Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Татарстан язучылар союзы идарәсе пре-
видиумының һәм партия бюросының бер-
ләштерелгән чираттагы утырышында Язу-
чылар союзының кабул итү комиссиясе рас-
ланды. Комиссиянең председателе итеп А. М
Горький һәм Габдулла Тукай исемендәге
премияләр лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким,
членнары итеп Аяз Гыйлә- жев, Тихон
Журавлев, Рәис Даутов, Нил Юзиев иптәшләр
билгеләнде.
Узган елның 23 октябрендә Язучылар
союзы партия оешмасының отчет-сайлау
жыелышы булды. Партия бюросының отчет
докладыннан соң фикер алышуларда язучы-
лардан Риза Ишморат, Ләбибә Ихсанова,
Геннадий Паушкин, Туфан Миңнуллин,
Рафаэль Мостафин, Галимжан Латыйп, Гариф
Ахунов иптәшләр катнашты. Партия
оешмасының яңа бюросы сайланды. Аның
составына Сибгат Хәким, Гариф Ахунов. Зәки
Нури, Габдрахман Минский, Кояш Тимбикова,
Юрий Белостоцкий һәм Вакыйф Нуруллин
сайланды
Яна бюроның шул ук көнне үткәрелгән
утырышында оештыру мәсьәләләре каралды
Партия оешмасының секретаре итеп Вакыйф
Нуруллин сайланды.
Язучыларның Г Тукай исемендәге клу-
бында Татарстан АССР Министрлар Советы
Председателе Г И. Усманов язучылар һәм
китап нәшрияты хезмәткәрләре белән
очрашып, аларга республикабызда тугызынчы
бишьеллык барышында башкарылган һәм
башкарылырга тиешле эшләр турында сөйләде.
Аннары очрашуда катнашкан иптәшләрнең күп
кенә сорауларына жавап бирде
22 октябрьдә язучыларның Г. Тукай
исемеңдәге клубында «Казан утлары» жур-
налының 1974 елгы 1—6 саннарын тикшерүгә
багышланган жыелыш үткәрелде. Журналның
әлеге саннарында басылган әсәрләрне
анализлауга багышланган докладларны Рафаил
Төхфәтуллнн (проза). Зөлфәт (поэзия). Нур
Гынззәтуллин (тәнкыйть), Диларә Зөбәерова
(очерк, публицистика) ясадылар Фикер
алышуларда М. Әмир. Г. Ахунов. Р. Мостафин.
Ф. Хөа» ни иптәшләр катнашты.
<ЯШЬ ЛЕНИНЧЬЬНЫҢ ОЛЫ ЮБИЛЕЕ
Узган елның октябренда ВЛКСМныц
Татарстан өлкә комитеты һәм В И Ленин
исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының
республика советы органы — «Яшь ленинчы»
газетасының чыга башлавына 50 ел тулды. Шул
уңай белән 9 октябрьда Муса Җәлил
исемендәге опера һәм балет театрының тамаша
залында яшь корреспондентларның республика
слеты үткәрелде. Слетта КПССның Татарстан
өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев «Яшь
ленинчы» редакциясе коллективын һәм яшь
корреспондентларны газетаның 50 еллыгы
белән кот» лады, киләчәктә тагын да зуррак
ижади уңышларга ирешүләрен теләде Аннары
иптәш Вәлиев «Яшь ленинчы» газетасы
редакциясе коллективына КПССның Татарстан
өлкә комитетының түбәндәге котлавын
тапшырды.
гКАДЕРЛЕ ИПТӘШЛӘР!
КПСС өлкә комитеты сезне — журна-
листларны — пионер матбугаты активист-
ларын. балалар язучыларын һәм республиканың
күп меңләгән яшь ленинчылар армиясен олы
бәйрәм — <Яшь ленинчы» газетасының 50
еллыгы белән чын күңелдән котлый.
Ярты гасыр буена <Яшь ленинчы» газетасы
яшь буынны коммунистик идеаллар рухында.
совет патриотизмы һәм интернационализм
рухында тәрбияләп килде, балаларның дусты
һәм киңәшчесе булды, пионерларны һәм мәктәп
балаларын яңа җәмгыятьне төзүгә лаеклы
кешеләр булырга, партиябезгә һәм халкыбызга.
бөек Ватаныбызга, коммунизм эшенә лаеклы
булырга өйрәтте.
Газета һәр вакыт илебез һәм республи-
кабыз тормышы белән тыгыз бәйләнештә
тора, шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренең
мактаулы эше турында кызыклы һәм ма-
выктыргыч итеп сөйли, балаларда хезмәткә
һәм эшче профессиясенә карата, материаль
һәм рухи байлык тудыручыларга карата
хөрмәт тәрбияли, яшь ленинчыларның күп
төрле иҗтимагый-файдалы эшләренең ини-
циаторы булып тора, республикада пионерия
хәрәкәтенең киң үсешенә булыша
Газетаның, аның барлык активистлары-
ның бурычы — киләчәктә дә Коммунистлар
партиясе эше өчен идея ягыннан инанган,
тирән белемле, югары аңлы көрәшчеләр
тәрбияләү. КПССның XXIV съезды карарларын
үтәүдә уз өлешен кертү
•Яшь ленинчы» газетасының данлы юбилее
көнендә сезгә, кадерле иптәшләр, сезнең изге
эшегездә зур иҗади уңышлар, нык сәламәтлек,
бәхет телибез».
Татарстан язучылары исеменнән юбилярны
Язучылар союзы председателе, Тукай премиясе
лауреаты Гариф Ахунов котлады.
<Яшь ленинчы» газетасына тапшырылган
адреста түбәндәге сүзләр бар иде
*В И. Ленин эшләренең, республикабыз
тормышының, әдәбиятыбызның балалар
күңелендәге тантанасы булып гел яшәр
газетабыз син, еЯшь ленинчы»!
Син заман белән бер адымда барып ярты
гасырлык гомер юлы уздың. Син һәр вакыт
үзеңнең замандашларыңны — октябрятларны.
пионерларны һәм яшь комсомолларны — якын
һәм ерак дусны яратырга. илгә тугры булырга,
физик һәм рухи яктан көчле булып үсәргә,
батырларча яши белергә өйрәтәсең.
Татарстан язучылары өчен шунысы куанычлы,
син балаларның якын дуслары булган совет
язучылары белән кулга-кул тотынып эшлисең.
Бүгенге көндә совет кешеләренең героик
символы булып әверелгән Муса Җәлил һәм
Абдулла Алиш кебек язучылар синең битләрең
аша укучы белән сөйләштеләр. Син әле хәзер дә
Татарстанның танылган язучылары әйткән
кайнар сүзләрне укучыга җиткерәсең, яңа гына
кулына каләм алган яшь язучыларга чыныгу
мәктәбе булып торасың.
Синең гаҗәеп бер үзенчәлегең шунда ки.
син бүген илле яшьлек язучыларга гына түгел,
әдәбиятыбызның аксакалларына да. урта һәм
яшь буын язучыларга да. мәктәп стена
газеталарында беренче әдәби сүзләрен
әйтүчеләргә дә яшьтәш! Шуңа күрә сине
барыбыз да яратабыз, без барыбыз да синең
укучылар.
Кадерле яшьтәшебез гЯшь ленинчы»!
Сине гүзәл бәйрәмең белән котлыйбыз, олы
юбилееңны үзебезнең бәйрәм итеп кабул
итәбез һәм сиңа бәйрәмчә матур теләкләрдә
калабыз һаман үсештә бул, сөекле газетабыз,
безне шатландырып яшә һәм яшәгән саен
яшәрә бар».
Слетка килгән яшь корреспондентлар
партиянең Татарстан өлкә комитеты нәш-
риятының утырышлар залында язучылар һәм
журналистлар белән очраштылар
Очрашуда катнашкан Сибгат Хәким, Нәби
Дәүли, Хәсән Сарьян. Гәрәй Рәхим, Ләбибә
Ихсанова. Равил Фәйзуллин. Рөстәм
Мннгалнмов, Хәкимхан Халиков һ б. иптәшләр
пионерларны үзләренең язучылык эшендә
булган хәлләр белән таныштырдылар
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР. ОЧРАШУЛАР
Язучылардан Риза Ишморат. Мөсәгыйт
Хәбибуллнн, Рәдиф Гатауллин, баянчы Марс
Макаров, җырчы Рафаэль Ильясов Әгерже
районында булып кайттылар Алар кыр
батырларының район слетында катнашып.
колхоз алдынгыларын үзләренең яңа әсәрләре
белән таныштырдылар. Колхозларга барып,
авыл клубларында һәм мәктәпләрендә әдәби
кичәләр һәм очрашулар үткәрделәр Әдипләр
һәм артистлар китап сөючеләр белән
очрашулар үткәргән көннәрдә алдагы ел өчен
«Казан утлары» журналына язылучылар аеруча
күп булды. Районның байтак кына колхоз
идарәләре үзләренең алдынгы
механизаторларын, сыер савучыларын һәм
актив агитаторларын, бүләк итеп, колхоз
хисабына бер елга «Казан утлары» журналына
яздырдылар. Мәсәлән, Пушкин исемендәге
(председателе Хәммәт Исмәгыйлов, партком
секретаре Мидхәт Исламов). Чапаев
исемендәге (председателе Мохтар Шабаев,
партком секретаре Рәйсә Низамбиева).
«Рассвет» (председателе Касыйм Мөлеков,
партком секретаре Сәгыйт Тутаев), «Таң»
(председателе Равил Мин- галиев, партком
секретаре Гариф Гыймра- нов), «Татарстан»
(председателе Әнвәр Шәмсетдинов, партком
секретаре Нургали Мурзин). Жданов
исемендәге (председателе Котдус Салахиев.
партком секретаре Сә- гыйр Гобәйдуллнн)
колхозлар идарәләре үзләренең алдынгы
колхозчыларын «Казан утлары» журналының
бер еллык подпискасы белән бүләкләделәр.
Яшь шагыйрь Роберт Миңнуллин Куй-
бышев өлкәсенең Кошка районы. Иске
Фәйзулла авылында яшәүче авыру шагыйрь
Гакыйл Сәгыйров янына барып кайтты. Ул
Гакыйлне әдәбиятыбыздагы яңалыклар белән
таныштырды һәм шагыйрьнең яңа
шигырьләрен алып кайтып, «Яшь ленинчы»
газетасында бастырып чыгарды.
Әдипләребездән Гомер Бәширов һәм
Барлас Камалов Актаныш районында булып
кайттылар. Алар культура работникларының
район киңәшмәсендә катнаштылар һәм чыгыш
ясадылар. Татар Әжбие, Татар Суксуы һәм
Мари Суксу мәктәпләре укучылары һәм
«Гигант» колхозы хезмәт ияләре белән әдәби
очрашу үткәрделәр. Г. Бәширов Актаныш
районының «Коммунизмга». «Авангард»
колхозларында һәм Мөслим районының
«Маяк», Вахитов исемендәге колхозларында да
булып, хезмәт ияләре белән әңгәмәләр алып
барды.
Г Паушкин — республикабыз укучыларына
яхшы таныш журналист һәм язучы. Соңгы
елларда ул КамАЗ автогиганты төзүчеләре
янында еш булды, алар турында очерклар,
зарисовкалар ижат итте
«Ливадия» ял йортында ял итүчеләр белән
очрашу вакытында Г. Паушкин үзе-
яең нжаты, КамАЗ геройлары турында сөйләде,
китап укучыларны кызыксындырган күп кенә
сорауларга жаваплар бирде.
Шагыйрьләрдән Рәшит Әхмәтжанов. Фаил
Шәфигуллин. баянчы Марс Макаров, жырчы
Разия Гайнуллина республика- бызнын
Чирмешән районы авылларында әдәби-
музыкаль кичәләр үткәреп кайттылар. Ул
кичәләр бөтен союз авыл хужа- лыгы
хезмәткәрләре көненә әзерлек барган чорга
туры килде Шул форсаттан файдаланып.
колхоз житәкчеләре һәм партоешма
секретарьлары әлеге әдәби кичәләрдә үз
колхозларының хезмәттә алдынгы кешеләрен
<Казан утлары» журналына подписка белән
бүләкләделәр. «Жданов» (партоешма секретаре
Сәләхетдннов Газимжан. председателе
Мисбахов Акдәс), «Киров» (партоешма
секретаре Гыйләжев Арслан, председателе
Калимуллин Сираж). <50 лет Октября»
(партоешма секретаре Шакиров Габдрәүф.
председателе Билалов Тәүфыйк). «Алга»
(партоешма секретаре Гай- самов Зөфәр,
председателе Фәсхетдинов Радик). «Урал»
(партоешма секретаре Жнһаншин Мөхтәр,
председателе Фәттәхов Минәхәт), «Чишмә»
(партоешма секретаре Шәрәпов Гомәр,
председателе Әхмәтжанов Кәрам)
колхозларының һәркайсында алдынгы
колхозчыга, бүләк итеп, колхоз хисабына
«Казан утлары»на еллык подписка
тапшырылды.
«МОАБИТ ДӘФТӘРЕ» БЕЛОРУС
ТЕЛЕНДӘ
Муса Җәлил тарафыннан халкыбыз өчен
авыр сынау көннәрендә язылган шигырьләрнең
һәр юлы совет кешесенең батырлыгына,
чыдамлылыгына гимн булып яңгырый.
Белорус укучылары Ленин премиясе
лауреаты Муса Җәлил әсәрләрен тиздән үз
телләрендә укый алачак «Мастацская ли-
тература» нәшрияты 1975 елда чыгару өчен
аның «Моабит дәфтәре»н әзерләде.
КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ
Комеомол-яшьләрнең фидакарь хезмәт-
ләрен чагылдыручы очеркларның идея
эчтәлеген һәм сәнгатьчә эшләнешен яхшырту
максатыннан чыгып. ВЛКСМ өлкә комитеты
бюросы карары нигезендә «70 иче еллар
Корчагиннары» девизы астында иң яхшы
очеркка конкурс игълан ителгән иде Конкурс
барышында «Татарстан яшьләре» һәм
«Комсомолец Татарии» газеталары битләрендә
II авторның 12 очеркы басылды. Конкурс
йомгаклары буенча жюри тәкъдимен карап
тикшергәннән соң. ВЛКСМ өлкә комитеты
бюросы «Запастагы лейтенант». «Безнең
урамдагы Ринат абый» очерклары авторы С.
Хәйрет- днновны һәм «Мин һәм бригада» дигән
темага сочинение» очеркы авторы Т. Воро-
нова-Чернованы җиңүче дип тапты. Алар
«Волга» халыкара яшьләр лагеренда ял итү
өчен путевка белән бүләкләнделәр.
ВЛКСМ өлкә комитеты бюросы Р. Ха-
литовның «Хезмәт хакын белмәүче отряд». Ш.
Маннаповның «Люданың туган кен нәре», М.
Сальтинаның «Тормыш юллары гел такыр
булмый», М. Хөснимәрдәновның «Аңлатмалы
хатлар» очеркларының сәнгатьчә яхшы
эшләнешен билгеләп үтте Алар конкурста
актив катнашканнары өчен ВЛКСМ өлкә
комитетының Почет грамоталары белән
бүләкләнделәр.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
РСФСР Верховный Советы Президиумы-
ның 1974 ел, 23 сентябрьдә игълан ителгән
Указы нигезендә, совет музыка сәнгате
өлкәсендәге хезмәтләре өчен композитор
Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллинга (Хөснул
Вәлиуллнн) РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
РСФСР Верховный Советы Президиумы-
ның 1974 ел. 2 октябрьдә чыккан Указы
нигезендә, совет сынлы сәнгатен үстерү
өлкәсендәге хезмәтләре өчен республикабыз
художнигы Кондрат Евдокимович Максимовка
РСФСРның атказанган художнигы дигән
мактаулы исем бирелде.
«Яшь ленинчы» газетасының чыга баш-
лавына 50 ел тулу уңае белән һәм балалар
матбугатын үстерүдәге хезмәтләре өчен «Яшь
ленинчы» газетасының редакторы Венера Фәнз
кызы Ихсановага һәм газетаның жаваплы
секретаре Саимә Ибраһим кызы Ибраһимовага
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының 1974 ел. 8 октябрьдә игълан
ителгән Указы нигезендә, Татарстан АССРның
атказанган культура работнигы дигән
мактаулы исем бирелде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары
өчен Ленин комсомолы исемендәге яшь
тамашачылар театры артисткасы Анна
Ивановна Никитинага Татарстан АССРның
атказанган артисткасы дигән мактаулы исем
бирелде.
Совет культурасы өлкәсендәге һәм хезмәт
ияләрен коммунистик тәрбияләүдәге
хезмәтләре өчен Әлмәт дәүләт драма театры
директоры Фазыл Хәйретдин улы
Хәмәтднновка Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы дигән мактаулы исем
бирелде.
Яшиләр арасында нәтижәле тәрбия эше
эчен һәм «Яшь ленинчы» газетасының 50
еллыгы унае белән редакциянең бүлек мөдире
Илгизәр Кэли кызы Самигуллина Татарстан
АССР Верховный Советы Президиумының
Почет грамотасы белән, Нургали Хөсәен улы
Булатов (бүлек мөдире), Мәжнт Әһли улы
Валиуллин (өлкән корреспондент) Татарстан
АССР А\инистрлар Советының Почет
грамотасы белән бүләкләнделәр.
Үзләэенең әсәрләре белән «Яшь ленинчы»
газетасында актив катнашып, яшь буынны
коммунистик рухта тәрбияләргә булышлык
иткәннәре өчен һәм газетаның 50 еллыгы унае
белән әднпләребездән Гариф Ахунов, Ләбибә
Ихсанова, Равил Файзуллин, Ринат Харисов
ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы
белән бүләкләнделәр. Күп кенә язучыларга
«Яшь ле1!инчы»нын Юбилей грамотасы
тапшырылды.
ЯҢА КИТАПЛАР
Татарстан китап нәшриятында татар
әдәбияты классигы Шәри<р Камалның өч
томлык сайланма әсәрләренең беренче томы
басылып чыкты. Беренче томга язучының
хикәяләре, «Акчарлаклар» повесте һәм «Таң
атканда» романы кергән Язучының популяр
әсәрләреннән тыш, анда авторның «Хәйри —
комсомол», «Адәм үсә» һәм башка аз билгеле
булган хикәяләре дә урын алган.
Сайланма әсәрләрне Гази Кашшаф һәм
Ибраһим Нуруллин төзегән, Шәриф Камал
турында кереш сүзне Ибраһим Нуруллин жзган
Тиздән Шәриф Камалның сайланма
әсәрләренең икенче темы да басылып, уку-
чыларга барып житәчәк.
Мәскәүнең «Советская Россия» нәшрия»
тында Г Туканның «Шүрәле» поэмасы
басылып чыкты. Поэманы шагыйрь С. Лип- кин
тәржемә иткән. Рәсемнәрен Ленинград
художнигы Фәйзерахман Әминов эшләгән.
УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШЛАР
ТАССР дәүләт жыр һәм бию ансамбле,
Мәскәүдәге уңышлы концерттан сон Горький
шәһәрендә булып, тамашачыларга өч концерт
бирде. Программада илебез һәм татар совет
композиторлары әсәрләре, халык жырлары һәм
биюләре иде. Аларны 10 меңгә якын кеше
тыңлады.
КЫЗЫКСЫНЫП КАРАДЫЛАР
Башкорт дәүләт курчак театры респуб-
ликабызның Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Түбән
Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә гастрольдә
булып китте. Театр коллективы «Зәңгәр
мәрҗәннәр» («Тормышка ашкан өметләр
утравы») спектаклен алып килгән иде.
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
К.. Гаделшин тарафыннан сәхнәгә куелган ул
спектакльне нәни тамашачылар яратып карады.
Бөгелмәнең крайны өйрәнү музеенда
художник Николай Осокин әсәрләренең
күргәзмәсе булып үтте. Анда Н. Осокин- ның
алтмышлап әсәре куелган булып, шулар
арасында промышленность темасына
ясалганнары да («Баулы калкулыклары»,
«Карьерда»), пейзажлар да («Кыр», «Март»,
«Якшәмбе көнне», «Каеннар»), портретлар һәм
натюрмортлар да бар иде. Күргәзмә
художникның якташлары — бө- гелмәлеләрдә
жылы тәэсир калдырды.