Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК ДУСЛЫК


енә елдан артык инде башкорт язучысы Сәгыйт Агиш двньяда юк. Барысы да күз алдында, әле генә, кичә генә булган кебек. Шунысы кызганыч — киләчәге юк. Аның киләчәге истәлекләрдә генә сакланыр. Искә төшкән саен яңа бер сыйфаты ачылыр һәм «Мин аның турында шул кадәр аз белгәнмен... Әгәр ул исән булса...» дигән уйлар йөрәкне чеметеп узар.
Сәгыйт Агиш — минем бабам, тормышның серле көченә ия булган кеше, кайчан да булса бу дөньядан китәр дип башыма да китерми идем. Сәгыйт Агишны кичәләргә, очрашуларга, конференцияләргә, җыелышларга чакырып әле һаман телефон шалтырап торыр кебек иде.
Кеше белән никадәр яхшы таныш булсаң да, аерылгач, аны бик аз белүеңне аңлыйсың. Ә мин бабам турында кешеләргә дә сөйли алырлык итеп беләм дип уйлыйм.
Әле кечкенә вакытымда ук мин аның аяк тавышын урамнан ук танып ала идем. Без шәһәр уртасындагы йортның беренче катында яшәдек һөм аның шаярып сөйләшкән ачык тавышы урамнан өйгә яхшы ишетелеп торды. Ул подъездга килеп кергәч, ашыкмыйча атлаган аяк тавышына таяк шакылдавы да кушыла иде. Мин бабамны ишек төбенә килеп каршы алам һәм аны шатландырырга теләп, «Картатай, Казаннан концерт бирәләр!» — дип әйтәм. Ул Казан тапшыруларын һәр вакыт яратып тыңлый торган иде. Ә мин әйткәч, көлдерергә теләп, шаккаткандай кычкырып җибәрә һәм юри ашыккан булып кылана. Бер минут тә үтми, бүлмәбезне «Киек казлар» моңы белән тутырыл, бөтен көченә радио яңгырый башлый. Ә бабам кулын колагына куеп радиоалгычка ук иелә һәм аның йөзе уйчанланып, моңсуланып кала. Мин аның хатын-кызларныкы шикелле кечкенә кулына, көмеш сыман йомшак сакалына карыйм һәм шаяра башлавын көтәм. Ләкин көтеп ала алмыйм, үзем дә җыр тыңлый башлыйм.
«Киек казлар» — әбиемнең яраткан җыры. Ул җырны тыңлагач, ни өчендер, аның күзендә яшь күренә, ә бабамның йөзе артык җитди була. Шуңа күрә мин бу җырны яратмыйм.
Концерт тәмамлангач, әбием белән бабам миңа таныш булмаган татар язучылары, шагыйрьләре, композиторлары турында сөйләшә башлыйлар. Хәер, аларның берсен мин ул вакытта ук яхшы белә идем. Бабам аны Хәсән агай дип йөртә иде. Хәсән Туфан Уфага килгән саен безгә керми калмады. Йомшак күңелле, ягымлы Хәсән агайны мин дә ярата идем. Әбием белән бабам аны зур хөрмәт белән телгә алалар, Хәсән агай дип дәшүләре дә ничектер аны иркәләп әйткән сүз кебек тоела иде.
Бервакыт Хәсән Туфан Уфага кыш көне килде. Без дүртәүләп каядыр барырга чыктык. Хәсән агайның өстендә җиңел пальто. Ул чандыр гәүдәле һәм миңа бик озын буйлы кебек тоелды. Ә бабамның өстендә җылы пальто. Башында колакчын бүрек, кечкенә кулларына күпереп торган йон перчаткалар кигән. Юлыбызда балалар шуып шомарткан бозлавыклар очрый иде. Бабам, таеп егылудан куркып, шул җирләрдән әкрен генә әйләнеп үтә. Ә Хәсән агай, яшьләрчә, йөгереп килгән уңайдан боз өсләп шуып уза, ә үзе балаларча шатлана иде. Бабам гаҗәпләнеп: «Фәрдәнә, кара әле,
М
Сулдан: Сәгыйт Агиш, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш
кара!..»— дип әйтә. Әбием көлеп: «Унҗиде яшьлек егетмени!» — дип җавап бирә, бабам да аңа кушылып көлә.
Алар гел шулай икесе бергә рәхәтләнеп көлә торганнар иде.
Безнең өйдә еш кына гаилә концертлары була иде. Төп башкаручы, билгеле, минем бабам. Ул менә дигән импровизатор һәм декламатор иде. Андый кичәләрдә мин диванның башына ук посып утырам, бәрхет тышлы кечкенә мендәрне ни өчендер кулыма алам һәм бабамның шигырь укыганын тыңлый-тыңлый, аны тегеләй дә, болай да изгөлим. Бер шигырьнең исемен дә, авторын да хәтерләмим, анда суз тормышта ялгыз калган кешенең капчык асып сукбайлыкка чыгып китүе турында бара иде. Бу шигырьне бабам аеруча кызганыч итеп сөйли. Юллы ефәк пижамасының җиңеннән кулларын чыгара, үзе ничектер бөкрәеп үк бетә, йөзе кызганыч кыяфәткә керә, тавышы мескенләнә...
Мин күз яшьләремә буылам, бабамның селкенеп торган буш җиңе күз алдымнан ■китми. Түзә алмыйм, кычкырып ук елый башлыйм. Моны күргәч бабам кинәт кенә Тукайның «Алтын тарак» шигыренә күчә.
Бервакыт ул Һади Такташның «Тилеләр» шигырен укыды. Бу вакыт аның күзләренә карау куркыныч иде. Соңыннан мин аңа ошатып сөйләргә никадәр тырышсам да, булдыра алмадым. Шулай да бер шигырьне ул яратканча сөйләргә өйрәндем. Ул Хәсән Туфанның хатынына багышланган шигыре иде. Гомумән, безнең семьяда Хәсән агайның шигырьләрен яраталар, күбесен яттан беләләр.
Кечкенә чагымда, бабам белән утырып, фоторәсемнәр карарга ярата идем. Альбомда таныш рәсем чыкса, шатланып: «Хәсән агай! Минский!» дип күрсәтеп барам. Минем Габдрахман абый Минский белән кочаклашып төшкән рәсемем дә бар.
Бер елны Казанда башкорт әдәбияты һәм сәнгате атналыгы булды. Шунда бик күп язучылар, композиторлар, артистлар белән бергә бабам Сөгыйт Агиш белән әбием дә барды. Үзләре белән мине дә алдылар. Казанга пароход белән бардык. Алдыбызда Казан күренә башлагач, бабамның: «И Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан! Моңлы Казан!» — дип кычкырып җибәрүе әле дә хәтеремдә. Каршы алырга бик күп кеше төшкән иде. Палубаны чәчәкләр белән күмделәр. Менә шул декада көннәрендә Габдрахман абый мине үзе белән алып рәсемгә төште.
Гомеренең соңгы елларында бабам беренче тапкыр Һади Такташны күрүе, Туфан белән очрашуы, башка бик күп татар язучылары белән ничек танышуы турында сөйләргә ярата иде.
ГҮЗӘЛ АГИШЕВЛ ф МӘҢГЕЛЕК ДУСЛЫК ф
Оренбургта, бабам укыган педагогия техникумында, татар әдәбиятының күренекле язучысы Шәриф Камал укыткан. Шәриф Камал каләм тибрәткән яшьләргә бик игътибарлы булган. Хәтта техникум җитәкчеләре аны, яшьләр белән арагызда пәрдә юк дип, шелтәли торган булганнар. Ә бит шул пәрдә аркасында гына да Шәриф Камал яшьләрне күпме нәрсәгә өйрәтә алмый калган. Бабам аның «Таң атканда» романын, «Акчарлаклар» повестен ярата, аерым өзекләрен күңелдән укый иде. Ә соңыннан, үзе укытучы булып эшләгәндә, «Иң кызыклы дәресләрем Шәриф Камал турында», — дип әйтә иде.
Сәгыйт Агишка техникумны тәмамларга туры килми. 1924 елны аның күзе начарлана. Бу елларда Уфада атаклы профессор Одинцов эшли. Дәвалану өчен Агишны Уфага күчерәләр.
Уфада Сәгыйт Агишка бөтенләй яңа дөнья ачыла. Биредә ул атаклы язучылардан Мәҗит Гафури, Даут Юлтый, Нәкый Исәнбәт, Сәгыйт Рәмиев, Сәгыйт Сүнчәләй, Оренбургтагы танышы Булат Ишимгуловларны очрата.
Сәгыйт Агишның Мәҗит Гафури белән беренче тапкыр очрашуы кызык кына була. Ул ничектер бер вакыт, таныш егетләре белән, рабфак студентлары оештырган концертка бара. Тамашачылар чыгыш ясаган бер кешене көчле алкышлар белән каршылыйлар. Хәтта бик үк булдыра алмаганнарын да сәхнәгә кат-кат чыгаралар.
— Сөйләсәм минем чыгышны да яратырлар иде. Ләкин сәхнәгә ничек үтәргә,— дип уйлый Агиш. Уйлый торгач юлы табыла: сәхнәгә төрле кеше кулы белән язылган кәгазьләр килә башлый. «Залда Сәгыйт Агишев исемле бөек декламатор утыра. Аның чыгыш ясавын телибез», дип язылган була ул кәгазьләрдә.
Концертның икенче бүлеге тәмамлангач, сәхнәгә залдан чакырылган кешеләрне чыгара башлыйлар. Сәгыйт Агиш өчен дә көтелгән минут килеп җитә. Кичәне алып баручы кесәсеннән бер уч кәгазьләр чыгарып баш очына күтәрә дә:
— Дуслар, минем кулымда уннарча записка. Алар залда, нәкъ менә шушы залда, Оренбургтан килгән атаклы декламатор утыруын хәбәр итәләр, — дип кычкыра һәм иҗекләп Агишның фамилиясен укый, — иптәшне сәхнәгә сорыйбыз)
Башта бабам Тукайның «Пар ат» шигырен укый. Аны тагын сорыйлар. Бу юлы ул Һади Такташның бер шигырен, ахырдан көлке бер хикәя укый.
Нәтиҗә бабам көткәннән дә шәбрәк булып чыга. Аның янына таныш булмаган бер кеше килә һәм:
■Сез шигырьләрне зур хис белән сөйлисез. Үзегез дә язып карагыз. Булдыра алырга тиешсез», — ди. Бу хәл бабамны бик шатландыра, ләкин ул вакытта каршында атаклы Мәҗит Гафури үзе басып тора дип башына да китерми.
Бабам сөйләгәндә, мин аның йөзенә карыйм. Яшьлек елларын исенә төшергәндә, ул яшәреп киткәндәй була. Мин аның, кыек якалы күлмәкне яссы каеш белән буып, озын кунычлы күн итекләрдән йөргән чагын күз алдыма китерергә тырышам, һәм:
— Картатай) Син дә артист була алыр идеңме? — дип сорыйм.
— О!—дип куя бабам, үзен чыннан да артист кебек хис иткәндәй, канәгатьләнү белән.
— Юк, чыннан да? — дип бәйләнәм мин аңа.
Чыннан дамы? — дип шаяруын дәвам итә бабам. — Бөек артист булган булыр идем, әмма бер «ләкин» бар.
— Ә нинди «ләкин?»
— Күрәсең бит, буй җитми, — ди бабам җитди төс алып, ләкин миңа барыбер ул шаярадыр кебек тоела.
Ә бит ул чыннан да Казанда театр техникумында укый. Шунда Габдрахман Минский белән танышып дуслаша.
Ул елларда Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Хәсән Туфаннар яшьләр арасында бик еш кына шигырьләр укый торган булалар. Уфада комсомол газетасында эшләгән вакытта Сәгыйт Агиш һәм аның дусты Гайнан Хәйри Казанга барып шул шагыйрьләр белән очрашырга булалар. Бу сәфәргә алар озак әзерләнәләр, яңа шигырьләр язалар, искеләрен төзәтәләр. Казанда Сәгыйт Агиш белән Гайнан Хәйрине Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гадел Кутуйлар әйбәт каршы алалар.
Казанга килгән һәр әдип иң башлап Галимҗан Ибраһимов белән танышырга тиеш,— ди аларга Кави Нәҗми.
Әмирхан Еники һәм Сәгыйт Агиш
Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов, гаҗәеп талант иясе булган язучы, татар халкына гына түгел, башка милләт укучыларына да бик кадерле була. Шуңа күрә Гайнан Хәйри белән Сәгыйт Агиш бу тәкъдимне шатланып каршылыйлар.
Галимҗан Ибраһимов озак көттерми, аларны кабул итә. Аның башкорт халкының тормышын, әдәбиятын, язучыларын, аларның иҗатын яхшы белүенә Сәгыйт Агиш белән Гайнан Хәйри шакката. Ул елларда Һади Такташ символизм агымының башында тора, Кави Нәҗми имажинистларның, ә Гадел Кутуй футуристларның җитәкчесе дип хисаплана. Сөйләшеп утырганда Галимҗан Ибраһимов шушы өч шагыйрьнең иҗатына бәя бирә һәм:
— Теге я бу әдәби агымны оештыру белән генә эш бетми. Үзеңнең халкыңны, укучыларыңны яратырга, хөрмәт итә белергә кирәк, — дип әйтә. — Язучы булу ул төрле агымнарга иярү түгел, ә халыкка якынлашу, аның омтылышларын, рухи хәрәкәтен дөрес яктырту...
Бу вакытта башкортның әдәби теле формалашып килгән еллар була. Орфографиядә нинди дә булса төпле бер принцип табылмаган. Галимҗан Ибраһимов кунакларының да бу мәсьәләдә артык йомшак булуларын сизеп, бераз шелтәләп ала.
— Сез әдәбиятка кагылышлы барлык мәсьәләләрне белергә тиеш. Язучыга әдәбият теориясен дә, дөрес язу кагыйдәләрен белү дә мәҗбүри. Ул теләсә нинди галим белән бәхәскә керә алырга тиеш.
Сәгыйт Агиш белән Гайнан Хәйри өчен бу очрашу зур сабак була. Алар үзләрен аяктан егардай көчле, әмма шифалы яңгыр астыннан үткәндәй сизәләр.
1927 елга кадәр бабам Туфанның шигырьләрен укып, иҗатын өзлексез күзәтеп барса да, үзе белән әле очрашканы булмый. Яраткан шагыйре белән ул Казанга укырга килгәч очраша. Шул ук елны Казанга Әстраханнан Габдрахман Минский, Баш- кортстаннан Әмирхан Еники, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим, Пермьнән Демьян Фәтхи килә. Бу яшь язучылар барысы да әдәби түгәрәккә йөриләр, һәр вакыт дип әйтерлек түгәрәк утырышларында Һади Такташ белән Хәсән Туфан катнаша.
ГҮЗӘЛ АГИШЕВА ф МӘҢГЕЛЕК ДУСЛЫК
Түгәрәкнең җитәкчесе дә, аерым бер планы да булмый. Арадан берсе:
— Кемдә нәрсә бар? — дип сорый.
Кыюраклары бүлмә уртасына чыгып, я шигырь, я хикәя укый. Шигырьләрне тик- шергән вакытта Такташ Байрон белән Гетене искә ала, Кутуй белән Туфан телендә күп вакытта Маяковский була.
Түгәрәккә күп халык йөри, аларның кайберләре Такташка, кайсылары Туфанга иярергә тырыша.
Такташ белән Туфан поэзиясенә булган мәхәббәтен бабам гомере буена саклый. Ул бик еш кына «Бибиевләроне, «Ак каеньны, «Кайсыгызның кулы җылы» шигырьләрен укый иде. Кайвакытны минем радио тыңлап утыруымны күрсә, әкрен генә килер иде дә: «Туфан агайның шигырьләрен бирәләр», — дип әйтер иде.
Татар әдәбияты белән бабам һәр вакыт кызыксынып тора иде. Соңгы елларда аның күзе бик зәгыйфьләнде, үзе укый алмый башлады, аның өчен һәр вакыт әбием укый иде. Яки ул сәгатьләр буе радиоалгыч янында утыра, бу аның әдәби кичәләрне, Казан концертларын тыңлаган сәгатьләре була иде.
Мин шулай кечкенәдән үк бабам авызыннан Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Әмирхан Еники, Габдрахман Минский исемнәрен ишетеп үстем. Ул алар турында истәлекләр язды, иҗатлары турында мәкаләләр белән чыкты. 1964 елда ул «Якташлар» дигән повесть тәмамлады. Сәгыйт Агиш бу хезмәтен үзе белән бергә Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган Муса Җәлилгә багышлады.
1975 елның 7 январенда Сәгыйт Агишка 70 яшь тулган булыр иде. һәм ул үзенең якын дуслары белән яңадан очрашыр иде. Аларның йөзенә ук иелеп карар иде дә, таный алса, балалар кебек шатланып кычкырып җибәрер иде. Әйе, ул таягын шакылдатып шаулап йөрер, дусларының кулларын кысар, шаярыр, көләр иде. Юбилей көннәрендә ул гадәттәгедән яшьрәк күренгән булыр иде. Чөнки ул күңеле белән һаман яшь булды.