Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ ИНЕШНЕҢ БАШЫ


у инеш оператив картада, кызлар кулының зәңгәрсу тамыры кебек, бормаланып ята, ә үзе җеп калынлыгында гына, окоплар каршымдагы урында аның киңлеге ун метрдан артмый. Капитан Огле картага караган көе, бу инеш кайдадыр зур елгага коя, ә елга үзенең суларын диңгезгә илтә, дип уйлый.
Елгалар үткән юл турында Огле әле сугышка хәтле үк, дөньяда бар нәрсәдән дә ныграк туган с*-. җирендәге суларны сагынганда уйлый иде. Алар- ны ул биредә, сазлыкта утырганда да сагына. Ләкин бу турыда уйларга вакыты гына калмый аның.
Яр буендагы землянканың һавасы дымлы, тынчу һәм граната ярылгандагы кебек әчкелтем ис килеп тора. Ә бүрәнә стеналар артында әкрен генә таң атып килә. Тал агачлары җилдә туктаусыз шаулап утыра һәм вак дулкыннар чапылдый. Капитанның яралы аягы тагын бот төбенә кадәр сызлый башлады.
...Алар иптәшләрен кичә, эңгер-меңгер төшкәч, алыштырдылар. Төн уртасында яңгыр башланды. Рота элекке позицияләргә — берничә атна элек, каты 'Сугышлардан соң алынган окопларга урнашты. Ул сугыштан соң озак та үтми, полк ялга киткән иде, шунлыктан капитанның бу тирәләр турындагы мәгълүматы бик аз булды. Яңадан кайтып, позицияләрне тикшереп чыккач та ул шушы берничә көн эчендә хәлнең үзгәрмәвенә ышанды. Бары тик табигатьтә көзге төсләр генә арта төшкән иде.
Окоплар кызыл балчыклы яр буйлап сузылганнар, яр читендә осколкалар тиеп сирәкләнгән, пулялардан яргаланган куаклар үсә. Елганың каршы як яры биегрәк булып, сөзәк иңкелле тауга әйләнә, әле күптән түгел иңкелдә авыл булган. Хәзер аның картадагы исеме калган да, кайчандыр күләгәле аллея булган урынны күрсәтеп, янып көйгән тал агачы гына утыра. Җимерелеп беткән авыл читеннән калкулык тагын да текәләнеп китә, ә аның нәкъ түбәсеннән немецларның алгы позициясе үтә.
Ялангач тау битеннән шылт иткән тавыш та килми. Үзәнлек һәм яр буенда үле тынлык. Ләкин моңа беркем дә алданмый.
Огле елганың үзән белән кисешкән җирендәге ротаның сул флангы- сындагы оборона системасыннан риза түгел иде. Тал, шомырт һәм
Б
абага белән капланган үзән шактый ара немец позицияләренә параллель бара да кинәт борыла һәм мәгарә авызы сыманрак бер урын ясап, авылның көньягында елга ярына ук барып җитә. Шуннан ишетелгән сирәк атыш тавышлары җир астыннан килгәндәй булып яңгырый. Бу тавыш баштарак капитанның игътибарын артык җәлеп итми. Әмма ул бу турыга немец снайперларының атып торуларын, аларның пулясын- ф нан ялга киткән ротаның командиры һәм берничә кызылармеецның һәлак булуын исенә китерә. Огле тагын картага күз төшерә, ату тавышларына колак сала һәм авылдан аталар дигән фикергә килә. Моның өчен үзән җайлы урын түгел. Землянка почмагында, адашып калган бала кош кебек, кыр телефоны пнпылдый. Элемтәче, линияләрне тикшереп, я «Чыршы», я «Нарат», я «Имән» яки «Каен» белән сөйләшә. Огле бераз гына түземсезлек белән аның сөйләшеп бетергәнен көтә. Ләкин сабырсызланып телефонистны бүлдерә дә команда пунктына Төймәчекне алып килергә боера.
Берничә минуттан кечкенә буйлы бер кыз керергә рөхсәт сорый. Сугышка кадәр бу кыз оек фабрикасында сортировщица булып эшләгән. Амың чын исеме Дайна Лиепа. Төймәчек дигән кушаматны кызга санбаттан Огле ротасына күчкән көнне, снайпер винтовкасыннан ике немецны атып алгач та биргәннәр иде. Ни өчен шундый сәер кушамат тагуларын Дайна үзе аңламый калды.
Кызга нинди генә кием бирсәләр дә, барысы да аның юка иңбашыннан төшеп, нәзек билендә капчыкланып торды. Сугыш тынган араларда ул аларны үзенә яраклы итеп тегәргә ашыкты. Бары тик касканы гына үзгәртергә мөмкин түгел иде. Ияк астыннан каеш белән бәйләп куйсаң да күзгә төшеп тора, я ак маңгае өстенә үк күтәрелә. Аның җилдә кызарган йөзе каска күләгәсендә тагын да карарак булып күренә.
Огле күп сүзле кеше түгел. Бу юлы да ул хәрби заданиене аңлата торган берничә фраза белән генә чикләнде. Тәмәкедән саргайган бармагы белән кирәкле урынны күрсәтте дә Дайнага китәргә кушты...
Кыз иелмичә дә ишектән чыгып китте.
Кичүгә сиздермичә генә барып җитәрлек юлны ул озак эзләде, аннары суга ауган агач ботакларына басып елга аша чыкты. Снарядлар казып бетергән уң як яр буйлап сазга бата-бата килде дә, үзәнгә җиткәч, яшел куаклар арасына кереп югалды.
Аягы катырак җиргә тиде. Моннан баруы җиңелрәк иде. Ләкин бу юл белән тагы да алгарак бару куркыныч Саргая башлаган абагалар аша бормалы яр өстен күрү мөмкин түгел. Дайна кебек үк задание алган дошман снайперының һәр адымда сагалап торуы мөмкин. Җитмәсә, үзәннең миналанган булуы да бар. Бу фикерләр Дайнаны юлын үзгәртергә һәм барасы җиренә икенче яктан китәргә мәҗбүр иттеләр.
Елгага авып төшкән агач астыннан иелеп чыккач, ул борылып карады. Су буендагы куаклыклар арасыннан бер кеше үтәрлек кенә урман межасы сузылган Аның аша яр буе, ак каеннан салган күперчек күренеп тора иде. Бу межаның кинәт очравына гаҗәпләнсә дә. Дайна, снайперга хас күзәтүчәнлек белән, аны яхшылап өйрәнде
Кыз, саргаеп килгән чирәмгә сеңеп китәрдәй булып, терсәкләре һәм тезләре белән этә-этә, озак шуышты. Каскасы күзенә төшсә, җиргә төртеп күтәрә, йөзеннән тир агып, чигә тамырлары сулкылдый башласа, яңагын салкын җиргә куеп тора иде. Шуннан соң җир салкыны белән тәненә яңа көч кайткандай була.
Җил тынды. Яңгыр да туктады. Болыт арасыннан сыек кояш нурлары күренде. Бу вакытта Дайна авылның көнчыгыш читенә килеп җиткән иде инде. Сәгать ярымга ул бары тик өч йөз метр гына ара
ЯН ГРАНТ ф КЕЧКЕНӘ ИНЕШНЕҢ БАШЫ
•китә алды. Аның бер вакытта да шулай әкрен кыймылдаганы юк иде. Булса да, беренче адымнарын атларга өйрәнгәндә булгандыр. Дайна сугышчан хәзерлеккә китерелгән винтовкасына каннар яңагын куеп күзәтә башлады.
Авыл нәкъ нейтраль полосаның уртасындагы калкулыкта утыра. Аны икегә бүлгән үзәк урам олы юлга чыга. Ике якка да үлән баскан тыкрыклар китә. Әремнәрне аралап, запас позицияләр әзерләгәндә Даннаның күзенә фундамент калдыклары, җимерелгән мичләр күренеп китә. Бар җирдән дә каннар көл һәм көек исе килә. Тып-тын. Сирәк- мирәк кинәт исеп киткән жил генә хәрабәләр өстеннән үтеп, җирдә яткан түбә калайларын әкрен генә дөбердәтә. Ә дошман яшеренгән...
Инде кич җитеп килә. Көнбатышта күк йөзе аксыл-сары төскә керде. Кинәт кенә немец пулеметы тырылдап куйды. Аңар икенчесе, өченчесе кушылды. Алар төбәмичә генә аталар иде. Дошманны караңгы төшеп килү борчый. Яктыртучы пулялар шартлап җиргә кадалалар.
Дайна пулемет ояларын күрергә теләп башын күтәрә төште. Яр буенда, көндез ике дзот күренеп калган җирдә, пулеметлар юк иде. Болыт артына кереп барган кояшның сонгы нурлары туп-туры йөзгә төшә, шунлыктан тирә-якны яхшылап күрергә дә мөмкин түгел. Пулеметлар берсе арты берсе тындылар. Соңгы пулялар талга барып тиде. Утлы ук аның бердәнбер ботагын кыеп төшерде. Тал ботагы сәер тавыш белән агач кәүсәсе янына ауды. Баш очында сирәк йолдызлар кабынды.
Кире кайтырга вакыт иде. Кызганыч — бу юлы аңа бер тапкыр да атарга туры килмәде. Дошман көн үткән саен саграк була бара.
Караңгы төшкәнне көтеп ятканда. Дайна медсанбатта эшләгән вакытын, яралыларны бәйләгән чакларын, аларны санитар машиналарында озата баруларын уена китерде. Ул чагында аны, сугыш өчен бик аз эшлим, дигән фикер туктаусыз борчый иде. Ул чагында илебезгә сугыш белән килүчеләрнең берсен генә булса да уз куллары белән үтерсә, үзенең бурычын үтәгән булыр күк тоела иде.
Шулай итеп ул снайпер булды. Ул үтергән беренче немец сазлыкта чергәндер дә инде. Хәзер аның хисабында алтмыш, ләкин ул да тулысыңча үч алу түгел әле. Соңгы оккупантны үтереп бетергәндә генә үч алу булачак!
Дзилна һәлак булгач, комсомол җыелышымда Дайна дусты өчен үч алырга вәгъдә иткән иде. Шул вәгъдәсен үти алуы турында хәбәр итә алмасмы икәнии ул?
Караңгы төште. Томан күтәрелә башлады. Утлы пулялар караңгыда сирәк-сирәк кенә сызылып үтәләр. Ракета яктыртканда җиргә ятып, ул сүнгәч тагын торып, Дайна елгага таба китте.
Ә икенче көнне ул таң атканчы ук кузгалды. Тирә-якта соргылт караңгылык иде. Җирне куе томан каплаган. Кичүдә, суга егылып төшмәс өчен, һәр адымны капшап атларга туры килде.
Вакыт-вакыт караңгыдай:
— Тукта! Кем килә? — дигән тавышлар ишетелеп торды.
Часовой тавышлары иде ул. Дайна пышылдап кына парольне әйтте һәм алар бере арты бере артта калдылар.
Әгәр томан булмаса, бу берничә метр араны ул күз йомып та үтә алыр иде. Ул һәр вакыт киткәндә дә, кайтканда да караңгыда йөри. Томан булуы гына комачау итә. һәр вакыт аңа дөм караңгы масса артында кемдер^ йөри, менә-менә аннан немец фигурасы килеп чыгар кебек тоела. Дайна еш кына иелеп җиргә колагын куя, озаклап караңгылыкка карап тора. Ләкин үзенең йөрәк тибешеннән башка берни дә ишетми.
Аягы үләнгә сөртенә башлагач, ул цельгә ерак калмаганын аңлады. Ләкин томан монда да, цель янында да бар нәрсәне танылмаслык итеп үзгәрткән иде. Дайна кичә әзерләгән позицияләренең берсен, иң аргысын, көчкә табып алды. Снаряд шартлаган җирдәге чокырны ул кичә әрем ботаклары белән каплаттырган иде. Әле вакыт бар. Ашык- ♦ маска һәм позицияне яхшылап әзерләргә була.
Дайна нәкъ авыл читендә ята. Ихтимал, алда яки аның белән янәшә үк, немец разведчиклары я снайперлары ятадыр. Сугышта андый хәлләр дә була. Үлән сабагын тешләп Дайна томанның кайчан күтәрелү мөмкинлеге турында уйлый, ләкин әлегә аның бернинди билгеләре дә сизелми. Түземлелек белән көтәргә генә кала.
Салкын булып китте. Каскага кыр тычканы килеп бәрелде һәм чыелдап оясына кереп качты. Дайна сискәнеп башын күтәрде. Шул вакыт аның йөзенә салкынча дымлы җил китереп бәрде.
«Яхшы,— дип уйлады Дайна,— тиздән томан күтәрелер».
Инде таң атып килә. Ләкин тирә-як элеккечә үк тып-тын әле. Кинәт әйләнә-тирә яп-якты булып калды. Томан тиз таралды, дошман позицияләре күренә башлады. Кичә күренгән дзотларның берсе янында каскалы озын немец басып тора иде. Томан күтәрелүгә. Дайна кебек үк, ул да аптырап калган, ахры. Күкрәгендәге бинокленә һәм аерым бер нәзакәтлек белән сигаретын авызына китерүенә караганда ул офицер булырга тиеш иде.
Бу иртәнең беренче ату тавышы кинәт кенә камчы шартлаткан күк яңгырап китте. Немец егылды. Прицельдән күзен алмыйча гына Дайна винтовкасын яңадан корды һәм күзәтүен дәвам итте. Дошманның яраланган булуы бар, тагын пуля тимәсен өчен хәйләләп ятуы мөмкин. Немец балчыктан өелгән тәбәнәк вал артында чалкан ята. Бу вал аны дзот ягыннан каплап тора. Бинокльдән немец кулындагы сигаретның төтенләп торуы һәм бераздан сүнеп китүе күренде.
Ату тавышын немецлар әллә ишетмәделәр, әллә ишетеп тә әһәмият бирмәделәр. Ләкин иртәме, соңмы алар офицерның юкка чыгуын сизеп алырлар, күзәтүне көчәйтерләр, ихтимал, Дайнаны эзли дә башларлар...
Чыннан да, берничә вакыттан соң дзот янында икенче солдат күренде. Ләкин Дайна, ничек кенә тырышмасын, аңа төби алмады. Немецның кечкенә генә хәрәкәтчән башы һәр вакыт нәрсәгә булса да ышыкланып өлгерә иде. Киеренкелектән кызның күз алды караңгыланды.
Немец үтерелгән офицер янына шуышып килде. Ул башын бераз күтәрде дә бер генә секундка авыл ягына карап торды. Шул җитте дә. Аяз һавада яңгырап киткән ату тавышыннан соң немецның кулы көзән җыергандагы кебек калтыранып куйды, уч тутырып сутлы балчык йомарлады...
Дайна төбәмичә генә рәттән берничә тапкыр атты. Ул үзенең позициясен ачарга һәм дошманның бер генә ут ноктасын булса да күреп калырга теләгән иде. Ул ялгышмады: минут та үтмәде, беренче пулялар сызгыра да башлады.
Ләкин Дайна ул урында юк иде инде. Кичәге пулеметларның берсе тырышып аның калдырып киткән позициясенә ата. Кыз үзенең яна позициясендә, янган бүрәнәләр арасындагы ярыктан карап, пуляларның җиргә кадалып керүләрен күрде. Озак аттылар. Бер туктадылар, тагын башладылар. Дайна бөтен игътибарын биреп, пулемет аткан җирне эзләде. Менә, менә, биредән ата дип уйлап та бетермәде, пулемет туктап калды. Берничә тапкыр шулай булды, ә яңадан ата башлагач. Даннага ул инде икенче җирдән бәрә кебек тоелды. Кызның күзе яшьләнде. Ул, күзләрен кысып, маңгаен кулы белән каплады,
ЯН ГРАНТ ф КЕЧКЕНӘ ИНЕШНЕҢ БАШЫ
ләкин күз алдында һаман ут уйнады. Җирдән салкын бәрә башлады, кич җитә иде. Дайна ут ноктасын нинди тырышлык белән эзләсә, немец пулеметчысы да шундый ук үҗәтлек белән атуында булды. Ул утын шикле күренгән һәрбер урынга күчерде, пуляларын бөтен авыл буена сипте. Аларның кайберләре күптән ташланган траншеядә Дай- наны яшергән бүрәнәләрнең өске катын тишеп үтте.
Ниһаять, ул немец окоплары алдында ниндидер хәрәкәт барганын сизде. Дайна бу урынны җентекләбрәк күзәтә башлады. Искитәрлек берни дә юк кебек үзе. Шулай да... Ул ниндидер кара әйбернең сул ягына төбәде дә, пулемет тырылдый башлагач, атып җибәрде. Пуля, ком өере күтәреп, күләгәдән берничә адым читкә килеп тиде. Дайна траншея буйлап сулгарак каерылды һәм тагын дүрт тапкыр рәттән атып җибәрде. Тузан күтәрелде, тып-тын булып калды. Яралы солдат пулемет яныннан читкә шуышып китте. Икенче пуля аны окоп ялында куып җитте. Калкулык артында, барабан каккан күк, тавышлана башладылар. Бу тавыш бик таныш иде: дошман минометы атарга тотынды. Дайна җиргә сыенды. Колак тондыргыч тавыш чыгарып, берьюлы өч мина ярылды, берсе аңа бик якын төшкән иде. Мина кыйпыл чыклары һәм кирпеч ватыклары ява башлады. Дайна тузан йотып, җирне дер селкеткән шау-шуны тыңлап ята. Аның колагы тонган Каскасына авыр таш килеп тигәч, тәне катып калгандай булды. Башы ярылырлык булып авырта иде. Күз аллары караңгыланды һәм ул, бөтен көче белән, аңын югалтмаска тырышып ятты.
Ничек тә мәктәп янына барып җитәргә кирәк иде. Аның исән калган бетон почмагы ооколкадап сакланырга ярдәм итәчәк. Миномет тына төшкәч. Дайна металл белән казылып беткән, төтенләп торган жир буйлап шунда таба шуып китте. Баш артының авыртуы әкренләп басылгандай булды.
Ә дошман атудан туктамады. Артиллерия авылның икенче башын тетә иде. Ут өере әкренләп мәктәпкә таба да якынлашты. Монда калу ииде мөмкин түгел иде. Дайна тагын кузгалып китте. Үзәнгә ул елга аша авып төшкән агач турыннан килеп чыкты. Колакта әле һаман мина тавышы. Дайна арыган гәүдәсен рәхәтләнеп турайтты. Кинәт ботак сынган кебек тавыш ишетелеп китте. Кыз тиз генә җиргә капланды. Тагын урман межасы күренеп китте. Дайна тын да алмыйча хәрәкәтсез ята Немец снайперының пулясы агач ботагына килеп тигәнгә генә исән калганлыгын аңлый ул. Инде үзенә дә чират җитте, ахры...
Ләкин көтелгән ату тавышы кабатланмады. Моннан файдаланып калырга кирәк аде. Ул сазлыктан кулларын тартып алды, аякларын чыгарды да җайлабрак ятты. Аңар атмыйлар. Бу хәл кыюлык бирә: Дайна винтовкасын төби башлады. Нәкъ шул вакыт күзгә күренмәгән дошманның пулясы аның яңагына тия язып узды, пуляның кайнарлыгы битен пешереп китте. Димәк, ул яшеренгән урын бик үк ышанычлы түгел. Кыз тирә-ягына карап алды. Урман межасы аша ак күпер күренеп тора иде. Күпердән капитан Огле килә. Ротаның элекке командирының ничек һәлак булуын да Дайна шунда ук аңлап алды. Ул тынын кысып көтә башлады. Ләкин ату тавышы ишетелмәде. Ул арада капи-тан күздән югалды. Немец снайперы үзенең яшеренгән урынын сиздерергә теләми дип уйлады Дайна. Юкса, ул күптән көтелгән мөмкинлекне ычкындырмас иде.
Шунда Дайна күп сыналган хәйләне кулланмакчы булды. Сакланып кына каскасын салды да елгадан алган казык башына элде, аннары алгарак сузып бераз югары күтәрде һәм күзәтә башлады. Озак көтәргә туры килмәде абага яфраклары арасыннан атып та җибәрделәр. Каска тәгәрәп төште. Дайна винтовкасын иңбашына кысты. Ул озак итеп, җентекләп төзәде. Имән бармагы әкрен генә курукка басты.
Кыз тагын каскасын күтәреп куйды. Абага арасыннан атмыйлар иде инде. Дайна винтовкасын яңадан корды да. абага яфракларын аралап, шуышып китте...
...Пуля немец снайперының йөзенә килеп тигән иде.
Дайна КПга килеп җиткәндә тәмам караңгы төште. Капитан Огле землянкасында ниндидер елгалар турында сөйләшеп утыралар иде, нигәдер аның да исемен телгә алдылар. Дайна котчыккыч арыганлык сизеп, тыштан ишек яңагына сөялде.
— Бөтен елгалар да башта кечкенә була. Кешеләр дә шулай...
Бу Огле тавышы иде.
— Баштарак бу кыз белән ни эшләргә дә белмәдем. Ни киертсәң, шул зур була. Винтовка приклады иңбашы хәтле ике, ә киеменә үзе кебек ике кыз сыярлык. Беренче задание биргәндә мондый тар җилкәләр өчен сугышның артык авыр нәрсә икәнен дә белдем, билгеле. Ләкин иң авырын аның үзенә күтәрергә туры килде...
Дайна, башын иеп, авыл ягыннан көл һәм дары исе китергән җил кыштырдавын тыңлый иде. Аның янына часовой килде:
— Сине анда көтәләр, Төймәчек,— ди ул.
Ул керүгә сөйләшүдән туктадылар. Телефонист аппараты белән булыша башлады, ә Огле кызның донесениесен тыңлап, үтерелгән немецның документларын алды. Фоторәсемгә карагач, аның кызыксынуы арта төште, язуын кычкырып укый башлады:
— Марта Шеер.
Шул вакыт телефон шалтырады. Капитан Оглены полк командиры чакыра иде. Дайна да, Огле да шунда бүленеп калган сүзне башка беркайчан да яңартмадылар.
Иртә таңнан безнекеләр һөҗүмгә күчеп, дошманны көнбатышка таба куып киттеләр.
в.