һәм куп. челек иптәшләрнең теләктәшлегенә таянып, мин үземнең хыялымны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ирештем.
Сезгә изге эшләрегездә бик зур уңышлар теләп сезнең Мулланурыгыз»18, — дип яза Вахитов.
Күргәнебезчә, монда М. Вахитовның бөтен эшлекле табигате аңа хас булган революцион энергия һәм кыюлык белән, үткән тормыштагы барлык черек һәм җирәнгеч нәрсәләргә нәфрәт белән, иҗтимагый тормышның яңа формалары бик авырлык белән булса да туып килүенә шат-лык белән безнең алга килеп баса. Бу хатның беренче өлешендә автор С. Габи- евның культура өчен көрәш мәйданына аяк басуын, дошман көчләргә каршы ныклы рәвештә ташлануын, аларны җиңүчән идеяләр кылычы белән кыйратуын, якты һәм хакыйкать алып килүче, «караңгы патшалыкта якты нур» булган кадерле «Мөселман газет асы»н бик сөеп характерласа, хатның икенче өлешендә рухи омтылышлары игелекле булган, массаларны явыз көчләр белән көрәшкә әзерләү өчен түгәрәкләр һәм берләшмәләр төзеп йөргән Мулланур үзе күз алдына килеп баса.
Ихтимал, ике тугандаш халыкның ике вәкиле арасындагы дусларча мөгамәлә бу өч хат белән генә бетми торгандыр19 20 21.
1914 елда «Мөселман газетасы» ябылганнан соң С. Габиев, суд хөкеменнән качып, Дагстанга кайта. Вахитов кебек үк, крайның җәмәгать тормышында актив катнаша: большевиклар партиясе политикасын яклаучы прогрессив матбугат чыгара, җирле партия оешмаларын төзүдә катнаша, ә Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән алып гомеренең соңгы көненә кадәр — социалистик дәүләтне актив төзүче һәм үзгәртеп коруга яңалык кертүче була. Мулланур һәм башка бик күпләр эшләп бетермәгәнне Сәид Габиев кебек аларның меңнәрчә көрәштәшләре дәвам иттерделәр. С. АКБИЕВ. Дагстан АССР,