Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ РӘХМӘТЕБЕЗ


«Казан утлары» журналын үз өйләренә алдырып укучылар саны гел арта
килә. 1965 елда ул 24500 данә тираж белән басылган булса, быел аңа 90500
кеше язылды. Димәк, аның битләрендә басылган роман һәм повестьлар,
хикәя, поэма һәм шигырьләр, очерклар һәм тәнкыйть мәкаләләре,
культурабызга, тарихыбызга кагылышлы һәм күп төрле башка материаллар
укучыларның күңеленә хуш. килә дигән сүз. Шул ук вакытта бу факт
халкыбызның материаль һәм культура дәрәҗәсе үсә баруы турында да
сөйли.
Журналның һаман киңрәк тарала һәм популярлаша баруында «Союз-
печать» бүлекләре һәм агентлыкларының, элемтә бүлекләре хезмәткәр-
ләренең һәм, барыннан да бигрәк, җәмәгать тәртибендә газета-журнал
таратучы иптәшләрнең дә өлеше зур. Алар, журналны үзләре уку бе лән генә
чикләнмичә, аны үз хезмәттәшләренә, туганнарына һәм таныш-
белешләренә укырга тәкъдим итәләр, журналга язылырга практик рә вештә
ярдәм күрсәтәләр.
Бу ел өчен газета-журналларга язылу чорында тагын бер гыйбрәт алырдай
яңалык булды. Республикабызның күп кенә колхоз һәм совхоз идарә ләре үз
коллективларының алдынгы механизаторларын, ферма эшчеләрен һәм
төзүчеләрен журналга еллык подписка белән бүләкләделәр. Нәтиҗәдә
Татарстанда журналга язылучылар өч мең ярымга артты. Бу ел аны
республикабызда 31629 кеше алдырачак.
Безнең укучыларыбыз Советлар Союзының бик күп шәһәр һәм
авылларында яши. Үэбәкстан, Кыргызстан, Казагыстан, Таҗикстан, Төрк-
мәнстан союздаш республикаларында, Оренбург, Пермь, Куйбышев, Чита,
Чиләбе, Төмән, Свердловск, Горький, Ульяновск өлкәләрендә һәм башка
якларда аны яздырып алып укучылар — меңнәрчә. Күбрәге, әлбәттә, һәр
вакыттагыча, иң якын күршебез Башкортстанда була. Бу ел анда безнең
журналга 24435 кеше язылды.
Журналыбызны таратуда турыдан-туры актив катнашкан һәм шул
эшкә булышлык иткән иптәшләрнең барысына да редакция һәм редкол-
легия Татарстан язучылар союзы идарәсе һәм барлык татар әдипләре ис
меннән зур рәхмәт белдерәбез!
Яңа елда аларга эштә яңа уңышлар һәм тормышта яңа куанычлар
телибез!
Безнең журналга аны елның теләсә кайсы аенда ала башларлык итеп,
илебезнең теләсә кайсы почта бүлегендә язылырга мөмкин. Бөтенсоюз
каталогына ул 73210 номерлы индекс белән теркәлгән.