Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН БЕР РӘСЕМЕ


Кара диңгез пароход-чылыгында «Баймак» исемен йөртә торган бер пароход бар. Ә Баймак шәһәре—Башкортстандагы район үзәге. Менә шуңа күрә дә әлеге теплоход командасы белән Баймак районы хезмәт ияләре үзара дустанә элемтәдә торалар. Узган ел да Баймак рай оныннан теплоходка тагын бер делегация барып кайтты. Шул сәфәр вакытында без Одесса шәһәрендә үз районыбызның егерменче еллар комсомолы Җәләй Рәхмәтуллинны очраттык. Заманында ул Түбә приис- касында эшләгән, шуннан Совет Армиясенә алынган һәм үзенең бөтен гомерен диңгездә хезмәт итеп үткәргән. Җәләй Рәхмәтул- лин хәзер пенсиядә, герой шәһәрдә яши.
Очрашуыбыз вакытында ул безгә Мирхәйдәр Фәйзи белән бергә төшкән рәсемен бүләк итте. Күренекле драматург ул елларда Түбә приискасында китапханә мөдире булып эшләгән. Җәләй Рәхмәтуллин белән алар рәсемгә Баймак каласына комсомол киңәшмәсенә килгәч төшкәннәр. Рәсемнең артына драматургның үз кулы белән: «Актив комсомолец Җәләй Рәхмәтуллинга. Мирхәйдәр Фәйзи. 21 июнь, 1925 ел. Баймак авылы»,— дип язылган.
Б. СӘМИГУЛЛИН,
Башкоргстан АССРныж
Баймак ш&һера.