Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАВЫК КОШМЫ, ТҮГЕЛМЕ?.

Аңлап кара инде бу Чигвинцев дигән кешене? Вакыты белән бик сак, саран, сумын гына түгел, тиененә кадәр санап бара. Ә кай чакта меңәре белән очканда да исе китми... Бик каршылыклы натура ул. Бер караганда, эшендә төгәл дә, принципиаль дә. Шул ук вакытта кирәгеннән артык йомшак та үзе. Ә аннары шуңа үкенеп, нервлана: үзе дә сизмәстән фильтрлы сигаретын алып каба, иң каты сүзләр белән үзенүзе орышырга тотына, әмма аннан гына кешенең холкы үзгәрми бит. Чигвинцевның характерындагы каршылыкларны телгә алганда, мин иң элек шуны күз алдында тотам. Уйлап карагыз: тавыкларга азыкны Чигвинцев Чаллы элеваторыннан ала. Өсте ябык зур-зур әрҗәләр белән махсус җиһазландырылган машиналарын һәр көн кырык чакрымга куа. Элеваторда катнаш азыкның сыйфатын тикшерә торган махсус лаборатория дә бар. Димәк, җимне алып кайт та, бер дә шикләнмичә тавык-чебешкә сип, чүпли бирсеннәр, тик йомыркаларын гына салсыннар. Ә юк, Чигвинцев алай итми. Азыкка анализ ясап барырга үз лаборантларын утырта, әзер җимне, кабат эшкәртү өчен тагын бер цех ачып җибәрә. Җәһәннәм астыннан. Кара диңгездән, диңгез кабырчыклары алып кайта, үзләре яныннан, Камадан, вак чуер таш ташыта, ит комбинатларыннан техник май эзләп таба, күп төрле поливитаминнар юллап Белгородка, Мари республикасына бара... Шуларның барысын да исәпләп-хисаплап баксаң, мондый саннар килеп чыга. Узган ел гына да Чигвинцев 120 центнер балык мае, 1558 центнер техник май, 958 центнер балык оны, 252 центнер сөяк оны, 319 центнер тоз алып кайткан. Шул арны эшкәрттергән һәм элеватордан алган катнаш азыкка кушып, тавыкларына ашаткан. Шуларның барысына 230 мең сум акча киткән. Шактый капитал! Шунысы да бар: ул тамаша эшне башкарып чыгар өчен күпме көч түгелгән, күпме нерв туздырылган бит әле! Барысын исәпләп карагач, бу Чигвинцев нигә кычытмаган җирен кашып интегә икән, дигән уй килде минем башка. Нигә дәүләт стандарты буенча әзерләнгән, димәк, сыйфаты әйбәт булган элеватор эшләп биргән җимнән генә канәгать түгел икән ул? Нигә артык хәсрәт алып, үзен дә, башкаларны да бимазалап йөри икән? Әлеге йөзләрчә тонна витаминнар, майлар зур авырлык һәм очраклы юллар белән генә табыла бит. Күп вакытта эшнең язмышы кыл өстендә генә кала, чак кына «җил исеп» куйды исә, ул кылның шундук өзелеп китәрдәй чаклары еш була. Түзмәдем, күңелемә килгән бу уйларымны Чигвинцевның үзенә дә әйттем. Аның ни дип җавап биргәнен язганга кадәр бер нәрсәне искәртеп китәсем килә. Шуннан бер көн элек кенә элеватор директоры Галимҗан Закиров белән очрашкан идем. Сүз уңаенда Чигвинцев филиалын да телгә алып, сезнең элеватор ярымфабрикат кына эшләп чыгарамыни, сездән алган җимне соңыннан кат-кат эшкәртергә туры килә икән бит, нигә алай брак эшлисез, дигән идем мин аңа. Закиров кулын гына селекте дә: — Модалар ательесында гына һәр көязнең теләген канәгатьләндерәләр. Ә безнең элеватор модалар ательесы түгел бит! — диде. — Чигвинцев бәлки фокусниктыр ул, кем белә аны. Кем белә аны: иртәгә тотар да тавыкларына килосы алты сум тора торган чөгә балыгы яки кара икра ашата башлар! Без тагын, рәхим итеп, аның кубызына бии башларга тиеш булабызмы?.. Шулай итеп, элеватор директоры минем авызны бик тиз томалап куйды. Менә шуңа күрә дә теге сорауларны Чигвинцевка бер дә икеләнмичә бирдем мин. Дөресен әйтим, ул аптырап калыр дип көткән идем. Әмма Чигвинцевның чәнти бармагы да селкенмәде. — Закировка аңа нәрсә? — диде ул һәм ипләп кенә сигаретын кабызды. — Ул бит үз каланчасыннан гына карый. Әйе, элеватор үз продукциясенең сыйфатын гарантияли, җимгә анализ ясап, язуын да җибәрә. Ә миңа ни пычагыма аның язуы. Миңа чебешләрем тиз үссен, тавыкларым йомырканы күп салсын, итләре тәмле булсын, каурый-мамыкларыннан менә дигән йомшак ястык чыксын! Әлбәттә, азыкны элеватордан алып кайтып, шундук кошларның алларына сибәргә дә була. Моңа зур акыл кирәк түгел. Анысын теләсә кем булдыра аның. Бәлки дуңгызлар гына асрасам, мин дә шулай эшләр идем. Ләкин бит чебеш чучка түгел. Әгәр тавык-че- бешкә җимне шул элеватордан алып кайткан хәлендә генә ашата башлап, эшләрнең көе китсә — хәзер Чигвинцевка төртеп күрсәтә башлаячаклар. Менә, имеш, дәүләттән дөнья кадәр акча алды, нинди зур фабрика салды, тегеләй итәм дә болай итәм, дип алтын таулары вәгъдә иткән булды, диячәкләр. Әгәр шундый хәлгә калсаң, җир тишегенә кер дә кит инде аннары!.. Тукта, мин сезгә Чигвинцевның кем икәнен әйтмәгәнмен бит әле. Григорий Никифорович Чигвинцев «Красный ключ» совхозы директоры. Ә совхозда тавык үрчетәләр, йомырка һәм тавык ите җитештерәләр. Совхозның кайбер экономик күрсәткечләренә күз салып үтик. Узган ел совхоз дәүләткә кырык миллионнан артык йомырка, биш мең центнерга якын тавык ите тапшырды. Бишьеллыкның өч елында планнан тыш унөч миллион йомырка (зур бер кош фабрикасы җитештергән кадәр) җитештерде, ә тагын ике елдан соң елына 70—80 миллион данә йомырка җитештерергә ниятли. Күпме бу, азмы? Бу — узган бишьеллыкта бөтен Татарстан җитештергән йомырканың яртысы дигән сүз! Дөрес, хәзер нәтиҗәләр белән генә мактана торган заман түгел. Ул нәтиҗәләргә ничек, нинди юллар белән ирешелгән — хәзер иң мөһиме әнә шул. Бу хакта озаклап сөйләп укучыларны ялыктырмас өчен, тик шуны гына әйтеп китәм: «Красный ключ» совхозында бер кеше биш сәгать эш вакытында мең йомырка җитештерә, тавыклар саны тик бер ел эчендә генә дә ике йөз меңгә арткан. Гыйбрәтле сан нар болар. Болар белән кайда да мактанырга да, горурланырга да була. Диңгезчеләр корабны мактыйм дигәндә, иң элек аның тизлеген телгә алалар. Монда мактаныйм дисәң, иң башта ит, сөт, йомырка алу өчен күпме азык тотканыңны әйт. Менә кайда хикмәт! Азыкны исәпсез-хисапсыз, тау кадәр итеп мал алдына салу өчен зур баш ф кирәк түгел. Аны теләсә кем булдыра, ә син менә аз азык белән күп . ит, күп йомырка алып кара! Моңа ирешү өчен эшнең рәтен белүдән ш тыш зирәклек тә, хәйләкәрлек тә, тырышлык та кирәк... Чигвинцев мең йомырка алу өчен 1,8 центнер азык берәмлеге £ сарыф итә. Бер азык берәмлеге бер кило солыны алыштыра. Моны ь хәтергә салып куйыйк — кирәге булыр. з' Бу сан белән, ягъни 180 килограмм солы сарыф итү белән макта- |- нырга да була, шуның өчен орышырга да мөмкин. Монда хикмәт о мәсьәләгә кайсы яктан килеп карауга бәйле. Әйтик, Россия «Птице- * пром» фабрикаларында мең йомырка алу өчен ике йөз егерме кило- л грамм азык берәмлеге тотыла, ди. Бу Чигвинцевныкыннан кырык ? килограммага артык дигән сүз. Димәк, кырык миллион данә җитеш- А тергәндә Чигвинцев елына 16 мең центнер икмәкне янга калдыра * булып чыга. Әгәр дә «Красный ключ» күрсәткечләрен эталон итеп ® алсак, бүтән совхозлар экономия ясамый, бәлки икмәкне кирәгеннән с артык әрәмшәрәм итә булып чыга. s Исәп-хисапны тагы дәвам итик. Россия «Птицепром»ы 1973 елда < барлыгы унике миллиард данәдән артык йомырка җитештерде. m Димәк, илле мең тонна ашлык кирәгеннән артык сарыф ителгән. ® Образлы итеп әйтсәк, крестьян халкы төн йокыларын калдырып, тир ш түгеп үстергән унбиш мең тонна икмәкне тотканнар да елгага аудар- ° ганнар. Хәер, алай гына түгел. Ярый әле, берьюлыаударып кына < эш бетсә. Ә бит бу «артык» икмәктән җим ясау өчен төрле балык, < сөяк оннары, әллә нинди поливитаминнар, төрле майлар, минераль азыклар өстәп эшкәртергә кирәк... Шул «артык» икмәктән эшләнгән җим «Красный ключ» тавыкларына алты ел ашатырга җитәр иде. Димәк, совхоз алты ел буена шушы «артык» азыкны ашатып, кырыгар миллион данә йомырка, дүртәр йөз тоннадан артык тавык ите җитештерә алган булыр иде. Тагын бер мисал китермәкче булам. Алда ул безгә кирәк булачак. Чигвинцевка узган ел бер йомырка 4,3 тиенгә төшкән. Ә аны дәүләт 9 тиен түләп сатып ала. Шулай итеп, совхозга һәр йомыркадан биш тиенгә якын акча килә барган. Саф табышы ике миллион өч йөз дә туксан меңгә җиткән. Я, шушыннан соң тавык кош түгел, дип әйтеп карагыз инде менә! Алай дип әйтмиләр әйтүен Чигвинцевка. Ләкин сүз җае чыкканда төрттереп куялар. Янәсе, аңа һәр эштә гел җай чыгып кына тора. Эше ничек шәп бармасын ди аның... Анысы да дөрес. Җае килгән яклары да юк түгел. Совхоз утырган урыннан да яхшыракны табып булмас иде. «Красный ключ» искиткеч матур җирдә — Кама буена ук урнашкан. «Бруски» романының авторы Панферов ыгы-зыгылы башкала тормышыннан качып, заманында шушында килеп торырга җыенган булган. Төз һәм юан наратлар арасында аңа дип салдырылган йорт хәзер дә тора әле. Җирле халык аны һаман да «Панферов йорты» дип йөри. Ул йорт яныннан Кама бик яхшы күренеп тора. Җәен иртән иртүк торып чыгып, яр буендагы тау өстенә бассаң, сулышлар иркенәеп, җаннар рәхәтләнеп китә. Тирә-як тып-тын. Ара-тирә сузып кычкыртып куйган теплоход тавышыннан башка шылт иткән аваз да юк. Теплоходларның әле сүндереп өлгермәгән яшел, кызыл, сары һәм ак утлары су өстендә җемелдәп, әкияттәгедәй матур булып күренә... Монда җире дә бик уңдырышлы. Узган ел, барыбызга да мәгълүм, Кама буйларында, Чаллы төбәгендә бик нык корылык булды. Игеннәр көеп бетә язды. Түбән Кама районы буенча гектарыннан нибары 11,9 центнер гына уңыш җыеп алынды. Ә менә Чигвинцев тагын «бәхетлерәк» булып чыкты: аның совхозы уңышны ике тапкыр диярлек артыграк алды. Аның тавыклары да республикабызда йомырканы иң күп сала торган тавыклар. Читлектә утырып орлык чүплиләр, сусасалар чиста су эчәләр һәм. әйтерсең, сүз берләшкәннәр, һәркайсы елына 230 ар йомырка сала. Тавыклары гына түгел, хәтта бал кортлары да бүтәннәрнекенә караганда акыллырак, эшчәнрәк. Андый акыллы, тырыш кортларны кайдан тапкандыр, шайтан? Совхозда дүрт умарталык бар. Шул умарталыклардагы һәр корт семьясы икешәр пот бал җыеп биргәннәр. Чигвинцевка тагын дан, тагын премия, тагын аның авторитеты күтәрелә! Ниһаять, Чигвинцевның эше гел җай гына, гел уңышлы гына бара диючеләргә тагын бер дәлил: фабрикасында эшнең ничек баруын белер өчен тегендә-монда чабып йөрисе түгел аңа. Кабинетына киләсе дә телевизорын кабызып, тәмәкесен тартып, карап кына утырасы! Ә телевизоры фабрикада эшнең ничек барышын, тавыкларның ни кылануларын барысын да бик ачык итеп күрсәтеп тора. Белмим, бәлки чыннан да, Чигвинцев эше гел җай гына бара торган, халык әйтмешли, туганда ук күлмәк киеп туган бәхетле кешедер. Ләкин бу хакта сүз озайтып тормастан, игътибарны бүтән мөһимрәк нәрсәгә — Чигвинцевның менә шушы зур уңышларга ничек ирешүенә юнәлтмәк булам. Чигвинцевка нәкъ илле яшь. Җитлеккән, шактый тәҗрибә туплаган кеше инде ул. Тормыш тәҗрибәсе аңа җиңеләеп, дуамалланып китәргә ирек бирмәс. Ә төптән уйлап тотынган эшләрне эшләргә аның әле көче дә бар, дәрте дә сүнмәгән. Кызыклы экспериментлар ясап карарга, кирәк чагында тәвәккәллек күрсәтергә дә хәленнән килә. Беренче экспериментын, хәзергечә итеп әйтсәк, концентрациягә омтылышын Григорий Никифорович үз белдеге белән, үз тәвәккәллеге белән гамәлгә ашырган... Ул үзе авылда туып үскән. Авыл мәктәбендә укыган, аннары техникум тәмамлап, зоотехник булып чыккан. Бераз колхозда эшләгәч, институтка укырга киткән. Фәнне җиңел үзләштергән: яхшы укуы белән беррәттән, җәмәгать эшләренә дә якыннан торып катнашкан, студентлар җәмгыятендә фәннитикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнгән. Дөрес, ул тикшеренүләр әле зур фәннән ерак була, ләкин студент Чигвинцевның тырышлыгын, фәнни эшкә сәләте барлыгын остазлары сизенеп ала. Чигвинцев институтны гел бишлегә генә тәмамлагач, аны беркая да эшкә билгеләмичә, ярты ел буена кафедрада тоталар, аспирантурада калдырмакчы итәләр. Ләкин ул риза булмый, берәр гадәти совхозга эшкә китүне артыграк күрә. Гадәти дип мин шул мәгънәдә әйтәм, ул елларда барлык хуҗалыкларда да, һәр төрле терлектән берәр пар дигәндәй, тавыгын да, үрдәген дә, сарыгын да, дуңгызын да, сыерын да бергә асрыйлар иде бит. Чигвинцев та шундый совхозга барып урнаша. Андагы хәлләрне яхшылап өйрәнгәннән соң, ул совхозның төрле җирдә урнашкан фермаларындагы барлык тавыкларны бергә туплау уе белән яна башлый. Ул чорларда комплекслар, фабрикалар, телевизор аша идарә итүләр турында Чигвинцев авыз да ачмый. Аның «концентрацияләү» дигән нәрсәсе дә җитештерү характерын һич тә үзгәртмичә генә «җыйнау»дан гыйбарәт була. Ләкин совхоз директоры аның бу 136 фикере белән килешми, искечә эш итүне яхшырак саный: «Кирәкми, без генә артык акыллы булмыйк. Ничек эшләгән, шулай эшләсеннәр — кешеләрне дә борчымыйк. Аннары тагын ике мең тавык сыйдырышлы кетәклекне ничек итеп салмак кирәк», — ди. Чигвинцев — үзсүзле кеше. Әгәр ниятләгән эше барып чыгарына һәм файдасы булырына ныклап ышанса — син аны тоткарлап ка- ф лырмын димә. Барыбер эшләп караячак ул аны! Совхоз директорының берничә көнгә командировкага киткәнен генә көтеп тора да төрле авыллардагы тавыкларны сарыклардан бушаган бер абзарга җыя да куя. Ияләшенгән иске гадәт буенча гына барып, әллә ни уңышка ирешеп булмаячагын, җитештерүне үстерү, хуҗалыкны алга җибәрү өчен шул җитештерү нигезләрен, идарә итү принципларын һәм гомумән крестьян хезмәтенең характерын яңача үзгәртеп корырга кирәк икәнлеген сизенеп, шуңа инанып эшли моны Чигвинцев... Шушыңа охшаш нәрсәне дуңгызлар белән дә башкара Григорий Никифорович. Әлеге зоотехник булып эшләгән совхозда соңыннан үзе директор булып эшли башлагач, вак дуңгыз фермаларын бетереп, бер зур ферма оештыра. Районда «үз белдеге белән фермаларны бетергәне өчен» аны каты гына шелтәлиләр, әмма Чигвинцев үзенең хаклыгын исбатлый. Ферманы эреләндергәннән соң дәүләткә итне элеккегә караганда биш тапкыр артыграк тапшыра... Ә өченче тапкыр шундый «үз белдеге белән эшләгән эксперимент» өчен «Красный ключ» совхозы директоры Григорий Никифо- ровичка берьюлы бер мең сум премия бирәләр. Хәер, ашыкмыйк, тәртибе белән генә сөйлик. Григорий Никифорович дуңгызлар һәм тавыклар белән эксперимент ясаган совхозда директор булып дүрт ел эшли. Совхоз алдынгылар рәтенә чыга. Аның тагын шундый сынап, эштә тикшереп карыйсы килгән кызыклы фикерләре була әле. Ләкин өлгерә алмый кала — аны дуңгыз асрау тармагыннан кошчылыкка күчерәләр. Ул, мин кошчылык өлкәсендә бер нәрсә дә белмим, ә монда минем дүрт еллык практикам бар, нигә мине белгән эшемнән аерасыз, монда эшләсәм, мин дәүләткә күбрәк файда китерәм бит, ә яңа эштә барысын да яңабаштан башларга кирәк булачак, аңа әллә никадәр вакыт әрәм китәчәк, тимәгез миңа, калдырыгыз шушы урынымда, дип күпме генә тыпырчынып караса да, тыңламыйлар, кошчылык совхозына — «Красный ключ»ка директор итеп куялар. Соңгы дүрт ел эчендә «Красный ключ»ка ул инде бишенче директор булып килә. Мондый шартларда эшнең нинди рәте булсын ди?.. Бөтен нәрсә кнопкаавтоматлар белән генә эшләнә торган хәзерге зур, якты корпусларны ул чакта төштә дә күрүче булмый әле. Тавыклар ничек җаен тапса, шулай казынып йөри, аларга азыкны чиләк-көянтәләр белән ташып тараталар. Табыш алу турында әйткән дә юк инде, ел ахыры җиттеме — күпме зыян күрелгәнен исәпләүдән башлары чыкмый. Моннан унбер ел элек Чигвинцев эшне әнә шундый шартларда башлап җибәрә. Ләкин шулай да аңа инде бераз җиңелрәк була башлый: тулысынча автоматлаштырылган комплекслар төзү мәсьәләсе көн тәртибенә куела, терлекчелекне специальләштерү, индустрияләштерү гомумдәүләт программасына әверелдерелә, Чигвинцев фикерләрен тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Күп тә үтми. Россия Федерациясендә «Птицепром» главкасы, Татарстанда шуның бер тресты оештырыла. Лениногорскида, Питрәчтә, Юдинода һәм «Красный ключ»та зур-зур кош фабрикалары төзелә башлый. Автоматлаштырылган конвейерлы линияләр, читлекләр булмый әле. Дөрес, безнең илдә алар инде эшләнә, ләкин җитәрлек түгел. Шуңа күрә МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ТАВЫК КОШМЫ, ТҮГЕЛМЕ?,, Казанның утыз җиде предприятиесе үзара берләшеп, үзләрендә әлеге конвейерлы линияләр өчен аерым детальләрне эшләү мөмкинлеген табалар, эшләп чыгарылган детальләрен «Сельхозтехника»га тапшыралар. Ә «Сельхозтехника»да ул детальләрдән автомат линияләр эшләп, төзелеп ята торган кош фабрикаларына озаталар. Шулай итеп, үткән бишьеллыкта сиксән, бу бишьеллыкның өч елында тагын илле шундый линия корып куялар. Замана үзгәрә, яше олыгая барса да, Чпгвинцев экспериментка хиреслеген югалтмый. Тик ул хәзер, тәҗрибә туплаган кеше буларак, мәсьәләне тагын да тирәнрәк, төрле яктан уйлап, кабаланмыйча эшли. Тавык үрчетү һәм тәрбияләү мәсьәләсенең серенә яхшылап төшенеп алгач, Григорий Никифорович сынауның тагын да зуррагын ясап карарга — ике йөз илле мең баш тавыкны бер түбә астына урнаштырырга ниятли. Монда шунысын әйтеп китик, тулысынча автоматлаштырылган хәзерге заман кош фабрикасы биналарының гомуми стандарты егерме мең тавыкка исәпләнеп төзелә. Димәк, йөз мең тавыкка унике данә шундый биналар корырга кирәк. Шуларның һәркайсында үзенең мөстәкыйль технологик системасы, складлары, азык бирү, йомырка җыйнау, читлекләрне чистарту конвейерлары, инженер коммуникацияләре булырга, һәркайсына юл салынырга тиеш. Ә менә шул унике бина урынына бер зур корпус салганда ничек булыр? Беренчедән, җир аз китәчәк. Аннары унике урында калын стеналар корып торуның хаҗәте калмый: залларны җиңел коймалар белән генә бүлеп куясың да —эшең бетте. Унике юл урынына бер юл гына салырга туры киләчәк. Унике бина урынына бер бинаны гына җылытырга кирәк булачак. Димәк, никадәр кирпеч, никадәр цемент, никадәр су трубалары, җылыткыч трубалар янга кала дигән сүз. Гамәлдәге стандарт нигезендә эш иткәндә бу эшләрне башкарып чыгар өчен ике миллион сигез йөз алтмыш мең сум акча тотарга кирәк булыр иде. Ә менә болай эшләгәндә исә шул акчаны янга калдырырга мөмкин булачак. Уйлый белгән кешегә уйланырлык нәрсә бар бит! Анысы шулай. Ләкин кемнең башына нинди фикер килмәс? Үзенең зурлыгы белән шаккатыргыч ниндидер бер фабрика салып кую безнең заманда әллә ни катлаулы эш түгел. Әнә КамАЗдагы һәр корпусның түбәсендә чын мәгънәсендәге аэродром ясап, иң зур самолетларны да шунда утыртырга һәм очырып җибәрергә була. Эшнең асылы шунда: ике йөз илле мең тавык сыйдырышлы бер бина салуның экономик ягы ничек булыр икән? Тавыклар үзләре моңа ничек «карар» икән? Андый коточкыч зур кетәктә йомырка салырга теләрләрме алар? Тавык — нәзберек кош. Бәлки аларга зур бинаның һавасы килешмәс, бәлки тагын ниндидер бүтән төрле берәр уңышсызлык килеп чыгар да бөтен тырышлыгың җилгә очар?.. Әнә шундый нәрсәләр килеп чыкмасын өчен, бу кызыклы фикерне башта трестта, аннары республикабызның Министрлар Советында, КПСС өлкә комитетында, аннары Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә, СССРның Дәүләт төзелеше коллегиясендә бик ныклап тикшерәләр. Ниһаять, бу тәкъдим белән килешәләр. Төзелешне планга кертәләр, акча һәм материаллар бирәләр. Бирүен бирәләр, әмма Чигвинцевны бик каты кисәтеп куялар: кара син аны, бу эшең барып чыкмаса, файда урынына зыян китерә башласа — башың белән җавап бирәчәксең!.. Минемчә, «Красный ключ» совхозы директоры Чигвинцевның эшләре гел көйле баруы аның холкына бәйләнгән. Намуслы, тәртипле кеше ул. Уйлаган уен җиренә җиткермичә туктамый торган, биргән вәгъдәсен үтәмичә калмый торган җитәкчесе, коммунист авторитетының кадерен белеп эш итә торган кеше. Әгәр син биргән вәгъдәңне үтәмисең икән, әгәр синең җитәкче буларак авторитетың юк икән, ул чакта синең бәяң бер тиенгә дә тормый. Шуңа да ул һәр вакыт уйлана, эзләнә, көннән-көн яхшырак эшләргә тырыша. Югыйсә, үзенә шул тикле мәшәкать арттырып, комплекслар төзеп йөрмәс тә иде. Совхоз сиксән миллион йомырка бирсә ни, кырык миллион йомырка бирсә ни, директорның хезмәт хакы артмый да, кимеми ♦ дә бит. Фабрикасы табыш китерсә дә, зыянга эшләсә дә, аңа барыбер шул ук өч йөз сумын түләп барачаклар. Ә ул, күрәсез, һаман нидер уйлап таба, һаман борчылып, эш шәбрәк барсын өчен янып яши. Ни өчен Чигвинцевны әрәм-шәрәм итүче дип атаганымны соңрак әйтермен. Ә хәзер игътибарыгызны менә мондый бер детальгә юнәлт- мәкче булам. Мин совхозның бик күпләргә үрнәк булырлык эш нәтиҗәләрен блокнотыма язып барганда, Григорий Никифорович миңа артык шапыртмаска, тавык башына ничә йомырка алулары һәм аның өчен күпме азык тотылуы турында әллә ни җәелеп китмәскә кушып, кисәтеп куйды. Мин бу хәлгә аптырап калдым, «Красный ключ «тагы нәтиҗәләр бүтәннәрнең әле төшенә дә керми торгандыр, ә бу миңа, имеш, артык җәелеп китмә!? Чигвинцев минем гаҗәпләнеп калуымны сизде булса кирәк: кесәсеннән сигарет алып кабызды да ипләп кенә аңлата башлады: — Әлбәттә,— диде ул, кайберәүләр өчен бу саннар бәлки, чыннан да, һавадагы торна гынадыр. Ә безнең өчен алар инде уч төбенә кунган сыерчык кына. Безнең мөмкинлекләребездән чыгып караганда, мине бәлки мактарга түгел, ә орышырга кирәктер. Безнең фабриканы күргәнегез бармы соң сезнең? — Юк әле. — Кит аннан! МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ТАВЫК КОШМЫ, ТҮГЕЛМЕ?, Чигвинцев урыныннан торды да экраны «Рубин» яки «Темпыныкы кадәрле булган зур телевизор янына барып, аның тоткаларын боргалый башлады. Һәм без, аның кабинетында утырган килеш кенә, «Красный ключ»ның кош фабрикасына киносәяхәт ясадык. Дөрес, совхозның телевидениесен Мәскәүдәге үзәк телевидение кадәр үк дип булмый. Шулай да унике каналы бар аның, һәм барысы да эшләп тора. Бер каналда конвейер белән азык ничек бирелгәне, икенчесендә йомыркаларның, сортларга аерылып, бер урыннан икенче урынга ипләп кенә тәгәри барулары, өченчесендә йомыркаларның складка озатылуы бик ачык күренеп тора. Үзе миңа телевизордан хуҗалыгын күрсәтә Григорий Никифорович, үзе шунда ук совхоз кешеләре турында сөйли: — Безнең операторлар, — ди ул, — барысы да эш өчен янып тора. Тамара Андриянова, Нюра Зотина, Валя Сочкова, Мария Про- хоровалар һәр тавыктан ике йөз иллешәр йомырка алалар. Бүтәннәр дә алардан калышмаска тырыша. Барысы да булдыра алганча яхшырак эшләргә, һәр эшне башкарганда төгәл, җитез булырга омтыла. Алардан башка бу комплексны үзләштерә алыр идеммени мин?.. Менә шулай, иң яхшы кошчылар һәр тавыктан ике йөз иллешәр йомырка ала, ә совхоз буенча әлегә тавык башына ике йөз утызар йомырка гына туры килә. Әгәр яхшырак азык ашатсам, мин бәлки һәр тавыктан өчәр йөз йомырка алыр идем, ә көн саен ашатыла торган утыз биш тонна җимнең бәлки яртысы да җитәр иде. Ә бөтен ил буенча алганда күпме икмәк янга калыр иде. Менә кайда ул резерв, файдаланып бетмәгән мөмкинлек! Әнә авыл апайлары чебешләрне йомыркадан чыгу белән иң чиста тары ярмасы белән, эремчек белән тикмәгә генә туйдыра башлый дип беләсезме? Тикмәгә генә кычыт- кан чабып, аны он белән болгатып ашата дисезме? Бик белеп эшли ул аны. Чөнки кычытканда витамин, каротин бик күп... Мин Чигвинцевта өч көн тордым. Без бер-беребезгә яхшы ук күнектек һәм үзара «син» дип сөйләшүгә барып җиттек. Аның акыллы эш итүе белән килешсәм дә, бер нәрсәгә һич тә төшенеп җитә алмадым. Ярый, үз совхозында катнаш азык филиалы төзеп, ул үзенә әллә никадәр мәшәкать тудырсын һәм чамасыз күп акча (мең данә йомырка җитештерүгә киткән кырык өч сум акчаның тугыз сумы азыкны филиалда кабат эшкәртүгә китә) чыгарсын да ди инде. Ләкин, әйдәгез, әйберләрне үз исемнәре белән атыйк; кеше эшен башкара бит ул. Әгәр әле кибеттән генә алган ботинкага һәр- кайсыбыз яңа үкчә кага башласа, официант урынына һәркем кашык һәм сәнәкне савыт-саба юа торган җиргә кереп ала башласа, заводтан яңа кайткан генераторның роторын алыштыра башласа — нәрсә килеп чыгар? Мондый хәл бер Чигвинцевта гына булган булса, ихтимал, бу турыда сүз озайтып торырга да кирәк булмас иде. Гадәти хәл түгел бу, дияр идек тә шуның белән — вәссәләм. Ләкин республикабызның азыкны элеваторлардан ала торган бүтән кош фабрикаларының хәле дә шушыңа охшаш бит. Алгарак китеп булса да, Татарстан буенча кайбер саннарга игътибар итик. « Птицепром »ның Татарстандагы фабрикалары 1973 елда кошларга ашату өчен 1202 тонна балык, 1054 тонна фарш, 164 тонна сөяк оны, 82 тонна балык мае, 667 тонна техник май, 19 тонна чүпрә, 28 тонна киптерелгән сөт, 92 тонна акбур табып алып кайтканнар. Шушыларның барысына бер миллион алты йөз кырык өч мең сум акча тотылган. Акча да бик мөһим нәрсә, әлбәттә. Ләкин монда эш акчада гына да түгел әле. Хикмәт шунда, әлеге кош фабрикаларының үзләре оештырган азык цехларында барлык эш кул көче белән башкарыла. Эш коралы чиләк тә көянтә, соскы да көрәк. Ә элеваторларда һәм махсус заводларда үзләре эшләп чыгарган азык белән кош фабрикалары әнә шулай чиләнгәнне бер дә пошынмыйча гына карап торалар, һәм күңелдә алар берни дә эшләмиләр дигән фикер туа. Бәлки эшлиләрдер дә. Ләкин мөмкин булганның барысын да түгел, киресенчә, тиеш булганның да бик азын гына эшлиләр булса кирәк. Ә бит Чигвинцев фабрикасында һәм бүтән шуның ише фабрикаларда бик зур кыенлыклар белән генә башкарыла торган шул ук эшне элеваторда ансатрак юл белән һәм арзангарак төшереп тә эшләргә булыр иде. Чөнки анда эшне машинага көйләргә һәм автоматлаштырырга мөмкинлекләр зуррак. Поливитаминнар табу мәсьәләсе бик катлаулы. Аның өчен Чигвинцев кебек үткен, аның кебек өлгер һәм хәйләкәр, зирәк булырга кирәк. Монысын мин бик яхшы аңлыйм. Ләкин тоз, кабырчык һәм чуер ташны табарга була торгандыр лабаса! Идел бар, ул гына җитмәсә, Кара диңгез, башка диңгезләр бар. Күпме кирәк — шул кадәр алып кайтырга мөмкин. Шулай булгач, Чигвинцев нигә бүтәннәр эшләргә тиешле эшне үз өстенә алып, мәшәкать арттырып йөри икән соң? Бу уйларымны мин Чигвинцевның үзенә дә әйттем. — Ә мин ул чакта кая барып бәрелергә тиеш соң? — диде Григорий Никифорович, минем соравыма каршы сорау биреп. Һәм шундук бу фикерен ачыкларга тотынды: — Инкубатор көн саен дөнья кадәр чеби чыгарып тора. Ул чебиләр күкәй кабыгыннан килеп чыгуга, пи-пи-пи килеп, ашарларына сорый, үзләре турында кайгыртуны, үзләрен кадер-хөрмәт итүне таләп итә башлыйлар. Бар, кул селтәп кенә котылып кара син алардан! Һәр чебешкә көн саен егерме бер грамм азык кирәк. Тегенди-мондый азык кына да түгел, ә витаминнары ягыннан да, протеины буенча да яхшы, югары сыйфатлы 140 азык. Югыйсә, ул тиешенчә үсә алмаячак, йомыркасын йөз сиксәнен- • че көнендә түгел, бер ел тулгач та сала башламас. Шулай булгач, мин аңа күпме артык җим бирергә тиеш булам? Менә бит исәпләп карагач ничек килеп чыга ул!.. Ә болай, яхшы сыйфатлы азык ашатканда, эшләр бөтенләй башкача. Әйтик, әлеге азыкны яхшырту өчен мин ике йөз утыз мең акча ф тоткан булсам, ике миллион саф табыш алдым. Кайсы яхшырак? Әлбәттә, ике йөз утыз меңгә караганда ике миллион яхшырак! | Бу хакта берәү дә бәхәсләшеп тормас. Ләкин мәсьәлә шунда, Чигвин- цев теге ике йөз утыз меңне дә янга калдыра ала иде бит. Азыкны тиешле дәрәҗәдә югары сыйфатлы итеп эшләмәвен дәлилләп һәм «Красный ключжа әлеге артык чыгымнарын кире кайтаруларын таләп итеп, кирәкле документларын туплап, элеватор өстеннән арбитражга гына мөрәҗәгать итәсе бит. Моның бернинди дә ояты юк, чөнки ул акча Чигвинцев үзе генә тапкан мал түгел, бар коллектив көче белән табылган байлык лабаса! Телиме Чигвинцев, юкмы, ләкин табышның ике йөз утыз меңгә кимүе үзеннән-үзе совхоз производствосын совхоз эшчеләренең көнкүреш шартларын яхшыртуга тотыласы акча фондын киметүгә китергән: узган ел торак йортны төзеп бетерә алмаганнар, материаль кызыксындыру фондыннан һәр эшчегә тиешле булган премия кырык алтышар сумга ким чыккан... Менә шушы дәлилләремнән соң минем әле тагын бер, үземә калса, бик җитди дәлилем бар шикелле иде. Элеватор директоры Закиров белән Чигвинцев күптәнге дуслар. Заманында алар бер мәктәптә укыганнар, бергә уйнап үскәннәр. Хәзер дә бәйрәмнәрдә телефон аша гына булса да үзара котлашып, бер-беренә тормышларында сәламәтлек, эшләрендә уңыш теләшеп торалар. Шулай булгач, ничек инде Чигвинцев арбитражларга барып, дусты белән дәгъвалашып йөрсен? — Григорий Никифорович, — дидем мин Чигвинцевка туп- туры, — Закиров эшләргә тиешле эшләрне син әнә шул дуслык хакына үз өстеңә аласыңмы әллә? — О-о-о, кайда табасыңны, кайда югалтасыңны алдан белеп торып булса икән ул! — диде Чигвинцев, уйлап та тормыйча. — Ә миңа кирәк булган витаминлы өстәмәләрне Закиров кайдан алсын соң? — Ә син кайдан аласың соң? Айдан алып төшәсеңмени? — Мин — башка мәсьәлә. Мин табарга мәҗбүриен, минем бүтән чарам юк. Элеваторга нәрсә аңа? Ул азыгын озатып җибәрә, минем исәптән тиешле акчасын ала да — эше бетте. Ә мин табыш аламмы, зыян күрәмме — аның анда бөтенләй эше юк. Мине азык мәшәкатьләреннән коткару өчен Закиров нигә баш ватып утырсын ди әле? Минем чебешләр өчен ник кайгырсын ди ул? Кичер, гафу ит, минем үз хәсрәтем дә муеннан, диячәк ул. Эгоизм, үз мәнфәгатең өчен тырышу дигән нәрсә көчле бит адәм баласында. «Рәхмәт, Чигвинцев, безнең эшне эшләп йөрисең бит, молодец. Мә, үзеңнең чыгымнарыңны кире ал», дип үк әйтер дәрәҗәгә җителмәгән шул әле. Аның өчен эштә идеаль тәртип, югары культурага, интеллектка ирешү кирәк... — Ә нигә арбитражга мөрәҗәгать итмисең соң? — дидем мин, һаман әле үземнекен куәтләп. Рас эшлекле бәйләнешләр шул тикле йомшак икән, рас берсенең продукциясен икенчесе ни эшләткәне белән кызыксынмыйлар, үзара бәйләнешләрнең экономик нормалары эшләнмәгән икән — ул чакта юридик һәм әхлакый каналлардан файдаланырга кирәк. Эшлекле тәртиплелек үзеннән-үзе тумас, аңа өйрәтергә кирәк. Бу очракта ягъни элеваторлар белән кош фабрикаларының үзара бәйләнешләрендә бер-берен постфактум — кыен хәлдә калдырулары күз алдында. Мә- сәләгә «Риза булмасаң теләсәң ни эшлә, мин барыбер яхшырак эшМАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ТАВЫК КОШМЫ. ТҮГЕЛМЕ?,, ләячәк түгел», дип карауга юл куюга, җавапсызлыкка, тәртипсезлек- кә урын булмаска тиеш! Минем бу фикерләрем белән Чигвинцев та килеште, ахрысы: — Яхшы, шулай да булсын, — дип ялгап алып китте. — Ярый, мин үземнең хокукларымнан файдаланып, Закировка арбитраж аркылы суктырып та куйдым ди. Ә ул, ялт, икенче бер җирдә мине китереп каптырачак. — Мәсәлән? — Әйтик, фондлар буенча. — Нинди фондлар? — Ә менә мондый: квартал инде башланган, ә азык нарядлары әле кайдадыр Мәскәүдә йөриләр. Госснабта, министрлыкта, глав- када — анда адашып калырга урын бар. Ә бит чебешләргә чыркылдашмагыз, акыллыларым, нарядлар кайтып җиткәнче ничек тә ураза тотып торыгыз, дип булмый аларга. Мин Закировка килеп ялынырга тиеш булам: «Зинһар, коткар, дус кеше?» Ә ул минем белән сөйләшергә дә теләмәсә. «Хакым юк, агай-эне. Дәүләт милкен рөхсәтсез бер грамм да бирә алмыйм», дисә? Ул чакта мин нишләргә тиеш? Ә чебешләр безнең үзара низаглашуыбызны бар дип тә белмиләр. Аларның җим савытлары гел тулы булып торырга тиеш. Шулай булмаса аларның талканы бик коры: йомырка күрсәтәчәк түгел алар. Ә ул чакта минем автомат кондиционерлар, телевизорлар, тагын әллә нинди катлаулы машиналар белән җиһазландырылган бу иләмсез зур комплексымнан ни файда кала? Ул чакта инде табыш турында уйлама да. һәм миңа да меңәр сум премия тәтемәс, бәлки син, агай-эне, бу урында ялгыш утырмыйсың микән, диярләр иде. Аңладыңмы инде чикләвекнең юкәдә икәнен? Сиздеңме минем ни өчен арбитражга барырга ашыкмаганны? Син мине анда кума. Син миңа менә шуны әйт: цистин, аргенин, метионин кебек витаминнарны кайдан юнәтим мин? Әгәр шуларны күбрәк таба алсам, менә эшләр җайланыр иде, ичмаса: азыкны тагын да кимрәк тота, ә продукцияне тагын да күбрәк ала башлар идем... Һәм ул чакта йомырканың бер данәсе хәзерге шикелле дүрт тиен ярымга түгел, ә нибары өч тиенгә генә төшәр иде!.. Бар, аңлап кара инде син бу Чигвинцевны... Хәер, кем белә, бәлки ул хаклыдыр. Ни әйтсәң дә, тормыш катлаулы нәрсә бит. Анда көн саен килеп чыга торган яңадан-яңа хәлләрнең барысын да алдан әзерләнгән аерым кысаларга гына сыйдырып бетереп буламыни? Белмим, белмим. Уйларга кирәк әле