Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ РУС РЕВОЛЮЦИЯСЕНДӘ ТАТАРЛАР ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ БУРЖУАЗ ИСТОРИОГРАФИЯ


лебез эшчеләре һәм крестьяннары беренче буржуаз-демократик револю* *циягә күтәрелгән кеннәргә җитмеш ел тула. Изелгән һәм кимсетелгән «езмәт ияләре коточкыч Россия чынбарлыгына — царизм белән беренче мәртәбә коралга корал килеп сугышка керештеләр, өстенлек итүче сыйныфларга каршы һөҗүм игълан иттеләр. Питер һәм Казан урамнарында, Донбасс һәм Урал шахталарында, заводларында, Мәскәү һәм Мотовилиха баррикадаларында, Грузия һәм Идел буе авылларында — барлык урыннарда халык массалары яңа тәртипләр урнаштыруны: патшаны бөреп төшерүне, демократик республика оештыруны, алпавыт җирләрен конфискацияләүне, илдәге барлык җирләрне национализацияләүне, сигез сәгатьлек эш көне кертүне таләп иттеләр.
1789 елгы француз революциясеннән соң бернинди буржуаз-демократик резолюция дә 1905—1907 еллардагы рус революциясе кебек халыкара колач ала алмады. Бу очраклы хәл түгел. Бүтән буржуаз революциядән аермалы буларак. Беренче рус революциясе яңа тарихи чорда—империализм чорында булды. Безнең гасыр башында Россиядәге кебек социаль каршылыклар бер илдә дә андый ук кискен түгел иде. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр буржуаз-демократик революция өчен генә түгел, аны социалистик революциягә үстерү өчен өлгергән иде. Россиядә революцияне башкарып чыгарга сәләтле иҗтимагый көчләр — эшчеләр һәм крестьяннар бар иде инде. Царизмга һәм алпавытларга каршы көрәшкә аларны ленинчыл коммунистлар партиясе рухландырды һәм оештырды.
1905—1907 еллардагы революция шулай ук илебездәге күп санлы милләтләрне, шулар арасыннан татар халкын да, көрәшкә уятты. Беренче рус революциясенә татарлар актив катнаштылар. Бүтән милләтләрнең эшчеләре һәм крестьяннары белән бергә алар яшәп килә торган патша строеның нигез ташларын җимерергә фидакарь рәвештә ташландылар. Татар эшчеләре һәм крестьяннары, рус, украин, өэербәйҗан иптәшләре кебек үк, патша ялчылары пуляларыннан һәлак булдылар. Кызыл байракка аларның каны да сеңгән.
Татар хезмәт ияләренең Беренче рус буржуаз-демократик революциягә катнашуы күп кенә хезмәтләрдә сурәтләнгән. Г. Ибраһимовның «1905 елгы революциядә татарлар» дигән китабы шундый хезмәтләрнең иң беренчеләреннән берсе. Ул китап егерменче елларның уртасында татар һәм рус телләрендә басылып чыга. Соңрак бу теме Р. Рәимов, К. Фасеев, X. Хәсәнов һ. б. лар хезмәтләрендә яктыртыла.
Әмма бүтән рухтагы язмалар да юк түгел. Мондый язмаларның максаты вакыйгаларның асылын ачу түгел, ә бәлки каплап калдыру, фактларны бозып күрсәтү, революциядә сыйныфларның һәм партиянең роленә яла ягу. Бу язмаларның авторлары — «советологвлар, дөресрәге, империалистик буржуазиянең социаль заказларын үтәүче буржуаз галимнәр.
Совет тарихчылары мондый яла ягуларны читләтеп үтә алмыйлар. Аларның буры, чы: барлык «советолог»ларның, тарих фальсификаторларының чын йөзләрен фаш итү.
XX гасыр башында рус булмаган халыклар кыргый милли изү астында яшәделәр. Даими җәберләү, милли культураны мыскыллау, көчләп руслаштыру, халыкларның социаль үсешен һәртөрле юллар белән тоткарлау — рус царизмының карагруһ поли* тикасы шулардан гыйбарәт иде.
Әмма бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Икенче яктан, рус булмаган халыкларның хезмәт ияләре шундый ук авыр сыйнфый изелү кичерделәр. Төрле милләтләрнең алпавытлары, фабрика-завод хуҗалары, сәүдәгәрләре, банкирлары, кулаклары хезмәт халкының җилкәсендә яшәделәр, аның канын имделәр. Ә болар турында тарих фальсификаторлары дәшмиләр.
«Советологьлар татар буржуаз милләтчеләреннән (Г. Исхакый, М. Солтангалиев һ. б. лардан) «бердәм агым теориясен» үзләштергәннәр. Бу «теория» буенча, янәсе, татарлар революциягә кадәр интереслары гомуми булган бердәм масса булганнар һәм бердәм ислам диненә омтылганнар. Буржуаз тарихчылар, бу концепциядән чыгып, татарларны сыйнфый каршылыклардан азат булган социаль бердәмлек итеп сурәтлиләр.
Француз тарихчылары А. Беннигсен белән Ш. Келькеже болай дип язалар: «Татар җәмгыяте 1917 елның февраленә кадәр байлык иясе сыйныфы һәм шәһәр, авыл пролетариаты арасында чын антагонизм белмәде. Урындагы җир биләүчеләрнең зәгыйфьлеге аркасында татар крестьяннарының дәгъвасе тулысынча диярлек рус байларына каршы гына юнәлдерелгән иде һәм шулай итеп ул «социаль» характерда түгел, башлыча «милли» характерда иде. Ә Россия империясенең бөтен территориясенә таралган татар пролетариаты XX йөз башында революцион хәрәкәттә мөһим роль уйнады, әмма бу Бакуда, Себердә, Донбасста булды. Бу урыннарда да ул рус буржуазиясе белән дәгъвалашты» '.
Димәк, аларча, татар алпавытлары һәм кулаклары татар крестьяннарын түгел, әллә кемнәрне эксплуатацияләгәннәр, татар капиталистлары татар эшчеләрен түгел, әллә кемнәрне изгәннәр булып чыга. Тарихи фактлар татар җәмәгатьчелеге эчендәге сыйнфый дөньяны идиллик картиналарда сурәтләгән буржуаз тарихчыларның ялганнарын тулысынча фаш итә. Татар алпавытлары һәм морзалары — Алкиннар, Акчурин- нар, Халитовлар һәм башкалар — татар крестьяннарының да, рус, чуваш, удмурт һәм башка халык хезмәт кешесенең дә каннарын бертигез эчкәннәр. Алар ярлы татар крестьянының кулын да, аягын да кабаль договорлар белән бәйләгәннәр. Куп кенә крестьяннар, алпавытлардан арендага җир алып, уңышның яртысын аларга түләгәннәр, өстәвенә, алар өчен бик күп эшләр башкарырга мәҗбүр булганннар.
Кулаклар татар ярлыларының бик зур дошманы булган. Татар авылларында сыйнфый антагонизм торган саен кискенләшә барган. Мәсәлән, Казан губерна земствосы чиновниклары 1883 елда Тәтеш һәм Чистай өязләрендәге татар хуҗалыкларына статистик тикшерү үткәргәннәр һәм «югары һәм түбән крестьян катламнары арасында аерманың бик кискен» булуын билгеләп үткәннәр. Чистай өязенең Егоркин волостенда сөрү җире уртача чуваш хуҗалыкларына—1, 24; русларга — 0,87; татар хуҗалыкларына 0,71 дисәтинә туры килгән. Ә кулак хуҗалыкларында—1,53 (чувашларда). 1,07 (русларда); 1,65 (татарларда) дисәтинә булган7 8. Икенче төрле әйткәндә, татар хуҗалыклары өчен шул характерлы: татар ярлыларына сөрү җирләре иң аз туры килгән, ә кулаклар иң куп җир мәйданын биләгәннәр. Мондый фактларны күл китерергә мөмкин. Тагын бер мисал: Бөгелмә өязенең Бәйрәкә авылында 650 ярлы крестьян хуҗалыгына бары 2 мең 450 дисәтинә җир туры килсә, 43 кулак хуҗалыгы 3 мең 410 дисәтинә җир биләгән9.
7 A. Bennigsen et С. Quelquajay. Les mouvements nationaux chez les musulmans de Russie. Le «Sultangalievisme» au Tatarstan. Paris. Mouton, 1960. p. 44.
■ Л. Рубинштейн. Ленинчыл милли политика өчен көрәштә (nvc телендә). Казан. 1930. 22—23 битләр. 9 «Кызыл Татарстан». 21 октябрь, 1935 ел. № 243.
Бу саннарга аңлатма бирүнең кирәге юк, алар татар ярлы крестьяннарының җир- сеэлектән ни дәрәҗәдә җәфа чигүләрен, кулаклар һәм алпавытлар тарафыннан рәхимсез эксплуатацияләнүләрен ачык күрсәтәләр.
«Советолог»лар шулай ук татар эшчеләренең татар промышленниклары тарафыннан ерткычларча изелүләрен читләтеп үтәргә төрле юллар эзлиләр. Казан губерна- ф сындагы җирсезлектән, ярлылыктан интеккән татар крестьяннарының промышленность үскән районнарга эш эзләп китүләрен дә алар үз максатлары өчен файдаланырга маташалар. Казан губернасында да, Уфа, Оренбург, Сембер һ. б. губерналарда да < татар ярлылары татар буржуазиясенә ялланып эшли. Алар анда төрле Үтәмишевләр- < нең, Гобәйдуллиннарның, Арслановларның, Дибирдиевләрнең «барлык мөселманнарның бертуган» булулары турындагы икейөзле бугаз корытуларын үз җилкәләрендә q; татыйлар. й
Предприятиеләрнең күбесендә эшчеләр 12шәр, 14 әр сәгать, хәтта артыграк та tx эшли. Эшчеләрне штрафлар белән җәфалыйлар. Эш шартлары гаять авыр, куркыныч- = сыэлык техникасы бөтенләй юк. Күп кенә эшчеләр гарипләнә, хәтта һәлак була. '= Закир Рәмиеа приискасындагы татар эшчеләренең хәлен М. Гафури «Шагыйрь- С нең алтын приискасында» дигән автобиографик повестенда чынбарлыкта булганча ы сурәтли. Эшчеләр иртә таңнан караңгы төнгәчә эшлиләр, аларны штейгерлар мыскыллый. Шахталарда, әледән-әле туфрак ишелеп, кешеләр җир астында кала. Шундый >. авыр хезмәт өчен тиеннәр генә түләнә. Яшәүләре пычрак казармаларда. «Шахтада эшләп, кояшка чыккан эшчеләр төркемен беренче рәт күргәндә, кояш төшми тор- £ ган келәт астында саргылт, зәгыйфь һәм нечкә булып үскән үсемлекләр күз алдына ы килә», — дип тасвирлый М. Гафури ул замандагы татар эшчеләрен.
Татар капиталистлары Казаков, Файзуллин һәм Фәйзиннарның итек фабрикаларында (Мамадыш һәм Малмыж өязләре) татар балаларын да аяктан егылганчы эшләтәләр. Юеш чүпрәккә төрелгән балаларны агач көрәккә утыртып мичкә тыкканнар, чи итекләрне тезеп торырга мәҗбүр иткәннәр. Еш кына балалар өстендәге кием пыскып янарга керешкән... Ә татар капиталистлары, эшчеләрне эксплуатацияләүдән килгән акчаларны саный-саный, икейөзлеләнеп «мөселман туганнарына ярдәм итүләре» ' турында аһ оралар. Антагонистик сыйныфлар бар икән, димәк, халыкның төрле катламнарында уртак интереслар булу мөмкин түгел. Эшче сыйныфында — пролетар идеология, буржуазиядә — буржуаз.
Тарихи үсешнең объектив законнары һәр җәмгыятьтә ташкын булып үзенә юл яра. XIX гасыр дәвамында рус иҗтимагый фикере йогынтысы нигезендә татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте башлана. К. Насыйри, Г. Махмудов. Г. Ильяси һ. б. мәгърифәтчеләр, язучылар урта гасырлардан дәвам итә торган торгынлыкка каршы чыгалар, фикер йөртүдә ирек яклап чыгалар, шуның белән алдынгы иҗтимагый идеяләргә шытым бирәләр. XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар революцион демократларының (Г. Тукай, М .Гафури, Г. Камал һ. б. лар) дөньяга карашлары формалаша. Аларның дин әһелләреннән гомумән, шәригатьтән ачы көлүләре, югары катлау вәкилләренең чын йөзләрен фаш игүләре, иҗтимагый тормышта демократик идеяләрне алга сөрүләре халык массаларын уятуда зур роль уйнады.
Ниһаять, шул ук чорда татар хезмәт ияләре арасында марксизм-ленинизм идеяләре тарала башлый. Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов, Галимҗан Сәйфетдинов, Садыйк Сәгыев, Сибгат Гафуров, Зариф Сәфәргалиев. Миңнулла Вахитов һ. б. беренче большевиклар үзләренең актив эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Дөрес, Беренче рус революциясе алдыннан марксизм татар хезмәт ияләренең киң катламына тирән үтеп кермәгән була әле. Әмма аның торган саен киңрәк тарала баруы 1905—1907 елгы революция хәрәкәтендә татар эшче сыйныфы алдынгы вәкилләренең актив катнашуы турында сөйли.
Шулай булса да буржуаз тарихчылар буржуаз-демократик революция турында сөйләгәндә либераль буржуазиягә (татарларда да шулай ук) гегемонлык ролен ябыштыралар. Янәсе, алар революциядә иң актив катнашучылар.
Либераль буржуа революцион көч була алмады һәм булырга да мөмкин түгеп
1 «СССР пролетариаты тарихы» (рус телендә). Җынтык. 1 (17). Мәскәү.
1934 ел. 74—75 битләр.
МИДХӘТ АБДУЛЛИН
иде. Ул буржуаз-демократик революциянең җиңеп чыгуын теләмәде, ә реформизм позициясенә басты. Либералларның массалар хәрәкәтеннән һәм даими демократия, дән реакциядән куркуга караганда да күбрәк куркуын В. И. Ленин күрсәтеп киткән иде !. Бу сүзләр тулысы белән татар буржуазиясенә дә карый.
Татар буржуазиясенең «Иттифак-әл-меслимин» партиясе программасында бер генә дә революцион таләпләр юк иде. Бу турыда үзенең китабында Галимҗан Ибра- һимов та ачык итеп яза. «Иттифак» программасында кайбер либераль мотивлар булса да (мәсәлән, телләрнең тигез хокуклылыгын таләп итү), алар аның теп асылын билгеләмиләр иде. Г. Ибраһимов дәүләт строе һәм җиргә карата мөнәсәбәт турында өч мөһим мәсьәләне анализлый. «Иттифак»ның политик идеаллары шулар: дәүләт төзелеше — конституцион монархия; шәхси милек — кагылгысыз; крестьяннар җирне сатып кына алалар. Г. Ибраһимов «Иттифаквның программасына бу өч пунктын кертеп үз асылын күрсәтүен, чынлыкта русларның конституцион демократлар партиясе— кадетлар программасына охшаш булуын бик дөрес билгеләп үтте5. «Урал» газетасы исә иттифакчыларны түбәтәй һәм чалма кигән кадетлар дип бәяләде.
«Советолог»лар «Иттифак»ның эшчәнлегенә бик киң тукталалар: аның съездлары, съезд карарлары, Дәүләт думасындагы эшләре турында бик тәмләп язалар, әмма андагы әһелләрнең патшага табынулары һәм куркаклыклары турында бер сүз дә әйтмиләр. Ә фактлар иттифакчыларның эшчәнлеге демагогик нотыклар сөйләүдән, патша хөкүмәтенә дигән петицияләргә имзалар җыюдан, патшага тугрылыклы» турында адреслар юллаудан узмаганлыгы турында сөйли.
Татар либераллары маңгайларын ярганчы патшага табыналар, патша хәзрәтләренең гаилә членнарына сәламәтлек, озын гомер теләп гыйбадәт кылалар. Ill Дәүләт думасының мөселман фракциясе составындагы иттифакчылар патшага адрес җибәрү өчен тавыш бирәләр. Ә ул адреста: «Ышаныгыз безгә, падишабыз, без 17 октябрь (1905 ел — М. А.) белән яңартылган, Сез хөкемдар ихтыярындагы дәүләт строен ныгыту, ватанны тынычландыру, анда законлы тәртип урнаштыру өчен бөтен көчебезне, барлык белемебезне, тәҗрибәбезне салдык»,— диелгән була 3.
Иттифакчылар сыйфатындагы татар буржуазиясенең либераль агымыннан «сове- толог»лар 1906 елда оешкан «Таң» төркеменең юнәлешен «социалистик» агым дип аерым карыйлар. Беннигсен белән Келькеже карашынча, имеш, таңчыларның дөньяга карашы «саф социалистик», чөнки социаль өлкәдә алар «җирне социальләштерүяне, ә милли өлкәдә — «рус федерациясе эчендә мөселман Идел-Урал дәүләтләренең территориаль бәйсезлеген «алга сөрәләр...» 4.
Билгеле булганча, «җирне социальләштерү» идеясен народниклар уйлап тапкан, аннары аны эсэрлар үзләштергән. Чынбарлыкта исә «җирне социальләштерү» идеясе «социалистик» дип исемләнсә дә, вак буржуазия интересларын яклый.
Америка профессоры Р. Пайпс, таңчыларны эзлекле революционерлар итеп күрсәтергә тырышып, «кадетчыл «иттифак» белән алар арасында мөнәсәбәт салкын, вакыты белән дошманнарча иде»5 — дип яза. Вакыты белән таңчыларның кайбер шапырынуларын Пайлс революцион чыгышлар дип күрсәтергә тырыша. Таңчыларның, эшче-крестьян массаларына хыянәт итеп, татар либераль буржуазиясе белән элемтәгә керүен читләтеп үтә. Билгеле булганча, таңчылар «Иттифаквның I съездына катнашалар, ә III съездында бу «социалист»лар съездны ачу Һәм аның программасын төзү комиссиясенә кертеләләр. Алай гына да түгел, ул съездда таңчылар төркеме татар буржуазиясенә «дин һәм идеология мәсьәләсендә аның белән кулга-кул тотышып» барачагын белдерә. Төрле шапырынулар һәм шул ук вакытта буржуазия белән элем-
телендә). Казан.
һәм пантюркизм
4 A. Bennigsen und С. Quelquajay.
Der «Sultangalievismus» und die nationa-
listischen Abweichungen in der Tatarischen Autonomen Sowjetrepublik — «Forschungen zur osteuropaischen Geschichte», Band 7, Berlin, 1959, SS. 326 __________ 327.
5 R. Pipes. The Formation of the Soviet Union. Communism and Nationalism. 1917—1923. New York, Revised Edition, 1968, p. 16.
’ В. И. Ленин. Полн. собр. соч. (рус телендә). Т. 22. 48 бит.
- Г. Ибраһимов. 1905 ел революциясендә татарлар (рус 1926 ел. 161 бит.
3 А. Аршаруни һәм X. Габидуллин. Россиядә панисламизм тарихыннан. Мәскәү. 1931 ел. 38 бит.
тэгэ керү таңчыларның вак буржуаз икейөзлелеген ачык күрсәтә. Беренче рус революциясе җиңелгәч, таңчылар ачыктан-ачык һәм бөтенләе белән буржуазия ягына чыктылар. Бөек Октябрь революциясен алар кабул итмәделәр, ә таңчыларның лидеры Гаяз Исхакый Совет властеның куркыныч дошманына әверелде. Таңчылар дәгъва иткән «социализм» әнә шуннан гыйбарәт иде.
Буржуаз «советологвлар асылда кадетлар позициясендә торалар, чын революцион сыйныфларны — эшчеләр һәм крестьяннарны «икенче сорт» көчләр итеп кенә карыйлар. Беннигсен белән Келькеже, мәсәлән, болай дип яза: «Татар эшче сыйныфы... бернинди политик көчкә дә ия түгел иде» *. Бу тезисны аклау өчен «советолог»- лар татар эшчеләренең квалификациясе түбәнлеген, аларның вак предприятиеләргә таралган булуын, профсоюзлар оешмаларының Һәм житәкче кадрларның юклыгын күрсәтмәкче булалар.
Беренчедән, татар эшчеләренең төрле предприятиеләргә таркалган булуы — ул әле бернинди тупланган масса юк дигән сүз түгел. Татар эшчеләре күпләп-күпләп Донбасс шахталарында, Себер һәм Урал рудникларында, хәзерге Татарстан республикасы территориясендәге предприятиеләрдә—Алафузов, Крестовников предприятиеләрендә, казна заводында һ. б. ларда эшләгәннәр. Хәтта Беннигсен белән Келькеже дә Татарстандагы күп кенә предприятиеләрдә татар эшчеләренең 25—40 процент, ә Бондюг заводларында яртысыннан артык булуын танырга мәҗбүрләр. Икенчедән (монысы иң мөһиме), татар эшчеләре рус һәм башка милләт эшчеләре белән бер сафта көрәшәләр. Бу аларның царизмга каршы, буржуазиягә каршы көрәшләренең әһәмиятен көчәйтә. Интернационализм — буржуаз җәмгыятьтә бары тик пролетариатка гына хас сыйфат ул. Интернационализм пролетариат көрәшенең колачын киңәйтә, аны тулы җиңүгә китерә торган шартларны тәэмин иттә. Шуңа күрә татар эшчеләрендәге интернационализм хисе аларның зәгыйфьлеге түгел, ә көче. Шул ук вакытта «советолог»лар татар эшче сыйныфының «саф» татар большевистик группасын төзергә теләмәүләрен зәгыйфьлек билгесе итеп күрсәтмәкчеләр. Алар татар большевикларын туган телдә «Урал» газетасын чыгарудан ары китмәүдә гаеплиләр2. Шуның белән алар тупас рәвештә ленинчыл оештыру принципларын фальсификацияләргә тырышалар. РСДРПның II съездында ук В. И. Ленин үзләрен Россиядә еврей пролетариатының бердәнбер вәкилләре итеп дәгъваларга тырышучы бундчыларны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ә татар большевиклары, партиядә демократик централизм принципларын яклап һәм тормышка ашырып, үзләрен чын пролетар т интернационалистлар итеп таныттылар. Ә татар телендә чыккан «Урал» газетасына х килгәндә, ул татар хезмәт ияләре арасында марксистик-ленинчыл идеяләрне аңлату эшен көчәйтү максаты белән оештырылды, һәм бу берничек тә партиядә демокра- я тик централизм принцибына каршы килми иде.
Большевиклар партиясе җитәкчелегендә башка милләт эшчеләре белән иңгә-иң торып көрәштә татар пролетариаты актив политик көч булып ныгыды. Революцион давыл кузгалу белән үк, татар эшче сыйныфы көрәшкә кушылды. Экономик забастовкалардан башлап, эшчеләр политик таләпләр дә күтәрәләр. Эшчеләрдә революцион аңның үсешен эшчеләрнең яртысына якыны татарлар булган Алафузов заводлары мисалында күрергә мөмкин. 1905 елда гына да Алафузов заводларында январь, июль, ноябрь айларында өч забастовка була. Алафузов заводлары эшчеләренең революцион хәрәкәткә катнашулары турында С. Лифшиц болай дип яза: «Рус эшчеләренә караганда да катырак изелгән, көчлерәк эксплуатацияләнгән татар эшчеләр» стачкалар, кузгалышлар вакытында хәрәкәтнең авангардында булдылар. 6 июльдә, полиция кулга алганда, нәкъ менә татар эшчеләре «Алексей»ны ’ иң актив яклаучы булдылар. Алафузов эшчеләренең җәйге митинглары вакытында социал-демократ чыгыш ясаганда, аның тирәсендә татар эшчеләре сакта торды4». Әйтелеп үтелгәнчә, башка предприятиеләрдә дә татар эшчеләре забастовка хәрәкәтенә актив катнашалар.
1 A. Bennigsen und Ch. Quelquajay. Der «Sultangalievismus» und die national!»- tischen Abweichungen... S. 327.
3 A. Bennigsen und Ch. Quelquajay. Der «Sultangalievismus» und die nationalle- tischen Abweichungen... S. 327.
’ Профессиональ революционер C. A. Лозовскийның партия кушаматы.
4 С. Лифшиц. Беренче революция елларында (1905—1907 еллар) Казав (рус телендә). Казан. 1930. 64 бит.
10. «К. У.» 1*1. 145*
АБДУЛЛИН ф БЕРЕНЧЕ РУв РЕВОЛЮЦИЯСЕНДӘ ТАТАРЛАР
1905 елда Татарстанда революция давылының иң көчәйсен чорында наВорщик- ларның, столярларның, тегүчеләрнең, приказчикларның беренче профессиональ оешмалары барлыкка килә. Аннан тукучылар, металлистлар һ. б. ларның профсоюзлары оеша. Аларның төзелеше һәм эшчәнлеге башта ук интернационализм принцибы нигезенә корыла. Мәсәлән, Алафузов заводлары эшчеләре профсоюзы уставына: «Промышленность предприятиеләренең барлык эшчеләре, милләтләренә карамастан, союзга керә алалар...»1 — дип язылган була. Шуңа күрә татар эшчеләренә аерым милли союз оештыруның һич тә кирәге калмый, бу эшчеләр хәрәкәтенең зә-гыйфьләнүенә генә китергән булыр иде.
Рус һәм башка милләт эшчеләре белән бергә татарның аңлы эшчеләре 1905—1907 еллардагы революциянең барлык этапларын үтәләр. Алар большевиклар төзегән сугышчан дружиналар составына керәләр, рус эшчеләре белән бергә шәһәр думасы бинасын карагруһчылардан һәм гаскәрләрдән саклыйлар.
1905—1907 еллардагы революциягә «советологялар «политик яктан оешмаган» дип бәяләгән хезмәтчел крестьян массалары да актив катнаша. Фактлар Казан большевикларының крестьян массаларына үскәннән-үсә барган зур йогынтысы турында сөйли. 1905 елның җәендә үк губернаның 125 волостеннан сайлап җибәрелгән крестьяннар җыелышында большевиклар үзләренең программаларын һәм тактик карашларын аңлаталар2. Большевистик идеяләр крестьяннарда зур кызыксыну уята. Бу кызыксынуны канәгатьләндерү өчен большевиклар барлык мөмкинлекләрдән файдаланалар: эшчеләр яки студентлар авылларга барсалар, алар артыннан яшерен әдәбият җибәрәләр, крестьяннар белән җыеннар үткәрәләр. Мәсәлән, Морки авылыннан татар телендә прокламацияләр җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәләр 3. Тәтеш өязеннән иптәш Василийның («Мишель») Татар Карлангасына барып татарлар белән җыелыш үткәрүе, аңа 10 кеше катнашуы, бик теләктәш итеп каршы алулары турында язалар4.
Большевистик идеяләр тәэсирендә татар крестьяннарының көрәше кискенләшкән- нән-кискенләшә бара. Алар алпавытларга, морзаларга каршы күтәреләләр. Мәсәлән, 1905 елның апрелендә алпавыт Халитовларга каршы (Алабуга өязе) ике авыл крестьяннары күтәрелә. Алар алпавыттан җир таләп итәләр. Хәтта полиция дә аларга каршы корал кулланырга курка5. Шул ук өяздә татар крестьяннары князь Шәехгали йортын ут төртеп яндыралар, алпавыт урманын кисәләр6. Буа өязенең Кече Чынлы авылы крестьяннары 1905—1906 елларда алпавыт җирләрен үзбашка эшкәртергә керешәләр.
Эшчеләрнең һәм крестьяннарның революцион күтәрелеше патша монархиясенә, капиталистларга, алпавытларга үлем куркынычы тудыра. Бу инде либераль буржуаның коры шапырынулары гына түгел. Шуңа күрә царизм татар либераль буржуазиясенең ул шапырынуларына җитди игътибар да бирми, ә татар эшчеләренең һәм крестьяннарының чыгышларын корал көче белән бастыра. Мәсәлән, Кече Чынлы крестьяннары күтәрелешен бастырганда 200 дән артык кеше үтерелә һәм яралана ’. Болардан ачык күренә: революциядә либераль буржуазия түгел, ө халык массалары төп рольне уйный.
Беренче рус революциясен патша хөкүмәте канга батырды. Күп кенә сәбәпләр нәтиҗәсендә революцион эшчеләр һәм крестьяннар җиңелде. Әмма 1905—1907 еллардагы революция «генераль репетиция» ролен үтәде. 1917 елның февралендә Россиянең кораллы эшчеләре һәм крестьяннары патша строен юк иттеләр һәм социалистик революциягә юл алдылар. Алар арасында татар хезмәт ияләре дә күп иде. Бу фактны бернинди фальсификаторлар да кире кага алмый.